Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА: “Бәхет ул – юл…”

Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина 1956нчы елның 15нче февралендә Шаран районы Иске Тамьян авылында дөньяга килә. 1979нчы елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1979-1982нче елларада Шаран районы мәктәпләрендә укытканннан соң, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына эшкә чакырыла. Мәскәү дәүләт педагогия институтында аспирантурада укый һәм башлангыч сыйныфларда рус телен укыту буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге көндә Башкорт дәүләт университеты доценты.

Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән өч  шигъри җыентык авторы. Соңгы елларда әдәби тәнкыйть белән дә актив шөгыльләнә. Татар әдәби процессын яктырткан мәкаләләре матбугатта даими күренә.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Русиянең Әдәби фонды вәкиле.

– Яңарак, “ВКонтакте” челтәрендә “Тулпар”ның үз битен һәм төркемен булдырган идек. Шунда Сезнең “Йөрәк” дигән шигырегезне дә “элеп” куйдык. Аны берничә көндә меңләп кеше карады. Йөрәге янучылар күп булып чыктымы, әллә инде әлеге шигырь күпләрнең йөрәк кылларын чиртә алдымы – билгесез…

Сез – укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан уңай кабул ителгән дүрт шигъри җыентык (“Абага чәчәге”, “Мизгелләр йолдызлыгы”, “Көзге блюз”, “Күңелем күкләре”) авторы, БР Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе үткәргән утырышларда даими катнашучы. Шигърият яланында очраклы кеше түгел. Шулай булса да, Сез анда шактый соң аяк бастыгыз? Шигърияткә килү ничек булды? Чын шигырь нәрсә ул? Кемнәрнең шигъри сүзе күңелегезгә якын?

 

–  “Минем хакта белергә теләсәгез, шигырьләремне укыгыз, аларда барысы да әйтелгән”, – дияр идем. Чынлап та, теләсә нинди иҗат – үз асылыңа кайту юлын табу һәм аны гәүдәләндерү омтылышыннан барлыкка килә. Минем шигырьләр кем беләндер сөйләшү һәм аларны кемгәдер җиткерү максатыннан түгел (гомумән – “тышкы” максатсыз һәм адресатсыз!), ә үзем белән әңгәмә кору, үз-үземә эчке-тышкы дөньямны аңлау-аңлату ихтыяҗыннан туа.

Әдәбият белемендә “көндәлек шигърияте” дигән төшенчә бар, мәсәлән, М. Цветаева иҗатын еш кына шундый поэзия үрнәгенә кертәләр. Шигырьләремә карата бу аңламны күпмедер дәрәҗәдә куллана алам, дип уйлыйм. Беренче шигырьләр, гомумән, көндәлек дәфтәренә язылган. 30-40 шигырь язганнан соң гына алар өчен махсус дәфтәр башладым… Ләкин “көндәлек поэзиясе” дигәндә, иң беренче чиратта, башка нәрсә күз уңында тотыла: күңелеңне ачып салу, үз намусың алдында җавап тоту, үз-үзеңне эзләү һ.б.

Шул нигезгә корылган шигъри дөньям тагы кем өчендер якын һәм аның күңелендә аваздашлык тудыра икән – яхшы, тудырмаса да – яхшы. Чөнки теге яки бу автор иҗатына мөнәсәбәт үзенчәлекле тамга ролен башкара: синең белән вакытлычамы, озаккамы бер дулкында “йөзгән” кешене ачыкларга, сиңа үз я үзгә кешене танырга ярдәм итә. Хәзер Интернетның чиксез мәйданы иҗатчылар һәм иҗатчыклар өчен бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләр ача. Шул өемнән без бик азына гына күз салабыз, бармак белән генә санардай авторларны кабаттан уку теләге туа. Мондый эстетик нәзбереклек – табигый хәл. Сүз уңаенда шуны да әйтик: миндә кешеләргә, дөньяга, сәнгатькә, әдәбиятка карата талымсызлык хакимлек итә, дип әйтә алмыйм. Димәк, үзем дә, шигырьләрем дә һәркемгә ярый алмый, һәм үземә дә һәркемне рухи кардәшем итеп күрү сәләте бирелмәгән.

