К этимологии этнонима «тюрк»

Галимнәр әйтүенчә, төрки, түрк сүзләренең килеп чыгышы әлегә кадәр төгәл генә ачыкланмаган.
Бу уңайдан, баск телендәге берничә сүз кызыклы:
etorkin «будущее; потомство; посетитель, гость; иммигрант»; 
etorki «происхождение, добыча; родословная; потомок; наследие». 
Алар гаҗәеп рәвештә  борынгы төрки törkün, türkün «род, племя» сүзенә охшаш. Шулай ук  татар телендәге  төркем «группа» сүзенә   дә якын.
Баскларга гарәп йогынтысы булмый калмаган. Бәлки, басктагы бу мисаллар гарәп телендәге  äтрäк «төркиләр (тюрки)» сүзеннәндер?
Әмма аларның тамыры — күпмәгънәле etorri, torri, etoi, etor «приходить; быть, иметь; родиться, расти; следовать, приводить; приспосабливаться; соглашаться; потоп; наследство; происхождение; прийти в себя» фигыле. Һәм аның «приходить» мәгънәсе татар теледәге түркен «родня невесты, отчий дом невесты, женщины; обычай посещения отчего дома после выхода замуж (якут телендә  тöркүт)» сүзенең «туган йортка кайту» мәгънәсе белән кисешә. Татар диалектындагы  түркенләү (Р.Г.Әхмәтьянов)  «ата-ана йортына махсус килеп, үз кирәген алып китү» фигылендә  исә баск параллелендәге «наследство» мәгънәсенә дә аваздашлык табыла. Татар диалектларындагы һәм  төрки телләрдәге түрәү «родить; творить; производить» сүзе баск мисалындагы «родиться» мәгънәсенә якын булса,   татарча  тере «живой» сүзе баскча etorri фигыленең «быть, прийти в себя» мәгънәләренә охшаш. 

***

Баск теле  префикс һәм суффикс белән төрләнүче синтетик фигыльләре булу белән аерылып тора. Алар, элек күбрәк булса да, югалуга дучар.   etorri — шул сакланып калган сирәк синтетик фигыльләрнең берсе. Аның  athor, zatho «приходи»; zathozte «приходите»; dathor «он приходит»; dathorke «он может прийти, он придет»; zathozkit «иди ко мне», datoz  «идет»  кебек формалары бар.   Баск синтетик фигыльләре фантастик дәрәҗәдә катлаулы булып тоела. Әмма үзебезнең фигыль кушымчаларына күз салыйк: укы, укыр, укыт, укысын, укыйсыз, укытырга,  укыттырырга,  укысагыз, укыгандыр,  укыттыргалаштырсын, укыткаласагыз, укытттырсындыр, укыштыргаласыннар һ. б.
Ягъни etorri синтетик фигыленең татар телендәге тор- фигыленә   «стоять; находиться; жить; просыпаться» нисбәтләнүче дыр/-дер, -тыр/-тер хәбәрлек кушымчасы (укы-й-дыр «он читает)» һәм  йөкләнеш юнәлеше  кушымчалары (укы-т-тыр «заставь учить») белән уртаклыгын фаразларга мөмкин.
Гомумән, баск синтетик фигыльләренә параллельләр төрки телләрдәге фигыль кушымчаларында яшеренмәгәнме икән? Әлбәттә, бу — фараз һәм исбатлауны, төрки фигыльләрнең тарихына төшүне таләп итә.
***
Баскча etorkin сүзенең «будущее» мәгънәсе кызыклы, шул ук мәгънәдә  etortzeko формасы да кулланыла. Татарча бу мәгънәне киләчәк сүзе бирә. Тамыры — кил- «приходить».  Ягни семантик ясалыш ягыннан гына түгел, кушымчаларда да охшашлык бар.
Моннан тыш, баск телендә  etorkin сүзенең синонимы — heldu. Ә инде helgai,  helgei «будущее». Төрки телләрдә фигыльнең бул-гай, кил-гәй киләчәк заман  формалары билгеле.
Поделиться