Чакмагыш — әдәби дулкында

 

Нәфис әдәбият, аны яшәтүчеләр игътибарга мохтаҗ

 Соңгы арада әдәбиятка карата игътибар көчәя башлады кебек. Дәүләт тарафыннан, димәс идем, халык тарафыннан.

Беренчедән, шигъри дулкын кага. 2013 елда “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы тәкъдим иткән “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проектының кул арты җиңел булдымы, шигъри-музыкаль бәйрәмнәр Уфада гына түгел, район үзәкләрендә дә үтә башлады. Һәр төбәктә каләм тибрәтүче, шигъри сүзгә гашыйк җаннар яши, аларның, әлбәттә инде, үз иҗаты белән уртаклашасы килә. Әйтер сүзләр дә байтак җыелып киткән, ахры. Башкорт кардәшләр былтыр  оештырган “Йөрәк сүзе” дә уңыш казанды. Алар инде һөнәри каләм ияләренә мөрәҗәгать итте.

Икенчедән, чәчмә әдәбият дулкыны уянды. Тәнкыйтьчеләр сүгәргә яраткан Зифа Кадыйрова китапларының шаукымы булыпмы, проза белән кызыксыну барлыкка килде. Чәчмә әсәр – шигырь түгел, сәхнәдән сөйләп булмый. Язучылар укучылар белән китапханәләр аша  аралаша. Башкортстаннан – Айгиз Баймөхәммәтов, күрше Татарстаннан Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Нәбиуллина һәм башкалар  укымлы әсәрләр иҗат итеп кенә калмыйча, аларны укучыга җиткерү юлларын таба. Венера Мәҗитованың хатын-кызларга тәгаенләнгән басмалары да бик популяр.

Өченчедән,  үзнәшер китапларга юл ачылды. Базар мөнәсәбәтләрен сүксәк тә, аның әдәбиятка отышлы яклары да бар булып чыкты. Хәер, ник аптырарга, бөтен дөнья шул рәвешле яши, әдәбият нинди генә иҗтимагый корылышта да үз юлын таба. Күмәк җыентыклар шактый популяр. Әзерләүче, оештыручылары да, укырга теләүчеләр дә бар. Иҗади берлекләрнең кулы җитмәсә, ул эшне аерым шәхесләр, ниндидер оешмалар күмәк көч белән башкара.

Дүртенчедән, Интернет челтәре язарга һәм укырга яратучылар өчен бетмәс хәзинә булып чыкты. Иң зур өстенлеге – бушлай һәм тиз булуы. Язган әсәрең хакында хәбәр итү, аны рекламалау, тарату өчен дә уңайлы.

Шулай итеп, берникадәр акрынрак кыймылдаган һәм, яшерен-батырын түгел, элеккечәрәк эшләп яткан  Язучылар берлекләре, дәүләт нәшриятлары, гәзит-журналлар, китап кибетләренә параллель рәвештә әдәби дулкын барлыкка килде. Дөрес, моны күрмәмешкә салышырга, “Һи, бу әдәбият түгел, үзешчәнлек”, дип, йөз чөерергә мөмкин. Ләкин бу күренеш күз алдыбызда, ул бар, яши. Соңгы бер-ике айдагы кайбер чараларны гына барлыйк: шигърият, әдәбият я китап бәйрәмнәре Балтач, Тәтешле, Нуриман, Стәрлебаш, Бүздәк һәм башка район үзәкләрендә үтте. Бүздәктәгесе районара чарага әверелеп, җиде район иҗатчыларын җыйды.  Әдәби түгәрәкләрнең киңәйтелгән, я бәйрәмчә утырышлары Дүртөйле, Илеш, Борай, Яңавыл, Туймазы, башка районнарда  һәрдаим узып тора.

