Анна ДЫБО: «Тарихы өйрәнелмәгән телне киләчәктә ни көтә?»

Бу кыска аксыл чәчле, хәрәкәтчән   ханымны күрү белән аны никтер яшүсмергә охшатасың: джинсы чалбар, аркада рюкзак, кызыксынучан үткен караш. Аралашуда да шулкадәр тыйнак, гади, сөйкемле. Һәм ул   – профессор, фән докторы,  төрки телләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүче шәхес,  “Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы” (Мәскәү, 1984–2006) томнарындагы байтак бүлекләрнең, “Төрки телләрнең этимологик сүзлеге”ндәге (Мәскәү, 1974–2003) күп кенә аңлатмаларның    авторы, “Алтай телләренең  этимологик сүзлеге” (Лейден, Брилл, 2003) автордашы,  Русия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтының Урал-алтай телләре бүлеге мөдире, Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Анна Владимировна Дыбо. Галимә компаративистика өлкәсендә дә эшчәнлек алып бара, Русия дәүләт гуманитар университетының Шәркый һәм антик мәдәният институтының компаративистика секторының әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре. Алтай этимологиясендә семантик реконструкция буенча хезмәтләре киң билгеле, докторлык диссертациясе дә шул өлкәгә карый. Ауропаның Лингвистик атласын төзү төркемендә эшли.  Төрки телле шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләрнең “Ак торна” халыкара бәйгесенең жюри әгъзасы.

Анна Владимировна белән әңгәмә оештыру җиңелдән булмады. Шәркыять белгечләренең октябрь аенда Уфада үткән съездында гына берникадәр аралаша алдык. Мине иң кызыксындырган сорауларның берсе төрки телләргә кагылышлы иде. Анна Владимировна алар белән ни сәбәпле кызыксына башлаган соң?

–  Картәниләремнең берсенең әбисе мишәр бит, – ди ул, елмаеп. – Ә Дыбо – украин фамилиясе,  “аксак” дигәнне аңлата. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укыганда Андрей Анатольевич Зализняк җитәкчелегендә Новгород язма истәлекләрен өйрәнә башладым. Дүртенче курстан соң, 1979нчы ел иде бу,  бәби табып, ял алырга туры килде.  Коляска этеп, паркта йөрим, ә кулда китап. Диплом яклагач, Рус теле институты аспирантурасына юллама бирделәр. Ул еллардагы тәртип буенча, өч ел хезмәт стажы таләп ителә иде. Тәүдә Ерак Көнчыгыш институтына чакырдылар, борынгы монгол текстларының, тәү чиратта Яшерен риваять – Чынгызхан биографиясенең  кытайча   транскрипцияләре белән шөгыльләнергә кирәк иде. Кытай телен өйрәнергә тотындым, өчьеллык программаны бер елда үзаллы үтеп чыктым. Бәлки, мин кытай теле белгече дә булып китәр идем. Ләкин А.Н. Баруллин мине төрки-монгол телләре бүлегенә эшкә өндәде, “Төрки телләрнең этимологик сүзлеге”н төзүче төркемгә лаборант эзлиләр икән. Китапханәләрдәге чит телләрдәге журналлардан төрки телләргә кагылышлы мәкаләләрне эзләп табып, тәрҗемә итәргә кирәк иде. Төрки телләр белән кызыксынуым шуннан башланып китте.

Әйе, “Төрки телләрнең этимологик сүзлеге”, чын мәгънәсендә, уртак төрки хәзинә ул. Сүз уңаеннан, аның аерым томнарын Интернет челтәреннән табарга була. Өч дистәдән артык телне берләштергән төрки гаилә тарихының гаять  бай да, катлаулы да, тирән тамырлы да булуын исбатлый ул.

Чираттагы соравым хатын-кыз һәм фән мөнәсәбәтләренә бәйле. Фән-гыйлем яланы киң дә, сикәлтәле дә. Һәм хатын-кызга анда ташламалар юк. Фән камытын да күтәрер, гаилә арбасын да алып барыр өчен нәфис затка нинди көч, тырышлык, ихтыяр кирәк икән?

