Рәфис ХӨСНЕТДИНОВ. «Юксынмачы әле, туган ягым…»

Италиядә яшәүче татар җырчысы Рәфис Хөснетдинов белән әңгәмә
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ
Исем-шәрәфләре: Рәфис Хәмзә улы Хөснетдинов.
Туган урыны: Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Шәрәй авылы.
Яшәгән урыны: Италиянең Венеция шәһәре.
Эш урыны: Милан шәһәрендәге “Аделия” мәдәни үзәге, Пияченца шәһәре опера театры.
Белеме: Уфа сәнгать училищесы. Остазы – Башкортстанның атказанган артисты Иван Григорьевич Ивашков.
Уфа дәүләт сәнгать академиясенең вокал бүлеге. Остазы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Әхмәт кызы Кәримова.

– Рәфис, опера җырчысы булгач, чит илдә яшәгәч, мин сине бик җитди кыяфәтлесеңдер дип күз алдына китерә идем. Ә син, сөбханалла, редакция бүлмәсенә гүя Венеция кояшын алып кердең: елмаюыңнан дөньялар яктырып китте!.. 
– Италиягә барып төшкәч, мин үзем дә игътибар иттем: анда кешеләр
елмаючан, җиңел аралашучан. Шул йоккандыр, бәлки? Алар бик ачыклар,
адым саен гафу үтенергә торалар. Байлык артыннан кумыйлар. Юмарт көньяк кояшы сәбәпчедерме моңа, традицияләрме, белмим. Башкортстанда я Русиядә бит, уйлап карагыз, ачы салкын, ыжгыр бураннар… Табигать шактый кырыс.
– Шулай ук бер проблема да юкмыни анда? 
– Бар, әлбәттә. Италия бик борынгы һәм бай ил булса да, яшьләрнең яртысыннан күбесе эш таба алмый. Чит илләргә чыгып эшләргә мәҗбүрләр. Кемдер инде эшсезлек буенча пособиегә көн күрә. Аның күләме шактый гына, 800 евро, безнеңчә 50 меңнән артык. Ләкин кибетләрдә бәяләр дә кыйммәтрәк. Русия кабул итәргә мәҗбүр булган антисанкцияләр шулай ук җитештерүчеләрнең бәкәленә сукты. Җиләк-җимеш бит Русиягә китә иде. Нефть, газга бәяләр артты. Дөньякүләм икътисадый көрчек эзсез үтмәде: йорт җиһазлары, кием җитештергән кайбер фабрикалар ябылырга мәҗбүр булды.
– Эшсезлек көчле булса да, син үз урыныңны тапкансың! Кырмыскалы районы егетен Аппенин ярымутравына нинди җилләр ташлады? 
– Анда мине җыр канатлары алып барды, дисәм, һич ялгышмам. Уфа сәнгать училищесы hәм сәнгать академисендә укыган вакытта ук итальян җырларын, опера арияләрен Италиянең үзенә барып өйрәнергә дип хыяллана идем. Студент чагымда күренекле шагыйрә, якташыбыз Дилә апа Булгакова белән очрашканнан соң, ул, минем хыялларымны белеп, тәвәккәлләргә өндәде. “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт абый Галләмнең дә киңәше шул ук булды. “Тавышың бар, яшьсең, сиңа үсәргә, үз өстеңдә эшләргә кирәк, – диделәр. – Идән юып булса да, урнашып китәргә тырыш, авылда колорадо коңгызы җыеп йөрүгә караганда яхшырак булыр”, – дип, икеләнүләремә нокта куйдылар. Мөхәммәт хәзрәт матди ярдәм күрсәтте, юл чыгымнарын күтәреште. Юкны – бар, саламны бүрәнә ясый торган кеше ул! Үз туганыдай якын күрде. Әниемнең фатихасы белән, Дилә апа һәм Мөхәммәт абый мине җыр иленә озаттылар.
– Барып төшү белән иң кыены нәрсә булды, Рәфис? 
