Дилбәр БУЛАТОВА. Ана догасы

«…Шартлау дулкыны аны җиде метр ераклыкка атып бәрде. Сул колагыннан кан ага, тик авырту сизелми.

“Товарищи, война! Тревога!” – дип кычкырып җибәрде. Беркем юк. Коридор буйлап атлады. Бөтен җирдә үле иптәшләре. Яралылар кычкыра, ыңгыраша. Кирпеч, пыяла ватыклары, тузан… Кемдер әрнеп-әрнеп: “Мама, мам!..” – дип иңри. Атыш, шартлау тавышлары аша хуҗалык взводы атларының ярсып кешнәве, конвой этләре улавы ишетелә. Кем, кайда, нәрсә – һични аңларлык түгел…»

***

Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр. 

(Корьән, “Гыймран” сүрәсе, 146.)

Интернетта хәбәр: “Туксан тугыз яшьлек сугыш ветераны турында телефильм карагыз!” Елмаеп куям. Исән икән бабай, исән, рәхмәт төшкере! Күптән аның белән очрашкан да, телефоннан да сөйләшкән юк. Ләкин ун еллап элек булган күрешүне мин еш искә төшерәм. Хәтта көн дә диярлек… Ястү намазымны төгәлләп, теләк-догалар укый башласам, күз алдыма бер сурәт килә…

 

***

…Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә бер яшь егет ята. Буран аның яраларын кузгатып җибәргән. Аягы сулкылдап сызлаган саен, ыңгырашып куя. Сиздермәскә тырышса да, сулышы өзелүен ана кеше сизми буламы инде, сизә.

Торып, улы өстенә иелә. Кытыршы кулы аның кызу маңгаен, бераз җитү чәчләрен сыйпап үтә.

– Сызлыймы, улым?

– Түзәрлек…

– Андыз суын эчтеңме?

– Эчтем. Ачы. Әллә әрем куштыңмы?

– Әрем дә пешерермен.

– Бәләкәй чакта да күп эчтек әремне…

– Эчмичә! Елына бер дәвалану тиеш!

– Керосин да бирә идең. Бер елны, теге нык суык кышны, зур абый аны, син күрмәгәдә, идән ярыгына түкте!

Ана кеше кеткеләдәп куя:

– Ах, рәхмәт төшкере! Эчтәге кортлардан файдалы бит ул!

Торып, мичнең кайнаррак кирпече өстенә куелган мендәр тышын ала. Аңа ике-өч кадак чамасы тоз салынган. Җылы чүпрәкне җайлап кына улының уң аягы астына сала, юрганын яхшылап яба.

– Рәхмәт, әнкәй! – ди егет.

Тозның рәхәт җылысы тез астыннан бөтен аягына тарала. Сызлавы да, бу хактагы уйлар да басыла төшкәндәй була.

Бу аягы тездән бөгелми егетнең. Шешенеп, күгәреп тора, кара таплар чуарлаган. Тапларны капшап карасаң, төптәрәк – борчаклар – тимер ярчыклары.

 

***

Ришат бабайдан интервью алган идем мин. Аңа ул вакытта туксан тулмаган иде әле. Бер бүлмәле, тыйнак кына ремонтлы фатирда карчыгы белән яшәп яталар иде. Җәйне авылда чыксалар, кышны Уфада кышлыйлар икән. Мине кыстый-кыстый юкә балы, җиләк бәлеше белән чәй эчерделәр, үзләре хакында язылган гәзитләрне, фотоальбомнарын күрсәттеләр.

Бабай үзен егетләрчә тотты. Тавыш көр, арка туры. Аксыл-кызыл битле. Зиһен шәп. Соргылт-яшел күзләре, үтәли тишәргә теләгәндәй, текәлеп, сынап карый. Юкка гына кырык ел буе мәктәп директоры булмаган – карашы белән тишә, сүзе белән җиңә. Мондый холык тумыштан җитәкче кешеләргә хас: алар вак-төяккә игътибар итми, мөнәсәбәт ачыклап булашмый, үз орбитасына эләккән һәркемне үз артыннан ияртә белә. Бозваткыч сыман, корыч күкрәге белән юл яра, сиңа шул әзер эздән барасы гына кала.

Бабайдан яшьлек еллары турында сорашам. Әнисе, әтисе турында төпченәм. Динле булган авыллары. Моннан өч йөз еллап элек Казан артыннан Нуриман урманнары эченә килеп урнашканнар. Агай-эне, иң беренче эш итеп, бер биек агачка аркылы такталар каккан: мәзин азанны шунда менеп кычкыра торган булган.