Иң уйландырганы – бу дулкын кага икән, димәк, халыкта әдәби сүзгә ихтыяҗ бар. Дәүләт тарафыннан аңа игътибар җитәме, әдәбиятны яшәтергә тәгаенләнгән оешмалар үз бурычын  тиешенчә үти аламы – монысы инде башка мәсьәлә. Миңа калса, соңгы чорда биек трибуналардан бик күп дөрес, кирәкле сүзләр сөйләнә, ләкин рухиятка, әдәбиятка дәүләт  дәрәҗәсендә игътибар җитеп бетми кебек. Хәвефсезлек чараларын көчәйтү, һәр ишек төбенә сакчы бастырып чыгу, видеокүзәтү системаларын урнаштыру мәшәкатьләре белән шунысы онытылды сыман: кешенең йөрәге, күңеле, җаны да бар. Ашау-эчү, матди кирәк-ярактан тыш, күңел азыгы да кирәк аңа. Әдәби дулкын уянуны әнә шуның белән генә аңлатып буладыр.

Туган төбәккә — кайнар сөю хисе

 Чакмагыш район Мәдәният сараенда үткән кичәне дә  шушы дулкынга кертеп карарга булыр иде. Чакмагышлылар Резеда Шакирова төзегән “Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем!” дигән җыентыкның туен үткәрде.

Бу китапта аерым бер темага ­­– Чакмагыш районына, аның авылларына, җир-су атамаларына, күренекле шәхесләренә, багышлап язылган шигырьләр тупланган. Яңалык нәкъ шунда. Моңарчы аерым төбәк (мәсәлән, Туймазы, Миякә, Стәрлебаш, Балтач) иҗатчыларының  күмәк җыентыклары шактый күп чыкса да, аерым районга багышланган тематик җыентыкның нәшер ителгәне юк иде әле. Шулай ук, тарихи-публицистик характердагы энциклопедияләр (мисалга, Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның хезмәтләре) нәшер ителгәне бар, ә менә әдәби җыентыкның басылганы булмады. Ягъни, китап жанр  һәм тематика  ягыннан, аерым төбәккә багышланган әдәби җыентык буларак, һичшиксез, әдәби агымда үзгә бер күренеш буларак карала ала.

Авторлар чакмагышлылар белән генә чикләнмәгән. Мәктәп укучыларының иҗатына урын бирелүе аеруча куанычлы.

Китапның практик әһәмите дә бар. Мондагы шигырьләрне рәхәтләнеп сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә, смотр концертларында кулланып була.

Китап автор-төзүченең баш сүзе белән ачыла. Баш сүздә һәм озак еллар “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе булган Рәзифә Сәхәпованың кереш сүзендә әйтелүенчә, җыентыкны туплау да күмәк көч белән башкарылган. Резеда Шакированың матбугат басмаларыннан, Интернет челтәреннән, җыйган материалларына “Чакмагыш чаткылары” әгъзаларының кулъязмалары, районда чыгучы “Игенче” гәзитендә дөнья күргән шигырьләр өстәлгән.

Җыентыкта әсәрләр дүрт бүлектә бирелгән.

Беренче бүлеккә инде мәрхүм булган якташ шагыйрьләрнең әсәрләре тупланган. Гыйлемдар Рамазанов, Әкрам Вәли, Нур Гайсин, Нәтип Иделбай, Гыйззетдин Исәнбирдин, Галимҗан Латыйпов, Марис Нәзиров, Мәлих Харисның Чакмагышка, туган якка атап язылган шигырьләрендә төбәкнең ким дигәндә соңгы йөз елдагы тарихы,  даталарсыз, катлаулы терминнарсыз, бик гади генә һәм һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп, әдәби чагылышын таба.

Икенче бүлеккә исеме шактый киң даирәдә танылган шагыйрьләрнең иҗаты тупланган. Фәнис Әмирханов, Айдар Басыйров, Фәния Габидуллина, Рәдиф Гаташ, Рим Идиятуллин, Рәзинә Мөхияр, Венер Фәттахов, Расих Ханнанов, Рамил Чурагул шигырьләрендә инде бүгенге заман образларына һәм кичерешләренә шаһит булабыз.

