«Җанның җырлыйсы килә»…

Башкортстандагы татар прозасын язучы  Дилбәр Булатовадан башка күз алдына китерү кыен. «Тулпар»да дөнья күргән  чәчмә әсәрләр журналның проза бүлеге мөхәррире  Дилбәр Булатова кулы аша үтә. Аның ярдәме белән әсәрләр камилләшә, тулылана, байый. Башкортстандагы татар прозасының бүгенге хәле, авырткан урыннары аңа яхшы таныш. «Әдәбият елы» уңаенан Дилбәр Данис кызына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Дилбәр апа, сөйләшүне «Әдәбият елы»ннан башлау урынлы булыр. «Спорт елы» кысасында – миллионнарча сумнарга объектлар төзелде, «Мәдәният елы»нда китапханәләр, мәдәният йортлары төзекләндерелде. Ул биналар спорт, мәдәният еллары үткәч тә халыкка хезмәт итә.

Язучы буларак быел әдәбият үсеше, киләчәге өчен нинди эшләр башкарылуын телисез? Гомумән, «Әдәбият елы»на нинди өметләр баглыйсыз?

– «Әдәбият елы», ышанам ки, яхшы нияттән – әдәбиятны үстерү, күтәрү ниятеннән игълан ителгәндер. Музейлар ачу, язучыларга мактаулы исемнәр, премияләр бирү, тактаташлар, бюст яки һәйкәлләр кую, радио-телевизордан әдәбият турында ешрак сөйләү, иҗат әһелләре белән очрашулар, әдәби бәйрәмнәр үткәрү – болар барысы да, һичшиксез, кирәкле эш. Хәтта ки Уфа урамнарындагы махсус баннерлар да бездә рекламадан тыш әдәбият та бар икәнлеген искә төшереп тора. Әйе, дәүләт язучылар иҗат иткән әсәрләрне бастыру, тарату ягыннан әдәбиятка зур ярдәм күрсәтә ала. Яхшы, сыйфатлы  әсәрләрне бүләкләп, халык алдында бәсен күтәреп, шул рәвешчә, халыкка чын әдәбиятны таныта ала, зәвык, китап укуга теләк, мәдәнилек тәрбияли ала. Язучының, иҗади берлекләрнең, мөхәррирләрнең, нәширләрнең матди  тормышын җиңеләйтә ала.

Шул ук вакытта әдәбият – үтә нәзберек һәм, шуңа карамастан, тернәкчел, яшәүчән әйбер. Ул – кеше җанының көзгесе, чынбарлыкның образлы, эстетик-сәнгатьчә чагылышы. Һәм чынбарлык яки җан-рух кебек үк, аның  үз закончалыклары, үз язмышы  бар. Әдәбият феодализм чорында да булган, социализмда да бар иде, язучылар берлекләре оештырылмаган капиталистик илләрдә дә яшәп ята. Бер рәвешен ясалма рәвештә тыйганда, ул стихияле рәвештә икенче сурәттә башка урында баш төртәчәк. Михаил Задорнов әйтмешли, «җанның җырлыйсы» йә елыйсы килә икән, җанга чикләр, киртәләр юк… Әдәбият өчен бар шартлар тудырганда да яхшы әсәр язылмавы бар. Әдәбиятны бульдозер белән изеп-таптап үткәндә дә, балчык-туфрак арасыннан нәфис чәчәкләрнең күтәрелүе мөмкин. Акмулланың башыннан сыйпап торганнармы да, Тукай балда-майда йөзгәнме? Мисалга, безнең редакциягә килгән язмалар арасында иң җан тетрәткечләре – репрессия корбаннары, әсирлектә булганнарның көндәлекләре. Аларны ул кешеләрнең балалары, оныклары алып килә. Адәм баласы үзе шаһит булган гаделсезлек, коточкыч хәлләр, кимсетелүләр яки нахакка гаепләнүләр турында гыйбрәт итеп язып калдыра, язмыйча түзә алмаганга, җаны елаганга яза.  Инде онытылгандай тоелган вакыйгалар дистәләрчә еллардан соң әдәби әсәр материалы булып китә.