– Яшь ярымлык Филиппны балалар бакчасына илтәм дә үзем китапханәгә йөгерәм, – дип,  истәлекләрен барлый Анна Владимировна.  – Аспирантурада укыганда борынгы урыс кулъязмалары белән шөгыльләнүемне, Үзәк дәүләт борынгы актлар архивына йөрүемне дәвам иттем. Лия Сергеевна Левитская һәм Әдһәм Рәхим улы Тенишевлар чакыруын  кабул итеп, Русия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институты аспирантурасына күчтем. 1985нче елда кызым Анастасия  туды. 90нчы елларда  без Подмосковьеда, дача поселогында фатирда яши идек.   Утын ягыбыз. Авыр вакытлар иде бу. Азык-төлек – талон белән. Кибеткә барасың – ул бикле, чөнки тауар юк. Ярый әле, бәрәңге бар. Этне дә ашатырга кирәк бит. Җитмәсә, аның тугыз көчеге дә туды. Улыбыз Филипп табып үстергән песи генә мәшәкать тудырмый – бөтен поселокның тычканнары аныкы.  Кышкылыкка бар күршеләр шәһәргә күчеп бетә иде. Мин диссертация язам, семантик реконструкция һәм фонетика буенча да  материаллар җыя башладым.  400 бит язып, җитәкчем Әдһәм Рәхим улы Тенишевка илттем, ул беренче бүлекне үзгәртергә кушты. Өстәвенә, ВАКта (Югары аттестация комиссиясе) яңа инструкция чыкты, яклау шартлары катлауланды. Өченчегә авырлымын. Шунысы сөенечле, Мәскәү үзәгендә бик кыйбат булмаган фатир табып, шунда күчендек. Очны-очка ялгау өчен тәрҗемәләр алдым. Немец, испан, латин, француз телләрен өйрәнергә керештем. 1991нче елда, путч көнне, төпчегем Матвей туды. Әйе, барысы да бергә туры килде: балалар туу, уку, фәнни эш, матди авырлыклар. Ләкин, яшьлек дәрте беләндерме, болар бар да үтеп чыгылды. Инде ике оныклы картәни мин. Һәм бүгенге көндә,  үткәннәремә әйләнеп карыйм да, һич кенә дә үкенмим. Филипп  фарсы телләрен өйрәнде, ләкин программист һөнәре аңа кызыграк тоелды, кирәк чакта миңа да ярдәмгә килә. Анастасия – һинд телләре белгече. Матвей иртә Урта гасырлардагы Европа, бургундлар – борынгы герман кабиләсе тарихы белән шөгыльләнә, латин чыганакларын укый, джаз төркемендә уйный.

Сүз уңаеннан, аның  бала чагы белән кызыксынам. Кагыйдә буларак, гомернең тәүге еллары, балалык елларының нинди шартларда үтүе  һәр кеше язмышында, аның характеры формалашуда хәлиткеч роль уйный. Гыйлем юлын гомер юлы итеп сайлаган зыялы гаиләдә бердәнбер бала булып үсә Анна. Әтисе – Владимир Антонович Дыбо – күренекле лингвист, филология фәннәре докторы, профессор, академик, әнисе – Валерия Григорьевна Чурганова – филолог, урыс теле белгече. Әнисе ягыннан картәнисе урыс телен укыткан. Картәтисе, әтисенең әтисе, урманчы булган, тамырлары Көнчыгыш Украинадан.

– Әтинең тел белән кызыксынып китү тарихы  кызыклы. Кечкенә чагында   лестничество парткабинеты китапханәсендә аңа Ж. Вандриесның  “Тел” дигән бик кызыклы китап очрый. Һәм менә шуннан аңа чын мәгънәсендә китап җене кагыла дисәң дә була. Ул бөтен гомерен телне өйрәнүгә багышлый. Миңа алты яшьлек чагымда ук “Зөбәрҗәт шәһәрнең тылсымчысы” әкиятен  немец телендә укый иде. Һәр сүзгә фонетик, этимологик анализ ясап бара… Гаиләдә, телгә шундый зур игътибар булу, сак караш,  әлбәттә инде, эзсез калмагандыр, бүген мин барлык телләрдә дә сүзлек белән укый алам, чит  мохиткә эләксәм, ике атнадан сөйләшә дә  башлыйм. Сабыйлык елларым картәни тәрбиясендә Тула өлкәсендә үтте. Әти белән әни 1967нче елга кадәр фатирда яшәргә мәҗбүр булды. Кооператив фатир алгач, без алар янына күчендек.

– Фәнгә аяк баскан һәркемнең күңел төбендә яшерен өмет уты пыскый. Беркемнең  дә моңарчы күзе төшмәгән яңа фактны табасы, яңа законнарны ачасы  килә…

Кытай иероглифлары белән язылган борынгы грамоталар өр-яңа тарихи фактларны яшереп саклый кебек тоела иде, әлегә кадәр тикшерелмәгән бер телне өйрәнү мөһим нәтиҗәләргә китерер кебек… Ләкин фән шундый өлкә – анда үзең теләгәнне түгел, табуы мөмкин булган нәрсәне генә табып була.

