Закир ӘКБӘРОВ. «Сатира – җитди жанр»

– Закир ага, әдәбиятка килүегез ничек булды?

– Кечкенәдән китап яраттым. Шуңадыр да, урта мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, Стәрлетамак педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына барып кердем. Ул вакытта язучы булам дип уйламаганмындыр. Диплом алгач, авыл мәктәбендә балалар укыттым, директор, РОНО мөдире булдым, Совет, партия органнарында җаваплы вазыйфалар башкарырга да туры килде. Хезмәт юлымның соңгы уналты елы журналистика белән бәйле булды: “Кызыл таң”да үзхәбәрче, шәһәр гәзитендә мөхәррир булып эшләдем.

Кытайлыларда каргышлы бер әйтем бар, диләр бит: “Балаларыңа илдәге чуалчыклар чорында яшәргә язсын”. Безнең буынга да, сугыш хикмәтләрен кичерергә туры килмәсә дә, байтак кына көчергәнешле вакыйгалар эчендә кайнарга туры килде. Горбачев “үзгәртеп коруы” белән Ельцин реформалары үзләре генә дә ни тора! Күпме гомерләр киселде, күпме язмышлар сынды… Язышу теләге менә шушы чорда туды да инде, кызганычка каршы, соңлабрак туды. Хәтта бер язучы дустымның шаярту катыш әйтелгән битәрен дә ишетергә туры килде: “Закир, иллене үткәч хикәя яза башламыйлар ул”. Бу мәсьәләгә карата шуны гына әйтә алам. Шагыйрь булырга, бәлки, яшьлек һәм талант кына да җитәдер. Эчтәлекле проза язу өчен тормыш тәҗрибәсе бик кирәк. Башларыннан күпне кичергән әдипләрне искә алыйк: рус язучылары Александр Куприн белән Максим Горький, татардан Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимов, башкорттан Афзал Таһиров белән Давыт Юлтый… Әгәр алар күрәчәкләрен күреп, кичерәчәкләрен кичермәсәләр, үлемсез әсәрләрен тудыра алырлар иде микән? Дөрес аңлагыз, бу һичкенә дә үземне бөекләр рәтенә куярга омтылу түгел, бөек язучылар язмышы турында уйлану гына.

– Әдәбиятка бик соңлап килдем, дисез. Иҗади йөгегезне үзегез ничек бәһалыйсыз?

– Әдәби багажым зур түгел: дүрт-биш повесть, ике йөзләп эреле-ваклы хикәя һәм публицистик язмалар. Аларның күбесе республика матбугаты битләрендә, шул исәптән “Тулпар”да да, нәшер ителгән алты китабымда дөнья күрделәр. Дөнья күреп өлгермәгәннәре “Китап” нәшриятында чиратын көтә. Иҗади йөгемнең күләме борчымый мине, күбрәк сыйфаты турында уйланам. Дөнья әдәбиятында бик күп романнар иҗат иткән бөек язучылар да бар, бер генә үлемсез китабы белән әдәбият, мәдәният тарихына кереп калган шәхесләр дә билгеле.

– Нинди жанрны үз итәсез?

– Күбрәк сатирик, юмористик хикәяләр язам. Шулай булгач, мине әсәрләремнән генә белгән укучыларым авторны бәлки, гел генә авызы ерык кеше итеп күз алдына китерәдер. Мине белгәннәре арасында: “3акир, үзең – күзлек киеп, галстук тагып йөргән җитди кеше, үзең җыен юк-бар язасың”, – диючеләр дә бар. Кызганычка каршы, җәмгыятебездә сатирикка карата “кеше көлдерүче”, “юк-бар язучы” кебегрәк караш яши шул. Хәтта каләмдәшләребез арасында да сатирикны өченче сортлы язучы итеп кабул итүчеләр очрый.