Әдәбиятның торышын һәм үсешен билгеләүче объектив күрсәткечләр бар. Әсәрләрнең язылуы һәм аларның халыкка китап булып таралып,  яратып кабул ителүе, мәсәлән. Бу җәһәттән, З.Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында, көттеребрәк булса да, татар телендә чәчмә әсәрләр дөнья күреп, үз укучысын таба тора.

Әдәби журналларның тиражына карап та әдәбиятның популярлык дәрәҗәсен чамалап була. Башкортстандагы әдәби журналларның тиражы түбәндәгечә: башкорт телендә «Агизел» – 2200,  рус телендә «Бельские просторы» – 1300 данә.  Узган гасырның икенче яртысындагы  тиражлар белән чагыштырырлык булмаса да, булганына шөкер итәргә туры килә. Татар телендә иҗат итүчеләр һәм укучылар яшьләр журналы «Тулпар»га күз төбәп тора, аны  исә 3078 әбунәче алдыра. Әлбәттә инде,  «Тулпар»ның ике айга бер генә нәшер ителүе бәкәлгә суга – редакция папкасында проза әсәрләре шактый күп, һәм алар, аеруча күләмлеләре, еллар буе чират көтәргә мәҗбүр. Мисалга, «Туган як әдипләре» җыентыгын төзегәндә, ике дистәдән артык язучыбызны барладык. Елына алты сан гына чыккан журнал, шиксез ки, аларның иҗатын  укучыга җиткереп бетерә алмый. Прозадан тыш шигърият, юмор-сатира, балалар әдәбияты, тәнкыйть барлыгын да онытмыйк.  Драматургиядә каләм сынаучыларыбыз да юк түгел. Татар телендә айлык әдәби журнал булдырылса,  татар язучылары һәм шагыйрьләре, татар әдәбиятын сөючеләрнең  өчен  бик зур бүләк булыр иде. Бу минем генә теләгем түгел, бу хакта «Кызыл таң» битләрендә Э. Әгъзами, С. Хафизов һ.б.лар язып чыкты, авторларыбыз белән әңгәмәләшкәндә,  укучыларыбыз белән очрашканда да иң еш бирелә торган сорау ул.  «Тулпар»да зур күләмле проза әсәрләрен берничә өлешкә бүлеп бирә башласак, әбунәчеләребез, калган өлеше килгәнче, башы онытылып бетә дип зарланалар. Ягъни әлеге шартларда роман жанры үсү турында сөйләп булмый. Шуны да әйтергә кирәк, башкорт һәм рус телләрендә язучылар шулай ук безнең журналны үз итә, үз әсәрләрен бездә тәрҗемә итеп чыгарасылары килә. Журналны айлыкка күчерү мөмкинлеге табылса,  бу өлкәдә дә иркенләбрәк эшләргә, каләмдәшләребезнең иҗатын укучыларга җиткерү мөмкин булыр иде.

– «Әдәбият елы»нда нәрсәләр эшләргә җыенасыз?

Әлегә ниндидер яхшы әсәр язармын дип вәгъдә бирә алмыйм.

«Әдәбият елы» уңаеннан журналга иң яхшы чәчмә әсәрләрне генә сайлап бирергә җыенам. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе игълан иткән «Балкыш» конкурсын тиешле дәрәҗәдә үткәрүдә «Тулпар»ның да өлеше булыр дип  уйлыйм. Андый бәйгеләр ел саен үткәрелеп, елның иң уңышлы берничә әсәре билгеләнеп, авторлары бүләкләнеп барса да  артык булмас иде.

БР Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсендә проза юнәлеше өчен җаваплы булгач, берләшмә һәм берлек оештырган чаралардан, очрашулардан читтә калмаска исәп тотам. «Китап» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китаплар саны артык күп булмаса да, берләшмәдә кулъязмаларны тикшерү эшен сүлпәнләтмәскә исәп. Мисалга, март аенда Фәнзәлия Мәснәвиева хикәяләрен тикшерү үтсә, алдагы утырышта яшь язучы Гөлия Гәрәеваның чәчмә әсәрләрен карамакчыбыз.

