Ләйсән КӘШФИ. «Давылларда тынгы бар сыман…»

Ләйсән Кәшфи – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист, Саҗидә Сөләйманова,  Әнгам Атнабаев исмендәге әдәби премияләр лауреаты.

1966нчы елның 8нче августында Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында туа. Башкортстан дәүләт университетын татар филологиясе белгечлеге буенча тәмамлый. Казан дәүләт университеты  каршында аспирантура узып, 1991 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Күп еллар Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” компаниясенең матбугат үзәгендә – “Хәзинә”  гәзитендә, телевидениедә эшли, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәкли. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, шигырь китапларын нәшер итә, нефть төбәге әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнә, ике монография әзерли.

2009 елда Ләйсән Кәшфи гаиләсе белән Уфага әйләнеп кайта. “Кызыл таң” гәзитендә эшләү дәверендә Башкортстандагы татар әдәбиятын җентекле өйрәнә,  махсус җыентык чыгара.  Хәзерге вакытта иҗатташыбыз “Туган тел” телевизион каналында “Балкыш” исемле тапшыру әзерли, бер үк вакытта шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.

 ДАВЫЛЛАРДА ТЫНГЫ БАР СЫМАН…

– Ләйсән, син – гадәти кеше түгел. Синдә капма-каршылыклар бергә үрелә сыман: бер караганда – нечкә күңелле, тәмле телле  шагыйрә син, икенче караганда –  үткер телле тәнкыйтьче, өлгер журналист, эшкуар, ягымлы ана… Мондый “байлык”, мондый сыйфатлар синдә кайдан?

– Кешегә күп сыйфатлар геннардан, тамырлар аша  килә. Әнием – миллионер сәүдәгәр – Чанышевлар нәселеннән, нык сәләтле, хисчән,  шагыйранә телле, авыл укытучысы язмышын сайлаган гаҗәеп кеше. Әтием – мулла нәселеннән, киресенчә, аз сүзле, нык эшлекле, кулак нәселеннән чыккан  коммунист, мәктәп, авыл җитәкчесе, фани дөньяда ике мәчет салырга өлгергән, авыл-күршедә тирән ихтирам казанган кеше.

Ә, гомумән, кешене яшәеш тәрбияли, танымаслык итеп үзгәртә,  “нужа калач ашата”. Киеренке шартларда аның төптә яшеренеп яткан сыйфалары “телгә килә”.

– Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, Казан дәүләт университетында аспирантура үттең, диссертация якладың. Җиңел эш түгел. Фән юлыннан китәргә бөтен мөмкинлекләрең бар иде кебек. Ә син журналистика юлын сайлагансың. Сәбәпләре нидә?

– Казанда каласым, фән белән җитди итеп шөгыльләнәсем бик килгән иде. Ләкин тормышның борма юлларын кемгә генә сылтасак та, адәм баласын ризык йөртүен онытмаска кирәк.  Кайда барсам, ни белән шөгыльләнсәм дә,  эшемне нык яратып эшләдем, мине дә яраттылар кебек. Әлмәттә “Хәзинә” гәзитендә, телестудиядә узган еллар – тормышымның иң матур мизгелләре булып калды.

– Күпмедер вакыт үтүгә язмышыңда янә кискен борылыш: сез гаилә белән Башкортстанга күчеп, нигез корасыз. Республика “Кызыл таң” гәзитендә эшли башлыйсың.  Бер-бер артлы күләмле тәнкыйть мәкаләләрең дөнья күрде, алар аерым китап булып басылып чыкты. Ягъни син янә байтак зур-зур эшләр майтарып ташлыйсың. Һәм…  “Кызыл таң”нан китәсең. “Балкыш” телевизион тапшыруында балкыйсың. Гаиләгез белән үз эшегезне ачып, безне таң калдырасың…

– Ходай мине яхшы җирләрдә яшәтте, абруйлы кешеләр белән аралаштырды. Тик нигәдер гомерем буе Уфаны сагынып яшәдем.  Әле монда кайтып ике ел узгач та,  вакыт-вакыт кайтуым төш кенә түгелме икән, дип курка идем. “Кызыл таң” гәзитендә эшләвемне зур абруйга санадым. Әле дә хезмәттәшләремә тирән ихтирам белән карыйм. “Минем “Кызыл таң” пенсионеры буласым килә”, – дип шаярырга яратам. Өлкәннәргә булган хөрмәт – гәзит коллективының яшәү принцибы. Ул әти-әнигә булган мәхәббәт кебек биредә.