Бүген сатира һәм юмор жанрында ике юнәлеш хакимлек итә. Берсе – сәхнәдән укып, тамашачыны егып салып көлдерер өчен язылган юморескалар һәм монологлар. Аларның темалары бер кулның бармаклары белән генә санарлык: эчкече маҗаралары, ир белән хатын мөнәсәбәте, мескен каенана яки әби… Шоу-бизнесны хезмәтләндерүче байтак урыс авторлары “кендектән түбән” теманы актив үзләштерүдән дә тартынмыйлар. Икенче юнәлеш – Чеховча әйтсәк – күз яше аралаш көлү. Мин үземне шушы юнәлеш язучылары арасында күрәсем килә. Хикәяләремнең дә күбесе укучыны егылганчы көлдермидер, бәлки, бүгенге гаҗәеп тормышыбызның гаҗәеп күренешләре турында уйланып моңсу елмаерга гына мәҗбүр итәдер. Ә бүгенге тормышыбызда тема тулып ята: угырылык, ришвәтчелек, туган-тумачалык, коррупция, бюрократизм, гади кешене санга сукмау, мәгариф, саулык саклау өлкәсендәге мәгънәсез реформалар, эшсезлек, эчкечелек… Санап үтелгән һәр темага мисал итеп берәр генә хикәямне китереп китмәкчемен: “Каравылчы”, “Веҗәткә”, “ОББ сайты”, “Коррупциягә каршы көрәш”, “Ишек”, “Юаштан – юан”, “Конкурс”, “Гаярьлек”, “Зузумбиларча яшәү”, “Тәүбә”…

Еш кына күңелне: “Синең хикәялләреңне укып, менә шул кире геройлар оятларыннан кызарынып утыралардыр әле. Тот капчыгыңны!..” – дигәнрәк пессимистик уй да тырнаштырып тора. Ләкин халыкта бит әле: “Тамчы тама-тама таш тишә”, – дигән әйтем дә бар. Тормышыбыздагы җитешсезлекләргә каршы барыбыз да бердәм булып (шул исәптән сатириклар да), көрәшмәсәк, президент указларына гына ышанып утырсак, начарлыктан котыла алырбызмы? Ә бит дәрәҗәле бурларга, ришвәтчеләргә карата хөкем әлегә артык йомшак: “неполное соответствие занимаемой должности”, “освобождение от должности”. Чуртанны суга җибәрү түгелмени бу?!. Әлеге “чуртаннар” җылы океан ярыңдагы виллаларына барып сыеналар да яшь сөяркәләре куенында оҗмах рәхәтлекләре татып гомер кичерәләр. Хәтта аларның җинаятьләрен йолмшаграк итеп атаган яңа терминнар да барлыкка килде бит. Буяучы төзелештән бер банка буяу чәлдерсә – угрылык, министр бюджет акчасыннан бер миллиард акча йомса – превышение полномочий. Мескен хаста рәхмәт йөзеннән табиб кулына бер кап шоколад тоттырса – ришвәт, төзелеш оешмасы хуҗасы төшемле подряд өчен чиновникка миллион төртсә – откат. Без язган әсәрләрне әлеге министр белән чиновникның укып каравы икеле, ләкин халыкка акның – ак, караның кара икәнлеген төшендерергә кирәк бит.

– Сез сатирик әсәрләр генә язмыйсыз, “җитди”ләрне дә чыгаргалап торасыз. Мәсәлән “Әрем исе” атлы “җитди” җыентыгыгыз укучылар тарафыннан яхшы кабул ителде, ул Стәрлетамак төбәк язучылар оешмасының Хәким Гыйләҗев исемендәге премиясенә дә лаек булды. Нинди әсәр язу җиңелрәк: сатирикмы әллә “җитди”неме?

– Тормышчан булсын, җиренә җитсен дисәң, икесе өстендә дә бик җентекләп эшләргә кирәк. Тиз генә бер юмористик хикәя әвәлим дә, гонорарын алыйм әле, дип тотынсаң инде… Кыска гына хикәянең дә сюжетын бик яхшылап уйларга, героена бәһа бирү алымнарын чамаларга, теле өстендә ныклап эшләргә кирәк, дип саныйм мин. Тел турында шуны әйтә алам: урынсыз кулланылган сүз, шигырьнең ямен җибәргән кебек, хикәядә дә кылчык булып күзгә төртелеп тора. Кайсы бер авторлар, хикәя герое булып кыланып, телне ваталар да җимерәләр. Шулай кызыграк булыр дип уйлыйлар. Минемчә, геройның холкын, акыл дәрәҗәсен укучыга берничә сүз белән генә дә җиткерергә мөмкин. Сатирик әсәрне дә матур, моңлы, үткер телебезнең бар байлыгын файдаланып иҗат итәсе килә.

– Кайсы язучыларны үзегезгә үрнәк итеп куясыз?

