Гөл Мирһади: “Мәхәббәтле сүз – шифа“

Гөл Мирһади (Гөлнара Шәймөхәммәтова) – шагыйрә, прозаик, 2011 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971 елның 23 апрелендә дөньяга килгән. 1988 елда Югары Карыш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ун ел Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Төрле елларда Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, “Балтач таңнары” район гәзите хәбәрчесе, район Мәдәният сарае директоры булып эшли. Әлеге вакытта районның Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәген  җитәкли.

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Алмалы үләннәрем” шигырьләр һәм җырлар, “Адашкан сер”, “Төш” повесть һәм хикәя җыентыклары, балалар өчен “Өйрән хуҗа булырга!”, Казанның “Ак бүре” нәшриятында “Уйларым-сәйләннәрем” китаплары дөнья күрде.

 

– Гөлнара, язучылыкка сине нинди сукмаклар-юллар алып килде? Язучылык синең өчен нәрсә ул: авыр хезмәтме, күңел юанычымы? Заманның кызу агымы белән ул һөнәр ничек яраша ала?

– Сукмакның башы бала чактан, китап укырга яратудан киләдер. Тату гаиләдә туып-үстем мин. Әтием Зиннәтнур Тимергали улы Мирһаҗев беренче һөнәре буенча механизатор, армиядә танкист булган, аннары Коммунистлар партиясе сафларына басып, читтән торып укып, гомере буена җитәкче вазыйфалары башкарган кеше. Гаделлеге, туры сүзлелеге, эшсөярлеге чиктән ашкан, дәүләт системасын, җәмгыять тормышын тирәнтен аңлаучы, әмма ризасызлыгын бервакытта да белгертмәгән сабыр, гел дөрес юл сайларга омтылып яшәгән, халыкны оештыруга бик сәләтле шәхес. Әнием Роза Абрар кызы – һөнәре буенча бухгалтер, шулай ук бик җаваплы урыннарда эшләде. Энергиясе ташып тора, әкрен кузгалуны яратмый, уңган, тормышын гөрләтеп алып бара торган кеше. Мәктәп елларыннан дус булып кавышкан алар, әле булса бер-берсе өчен өзелеп торалар. Шундый җылы, тыныч, идеаль мохиттә үстем: гөл бакчасындагы чәчәк кебек. Рәхмәт аларга!

Начарлык турында гаиләдә сөйләшү булганын да, тавыш күтәреп эндәшүне дә хәтерләмим. Мин артык күп күреп, күпне аңлаганны алар белмәде дә кебек. Әтием китап укырга яратты. Балачакның минем өчен иң кадерле минутлары – аның район үзәгендәге кибеттән яңа китап алып кайтуы. Исенә кадәр хәтердә! Китапханәдә булган китапларның берсе дә укылмый калмый иде, әтинең китапханәдән алган калын-калын китапларын яшергән урыннарыннан табып, үзеннән алда укып бетерә идем. Монысы – әдәбиятны сөю. Яшьлектә шигырьләр язып мавыгу шуннан килгәндер.

Ә менә чын-чынлап кулга каләм алып, проза әсәре язып ташлау вакыйгасы бөтенләй башкача. Мәкалә дә, хикәя дә түгел – тәү башлап язганым – күләмле повесть, “Чүплек илендә” дип атала. Яраткан эшемнән китәргә мәҗбүр итеп гариза яздырдылар, эшсез калдым, үзем дә белмәгән ягым белән җитәкчелеккә ярамау сәбәпле, районда башка эшкә урнашу өмете дә юк иде. Берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән читкә чыгып китеп тә булмый бит. Мин үземне җәмгыятьтән чүплеккә чыгарып ташланган кеше итеп хис иттем. “Сеңлем, нигә бу Дилбәрне шул кадәр газапларга салдың?” – диде, кульязмамны укыгач, Суфиян абый Сафуанов. Төп героемны да, әсәремне дә башта шушы исем – мин тугач әтием миңа бирәсе килеп тә бирә алмаган исем белән атаган идем, соңыннан үзгәрттем. Минем кичерешләрем чүплектә яшәгән хатынныкына бәрабәр һәм әсәр язып кычкырырлык булган, күрәсең. Һәр дәвер үз язучысын тудыра. Мин язучы булуны һөнәр итеп тә, күңел юанычы яисә авыр хезмәт итеп тә кабул итмим. Заман нинди булуына карамастан, аның үз яман шешләре, үз яктылыгы бар, һәм язучы үз халкының теле, әрнүе, өмете булып яралган, язмый булдыра алмый ул. Никадәр тирән кичерә, тудырган әсәре шулкадәр укымлы була, минемчә.