– Әдәбият “әдәп”, “әхлак” сүзләреннән барлыкка килгән. Моннан чыгып, язучы язган әсәр дә халыкны яхшылыкка өйрәтергә тиеш, дип фикер йөртергә мөмкин. Халык күңелен чистарту, агарту – элек-электән әдәбиятның төп максатларының берсе санала. Әмма бүгенге татар әдәбиятында бу күренешнең киресе күзәтелә башлады. Чөнки соңгы елларда фәхешлек, җинаятьчелек, әшнәчелек, көнчеллек сурәтләнгән әсәрләр еш дөнья күрә. Иң кызганычы – халык мондый әсәрләрне яратып, кулдан кулга, өйдән-өйгә йөртеп укый. Татар әдәбиятына кендек асты темасы, эротика да ят түгел. Шул ук вакытта, әдәп, әхлак темасына оста итеп язылган күп кенә әсәрләр халык күңеленә юл таба алмый. Әмирхан Еники әлеге вакытта яшәп, «Матурлык» хикәясен язса, бу әсәрне бүген беркем дә укымас иде, дигән фикер кала. Ни өчен бүгенге укучы җәмгыятьнең караңгы ягын, тормыш төбен яктыркан әсәрләргә өстенлек бирә?

– Килешәм, чын әдәбиятның максаты изге. Мисалга, «Кыйссаи-Йосыф» – гүя дә уртак төрки әдәбиятның энҗеле асыл таҗы, аңардан агылган нур  гасырлар аша әдәбиятыбызны да, тормышыбызны да яктыртып тора. Йосыф пәйгамбәр образында идеаль геройда була алуы мөмкин бик күп асыл сыйфатлар тупланган. Татар әдәбияты, атеизм чәчәк аткан чорларда да  илаһи идеалларны саклап килә алуы белән көчле булды.

Әмирхан Еникигә килгәндә, ул – дини һәм милли традицияләрдә тәрбияләнгән язучы, совет елларында әйтергә тыелган фикерләрне, укучылары-замандашлары күңелендә кайнаган хисләрне гүзәл образлар аша әйтеп бирә алды. Аның идеаль геройлары кемнәр? «Соңгы васыять»тәге Акъәби һәм Миңлебай карт, «Матурлык»тагы шәкерт егет һәм ана, «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндәге Гөләндәм һәм Салих, «Җиз кыңгырау»дагы Әхтәм – бу геройлар  татар милли тормышында булган, ислам дине тәрбияләгән иң матур, нечкә сыйфатларны – иманлылык, сафлык, тугрылык, сабырлык, ата-анага, өлкәннәргә ихтирам, кечеләргә кечелеклелек, оялчанлык, тыйнаклыкны –  гәүдәләндерә. Әмирхан Еникинең укучылары аның әсәрләрен һәм геройларын кабул итә алган икән – димәк, укучы үзе дә шул дулкында тибрәлгән, язучы яклаган идеалларны үз иткән.

