Иҗат – бәхет ул!

Режиссер Редик ГАНИЕВ белән әңгәмә.

ЭКСПРЕСС БЕЛЕШМӘ:

Исем-шәрифләре: Редик Фирдәвес улы ГАНИЕВ;

Туган көне һәм урыны: 1981  елның  9 апрелендә  Краснокама районының Яңа Мошты авылында туган;

Белеме: Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумын һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясен  тәмамлаган;

Хезмәт юлы: Краснокама районының Нугай авыл мәдәният йорты директоры, Николо-Березовка мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. 2017 елдан бары тик режиссура белән генә шөгыльләнә – һөнәри һәм халык театрлары өчен әсәрләр сәхнәләштерә;

Иҗади уңышлары: Республика күләмендә үткән “Салават җыены” (2019)  (Рөстәм Хәкимов белән берлектә), “Шәҗәрә бәйрәме” (2018), “Туй йоласы” (2019),  “Мәргән укчы” (2009–2019), “Никола Вешний” бәйрәмнәре режиссеры;

Гаилә хәле: Тормыш иптәше Лилия белән ул һәм кыз үстерәләр;

Тормыш девизы: Иҗат – бәхет ул!

 

– Редик Фирдәвес улы, сезнеңчә, режиссер кем ул?

– Режиссер – иң һөнәри тамашачы.  Ул тамашачы нәрсә күрергә теләгәнне белүче һәм җәмгыять өчен  көнүзәк проблемаларны күрә алучы кеше. Күренекле режиссер Георгий Товстоногов та: “Пьесаны тамашачы залыннан эзлим”, – дигән бит.

– Бүген еш кына шундый күренеш күзгә ташлана: театр сәхнәсендә куелган спектакльнең инсценировкасы авторы да, режиссер да – бер үк кеше. Шул ук кеше хәтта артист булып спектакльдә дә уйнарга мөмкин. Бу үзен аклый, дип уйлыйсызмы?

– Артист һәм  режиссер – икесе ике  һөнәр. Аларны укытканда да юкка гына аерым укытмыйлар бит. Мөмкинлек булганда, һәр эшне үз остасы башкару яхшырак, әлбәттә.

– Һөнәри театрларда нинди спектакльләр куйдыгыз?

– Әлегә өч тәҗрибәм бар. М. Фәйзи исемендәге Ырымбур татар дәүләт драма театрында Ренат  Харисның балалар өчен –  “Кәкрүшкә” (2018), Татарстанның Әлмәт татар дәүләт драма театрында – Ася Волошинаның “Бүтән уен” (“Другая игра”) (2019), Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Айгиз Баймөхәммәтовның “Ташлама мине, әни” (2020) әсәрләрен сәхнәләштердем.

– Димәк, сезне балалар өчен әсәрләр белән эшләргә чакыралар?

– Балалар өчен спектакль кую – иң авыры. Марк Захаров бер әңгәмәдә әйтә: “Режиссерны сынарга уйласагыз, аңа балалар өчен спектакль куярга кушыгыз. Ә аның гениальлеген тикшерергә уйласагыз, ул музыкасыз спектакль куеп карасын”, – ди. Балаларның күңеле чиста, алар ихлас һәм самими, ялганны бик тиз сизеп алалар. Спектакль ошамаса, торып чыгып ук китәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә, балалар өчен спектакль куярга алыну хәтта ки кыюлык таләп итә, дияр идем.

– Айгиз Баймөхәммәтов повесте буенча Ангиза Ишбулдина иҗат иткән инсценировка да үсмерләр турында…

– “Ташлама мине, әни” –  җитди иҗтимагый темаларны күтәрүче, кырыс фактларны ачып салучы әсәр. Повестьның уңыш сере – чынбарлыкны ярып салуда, дөреслекне кыю итеп әйтеп бирүдәдер, мөгаен. Аны укыдым, ләкин Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куелган спектакльне карамадым, охшаш юлдан кереп китүдән сакландым.

– Сез – ирекле  иҗатчы. Районнардагы халык театрлары белән күп эшлисез. Нинди күзәтүләрегез, уңышларыгыз бар?

– Былтыр Чиләбедә һәвәскәр театрларның III  “Ике маска” (“Две маски”) гомумрусия фестивале узды. Беренче турда – кырыклап коллектив катнашты, финалга унысы үтте. Гран-прины  – тувалылар, беренче урынны Чиләбе өлкәсенең Аргаяш башкорт театр коллективы яулады. Режиссура минеке булса,  пьеса Салават Әбүзәровныкы иде.