Мин асылым белән фанатик түгел. Ниндидер шагыйрьләрне идеаллаштырып, аларга табынып яшәү хас дип әйтә алмыйм. Ләкин яраткан, сокланган, горурланган, ихтирам иткән, күз нуры барып җитмәс биеклектә торуларын аңлаган әдипләрем бик күп. Төрле төрләрдә, төрле жанрларда, төрле әдәбиятларда, төрле чорларда… Әдәбиятны, сәнгатьне аңлау да синең белән бергә рухи үзгәреш-үсеш кичерә бит ул. Күңел дә үз дулкынын тотарга омтыла. Ә күңел – дәрья, ул туктаусыз хәрәкәттә: әле давыл, әле тынлык анда, дулкыннар да төрле-төрле…

Шигырьләр – күңел көзгеләре. Аларны язучыларныкы гына түгел, ә аларны укучыларныкы да. Мин “шигъри даруханә”дән үземә бик кирәген, халәтемә аваздаш булырдаен, минем “авыруыма” ярдәм итәрдәен сайларга тырышам. Кайбер очракта шагыйрь белән очрашу кичектерелә – вакыт җитмәгәнме, син өлгермәгән буласыңмы? Озак еллар буе А. Ахматова әсәрләре минем өстәл китабына әйләнде, соңгы вакытта сирәгрәк аралашам. 20 гасыр башындагы “көмеш” әдәбият вәкилләренең (А. Блок, М. Цветаева, В. Ходасевич, К. Бальмонт һ.б.) рухи-мәдәни, эстетик-этик кыйммәтләр формалаштыруда роле зур булды. Яшьлек елларында Һ.Такташ якынрак иде. Х.Туфанга ныклап 30 яшьтән соң гына килдем. Студент елларында Р. Гаташ, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт һ. б. иҗаты белән актив кызыксындым, руслардан Е. Евтушенко, А. Вознесенский, Б. Ахмадуллина һ.б. белән “авырдым”. Соңрак – М. Әгъләмов, Г. Морат, Р. Зәйдуллалар… Б. Пастернак, А. Тарковский, Д. Самойлов, Х. Хименес, Т. Элиот, Басё һәм башка бик зур шагыйрьләр иҗаты белән  чагыштырмача соң – 80 нче – 90 нчы еллар кисешкәндә генә очраштым. И. Бродский, Б. Рыжий, Г.Айги… – 2000 нче елларда… В. Соколов һәм Н. Измайлова шактый вакыт минем әңгәмәдәшләр булдылар… Барысын да санап бетү мөмкин микән?..

Әле, кызыксынып, Казандагы яшь авторларның иҗатын күзәтәм… Аларның иҗатын мин “ошый – ошамый” яссылыгыннан чыгып карамыйм. Алар, минемчә, татар шигъриятенә яңа эстетика алып киләләр. Әйтергә яраса, классик татар шигърияте “авыл эстетикасы” кысаларында барлыкка килгән һәм камилләшкән күренеш, ә бүгенге яшьләр иҗатын мин “шәһәр эстетикасы” дияр идем. Дөрес, аларның күбесе авылдан чыккан авторлар ахры, ләкин аларның дөньяны кабул итүендә глобальләшү һәм мәгълүмати революция тәэсире нык сизелә. Бу үзенчәлек образлар системасында, алар тудырган сурәтләрдә яңа стилистик система рәвешендә тоемлана. Киләчәктә ничек һәм ни рәвешле үзгәрер бу агым – белмим…

Шигырьләр һәм шагыйрьләр минем иң якын дусларым, сердәшләрем булып кала. Минем 5 яшьтә китапханәдән алган беренче китабым Дәрдемәнд шигырьләре иде. Соңгылары кемнеке булыр, белмим…

Шигырь язу сәләте дә, шигърият тә минем өчен Сер ул. Минем өчен – аеруча, чөнки әдәбият, шигърият һавасын сулап яшәсәм дә, шигырь дөньям ишеген рөхсәт тә сорап тормый каерып керде, шактый соң керде. Керде дә – үзенең әсире итте. Шигырь килә башлаган чорда мин үземне сәркатип – язмачы ролендә хис итә идем. Һәм “шигырь килә” дигән тәгъбирне дә мин образ буларак түгел, ә туры мәгънәсендә кабул итәм. Мин шигырь килә башлаган вакытны көне – сәгате белән әйтеп бирә алам. Башта куркып калдым, аннан акрынлап өйрәндем… Көн саен, иртән уянгач, үз-үземне “тыңлый” идем: “ул” әле миндәме, әллә киткәнме?.. Дөрес, мин мәктәптә дә, студент елларында да бер кешегә дә күрсәтми генә шигырьсыман әйберләр язгаладым. Соңнан аларның берничәсен “Абага чәчәге” җыентыгына кертеп тә җибәрдем. Ләкин үз вакытында аларны кешегә күрсәтмәскә акылым җитте. Һәр нәрсәгә өлгерергә кирәк: укыганың, өйрәнгәнең үзең аша үтеп, тормыш тәҗрибәсе белән “туенып” трансформация кичкәч кенә һәм яңа мәгънәләр тудыру ихтыяҗы синең теләк-максаттан тыш яши башлагач кына шигырьгә килү – минем юл. “Шагыйрь булам”, – дигән теләктән түгел, ә ихтыярсыз килгән юл. Башкада ул, һичшиксез, башкача булырга мөмкин. Һәр кешегә дә потенция буларак Ходай-Хәят тарафыннан бирелгән иҗади орлык ни өчен нәкъ шушы урында һәм шушы вакытта шигырь булып ачылуын аңлатырга тырышып була, тик тулылыкка дәгъвә итеп булмый. Шулай да бер нәрсә ачык: ата-ана һәм Илаһи башлангыч – Сөюне җирләштерүче, буыннардан буыннарга күчеп килгән генетик кодны саклаучы, тапшыручы, курчалап һәм тәрбияләп үстерүче Сөю. Шул ике Сөю кушылмаса, һәм син әзер булмасаң, шигырь тумыйдыр, дип уйлыйм. “Мәңгелекнең мизгелләрен тою өчен / Ходай мине бу дөньяга яраткандыр. / Мәңгелекнең мизгелләрен җыю өчен, / Ятка бирми, тик үзенә караткандыр. Гомумән алганда, мин үземне вакыт-вакыт, шигырь килгәндә һәм язмыйча түзеп булмаганда гына шигырь язучы дип уйлыйм, ә шагыйрьлеккә дәгъва итә алмыйм. Чөнки: “Кайчандыр иш булган, диләр, / Шагыйрлек һәм пәйгамбәрлек. / Күк илчесен җир телендә / Атаганнар шагыйрь, диеп. / Онытылган бу бәйләнеш. / Онытылган… Кемдә гаеп?..”

