Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары (7 нче том)

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәлиуллина А. Г., Сөләйманова Д. Д. Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары // Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани].  – 7 т.: 1985.–2000 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2019. – Б. 507–522.

<…>

2
1991 елга кадәр Башкортстанда татарча чәчмә әсәрләрне әдипләр башкорт матбуга-
тында һәм «Кызыл таң»да бастыралар. Мисалга, «Кызыл таң» газетасында 1980 еллар-
да Азат Магазовның «Кыраудан соң миләш тәмләнә» повестеннан өзекләр (1980), Ман-
саф Гыйләҗевның «Тургай моңы» повесте (1981), Суфиян Поварисов, Таһир Таһиров,
Рәшит Сабит әсәрләре, Илдус Тимерхановның мәсәл, әкият, хикәяләре тәкъдим ителә.
Шушы ук язучыларның 1990 елларда яңарыш алган татар матбугатында еш басылуын,
иҗатларының сан һәм сыйфат ягыннан үсеш кичерүен билгеләргә кирәк.
1991–2000 елларда татар телендәге чәчмә әсәрләрне бастыру мөмкинлеге киңәя.
Үзләренең хикәяләре, хәтта повесть кебек зуррак күләмле әсәрләре белән Вәли Җиһан-
шин, Закир Әкбәров, Рөстәм Заманов, Гали Әлмәтов, Гали Гатауллин, Мәҗит Кәримов,
Финә Латыйпова, Флүрә Сәлимова, Зәйфә Салихова һ. б. матбугатта актив чыгыш ясый
башлый.
1994 елдан соңгы чорда Башкортстандагы әдәби барышта «Тулпар» журналы әй-
дәп бара. Татар телендә иҗат ителгән әсәрләр биредә дөнья күрә, тәнкыйтьчеләр күзенә
эләгә, Язучылар берлеге каршындагы татар әдипләре берләшмәсендә тикшерү үтеп,
нәшриятка тәкъдим ителә.
«Китап» нәшриятындагы Башкортстан халыклары әдәбияты секторының төбәктәге
татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше искиткеч зур. 1994 елда «Китап» нәшриятында
Риф Мөхәммәтовның «Буйдаклар җыелышы» дигән сатирик хикәяләр җыентыгы дөнья
күрә. 1996 елдан күләмле проза китаплары басыла башлый. Азат Магазовның «Әйләнә
тегермән ташы» (1996), Рәшит Сабитның «Батырлар кайда туа?» (1996), Дилә Булгако-
ваның «Скрипка моңы» (1996) җыентыклары тәүге карлыгачлар булып тарихка кереп
кала. «Китап» нәшриятының татар телендәге хикәяләрдән тупланган «Изгелек сукма-
гында» (1996), «Сәйләннәр» (1998) күмәк җыентыкларын да билгеләп үтәргә кирәк.
Бу чорда татар телендәге китапларның сан ягыннан күбәюе моңа кадәр үз әсәрләрен
башкорт имлясында чыгарган әдипләрнең хәзер инде татарча иҗат итүгә һәм бастыруга
керешүе белән аңлатыла1. С. Сафуанов билгеләвенчә, «Рәшит Сабитов, Әхмәт Әһлиул-
лин, Расих Ханнанов үз әсәрләрен бер үк вакытта башкорт телендә дә, татар телендә дә
бастырып, ике мәхәббәтнең берсеннән дә аерылмыйлар»2.
Альберт Котыевның «Җиләк тәме» (1996) китабы бу чорда хикәя жанрының уңыш-
лы мисалы буларак карала ала. Басмада әдәп-әхлак темалары, өлкән яшьтәге яисә ялгыз
геройның нечкә күңел кичерешләрен тасвирлаган хикәяләр урын алган. Расих Ханна-
новның хикәяләре «Изгелек сукмагында», «Сәйләннәр» җыентыкларында дөнья күрә,
ә 2001 елда «Тулпар»да «Тәмуг казанында» исемле романы басыла. Анда сәяси-иҗти-
1 Сафуанов С. Мул шытымнар // Рухи күперләр. – Уфа: Китап, 2006. – 315 б.
2 Шунда ук. – 315 б.

508
магый вакыйгалар катламы белән фәлсәфи-психологик катламның органик синтезы
булдырылган. Әсәр авторны диалоглар кору остасы буларак ача. Эдуард Әгъзаминең
«Дөнья – куласа» (1997) китабында журналистлар язмышына багышланган повестьлар
урын алган. Шәфыйга Исмәгыйлеваның – «Язмыш учаклары» (2001), Гали Әлмәтов-
ның «Ялгыз бүре» (2001) хикәяләр җыентыгына 1990 елларда татарча матбугатта ба-
сылып чыккан әсәрләре тупланган. Һәр ике автор уңай герой образларын тәкъдим итә.
Ш. Исмәгыйлева аларны милли холык сыйфатларыннан эзләсә, фольклор, эпистоляр
жанр үрнәкләрен уңышлы кулланса, Г. Әлмәтов табигатьне саклау темасын күтәреп
чыга, балык саклау инспекторларының тынгысыз тормышын сурәтли. Әхмәт Әһлиул-
линның Эстәрле төбәге тарихына багышланган «Стәрле» (1996) һәм «Ашкадар» (2005)
роман-хроникаларының дәвамы буларак кабул ителгән «Талач» (2001) әдәби-публи-
цистик җыентыгы тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнә1.
Әдәби-публицистик юнәлешне, тарихи-документаль прозаны үз итүче Мансаф
Гыйләҗевнең татар телендә берничә үзнәшер китабы («Мәхшәр», 1999; «Өч елга буй-
ларында», 2000; «Каһәрле язмыш», 2000) дөнья күрә. Дәүләт нәшриятында басылган
«Җирдәге тәмуг»2 (2001) китабына «Мәхшәр» романы белән «Җирдәге тәмуг» повесте
кергән, аларда давыллы революция еллары, фаҗигале язмышка дучар ителгән кешеләр
язмышы күрсәтелә. М. Гыйләҗевнең әдәби геройлары – кагыйдә буларак, кыю тормыш
позициясенә, югары омтылышка ия затлар. Барлык әсәрләрендә дә язучы җәмгыятьтә
тамыр җәйгән иҗтимагый җитешсезлекләрне кискен фаш итә, шәхес һәм җәмгыять
бәрелешен күрсәтә.
Сәгыйдулла Хафизовның «Тулпар» журналында лирик эссе жанрында «Гомер фа-
сыллары» (1997, № 4) повесте басыла. Шулай ук әлеге басмада Кәүсәрия Шәфыйкова,
Даим Яушев, Рафига Усманова, Зәйфә Салихова, Дилбәр Булатова хикәяләре, Флүрә
Сәлимова нәсерләре еш тәкъдим ителә. Илдус Тимерханов чәчмә жанрның төрле фор-
маларында каләм сыный, табигать белән кеше мөнәсәбәте темасына мөрәҗәгать итә.
Бу чорда юмор-сатира юнәлеше дә үсеш кичерә. Риф Мөхәммәтов «Буйдаклар җы-
елышы» (1994), Зәниф Сәетов «Бизәкле коршау» (1997), Инсур Мөсәнниф «Озак яшәү
сере» (1999), Камил Фазлый «Ат тәмәке көйрәтә» (1999) сатирик җыентыкларын басты-
рып чыгаралар. Габдулла Вафинның матбугатта үткен сатирик повесть һәм хикәяләре
дөнья күрә.
Сирәгрәк булса да, балалар өчен чәчмә әсәрләр дә басыла. Рәис Риянов «Аю ботка
ашата» (1995) китабында «урман-кырлар, андагы җәнлек-киекләр турында мавыктыр-
гыч бәян итә»3. Дилә Булгакованың «Икмәк һәм алтын» (1997) җыентыгына икмәкне
олылаган әкиятләре кертелгән. Җитмешләп хикәя тупланган «Сәйләннәр» (1998) җыен-
тыгы, нигездә, балалар һәм үсмерләр, тәрбиячеләр, укытучылар өчен тәгаенләнгән һәм
әхлакый кыйммәтләрне раслауга юнәлтелгән.
Туган телдә иҗат итәргә теләүче иҗатчылар һәм алар язган әсәрләргә ихтыяҗ кинәт
кенә пәйда булмаган, әлбәттә. Аларны төбәктә нәфис әдәбият традицияләренең көчле
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 372 б.
2 Мансаф Гыйләҗев. Җирдәге тәмуг: роман һәм повесть, хикәя. – Уфа: Китап, 2001. – 352 б.
3 Морзакаева Д. Милли китап: Зəйнəп Биишева исемендəге Башкортстан «Китап»
нəшриятында милли басмалар нəшерлəү һəм биредə дөнья күргəн китаплар хакында. – Уфа,
2012. – 152 б.