– Яңарак кына З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап“ нәшриятында “Төш“ дигән саллы китабың нәшер ителде. “Куян күчтәнәче“ дигән романың күләме, вакыйгаларның киңлеге, берничә сюжет сызыгының катлаулы төйнәлүе белән гаҗәпләндерә. Тәү карашка ирләр көче генә җитәрдәй роман ничек язылды? Прототиплары бармы?

– “Прототип” дигән сүзне яратмыйм. Образлар яшәү тәҗрибәсеннән алынса да, аларны язучының фантазиясе тудыра бит. “Куян күчтәнәче”н озак яздым мин. Иңемдә башка мәшәкатьләрем күп, ә күләмле әсәр тукталып тормый язуны таләп итә, шул үзең тудырган дөньядан чыкмый яшәргә кирәк. Бу әсәрне ташлап, хикәяләр дә яздым. Бәлки, сәгате сукмый торгандыр, чөнки буш вакытымда җиңел генә тәмамладым, дип әйтә алмыйм. Яңадан тотынып, эч пошырган урыннарын сызып, әсәрнең очына чыккан чак – ул районның 90 еллыгына багышланган “Балтачевский район: от истоков к будущему” һәм “Родина моя, земля балтачевская” дигән китапларны төгәлләп, хәлдән тайган чор иде. Бәлки, этәргеч бирерлек әрнү, фикер туу булмагандыр. Йөрәккә бер сүз кадалу җитә: төн йокылары кача, ноутбук алдыннан китеп булмый. Ничек кенә булмасын, әсәр бар, аның моннан алдарак язылган “Төш”, “Мәхәббәт”  хикәяләре белән “Китап” нәшриятында басылып, кибет киштәләренә, укучыларыма барып җитүе – зур бәхет. Рәхмәт!

Гомумән, язган әсәрләрем гел дөнья күреп тора, бу – бик куанычлы һәм арытабан язарга дәртләндерә торган хәл. Укучыларымның китапларны сатып алуы, тузан җыеп, кибет шүрлегендә яткырмавы да әсәрләремнең язмышын хәл итәдер. Китапларымның дөнья күрүендә бихисап ихлас күңелле, әдәбиятны сөюче, безне, язучыларны, кадерли белүче шәхесләрнең өлеше, хезмәте бар. Рәхмәт яусын! Ноутбукта тагын бер җыентык булырлык хикәяләрем үз чиратын көтә. Иң мөһиме – күңелдәгесен кәгазьгә төшерергә вакыт һәм дәрт җитсен иде. Язучы уе бервакытта да эшләүдән, эзләнүдән туктамый ул.

– Син – җитәкче ханым да. Мәдәният өлкәсендә җаваплы вазыйфада эшләдең, хәзерге эшеңдә дә җаваплылык зурдан. Эш тәҗрибәсе әсәрләрдә чагылыш табамы?

– Чагылыш тапса да, урыны белән генә. Ниндидер өлкә турында язу мөһим түгел бит, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, шәхес кичерешләрен ачып салырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тормышның уртасында кайнап яшәү зарур. Яшәгәндә бер яраланса йөрәк, язганда мең яралана. Язганнарымның шундый урыннары бар: ничә укысам да, елыйм, туктый алмыйм. Яңадан кичерү авыр. Бер яктан карасаң, җаваплылык, көндәлек эш көчне суыра кебек, икенче яктан караганда, уйлап табып кына язган әйбер ясалма, укучы күңеленә ят була.