– Тюркология фәненең торышы хакында фикерегез? Бу өлкәдә нинди проблемалар бар?

– СССР заманнарында төрки халыклар ил халкының якынча 40 процентын тәшкил итә иде, һәм төрки телләргә игътибар да зур булды. Әле инде тюркологиягә карата кызыксынуның берникадәр сүрелүе күзәтелә. Казан, Уфа, Якутск, Чабаксарда төрки телләрне өйрәнү яхшы куелган. Ә менә Көньяк Себердә, Абакан, Кызылда бу өлкәдә эшчәнлек көчлерәк тә була алыр иде. Шор теле үз тикшерүчеләрен көтә. Хакас, тува телләре дә бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелми. Үткән гасырның 50нче елларында Е.И. Убрятова җитәкчелегендә “Төрки телләрнең атласы” төзелә башлаган иде. Бүген материаллар Новосибирскида саклана. Алар тулы түгел һәм кайчан басылып чыгасы да билгесез.  60нчы елларда төрки телләрнең диалектларын өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк: әдәби телләр, урыс теле йогынтысы азрак иде. Бүген сөйләмне яздыру өчен бик уңайлы техник чаралар барлыкка килде, ә менә информатор табу бик авыр. Диалектлар юкка чыга! Өстәвенә, һәр төрки тел белгечләре үз кысасында кала. 1963нче елда ук “Вопросы языкознания” (№ 6) журналында В.М. Жирмунский күтәргән проблема һаман хәл ителмәгән: барлык төрки телләр диалектлары өчен уртак  сораулык төзелмәгән.

Фонетик материал мотлак рәвештә  яздырып алынырга да тиеш. Хәзер язмаларны анализлау бик ансат, компьютерда текстны фонетик яктан анализлау өчен махсус программа гына урнаштырасы. 1976нчы елда Кавказга экспедициядә лак телен өйрәнгән идек. Тува телендәге фарингализациягә охшаш фонациягә юлыктык, магнит тасмаларына яздырып алдык. Егерме минималь парга спектрограмма ясау өчен ике ай вакытыбыз китте. Бүген исә бу эшне өч сәгатьтә башкарырга мөмкин. Һәм төрки телләрнең диалект үрнәкләрен яздыруны һәвәскәр телчеләр, теләгән һәркем башкара алыр һәм туган теле өчен зур эш эшләр иде. Гомумән, теге яки бу телнең үсешен күзаллау өчен, диалект материалларының бай һәм тулы булуы кирәк.

– Сезнең карашка, татар телен өйрәнү бүген ни дәрәҗәдә?

–  Казанда тел мәктәбе көчле. Д.Б. Рамазанованың диалектология буенча хезмәтләре игътибарга лаек.  Ләкин бүген бу өлкәдә эшләүче  яшь галимнәр аз. Тагын шуны да әйтәсем килә: кызганычка каршы, Казан федераль университетында татар теле тарихы кафедрасы юк. КФУның Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты, мисалга, Амстердам университеты филология факультетыннан кай ягы белән аерылып торырга тиеш? Инглиз теле кафедрасы белән түгел лә инде… Тел тарихы кафедрасы булмагач, иске татар телендә язылган кулъязмаларны укый белүчеләр дә юк,  тел тарихын өйрәнү дә юк дигән сүз. Тарихы өйрәнелмәгән телне киләчәктә ни көтә? Теге яки бу телнең тарихын өйрәнү – катлаулы, озак,  күмәкләп башкарыла торган эш. Аерым энтузиастларның гына көче җитә торган түгел.

– Анна Владимировна, бүгенге көндә тюркологиядә нинди  юнәлешләр популяр?

– 80нче елларда С.А. Старостин башлап җибәргән эш бүген дә дәвам итә. Алтай гаиләсе проблемаларын һәм япон теленең килеп чыгышын өйрәнү буенча байтак эш башкарыла. Төрки телләр – якын кардәш телләр, баба телнең  2000 ел элек таркалуы күзаллана. Кытай теленнән алынмаларның аерым  төрки телләрдә сакланып калуы моны яхшы исбатлый.  2013нче елда Казахстанда төрки телләрнең базис лексикасына караган 100 сүз исемлеге дөнья күрде, ягъни Сводеш исемлеге төрки телләр өчен дә булдырылды.  Перспектив юнәлешләрнең берсе – алынма сүзләрнең мәгънәсе ничек үзгәрүен ачыклау, алынмаларның статистикасын (мәсәлән, славян телләреннән) анализлау. Ареаль фактор, еш кына, Сводеш исемлегендәге төп лексикада да чагыла.