Әтисе Салих Иске Кыешкы мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури белән бергә укыган, «Рәсүлия»дә Зәйнулла ишанның улы Габдрахман белән дус булган…. «Шура» журналын, «Вакыт» гәзитен алдырган. Аннан… аны – авыл мулласын – һәм дә өч бертуганын сөргенгә озатканнар, йорт-малларын, умарталарын тартып алганнар…

Боларны мин ул биргән китаплардан гына укып белдем. Бу хакта җәелеп сөйләми Ришат бабай. Аның яраткан темасы – сугыш, Брест крепосте…

 

***

Ә мин, дөресен генә әйткәндә, сугыш турында бик укырга да, тыңларга да яратмыйм. Мәктәп елларыннан ук. Сугыш хакында фильмнар карарга, тәнәфестә патшалы уйнап, пыр тузышып бәргәләшеп өлгерергә малайлар ярата иде инде. Әле дә, ирем сугыш турында кинофильм я яңалыклар карый башласа, икенче бүлмәгә чыгып китәм. Барыбер безнекеләр җиңә бит инде, нәрсәсен карыйсың аның, дип сукранам. Ул мине тыңламый, каравын дәвам итә. Хәзер яңа фильмнар да чыгып кына тора. Сәбәбе дә җитәрлек: Әфган, Чечня, Украина, Сүрия… Мин берсен дә карый алмыйм, йөрәгемә тия…

Истә, тугызынчы май җитә башласа, ветераннарны мәктәпкә очрашуларга чакыралар иде. Алар, орден-медальләрен ялтыратып, сыйныф сәгатендә чыгыш ясый. Авыл уртасындагы солдат һәйкәле янында линейкада сугыш турында шигырь сөйлибез, “вставай, страна огромная” дип җырлыйбыз, спектакльләр куябыз, иншалар язабыз… Бу чаралар бетүгә, янә гадәти көндәлеккә, балачак мәшәкатьләренә әйләнеп кайтабыз.

 

***

Сугыш турында сөйләгәндә бер ир-ат заты да тыныч кала алмый. Ришат бабайның да карашында ялкын кабынды, тавышы көрәеп китте…

Ул хезмәт иткән полк 1941 елның 21 июнендә Брест крепосте тирәсендәге урманнарда учениеләрдә булды. Ә крепостька Картуз-Береза дигән белорус шәһәреннән апрель азагында җәяүле марш-бросок белән килделәр.

Төшке аштан соң бераз бушрак вакыт эләкте. Зур бер таш өстендә утырган Ришат, җылы кояштанмы йокымсырап китте. Күзен йомып алгандай гына булды. Шул арада мәзәк кенә бер төш күрергә өлгерде. Киң, кара сулы бер елга ярында, янган-кырылган йортлар арасында йөри, имеш. Сул аягына өр-яңа чабата киеп маташа. Уң аягына да кимәкче булса, чабатаның үкчәсе өзгәләнеп беткән. Аны аягына баулар белән урап-бәйләп куйды да уянып китте. Бу төшне нәрсәгә юрарга да белмәде. Итекләрне саклабрак йөртергә кирәк, дигән карарга килде.

Крепостька кайтышлый, каршыларына генерал Лазаренконың машинасы очрады. Кичкә вакыт буш иде. Кемдер кино карый, кем яка юа, кем өенә хат яза. Барысы да гадәттәгечә. Тик кичке аш вакытында сәер бер карчык пәйда булды. Солдатлардан калган азык-төлекне җыеп йөри. Крепостька каян килеп кергән ул? Тотып тикшерсәләр,  шымчы булып чыкты. Аптырадылар. Әйе, гитлерчылар якында гына, чикнең теге ягыннан хәтта немецча командалар ишетелә. Сугыш уты кабыну мөмкинлеген беләләр, ләкин беркем дә аны башланыр дип көтми, уйламый.

Ришат казармада агач нарларның өченче катына менеп йокларга ятты. Коточкыч шартлаудан күзен ачты. Тагын шартлау. Төш күрәмдер, дип, одеялын башына тартып, йокларга тырышты. Һәм шулчак һавага күтәрелеп куйгандай булды. Яланаяк казарма коридоры идәнендә басып торган килеш һушына килде. Шартлау дулкыны аны җиде метр ераклыкка атып бәргән иде. Сул колагыннан кан ага, тик авырту сизелми.