509
булуы һәм тарихи-иҗтимагый шартлар, чор вазгыяте, 1980–1990 елларда җәмгыятьне
биләгән демократия идеаллары, сүз иреге, милли күтәрелеш белән тыгыз бәйләнештә
карау кирәк. Нәшер итү мөмкинлекләренең киңәюе, чәчмә әсәрләрнең саны кискен ар-
тып китүе, тема һәм жанр төрлелеге – җәмгыятьтәге шул эчке хәрәкәтләргә җавап ул.
Элек тыелган темаларга яза алу мөмкинлеге дә үз ролен уйнамый калмый. Социалистик
реализм кысаларыннан арына барып, реализм һәм романтизм мөмкинлекләрен киңрәк
файдаланып, тарихның катлаулы иҗтимагый вакыйгаларына мөрәҗәгать итү (репрес-
сия белән бәйле сәхифәләр, 1920–1930 еллардагы фаҗигаләр), мисалга, С. Поварисовка,
А. Магазовка – трилогия, М. Гыйләҗевкә әдәби-документаль повестьлар иҗат итәрлек
материал бирә. Гомумән, рухи чикләүләрнең җуелуы, тормыш материалын ирекле кул-
лана алу, иҗтимагый яңарыш рухы прозаның таҗы булган роман, хәтта ки трилогия
жанрының көчәюенә дә сәбәпче булгандыр. Моны әлеге чор татар прозасына хас үзен-
чәлекләрнең янә берсе дип билгеләргә мөмкин. Барлык үзгәрешл әрәдәби барышның
үзенә дә йогынты ясамый калмый, билгеле. 1980 елларга кадәр татар телендә иҗат ит-
кән байтак язучыларның һәм шагыйрьләрнең төрле сәбәпләр белән Казан әдәби мохи-
тенә омтылуы күзәтелсә, 1990 елларда бу хәрәкәт салмаклана.
Башкортстанда 1986 –2000 елларда татар телендә басылган чәчмә әсәрләр «Казан ут-
лары» яисә «Ағиҙел» кебек әдәби журналларның еллык әдәби күзәтүләреннән, Казан һәм
Уфа галимнәренең күзеннән читтәрәк калса да, Башкортстанда яшәүче әдәбият белгечләре,
мөхәррирләр, язучыларның каләмдәшләре тәнкыйть эшчәнлеген суытмый. Аеруча С. По-
варисов, А. Магазов, Кәрим Кара, М. Кәбировның иҗатларына игътибар зур була.
1994–2000 елларда Башкортстан «Китап» нәшриятында дөнья күргән әдәби-нәфис
басмалар күрсәткечен булдыру да, Динә Морзакаева эшчәнлеге, аның «Милли китап»
(2012)1 басмасы зур әһәмияткә ия. Башкортстанда иҗат ителгән татарча тезмә һәм чәч-
мә әсәрләрне, аерым язучылар иҗатын тикшерүне галим С. Сафуанов башлап җибәрә
һәм үз фәнни мәктәбен булдыра. Аның татар-башкорт багланышларына, Башкортстан-
дагы татар әдәбиятына гомуми бәя биргән «Рухи күперлəр»2 китабы бу чордагы әдәби
барышны тулысы белән күзалларга ярдәм итә. Шулай ук 1986 –2000 еллар прозасына
гомум бәя А. Хәлиуллинаның «Заман һәм герой (Хәзерге татар прозасында әдәби ге-
ройны гәүдәләндерү мәсьәләләре)» монографиясендә3, фәнни мәкаләләрдә4, А. Хә-
лиуллина һәм Д. Сөләйманованың «Туган як әдипләре: Башкортстанда хәзерге татар
прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть»5 уку-укыту басмасына баш мәкаләдә бирелә. Соңгы
китапта язучыларның әдәби һәм тәнкыйди биобиблиографиясе, фоторәсемнәре, иҗат
1 Морзакаева Д. Милли китап: Зəйнəп Биишева исемендəге Башкортстан «Китап»
нəшриятында милли басмалар нəшерлəү һəм биредə дөнья күргəн китаплар хакында. –
Уфа, 2012. – 152 б. – 152 б.
2 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 376 б.
3 Хәлиуллина А. Г. Заман һәм герой (Хәзерге татар прозасында әдәби геройны
гәүдәләндерү мәсьәләләре) :монография. – Уфа: БДПУ нәшр., 2007. – 206 б.
4 Хәлиуллина А. Г. Башкортстандагы хəзерге татар прозасы: əдəби барыш үзенчəлеклəре //
Tatarica. – 2018. – №10. – 36–60 б.
5 Хәлиуллина А., Сөләйманова Д. Туган як әдипләре. Башкортстанда хәзерге татар
прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть. – Уфа: Китап, 2013. – 320 б.

510
үрнәкләре белән танышырга була. С. Хафизов1, Р. Сөләйманов2 мәкаләләрендә, Л. Кәш-
финең «“Кызыл таң” һәм заман әдәбияты»3 җыентыгында шулай ук кайбер күзәтүләр,
нәтиҗәләр китерелә. Ләкин Башкортстандагы татар прозасы берникадәр өйрәнелгән бу-
луга карамастан, 1986–2000 елларда Башкортстанда татар телендә дөнья күргән чәчмә
әсәрләрне барлау, аерым бер күренеш буларак тикшерү башкарылмаган әле. Шулай да
чор прозасының әйдәп баручы көчләре сыйфатында С. Поварисов, А. Магазов, Т. Таһи-
ров, Р. Сабит, Д. Булгакова, К. Кара, М. Кәбировларның иҗатлары әдәби барышның төп
юнәлешләрен тәшкил итә.
***
Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов иҗатының шактый
өлеше башкорт телендә нәшер ителә. «Яратам һине, тормош!» (Уфа, 1963), «Сөмбөл»
(1974), «Йәшлек йылдары» (1984), «Биш партизан» (1987), «Яҙмыш ҡорбандары» (Уфа,
1996) һ. б. күләмле чәчмә әсәрләре шундыйлардан.
Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Башкортстанның
Илеш районы Тыпый авылында туа. 1942–1947 елларда Бөек Ватан сугышында катна-
ша, демобилизациядән соң Үзбәкстанда мәктәптә балалар укыта. Казанда югары бе-
лем алып, Уфага кайта. 1958–1960 елларда «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр
булып эшли, 1960 елдан университетта укыта башлый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеген
бергә үреп алып бара.
С. Поварисовның татар әдәбияты классигы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Г. Ибраһимовка багышланган трилогиясе язучы иҗатының гына түгел, гомум татар
сүз сәнгатенең уңышы буларак карала. Китап Г. Ибраһимов тормышының бер чорын
тасвирлауга, аның шәхес буларак формалашу юлларын, хис-кичерешләрен гәүдәлән-
дерүгә багышлана. Татар әдәбиятында Г. Тукай, Х. Ямашев, М. Җәлил тормышын һәм
эшчәнлеген яктырткан тарихи-биографик романнар сериясен дәвам иткән әсәрнең бе-
ренче кисәге булган «Пәйгамбәр таңы» романы «Тулпар» журналында 1995–1996 ел-
ларда дөнья күрә. «Пәйгамбәр таңы», «Күкнең җиденче катында», «Оҗмахка бер адым»
романнарыннан торган трилогия 1999–2000 елларда Казанның «Матбугат йорты»
нәшриятында, 2004–2006 елларда – Татарстан китап нәшриятында, ә башкорт телендә
2010 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында басылып чыга.
Әсәрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм киң панорамалы тарихи күренешләр
уңышлы берләштерелгән, ягъни язучы, шәхес трагедиясен ачу белән бергә, гарасатлы
чор картинасын сурәтләүгә ирешә. «Нәтиҗәдә, ХIХ йөз азагында Башкортстан татар
авылларындагы рухи-әхлакый мохит тә, сыйнфый катлаулылык та, Оренбургның кадим
мәдрәсәсендәге хәлләр дә тулы итеп күз алдына бастырыла»4. Каршылыклы вакыйгалар
иҗтимагый, хисси-психологик һәм фәлсәфи катламнар белән чиратлашып, бер-берсен
алыштырып килә. Аларның синтезында автор һәм герой чикләре җуела, фикри кон-
1 Хафизов С. Яшьләр прозасында ниләр бар? //Кызыл таң. – 2007. – 15 ноябрь.
2 Сөлəйманов Р. Башкортстан татар прозасында кырыс реализм чалымнары// Гуманисти-
ческое наследие просветителей в культуре и образовании. Материалы Международной на-
учно-практической конференции, приуроченной к 180-летию со дня рождения М. Акмуллы,
16 декабря 2011 г. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2011. – С. 235–241.
3 Кәшфи Л. «Кызыл таң» һәм заман әдәбияты.– Уфа: «Кызыл таң» басмаханәсе, 2014. – 296 б.
4 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 316 б.