Өченче бүлек  һәвәскәр иҗатчыларга багышланган һәм иң күләмлесе. Әсәрләрнең әдәби дәрәҗәсе төрлечә, ләкин шунысы бәхәссез – алар барысы да чын йөрәктән иҗат ителгән. Туган якка, ата-анага, нәсел-ыруга, авылдаш, якташларга тирән мәхәббәт, көчле ихтирам, сагыну хисләре чиксез. Патриотлык хисе менә кайда ул! Шундый ихлас һәм йөрәк кушуы белән язылган шигырьләрдә. Рәхим итеп, мәктәптә, төрле чараларда куллан гына. Биредә җирле топонимнар, антропонимнарның әдәби текстта кулланылышын да күзәтергә мөмкин. Аерым шәхесләргә багышлаулар белән дә очрашабыз. Шулай ук кайбер илкүләм тарихи вакыйгаларның  аерым төбәк халкы аңында чагылуы, төбәк халкының дөнья һәм тел картинасы турында шактый мәгълүмат алырга була. Хәтта Чакмагышның шаяру катыш “Чикаго” дип йөртелүе дә теркәлми калмаган.

Дүртенче бүлектә мәктәп укучылары иҗаты белән танышабыз. Шунысы кызыклы, мондагы тезмә әсәрләр текст һәм строфаларның җыйнаклыгы белән аерылып тора, ягъни татар әдәби теленең, әдәби алымнарның нинди үсеш-үзгәреш кичерүен күзәтеп була.

Гомум алганда, җыентыкка бик күп көч, тырышлык салынган. Төзүченең – Резеда Флүр кызының үзенең дә Иске Калмаш авыллыннан булуын, туган телгә һәм әдәбиятка аңлы рәвештә хезмәткә алынган фидакарь зат булуын әйтергә кирәк. Китап ахырында бирелгән язмасында “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов бу хакта ассызыклап әйтә.

Резеда Шакированың Башкортстан “Китап” нәшриятында “Рәнҗешләр дә салкын карлар кебек” исеме белән тәүге электрон китабы, янә дә өч үзнәшер басмасы дөнья күргән. Тормыш иптәше, фән кандидаты, профессор, тумышы белән Аскын районыннан булган  Лотфулла Хәбибовның да методик һәм рухи ярдәме  тими калмагандыр дип уйлыйк. Акыл һәм иҗади илһам очрашкан бу матур гаиләдән киләчәктә тагын да уңышлырак адымнар көтик. Чакмагышның әдәби антологиясен тупларга җыенулары хакында серне ачып та куйды алар.

Агачы мул  җимеш бирер

 Китап нәшер итү үзе бер зур хезмәт булса, аны халыкка тәкъдим итү – шулай ук шактый мәшәкатьле, ләкин кирәкле эш. Реклама һәм маркетингсыз яши алмаган базар чорында бигрәк тә. Бу яктан да чакмагышлылар отышлы адым ясады – җыентыкның исем туен зурлап үткәрделәр.

Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина, “Өмет” гәзите журналисты, Чакмагыш районының чын  патриоты һәм милләтпәрвәр  Алсу Төхвәтуллина, Язучылар берлеге әгъзасы Венер Фәттахов һәм “Кызыл таң” нәшрият йортыннан мин дә  китап туена чакырулы идек.

