О лексемах со значениями «просить, искать, след» в тюркских и баскском языках

Татарча эстә- «искать; просить; желать, пожелать» дигән сүз сирәк кулланыла: белем эстәү «стремиться к знаниям», хәер эстәү «искать, просить милостыню».
Э.В. Севортян бу сүзне   эзлә- «искать» сүзе белән бәйли, ә  эзлә- фигыле  татарча эз, нугайча  ыз, чувашча йĕр, гомумтөрки iz,  борынгы төрки  jiz «след» сүзеннән ясалган. Ягъни галим сүзләрнең фонетик һәм семантик якынлыгын исәпкә ала.

Баскча eske, eska «просящий; поиск, в поиске; требование; нищий»  сүзен  М. Морван, esku «рука» кебек үк, *esk— тамырыннан килеп чыккандыр дип фаразлый.

 Күренүенчә, тюркологлар «просить», «искать», «след» мәгънәләрен тоташтыра, ә баскологлар  «просить», «рука» мәгънәләре арасында уртаклык таба. Ягъни фигыльләрнең килеп чыгышы тән әгъзалары белән бәйле, дип табыла.
Бу мантыйкка ияргәндә   баск телендәге hatz (hatzak — мн.ч.) «палец; след; врезка, выемка, отмеченное место; низ (одежды); лапа, копыто; часть тела; порода, раса; зуд», аңа бәйле atze «1) назад; зад; финал; следствие; слава, имя, история; будущее, потомство; 2) чужой», atzeko «назад, задний»  сүзләренең  бер яктан баскча *esk- тамырына, икенче яктан гомумтөрки iz «след»  сүзенә мәгънәви һәм фонетик якынлыгын искә алмый булмый. Шул ук вакытта татар телендәге azaq «потом; затем; конец, исход» һәм  аяк/ajaq (*adaq) «нога», ашык «бабка, альчик» мисаллары борынгырак  *az-/*ad-/*al- тамырына  ишарәли (борынгы төрки телдә ел, әлик «рука»).

Шулай ук аффиксларда охшашлык күзәтелә:  борынгы төркидә istäk «цель, желание»;  баскта  atzetik «позади, следом, в погоне, в поисках, после, потом».

Безгә калса,  бу сүзләрнең этимологиясен барлаганда, борынгы һинд-европа *ayǝs- «искать» сүзе белән дә бәйлелек ихтималын искә алырга кирәк.
***
Татар телендә «хәер эстәү» сүзтезмәсенең күчмә мәгънәсенең синонимы — биләмдә йөрү «бесцельное хождение, шатание; биләмгә йөрү «праздно шататься по чужим домам» (биләмче «тот, кто праздно шатается»). Ә инде  биләм сүзенең килеп чыгышы билгесез.
Баск телендә eske, eska  сүзенә синоним буларак bila, bilan, bilara, bilaka «в поиске» сүзе йөри. Бу тамырдан  bilakinde, bilekinde, bilaginde  «запрос, проверка, исследование, информация», bilatze «поиск; исследование; приобретение»,  bilantza «поиск» кебек сүзләр ясалган.
Болар татар телендәге биләм сүзенең  белү «знать», белем «знание», белек «знание», белеш «знакомый» (*bil-) сүзләренә дә мөнәсәбәте барлыгына ишарәли, мөгаен. Татарча билге, башкортча билдә, борынгы төркичә  belgü «знак, отметка» сүзләре шулай ук бу ояга карый булса кирәк.
Р.Г.Әхмәтьянов, татарча биләм сүзен башкорт теле диалектындагы  биләм «авыл агалары җыелышы; балкорт күче; урман кисү кишәре; авыл утырышы» белән дә чагыштыра, ләкин ул  билә- «владеть», биләмә «владение» сүзләре белән мәгънәви якынрак.
Бу уңайдан басктагы bilagende «домашние животные»; bildu «собирать, взять, уплотнять, свернуть, наклониться, объединить, привлечь, получить; сбор»; bilduma «коллекция», biltegi,  bildegi  «место сбора, хранения; сустав» сүзләре игътибарга лаек. Ә инде bilaera «1) исследование, поиск; 2) встреча» сүзендә  «поиск» һәм «сбор» мәгънәләре очраша.
 Югарыдагы «рука/нога/колено/поколение» — «след/искать» — «просить» кебек мәгънә күчешләре мантыйгын дәвам итсәк, татар телендәге бил «пояс, поясница, талия, седловина», беләк «рука, предплечье», балтыр «икра ног» сүзләренең дә биләм сүзенә бәйләнеше юк микән, дигән уй туа. Аларга  бала «ребенок, дитя», балдыз «свояченица, диал. шурин», башкорт телендәге бүлә «внук» кебек туганлык атамалары  фонетик яктан гына түгел семантик яктан да якын булып чыга.
Баскта бу җәһәттән  bular «грудь», belain, belaun, belein «колено; поколение; потомство; локоть, изгиб, сустав (растения)» сүзләре бар. Аларны М. Морван әүвәл-роман *bul-/bol-/bal-/bil-/bel- «круглый; собранный» тамырына тоташтыра һәм аның евразия телләре өчен уртак тамыр булуын билгели.
***
Баск телендәге bilkura, bilgurabilkurra «собрание, правление; союз; набор вещей, сустав», bilera, bilduera, bilkerа «встреча, сообщество, коллекция»  сүзләренең булгар,  биләр этнонимнарына охшаш булуы — үзе бер аерым мәсьәлә.  
Поделиться