Авыл тарихы – ревизия материалларында

Җанисәп – күп көч таләп итүче илкүләм зур вакыйга гына түгел, тарихи акт та. Төрле елларда халык санын алу материаллары – бүгенге көндә тарихчылар, шәҗәрәләрен төзүчеләр, гомумән, ата-бабаларының үткән юлы белән кызыксынучылар өчен гаять бай мәгълүмат чыганагы. Чакмагыш районы  авыллары  тарихы буенча берничә китап авторы Марат АХУНОВ белән җанисәп материалларында Иске Калмаш авылы халкы тарихы ничек чагылуы турында әңгәмә кордык.

 

– Марат әфәнде, 2013 елда Сезнең “Иске Калмаш авылы тарихы” дигән саллы китабыгыз дөнья күргән иде. Анда авылның борынгы чорларыннан алып бүгенге көннәренә кадәр тәфсилләп яктыртылган. Әлбәттә инде, халык исәбен алу, ревизия материалларыннан иркен файдалангансыз. Сезнең карашка, аларның мөһимлеге нәрсәдә?

– Җанисәп материаллары теге яки бу еллардагы халык саны турында гына түгел, башка мәгълүматларны да бирә. Мәсәлән, алардан сословиеләр, матди хәл, демографик күрсәткечләр (гаилә хәле, балалар саны, яше, гомер озынлыгы, миграция), милләт, кулланылышта йөрүче исемнәр, сәяси дулкыннар турында һәм башка кызыклы фактларны белә алабыз.

– Иске Калмаш авылы тарихын язганда кайсы еллардагы җанисәп мәгълүматлары ярдәмгә килде?

– Русия империясендә берничә дистә елга бер тапкыр халыкның җан исәбен алулар үткәрелгән. Андый җан исәбен алуларны халык, ревизия сүзенә нисбәтләп, “рәвиз” дип атаган. Империя тарихында барлыгы ун ревизия үткәрелә: Беренче ревизия 1718-1724 елларда үткән; Икенче ревизия 1743-1747 елларда була. Өченче ревизия – 1761-1764 елларда, Дүртенче ревизия – 1781-1783 елларда, Бишенче ревизия – 1794-1795 елларда, Алтынчы ревизия – 1811 елда, Җиденче ревизия – 1816-1825 елларда, Сигезенче ревизия – 1833-1835 елларда, Тугызынчы ревизия – 1850-1851 елларда, Унынчы ревизия 1857-1899 еллар арасында булган.

Патшаның 1717 елгы указы буенча, халык салымны җан башыннан түли башлый. Моның өчен илдәге барлык ир-атларның исәбе алына. Аларга җан башыннан җир бүленеп бирелә һәм казнага салым түләргә кушыла. Тәүге җан исәбен алуларда авыллардагы ирләрнең саны гына күрсәтелә. Шул исемлекне “ревижские скаски” дип йөртә башлыйлар, ә исемлеккә кергән кешеләр “ревизские души” дип аталганнар. Аннан соңгы ревизияләрдә, хатын-кызлар исәпкә алынса да, аларга җир бирелми.

– Элекке ревизияләрдәге мәгълүматлар ни сөйли?

– Патша хөкүмәтенең 1738 елдагы яңа законы буенча, авылдагы һәр сословие вәкилләре аерым авыллар булып утырырга тиеш була.  1816 елгы халык исәбен алу материалларында бу вакыйга чагылыш таба: Навил очының башкорт сословиесенә кергән өлеше – Түбән Калмаш авылы буларак, ә Кәшәк очының типтәр сословиесенә керүчеләр Югары Калмаш авылы булып исәпкә алынган.

Тарихи яктан, авылның Аръяк өлеше, халкының социаль составына һәм урамнар, зиратларның урнашуына карап фикер йөрткәндә, иң борынгысы  булырга тиеш. Анда XIV-XVII гасырларга караган язулы кабер ташлары сакланган. Калмашның сул як ярындагы урамга иң элек “чирмеш” дип атаган төркем, ә аннары – Казан ягыннан ясаклы татарлар, соңрак җир хуҗалары булып киткән башкорт сословиесе вәкилләре һәм алардан җир алган мишәрләр килеп утырган.

XVIII гасырдан башлап, Иске Калмашның һәр сословие вәкилләре үз мәрхүмнәрен аерым зиратларга җирли башлаган. Соңга табан да бу йола шулай дәвам иткән. Авылның Ишәй очы каберлеген – Түбән оч зираты дип, ә типтәрләр белән мишәрләрнекен Югары оч зираты дип йөрткәннәр.  XX гасырның 30нчы елларында колхозлашу чорында исә  һәр сословие вәкилләре үзләренең аерым күмәк хуҗалыгын төзегән.

– Чирмеш төркеме фин-угырлар белән бәйлеме?