– Тел белмәү. Әзерләнеп, итальянча өйрәнебрәк барсам да, башта бернәрсә дә аңлашылмый иде. Башта шактый интегергә туры килде. Җитмәсә, итальян теленең диалектлары шулкадәр күп. Һәр авылда – бер диалект. Ә инде укырга керергә теләсәң, кабул итү комиссиясе иң тәүдә тел белү дәрәҗәсен тикшерә, музыкаль терминнар, тавыш – икенче чиратта. Тешне кысып, туганнарның йөзенә кызыллык китермим, дип тырыштым. Укыдым да, төрле эшләрдә дә эшләдем. Тырышлык бушка китмәде, Парма шәһәрендә маэстро Чианелла классына консерваториягә укырга кердем. Янә бер елдан Миландагы сәнгать академиясенең җыр бүлегенә кереп, дүрт ел укып, диплом алдым. Анда остазым маэстро Амаро Гайфа белән Карлос Амаро Дел Боско иде.
– Димәк, ун ел вакытың белем алуга киткән? 
– Әлбәттә! Шунсыз булмый.
– Бүген синең эш графигың ничек? 
– Елына дистәдән артык спектакльдә катнашам. Балаларга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертларыннан да читттә калмыйм.
– Димәк, киеренкелек кимегән, җиңелрәк вакытлар килгән? 
– Һич алай димәс идем. Бер генә көн вокал күнекмәләре ясамасаң да, форманы югалтырга мөмкин. Һәрдаим концертмейстер белән шөгыльләнү мотлак. Ул – Светлана Хосенова – Азәрбайҗаннан, уртак тел табабыз. Акцент та килеп чыгарга гына тора, дикция өстендә эшләү мотлак. Физик яктан да ныклык кирәк. Көн дә өч-дүрт чакрым йөгерергә тырышам. Моның өчен мин яшәгән шәһәрдә бөтен шартлар бар: елга буйлары тәртиптә, парклар күп.
– Андагы климат сиңа ошыймы? 
– Әлбәттә!
– Уфада соңгы елларда фитнес бик популяр. Син дә фитнес залында еш кунактыр? 
– Киресенчә. Җырчыларга фитнес күнекмәләре кирәкми. Күкрәк, муен мускулларын катырырга ярамый, алар сыгылмалы булырга тиеш.
– Рәфис, ә итальян тамашачысы безнекеннән аерыламы? 
– Бездә җырчыга чәчәк гөлләмәләре бирү хуплана, ә анда мондый гадәт юк. Чыгыш ясаганда, гүя, рентген аша үтәсең. Ошатсалар, җыр уртасында ук алкышлыйлар.
– Җырчылардан кемнәрне үзеңә үрнәк итеп куясың? 
– Якташларым бертуган Абдразаковларның, Илһам Вәлиевның иҗатын бик хөрмәт итәм. Хатын-кызлардан Анна Нетребконың, Татарстан кызлары Аида Гарифуллина, Эльмира Кәлимуллиналарның җырлавын ошатам. Әлбәттә инде Пласидо Доминго, Хосе Каррерас – опера йолдызлары.
Уңайдан файдаланып, әниемә, Дилә апа Булгакова, Мөхәммәт абый Галләмовка, вокал буенча остазларыма, Италиядә яшәгән Аделя Феррари (“Аделис” театрын оштыручы), Джанни Лардера, Патриция
Капучилли, Эйнса делла Пина, Александр Порчеллога, Стефано Ловатога тирән рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
– Башкортстанда чыгыш ясаганың бармы? 
– Былтыр “Нур” театры сәхнәсендә Дилә апа Булгакованы 80 яше белән котлау бәхете тиде. Кайткан саен диярлек сәнгать училищесы һәм институтында булам. Якташлар белән аралашу шулкадәр күңелле.
– Алда әйтеп үтүеңчә, син көйләр дә язасың… 
– Алар артык күп түгел, ләкин барлар.