– Без – Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабичларның үлемсез әсәрләре мисалында үскән буын кешеләре. Марат Кәримов, Әнгам Атнабаевлар иҗатын бик ихтирам итәм. Мостай Кәримнең “Кыз урлау”ын үзешмәкәр сәхнәдә уйнарга да туры килде. Алар иҗаты әдәбиятыбызның алтын фонды булу белән бергә, юмор һәм сатираның югары өлгеләре булып та тора. Рус язучыларыннан минем өчен кумирлар: Куприн, Чехов, Зощенко, Аверченко. Америка язучысы О‘Генри новеллалары, Ярослав Гашекның “Бравый солдат Швейк”, Ильф белән Петровның “Двенадцать стульев”, “Золотой теленок” дигән әсәрләре гел генә кул астымда. Бик күңелсез булып китсә, шуларның берсен ачам. Үлемсез әсәрләр!

Антон Павлович Чехов иҗаты турында бер галим болай ди: “Россиянең унтугызынчы йөз азагы, егерменче йөз башындагы иҗтимагый-икътисадый хәлен, төрле катлам кешеләре тормышын, зур-зур гыйльми хезмәтләргә караганда, Чехов хикәяләре аныграк чагылдыра, тирәнрәк ачып бирә”. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Әгәр кайчан да булса безнең әсәрләргә дә менә шундыйрак бәһа бирүче табылса, максатыбызга ирешкәнбез, дип әйтергә мөмкин булыр иде. Чеховның: “Кыскалык – талантның сеңлесе”, – дигән сүзләре дә һәрчак хәтердә. Билгеле, бар кыска язганнар да талант иясе түгел, ләкин талант иясе кыска яза белергә тиештер.

– Бүгенге татар әдәбиятына карашыгыз.

– Үземне бүгенге татар әдәбиятын бик яхшы беләм дип исәпләмим. Дөнья күргән бар әсәрләрне укып барырга мөмкинлек юк. Соңгы укыган китабым – Ринат Мөхәммәдиевның “Сират күпере” романы, аңа хәтле “Утлы таба өстендә”сен укып чыккан идем. Зур тәэсир калдырдылар. “Тулпар”ны даими укыйм. Элегрәк прозада төп тема – авыл тормышы була торган иде. Әлеге көндә әдәби тематиканың киңәя баруы шатландыра. Татар әдәбияты – бай традицияле әдәбият. Шуның өчен татар әдәбиятының, аның бүленгесез бер өлеше булып торган Башкортстан татарлары әдәбиятының да киләчәге барлыгына ышанып яшим. Еш кына менә мондый сорау бирүчеләр дә бар: “Сез үзегезне кем дип исәплисез: татар язучысымы, башкорт язучысымы?” Җавап бер: “Башкортстан язучысы”.

– Күңелегезгә нинди әдәби алымнар якын?

– Язганда нинди әдәби алым куллануымны бик уйлап утырмыйм: эпитетмы, метафорамы, гиперболамы дигәндәй. Сорау бирелгәч инде… Чагыштыруларны еш кулланмасам да, яратып кулланам. Мәсәлән, “Хикмәтле йорт” дигән хикәямдә түрәләр арасына эләккән авыл агаен “тутыйкошлар өеренә ялгыш кушылган карга” белән чагыштырганмын. “Барысын да кадрлар хәл итә” дигән хикәямдә район башлыгының хуҗалык җитәкчесенә янавы тәэсирен “шәмдәлдән арканын сүтә-сүтә төшеп килүче чыпчык чебешедәй үрмәкүч” көчәйтеп җибәрә. “Тәүбә” атлы хикәямдә кояш кадимгечә күтәрелми, “парктагы “Шайтан тәгәрмәче”нең өченче баскычыннан дүртенчесенә менеп кунаклый”… Моның кебек уңышлымы, уңышсызмы детальләрне чүпләү, аналазлау инде – тел, әдәбият галимнәре эшедер.