511
цепция уртаклыгы күзәтелә. Трилогиянең беренче кисәгендә Г. Ибраһимовның бала-
лык, үсмер еллары, шәхес булып формалашу алшартлары мул буяулар белән сурәтләнә.
Икенче кисәктә язучы һәм галимнең киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Өченче китап
Г. Ибраһимовның шәхес культы елларындагы трагик язмышын, үзе инанып яшәгән
идеология белән көрәш-алышын бәян итә. Романда геройның эчке кичерешләренә,
фәлсәфи уйлануларына күп урын бирелү, үз җәлладлары белән очрашу, сорау алу мо-
ментларының аерым күренешләрдә генә күрсәтелү сәбәбен С. Сафуанов язучының
«Г. Ибраһимовның тоткынлыкта үткәргән көннәрен, аңардан сорау алу материалларын
тиешенчә өйрәнү мөмкинлеге булмавы»1 белән аңлата. Ә. Нигъмәтуллин билгеләвенчә,
трилогиянең уңышы – «документаль материал»да, «телнең халыкчан рухын, фәнни ни-
гезләрен тирән аңлап-белеп» эш итүендә, «сюжет-композициянең мавыктыргыч итеп
корылуында»2. Галим шулай ук Г. Ибраһимов образының трилогиядә йөзләгән персо-
наж арасында «үтә дә көчле ихтыярлы шәхес, талант иясе» буларак сурәтләнүен, моның
аңа «мәңгелек һәйкәл салу белән бәрабәр» икәнен, трилогиянең татар һәм башкорт про-
засында мөһим казаныш булуын ассызыклый3.
Язучының чәчмә әсәрләрендә Көнчыгыш поэзиясе традицияләренә барып тоташ-
кан югары стильгә хас тасвирлау алымнары кулланыла. Синтаксик конструкцияләрнең
катлаулы булуы, фразеологик берәмлекләрне, чагыштыру, метафораларны мул куллану,
туган телнең бай мөмкинлекләрен иркен файдалану язучы стиленең калку үзенчәлеге
булып тора.
Азат Шәехҗан улы Магазов 1926 елның 17 декабрендә Миякә районының
Баязит авылында туа. Аңа да Бөек Ватан сугышын үтәргә туры килә, ул – гомерен хәр-
би хезмәткә багышлаган язучы. Билгеле булганча,А. Магазов прозага үзен шигърият-
тә сынап караганнан соң килә. Хәрби хезмәт тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителгән,
очучылар тормышы, аларның батырлыгы яктыртылган «Шоңҡар юлы» (1975), «Осоу»
(1979), «Тәүбә» (1994) һ. б. повестьларын төрле елларда рус, башкорт телләрендә басты-
рып чыгара. Күпчелек әсәрләрендә язучы бөркетләрдән дә биегрәк күкләргә күтәрелгән
кешеләр язмышын бәян итә. «Кызыл таң» газетасында басылган «Кыраудан соң миләш
тәмләнә» (1980) повестенда әхлакый проблемаларны күтәрә, яшәеш фәлсәфәсенә
мөрәҗәгать итә.
Язучының «Әйләнә тегермән ташы» трилогиясе «Әйләнә тегермән ташы» (1996),
«Ага сулар» (2001),«И бу дөнья…» (2006) романнарын үз эченә ала. Әсәрдә вакыйгалар
киң эпик планда тасвирлана. Ул – үзгәртеп кору елларыннан соң Башкортстан «Китап»
нәшриятында татар телендә басылган күләмле чәчмә әсәрләрнең беренчесе. 1996 елда
әсәрдән өзек («Аулак өйдә») «Тулпар» журналында (№ 6) да дөнья күрә.
Язучының иҗатына шактый җентекле анализ С. Сафуанов тарафыннан ясала4.
Д. Морзакаева трилогиянең вакыт һәм вакыйга чикләрен түбәндәгечә билгели: «Берен-
че китапта вакыйгалар, 1914 елгы империалистик сугыш алды көннәреннән башланып,
Октябрь революциясе һәм яңа тормыш төзергә тотыну күренешләре белән тәмамлана.
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 317 б.
2 Ниғмәтуллин Ә. Суфияндың айлы кистәре // Суфиян Поварисов. Әҙиптәребеҙҙең
һүҙ-һүрәт, һүҙ-фекер, һүҙ-тойғо заңы: 1-се китап. – Өфө: БДУ нәшр., 2012. – 70–71 б.
3 Шунда ук. – 71 б.
4 Сафуанов С. Күктә дә, җирдә дә // Суфиян Сафуанов. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап,
2006. – 325–333 б.

512
«Ага сулар…» дигән икенче китапта утызынчы елларның бер утка, бер суга сала торган
мохите чагылдырыла. Сюжет җепләре чуала, төенләнә килеп, таныш геройларның яз-
мышлары әле бер, әле икенче ярына бәрелеп аккан, ташлы кичүләргә, хәвефле упкын-
нарга бай Өязе сулары кебек бормалана.Трилогиянең өченче китабында әсәрнең сюжет
җепләре ХХ гасырның иң зур афәте – Икенче бөтендөнья сугышына барып терәлә»1.
Язучы Башкортстан җирлегендә, Дим, Өязе буе авылларында булып үткән тарихи
вакыйгаларны сурәтләгәндә, реаль шәхесләрне прототип итеп ала. «Әдип тәү карашка
үзенә хас булмаган, ә чынбарлыкта җанына якын, балачактан ук таныш крестьян тор-
мышын киң колач белән тикшерә, авыл язмышын яктырта», «тарих тегермәне ташы, ке-
шеләрне, язмышларны «он» итеп, әйләнә дә әйләнә», – дип билгели авторның каләмдәше
Т. Таһиров2. Романда төрле катлам кешеләренең үзара мөнәсәбәте, халыкның көнитеше,
фикер үсеше иҗтимагый борылышлар, фаҗигале вакыйгалар фонында тасвирлана. Күп
сандагы геройлар хәрәкәт иткән трилогиянең максаты – ХХ гасырның беренче ярты-
сында аерым төбәк халкының үткән юлын тасвирлау, аны киң тарихи планда күз ал-
дына бастыру. «Романның сюжеты, бигрәк тә вакыйгалар әнә шул иҗтимагый-социаль
яссылыкта яктыртылганда, күптармакланып, отыры киңәеп китә»3.
Р. Идиятуллин билгеләвенчә, трилогиядә тетрәткеч вакыйгалар, сагышлы хатирәләр;
туган якның гүзәл табигате, ак муллалары, игенчеләре образлары тергезелә; халыкның
гореф-гадәтләре, кешеләр арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр күрсәтелә; тел романнан ро-
манга камилләшә бара4. Әмма, санап үтелгән уңай яклары белән беррәттән, сюжетта
берникадәр таркаулык, тел-стиль җәһәтеннән сәнгатьчәлекнең аксавы сизелә.
Язучы иҗатының үсеш юнәлешен күзәткәндә шул ачыклана: очучылар темасыннан
аерылгач, язучы ике катламда – җир һәм күк яссылыгында – сурәтләнгән вакыйгаларны
фаҗига, ышаныч, иман төшенчәләре белән үзара үреп бирә, геройларда рухи ныклык,
камиллеккә омтылыш ачык төсмерләнә. Тарихи вакыйгаларга әдип гүя билгеле бер би-
еклектән торып бәя бирә, панорамалы караш булдыруга ирешә.
Таһир Таһиров (Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов) 1923 елның 15 сентябрендә
Бишбүләк районы Муса авылында туа. Бөек Ватан сугышыннан соң укытучы һөнәрен
үзләштерә, «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире була.
Т. Таһировның автобиографик фактларга нигезләнеп, эссе характерында язылган
«Әрвахлар күктә яши» романы (1996) ХХ гасырның 30–90 нчы еллар рухи атмосфера-
сын тасвирлаган елъязма буларак кабул ителә5. Композицион бөтенлеккә ия булмаган
вакыйгалар чылбырында шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте проблемасы күтәрелә. Яшь-
ли республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашу, илнең югары даирәләрендә
эшләүчеләр белән тыгыз аралашу авторга соңгы еллар иҗтимагый-тарихи вакыйгала-
рын, шулар эчендә кайнашкан шәхесләрне үзенчәлекле бәяләргә мөмкинлек биргән.
1 Морзакаева Д. Милли китап. Зəйнəп Биишева исемендəге Башкортстан «Китап»
нəшриятында милли басмалар нəшерлəү һəм биредə дөнья күргəн китаплар хакында. –
Уфа, 2012. – 23 б.
2 Таһиров Т. Тегермән ташы әйләнә әле // Азат Магазов. И бу дөнья…: роман (өченче
китап). – Уфа: Китап, 2006. – 7 б.
3 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 331 б.
4 Идиятуллин Р. Алмагачлар шау чәчкәдә // Азат Магазов. И бу дөнья…: роман (өченче
китап). – Уфа: Китап, 2006. – 8 б.
5 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 317 б.