Бүгенге укучы Ә. Еники әсәрләрен кабул итә алмый диябез икән, аның геройларындагы асыл сыйфатлар бүгенге укучыга ят булып чыгамы? Нәкъ менә «Матурлык» хикәясенә   кагылышлы бер вакыйга исемдә. Югары курсларда укыганда, Нижегородка бистәсендәге  мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан практика үттек. Дәрес бирүе шулкадәр җиңел, балалар тыңлыйлар, хәтта нинди таләпчән Әхәт абый Нигъмәтуллин  бишлеләрен жәлләми. Көннәрдән бер көнне, укучыларыма затлы бүләк булсын әле дип, класстан тыш уку дәресенә үземнең иң яраткан  «Матурлык» хикәясен алдым. Моңарчы тыңлаучан булган балаларның игътибары кинәт сүрелде, кемдер кәгазь атыша башлады, кемдер партага башын салып, йокларга итә башлады. Шулай итеп, шәкерт һәм аның анасы хакындагы гүзәл хикәя балаларга бөтенләй дә кызык түгел булып чыкты. Бердән, тыңлаучыларның яшен исәпкә алмаганмын, хикәя өлкәнрәк аудиториягә тәгаенләнгән, икенчедән, шәһәр үсмерләре дала табигатенең матурлыгын  күргән-белгәнме дә, арбада йөреп караганмы, мәдрәсәнең нәрсә, шәкертнең кем икәнен беләме? Ягъни дә әсәрдә сурәтләнгән дөнья картинасы шәһәр балалары күреп-белгән дөньяга ят булып чыкты. Өченчедән, тел мәсьәләсе. Әмирхан Еники тәкъдим иткән гүзәл әдәби тел үрнәкләрен кабул итә алу өчен татар мохитендә туарга, татар мохитендә яшәргә кирәк, мәктәптә татарча укырга кирәк. Татар телен атнага берничә сәгать өйрәнеп кенә моңа ирешү мөмкин булмаган хәл.  Шәхсән мин Әмирхан Еникине, шулай ук Гомәр Бәшировны, Нурихан Фәттахны, Аяз Гыйләҗевны, Мөхәммәт Мәһдиевны, Фатих Хөснине  татар прозасының иң талантлы язучылары дип саныйм. Ләкин мин – Чакмагыш районында 70нче елларда туып, башлангыч мәктәптә чи татарча гына укып, гаиләдә һәм авылда чи татарча гына сөйләшеп үскән кеше. Бүгенге укучының классик татар әдәбиятын кабул итеп бетерә алмавының төп сәбәпләренең берсе – нәкъ менә тел мәсьәләсе. Татар телен сөйләм теле, кухня теле дәрәҗәсендә генә белү әдәби телгә аяк чалмый кала алмый.

Әхлак мәсьәләсенә килгәндә инде, иҗтимагый шартлар, идеаллар үзгәрүе эзсез калмыйдыр. Бүгенге татар язучысы, укучысы кем? Әмирхан Еники яки аның укучысы татарга мең ел элек үк кергән  ислам тәрбиясен татыган, меңәр еллар буе формалашкан традицион милли гореф-гадәтләр белән сугарылган. Бүгенге язучы һәм укучы – кичәге совет баласы. Алар һәм аның ата-аналары – бер идеалларны җимереп, икенчеләрен урнаштырырга  омтылу чорының шаһитлары.  90нчы елларда тагын түңкәрелеш. Ил янә кыйбласын 180 градуска үзгәртә. Бүгенге укучы язучының бу күренешләргә нинди бәя биререн көтә, әсәрдә үзен борчыган каршылыкларны тапса гына аны укый, якын итә ала.

Син әйткән түбән сыйфатлар әдәби әсәрләрдә чагыла һәм укыла икән, димәк, тормышта алар бар. Һәм бүгенге тормышта гына түгел. Санап кителгән  фәхешлек, җинаятьчелек, әшнәчелек, көнчеллек кебек сыйфатлар – кешелекнең һәм әдәбиятның мәңгелек проблемалары. Коръән, Библия сюжетларын хәтерлик,   көнчеллектән Һабилне үтергән Кабилне искә алыйк… Шекспирның Отеллосы көнчел түгелме? Достоевский яки Гоголь, Салтыков-Щедрин иҗатында бөтен бу сыйфатлар төбенә кадәр төшеп сурәтләнмиме? Толстойның Анна Каренинасы тугры ханыммы? Ә. Еникинең «Рәшә» белән «Саз чәчәге»ндә дә тискәре геройларны очратабыз. Эш нәрсә сурәтләнүдә түгел, аны ничек сурәтләүдә һәм күтәрелгән мәсьәләгә карата авторның мөнәсәбәте нинди булуда бит.  Дөньяга, сәнгатькә караш аерымлыклары да бар. Шәрык әдәбияты, күпчелектә, уңай геройлар тәкъдим итә.   Ислам динендә дә гөнаһлар турында сөйләү хупланмый. Гареп әдәбияты геройлары исә катарсиска күпчелектә эзләнү, икеләнү, үкенү, ниһаять, тәүбә кылу аша ирешә.   Татар тормышының соңгы йөз елда шәрыктан бигрәк  гарепкә таба йөз тотуы, шул рәвешле, әдәбиятта да чагылыш таба булса кирәк: уңай геройлар урынына әсәр үзәгенә камиллекне эзләүче, камиллеккә омтылучы геройлар куела. Тәүге татар романнарының  берсе З. Бигиевнең «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890) әсәренең үк  француз детектив романнарының йогынтысында язылганын беләбез.

