Дару булмасын агу!

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, Сихәт” даруханәләр челтәре җитәкчесе, фармацевтика өлкәсендә 25 ел тәҗрибәсе булган Ирек Марс улы УСМАНОВ белән әңгәмә.

Соңгы елларда илебездә сәламәтлек саклауга зур игътибар бирелә. Кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә җаваплы карый башлады. Даруханәләр, аларда сатылучы дарулар саны да көннән-көн арта. Бер яхшының бер начары, дигәндәй, табиб белән киңәшмичә, дару алырга ашыгучылар күбәйде. Әмма шуны истә тотарга кирәк: бүгенге көндә дару чараларының 30дан артык формасы билгеле һәм аларны куллану аерым игътибар, саклык таләп итә; дәвалау серләренә төшенү өчен табиблар, фармацевтлар җидешәр-сигезәр ел буе белем ала, гомер буе   тәҗрибә туплый, даими укып, квалификацияләрен күтәреп тора.

 

Табибны тыңлагыз!

Төп таләп шул:  дару препаратларының күпчелеге бары тик табиб билгеләгәнчә генә кулланылырга тиеш. Беркайчан да үз-үзегезгә диагноз кую һәм үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Дәвалаучы табибның барлык күрсәтмәләрен үтәгез!

Табиб дару билгеләгәндә аңа түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итәргә кирәк:

— нинди дә булса даруга  аллергиягез юкмы;

— (хатын-кызларга кагыла) йөкле түгелсезме, йөккә узарга җыенмыйсызмы, бала имезмисезме;

— яңарак операция ясатмадыгызмы;

— баш миендә  кан әйләнеше бозылу яисә миокард инфаркты булмадымы;

— хроник авыруларыгыз, бигрәк тә йөрәк, бөер, ашказаны һәм бавыр авыруларыгыз юкмы;

— даими препаратлар (шул исәптән ораль контрацептивлар, витаминнар һәм биологик актив өстәмәләр (БАД)) кулланмыйсызмы?

Табибтан даруларның өстәмә тәэсире турында сорарга тартынмагыз. Чөнки кайбер дарулар (антидепрессантлар, аллергиягә, йокысызлыкка каршы яисә тынычландыручы чаралар) йокымсырау халәтенә китерә ала. Машина йөртәсез икән, вакытлыча рульгә утырмау,  җәмәгать транспорты яисә таксидан файдалану яхшырак. Мондый даруларны йоклар алдыннан гына эчүнең файдасы бармы икәнен ачыклагыз.

 

Бары тик сезнең өчен

Ирегез я күршегез грипп белән авырган иде, хәзер сез авырдыгыз, табиб аларга язган даруларны кабул иттегез, ди. Нәтиҗәдә, хәлегез тагын да начарлана. Сәбәп шунда, дәвалау һәрчак индивидуаль, табиб сезнең организмның бар үзенчәлекләрен дә исәпкә ала: яшь, җенес, гәүдә авырлыгы һәм башкаларны.

Телевизион тапшыруларны карап, анда киңәш ителгәннәргә ныклап ышанучы, анда тәкъдим ителгән даруларны кулланучылар  барлыкка килде. Шуны онытмаска кирәк: мондый тапшыруларда реклама мотивлары, һичшиксез була. Сәламәтлегегез һәм акча янчыгызга зыян китермәскә тырышыгыз – һәр ялтыраган алтын түгел, һәр макталган дару сезгә дәва түгел.

 

Нәрсә белән эчәргә?

Әгәр махсус күрсәтмәләр булмаса, даруны кайнаган, бүлмә температурасындагы гади су белән эчәләр.  Ул – яхшы эреткеч, дарудагы  матдәләргә кире йогынты ясамаячак. Ә күләме 100 мл, ягъни стаканның яртысыннан ким булмаска тиеш. Югыйсә, дару ашказанында тиз эри алмаячак. Кайбер очракларда суның күләме 200-250мл (бер стакан) булырга мөмкин.

Даруны сөт белән эчәргә ярамый, чөнки төзелеше аксымнар белән охшаш даруларның (ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалаучы препаратлар, ферментлар, антибиотиклар, кальций) нәтиҗәлелеге кими.   Тимер препаратларын да сөт һәм сөт продуктлары, кузгалак кислотасы күп булган ашамлыклар белән берьюлы кабул итеп булмавы ачыкланган.

Беркайчан да даруларны кәһва, кока-кола, пепси, җиләк-җимеш  сутлары белән эчмәгез. Дару чаралары белән грейпфрут суы бигрәк тә “дус түгел”. Сутлар, кофеинлы эчемлекләр дару препаратлары алмашының токсик продуктларын организмнан чыгаруны тоткарлый, нәтиҗәдә, терапиянең кирәкмәгән эффектлары көчәергә мөмкин. Чәй составындагы танин да эреми торган кушылмалар барлыкка китерергә сәләтле, ә дарулар организм тарафыннан бары тик эрегән хәләттә генә үзләштерелә.

 

Хәмер хәвефле!

