ИСЛАМДА ИСЕРТКЕЧКӘ УРЫН ЮК

Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай әйтә: «И сез, иман китергән кешеләр! Дөреслектә, хәмер, отыш уеннары, (мөшрикләрнең – Аллаһтан башка да илаһлар бар, дип ышанучы мәҗүсиләрнең) корбан чалу урыннары һәм уклар (уклар ярдәмендә күрәзәлек итү) – шайтан эшләреннән булган шакшылык. Моңа якынлашмагыз, бәлки, сез уңышка ирешерсез!» . «Аш табыны» сүрәсе, 5:90.

Хәдисләр: «Бер тамчы хәрәм ашаган я эчкән кешенең догалары кырык көн буена кабул булмас».

«Нинди эчемлек сезне зур күләмдә исертсә, шул сезгә бәләкәй микъдарда да хәрәм».

«Хәмер дә, аны эчкән һәм эчергән кеше дә, аны сатучы һәм сатып алучы да, җитештерүче һәм җитештертүче дә, китерүче һәм китертүче дә – Аллаһ Тәгаләнең ләгънәте астында».

Фото: https://pixabay.com

Поделиться