К вопросу о тюркском ламбдаизме

Төрки телләрдә ламбдаизм дигән күренеш бар. Кайбер сүзләрдә башка төрки телләрдәге ш авазына чуваш телендә л авазы тәңгәл килә.

Мәсәлән:

тат. яшь һәм чувашча çул ‘год, возраст’;

тат. теш «зуб», шеш ‘вертел, колышек’ һәм чувашча шăл (< чыл < *чĕл < *тĕл < *тūл)  ‘зуб’ һ. б.

Шундый очракларга нигезләнеп, галимнәр, ш авазы урынында элек л булган, дип уйлыйлар.

Баск телендә ламбдаизм закончалыгы ачыкланмаган. Әмма профессор Р.Л. Траск  кайбер диалекталь сүзләрдә /λ-/ һәм /-ʃ-, -tʃ-/ авазларының очраклы тәңгәллегеген китерә: thailu, thallu ‘вид, сорт’,  taxu, taju ‘аспект, способность’; ilinti, ilindi, iliti, ileti, itxindi,  itxendi  ‘головня’.

Чуваш теле иң борынгы төрки телләрнең берсе, дигән караш яши. Әгәр бу фараз дөрес икән, төрки сүзләргә охшаш байтак сүзләр сакланган баск теле материалында ламбдаизм күренешенә мисаллар булырга тиеш.

Әйе, кайбер очракларда төрки фрикативларга баск телендә l авазы туры килә:

тат. җимеш (чув. çимĕç, чагыштыр: венгрча gyümölcs) «фрукт, плод» һәм баскча zimel «морщинистый или недозрелый плод»;
тат. каеш (чув. кайăш) «ремень, кожаный пояс» (чагыштыр: тат. кайры «кора») һәм баскча kaxal, azal ‘кора (дерева), кожа’;
тат. юаш (тат. диал. йŏбалғы «нерадивый») «тихий, кроткий» һәм баскча jabal ‘слабый, трусливый’.

Татарча теш «зуб» (галимнәр аны шеш ‘вертел, колышек’ сүзе белән бергә карый) һәм чувашча шăл (< чыл < *чĕл < *тĕл < *тūл)  ‘зуб’ сүзләренә   баск телендә zihi, ziri, zi , zilaga (B) < *si[l]i  ‘колышек, клин’ мисалы туры килә.

Әмма кайбер очракта составында l булган баск сүзләренә шул ук позициядә s, z, tz, tx кебек фрикатив я аффрикат авазлар булган охшаш сүзләр табыла:

тат. аш «еда, зерно» һәм баскча ale ‘семя, зерно, еда, фрукты, торговля’, әмма azi, hazi ‘семя, расти’;
тат. һуш «память, сознание» һәм баскча ulertu ‘понимать’, әмма uste ‘мнение, смысл’;
тат. агыш, агым, агын «течение» (чагыштыр: тат. уел «глубокая река») һәм баскча ugalte ‘река’, әмма egutxa, eguatxa, ugaitz, ugatx(a) ‘река’.

Гомумән, ламбдаизм очраклары сүз я тамыр азагында күзәтелә. Соңгы мисаллар исә аның морфонология белән бәйләнешенә ишарәли. Ягъни л — s тәңгәллегенең аффикслар тәңгәллеге яисә ls > s күчеше нәтиҗәсендә үсешүе мөмкин.

***

Югарыда китерелгән тат. яшь һәм чувашча чув. çул ‘год, возраст’ мисалын карасак, баск телендә фрикатив авазлы охшаш сүз бар:  iaz, ihaz, jaz, igaz, igez, ijaz, ijez, iez, xaz,  txaz < *iɣas  ‘прошлый год’.

Татардагы яшь «молодой, свежий (зеленый)»  (бор. монг. ǯalaγu «молодой»); «слеза» сүзенә охшаш баск сүзе шулай ук ламбдаизм закончалыгын расламый: баскча  heze, eze  < *heze  ‘1) влажный, свежий, сырой, зеленый, 2) чувственный’, ezo «мокрый, влажный».

Икенче мисалга килгәндә,  баскта «теш» мәгънәсендә hortz , ortz  < *[h]ortz ‘зуб-резец’ сүзе йөри һәм ул тат. азау, чув. vъ̊rъ̊-lъ̊ ‘коренной зуб’, тат. урт «десна», ыржаю «скалиться» сүзләре белән охшаш.

Гомум алганда, төрки һәм баск телләрендә фрикатив авазлар шактый тотрыклы.

***

Р. Г. Әхмәтьянов билгеләвенчә, татар телендәге җимеш (чув. çимĕç, әмма венгрча gyümölcs)  сүзенең этимологиясе билгесез. Бу уңайдан баск телендәге zimel, zimilzimail, zumelzumal (топонимнарда zumel/zubel)  сүзе игътибарга лаеклы. Аның «морщинистый или недозрелый плод; увядший, между зеленым и сухим (о растениях); сухой, тонкий; пустой, сухой; крепкий, кожистый; гибкий; скупой; неплодородной» кебек мәгънәләре бар.   Баскча zumel «вид дуба; тростник» сүзе дә ботаник атамалар белән бәйле. Ә инде  zimurtxumurximur «морщить, складывать, хмуриться; морщинистый» сүзе татар телендәге җимеш сүзенең җимерү «разрушать; хмурить», җыеру «морщить, делать складки» сүзләре белән мәгънә уртаклыкларына ишарәли.

Төрки телләр белән ниндидер бәйләнеш бар икән,   шулай ук кентум-сатем закончалыгы ихтималын, ягъни татар телендәге кимерү «грызть; терзать», кибү (чув. тип-) «сохнуть», куыш (монг. qobul)  «дупло; пустота» кебек сүзләрне дә исәпкә алырга кирәк булачак.

Поделиться