– “Бәйләнештә” (“ВКонтакте”) челтәрендәге шәхси битеңә “элгән” аудиоязмаларың төрлелеге белән игътибарны җәлеп итә. Итальян телендә башкарган арияләреңне сокланып тыңладым. Чынлап та, аларны андый дәрәҗәдә башкару өчен табигый сәләт кенә түгел, ныкышмалы тырышлык, хисапасыз күнекмәләр кирәк булгандыр. Ә инде “Күз генә тимәсен”, “Бәхет нуры” дигән җырлар эстрада жанрына карый. Берничә русча җырың да бар. Эстрада үрнәкләре элегрәк яздырылганмы, әллә инде син вакыт-вакыт экспериментлар ясыйсыңмы? 
– Эксперимент, дип әйтмәс идем, чөнки мин авылда туып-үскән авыл малае, күңелдә һәрвакыт – авыл көйләре. Без үскән чактагы матур моңлы көйләр колакта яңгырап тора кебек. Шуңа мин ул көйләрне, мөмкин чакта, үзебезчә өздереп җырлап алам. Яңа жырларга да колак салам, яратып башкарам. Кайчакта бик матур да килеп чыга.
– Эстрада җыры белән опера ариясе арасындагы аерманы гади генә итеп ничек аңлатыр идең, Рәфис? 
– Бу – ике төрле жанр инде. Берсе җинелрәк булса, икенчесен еллар буе түземлек белән өйрәнәсең, күп көч саласың. Тормышның, дөньяның бик күп рәхәтлекләреннән үзеңне тыярга, сакларга да кирәк.
– Италиядә нинди концертларга күбрәк йөриләр: операгамы, әллә эстрадагамы?
– Антик чордан соң операның бишеге – Италия. Ул – опера яратучылар
иле. Җыр ярату ягыннан безнең итальяннар белән ниндидер уртаклыгыбыз бар. Алар да безнең кебек лирикага бирелергә яраталар. “Тәфтиләү”, “Әллүки”ләрне алыгыз. Татар, башкорт халкының озын көйләре опера арияләренә охшаган бит. Балалар бәләкәйдән үк операны ишетеп, “бель-канто”, ягъни дөрес җырлау күнекмәләрен алып үсә.
– Русия опера җырчылары анда еш чыгыш ясыймы? Әллә инде, опера популяр булгач, үзләренекен ныграк яраталармы? 
– Русиялеләр Италиядә еш кунак. Безнең җырчыларны көчле, яхшы әзерлекләре булганга мактыйлар, ихлас яратып тыңлыйлар.
– Һөнәри осталыкны үстерү өчен конкурсларның файдасы шиксез. Ярышырга яратасыңмы? 
– 2016нчы елда Италиянең Равенна шәһәрендә халыкара конкурста
катнашырга туры килде. Ул инде 20нче ел рәттән үткәрелә. Анда өч йөздән артык җырчы берничә төркемгә бүленеп үз көчен сынады. Эстрада, автор-башкаручылар, дуэтлар, инструменталь уен кораллары осталары. Быел беренче тапкыр лирик опера жырчыларына да катнашу мөмкинлеге бирелде. Жюри танылган профессионаллардан тупланган иде. Музыка яздыру йорты директоры Мара Майенки, Италия телевидениесе хезмәткәрләре, Ла Скала опера театры жырчысы маэстро Каппучиллиның кызы Патриция Каппучилли һәм профессор маэстро Винченца Делла Пина һәр чыгышка бик таләпчән булдылар. Жюри карары буенча, лирик җырчылар арасында мине жиңүче дип таптылар. Ә былтыр исә Европа, Балтика илләрендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче юлламага лаек булдым. Әлбәттә инде, конкурслар – шартлы нәрсә, ләкин җиңеп чыгу күңелгә дәрт, үз көчеңә ышаныч бирә. Уфада укыганда Газиз Әлмөхәммәтов, Салих Сәйдәшев исемендәге конкурсларның, 1997нче елда “Татар җыры” фестивале лауреаты булган идем. 90нчы елларда Мәскәүдә үткән “Белла Воче” конкурсында да лаурат исемен яуладым.
– Дилә апа сүзләренә үзең язган һәм башкарган бер җырыңда шундый юллар бар:

“Бу көзләрдә, кайталмадым, әнкәй, 
Ерак-ерак, урау юлдан мин. 
