Моң, мин, миндәү…

(О лексемах со значениями ‘тоска, я, боль’ в тюркских и баскском языках.)

Баск телендә min (miña, muin) сүзе берничә мәгънәгә ия: «1) боль; зло; 2) тоска, грусть; кислый; болезненный; 3) живой, сильный, глубокий, близкий; нежный; 4) трудолюбивый; 5) росток».  Күреүбезчә, мәгънә төсмерләре шактый. Шунысы кызыклы: төрки телләрдә бу сүзгә фонетик һәм семантик яктан охшаш сүзләр бар.

1. Иң беренчел «боль» мәгънәсен  татар телендәге  миңгерәү, миңкү «оглушаться; почти терять сознание; растеряться»,  татарча миндәү,  миңнәү «обессилеть» сүзләренең семантикасы  белән чагыштырып була.  Баск телендәге  min-giro «трагический, трогательный, слезливый вид», min egin, min eman «причинение вреда; быть болезненным; отвращение (к еде); потерять сознание»,  mindu, mintu  «испытывать боль, горевать; причинить себе вред;  расстраиваться; скорбеть; мучиться»  кебек  сүзләр морфологик параллельләргә дә ишарәли.
Татар галиме Р.Г.Әхмәтьянов әлеге татар сүзләренең  тамырын  кытай телендәге   бань сүзенә тоташтыра. Сүз уңаеннан,  С.А.Старостин баск һәм кытай телләрен   сино-кавказ (дене-кавказ) гипотетик макрогаиләсе эчендә тикшергән иде. Ләкин татар һәм баск параллельләренең фонетик охшашлыгына игътибар итми мөмкин түгел.
Китерелгән ике мисалда да  «потерять сознание» семасы саклану һәм фонетик охшашлык татарча  mi, башк. meje (*bĕ͎ńŋi) «мозг, суть», баскча  muña, hũn, un, gun «сердцевина, мозг» сүзләренә  күпер сала.
2. Баскча min   сүзенең «тоска, грусть» мәгънәсенә  татарча, башкортча моң  «мелодия напев; глубокое чувство; сильная эмоция; уныние, печаль, грусть, тоска; нужда;  изъян» сүзе  мәгънәсе якын. Фонетик охшашлык борынгы төркидәге  buŋ, miŋ, muŋ сүзләре  белән дәлилләнә.
3. Баскча  min-minean «в сердце, посередине; самое чувствительное», min-minean ukitzea «прикоснуться к наиболее чувствительному» кебек  мисаллар шулай ук югарыда китерелгән татарча  mi, башк. meje (*bĕ͎ńŋi) «мозг, суть», баскча  muña, hũn, un, gun «сердцевина, мозг» сүзләре белән бәйлелекне ача.  Татарча йөрәк мае «сердце мое (туры мәгънәдә — сердца жир)» дигән гыйбәрәдә, үзе «сам», үзәк «центр» сүзләрендә бу мәгънәләр очраша. Өстәвенә, татарча min «я» зат алмашлыгы белән бәйләнеш юкмы икән, дигән сорау туа. Чагыштыр: татарча мин-минлек «высокомерие; самоуверенность», мин-минлегенә тию «задеть самолюбие». (Баск телендә ni «я».)
Моннан тыш  баск диалектларында ben, men сүзе бар, ул «серьезный, действительный, формальный; верный, послушный; горький, кислый» мәгънәсендә йөри, benetan, men menetik «в самом деле» . Чагыштыр: zin «клятва, верный, искренний» (без аны татар теленә кытай теленнән кергән дип фаразланучы чын «истинный, верный» сүзе белән чагыштырдык), zinetan, zin-zinetan  «действительно, очень серьезно»;   zin eta minez «действительно»; zin eta min «честно говоря, обоснованно».
Соңгысы формаль яктан  татар телендәге син дә мин, башкорт телендәге һин дә мин фразеологик сүзтезмәләрен хәтерләтә. Мәсәлән, син дә мин (яшәп ятабыз) «душа в душу, вполне нормально, как ни в чём не бывало, неплохо (живем)» (туры мәгънәсе «ты и я»).
Гомумән, басктагы zin eta min, татардагы син дә мин кебек мисаллар телнең бик борынгы катламнарына бәйләнгән, дип уйлыйбыз. Сүзьясалышның андый (префикслы) ысулы редупликатлы парлы сүзләрдә сакланып калган: кызыл-мызыл, иге-чиге, малай-шалай,  әкәм-төкәм һ.б. Татар телендә «оглушаться; почти терять сознание» мәгънәсенә диалектларда миңкү сүзе генә түгел, тиңкү, зиңкү, диңкү, аңкы-тиңке/иңке-тиңке/аңгы-миңге/иңке-миңке кебек сүзләр дә ия булуы бу фаразны тагын да ныгыта.
4. «Трудолюбивый» мәгънәсенең татар теленә гарәп теленнән кергән мән «суть, толк; человек, лицо» сүзе семантикасы белән  бәйләнеш бар кебек.
5.  Баскча min, muin  сүзенең «росток, молодое растение» (mindegi, muntegi,  mitegi, mutegi, nintegi «семенное ложе, питомник, ясли») мәгънәсе  bihi (*bini), bigi ‘зерно, гранулы, фрукт, маленький’ сүзе белән охшашлык нәтиҗәсендә пәйда булырга мөмкин.  Соңгысына параллель булып, борынгы төрки телдәге   benäk  ‘зернышко, мелкая монета’ мисалы килә. Яисә мәк «мак»  (Р.Г. Әхмәтьянов грек телендәге михун (μηχων) сүзенә бәйли) белән дә бәйләнеш булу ихтимал. Сүз башындагы тартыкларның сүз ясаучы префикс булу ихтималын искә алганда, татарча тәңкә (täŋkä) «монета, деньга» (фарсы телендәге данаг сүзенә бәйлиләр)  һәм баскча   txin «деньги», txingi «драгоценность» сүзләре белән бәйләнеш ачыла.
***
Шулай итеп, татар һәм баск телләрендәге лексемаларны чагыштырганда, фонетик һәм семантик, морфологик охшашлыкларга юлыгабыз. Өстәвенә, бер сүз башкаларына  бәйләнгән булып чыга, теге яки бу сүзне тамырдаш һәм мәгънәдәш сүзләрдән аерып карап булмый. Җеп очын тарту белән йомгак сүтелергә генә тора.  Һәм татар я төрки телләрдәге шундый төркем-ояларга баск телендәге төркем-оялар тәңгәл килүе бик тә кызыклы. Димәк, бу телләр арасында ниндидер җитди бәйләнеш булуы шиксез. Гарәп, кытай, фарсы телләре белән бәйләнеш исә сүзләрнең никадәр тирән тамырлы һәм яшәүчән булуын күрсәтә.
Дилбәр Сөләйманова. Уфа.
Поделиться