513
Шуның нәтиҗәсендә романда шәхси-психологик кичерешләрнең һәм тормыш канун-
нарының сәяси-иҗтимагый карашлар белән каршылыгы тагын да кискенләшә, «әсәр ав-
торның үз биографиясе булудан бигрәк, сугыш алды елларыннан башлап 90 нчы еллар
башына кадәрге вакыт эчендәге республика, ил биографиясе буларак кабул ителә; күп
кенә җәмәгать эшлеклеләренең, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең образлары җанланды-
рыла»1. Әсәрдә язучының хатирә-күзаллаулар белән тергезелгән гомер мизгелләре, Зи-
гана образында конкретлашып, фикерләр һәм геройлар полифониясенә нигез ролен үти.
Зигана – тылсымлы, мавыктыргыч дөнья, матур хыяллар, изге гамәлләр иле. Егет
белән бергә ул да үсә, үзгәрә, катлаулана, ләкин югалмый, идеал, утопик өлге-үрнәк
булып, гомер буена геройның күңелендә яши. Гомумән, бу образ асылына салынган
фәлсәфә иҗтимагый тирәлеккә, җәмгыятькә бәя буларак кабул ителә башлый. Лирик-
публицистик өслүб чикләрендә фикер агышын, фәлсәфи уйлануларны иркен кулланып,
язучы тарихи үткәнгә үз мөнәсәбәте, үз хакыйкате, шәхси кичерешләре белән уртаклаша
һәм тормыш ситуацияләрен еш кына шартлы модель дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрнең фак-
тик-фактологик материалларга нигезләнүе сәнгатьлелек кануннарына зыян китерми,
документаль-публицистик пафос хыялый-уйдырма катлам белән синкретик ярашып,
күренекле шәхесләрнең җанлы образларын тудырырга мөмкинлек бирә. Ягъни синкре-
тизм сыйфаты, әдәби синтез Башкортстандагы татар прозасын да читләтеп үтми. Бер
үк иҗат, хәтта аерым әсәр чикләрендә тарихи факт, фәлсәфи уйланулар, публицистик
пафос, тәнкыйди башлангыч һәм әдәби кануннар очраша.
Т. Таһировның милли һәм әдәби традицияләргә тугрылыклы калуын, халык иҗаты
үрнәкләренә, бигрәк тә җыр-моң өлгеләренә еш мөрәҗәгать итүен, әдәби телнең экс-
прессивлыгын билгеләргә кирәк. Язучының эчке тоемлавы халкыбызның рухи-эстетик,
мәдәни идеаллары белән тәңгәл килә. «Сәгатьтә очрашу», «Галия» һ. б. әсәрләренең
уңышы да шуның белән аңлатыла.
Рәшит Сабит (Рәшит Мәхмүт улы Сабитов) 1937 елның 27 мартында Башкортстан-
ның Гафури районы Ялгыз Каен авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул әдәбиятка бала-
лар язучысы буларак килә. Татар телендә тәүгеләрдән булып басылган «Батырлар кайда
туа?»2 повестенда «сүз Инсаф исемле кыю һәм акыллы малай хакында бара. Ул, әти-әнисе
белән авылга күченеп килгәч, кыюлыгы аркасында гына түгел, барыннан да элек, әхлакый
өстенлеге нәтиҗәсендә тиңдәшләрен үзенә җәлеп итә, яңа, аерылмас дуслар таба»3.
Язучының «Мәхәббәт өянәге» (Тулпар, 1996, № 6), аның дәвамы булган «Ал офык-
лар» (Тулпар, 1998, № 3), «Әрәмәдә ялбыр усак» (Тулпар, 2002, № 6) повестьлары ае-
рым китапка4 тупланып та дөнья күрә. Повестьлар, С. Сафуанов5 билгеләвенчә, нинди-
дер дәрәҗәдә «трилогия» хасил итәләр, үзәккә ярым ятимлектә үскән авыл егете Хәләф
Зиннәтшин язмышы һәм аның белән Гөлгенә, Нурания арасындагы мәхәббәт өчпоч-
магы алынган. Әдәбият белгече М. Мөлеков бу өч повестьны, әсәрләрне аерып торган
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 318 б.
2 Сабит Р. Батырлар кайда туа?: повесть һәм хикәяләр. – Уфа: Китап, 1996. – 240 б.
3 Морзакаева Д. Милли китап. Зəйнəп Биишева исемендəге Башкортстан «Китап»
нəшриятында милли басмалар нəшерлəү һəм биредə дөнья күргəн китаплар хакында. –
Уфа, 2012. – 110 б.
4 Сабит Р. Мәхәббәт өянәге: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2005. – 336 б.
5 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 321–322 б.

514
вакыт аралыгы бик кыска булу, сюжет-композиция җәһәтеннән бер-берсенә тыгыз бәй-
ләнгәнлеге сәбәпле, бер роман итеп күзаллый1.
Әлеге өч повестьның да үзәгендә Хәләф исемле геройның мәхәббәт тарихы ята,
шуңа бәйләнешле әхлакый мәсьәләләр күтәрелеп, заманы өчен актуаль булган мотивлар
яктыртыла. Язучы яшьләрнең сөю кичерешләрен тасвирлаганда, психологизм алымна-
рына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Мәхәббәт өянәге»ндә Хәләф Гөлгенәгә карата булган
мәхәббәттән газап чигә, әмма күңеленнән чыкмаган кыз белән сөйләшеп-аңлашырлык
көч таба алмый. Герой кичергән мәхәббәт өянәге – кичке репетиция вакытларында ике
яшь йөрәк (Хәләф һәм Гөлгенә) тарафыннан сәхнәдә уйналынган мәхәббәт тарихының
кайтавазы. Чынбарлыкта хисләр көтелмәгән каршылыкларга очрый (Гөлгенәнең егете
барлыгы ачыклана, Алхимның яшьләр арасында сүз йөртүе һ. б.), икеләнү-шикләнүләр
дә татлы газап буларак егеткә тынгы бирми. Шулай итеп, мәхәббәт темасы шәхеснең
үз бәхете өчен көрәш проблемасына тоташып китә. Университетта укытучы Галим
Хисмәтовичның балдызы Нурания янында шактый тук һәм уңайлы тормыш корып
булырына Хәләф көннән-көн инана бара. Гөлгенә белән соңлап аңлашу, аның белән
кача-поса очрашулар, мәхәббәт-гыйшык уеннары геройның үз-үзен аңларга, хисләрен
тәртипкә китерергә тырышу кебек тә кабул ителә. Бу яктан Р. Сабитның хатын-кыз об-
разлары күпкә тәвәккәл һәм кыюрак (Нәзирә, Гөлгенә). Ире Назыйф белән яшәүдә ямь
тапмаган Гөлгенә Хәләфне янәдән очратудан башын югалта, иреннән аерылып, кире
авылга кайтып китә, мәхәббәтем истәлеге булсын дип, Хәләфтән ир бала таба.
Төскә-биткә матур, агач эшенә оста, уңган Хәләф, беркаян да ярдәм булмау сәбәпле,
үз көченә генә таянырга, үз көнен кайгыртырга өйрәнгән, холкы да йомшаграк, кешеләр-
гә тиз ышанучан. Кыюсызлыкның, вакыйгалар агымына көрәшсез буйсынуның сәбәбе
шәхси кичерешләр һәм иҗтимагый шартларга бәйле аңлашыла. Сигез яше дә тулмый
әтисез калу, тормышта ныклы терәк булмау, тирә-яктагы эчкечелек – гаиләдә генә түгел,
җәмгыятьтә милли, рухи, дини бәйләнешләрнең өзелә баруыннан туган һәлакәт. Әни
тәрбиясе алган итагатьле, тыңлаучан авыл егетенең үзгәртеп кору елларында шәһәр мо-
хитендә югалып калуы, яңа шартларга яраклашып яшәргә, үсәргә омтылуы язучы тара-
фыннан ышандырырлык итеп бирелгән. Беренче ошатып йөргән кызының «соңладың,
җегет» дигән сүзләре өч повестьта да кызыл җеп булып ята. Герой үзенең кыюсызлыгы,
итагатьлелеге аркасында һәрдаим хисләрен аңлатырга соңлый (һәр мәхәббәт тарихы
шуны исбатлый диярлек), шул сәбәпле, күпме кешенең язмышына яра сала (Гөлгенә
ялгыз бала үстерә; Гөлгенәнең ире Назыйф үзенең бәхетсезлегендә Хәләфне гаепли,
әнисе Фәтхия авылдагы гайбәттән ояла).
Хәләф идеаль герой түгел, вакыты белән тотнаксыз да булып китә, әмма уңай
һәм кире сыйфатларны үзендә туплаган тере, тормышчан образ дип кабул ителә, шу-
ның белән укучы күңелен яулый да. Әсәрдә аның билгеле бер рухи үсеше күзәтелә:
«Әрәмәдә ялбыр усак» повестенда без Хәләфне инде акыллырак, тормышка реальрәк
карашлы кеше2, фән юлында шактый уңышларга ирешкән, үз фикерен булдырган шәхес
итеп күз алдына бастырабыз.
Р. Сабит повестьларда гаилә, мәхәббәт коллизияләрен уңышлы куллана. Бу үз чира-
тында кешеләр психологиясен, үзара мөнәсәбәтләрнең асылын ачарга ярдәм итә. Язучы
1 Мөлеков М. Кереш сүз // Рәшит Сабит. Әрәмәдә ялбыр усак // Тулпар. – 2002. – № 6. – 5 б.
2 Шунда ук. – 5 б.