Гомум алганда, язучының үзмаксаты кемнедер нәрсәгәдер өйрәтергә тырышу микән? Коры һәм туры дидактикага корылган, кая әле, мин шушы якты фикерне үткәрим әле дип язылган әсәрнең уңыш казана алуы икеле.  Укучы да кулына китап алганда, кая әле, моны укыйм да агарыйм, чистарыныйм дип алмый, үзен борчыган, газаплаган яки үзенә кызыклы булган сорауларга җавап эзли, мөгаен. Әдәби әсәр аша якын күңелләр – язучы һәм укучы – бер-берсен таба, аларның  күңелләре серләшә. Аңлавымча, әлеге чорда әдәбият,  дидактика йә пропаганда  коралы булудан бигрәк, укучы өчен – дөньяны танып-белү чарасы, ә язучының җанын ачып салуы, үз тормыш тәҗрибәсе, үз хакыйкате белән  ихластан бүлешүе ул.

Зифа Кадыйрова – соңгы елларда Татарстанда, Башкортстанда иң күп сатылучы, иң күп укылучы язучы. Аның китапларын халык тузып беткәнче укый. «Төнге дозор»ның авторы  Сергей Лукъяненко «Чын әдәби әсәр кояш нуры, чишмә суы кебек бер каршылыкка карамыйча һәр йортка үтеп керергә тиеш» дигән. Бу сүзләп нәкъ Зифа Кадыйровага, аның әсәрләренә төбәп әйтелгән сыман. Миңа мәгълүм булуынча, феномен-язучы китапларын дүләт ярдәменнән башка, үз көче белән нәшер итә. Шул ук вакытта, китап кибетләрендә хөкүмәт акчасына бастырылып, тузан эчендә яткан калын-калын, матур итеп бизәлгән китаплар хәтсез. Мондый язучылар «Китаплары укылмаган язучы – үле язучы» дигән мәкальне күздә тотмыйча, яңадан яңа китапларын нәшер итүен дәвам итә. Сезнең карашка Зифа Кадыйрованың уңыш сере һәм калын китаплары сатылмаучыларның төп хатасы нидә?

– Зифа ханымның иҗатының популярлыгы сәбәпләрен «Бәхәс» әдәби клубы утырышында күмәкләп эзләгән идек инде («Тулпар», 2014, № 3). Татарстанның «Матбугат.ру» сайтында да  аның иҗаты буенча кайнар бәхәс барды.

Зифа Кадыйрованың популярлыкка ирешүе, миңа калса,  берничә шартның берьюлы үтәлүенә бәйле: язучының ихласлыгы, тормышны һәм кешеләрне белүе, акыл сатмавы, әсәр үзәгенә күпчелеккә таныш һәм кызыклы проблема куюы, күпчелеккә таныш гади сөйләм телен куллануы, әсәрләрдә тышкы һәм эчке сюжет кануннары саклануы. Төп герой – яшәешкә теше-тырнагы белән ябышкан, тормышның төбенә төшеп җитсә дә, бик авыр сынауларга дучар булса да, мәхәббәтен җуймаган, ялгыша-хаталана, кимсетелә-рәнҗетелә, хис-кичерешләр  диңгезенә чумып,  яшәеш мәгънәсен, хакыйкать нурын эзләүче кеше. Өстәвенә, ул Җир кешесе, чынбарлыкта, гадәти кешеләр арасында яши. (Юкса, безнең әдәби геройлар еш кына тормыш куйган сынаулардан хыялый дөньяга күчеп, һич булмаса, үлеп котылучан, рәнҗетелгәннәре рәнҗетүчеләре җәзаланудан тәм табучан). Болар барысы бергә әдәби бомба хасил итә дә инде, ахры.

