Башкортстанның иң уңган савучылары – Чакмагышта

Чакмагыш районың “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы савучысы Рәмилә СИТДЫЙКОВА “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен“ орденының 2нче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.

Мәскәүдә «Алтын көз – 2020» 22нче Русия агросәнәгать күргәзмәсендә  Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгы алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстаннан ике вәкил бар иде. Аларның икесе дә Чакмагыш районыннан.  “Базы” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте   механизаторы Александр Степановка “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеме бирелсә, “Герой” колхозы-авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы савучысы Рәмилә Ситдыйковага “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен“ орденының 2нче дәрәҗә медале тапшырылды.

 

Хезмәт сөю – гаиләдән

…Аның эш көне иртәнге дүрттә башлана да иртәнге тугызга кадәр дәвам итә. Көндезге дүрттән кичке тугызга кадәр ул тагын эш урынында. 8 сыйныфны тәмамлаганнан бирле. Шул рәвешчә атналар, айлар, еллар үтә… Егерме җиде ел. Юк, өч мәртәбә туктап алган икән әле Рәмилә – бәби табу ялына. Төпчеген табып, җиде ай үтүгә аны фермага чакырып алалар: йөз генә сыер савасы, эшләргә башка кеше юк, диләр.

Рәмилә Ситдыйкова Чакмагыш районының Каран авылында 1978 елда туып-үскән. Яңа Балтач мәктәбенә 7 километр җәяү йөреп укыган. Әти-әниләре дә шушы авылныкылар. Әтиләренең йорты аларның яңа йортына терәлеп кенә тора. Ферма да яп-якын – ындыр артында гына диярлек.

Үзенә медаль биреләчәге  хакында ул алдан белми,  беркем бер сүз әйтми. Чакмагыш телевидениесеннән аны төшерергә килгәч кенә нидер сизенә-сизенүен. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Фәритович  Мәскәүгә барырга кирәклеген хәбәр иткәч, ул пошаманга кала: анда ничек барыр да, ничек йөрер, моңарчы самолетка да утырганы юк. Әти-әнисе, туганнары да көяләнә: “Югала күрмә, иптәшләреңнән аерылма, я адашырсың”, – диләр. “Кая инде адашу!” – дип елмая Рәмилә, барып төшү белән бездән анализлар алдылар, ике көн рәттән. Алар әзер булгач, экскурсияләргә алып бардылар, анда да Мәскәүне автобус тәрәзәсе аша генә карап йөрдек”, – ди.

Башкалага  бүләкләү өчен 15 кеше чакырыла. Башкортстаннан икәү баралар. Икенчесе –  шулай ук Чакмагыштан, “Базы” хуҗалыгы   механизаторы Александр Степанов.  Бүләкләнүчеләр –   галимнәр, агрономнар, зоотехниклар, механизаторлар. Арада бердәнбер савучы – ул.  Бүләкләрне Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин үзе тапшыра.

Тырышлыкның сәбәпләре билгеле: Рәмиләнең әнисе Зайра апа да, сыер савучы булып эшләгән,  хаклы ялга 42 ел стаж белән чыккан. Әтисе Риф абый шулай ук гомер буе колхозда тракторчы булып эшләгән. Тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә биш бала – Рәүф, Рәфилә, Рәмилә, Рәзиф, Рәфит үсеп, дүртесе Каранда, туган авылларында төпләнеп калган. Рәмилә беренче сыйныфтан ук әнисенә ярдәм итә башлаган, беренче сыйныфта укыганда инде өч сыер сава торган булган.

Ул эшли башлаганда ферма иске була әле. Сыерлар кул белән савылган, төркемдә 25 сыер, аларны  бәйләргә, ычкындырырга, азыкны күтәреп таратырга, сөтне чиләкләп ташырга кирәк. Фермада 8 савучы эшләгән, 200 сыерга 600 литр сөт сауган чаклары, хезмәт хакы тоткарланган, шикәр комы алу өчен дүртәр-бишәр гектар чөгендер  эшләргә туры килгән еллар да булган.

Бүгенге көндә инде авылда яңа ферма салынган. 380ләп сыерны нибары дүрт савучы һәм дүрт терлекче хезмәтләндерә, чөнки саву, ашату, мал астын чистарту процессы тулысынча диярлек автоматлаштырылган.  Савучы булып шулай ук  Гөлнара Галиуллина, Резеда Муллаянова,  Гөлфия Муллаянова  эшли. Әлбәттә инде, ветеринар, ясалма орлыкландыручы, лаборант, моторчы бар. “Герой” хуҗалыгы зоотехнигы Марат Мофаззалов, ферма мөдире һәм бер үк вакытта бригадир да булып эшләүче Рәшит Хисаев эшне оештыру өчен җаваплы.