515
каләменә сюжет кору, интриганы ахыргача саклау осталыгы хас. Әсәр үзәгендәге вакыйга
укучының игътибарын гел киеренкелектә тота ала. Чынбарлыктагы вакыйгаларның хро-
нологик агышына (фабулага) өстенлек бирүгә караганда, әдип аларны чуалтып, кирәк чак-
та гына укучы хөкеменә тапшырырга омтыла. Табигать күренешләренең реалистик сурәте
дә әсәрнең идея-эстетик куәсен арттыруга юнәлдерелә. Әсәрләрнең теле халык сөйләменә
якын, җөмләләр гади, диалекталь лексика, фонетик яктан үзгә сүзләр, мәкаль-әйтемнәр еш
кулланыла. Геройларның холкы ешрак диалоглар аша җанландырыла.
С. Сафуанов, повестьларны тәнкыйтьләп: «конфликт йомшаграк», «әсәрләргә
заман сулышы, проблемалар киңлеге һәм үткерлеге җитешми»1, дигән иде. Иҗти-
магый-тарихи күптармаклы әсәрләр фонында алар гадирәк тоела. Әмма аерым бер
геройның шәхси кичерешләрен тасвирлаган, мәхәббәт коллизияләренә нигезләнгән
әсәрләр ике гасыр чиге татар әдәбиятында шактый еш иҗат ителә һәм укучылар
арасында уңышка ирешә. Гомумән, Р. Сабит романтизм традицияләренә тугры ка-
лып иҗат итә, повестьларының төп геройлары – яшьләр, алар тормышта үз урынын
эзләп, ялгышулар, күңел өзгәләнүләре аша чынбарлыкны кабул итәргә өйрәнәләр,
самими, ихлас теләк-омтылышлары белән табигать балалары буларак әдәби яшәеш-
кә хокуклылар.
Дилә Булгакованың чәчмә әсәрләрендә исә геройның тирән күңел кичерешләре,
ашкынулы хис-тойгылары жанрара бәйләнешләр яссылыгында ачыла. Язучы нәфис
шигъри сурәт һәм тормыш тәҗрибәсе синтезына ирешеп, шигъри тел куәсен дә фай-
даланып, нәсер жанрында, прозада уңышлы иҗат итә. Автор милли эстетикага тугры-
лыклы, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибарлы.
Д. Булгакованың «Сер» исемле хикәяләр, нәсерләр, парчалар җыентыгына кереш сүздә
Р. Әмиров2 язучы иҗатын үтәли сугарган гомумкешелек идеалларын ассызыклый.
Татар прозасында беренчеләрдән булып диярлек тоткыннар язмышын бәян иткән,
драматик лиризм белән сугарылган төрмә хикәяләре шәлкеме («Скрипка моңы»3, 1996);
«Үрмәкүч»4, 2001) Д. Булгакова иҗатында аерым урын алып тора. Билгеле булганча, ул
төрмәнең хирургия бүлегендә алты ел шәфкать туташы булып эшли. Шәхси тормыш
тәҗрибәсе нигезендә язылган әсәрләр психологик тирәнлек һәм характерларның инди-
видуальлеге белән аерылып тора. Гомумтатар әдәбиятында бирелгән лагерь прозасын-
нан аермалы буларак, Д. Булгакова хикәяләре шәхси-субъектив бәядән азат, гаеплене
эзләүдән бигрәк, язучы гаепләнүченең эчке дөньясын, хис-кичерешләрен сурәтләүгә
алына. Төрмә мохите чагылдырылган әсәрләрендә Д. Булгакова чынбарлык һәм шәхес
каршылыгының төп сәбәпләрен ачыкларга омтыла. Тирәлек белән конфликтка кергән
тоткыннарның ачы язмышын язучы трагик ситуацияләрдә, реаль, хәтта ки «натура-
лизм»5 элементлары ярдәмендә ача. Ләкин геройлар, авыр сынауларга, төрмәнең кырыс
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 321–322 б.
2 Әмиров Р. Миһербанлылыкка чакыру // Дилә Булгакова. Сер: хикәяләр, нәсерләр, парчалар. –
Уфа, 1992. – 3–5 б.
3 Булгакова Д. Скрипка моңы: хикәяләр, парчалар. – Уфа: Китап, 1996. – 104 б.
4 Булгакова Д. Үрмәкүч: хикәяләр (рус һәм татар телләрендә.) – Уфа: Китап, 2001. – 304 б.
5 Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында натурализм // Сохранение и развитие родных
языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы. Материалы
Всероссийской научно-практической конференции. – Казань: Отечество, 2012. – С. 287–290.

516
шартларына, авырлыкларга бирешмичә, тормышның матур якларын күрергә, яшәеш
асылын аңларга омтылалар. Укучы, тормышлары җимерелгән кешеләрнең трагик яз-
мышын, ялгыз шәхес фаҗигасен үз күңеле аша үткәреп, шулай ук рухи газап, сызлану
кичерә. Геройлар характерына салынган үзгәлек вакыты-вакыты белән типиклык ка-
нуннарыннан читләшүгә алып килә. Аерым әсәрләрдә очраклылыкның, сентименталь
пафосның көчле булуын билгеләргә кирәк. Күп кенә хикәяләрнең идея-эстетик эчтәлеге
символик сурәтләр белән нәкышләнгән лирик катламда ачыла (скрипка, үрмәкүч, каен
агачы, шомырт күз һ. б.).
Шунысы игътибарга лаек: Д. Булгакова геройларның уй-кичерешләрен, эш-гамәл-
ләрен тирән психологик аспектта ачуга ирешә. Мәсәлән, «Бабай җаны», «Болан күзе»,
«Гафу ит мине, картинәм!», «Шомырт күз», «Төнге кунак», «Ай-дага», «Елама, сеңлем!»
хикәяләрендә тормышы куркыныч, җинаятьчел вакыйгаларда гәүдәләнгән герой рухи
газаплар, сызлану, гаҗизлек кебек экзистенциаль чикләрдә күрсәтелә. Автор әсәр иде-
ясен, гомумкешелек кыйммәтләренең әһәмиятен көчәйтү максатыннан хронотопны
оста файдалана. Вакыйгалар, билгеле булганча, ябык, чикләнгән пространствода – зин-
дан, төрмә диварларында сурәтләнә. Иреккә чыкканнар, мәгълүм сәбәпләр аркасында
якыннарын югалткан, я булмаса туганнарыннан рухи ераклашкан геройлар, табигатькә
якынаеп, аннан яшәүгә көч ала. Зиндандагы геройларның тормыштагы максаты – ирек-
кә чыгу, якыннары белән очрашу, үзләренең кешелек сыйфатларын исбатлау. Д. Булга-
кова әсәрләре, нинди генә шартларга куелуга карамастан, кеше булып калу кирәклеген
исбатлый, кешелеклелек кануннарының, мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт кебек кыйммәтләр-
нең мәңгелеген раслый.
Язучының «Шомырт күз» хикәясендәге геройның ни өчен бөтенләй ят мохит –
төрмәгә килеп эләгүе хакында ачык кына аңлатмалар юк. Бу мөһим дә түгел. Язучы
тугыз ел буе ялгызы аерым камерада утырган Җәмил-Жораның рухи халәтен күрсәтү
максатын куйган. Салкын идән, тонык кына яктылык сирпелгән тынчу таш капчык
аның үпкәсен череткән инде, ул кан төкерә. Җәмил кешелек сыйфатларын бөтенләй
югалтмаган әле. Тычкан белән дуслашып китә. Шул тере җан иясе – Шомырт күзнең
тамагын туйдыру, серләр сөйләү, хыял-өметләре белән бүлешү зинданга ябылган ге-
рой тормышын эчтәлекле, мәгънәле һәм гыйбрәтле ясый. Гомеренең иң асыл чорын,
унбиш елын төрмәдә үткәрергә хөкем ителгән тоткын нәни дустына ирек бүләк итү уе
белән яши. Шушы хыялын тормышка ашыру мизгеле җиткәч, Җәмил чиксез горурлык
кичерә: бер тоткын икенчесенә, бер хокуксызга, үзеннән дә көчсезрәккә ирек бүләк итә
бит! Хастаханәгә күчергәндә куенына салып алып чыга да, учларыннан тычканны төр-
мә ихатасына төшереп җибәрә. Ләкин иләмсез зур итеге белән прапорщик бәләкәй җан
иясенең өстенә баса. Җәмилнең бердәнбер хыялы да челпәрәмә килә… Тоткын үз-үзен
белештерми прапорщикны сугып ега. Хастахәнә урынына Җәмилне кабаттан кысынкы
һәм караңгы камерага биклиләр. Тик хәзер инде иң якын дустына әверелгән Шомырт
күз дә юк, тугыз ел буе теркәлә килгән хисләре, шушы төрмәдә заяга үткән елларының
хатирәсе булган хатлардан да көл-күмер генә калган. Җәмил өчен бу фани дөнья ка-
раңгы галәмгә, өметсез бер упкынга әверелә. Ул кичерешләре, сызланулары белән янә
ялгыз кала. Шул рәвешле, язучы героеның, гомумән, нечкә күңелле, кешелеклелек сый-
фатларын җуймаган шәхес булуына укучыны да ышандыра.
«Болан күзе» хикәясе – шулай ук тоткын язмышын бәян иткән әсәрләрнең берсе. Әх-
тәр белән Әнүр кечкенәдән бик дус, тату булып, бергә уйнап үсәләр. Хәтта бер үк кызга