– Аргаяшлылар Сезне ничек эзләп тапты?

– Хәзер бит Интернет бар. Театрның директоры миңа “Бәйләнештә” төркеме аша чыкты, эшкә чакырды. Эшкә бармасам да, фестиваль өчен спектакльгә алындым.   С. Әбүзәровның “Күрәзәче” пьесасын үзем тәкъдим иттем. Конкурстан  соң лаборатория рәвешендә фикер алышу оештырылды, безнең спектакльне сүтеп җыйдылар. Әсәр кешенең эчке дөньясын күрсәтүе белән көчле. Авылда ике егет яши: алкаш белән күрәзәче. Сәлимә дигән кыз да бар, аның егете төрмәдә. Күрәзәче – гарип бер дивана, ләкин ул әйткән әйберләрнең күбесе дөрескә чыга.  Ахырда ул, Сәлимәне алкаштан яклап, пычак астына керә. Трагифарска янә ике  персонаж өстәдем. Берсе – авылның рухы – каз бәбкәсе эзләп йөргән карчык.Тагын бер персонажга авыргарак туры килде: аның костюмы авыр иде – агач рәвешендә, өстендә сыерчык оясы да бар, өстәвенә гармун да уйнарга тиеш…  Сюжеттан тыш кертелгән, параллель дөньяда яшәгән образлар жюрига аеруча ошаган булып чыкты.

Салават белән академиядә укыган еллардан ук танышбыз. Аның “Яшьлеккә кайту” әсәрен Гафури районының “Гафури” халык театры белән сәхнәләштергән идек. 2018 елда республика халык театр коллективларының Әхтәм Әбушахманов бүләгенә үткән фестивальдә бу спектакль төп бүләккә лаек булды.

Былтыр Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдүнә Касыймова бүләгенә халык театрларының “Тамаша” республика фестивалендә дә җиңү яуладыгыз, шулай бит?

– Балтач районының “Балкыш” халык театры коллективы белән бу конкурста 1917 елда  Гран-при алган идек инде. 2018 елда Ул чакта без Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” әсәрен заманча декорацияләрдә куйдык. Үткән ел шулай ук төп бүләк безнеке булды. Шактый дулкынландым, чөнки Фәрдүнә ханым – минем диплом җитәкчем, өстәвенә, аның юбилей елы да иде. Пьеса да җитди. Флорид Бүләковның “Шәйморатов генерал”ына алындык. Флорид ага белән аралашып яши идек, китапларын укыганым бар. Яңа заманның иң көчле драматургларының берсе иде ул. Пьесаны мин Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, үзебезнең районда куярга кызыккан идем, ләкин Шәйморатовны уйнарлык актер табылмады. Балтачлылар спектакльне яратып карады, залда еламаган кеше калмагандыр.

– Сәхнә өчен пьесаны ничек сайлыйсыз?

– Мин әсәрдән үземне борчыган теманы эзли башлыйм. Күпләрне, шул исәптән мине дә әрнеткән  проблеманы күтәргән әсәр тапсам, йөзеп эшләргә була. Хәйбулла районының халык театры белән Баязит Бикбайның “Карлыгач”ын сәхнәләштергән идек. Безгә борынгырак, халыкчан, фольклорга бай әсәр кирәк, диделәр. Озак эзләнә торгач, бер актер шушы әсәрне тәкъдим итте. З. Вәлиди исемендәге китапханәдән электрон күчермәсен соратып алдым. Башта ошатмадым. Берничә кат укыгач, язучының биографиясен өйрәнгәч, бик озак уйлангач кына авторның ни әйтергә теләгәнен аңладым кебек. Әсәр утызынчы елларда язылса да, милли колоритын, җорлыгын югалтмаган Кешелеклелекнең,  мәхәббәтнең кыйммәте югала бару – бүген дә көнүзәк мәсьәлә бит. Спектакльдә катнашкан ике һәвәскәр актерны Сибай дәүләт башкорт драма театрына эшкә чакырдылар.  Краснокамада Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәм” пьесасын сәхнәгә куйдым. Бу әсәрдә инде нәкъ бүгенге заман проблемалары алга чыгарыла.

– Сезне бу һөнәргә нинди юллар алып килде?

– Сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чакта “Кыңгырау чыңы” республика балалар фестивалендә катнашып, финалга үттек. Безнең эшне Фәрдүнә Касыймова да караган икән, ул мине үзләренә укырга чакырды. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать-идарә бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина мин сәхнәләштергән берничә спектакльгә рецензия язды. Аларга тәнкыйть сүзләре, теләк-фикерләре өчен рәхмәтлемен. Гомумән, драматурглар, рәссамнәр, актерлар белән аралашу, ягъни иҗат процессы үзе – гаҗәп мавыктыргыч. Читен ягы  шул – премьерадан соң спектакль синеке түгел,  аны инде үзгәртә алмыйсың, ул үз тормышы белән яши башлый.

– Драматурглар җитешми, диләр. Бу шулаймы?

– Интернетны ачсаң, пьесалар тупланган махсус сайтлар бар. Укый башлыйсың, күңел төшә. Милли драматургиядә аеруча бушлык сизелә. 90нчы елларда шоу, кәмит эшләү тенденциясе китте, акча эшләү белән мавыгылды. Хәзер аңлау килә, ә материал юк, драматурглар тәрбияләнмәгән, үстерелмәгән.  Шунысы кызыклы – милли проза алданрак бара, дияр идем. Шуларны исәпкә алыптыр,  былтыр сентябрь аенда Режиссерлар лабораториясе үтте. Драматургияне һәм режиссураны үстерү үзәге (директоры –  Алия Яхина, художество җитәкчесе –  Зиннур Сөләйманов) оештырды аны.  Төп максат – заманча проза әсәрләрен сәхнәгә мендерү иде. Татар телле язучылардан Дилбәр Булатованың “Соң түгел” повесте буенча “Нур” театры артистлары белән өзек әзерләдек. Һәр герой тикшерүче белән пыяла ватыклары аша сөйләште. Бу образ – юлдагы авариянең җәрәхәт эзе булып та, бәхетсезлектән саклаучы калкан буларак та, йөрәкләренә каткан боз элпәсе кебек тә кабул ителде,  диде тәнкыйтьчеләр. Андый лабораторияләр ешрак булсын иде.

– Димәк, төрле чор авторларына мөрәҗәгать итәсез, экспериментлардан курыкмыйсыз?

Шунсыз булмый.  Театрда аеруча. Аның суын богатып тормасаң, бик тиз ләм утыра башлый. Агым суның гына комы чиста була. Театрда яңалык, хәрәкәт булса гына актерлар конфликтка керәләр, бәхәсләшәләр, ягъни  үсә алалар.

– Милли театрлар заманча вәзгыятьтә нинди юл сайларга тиеш, дип уйлыйсыз? Тәнкыйтьчеләр аларны еш кына сукырларча Көнбатышка иярүдә, миллилекне югалта баруда гаепли…

– Миңа калса, бер режиссер да махсус рәвештә Көнбатышка иярәм дип иярми. Әйе, геройга түбәтәй кидерү кыен түгел, ләкин аның астындагы башта нинди уйлар бит? Милли театр булырга тиеш, әмма театрның милләте юк, дип саныйм. Бу җәһәттән Рифкать ага Исрафилов иҗаты игътибарга лаек. Ул заманчалык белән миллилек арасындагы чикләрне җуя ала. Аның Ф. Бүләков әсәре буенча куелган “Бибинур, ах, Бибинур” спектаклен иң оста режиссерлык эшләренең берсе дип бәһалыйм. Яшьрәкләрдән Айрат Әбушахманов иҗатын ихтирам итәм. Ул да заманчалык белән миллилек синтезын бирә  белә, кыю экспериментлар ясый.

– Драматургларга теләкләрегез?

– Театрга күбрәк йөрсеннәр, анда кайнамыйча гына пьеса язып булмый, А. Чехов, А. Островскийдан үрнәк алсыннар, дияр идем.

– Яхшы спектакль нинди булырга тиеш?

– Театрда кеше үзенең кеше икәнлеге турында уйланырга, ник яшим, нинди эз калдырам, дип, үз-үзенә сорау бирергә тиеш. Яхшы спектакль кешеләрдә кешелеклелекне уята. Театрлар, спектакльләр төрле. Кайсылары кеше күңеленә таш ташлап кайтара, кайсылары булган ташлардан коткара.

Кеше күңелләрен ташлардан арындырырга язсын, Редик Фирдәвес улы! Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

«Тулпар», 2020, № 2.

 

Поделиться