Сыерлар, савым вакыты җиткәч, егермешәрләп махсус бинага кертелә. Ике савучы шул рәвешчә көненә 260 сыерны сава. Иелеп торырга кирәкми – эш урыны “чокыр”да –  астарак итеп ясалган. Бер сыердан күпме сөт савыла – барысы да электрон таблода күренә, эш мәшәкатьләре видеога төшереп барыла. Сөт шланглар аша ике зур цистернага җыела. Җәен бер сыер уртача 32 литр сөт бирсә, көзгә кергәч, 27 литрлап сава башлаганнар. Буаз булуына,  кайчан бозаулавына карап, сыерлар өч төркемгә бүленгән,  азык рационы да шуңа бәйле.

Лаборант сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшереп тора. Чөнки керем, димәк, бөтен коллективның эш хакы  шуңа  бәйле. “Һәрчак “Евро” стандартына туры китерергә тырышабыз”, – ди Рәмилә. Бу стандартка туры килгән сөтне заводта иң югары бәягә кабул итәләр. Ләкин ул бик сыйфатлы һәм чиста булырга тиеш. Моның өчен сыерның җиленен югач, имчәк очындагы сөтне савып алып түгәргә кирәк икән. Малда мастит-фәлән булса да, болай бик тиз ачыклана һәм сыйфатсыз сөт гомум массага эләкми, ә авыру сыер төркемнән аерып алына.

Бина шулай  ук бик чиста тотыла. “Бер төркем чыгу белән махсус җайланмалы трактор чистартып үтә. Ягъни малларның аягы юешкә тими. Бу да – мул сөт алуның бер сере”, –  дип, әңгәмәбезгә кушыла Рәмиләнең тормыш иптәше Алик.  Ул шулай ук Каран сөтчелек фермасында эшли, ветеринар белгечлегенә ия. Бүгенге көндә моторчы булып эшли, биредәге җайланмаларны төзек тоту аның өстендә. Алик берничә ел Себер якларында да эшләп алган. “Кайда эш авыррак соң?” – диюемә: “Әлбәттә инде, авылда, – ди. Себердә бит эш сәгатеңне эшләп кайтасың да бетте. Ә фермада син маллар өчен тәүлек әйләнәсенә җаваплы, алар – тере җан иясе. Аннан авылда һәр адымың күз өстендә, сынатырга ярамый”. Яшь гаилә, авырлыкларга карамый, тырышып, матур итеп дөнья көтә. Иркен йорт салып чыкканнар, моның өчен бер миллион сум күләмендә субсидия дә бирелгән. Ә гомумән, “Герой” да шундый яхшы традиция бар икән: унбиш ел эшләүче гаиләләргә хуҗалык йорт бирә. Элек исә биш ел эшләүчеләр дә йортлы була алган.

Ике өлкән кызлары укып йөриләр. Регина Уфада – юрист һөнәрен, ә Айсылу Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында геофизик белгечлеген үзләштерә. Искәндәргә алты яшь, ул алдагы елга мәктәпкә барырга әзерләнә. Каран авылында мәктәп яшендәге 24 бала бар икән, аларны мәктәп автобусы Яңа Балтач урта мәктәбенә йөртә. 11 бала укырга төшәргә әзерләнә. Шулай ук клуб, кибет, фельдшер  эшләп килә. Яңарак балалар мәйданчыгы булдырылган, аны балалар бик үз иткән.  Ягъни, авылда эш булгач, яшь гаиләләргә үз дөньясын корырга, балалар үстереп тәрбияләргә мөмкинлекләр  бар. Эш хаклары да шәһәрдәгедән ким түгел. Киләчәктә яшәү шартлары, инфраструктура, юллар тагын да яхшырыр дигән өмет бар.

 

“Герой” алдан бара

Бүген күмәк хуҗалык авыл хуҗалыгы кооперативы дип аталса да, җисеме шул ук калган, “Герой” дигән исеме дә сакланган.   Чакмагыш районында туган дүрт Советлар Союзы героеның берсе Вахит Галимов нәкъ шушы хуҗалыкка караган Иске Балак авылында туган. “Герой” бүген дә Базы елгасы төбәгендәге  Тайняш, Иске Балак, Әхмәт, Каран авылларын берләштерә һәм районның иң көчле хуҗалыкларыннан санала. Биредә быелгы елның 9 аенда барлыгы 97 939 центнер сөт савылган. Тәүлек артым 788 грамм тәшкил иткән. Билгеле ки, сыерның сөте телендә, терлекчелектә уңышлы эшләү өчен игенчелектә дә сынатмаска кирәк. Хуҗалыкта бөртеклеләр (бодай, арпа, борчак, шул исәптән орлык өчен кукуруз) 130 620 центнер күләмендә  җыеп алынган. Шулай итеп, Базы буйларының уңдырышлы кара туфрагы һәм аның  уңган-булган халкы  туган як данын еракларга тарата.