517
гашыйк та булалар. Табигать кочагында бергәләп ял итәргә яраталар. Ләкин кемнеңдер
явыз кулы Әнүр дустын юк итеп, ахырда, Әхтәргә нахак яла тагалар. Әхтәрне тугыз елга
утыртып куялар. Ул көннәрен газап, михнәт, хәсрәт утында кичерә башлый. Күзләрен
йомып онытылса, Ак боланга әверелгән дусты Әнүр белән очраша, ә күзләрен ачса, ка-
раңгылык, куркыныч шом үз кочагына ала. Мондый авыр газапны күтәрә алмыйча, яшь
егет үз-үзенә кул сала. Ялгыз шәхес фаҗигасенең төп сәбәбе биредә ялган гаеп һәм яшь
кешенең аны күтәрергә көч таба алмавы булып чыга.
«Кайда соң син, әнкәй?!» әсәрендә тоткын хатын-кыз гәүдәләнә. Айсылу балалар
йортында тәрбияләнә һәм һәр көнне әнисен көтә. Язучы бала сүзләрендәге беркатлылык
белән хыялны беренче планга чыгара һәм алда сөйләнеләчәк вакыйгаларга контраст фон
тудыруга ирешә. Хикәядәге вакыйгалар, нигездә, Айсылу язмышын чагылдыра. Балалар
йортында шәфкать туташы булып эшләгән Хәтирә апа аны үзләренә яшәргә ала. Кыз,
унынчы сыйныфны тәмамлагач, медицина институтына укырга керә. Утыз елдан соң ул
больницада әнисен битендәге ике миңе буенча таный. Карчык бик күп еллар зинданда
утырган, киң маңгайлы, какча гәүдәле, тәне төрле рәсемнәр белән чуарланган кеше итеп
сурәтләнә. Айсылуның әнисе икәнен геройның үзеннән башка беркем дә белми кала.
«Үрмәкүч» әсәре Д. Булгакова иҗатын бөтенләй башка яктан ача. Аның герое Су-
фия улының кылган гамәленнән соң (улы әнисен төрмәгә хәл белергә килгәч көчли)
бик нык үзгәрә. Өч көн, өч төн эчендә авыр газап утында яна, сызлана, хәтта танымас-
лык дәрәҗәгә җитә. Авылга кайткач, урамга да чыкмый башлый, кешеләргә дә керми,
кием дә текмәс була. Елларны сүтә-сүтә ялгызлыкта уйларына чумып акрын гына сүнә.
Гомере ялгызлыкта үткән ана – кайгысын, хурлыгын үзе белән салкын җир куенына
алып китә. Суфия фаҗигасенең төп сәбәбе – мәхәббәт китерә ала торган иң зур явызлык
– үз бәхетеңне башка хакына корбан итү белән аңлатыла. Әлеге хикәя әдәби җәмәгать-
челектә шактый бәхәс уятты. Язучылар, тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре арасында
«ә менә тормыштагы бу факт хикәядә художестволы факт дәрәҗәсенә күтәрелә аламы
соң?» дигән сорау да туды. Язучы, бәлки, ана баласының нинди генә гөнаһларын гафу
итми дип әйтергә теләгәндер. Ләкин хикәя андый идея яңгырашы бирерлек дәрәҗәдәге
материалга нигезләнмәгән.
Гомумән алганда, Д. Булгакованың тоткыннар язмышын чагылдырган әсәрләре
кешелек кануннарын сакларга, үзара мәрхәмәтле һәм миһербанлы булырга чакыра.
Алар авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләрнең язмышын, күңел диалектикасын
тирәнтен күрсәтә һәм тормышның асылы турында уйланырга мәҗбүр итә.
Язучы буларак Башкортстанда танылу алып, иҗади эшчәнлеген хәзер Татарстанда
дәвам итүчеләрнең берсе – Кәрим Кара (Һади Кәримов). С. Сафуанов «Башкортстанда
повесть жанрында аеруча уңышлы эшләүче өч язучы»1 арасыннан беренче итеп аның
исемен атый, язучы иҗатына образларны символ дәрәҗәсенә күтәрү, әхлак проблемала-
рын кискен кую хас булуын билгели. «Лашбайга сәяхәт» (Тулпар, 1996, № 3), «Принц-
лар һәм принцессалар» (Тулпар, 1997, № 3), «Шаяру» (Тулпар, 1998, № 2), «Инфаркт»
(Тулпар, 1999, № 2), «Гафу ит мине» (Тулпар, 2000, № 5), «Без әнкәй йөрәгеннән чык-
тык» (1996), «Качкын» (1995) повестьлары язучының «Без әнкәй йөрәгеннән чыктык»
(2009)2 китабында җыеп бирелгән.
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 321–322 б.
2 Кара К. Без әнкәй йөрәгеннән чыктык: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2009. – 304 б.

518
К. Кара әсәрләре ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында илдә барган үзгәрешләрне,
чынбарлыкның катлаулы күренешләрен сәнгатьчә чагылдыруга ирешә. Язучы «иҗти-
магый атмосфераны төрле детальләрдә тулы бер картина итеп сурәтләп, заманга хас
проблемаларны кабатланмас типлар, чагу образлар язмышы аша ачып сала»1. Геройлар-
ның яңа мөмкинлекләргә кызыгып, еш кына туры юлдан тайпылулары, тормышның бер
этабында тукталып калып, рухи кыйбла эзләүләре, кайберләренең үзгәрешләрне акыл
белән кабул итә алмыйча, дөнья шавына артык бирелүләре үзгәртеп кору хәрәкәте ту-
дырган иҗтимагый-психологик вазгыять чагылышы буларак кабул ителә. Бу сыйфатлар
тәнкыйтьчеләрне К. Кара әсәрләрен реализм кысаларында карарга этәрә2.
Әсәрләрдәге вакыйгалар, гадәттә, эчке сыкрану яки моңсу елмаю аша тасвирлана.
К. Караның бер төркем әсәрләрендә шактый җитди, урыны-урыны белән кырыс ге-
ройлар галереясе иҗат ителсә, икенчеләрендә персонажлар үзләренең фаҗигасен бит-
лек астына яшерергә, ниндидер роль башкарырга мәҗбүр булалар. Язучыга геройның
битлекләрдән, ясалмалылыктан котылу, хакыйкатьне табу юлы кызыклы: ул һәр күңел
тибрәнешенә, һәр уй чаткысына игътибарлы. Тирәлектәге үзгәрешләрне кешеләр күңе-
ленә аларның нинди йогынты ясавыннан чыгып бәяләү, К. Кара иҗатында тирән психо-
логизмны үткен иҗтимагый проблематика белән кушарга мөмкинлек бирә.
Повестьларда лирик-эмоциональ башлангычның көчле булуын билгеләргә кирәк.
Автор әдәби бизәкләр белән артык мавыкмый, әсәр тукымасын махсус катлауландыр-
мый һәм киң катлам укучылар өчен җиңел аңлаешлы хикәяләүгә мөрәҗәгать итә. Шу-
нысы үзенчәлекле: нинди генә драматик вакыйгалар яки тормыш төбендәге геройлар
сурәтләнмәсен, язучы якты чишелешкә өмет калдыра, үзе иҗат иткән образларга миһер-
банлылык һәм мәхәббәт хисе белән карый.
К. Кара повестьларының күбесендә «автор концепциясенең мәгънәви тирәнлеген
ачарга юл күрсәтүче өлеш», сюжетны бер җепкә җыеп тотучы, аны хәрәкәтләндерү-
че уртак мотив – ялгышу мотивының3 бирелүе чорның тулы картинасын тудыруга,
геройларны тулырак аңларга мөмкинлек бирә. Тик һәр геройның үз язмышы, һәр си-
туациянең үз интригасы булган кебек, ялгышка илткән сукмак-юллар да, сәбәпләр дә
төрле. Мәсәлән, «Шаяру»дагы Марат байлык артыннан куып, «Принцлар һәм прин-
цессалар»дагы Нурия үз хыялында тудырган принцны көтеп – уйлап табылган дөньяга
бикләнгән, «Качкын»дагы Сәлим тирә-яктагылар белән конфликтка кереп, сынаулар-
га түзә алмыйча, ялгышлык эшли, «Лашбайга сәяхәт»тәге Фәрит үз-үзен алдап яши.
Ялганның ачылуы геройларга рухи сынау, күңел газаплары алып килсә дә, чынбарлык
белән очрашу, хакыйкать аларны үткәннәргә бәя бирергә, тормыш-яшәеш асылы турын-
да уйланырга мәҗбүр итә.
1 Хәлиуллина А.К. Кара прозасында төп мотивлар // Гуманистическое наследие просветите-
лей в культуре и образовании. Материалы Международной научно-практической конференции,
приуроченной к 180-летию со дня рождения М. Акмуллы. 16 декабря 2011 г. – Уфа: Изд-во
БГПУ, 2011. – С. 261.
2 Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында кырыс реализм чалымнары //
Гуманистическое наследие просветителей в культуре и образовании. Материалы
Международной научно-практической конференции, приуроченной к 180-летию со дня
рождения М. Акмуллы, 16 декабря 2011 г. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2011. – 235–241 б.
3 Булатова Д. Кәрим Кара (Һади Кәримов) прозасына бер караш // Тулпар. – 1999. –
№ 3. – 106 б.