Хезмәт биографиямә килгәндә, бөтен һөнәрләремне дә яратам. Укытучы, журналист, мәдәният хезмәткәре, җитәкче – гомум алганда, бар булмышым белән тәрбияче мин. Менә бу авыру таралып, билгесезлек чоры суытты күңелемне мәдәнияттән. Бер хезмәттәшем әйтмешли, “драйв” алып булмый башлады эштән. Чир чыкканга кадәр бик рәхәт, тынгысыз иҗади мохиттә кайнадык Мәдәният сарае коллективы белән. Иң кыю идеяне кыска вакыт эчендә сәхнәгә чыгара алырлык талантлы кешеләребез бар Балтачта! Яңадан мәдәнияткә кайтып, аларны искиткеч матур проектларга әйдәп, барыбыз да күңел канәгатьлеге алып эшләрлек мохит булдыра алуым белән бәхетле булдым. Җиде ел дәвамында эшсез, җәмгыятьтән читтә яшәгәндә мәдәниятне сагынуымны баса алдым. Рәхмәт!

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге эшчәнлеген җитәкләү – тагын да катлаулырак юнәлеш. Бөтенләй башка тәрбия алымнары. Үзенчәлекле, чиста күңелле балалар. Һәрберсе – бер дөнья. Инде күп еллар балаларга йөрәк җылысын, назын, олы игътибарын бүләк итүче кешеләрдән тупланган биредәге коллектив. Балаларның да, аларның ата-аналарының, мондагы тәрбиячеләрнең, белгечләрнең дә күңелләре пыяла кебек, үтә саклык таләп итә бу эш. Алда гомер булып, бу өлкәгә дә күпмедер тырышлыгымны салырга язсын иде.

– Синең гаиләң дә гадәти түгел. Беренчедән, күпбалалы гаилә, икенчедән, патронат тәрбиягә алып, сабыйлар тәрбиялисез. Бу хакта сөйләп үтсәң иде?

– Балачактагы бер яра кешенең бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин. Бергә уйнап үскән күрше кызы ятим калып, аны балалар йортына алып киттеләр. Чарасызлыгым, берни дә эшли алмавым шулкадәр авыр булып истә калган… Аллаһка шөкер, бүген ул – күпбалалы әни. Ирем Филүс Әхнәф улы белән без дә күпбалалы: инде үсеп оядан очканнары белән барлыгы унөч балага наз өләштек. Үзебез гомер биргәннәре белән бергә балалар йортыннан алып кайткан сабыйларыбыз да гөрләшеп үсте. Әле өйдә – алты бала. Иң кечесе Әмир беренче сыйныфта укый. Әти-әни каравыннан мәхрүм калган сабый, әлбәттә, проблемасыз булмый. Физик авыруны дару белән дәваласаң, күңел ярасына бары тик сөю генә, мәхәббәтле сүз генә  шифа. Нәсел геннары белән көрәш җиңелдән булмаса да, тәрбия эше гел генә яхшы нәтиҗә бирмәсә дә, һәр баламны яратам, үз юллары белән киткәч тә, берни үзгәртә алмасам да, көям-янам, өзеләм, аңларга тырышам, гафу итәм, янымда чакта бернигә мохтаҗлык күрсәтмичә, иркәләп кенә бәхетле яшәттек, дип үземне юатам, догалар юллап, матур яшәүләрен телим. Исән-сау гына булсыннар!

– Гөлнара, киләчәккә планнар корасыңмы?

– Планнар күп. Тормышка ашыру өчен үзаллы белем алуны таләп иткәннәре күп. Шатлыклары белән бергә кискен борылышлары, упкыннары, кайгылары күп булса да, башкача яши алмавымны аңлыйм. Бер генә нәрсәгә үкенәм: булмышымны алдан аңлап, язучы булырга кече яшьтән әзерләнмәгәнемә, шул юнәлештә төпле белем алмавыма. Бөтен өйрәнгәнем – “тез канатып”, ягъни ялгышлар аркылы, үз тәҗрибәм белән. Уйлаганны турыга язып булмый бит, трансформация кирәк. Илһам килү – фантазиядә туган идеянең, фикернең бер формага кереп, шуны кичекмәстән язарга мәҗбүр булу ул. Әй, рәхәт тә халәт! Бу халәт белән балага гомер бирүне генә чагыштырып була. Газабы зур – бәхете чиксез. Әле мин газап стадиясендә…

 

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.

 

«Кызыл таң», 2022, 15 февраль.

Поделиться