Хуҗалыкның бухгалтериясе биргән саннарга карганда, Рәмилә Ситдыйкова быел 9 айда 8010 центнер сөт савып алган, бер сыерга уртача савым  9206 кг туры килә. Хуҗалыктагы башка сөтчелек фермаларында  эшләүче савучылар да калышмый.  Резеда Муллаянова (7997 центнер һәм 9192 кг), Зөлфия Хәмәдиева (6686 центнер һәм 8357 кг), Ферузҗан Назаров  (6467 центнер һәм 7698 кг) һәм башкаларның күрсәткечләре аеруча яхшы.

 

Күмәк көч сынатмый      

Әйе, “Герой” тарихында төрле чаклар була. 90нчы елларда республикада, илдә байтак күмәк хуҗалыклар таралды, фермалар сүтелде, авыллар картаеп, мәктәпләр ябылды. “Герой”ның да хәлләре мөшкелләнә. 2006 елда хуҗалыкны Фәргать Ваһапов кабул итеп ала һәм хуҗалык яңа сулыш алып, аякка басып китә.  Боларны  Чакмагыш районының авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе Илгиз ИХСАНОВ сөйләде. Һәм ул районда күмәк хуҗалыкларның сакланып калуын уңай күренеш дип бәяләде. Илгиз Фаиловичның  фикеренчә, районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларының сәбәпләре дә шушында: традицияләрне саклаган хәләдә, фән, технология яңалыкларын куллануда. Өстәвенә, быел һава торышы да бик уңай торган. Барлыгы  213 844 тонна ашлык җыеп алынган. Бу – Стәрлетамак районыннан кала, Башкортстанда икенче күрсәткеч. Бер гектарның көче 46,8 центнер тәшкил иткән – монысы инде республика рекорды. Иң алдынгы хуҗалыклар – “Базы” (58,2 центнер), “Герой” (58,1 центнер), “Байбулат” (54,4 центнер), “Октябрь” (41,1) хуҗалыклары. 63 фермер хуҗалыгы бар, аларның иген уңышында өлеше 6 процент тәшкил итә.  Техник парк яңартылып торыла, басуларга һәр гектарга, тәэсир түче матдә исәбеннән санаганда,  уртача 95 кг ашлама кертелгән. Бу уңайдан дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелә.  Терлекчелек юнәлеше дә сынатмый. Районда 24 289 баш эре мөгезле терлек асралса, шуның 7 961 е – савым сыерлары. Ел башыннан 50 мең тонна сөт савып алынган. Аеруча “Базы”, “Герой” сөтчелек фермаларында эшләгән савучыларның күрсәткечләре республика күләмендә иң югарылардан.  Илгиз Ихсанов әйтүенчә, уңышның сере токымчылык эшенә игътибарны киметмәүдә, азык рационын артык үзгәртү белән мавыкмауда. Бөтен бу мәсьәләләр районда үткән семинарларда карала, тикшерелә, һәр хуҗалыкка җиткерелә. Һәм, әлбәттә инде, төп сәбәп – кадрлар. Хезмәт  хакы районда уртача 29 мең сум тәшкил итә. Елына берничә мәртәбә алдынгыларны бүләкләү оештырыла, аларның уңышларын район телевидениесе һәм  “Игенче“ гәзите даими яктыртып бара.

 

***

Чакмагышлылар быел да елны сабанда сайрашып, ындырда тир түгеп үткәргәннәр. Шуңа нәтиҗәләр дә сөенечле. Җитәкчеләр, белгечләр эшне оештыра белгәндә, халык белән килешеп, аңлашып эшләгәндә һәм хезмәт кешесе эшләгәненә күрә әҗерен алып, хөрмәт, игътибар тойганда гына эшләр алга бара.  Ә безгә исә авыл хезмәтчәннәренә ныклы сәламәтлек телисе кала. Шулчакта табыннарыбыз сыгылып торыр, иң кирәк булган ризыктан – ипекәй белән болын печәннәренең тәмен-шифасын җыйган сөттән – өзелмәбез, иншалла.

 

Дилбәр БУЛАТОВА.

Чакмагыш районы.

«Кызыл таң», 3.11.20.

 

Поделиться