Сатылмый тузан җыеп яткан китапларга килгәндә, димәк, бу  сәбәпләрнең кайсысы да берсе җитешми булып чыга. Зифа ханымның мисалы бик гыйбрәтле күренешне ачып сала: халыкта татарча китапка ихтыяҗ бар! Һәм югарыда әйтеп үтүебезчә, талантлы әсәрләр, бернигә карамый, туа тора,  халык йөрәгенә юл яра тора.

– Язучы әсәр язган саен остара, шомара. Классикларның да беренче һәм соңгы әсәрләре арасында аерма – җир белән күк арасы. Бу күренеш  бүген дә күзәтелә. Мондый үзгәрештән әдәбият та, тәнкыйтьчеләр дә, галимнәр дә ота. Әйе, татар әдәбиятында тәҗрибәләр үткәрелүе, моңарчы күренмәгән алымнар кулланылып яңа сюжетлар тудырылуы – уңай күренеш, үсеш билгесе. Шул ук вакытта, үтә катлаулы әсәрләрне халык аңламый. Әсәр, билгеле булуынча, халык өчен языла. Шулай булмаса, язучыларга тапшырылган иң дәрәҗәле исем «халык язучысы», «халык шагыйре» булмас иде. Нәтиҗдә, китаплар сатылмый, язучы әсәре белән билгеле бер даирә кешеләре генә таныша. Бу тырмага баскан яшь, тәҗрибәле язучыларга нинди киңәшләрегез бар? Камиллек, үсеш белән авылда яшәүче 70 яшьлек Нәсимә апалар аңлаган гади тел янәшә атлап, бер-берен тулыландыра аламы?

– Оста язучы оста балыкчы сыман хәйләкәр. Ул берьюлы берничә кармак ташлый. Кайсына  чуртан каба, кайсына – гамьсез чабак.  Икенче төрле итеп әйткәндә, яхшы әсәр кәбестә кебек, ягъни ул катлы-катлы була. Яхшы әсәр гади укучы күңелен дә яулый, күпне күргән усал тәнкыйтьчеләр дә аңардан үзенә ризык таба. Яңа кармак яки яңа сорт кәбестә уйлап чыгарырга да мөмкин, әлбәттә. Тик аның ни икәнен аермаслык кына булмасын.  Оста язучы гадилектә бөеклек икәнен, халыкның «зур, көчле, дәртле, моңлы, әдип, шагыйрь» булуын беркайчан да онытмый.

– Өлкәнәйгәч кенә әдәбиятка килүчеләр турында төрле фикерләр яңгырый. Берәүләр, аларның әсәрләре эшкәртерлек тә, укырлык та түгел, ди. Асылда, бу күренеш әдәбиятнең бүгенге хәлен ачык күрсәтә. Уйлап карасаң, бүгенге заман да бары тик пенсиягә чыккач кына даими язышырга мөмкин. Акчага корылган җәмгыятьтә фатир алу, ипотека түләү, балаларны башлы-күзле итү өчен таңнан кичкә кадәр эшләргә мәҗбүрбез. Иманым камил, заман язучылары отпускаларында, ялларында гына иҗат эшенә чума ала. Әсәр язган акчага гына яшәүче, гаиләсен тотучы татар язучы бөтенләй юк. Сезнең карашка, язучыларга яшь, энергиясе ташып торганда иҗат итү өчен уңай шартлар тудыру яхшырак булмас идеме? Бу шартларны, иҗатчыларны дәртләндерү чараларын ничек күзаллыйсыз? Әллә язучы, бүгенге сыман, төннәр йокламый иҗат иткән әсәре өчен сукыр бер тиен алып, шуңа канәгатьләнеп яшәргә тиешме?