Гомер бер генә бит. Төрлесен татып карыйсы килә. Гомер буе бавырсак ашарга яраттым. Татарстанда һәр тантанага тау кебек өеп  бавырсак алып баралар. Егрме ел буе бу тәмлекәчнең серләренә төшенергә тырыштым –  булмады. Майга төшеп, кабармыйча, таш кебек каткан камырга карап елаган чакларым булды. Әлмәттә чакта бәйрәмнәргә барганда бу гаҗәеп ризыкны тиз генә осталардан  пешертеп алып кайта идем. Уфада андыйларны таба алмадым.  Бавырсак серләрен ачуны Ходайдан сорадым, намазлар укып сорадым. Госел коенып, салаватлар әйтеп янә камыр бастым,   бармакларым камырга җан керүен тойды,  әкрен генә бавырсак серләре миңа да ачыла башлады.  Кайнар майда зикер әйтеп ясаган бавырсакларым кабарырга тотынды. Кешеләр минем догалы бавырсакны яратты. Гәзиттә эшләп,  заказларны үтәү авырлаша башлагач, тукта әле, хәзер мәкалә язучы күп, бавырсак пешерүчеләр күренми, сөендерим әле  туган ягым халкын, дип, шушы эшкә тотындым. Хәзер инде рәхәтләнеп үзем яраткан ризыгымны пешерәм. Быел төрле район халкына сабантуйларда догалы бавырсакларымны авыз иттердем. Аның тәмен белүчеләр миңа заказлар биреп тора. Бавырсакларым  Мәскәүгә дә, Питерга, Германиягә дә, Лондонга да очты. Әлегә иҗат өчен вакыт аз кала. Кулларымны камырдан алып, иҗат дөньясына чумар чакларым алда көтәдер төсле. Ләкин догалы бавырсакларны   лаеклы алмашка гына ышанып тапшырырга мөмкин..

– Ислам диненә син һәм гаиләң нинди юллар белән килдегез?

– Дәү әнием – мулла кызы, намазлы-ниязлы Хәмдия абыстай – тәрбиясендә дүрт бала үстек. Әти-әни караңгыдан-караңгыга мәктәптә укыта.  Кырыс холыклы, таләпчән дәү әни безгә дини тәрбия орлыкларын сала.  Минем өчен “дингә килү” төшенчәсе бик сәер. Без – диндә, дини нигездә яралганнар. Ходайны таныган кешене тормыш зилзиләләре ега алмый. Ул иң авыр сынауларны да тәкъдир дип кабул итә. Дини кеше чиксез сабырлыкка ия.  Ул Аллаһның һәрдаим ярдәмен тоеп яши. Ләкин гыйлемебезне тирәнәйтәсе бар. Эшкә сылтап, бу өлкәдә сүлпәнлек күрсәтәбез.

– Максим Горькийның давыл кошы турындагы нәсере хәтергә килә. Гафу ит, син дә, давыл кошы кебек,  тыныч кына яшәргә яратмыйсың бит? Артыңнан куып җитәрлек түгел: биш-алты ел үтеп бетми,  баш-аягың белән яңа эшкә, яңа коллективка чумасың… Бер гомердә берничә гомер яшәргә тырышумы бу? Чынында, син кем? Үзеңне ничек сыйфатлар идең?

– Мин – тормышны яратучы кеше. Гап-гади эш тә миңа зур илһам бирә.  Көнкүрештә исә нык тырышам, ләкин таркауракмын сыман.  Әни кебек, табигатьнең бөтен җимешен җыеп, банкага тутырып базга төшерер идем – кул җитми, ваыт кысан. Әдәбиятны аңлавым белән бәхетлемен. Җае чыкса, заман әдәбиятын тагын да тирәнрәк, киңкырлы итеп өйрәнер идем. Быел китап чыгара алмадым яисә докторлык диссертациясен якламадым, дип пошына торган кеше түгелмен.  Ходай кушса, боларны берничә айда аткарырга була. Белүегезчә, Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән “Балкыш”  телевизион тапшыруына җан өрдек. Иң лаеклы милләттәшләребезне зәңгәр экраннарда балкытасы бар.

Ходайдан бәрәкәтле гомерләр, иман байлыгы, тән саулыгы, җан тынычлыгы. күңел бәйрәмнәре сорыйм. Иң мөһиме –  үз-үзең белән гармониядә яшәү һәм яшәүне, кешеләрне ярату. Бәхетнең дә, иманның да нигезе шулдыр.

–  Әдәбият хакында сөйләшеп алмасак, язык булыр, Ләйсән. Син – Татарстанда  яшәп, эшләп кайткан галимә, тәнкыйтьче, шагыйрә. Башкортстандагы татар, шулай ук башкорт әдәбияты белән дә танышсың – берничә ел  «Кызыл таң»ның әдәбият бүлегендә эшләдең, байтак тәнкыйть мәкаләләре яздың. Андагы һәм мондагы әдәби барышта, әсәрләрдә нинди охшашлыклар һәм аермалар  сизәсең? Татар әдәбияты нинди юлдан бара? Аның киләчәген ничек фаразлыйсың?