– Аръяк урамның Берлек очында яшәүчеләр авылда элек чирмеш зираты булуы турында сөйләделәр. Авыл аксакаллары исә борында авылның югары очында чирмешләр яшәгәне хакында хәбәр итте. Бүгенге көндә авылда андый төркемнең булмавы кайбер аңлашылмаучылыклар тудыра. Ләкин Иске Калмаш авылы кергән Дүвәнәй иле авылларында элек чирмеш урамнары яисә чирмеш очлары булуы яңалык түгел. Шундый ук хәбәрләрне безгә Чакмагыш, Калмашбаш, Уйбулат кебек авыллар тарихын өйрәнгәндә дә ишетергә туры килде. “Чирмеш” сүзе татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә фин-угыр телләр гаиләсенә керүче халык атамасын белдерә. Бер очракта “чирмеш” термины мари халкының ата-бабалары атамасы булса, икенче очракта Идел-Уралда яшәп киткән мәҗүси мадьяр-венгр кабиләләре исемен белдерә. Сирәк очракта “чирмеш” сүзе потка табынучы мәҗүсиләргә карата да әйтелә.

Иске Калмашның “чирмеш” исеме белән билгеле булган борынгы халкының VIII гасырга кадәр яшәгән чирмеш-мадьярларга бәйләнеше юк. Бу ике этник төркемнең яшәү чорларын бер-берсеннән 800 елдан артык вакыт аера. Мадьярлар Идел-Уралдан VIII гасырда күчеп китә, ә Иске Калмаш чирмешләре чыганакларда тәү тапкыр XVII гасыр тирәсендә искә алына башлый.

Дүвәнәй иленең Ишәй төбәге авыллары халкының бер өлешен тәшкил итүче бу төркемнең килеп чыгышына түбәндәге документ ачыклык кертә сыман: “Лета 1707 года марта в 3 день Уфинского уезда Казанской дороги Дуванейской волости башкирец Рысманча Бакаев дал сию запись на Уфе той же Дуванейской волости деревни Калмашбаш безесашным татарам Уразаю Тынбаеву, Кулумбетю Уразметову в том, что владеть им Уразаю и Кулумбетю со мной, Рысманчеем и з детьми моими и родственниками вотчиной нашей вообще, по тем же межам, по которым владею я Рысманчей с товарищами, и всякого зверя и птицу, и рыбу ловить и борти делать и пашни пахать, сенные покосы …» (Материалы по истории Башкирской АССР. М. Т. 3.).

Документта җир алган Уразай белән Колымбәтнең бер сословиегә дә кермәгән (безъясашные) кешеләр булуын күрәбез. Димәк ки, алар бер җирдә дә исәптә тормаган, хөкүмәткә ясак түләмәгән кешеләр булганнар. Язма чыганакларда Идел-Уралның көнчыгышында яшәүче һәм хөкүмәткә ясак түләмәгән татар телле кешеләрне “бобыль” дип атаганнары искә алына. Чирмеш очлары халкының күбесе тәүдә –бобыль, ә аннары типтәрләр составына кертелә.

Минем уемча, безнең якларда яшәүче кайбер төркемнәрнең ата-бабалары XII-XIII гасырларда ук Шәһри Болгардан күченеп килгән кешеләр булган, алар – Иске Калмаш, Калмашбаш, Чакмагыш, Байталлы һәм башка авылларның “чирмеш очы” дигән төркемнәренең бабалары.

– Типтәрләр турында нинди фактлар бар?

– Патша хөкүмәте үткәрә башлаган тәүге җанисәпләрдә Иске Калмаштагы типтәрләр саны бик аз итеп күрсәтелә. Әйтик, 1796 елгы җанисәп вакытында ир-ат җенесендәге барлыгы 19 типтәр исәпкә алынган. Авылга килеп утырган беренче бабаның оныклары Гайсар, Габделбакый, Габделваһап, Мөэмин, Галиабдулла гаилә башлыклары була. 1816 елгы халык санын алу мәгълүматлары авылның типтәрләре саны ике ярым тапкырга артканын күрсәтә. Егерме ел эчендә авылдагы ир-атлар 19дан 58гә җиткән (ЦГИА РБ. Ф. 172. Оп. 1. Д. 128. Л. 15.). Бу хәл авылдагы типтәрләрнең саны төгәл алынмаганлыгы хакында сөйли. Әгәр бу санга хатын-кызларның якынча санын да кушсаң, типтәрләр саны 116 кеше килеп чыгар иде. 1834 елда 80 җан ир-ат исәпкә алынган. 1834 елдагы җирләрне межалаудан соң, типтәрләргә җан башыннан 15әр дисәтинә җир бүлеп бирелгән. Моннан соң алар, ясаклы сословие буларак, казнага салым түли башлаган. 1848 елгы мәгълүматлар буенча, Иске Калмаш авылында 41 җан ир-ат җенесендәге типтәр кешесе яшәгән.

– Ясаклы татарлар турында ревизияләрдә ни әйтелә?

– Беренче ревизия буенча, Иске Калмаш авылында 26 җан ясаклы татар яшәгән. (ЦГАДА. Ф. 350. Оп. 3. Д. 4644. Л. 452). Ревизиядән соң алар типтәр разрядына кертеләләр.

