Казанда яңа китап

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә  11нче китапта Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел»  повесте дөнья күрде.
Әсәрнең төп герое Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Повестьның героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы?

Поделиться