Сценарий төзү, оештыру эшләрен Чакмагыш телевидениесенең шигъри күңелле журналисты Мөнирә Махъянова башкарган, кичәне дә ул алып барды. Резеда Шакированың чыгышыннан соң җыентыкта әсәрләре басылган авторлар үзләре белән кыскача таныштырып, дулкынланып, шигырен тамашачы хөкеменә шигырьләрен тәкъдим итте. Рапат авылыннан Рәсимә Ильясова, Яңа Каръяудыдан Римма Гайнанова һәм Денис Мансуров, Калмашбаштан Мәйруза Насыйрова, Аблайдан Клара Вәлиева, Үрнәктән Илсөяр Шәймөхәммәтова, Югары Аташтан Әнисә Ягъфәрова  – алар инде  әдәби иҗатта канат ныгыткан,  республика матбугатында, шул исәптән әдәби журналда – “Тулпар”да чыгыш ясаган, үз эшендә, төбәгендә абруй казанган шәхесләр. Римма Гайнанова республика “Балкыш” (2015) әдәби конкурсы лауреаты да.

Шигъри сүз җыр-биюләр белән үрелеп барды. Урал Шәяхмәтов, Илүсә Мәҗитова, Гөлфинә Ишморатова, Ревинер Гобәев, Гүзәл Табишева, Алик Нәбиуллин, Флорид Тимашев моңлы итеп җырласа, “Баек” телевизион конкурсы лауреаты Гүзәл Хәйруллина башкорт биюен башкарды, “Асылъяр”  төркеме татар биюе белән күңелләрне күтәрде. Район хакимияте вәкиле Айгөл Нәбиева да тәбрикләү сүзен җиткерде.

Байтак үзнәшер китаплар авторы Муллагали Сакаевның (Аблай авылы) юморга бай шигырьләре, Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Зөлфия Сафинаның чыгышы да хәтердә уелып калды.

Оештыручылар тагын бер күчтәнәч әзерләгән булып чыкты. Минем моннан егерме еллар элек язылган “Онык” дигән хикәям буенча Чакмагыш телевидениесе коллективы кыска метражлы фильм төшергән икән, шуны да карадык. Язган әсәреңнең шулай әллә ничә елдан соң яңача  яңгыраш алуын күрү, әлбәттә, бик куанычлы хәл һәм якташларыма рәхмәтем зур.

Шулай итеп, әдәби дулкынның Чакмагышка килеп җитүенә шаһит булдык. Ул дәвамлы булсын, дип телисе килә. Нәфис әдәбият, аны яшәтүчеләр игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ. Азрак кына ярдәм булганда да, әдәбият агачы кешеләр күңеленә рухи азык бүләк итәчәк  мул җимеш бирергә сәләтле.

Дилбәр БУЛАТОВА.

Гөлнур ХӘЛИУЛЛИНА фотосы.

 

 

 

Рим ИДИЯТУЛЛИН

Киткәннәргә үпкә белдермәгез

      (Якташларыма)

 

Исәнмесез әле, якташларым!

Исәнмесез, якын дусларым!

Күрешергә насыйп булган икән, –

Сузам сезгә җылы учларым.

Хәлләрегез ничек? Бер көеме?!

Шөкер әле, мин дә бер көе;

Кайларда да тормышларны кормыш

Җиңел түгел икән шул, ие!

Зарлана дип уйламагыз, берүк,

Зарланырга һич юк исәбем.

Туган якка аяк басу белән

Искә төште кинәт кичәгем.

Мин киткәндә әйткән иде әнкәй:

“Ипекәйгә туен, хуш, балам!”

Истән чыкмый аның фатихасы, –

Җылы ипи булса, хушланам.

Киткәннәргә үпкә белдермәгез,

Мин үзем дә шул ук нәселдән;

И туган як! Татлы төш кебек син,

Мәңге чыкмас уем-исемнән.

Аһ, китүләр авыр, киткәннәргә

Язмыш түгел, нужа баш булды.

Саный китсәң, Чакмагышның чая

Татарлары белән ил тулды.

Кая гына барып сыенса да,

Сынатмады алар, сынатмас!

Ат башыдай алтын тапсалар да

Туган җирен гомер онытмас.

Сайрар талын юксынган кош кебек

Очып кайтыр алар, дәшсәгез.

Кайтканнардан теләк тик бер генә:

Иман белән, имин яшәгез!

 

Поделиться