Билгеле булуынча, Казан ханлыгында яшәгән татар халкы ике сословиегә кергән. Боларның Ватанны сакларга бурычлы булганнарын – “казаклы” дип, ә дәүләт казнасына ясак түләгәннәрен “ясаклы” дип атаганнар. Ясаклыларның җире күп булмаган һәм алар, иген үстереп, шуның белән хөкүмәт казнасына ясак түләгән. Матди хәлләрен ныгыту өчен, кыш көнендә һөнәрчелек яисә сәүдә белән кәсеп иткәннәр. Казан ханлыгы чорында татар телендә сөйләшүче һәм ислам дине тоткан ясаклы катлам кешеләрен – суасларны – урысча документларда “чуваш” дип тә яза башлыйлар.

– Мишәрләр хакында нинди мәгълүматлар таптыгыз?

– Чакмагыш һәм Иске Калмаш мишәрләренең бабалары 1647 елга кадәр Казан өязенең Әлдермеш авылында яшәгән. Дүвәнәй иле җирендә  алар Чакмагыш, Түреш исемле авыллар булып утырганнар. Архив документларына караганда, Иске Калмашка 1730 һәм 1739 елларда ике зур төркем булып килеп мишәрләр урнашкан була (Южноуральский археографический сборник. Вып. 2. С. 334). Әмма алар акрынлап элекке Нугай Урдасы җирләренә (хәзерге Чишмә,  Кырмыскалы, Авыргазы һәм Дәүләкән районнары авыллары) күченеп китәләр. Гомумән, Иске Калмаш авылының мишәр сословиесе вәкилләре элек күпсанлы булмаган. XVIII гасыр ахырларында Иске Калмаш мәчетенә мулла булып килгән Галикәй Абдразаковтан таралган нәсел Иске Калмаш авылының мишәр сословиесен тәшкил иткән (ЦГИА РБ. Ф. 172. Оп. 1. Д. 92). Галикәй баба Чакмагыштан күченеп килә һәм авылның типтәр белән башкорт очлары арасына урнаша.

– Иске Калмашта төмәннәр дә яши бит әле…

– 1795 һәм 1811 еллар арасындагы халык исәбен алулар чорында Иске Калмаш авылына татарларның яңа төркеме күченеп килә. Боларны җирле халык “төмәннәр” дип йөрткән. Архив документларына караганда, алар йомышлы татарлар (русча “служилые татары”) булып, элек Пенза губернасының Краснослободский округы Акыш авылында яшәгән булалар. Хәзер бу авыл Мордва республикасының Краснослободский районына керә. Мәсәлән, төмәннәр борын заманнардан бирле сакланып килгән Акчурин, Кашаев, Макулов, Сакаев, Тимашев һәм башка фамилияле борынгы нәселләргә бүленгәннәр. XIX гасырның тәүге елларында авылга янә дүрт төмән гаиләсе күченеп килә, 1811 елгы VI ревизия мәгълүматлары буенча, алар хатыннары һәм кыз балалары белән бергә 29 җан  тәшкил иткән (ЦГИА РБ.  Ф И-138. Д. 731. Оп. 2. Л. 16.).

– Авылның Башкорт очы дип аталган төбәге хакында ни әйтерсез?

– Мисалга,  1811 елдагы халык исәбен алуда Иске Калмаш авылында барлыгы 175 кеше теркәлгән. Аларның 88е ир-ат һәм 87се хатын-кыз. Иске Калмашта яшәүчеләрдән 108 кеше – башкорт сословиесенә, 44 кеше – типтәр сословиесенә һәм 24 кеше ясаклы татар сословиесенә кергән (ЦГИА РБ. Ф. 1. Оп. 1. Д. 419. Л. 7).

Башкорт сословиесенә керүчеләр зур җир биләмәләренә ия була. Җирне кулланган өчен казнага салым түли. Балигъ булган барлык ир-атлар үзләренең ике аты, фуражы һәм азык-төлеге белән хәрби хезмәткә барырга тиеш була. Башкорт-мишәр гаскәренә Русия империясенең Казахстан белән арадагы чикләрен саклау бурычы йөкләтелгән.

Иске Калмашның башкорт сословиесенә керүчеләре XVIII гасыр урталарыннан бирле берничә зур нәселне тәшкил иткән. Арада борынгы Чәрмәсән буеның хуҗалары дүвәнәйлеләр дә (Идел хуҗа нәселе белән Әнәс бабадан таралган ишәйләр), алар янына күченеп килеп җирләшкән әҗәйләр, касыймлылар һәм Канлы волосте нугайлары бар.

Гомумән алганда, җанисәп материалларының, еллар узган саен әһәмияте тагын да арта бара. Алар безгә ата-бабаларыбызның тормыш итмеше, яшәеше турында сөйли, үткәннәргә илтүче бер күпер булып тора.

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.

«Кызыл таң», 2021, 24 сентябрь.

 

Поделиться