“Товарищи, война! Тревога!” – дип кычкырып җибәрде. Беркем юк. Коридор буйлап атлады. Бөтен җирдә үле иптәшләре. Яралылар кычкыра, ыңгыраша. Кирпеч, пыяла ватыклары, тузан… Кемдер әрнеп-әрнеп: “Мама, мам!..” – дип иңри. Атыш, шартлау тавышлары аша хуҗалык взводы атларының ярсып кешнәве, конвой этләре улавы ишетелә. Кем, кайда, нәрсә – һични аңларлык түгел.

Ул, кармаланып, беренче катка – штабка төште. Тузан аша берни күренми. Дежур телефончыларның берсе үлгән, берсе каты яралы. Киредән казармага юнәлде. Каршына бер офицер очрады. “Корал алыгыз!” – дип боерды ул. Аның офицер икәнен озынрак чәченнән генә аңлап була иде. Бөтенесе дә эчке киемнән, яланаяк.

Исән калган солдатлар җыела башлады. Икенче катта патроннар тараталар, дигән хәбәр булды. Ватыклар арасыннан винтовкалар эзләп табып, дивардагы бойницалардан, снарядлар актарган тишекләрдән немецларга ата башладылар. Дошман автомат, пулеметлардан өзлексез сиптерсә, крепость тарафыннан өзек-өзек винтовка атканы гына ишетелә.  Һәр патрон кадерле. Корал запасларына якын барып булмый – снайперлар чүпләп кенә тора.

Ике метрдай киңлектәге крепость диварлары тишкәләнеп, ватылып-җимерелеп беткән. Саклый алмадым сезне, дигәндәй, зар елый кебек. Районнан кешеләр килеп, манарасын кисеп төшергәч, аларның авылындагы мәчет тә шулай нәүмиз калган иде.

Ташлар он-талканга әйләнгәндә дә чыдый икән адәм баласы. Әзрәк тынлык урнашса, яралыларның тавышын ишетеп була башлый. Яугирләр кирпеч өемнәре астында басылып калган иптәшләрен коткарырга ашыгалар.

42нче укчы дивизия, аның крепостьтагы частьлары  сугышның беренче минуттыннан көчле артиллерия утына тотылып, чолганышта калды. Самолетлар – шәһәр читендәге аэродромда, танклар, артиллерия – көнчыгыш төбәктә. Пехотаның төп өлеше – учениеләрдә. Элемтә дә юк, су, азык-төлек, дарулар, кием дә җитешми. Кичкелеккә бер автомашина һәм танкетка табылды. Икешәр кисәк сохари, берәр кисәк селедка таратып чыктылар. Төнлә берничә йотым су эчәргә мөмкинлек булды.

Эссе. Төче кан исе. Елга тулып мәетләр ага. Фашистлар да крепость диварлары астында меңләгән солдат һәм офицерларын югалтты. Кандай кызарып, сугышның тәүге көненең боек кояшы баеды… Шулай итеп, сугышның беренче тәүлеге үтеп китте.

Ә иртәгәсенә күрше бинада янгын башланды. Бара башласаң, немецлар ата. Егермеләп кеше штык атакасына күтәрелде. Күбесе һәлак булды. Күмәргә урын юк, мәетләрне беренче катка ташыдылар. Икенче тәүлек тә немецлар белән атышып үтте.

Командирлар кичен бер офицер, Ришатны, тагын бер солдатны чакырып алдылар да иртән шәһәрдән чыгып, үзебезнекеләргә хәлне сөйләп, ярдәм сорарга задание бирделәр. Кием, ботинка юнәттеләр. 24 июнь таң алдыннан алар беренче каттагы штабның тәрәзәсеннән сикереп төштеләр. Немецлар сак: күрмәсәләр дә, атарга тотындылар. Шуышып, пулялар астыннан чыгарга омтылганда иптәшләре һәлак булды. Ярсып, алга атылган Ришат пуля яңгыры астыннан ничек чыга алгандыр –  үзе дә аңламый.

Шәһәрдә ул бер йортның ишеген шакыды һәм гадәти кием сорап алды. Шәһәрне үтеп, Минск шоссесына чыкты. Юлда мәетләр, ватык арбалар, әйберләр чәчелеп ята. Янып көл-күмергә әйләнгән йортларның морҗалары гына серәеп тора. Авыр истән укшыта, башлар әйләнә.

Кешеләр Минск ягына атлый. Чемоданнарын, төенчекләрен күтәренгәннәр. Арада кызылармеецлар да күренә. Баш очыннан гына немец самолетлары оча. Бер якка очканда бомба ташласалар, кайтканда пулеметтан аталар. Менә берсе пулемет көпшәсен Ришатка төбәде. Фашистның хәтта йөзе күренә, ул усал елмая иде. Егет  ук җитезлегендә агачка ышыкланып өлгерде. Агачның кәүсәсе тетелеп бетте – аңа тимәде.

