СЫЗЫКЧА УЛ СЫЗЫК ТҮГЕЛ!


Кулга нинди гәзит-журнал я китап килеп эләкмәсен, ирексездән, хата эзли башлыйм. Бер урында, ягъни редакциядә озак эшләүнең бәласе инде бу. “Тулпар” журналына килгән кулъязмаларны күздән кичергәндә дә башлап шуларга игътибар ителә. Орфографик, пунктуацион төгәлсезлекләр булмаса, үзеннән-үзе кулъязманың авторына ихтирам хисе уяна.
Бу уңайдан авторларыбызга, гомумән, язу-сызу белән мавыккан һәркемгә кагылган берничә очракны карап үтик. Бу мәсьәлә 29 ноябрьдә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган семинарда да күтәрелде. Һәм ул район гәзитләре вәкилләренә дә шактый кызыклы булып тоелды.
Матбугатта, үзнәшер китапларда иң таралган хаталарның берсе – сызык белән сызыкчаны аермау. Кул белән язылган текстларда ул әллә ни күзгә ташланмый иде. Һич тә булмаса, җыючылар дөрес итеп җыеп куялар. Ә инде компьютерлар күбәйгәч, һәркемгә текстны үзе җыю, иҗтимагый челтәрләрдә аралашу мөмкинлеге барлыкка килгәч, сызык белән сызыкчага игътибар ителә башлады.
Сызыкча, ягъни дефис, гадәттә, күпчелек язмаларда үз урынында була. Билгеле булуынча, ул парлы сүзләрдә (ап-ак, кызарынып-бүртенеп, ай-һай, елдан-ел, 30-40 кеше); даталарда (2017-18, 1972-2001), җитештерү маркаларында (Ту-104, М-7) кулланыла. Сүзләрдәге авазларны сузып әйтүне белдергәндә очрый: и-и-и, кызы-ы-ык, ур-р-ра. Компьютерда җыйганда сызыкча алдынннан һәм аңардан соң буш урын (пробел) куелмый.
Кемдер сызык белән сызыкчаны бөтенләй аермый, бөтен текстта, хәтта диалогларда, сызыкча тезә (Мисал: Ул-журналист. Яисә: Ул — журналист). Кемдер сызыкның ике ягыннан буш урын калдырып мәшәкатьләнми (Мисал: Ул–журналист). Буш урынны сызык алдыннан куючылар очрый (Мисал: Ул –журналист), соңыннан куярга яратучылар да бар (Мисал: Ул– журналист).
Шуны хәтердә тотсаң, бик уңайлы: гадәттә, җөмләдә, сызыкчадан аермалы буларак, сызык ике яктан буш урын белән аерыла. Ягъни дөресе болай була: ул – журналист.
Яисә Лариса Сабирҗанова хикәясеннән бер мисал:
“– Балам, Ходай күпме язган, шултикле яшисең инде, – дип, Сәрия әби көлеп куйды. Аңа табибның соравы бик мәзәк булып тоелды.“
Күрүебезчә, абзац башындагы сызыктан соң буш урын калган. Буш урын герой сөйләме беткәч куелган сызыкның ике ягында да калдырылган.
Сүз уңаеннан, өтер, нокта, сорау, өндәү кебек билгеләрдән соң да (ләкин аларның алдыннан түгел) буш урын кирәклеген искәртеп үтик: “Ул китапмы? Ул китап шундый кызыклы! Бер көндә, юк, бер сулышта укып чыктым. Кибеттә бүтән китаплар да бар иде: Зифа Кадыйрованыкы, Айгиз Баймөхәммәтовныкы…».
Җөмләдә сызыкны куллану кагыйдәләре күп төрле. Аларны татар теле дәресләрендә өйрәтәләр. Ә менә сызык белән сызыкчаны таный белү, алардан соң буш урын калдыру-калдырмау кагыйдәләрен белү безне мәдәниятлерәк итәчәк. Сызык белән сызыкчаларга абынмыйк, дуслар!
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

«Кызыл таң», 2018, декабрь.
Фото: https://pixabay.com.

Поделиться