519
К. Караның кайбер повестьларында ялгышу алдану белән янәшә, шуның нәтиҗәсе
буларак ялгызлык мотивы килеп керә. Өметсезлек чикләренә ташланган Фәрит тә
(«Лашбайга сәяхәт»), Марат та («Шаяру») яңача яшәргә тиешлеген төшенә; Нурия исә
(«Принцлар һәм принцессалар») чарасызлыктан үз хыялын җимерә; баласын ялгыз
үстергән Ана («Без әнкәй йөрәгеннән чыктык») рәнҗетү-сынауларга дучар була. Ял-
гызлыкны җиңүнең бердәнбер юлы төсендә мәхәббәтне, гаиләле булуны тану гомум
кешелек фәлсәфәсен конкрет җирлектә тергезә.
«Принцлар һәм принцессалар» повестеның нигезендә яткан ялгызлык мотивы әсәр-
нең конфликтын билгеләүгә ярдәм итә. Тормышта рухи таянычын таба алмаган (Нурия),
я югалткан (Марат, Фәрит, Ана һ. б.) геройлар кешеләрдән ераклаша. Фәрит – авылга,
Марат – шәһәр читендәге ял йортына китеп тынычлык эзләсә, хатын-кызларның ера-
гаю-күчеш даирәсе күпкә таррак, ул бары тик күңел кысалары белән генә чикләнә.
Тышкы дөнья белән элемтәне өзгән геройлар, ялгыз калгач, яшәлгән көннәренә, баш-
карылган эш-гамәлләренә бәя бирәләр һәм күп очракта үкенергә мәҗбүр булалар.
Үкенү – хаталарны тану гына түгел, ә үсәргә-үзгәрергә омтылыш кебек тә кабул ителә.
«Уяну» халәте кичергәннән соң, геройларының тормышны башка күзлектән бәяләүләре
язучыга фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирә.
«Шаяру»дагы Марат: «Вак-төяккә чәчелеп, таралып бетте шикелле гомерем. Бай-
лык тупларга ашкындым, турысын әйткәндә, корсакны кайгыртып гомер үтте. Тәм-
лерәк ашарга, затлырак киенергә, күбрәк йокларга, мин-минләнеп үзеңне башкалардан
өстен куярга – бар омтылышларым ахыр чиктә шуларга барып бәйләнә. Адәм баласы
шуның өчен генә туамы бу дөньяга?»1– дип үкенүен белдерсә, Нурия исә («Принцлар
һәм принцессалар») ул ышанып яшәгән, «гел принцлар һәм принцессалардан» гына
торган дөньяның җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә «Сөюгә хаклы булу өчен күңелнең
билгеле бер биеклеккә күтәрелүе кирәктер, сафлыгы кирәктер»2 дигән фикергә килә,
хыялланган принцтан шактый ерак торган ярым кыргый Фердинанд белән төн үткәр-
гәч, хакыйкатьне кабул итәргә мәҗбүр була.
Чынбарлыкның көтелмәгән ваклыклары алдында каушап-куркып калу, күнегелгән
яшәү рәвешен үзгәртергә әзер булмау әсәрләрдә курку мотивы буларак калкып чыга.
Курку җәмгыять һәм кеше арасындагы бәйләнешне өзү белән яный, билгесезлек ал-
дында калган геройга рухи газаплар алып килә. Эчке куркуны җиңү өчен, герой башка
бер кабыкка төренә. Гомерендә санаулы гына китап чыгарган шагыйрь дә («Инфаркт»),
беренче карашка бик бәхетле тоелган Марат та, тормышыннан канәгать булып күренгән
Нурия дә вакыт-вакыт башка битлек артына яшеренергә мәҗбүр. Чөнки хакыйкатьне
кабул итү җиңелүгә тиң икәнлеген тормыш логикасы искәртә килә. Йә булмаса геройлар
чынбарлыктан кача, моңа бәйле әсәрләрдә качу мотивы3 калкулана.
«Без әнкәй йөрәгеннән чыктык» повесте, әдәбият белемендә монтажлау термины
белән йөртелеп, сурәтләүнең өзек-өзек фрагментлардан торуын күз уңында тоткан ком-
позициягә корылган. Шуңа да әлеге әдәби әсәрне оештыруда сәбәп-нәтиҗә бәйләне-
ше түгел, ә авторның фикерен бәйләп торучы вакыйгалар тезмәсе төп рольне уйный.
1 Кара К. Без әнкәй йөрәгеннән чыктык: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2009. – 76 б.
2 Шунда ук. – 231 б.
3 Булатова Д. Язганнарым сезнең турында // Кәрим Кара. Без әнкәй йөрәгеннән
чыктык: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2009. – 9 б.

520
Сюжетны бер фокуста тотучы доминант кисәк булып Ана образы тора. Биш бүлек
һәм соңгы сүз (пролог) ана хәтерендә тергезелгән вакыйгаларны һәм геройның аларга
мөнәсәбәтен чагылдыра, я булмаса хәтердә калган мизгелләрне искә төшерү рәвешендә
бирелә.
Хикәяләүченең туган вакытыннан алып хәзерге көнгә кадәрге тормышындагы
тәэсирле күренешләр лиризм белән сугарып бирелә һәм чор картинасын да, шәхси
фаҗигане дә үз эченә ала. Әсәр шуның белән үзенчәлекле: балалык самимилеге, күңел
чисталыгы бөркеп торган герой монологы фәлсәфи уйланулар белән баетыла һәм бала
күңелендәге үзгәреш-үсеш эволюциясен, тормышны танып белү процессын тоемлар-
га ярдәм итә. Һәрберсе, мөстәкыйльлеккә ия булып, яңа исем белән аталган бүлекләр
ана һәм бала диалогын хәтерләтә: беренчесенең сөйләмендә, тормышның ачысын да
төчесен дә татыган кеше буларак, объектив бәя-нәтиҗәләр бирелсә, икенчесенең хәте-
рендә субъективизм, вакыйгаларны хис-кичерешләр аша бәяләү өстенлек итә. Әдәби
әсәргә генә түгел, тулы бер китапка исем буларак бирелгән «Без әнкәй йөрәгеннән чык-
тык» атамасы һәр яңа әсәрдә үзгә яңгыраш ала. Китапка тупланган әсәрләр повестьтагы
субъектив идея белән ассоциацияләшә, нинди генә язмышка дучар булсак та, без газиз-
ләрдән-газиз әниләр тарафыннан дөньяга килгән, аның йөрәк тибешен тоеп аваз салган
кешеләр, дигән фикер яңара.
К. Кара геройларының гендер аспектта гәүдәләнеше үзенчәлекле. Әсәрләрдә ир-
ат һәм хатын-кыз җенесендәге геройлар үзара үрелеп, һәрберсе үз характерлары белән
сурәтләнә. Язучы өчен, әлбәттә, иң изге кеше – Ана. Аның белән бәйләнешле вакыйга-
лар тасвирланганда, язучы югары идеаллар һәм кешелек кануннары турында уйларга
урын калдыра. Традицион образлар, архетиплар галереясын тулыландырып, Аналар-
га мәдхия укый. Мәңге айнымас иренең хатасы аркасында ике улын югалткан Нәзирә
дә («Гафу ит мине…»), ялгызлыкның ачысын татыган Ана да («Без әнкәй йөрәгеннән
чыктык»), әсәрләргә эпизодик характерда кертелгән башка аналар да – бөек затлар.
Әмма аерым әсәрләрдә хатын-кызлар, бигрәк тә ир хатыннары гәүдәләнешендә берья-
клылык күзгә ташлана. Бүләк һәм байлык кына көтеп ятучы Лиана («Шаяру»), үзен
башкалардан өстен тотучы Диана («Инфаркт»), иренә генә түгел, баласына да кешелек-
сез Сания («Лашбайга сәяхәт») образларының әхлакый йөзен ачу максатыннан кулла-
нылган кара буяулар – детальләр, ирләре телендәге аларга бәя булып яңгыраган «кы-
ямәт ыржыгы», «ләгънәт» сүзләре югарыда әйтелгән фикерне раслый.
Иҗатының чишмә башы Башкортстанда булган Марат Кәбировның «Сары йортлар
сере» (1999) башта «Тулпар» журналында1 дөнья күрә, ләкин әдәби җәмәгатьчелекнең
игътибарын «Казан утлары»нда басылып чыккач кына җәлеп итә. Ф. Латыйфи повесть-
ны «татар әдәбиятының гына түгел, гомумән, хәзерге заман әдәбиятының иң мөкәммәл
һәм тирән эчтәлекле» әсәре дип бәяли: «Никадәр тыгызлык, экспрессия, читләтеп әйтә
белү… Повестька тормыш чынбарлыгының бөтен кабахәтлеге, «изге максатлар» хакына
ди-ди халыкларга карата үткәрелгән телсезлек, динсезлек, йоласызлык, милләтсезлек
сәясәтенең бөтен ачылыгы, аның кешеләрдән эш малы, эш хайваны ясавы бөтен тирән-
леге белән, осталарча чагылдырылган»2. Башкортстан матбугатында басылып чыгу
1 Кәбиров М. Сары йортлар сере: повесть // Тулпар. – 1999. – № 5. – 15–89 б.
2 Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш // Казан утлары. – 2003. – № 5. – 138 б.