Кичкелеккә бер зур төркемгә килеп кушылды. Сораша торгач, 42 нче дивизия командиры Лазаренконың кайдадыр якында булуы турында ишетте. Берничә көннән белорус урманнарында генералны эзләп табып, аңа хәлне сөйләп бирүгә, ягъни боерыкны үтәүгә иреште. Әмма Брест крепостенда камалыштан калганнарга ярдәм итү мөмкин хәл түгел иде инде. Аны саклаучылар – июньнең азагына, кайбер төркемнәр июль азагына кадәр каһарманнарча сугыша… (Генерал Лазаренконы исә югалып калуда, үз белдеге белән штабка китүдә гаепләп, кулга алачаклар,  29 сентябрьдә атарга хөкем итәчәкләр. Хөкем карары ун ел төрмәгә алыштырыла, генерал, бер елдан азат ителеп, үз исемен аклап, 1944 елда һәлак була.)

Июль аенда Ришат полк штабында элемтәче булып хезмәтен дәвам итте. Тәүге тетрәнүләр онытылды. Чыныктылар. Хәтта сугышка да күнегәсең икән. Алар фронтның иң алгы сызыгында. Җирләр тетри, күкләр гүли. “Дүрт атнадан Мәскәүдә булачакбыз”, – дип шапырынган дошман, котырынып, үз юлындагы һәркемне изеп сытардай булып, өскә ыргыла. Тик баскынчылар үзләренең көчле каршылыкка очраячагын белми иде.

Чираттагы сугышларның берсендә баш очында немец самолеты пәйда булды. Коточкыч шартлау колакларны, күзләрне томалады. Ул, аңын җуя баруын аңлап, үзебезнекеләргә борылып карарга итте. Авызы тулы тимер ярчык. Алар белән бергә сынык тешләрен төкереп ташлады. Һәм уйлап алды: хәзер үлсә, беркем дә, беркайчан да аның кайда, ничек үлгәнен белмәячәк. Әтисе дә, әнисе дә, беренче мәхәббәте дә… Юк, аның үләсе килми! Аннары – төпсез бушлык…

Аңына килгәндә яныннан ашыгып үтеп баручы фельдшерны күреп алды. Кузгалмакчы булса, күзеннән утлар күренде – уң аяк бүрәнәдәй шешкән.

– Живой? – дип сорады фельдшер.

– Я контужен! – дип, бөтен көченә кычкырып җаваплады егет. – Не оставляйте меня! – Аягы яралы икәнен әйтсә, калдырып китәрләр дип курыкты.

Фельдшер туктап калды. Бераз икеләнеп торгандай булды да үз юлында булды. Их, дип сыкранды Ришат: “Китте!..”

Тик берничә минуттан носилка тоткан солдатлар килеп җитте. Кан тулган итекләрен салдырдылар, ботындагы тимер ярчыкларының күренеп торганнарын чүпләделәр.

Яралыларны составка төяп, поезд станциядән кузгалып китәргә өлгермәде, күктән тагын бомба ява башлады. Поезд туктап калды. Йөри алганнар тирә-як агачлыкларга качышты.

…Тимер ярчыклар вагон стенасын иләктәй тишкәли. Ул, күзен йома да, куллары белән башын каплый. Әйтерсең шулай котыла ала инде. Шөкер, беразадан тавыш тынды. Тик кемнәрдер һәлак булган, кемнеңдер яралары тагын да күбәйгән…

Кайсыдыр бер станциядә санитарлар носилкадагы Ришатны перрон белән рельслар арасына җиргә куйдылар. Шул мәлдә янәшәдәге вагонга бомба төште! Аңа шартлаткычлар төялгән иде. Вагон рельслардан күтәрелеп куйгандай булды. Ришатның өстенә такта, тимер, чүп-чар өеме өелде. Бетүем шушыдыр, дип, әнисе өйрәткән иман кәлимәсен кабатлады да кабатлады. Тавышын ишетепме, санитарлар аны казып чыгардылар.

Ниһаять, аларны Курск госпиталенә китереп бушаттылар. Шәһәрне көн-төн шартлаулар тетрәтә. Бомба ява дип тормый, тормыш кайный. Госпитальдә яралыларны дәваларга, аякка бастырырга тырышалар. Ришатның гына хәле начарайды. Яралы аягы таш булып катты, шеште, тәне ут яна. Бүген аңа врач, каның зарарланган, диде.