– Совет чорында дәүләт, рәсми идеологияне  үткәрү  максатында, язучыларга, шагыйрьләргә таянды, сәнгатьне эшкә җикте. Сәнгать әһелләре, дәүләт заказын үтәү бәрабәренә, чагыштырмача яхшы яшәде. Бүгенге көндә  исә идеологиянең төп коралы – телевидение, киләчәкнеке – интернет. Традицион кәгазь китап  актуальлеген югалта төште кебек. Язучылардан тегеләй яз, болай яз, дип таләп итүче дә бетте, нәтиҗәдә, түләү дә юк. Дәүләтнең язучыларга заказ  бирүдән читләшүен гонорарлар күләме түбәнәюенүенән дә чамалап була. Ләкин әлегә әдәби журналлар дәүләт ярдәме белән нәшер ителә. Язучы  аларда әсәрен бушка бастыра ала, ләкин инде тиешле гонорар өмет итә алмый диярлек. Бу хәлләр илебезнең ирекле базар кыйммәтләренә йөз тотуы белән бәйле, әлбәттә.   Һәм югарыда телгә алынган Зифа Кадыйрова мисалы яңа иҗтимагый шартларда яңача эшләү үрнәге булып тора кебек: ахыр чиктә, әдәби иҗатны менә шушы рәвешле дә дәвам итеп буладыр. Интернет, социаль челтәрләр шулай ук әсәрләрне тарату өчен менә дигән чара. Дәүләт әдәбиятка заказ бирүдән читләшкәндә, язучы укучы белән турыдын-туры мөнәсәбәт корырга мәҗбүр. Ләкин Зифа Кадыйрованың юлы җиңелләрдән түгел, аңа мөхәррирне дә, корректорны да, нәширне дә үзенә эзләргә, китапны сату эшен дә үзе оештырырга кирәк, ахыргы нәтиҗә исә китапның уңыш казану-казанмавына бәйле.   Бар да гадел, хезмәтенә күрә әҗере сыман. Әмма бу бик авыр, сирәкләрнең генә көченнән килә алган юл. Һәм барлык бу мәшәкатьләрне ниндидер эчке инану, көчле этәргеч булмаган хәлдә ерып чыгу мөмкин түгел. Әдәбиятның яшәү көче менә шунда күренә. Җырлаган җаннарга, елаган җаннарга авырлыклар, каршылыклар гүя көч кенә өсти…

Әлбәттә,  дәүләтнең әдәбиятка, аеруча, милли әдәбиятларга ярдәм итүе иҗатчыларның тормышын күпкә җиңеләйтә алыр иде. Соңгы чиктә, илләр, дәүләтләрнең үсешен матди байлык кына түгел, бөек сәнгать, әдәбият әсәрләре дә билгели, таныта ич.  Матди әйберләр вакыт үтү белән, тарих тузанына әверелсә,  илаһи рух чаткысын саклаган әсәрләр – халыкларның, милләтләрнең кадерле ядкарьләре, күңел җәүһәрләре.  Әдәбиятны үстерү, әдәбиятка ярдәм итү – дәүләт мәнфәгатендә.  Язучының хезмәт җимеше гектарлар, тонналар, долларлар белән үлчәнми, ләкин язучы кеше күңелләре белән эшли, аларны тәрбияли. Вакытына, шартларына карап, йә уңай геройларны күтәреп чыга, йә явызлыкны сурәтләп, тискәрене кире кага. Чын әдәбиятның формуласы бер, ул  һәрчак изгелеккә, кешелеклелеккә, намуска өнди. Җәмгыятьне битарафлык, усаллык, ялган басып ала икән, димәк, ул җәмгыять язучыларын хөрмәт итмәгән, алар сүзенә колак салмаган.