521
белән, әсәргә карата С. Сафуанов1, Л. Сәгыйдуллина2, Р. Фәтхерахманов3 һ. б. тарафын-
нан да уңай фикер әйтелә. «Сары йортлар сере» повестендагы үзәк герой гәүдәләнеше
А. Хәлиуллина4 тарафыннан Ф. Бәйрәмованың «Соңгы намаз» әсәре белән чагыштырма
яссылыкта тикшерелә, шулай ук М. Кәбиров повестьларының поэтик үзенчәлекләре5
аерым карала. Хәзерге татар әдәбиятында язучы прозасы постмодернистик күренеш бу-
ларак Л. Йөзмөхәммәтова6 тарафыннан җентекле анализлана. Соңгы елларда язылган
берничә кандидатлык диссертациясендә әдипнең прозасы тикшеренү объекты булуы,
язучының әдәби барышка алып килгән яңалыгы хакында сөйли.
Шулай итеп, 1985–2000 елларда Башкортстанда татар телендә иҗат ителгән әдә-
би әсәрләр төбәк әдәбияты кысаларында гына калмыйча, гомумтатар сүз сәнгатенең
зур казанышы булып тора һәм аның үсешенә үз өлешен кертерлек, еллар сынавын
кичәрлек дәрәҗәгә күтәрелә. Башкортстанда татар әдипләренең аерым бүлеге оешу,
татар телендә газета-журналлар саны арту, китап бастыру мөмкинлеге киңәю белән
әдәбиятка тармакланып үсү мөмкинлеге туа. Нәтиҗәдә әдәби вакыйга булырдай роман-
нар, трилогияләр иҗат ителә; повесть жанры үсешкә ирешә, әдәби мәйданга яңа автор-
лар килә – һәр җәһәттән бу этапны Башкортстандагы татар прозасының «алтын чоры»
дип атарга була. Төбәк прозасында, гомумтатар әдәбиятына хас уртак сыйфатлар белән
беррәттән, үзенчәлекле тенденцияләр дә аерымлана.
1986–2000 елларда Башкортстанда татар телендәге чәчмә әсәрләрдә тарихи-иҗтима-
гый мәсьәләләр (С. Поварисов, А. Магазов, Т. Таһиров), тирәлек һәм шәхес мөнәсәбәт-
ләре (К. Кара, М. Кәбиров), тәрбия-әхлак, гаилә, кеше язмышы проблемалары (Р. Сабит,
Д. Булгакова) киң чагылыш таба. XX гасырда ил, милләт, төбәк кичергән эпик вакый-
галарны, аларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен, тулы бер чор сулышын аңларга, ча-
гылдырырга, бәя бирергә омтылудан алып, аерым шәхес кичерешләренә төшенергә
теләү чәчмә әсәрләрне үтәли сугара. Язучылар чорның, үткән гасырның драматик, хәтта
фаҗигале якларына игътибарны көчәйтәләр. Зур күләмле, тормышның киң панорама-
сын сурәтләгән иҗтимагый-тарихи трилогия язылу төбәк татар прозасының бу чордагы
үзенчәлеге буларак күрсәтелә ала. Бу язучыларның тормыш тәҗрибәсе белән генә тү-
гел, чор хаҗәте һәм әдәби-эстетик фикернең үсүе белән дә аңлатыла. Әсәрләрдә чагыш-
тырмача күтәренке рух, кагыйдә буларак, хисси-лирик, романтик катлам ярдәмендә
ирешелә һәм тормыш авырлыкларына капма-каршы куела. Әлеге сыйфат аеруча С. По-
варисов, Т. Таһиров, Д. Булгакова, К. Кара иҗатына хас.
1 Сафуанов С. Рухи күперлəр. – Уфа: Китап, 2006. – 322–323 б.
2 Сәгыйдуллина Л. Сары йортлар сере (М. Кәбировның «Сары йортлар сере» әсәренә
бер караш) // Тулпар. – 2004. – № 1. – 48–50 б.
3 Фәтхерахманов Р. Татарга сатма матбугат // Казан утлары. – 2004. – №3. – 142–149 б.
4 Хәлиуллина А. Г. Заман һәм герой (Хәзерге татар прозасында әдәби геройны
гәүдәләндерү мәсьәләләре) :монография. – Уфа: БДПУ нәшр., 2007. – 206 б.
5 Хәлиуллина А. М.Кәбиров повестьларында афористик фикер бирелеше// Система
непрерывного образования: школа-педколледж-вуз. Материалы региональной научно-
практической конференции, посвященной 125-летию со дня рождения Г. Тукая, 21 апреля
2011 г. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2011. – 154–156 б.
6 Юзмухаметова Л. Н. Новые явления в татарской прозе рубежа ХХ–ХХI веков:
постмодернизм. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2016. – С. 18.

522
Бу чорда Башкортстан җирлегендәге нәфис әдәбиятта, реалистик сурәт белән бер-
рәттән, постмодернистик алымнарның чалымлана башлавын билгеләргә кирәк. Тик-
шерелгән әсәрләрне хронологик яктан системага салганда, язучылар кулланган иҗат
алымнарының реализмнан постмодернизмга авыша башлавы, идея-эстетик карашлар-
ның иҗтимагый яссылыктан шәхси тирәлеккә хәрәкәт итүе күренә. Иҗтимагый актив
шәхес образларына (С. Поварисов, А. Магазов, Т. Таһиров) алмашка ирексездән (Д. Бул-
гакова) яисә үз теләге белән үз дөньясына (К. Кара, М. Кәбиров) яки гаилә кысаларына
(Р. Сабит) бикләнгән индивидуалист, сызланучы-сыкранучы ялгыз геройлар килә. Алар
инде җәмгыятьне бәхетле итү уе белән янмыйлар, үз гомерләрен коткару өчен җан ата-
лар, шәхси бәхеткә ирешү юлларын эзлиләр. Вакыйгалар тарихи-иҗтимагый аренаны
хәтерләткән мәйданнан символик бер бина (сары йорт, зиндан, фатир) эченә күчә. Три-
логия я роман жанрына караганда, җыйнак сюжетлы һәм күләмле повесть, хикәяләр
өстенлек ала башлый. Сатирик юнәлеш активлашкан хәлдә, кайбер әдәби жанрларның,
мәсәлән, фантастик әсәрләрнең бөтенләй диярлек очрамавын, детектив яки мәхәббәт
романнарының сирәклеген билгеләргә кирәк.
Шулай итеп, ХХ гасыр ахырында илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр Баш-
кортстандагы татар әдәбиятына да зур йогынты ясый. Әдәби мәйданга заманча фикер
йөртүче, идеологик калыплардан чагыштырмача азат, туган телдә чикләүләрсез иҗат
итү мөмкинлеге алган урта һәм яшь буын килүе әдәби барышка яңа сулыш өрә һәм
ул тема-мотивлар ягыннан төрләнә, жанрларга байый, иң мөһиме, яңа әдәби-эстетик
эзләнүләр юлына чыга.

(Дәвамы 8 нче томда.)

Поделиться