Бу сүзләр үлем карары булып иштелде. Ул бит надан кеше түгел, армиягә киткәнче педучилищеда укыды. Кан бозылу яхшыга илтми… Һәм ул, түземлеген югалтып, Аллаһыдан җиңеллек сорап ялварырга тотынды. Ара-тирә саташып та китте.

…Җомга көн, аның кечкенә чагы, имеш. Әтисенең алты бертуган ага-энесе аларның йорты­на җыелган. Гадәтенчә, әтисе сәясәт, илдәге хәлләр ту­рында сөйли. Акча табу турын­да сүз чыкса, йокымсырап утырган Ильяс бай кабынып китә. Сафа Столыпин реформаларын мактый. Якуп – пат­шага тел тидерә. Шөгаеп авыл­да гөнаһ күбәюенә борчыла. Ибраһим мулла зи­рат коймасын тот­кан, мәдрәсәгә утын, акча биргән байларны мактый, аннан туганнарының балалары ничек укуы белән кызыксына, шигырьләр сөйләп китә. Ришат, их, мин бит яңа шигырь ятлаган идем, мине шигырь сөйләтсеннәр иде, дип, уртага чыгып, кычкырмакчы була. Тик аяклары атламый, кычкырганы үз яныннан китми. Инде өлкәннәр  кемнең улын кайсы нәсел кызына өйләндерү, кызларны кем улына бирү хакында сөйләшә башлыйлар…

…Ул да түгел, үзенең биш абый-энесе, Вәсилә апасы белән зур өстәл артында кабыклы бәрәңге ашап утыралар, имеш… Чәй юк, кайнаган су гына. Әниләренең йөзе кайгылы. Әтиләрен кулга алган көндәге шомлы халәт ничә ай үтсә дә югалмаган, йорт эчен бушлык, күңелсезлек тойгысы сарган. Шулчак ихатага бер төркем исерек мужиклар килеп керде, сүгенә-сүгенә, түбәгә менеп тә киттеләр, “ә” дигәнче йортны сүтеп тә ташладылар…

“Тимәгез! Өйгә тимәгез!” – дип кычкырып ята икән. Күршедәге урыс солдаты аны селкетеп уятты: “Ришатка, проснись! Бредишь ведь…”

Шул көнне биш-алты кеше аны операциягә алырга керделәр. Аякны кисәргәдер, дигән куркыныч уйдан бик эссе булып китте. Палатадан шулай күмәкләп алып чыксалар, бу ампутациягә дигәнне аңлата иде.

Ул, илереп:

– Кузгатмагыз! Яткан урынымда тынычлап үлим! – дип кычкырып җибәрде.

Аны кул-аякларыннан тотып алдылар, берсе зур авыр кулы белән авызын каплады. Татарчасын аңламаганнардыр да инде. Әмма, әллә бик каршылашкангамы, кисмәделәр аякны, аядылар. Ярасын ачып, эренен чистарттылар.

Курск, Томск госпитальләрендәге йокысыз төннәр, утырырга, коляскада йөрергә өйрәнүләр артта калды. Уң аяк кыскарып төзәлде, тәндә унбишләп ярчык. Култык таягына таянып, кырык икенең башында авылга кайтып керде.

Брест крепостенда күрсәткән батырлыгы өчен хәрби награда аны унбиш елдан соң гына эзләп табачак. Ул үзе, гаиләсе, балалары белән Брестка бик күп тапкырлар барачак, крепостьне саклаучылар каһарманлыгын бөтен дөньяга бәян иткән язучы Сергей Симонов белән очрашачак, язучының үзен дә мәктәпкә очрашуга чакырачак, генерал Лазаренко архивында Исмәгыйлев фамилиясе барлыгы ачыкланачак. Тик болар соңрак. Ә әлегә аның иң зур шатлыгы шул – ул исән, исән! Нинди матур кызарып аткан таңнар! Нинди йомшак язгы җилләр! Нинди бәхет яшәве бу җирдә…

 

***

Ришат бабай тынып кала… Күзләре дымлана. Сәрвә әби чәй яңартырга ашыга.