Дарулар һәм алкогольне берьюлы кабул итү турында аерым әйтергә кирәк.   Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый кушылмалар иң авыр катлауланулар китереп чыгарырга сәләтле. Мәсәлән, стероидлы булмаган, авыртуны баса торган чаралар һәм алкогольле эчемлекләрне берьюлы һәм озак вакытлар кабул иткәндә, ашказанының лайлалы тышчасы зарарлана, җәрәхәт барлыкка килергә мөмкин. Антибиотиклар исә, алкоголь белән бер үк вакытта кабул ителгәндә, үзләренең дәвалау үзлекләрен яртылаш югалтып кына калмый, организм өчен зарарлы химик кушылмалар да барлыкка китерә.

 

Бу мөһим: ач карынгамы, ашаудан соңмы?

Дару терапиясенең нәтиҗәлелеге авыруның  ризык кабул итү режимына, ризык составына шактый нык  бәйле. Күпчелек инструкцияләрдә  препаратны ашаудан алдамы, соңыннанмы кабул итү турында күрсәтмәләр бар. Кайчакта бу хакта әйтелми. Андый очракта даруны  ашарга 30 минут кала яки ашаганнан соң 2 сәгать узгач кабул итәргә кирәк. Бу кагыйдә дару препаратларының күпчелегенә  карый.

Гадәттә:

—  ач карынга, ягъни иртәнге ашка кадәр якынча ярты сәгать кала – дару үләннәреннән, үсемлек чималыннан ясалган төнәтмә, кайнатмаларны;

— ашарга ярты сәгать кала – ашказаны сутының кислоталылыгын киметүче һәм җәрәхәткә каршы чараларны, үт кудыручы, аритмиягә каршы препаратларны;

— ашау вакытында – ашказаны суты препаратларын яисә ашкайнату ферментларын (азыкны эшкәртергә булыша),  суда эрүчән витаминнарны (С һәм В төркеме);

— ашауга бәйсез рәвештә – бронхолитиклар (брохиаль астманы дәвалау өчен препаратлар); баш миендә кан әйләнешен яхшырта торган чараларны;

– теләсә нинди вакытта – тел астына салынучы даруларны

кабул итәләр.

Даруларны тигез вакыт аралыгы калдырып эчәргә тырышыгыз. Гормональ һәм йөрәк препаратларын, күпчелек антибиотикларны тиешле  сәгатьләрдә  генә кабул итәргә кирәк. Инструкциядә “көненә өч тапкыр” дип күрсәтелгән булса, бу һич тә иртәнге, төшке,  кичке аш вакытлары дигән сүз түгел. Канда концентрациясе тигез күләмдә булсын өчен, даруны һәр сигез сәгать саен эчү тиешле.

Әгәр дә сез бер-ике сәгатькә соңга калдыгыз икән, препаратны гадәттәгечә кабул итәргә мөмкин. Әгәр дә тәнәфес күбрәккә сузылса, дару кабул итү чиратын үткәреп җибәрергә кирәк.

Даруны икеләтә дозада эчәргә ярамый – бу даруның  тәэсирен һәм организм өчен зыянлы йогынтыны көчәйтергә мөмкин.

 

Берьюлы ярыймы?

Төрле дарулар кабул итү арасында кимендә 15 минут узарга тиеш, ашказанына берьюлы бер уч дару да тутыру кирәкми.  Берничә препарат кабул итсәгез, кабул итү журналын алып бару уңайлы. Төрле медикаментларны саклау өчен билгеләнгән махсус контейнерлар да бар: аларга дарулар гына түгел, зур булмаган капсулалар, пилюлалар, витаминнарны да урнаштырырга мөмкин.

 

Түземле булыгыз!

Дәвалауны ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бу бигрәк тә антибиотиклар белән дәвалануга кагыла. Авыруның симптомнары кимесә дә, аларны кабул итүне туктатырга ярамый. Мондый препаратлар белән дәваланганда, зарарлы микроорганизмнарның тәүдә – көчсезләре, иң ахырдан гына чыдамлылары һәлак була. Әгәр дә дәвалауның тулы курсын үтмәсәк, иң чыдам микроорганизмнар исән калачак, җайлашачак һәм киләчәктә  әлеге антибиотикка бирешмәячәк. Бирешсә дә, даруның күләмен арттырырга туры киләчәк.

 

Даруларны бүлергә һәм капсулаларны ачарга мөмкинме?

Әгәр таблеткада буразна (сызык, кисемтә) булмаса, ул, мөгаен да, өлешләргә бүлү өчен тәгаенләнмәгән. Кагыйдә буларак, мондый препаратлар саклагыч тышча белән капланган була. Әгәр ватып, чәйнәп йотсак, алар үз нәтиҗәлелеген киметәчәк.

Ике өлештән торган желатин капсулаларын да ачарга киңәш ителми. Тышча һава белән контакттан, сулыш юлларына очраклы эләгүдән саклый, эчәклектә генә эри, дарудагы тәэсир итүче матдәне югалтуларсыз максатына җиткерүне тәэмин итә.

Сәламәт булыгыз, дуслар!

«Кызыл таң», 2.10.20.

Поделиться