–  Бөек Британия язучысы Эрика Леонардо кайчан гына беркемгә дә билгеле булмаган, урта куллы язучы иде. Аның трилогиясенең «Пятьдесят оттенков серого» исемле беренче өлеше өч айда 15 миллион данә сатылды. Чөнки әсәр буенча кино  төшерелеп, бөтен дөнья буенча күрсәтелә. Татар язучылары да «Голливуд»та төшерелердәй әсәрләр иҗат итә. Марат Кәбиров белән Зифа Кадыйрованың һәр әсәре режиссерлар игътибарын җәлеп итәр иде. Кино күрсәтелгәч, язучыларның китапларын чират торып алып бетерерләр иде. Бу максатка ирешергә киртәләр комачаулый. Әсәрне урыс, инглиз теленә әдәби телдә тәрҗемә итү – зур чыгымнар таләп итә. Китап гонорары, сатылган акчасы тәрҗемә өчен түләргә чак җитә. Шуңа күрә, татар язучыларының әсәрләре белән дөньяга билгеле режиссерлар таныша алмый. Соңгы елларда урыс, инглиз телендә иҗат итә башлаучы татар язучылары артуы шушы мәсьәләгә дә бәйледер. Уйлап карасаң, ни өчен без «Голливуд»ка, Мәскәү режиссерларына өмет итәбез. Белгечләр әзерләп, һиндстанлылар сыман, үзебезнең татар киносын үстерик. Кинотеатрларда татар язучыларның әсәрләре буенча зур бюджетлы татар кинолары күрсәтелсә, әдәбиятыбыз икенче яшьлеген кичерер идеме? Бу хәлнең булуы мөмкинме?

Татар киносын үстерү турындагы сорауны миңа түгел, мөгаен да, моның өчен җаваплы кешеләргә юлларга кирәктер, Айдар.

 – Язучылык – Ходайдан бирелгән сәләт. Интернет, 500 тапшыру күрсәтелгән шкаф киңлегендәге телевизорлар була торып та, китап укып кына җан тынычлыгы табучыларны беләм. Шулай булгач, ни өчен бик сирәк язучыларга гына исән чагында һәйкәл куела? Ни өчен, арабызда сәләтле, үлмәс әсәрләр иҗат итүче каләм остасы яшәгәнлеген ул үлгәч кенә, некрологтан гына укып беләбез? Язучыларга игътибар һәм ихтирам бүгенге дәрәҗәдә калса, киләчәктә әдәбиятка яшьләр бөтенләй килмәве янамыймы? Дүрт айда язылган повестьны таксист –  бер көндә, түрә ун секундта эшли алуы, китап гонорарының бер затлы костюм алырга да җитмәве шундый фикер калдыра. Сүз, әлбәттә, Башкортстандагы татар прозасы, чәчмә әсәрнең телгә алырга да оялырлык арзан бәһаләнүе турында бара.

– Гонорар күләме турындагы бу сорауны «Әдәбият елы»нда Язучылар берлеге көнүзәккә куя алыр, ә  мәдәният министрлыгы,  матбугат агентлыгы җитәкчеләре җавап бирә алыр иде, мөгаен. Язучы яки шагыйрь, «мине хөрмәт итегез, миңа гонорарны күп түләгез» дип таләп итә ала микән? Чын иҗатчы ул бит чишмә кебек. Чишмә, хөрмәт итсәләр дә, итмәсәләр дә ага бирә, гонорар түләү-түләмәүгә дә карамый. Кайсыбер төбәкләрдә аларны кадерләп тәрбияләсәләр, чишмәләре сазлыкка әйләнгән йә корыган  төбәкләр дә бар…

Шәхсән миңа иҗат – җан тарткан, серле бер шөгыль. Бу дөньяда артык  әҗерен дә өмет итмим. Һәйкәл куюларын да теләмим, Аллаһ сакласын! Китапка килгәндә, ул бүген  минем өчен  язучы күңеленә күз салу, рухи дуслар, сердәшләр, остазлар табу форсаты. Китаплар биргән акылны сатып алып, тау кадәр алтыннар биреп алыштырып булмасын, акча белән бәһаләнмәгән кыйммәтләр барын  беләм… Аннан соң, затлы костюмнар кигән кешеләрнең күңеленә кем күз салган? Бәлки, алар бик затлы әсәр язарга хыяллана торгандыр? Бәлки, көн-төн юл чапкан таксист – популяр детектив, ә алтын куллы хирург  тарихи роман язу уе белән янадыр? Әйтәм бит, иҗат һәм әдәбият – нәзберек, ләкин тернәкчел зат…

Әңгәмәдәш: Айдар ЗӘКИЕВ.

Гәзит варианты «Кызыл таң»да 2015нче елда басылып чыкты.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Поделиться