Ә мин үзебезнекеләрне уйлыйм…. Безнең өйдә сугыш турында телгә алырга яратмыйлар иде. Гәрчә картәти сугышта булган. Чулак – бер кулы терсәктән гарип иде. Шул килеш тә мал, умарта тотты, бакча үстерде. Сугыш турында сөйләгәнен хәтерләмим. Тик, бераз йомшарып алса, җырлый һәм… елый башлый иде. Шуңа күрә мин, ирләр еламый, дигән әйтемгә беркайчан да ышанмадым. Икенче картәти дә сугышта катнашкан. Ул мин туганда юк иде инде. Сугыш яраларыннан тернәкләнә алмаган. Картәнинең, җиде баласын ялгыз үстереп азапланса да, сугышны каһәрләп утырганын, тылда, торфта интектек, дип зарланганын да хәтерләмим. Бетмәс-төкәнмәс эш белән моңа вакыты калмагандырмы? Ул бары, төн җитсә, бөтен әрвахларга багышлап дога гына укый торган иде. Аерып-нитеп тормыйча, барысына да…

Иремнең әтисенең әтисе дә фронттан исән йөреп кайткан. Ирем: “Бер күзе пыяла иде, аны, алып, төнгелеккә чынаякка суга салып куя, без куркышып карап тора идек, – ди. – Күрше авылда пленда булган бер кеше бар иде, аны гел районга чакыртып торалар, аяк табанына немецлар, кыздырып, йолдыз басканнар, без берәр чак шуны күрмәбезме дип уйлый идек”, – ди. Каенанамның әтисе сугышта билгесез югалган. “Сугышка китәр алдыннан мине күтәреп чөйгәнен, кызым, төпчегем, дип, битемнән үпкәнен генә хәтерлим”, – дип сөйли иде.

Менә шулай. Сугышның гариплек, кан-яшь, ятимлек алып килгәнлеге күңелгә шундый хатирәләр белән беркетеп куелган. Яраларны яңадан куптарып, әрнетәселәре килмәгәндер әби-бабайларның, әти-әниләрнең… Балаларны аяганнардыр, ак кәгазьдәй күңелләрен кан-яшь белән таплаудан сакланганнардыр.

…Алмагач та, сына калса, күз яшедәй сутын чыгара да ярасын тизрәк уңалтырга ашыга бит. Моңарчы йоклаган бөреләрдән яшь ботаклар калка, алар, ай үсәсен көн үсеп, югарыга талпына. Яшәргә кирәк. Бирешергә ярамый.

Ни булганын аңлау соңрак килә. Күп нәрсәләр еракка китеп карагач кына яхшырак күренә. Һәм инде яраларга кагылу да ул кадәр авырттырмый кебек. Алар бит төзәлгән инде. Вакыт дәвасының көче чиксез.

…Кайнанамның хәбәрсез югалган әтисенең кайда һәлак булганын таптылар. Вакыт һәм Интернеттагы махсус сайтлар ярдәмгә килде. Оныклары, барып, каберен зиярәт кылдылар…

Еллар аша да кайтаваз булып, бабайларның игелеге кайтты… Гомере булганнар, законны белгәннәр әтиләренең, ирләренең игелеген татыды: фатир, пенсия юллады. Кемнәрдер инде, бигрәк тә толлар, сугыш ятимнәре, бу көннәргә җитә алмыйча, интегә-интегә дөнья йөген тартып, дәшми-тынмый, якты дөнья белән хушлаштылар.

 

***

Ришат бабай сугыштан соңгы елларны сөйли. Кайтып төшү белән мәктәптә укыта башлый ул. Мәктәп эше белән йөргәндә юлына күрше авыл кызы, укытучы Сәрвә очрый. Аңа өйләнгәнче, башта үзенә йорт салып чыга. Кешеләрнең: “Өйләнгәндә өең дә юк иде”, – дип сүзләүләреннән шөрли. Һәм, бүген инде ничәнче тапкыр күңеле нечкәреп: “Бик карады инде мине Сәрвә, бик тәрбияләде”, – ди.

…Сугыш бетәсе елны аны зуррак авылга мәктәп директоры итеп куйдылар. Мәктәпне күрергә дип килсә, ул элекке мәчет бинасы икән. Йозак урынына кипкән әрем кыстырып киткәннәр.

Кереп, шыр буш класс бүлмәләрен ватык парталарны, ярык мичләрне карап чыкты. Аннан авыл буйлап китте. Өй борынча йөреп, укучыларның исәбен алырга булды. Бер җайдан кемнең ничек көн күрүен үз күзләре белән күрәсе, халык белән сөйләшәсе килде.

Халыкта уку кәефе юк, ничек тә җан асрау кайгысы. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәделәр, аңа ниндидер өмет, ышаныч белән карадылар.

Салам түбәле, кечкенә, җиргә чүккән бер йортта ул озаграк торды. Авылдагы иң бетеренгән йорт иде бу. Сыңар тәрәзәнең ярты өлгесе урынына иске чаршаумы, мендәрме тыгып куйганнар. Читән казыклары кышын ягылгандыр – бер-икесе генә серәеп калган. Өч үсмер җан асрый икән монда. Әтиләре сугышка китеп өч ай үтүгә үлем хәбәре килгән. Быел кыш – әниләре, аннан  төпчек энеләре авырып вафат булган.

