О лексемах со значениями «голова, шапка» в тюркских и баскском языках

Татарча бүрек (борынгы төрки һәм борынгы монгол телләрендә börk) «шапка, шляпа» мәгънәсендә йөри. Р.Г.Әхмәтьянов бу сүзне бөркә-, диал. пүркә- «покрывать» фигыле (борынгы төрки телдә bürün «покрываться») белән бәйли. Бөркәнчек «накидка».
Баск телендә buruko, burko, buruiko «головной убор , одежда, покрывающая и украшающая голову, платок».
Бу сүз buru, bürü «голова, ухо, глава, происхождение, мыс, конец, начало, вершина, заголовок; колос, столица; капитал; сам; после» сүзенә нисбәтләнә.
Һәм ул татар телендәге борын «нос» (борынгы төрки *bur «нюхать») сүзенә бик охшаш («борын» белән «колак» (баск. buru) арасындагы мәгънә күчеше исә рус телендәге «слышать запах» сүзтезмәсендә күренә). Әкият башламы булган борын-борын заманда «давным-давно» дигән сүзләр дә хәтердә яңара.
***
Татар телендәге борын (укымас борын, килмәс борын кебек формаларда саклана), бирле «с, по»  бәйлекләренең (послелоги) баск телендәге адашы — buruan «после, в конце, во время» (zortzi egunen buruan «сигез көннән соң / через восемь дней») .
***
Татарча һәм гомумтөрки баш сүзенең килеп чыгышын тикшереп, галимнәр «ш» авазы урыныда «л» я «лч» авазлары булмадымы икән, дип уйлыйлар һәм балǯа, балǯир «лицо, голова, крыша», балди— «родиться, расти» сүзләрен дә тоташтыралар. (Кайбер гомумтөрки сүзләрдәге «ш» га чуваш телендә «л» авазы тәңгәл килә. Бу күренеш ламбдаизм дип атала.) Югарыдагы мисал тюркологларның «ш» алдыннан сонор аваз фаразлавын куәтли. (р-л тәңгәллеге шулай ук тарихи фонетикада еш күренеш.)
Баск телендә buru «голова» белән бер үк ояда каралучы buruka; buruxka, buruska, buruzka «ухо, початок; глава; головка», buruska, buska, buxkа «небольшое количество, остальное; мелочь; солома» мисаллары татар телендәге баш «голова», башка «другой, остальной», башак «наконечник, колос, солома (пропаренная)» кебек сүзләрнең этимологиясенә ишарәли кебек.
***

Иң кызыгы шул: төрки халыклардагы «ана бүре» образ-символы «баш ана» мәгънәсенең бүре «волк» сүзе мәгнәсе белән буталу нәтиҗәсе түгелме, дигән сорау туа. Ягъни ана бүре — *бурү ана «баш ана, олы ана» булырга мөмкин. Баск телендә aita-buru «старший отец», аma-buru «старшая мать; город происхождения».
***
Мәгънә һәм фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә бер «один» сүзе дә пәйда булган, ахры. Баскта buru-buruko, buru-buruan «первый»; bera «одинаковый; сам; тот же; он; одинокий».
***
Гомум алганда, бу сүзләр бик борынгы булырга охшый (чагыштыр: русча  һәм первый, перед).

Фото: Pixabay.

Поделиться