–  Татар әдәбияты турында зурдан кубып сөйләүче булмас идем. Аның өчен  вузларда әдәбият укытучы галимнәребез бар. Хәер, журналист булсам да,  гомер буе әдәбият гыйлемен өйрәндем, шигърият серләренә төшенергә тырыштым. Шөкер, Ходай миңа иҗат ачкычларын бирде, шигырьне аңлау бәхетен бүләк итте. теләсә нинди авторның ике юлын укуга,  аның сәләтен бәяли алам. Ә тулы бер әдәбият, аның бүгенге халәте турында аяк терәп фикер әйтү авыррак. Чөнки әдәбият дәрьясы шаулап, бормаланып ага да ага, аңа төрле инеш- авторлар килеп кушыла. Казандагы татар әдәбиятын бөек Иделгә тиңләсәк, Башкортстандагысы –  гүзәл Агыйдел. Агыйдел – Чулманга, Чулман Иделгә барып кушыла. Илаһи табигатебез матурлыгы якташ язучыларның  күңел дөньясын, тел-стиль үзенчлекләрен кабатланмас итә. Шуңа да заман әдәбияты Суфиян Поварисов, Марат Кәримов, Салават Рәхмәтулла, Рафига Усманова, Халисә Мөдәрисова кебек шәхесләре белән горурлана ала.   Соңгы чорда Агыйделебез пароходлар йөри алмас хәлгә килеп саекты бит әле. Бу саегу безнең рухиятебезгә дә кагылмый калмый. Рухи кыйммәтләр югалу, матди хәерчелек, сәләтле яшьләрнең иҗатка килмәве – менә шулар көймәне комга тери дә инде.  Аның каравы,  әдәбиятны  белеме-әзерлеге сай булган үзешчәннәр баса. Нишләргә?  Элекке казанышларга йөз тотарга, гәзит-журналларны чиле-пешле әсәрләр белән тутырмаска, иҗат планкасын күтәрергә.

 – «Туган тел» телеканалыннан һәр җомга кичке сигездә  «Балкыш» тапшыруын карап барабыз. Аның бер авторы буларак, тапшыруның оешу тарихы, уңышлары, проблемалары хакында сөйләп китсәң иде?

– Әлмәттә эшләгән чагымда “Йөзек кашы” дигән программа әзерли идек. Шундый проектны Башкорстан телевидениесендә дә тормышка ашырырга уйладык.  Ниятебезне бәлки төгәл аңлап бетерми, БСТ каналы  безгә эфир вакытын бирүне әлегә хәл итмәде. Аның каравы, “Туган тел” кочак җәеп каршы алды. Тәҗрибәле  алып баручы, оста вәгазьче Мөхәммәт Галләм тырышлыгы белән безнең  “Балкыш” тапшыруы дөньяга чыга. Алда зур эшләр, зур ниятләр көтә. Вакыт галиҗанәпләре генә миһербан кылсын.

– Синең җырлар авторы булуыңны беләбез. Кайбер шагыйрьләр җырга тискәре мөнәсәбәттә. Чын шигырь җырдан өстен, дигәнрәк фикерләр ишетелә? Син модый караш белән килешәсеңме? Кайсы җыр (үзеңнеке яисә башка авторныкы) синең күңелеңә ачкыч була алыр иде?

– Җырлар дигәндә, Роберт Миңнуллин, Нур Әхмәдиев җырларына кыйбла тотам. Җыр тексты әнә шундый гади дә, хикмәтле дә, аның герое назлы да, илаһи саф та, идеясе гуманлы һәм үтемле булырга тиеш.

Проза остасы Гомәр Бәширов гомерендә нибары бер җыр тексты язган.. Хыялым – “Җидегән чишмә” кебек мәңгелек җыр язу.

– Син иң ихтирам иткән шагыйрь, язучы, галим кемнәр алар?

– Мин аларның кайберләрен атап үттем дә инде.  Һади Такташ, Әнгам Атнабаев, Илдар һәм Нил Юзеевлар, үземнең остазым, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин – минем өчен кабатланмас биеклекләр шундый була.

– Синең өчен хатын-кыз һәм ир-ат идеалы кем ул?

– Хатын-кыз – йортның коты, тәмле пешекче, кайгыртучан ана, тугры хатын ул. Ир-ат – балта остасы, техниканы яхшы белүче, аз сүзле, йорт эшләрендә уңган хәстәрлекле ата.

– Тормышыңдагы иң кадерле яки фәһемле истәлек?

– 1983 елның 13нче августы иде бугай ул. БДУның филология факультетының татар бүлеге студенткасы булдым.

 –  Хыял корырга яратасыңмы?

– Хыялый кыздан акыллы хатынга әйләнергә вакыт.

– Ихлас җавапларың өчен, рәхмәт, Ләйсән! Мул җимешле агач сыман, иҗатың бай булсын!

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2016.

Поделиться