Күк, күтәрү, кәйе…

(О лексемах со значениями ‘небо, синий, поднимать, остаток’ в тюркских и баскском языках.)
Татарча күтәр-, борынгы төрки телдә kötür- «поднимать»; күтәренке «высокий, возвышенный».
Баск телендә goiti «1) вверх; над; вершина; высоко; 2) остаток (зерен), излишек, пищевые отходы»; goitirako «восходящий», goitira «вверх». Бу сүзләрнең тамыры — goi, goe (килеш төрләре: goian, goiko, gora, goietik) «вершина, высоко, верх, небо, твердь, потолок, рост, грудь, этаж, высший, северный, божественное, величие, со всех сторон».
***
Шулай ук чагыштыр:
татарча күк (kük), борынгы төрки kök «небо; синий», Күк Тәңре «Небесный Бог, высший Бог у тюрков»;
баскча goiko «1) остальной; 2) высшее, светло-синий; Бог, небесный, луна».
Төркиләрдә Күк-Ата тәңречелекнең төп заты булса, баскларда goiko aita, aita goiko дигән сүзтезмә бар, ул «Высший/Небесный Отец» дигән мәгънәне белдерә.
(Баскча ama-lur исә «Җир-Ана» була. Мондый күзаллаулар славяннарда да сакланган: Мать Земля и Отец Небо.)

***
Баск телендәге goiti сүзенең «2) остаток (зерен), пищевые отходы» мәгънәсенә игътибар итсәк, татар диалектларында очрый торган кәй, кәйе, кәйә «плохой, неважный (о всходах хлебов)» сүзләре кызыклы. Аларны борынгы төрки kej, ke, ked, ket, kes «зад, конец, основа, сильный, очень» сүзләре белән бәйлиләр. Р.Г.Әхмәтьянов татар диалектларындагы кәйек-ү, башкортчы кәйек «ростки из остатков зерен», кәйе-ү «ухудшиться; переедать (ашаганың кире килү)», чувашча кайаш «остаток (зерен)» мисалларын китерә. Башкорт телендә шулай ук кәйек аш, ягъни «всходы зерен, оставшихся под снегом с прошлого года» сүзтезмәсе бар. Борынгы монгол телендәге qojtu «задняя сторона, север, нижний, после этого» сүзенә тоташтырылучы диалекталь койты «плохо, неважно», моннан тыш татар телендәге кикерү, азәрбәйҗан телендәге гәйер «рыгать» сүзләре дә хәтергә төшә.

***
Баск телендәге goi, goe тамырларыннан капма-каршы диярлек мәгънәләргә (величие, остаток) ия сүзләр ясалуын энантиосемия, ягъни эчке антонимия, бер сүзнең капма-каршы мәгънәләрне белдерүе белән аңлатып булыр иде. Ләкин бу очракта омонимия күренеше — төрле мәгънәдәге сүзләрнең очраклы охшашлыгы  күзәтелә, ахры. Төрки телләрдә дә бу мәгънәләр төрле тамырларга нисбәтләнә.
***
Шулай ук чагыштыр:
татарча косык, борынгы төрки qusuq «рвота».
баск телендә goitika, gainez egin, gañez egin «рвота».
Татарча кыек «крыша, скат крыши»,
баскча goi-aga «о различных частях крыши».
***
Шулай ук чагыштыр:
Татарча авыз күтәреп дигән сүзтезмә «проявить беспечность; неприличность» мәгънәсен бирә, туры мәгънәсе — «рот подняв».
Баск телендә ahoz goiti «лицом вверх», туры мәгънәдә «с поднятым ртом» (ahoz «рот, ртом»).
Поделиться