Өй эче шар тәгәрәтерлек – буп-буш. Кием-салым, әйбер-фәлән күренми. Сәкедә ике мендәр белән юрган сәләмәсе. Иң өлкәнедер инде, унике-унөч яшьләрдәге кызыкай, ниндидер яшел сыеклыкны кәсәләргә бүлеп маташа. Кабыргалары беленеп, битләрендә күзләре генә утырып калган ике энекәше, чебиле аякларын бөкләп сәкегә чүмәшкән.

– Абый, сиңа аш салам? – диде кыз, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп. – Казанда күп әле анда.

– Сал, – диде Ришат, сәкегә утырып.

– Урманда бер уйдык бар, – диде малайларның зуррагы. – Анда кычыткан күп.

Аңа энесе кушылды:

– Яр буеннан җыеп бетерделәр. Яз көне үк.

Кычыткан шулпасында бер бөртек май я он әсәре юк иде. Кызга дәште:

– Оныгыз беттеме?

– Үткән җомга туган апа бер кадактай биргәние дә, умач уарлык калмады шул, – диде ул, кыенсынып.

– Абый, ә без урманда елан күрдек! – диде кечкенә малай, зур сер ачкандай. – Ул безгә тимәде. Тиеп карасын! Тисә, без аны кычытканнан чактырадырыек!

Яшел шулпадан бушаган китек кәсәгә тып итеп ике тамчы тамды. Ришат, башын күтәреп, кашыгын куйды. Күзләрен сөртте.

– Тәәк, балалар, – диде. – Ипи ашыйсыгыз киләме?

– Килә! – диештеләр малайлар. Кыз эндәшмәде.

– Уфада балалар йорты бар. Анда ипи ашаталар. Барасызмы?

– Әллә ак ипи? – диде төпчек малай, әсәренеп.

– Агын да ашаталар! Әзерләнебрәк торыгыз. Алдагы атнада.

Авылда уннан артык тома ятим барлыгы ачыкланды. Директор, Уфага үзе барып, йөреп, сөйләшеп, аларны балалар йортларына урнаштырды. Һәр өченче баланың әтисе сугышта үлгән – сабыйлар азык-төлек, киемгә мохтаҗ. Кичке мәктәп, интернат ачарга кирәк. Колхоз рәисе хәленнән килгәнчә булыша. Тик бүтән юллар да эзләми булмый. Район үзәге белән ике арага тузан төшермәде, районның яшелчә үстерүче колхоз, МТС хуҗалары белән дуслашты. Көздән мәктәп янын казып, язын шунда кишер, суган, бәрәңге утырттылар. Җәй буе утадылар, елгадан ташып су сиптеләр. Алдагы кышка мәктәп ашханәсендә пешерерлек яшелчә булды. Кичке мәктәпкә йөргән көчлерәк егетләр мәктәп ихатасына баз казыды. Бер ишеләре түмәр чокып, умарталар ясады. Моннан өч йөз элек бабалары ничек итеп авыл корсалар, әтиләрен сөргенгә алып киткәч, туганнары белән бергәләп ничек тырышып-тырмашып дөнья көтсәләр, шулай бөтен белгәнен, тәҗрибәсен эшкә җикте. Илгә килгән афәтне бергә күтәрергә кирәк иде. Аны ялгызың гына җиңәрлек түгел. Балалар, авыл-ил белән бергә укмаштылар. Җир, урман күкрәгенә сыендылар.

 

***

Биш уллары, бер кызлары туа аларның. Барысы да – фән докторы да кандидаты, оныклары – аспирант… Мондый әти белән бу гаҗәп тә түгел.

– Әнә теге альбомда – оныклар! – Бабай, өстәл яныннан торып, шкафка омтыла.

Бер аягы тездән бөгелми, ул аны сәер итеп өстерәп, күп көч куеп атлый. Ишектән керү белән, аңлап алсам да, күзгә-күз карап сөйләшкәндә бу хакта бөтенләй онытасың.

Чираттагы фотоальбом белән алдыма янә гәзит мәкаләләре, оныклары җибәргән диплом, сертификатларның күчермәләре, берничә китап килеп ята. Бер китапта – аның үзе турында документаль повесть. Икенчесен үзе язган – “Мәктәп директоры язмалары”.