– Компаративистика – телләр кардәшлеген өйрәнүче фән. Телләр шулкадәр күп (өч меңләп)  һәм алар шулкадәр төрле. Ләкин, Изге китапларда язылганнар буенча, барлык кешелек – Адәм галәйһиссәләмгә, ә барлык телләр Аллаһ Тәгалә Адәм бабабызга оҗмахта өйрәткән тәүтелгә барып тоташа… Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

– Мин кайчандыр тәүтел булган дигән карашта торам. Һәм тел – катлаулы,  үзгәрүчән система.  Сүзнең фонетик яңгырашы үзгәрә, мәгънәсе мутациягә дучар була. Бозлык чорыннан соң б.э.к. 10-8 мең еллар элек Евразиядә кешеләр яши башлый. Алар каян килгәннәр? Телләре нинди булган? Бозлыкка кадәр дә анда халыклар яшәгән бит. Испаниядәге Альтамир, Башкортстандагы Шүлгәнташ мәгарәсендәге борынгы сурәтләр, Мадлен мәдәнияте  ядкарьләре моны бик яхшы исбатлый. Телләр кардәшлеген өйрәнү авыр, вак, әмма мавыктыргыч эш, һәм киләчәктә, компьютер технологияләрен куллану, галимнәрнең уртак тырышлыгы бу өлкәдә яңа ачышларга китерер дип уйлыйм.

– Күренекле башкорт галиме, академик М.ВЗәйнуллин берчак шундый фикер әйткән иде: “Бүгенге көндә кешеләр, оешмалар үз эченә бикләнә, үз казанында гына кайный. Мәсәлән, язучылар, журналистлар һәм галимнәр аралашмый,  бер-берсен үз утырышларына, съездларына чакырышмый. Ә бит аралашу, фикер алышу ике як өчен дә тик файдага гына булыр иде”.  Журналистларның Сезнең фәнни хезмәтләрегез, гыйльми эшчәнлегегез белән кызыксынганы булдымы?

– Хакас, тува, чуваш, алтай журналистларына интервью биргәнем булды. Саха республикасының А.Е. Кулаковский исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдым. Ул бүләк “Якут халыкларының рухи мәдәниятен тергезүдәге фидакарь иҗтимагый хезмәтләр өчен” дип бирелә.

Анна Владимировнаның һәм шулай ук башка зур һәм чын галимнәрнең тормыш һәм хезмәт юлын күз алдыннан үткәргәндә, шул ачыклана:  галим үзен тулысынча фәнгә багышлаганда, матди байлык аның өчен икенчел нәрсәгә әверелә. Андый шәхесләр  идеяләр, аң-белем, мәгълүмат дөньясында яши. Алар өчен иң яхшы кибет – бай, зур китапханә. Язмышның иң затлы  бүләге – яңа факт, табылган яңа закончалык, уңышлы гипотеза. 

“Үзеңнең белемеңнең башкаларга кирәк булуын тою канәгатьлек тойгысын бирә, – ди Анна Владимировна. – Фән белән үзең өчен генә дә шөгыльләнеп була, ләкин синең тәҗрибәң башкалар өчен дә файдалы булырга тиеш”.

Әйе, адәм баласы балигълык  яшенә җитү белән, аның алдында бихисап юллар ачыла… Кайбер юллар бик җиңел, кызык кебек, ялтыр-йолтыр утлары да балкып тора. Кайбер юлга алтын таулары өелгәндәй. Башкасында дан-шөһрәт  ымсындыра. Ә кайсында тау-тау китаплар, озын-озак хезмәт еллары көтә. Гадәттә, тормышта да әкияттәге кебек булып чыга: авыр булып тоелган юл бәхеткә һәм иминлеккә китерүчән, ә җиңел тоелганы, киресенчә,  сикәлтәле һәм урау булып чыга. Бары тик сабырлык, тырышлык, эшеңне намус белән эшләү, кешелеклелек кебек матур сыйфатлар җыелмасы гына адәм баласын  ахыр чиктә үз-үзеннән, кешеләрдән, тормыштан канәгать булуга  илтә аладыр. Күренекле галимә А.В. Дыбоның гомер һәм гыйлем юлы моны чын мәгънәсендә исбат итә, мөгаен.

Дилбәр Булатова.

«Тулпар», 2015, № 6

Поделиться