Гомумән, Чехов таләп иткән кыскалыкның үз кануннары бар. Бөек язучы менә мондый фикер әйткән: хикәядәге вакыйганың айлы төндә барганлыгын укучыга җиткерү өчен озын итеп айлы төннең ямьлелеген тасвирларга кирәкми, ай нурының буа өстендәге пыяла ярчыгында чагылуын атап үтү дә җитә. Мәсәлән, бер хикәямдәге героемның кесәсендә уйнаган үтәли җил аның ботын өшетә икән, нигә инде мин аның тәмам хәерчелеккә төшүен озын итеп тасвирлап торам. Икенче хикәя героеның киң балаклары кыштыр-кыштыр асфальт себерә икән, хикәяләү барышындагы башка детальләрне дә кушып, укучым үзенең күз алдына гәүдәгә тәбәнәк, юан, өс-башына гына түгел, яшәү рәвешенә дә ваемсыз бәндәне китерер.

– Язучы кем ул?

– Бу төшенчәнең гыйльми билгеләмәләре дә юк түгелдер. Ләкин мин үзем өчен генә булса да менә мондыйрак билгеләмә чыгарып куйганмын инде: “Язучы – гаҗәеп тормышыбызга балаларча гаҗәпләнә алу үзчәнлеген югалтмаган, үзенең гаҗәпләнүе белән башкаларны да гаҗәпләндерә алу сәләтенә ия кеше”. Тавтология өчен гафу итегез, бу очракта мин аны бер алымым буларак кулландым. “Гаҗәпләнү” сүзенә “ярату”, “соклану”, “кайгыру”, “нәфрәтләнү” дә салам.

– Иҗатыгызга игътибар бар дип уйлыйсызмы?

– Минем иҗатым әле, бәлки, әллә кемнәрнең игътибарын җәлеп итәрлек тә түгелдер. Шулай булса да, язучы коллегаларым Рәдиф Тимершин, Кәбир Акбашевлар матур гына мәкаләләре белән чыгыш ясадылар инде. Җылы сүзләре өчен аларга зур рәхмәт. Иҗатымның ягулыгы корымаса, мактаулар, яманлаулар булыр ла ул. Тик мине икенче нәрсә борчый. Әдәбиятчы галимнәребез, кандидатлар да, докторлар да, байтак, әмма юмор һәм сатира жанрына игътибар итүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә бит өйрәнер нәрсә дә, ясар нәтиҗәләр дә юк түгел. Күпләребез хәтта “нәрсә ул сатира” дигән сорауга да юньләп җавап бирә алмый, юмореска белән юмористик хикәяне бутыйбыз, сатирик хикәяне фельетоннан аера белмибез.

Мин Башкортстан язучылар берлегенең сатира һәм юмор секциясенә кергән әдипләребезне генә барлап карыйм: Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Марсель Сәлимов, Мансаф Гыйләҗев, Риф Мифтахов, Рәдиф Тимершин, Кәбир Акбашев, Закир Әкбәров, Гали Гатауллин, Наҗия Игезьянова, Сөләймән Латыйпов, Камил Фазлетдинов, Рәшит Фазлыев һәм башкалар. Шушы иптәшләрнең берәрсенең сатирик һәм юмористик әсәрләрен тирән анализлаган җитди фәнни хезмәт бармы? Булса да, юбилей уңае белән язылган мактау мәкаләләредер. Ә инде кандидатлык, яисә докторлык диссертацияләре турында әйтеп тә тормыйм.

Бәлки, менә шуның өчен дә бүген “Башкорт сатирасы һәм юморы антологиясен” чыгару фарыздыр. Әдәбиятыбызның иң уңышлы көлкеле әсәрләрен бер җыентыкка туплый алсак, укучыларга да зур бүләк, галимнәребезгә дә эш булыр иде. Бердәнбер сатирик журналыбыз “Һәнәк”нең күләмен арттыру да – өлгереп җиткән мәсьәлә.

– Бүгенге заманга карашыгыз ничек?

– Ара-тирә үткәнне сагынып, киләчәккә өметемне өзмичә, бүген белән яшим. Урыс илендә “безвременье” дип аталган чорлар элек тә булган: уналтынчы йөз башы, унҗиденче йөз башы, егерменче йөз башы… Алар үткәннәр, артта калганнар. Әлеге чуалчык чор да үтәр, Аллаһы боерса. Без дә йокыбыздан уянырбыз, гражданлык тойгыларыбыз җитлегер, җитәкчеләребез итеп акыллы, тәртипле, нәфселәре йөгәнле кешеләрне сайлый башларбыз, бай һәм мәдәниятле илдә яшәү бәхетенә ирешербез. Әмма… сатириклар ул чакта да эшсез калмас.

«Тулпар».

Әңгәмәдәш: Дилбәр Булатова.

Поделиться