– Макаренконың “Педагогик поэма”сы бар бит. Ник безгә дә язмаска! – ди ул, горур гына.

Алдымда бер кочак фото. Кем генә юк: геройлар, галимнәр, язучылар, спортчылар…

– Мәктәпкә атна саен булмаса, ай саен кемне дә булса чакырмый калмый идек, – ди ул. – Коллективта укытучыларның дүртесе – фән кандидаты, миндә эшләп киткән ике егет – фән докторы, профессорлар… Ике шагыйрь, бер тележурналист чыкты бездән. Галимнәрне санап та тормыйм. Бүген безнең мәктәп – авыл хуҗалыгы лицее. Кырык гектар җире, умарталыгы, теплицасы, тракторы бар… Директоры – минем төпчек улым.

 

***

Мине болар артык кызыксындырмый. Мин шуны аңлый алмыйм: Ришат бабайның бит әтисен, халык дошманы дип, Себер сөргәннәр… Өйләрен җимергәннәр… Алар, йомран ояларыннан ашлык эзләп, юкә сыдырып, балыкка алмашып, көч-хәл җан асраган. Ә ул совет дәүләтен яклап, сугышкан, канын түккән. Шушы дәүләтнең мәктәбен алга җибәрергә тырышкан. “Төннәр буе уйлап ята идем: тагын нәрсәләр эшләп була, халыкларның хәлен ничек җиңеләйтеп була?” – дип сөйли әнә.

Кайчандыр минем кулга бер кулъязма килеп эләкте. Әтиләре репрессиягә эләккән кызның көндәлекләре. Ул яза: ирләре, туганнары сөргенгә сөрелгән абыстайлар, остазбикәләр, җыелышып елашалар иде, ди. Рәнҗетелгәннең догасы белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Нахак гаеп, нахак җәза күтәргәннәрнең күз яше төшмәс дип,  кем әйтә ала? Явызлыктан явызлык туа шул, үсә, көчәя, тарала… Башкалар йортына явызлык кергәндә дәшмәсәң, аны тыймасаң, каршылашмасаң, ул, озак көттерми, синең дә ишегеңне кага… Һәм инде каршылашу мөмкин булмаса? Ул елларда никадәр сабырлык көче кирәклеген газиз әби-бабаларыбыз үзләре генә белгәндер…

Безнең авылда да ничәмә гаиләнең йортларын, малларын тартып алганнар, куганнар, сөргәннәр… Әмма аларның нәселләре дә, хикәямнең герое кебек үк,  туган туфрактан аерылмаган. Тамырларын тирән җибәргән меңьяшәр тирәктәй, чатырдап туган туфракка ябышкан.

Меңьяшәр тирәк хаклы – ил күргәнне ил белән бергә күрергә, ил иңенә төшкән авырлыкны бергә күтәрергә кирәктер. Ватанны сөю – иманнан… Аллаһ хакы, ата-ана, ир, хатын, туганнар, күршеләр хакы белән бергә ил хакы, ватан хакы да бардыр… Ил зур, ил көчле. Аның явызларына караганда изгеләре, иманлылары, ихласлары барыбер дә күбрәк. Күңел манаралары исән илне җиңү мөмкин түгел. Һәм сабырлар күрде ул көнне – манаралар янә калкып чыкты… Әнә, Сөләйман хаҗи да, героемның бертуган абыйсы ул, үз авылларында мәчет салдыра, йөз яшькә җитеп вафат була.

 

***

…Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый:

– Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта?

– Әнә, көнбатышта, – ди егет.

Ана, улы күрсәткән якка борыла да, озын-озак итеп дога кыла.

– Әмирем кайда?

Егет инде йоклап китеп бара.

– Балакаем, сиңа әйтәм, Әмирем кая, дим?

– Япониядә ул, әнкәй, көнчыгышта.

Карчык инде шул якка карап укый.

Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче…

…Анага алты улының да исән кайтуын күрергә язган була.

…Җиденчеләре Вәсилә тол калган Габдрахман Рәсүлевка – Ришатның әтисенең дустына – кияүгә чыга. Габдрахман Рәсүлев – 1942 елның 15–17 маенда Үзәк Диния нәзарәтенең Уфада үткән чираттан тыш киңәшмәсендә чыгыш ясап, СССР мөселманнарын фашист Германиясенә каршы изге сугышка чакырган мөфти.

Аның  фәтвасы* бүген дә йөрәкләрне тетрәндерә:

“Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярчәннәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз”…

 

Хөтбә текстына сылтама: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Бөек Җиңү көне белән котлавы. http://dumrt.ru/important/important_255.html.

Поделиться