Юксынмачы әле, туган ягым, 
Кошлар озатырга соңладым…” 

Башкортстанда, Иске Шәрәйдә сине кемнәр көтә, Рәфис? 
– Әнием Салиха Мөхәммәтдин кызы Латыйпова һәм өч абыем, апам – барысы да авылда яши. Апам Динә, абыем Фәүзәт – Иске Шәрәй авылында, Хәмит һәм Рамил Кырмыскалы район үзәгендә гаиләләре белән матур итеп дөнья көтәләр. Әнием, Аллаһыга шөкер, быел 7нче ноябрьдә 90 яшен билгели. Биш баласы, килен-кияүләре, оныклары шатлыклы бәйрәмгә җыелачак. Газиз әниемне, туганнарымны, авылдашларым-якташларымны сагынып кайтам да, сагынып, яраткан эшемә, Италиягә очам.
– Шәхси тормышың турында кызыксынмасам, “Тулпар”ны укучы гүзәл затларыбыз гафу итмәс… 
– Улым Салават Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Аны үзем янына чакырсам да, ул кунакка килеп китүне генә хуп күрә.
– Җир шарының татар кешесе аяк басмаган урыны юк, диләр. Италиядә милләттәшләр белән бәйләнеш тотасыңмы? 
– Әлбәттә. Бер күреп сөйләшсәң дә, күңелләр җылынып китә. Венециядә
татарларны беләләр. Хәтта шундый легенда да бар: имеш, татар яугирләре Италиягә кадәр килеп җиткән. Имеш тә, татар кызлары озын толымнарына тәңкәләр тагып, суга йөри торган булганнар…
– Уфа, Казан белән уртак проектлар эшләү хыялың юкмы? 
Син өйрәнгән осталык серләре, бәлки, якташларыбызга, милләттәшләребезгә дә файдалы булыр иде… 
– Быел 9нчы июньдә Италиянең башкаласы Римдә Татарстан республикасының Мәдәният hәм сәнгать көннәре үтте. Анда Татарстан,  Русия, Казахстан, Башкортстаннан җыелган сәнгать йолдызлары
чыгыш ясады. Бәйрәмне оештырырга Анжелика Костантиниана академиясе, Русия консуллыгы ярдәм итте. Очрашуны акдемиянең президенты принц Алессио Феррари Анжело-Комнено ачты. Бу чара
бик тә матур, күңелле тәэсирләр калдырды. Ә инде яңарак кына, 12нче октябрьдә, Рим шәһәрендә халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган бик күркәм кичә узды. Гади генә очрашу түгел иде ул. Татарстан һәм Башкортстаннан бер төркем сәнгать әһелләре Италиягә кунакка килде. Татарстанның халык жырчысы, моңлы сандугачыбыз Зөһрә Сәхабиева, уен кораллары остасы, талантлы баянчы Илнур Ганиев, моңлы яшь жырчыларбыз Гүзәл Мәсәгутова, Динара Ямалетдинова, шагыйрә, сәнгатьле сүз остасы Алия Солтанова, Италиядә яшәүче якташыбыз профессор Суфия Мөхәммәтова-Бадиали чыгыш ясадылар. Милли җырлар, көйләребез шагыйребез рухына бер дога булып ирешсә иде..
– Гүзәл җырларың өчен, ихлас җавапларың өчен рәхмәт сиңа, 
Рәфис! Афәрин, чит-ят якларда да югалып калмагансың, Италиянең үзендә опера кебек башбирмәс аргамакны йөгәнләгәнсең. Афәрин! Һәм, чынлап та, туганнарың гына түгел, милләттәшләрең дә йөзенә кызыллык китермисең, киресенчә, аларның данын 
дөнья күләменә алып чыгасың, җәмәгать эшләрендә катнашып, милләтебез өчен игелекле гамәлләр кыласың. Иҗатың киләчәктә дә безне мул җимешләре белән сөендереп торсын! 

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2018, № 5.

Поделиться