…Әйе, дөньям уртага ярылды, тагы ярылды, тагы… Һәм ярык – чоңгыл минем йөрәк аша үтте. Шигырьне миңа шул яртыларны – яраларны бәйләп торыр өчен Ходай җибәрде, ахры. Башкача яшәп булмас иде. А. Ахматованың: “Һәр шагыйрьнең үз фаҗигасе, шунсыз ул шагыйрь түгел… Поэзия фаҗига упкыны өстендә яши һәм шуның һавасын сулый”, – дигән сүзләрен мин генәме, күпләр кабатлый аладыр. “Канатны кистеләр, канатны – / Канады ургылып, канады… / Карадым талпынып, карадым – / Яңарды яралар, яңарды… / Язырга йөрәкне, язырга, / Язарга йөрәккә, язарга / Ярады кан-канат, ярады… / … Җан ага, өзлексез, җан ага / Дөньяга – дөньядан, дөньяга!.. / Кем куя кап-кабык? Кем җыя?..”.

Яңарак бер фәнни эксперимент хакында укыдым. Тычканнарга оҗмах оештыралар: ашау-эчүне кайгыртасы юк, аларга бернинди куркыныч та янамый, стресс та кичермиләр. Оҗмах инде, оҗмах!.. Әмма күпмедер вакыттан соң алар арасында социаль бәйләнешләр йомшый, алар пассивлаша… һәм эксперименталь төркем үлеп бетә! Менә шулай…

Менә Сез “Йөрәк” шигырен меңләп кеше караганга гаҗәпләнәсез… Сезнең гаҗәпләнү мине дә гаҗәпләндерде… Димәк, минем шигырьләр шул кадәр кешене җәлеп итә алмый?.. Шулай да җавап рәвешендә: йөрәктән чыккан җан авазы гына башка йөрәктә аваздашлык таба ала, дияргә була. Икенче яктан, Интернетны объектив күрсәткеч – критерий, дип әйтә алмыйм. Анда йөргән кайбер “шигырьләрне”ң күпме “лайк” җыйганын күреп, чынлап та, гаҗәпләнәм. (Минем гаҗәпләнү Сезнең гаҗәпләнү белән бер төрдән түгелме икән әле?..) Бәлки шуңа күрә дә шигырьләремне үз теләгем белән Интернет кочагына ташларга һаман да күңел тартмый. Бәгырь җимешләрен ничек итеп бу мәрхәмәтсез дөньяга чыгармак кирәк?!. Акылым яңа мәгълүмати революция чорында заманча технологияләр белән дуслашырга кирәклеген аңласа да, күңелдә ниндидер курку-шик бар.

Мин шигърияткә мөкиббән гашыйк кеше. Иң беренче чиратта, мин – шигырь укучы, бүген дә поэзия бәллүендә тибрәлүен дәвам итүче бер фәкыйрь. “Нинди шигырьләр укырга яратасыз?” – дигәнгә, мин бик тә “үзенчәлекле” җавап бирә алам: мин яхшы шигырь укырга яратам. Шигырь башта эмоциональ тәэсир итәргә тиеш. Мин “Аһ!..” дияргә, “ак көнләшү” белән көнләшергә, шигырь белән кат-кат очрашуны көтәргә тиешмен. Мәсәлән, Марат Кәбировның “Җәяүле бөркет” шигырен укыгач, тирән һәм киң эчтәлекле “җәяүле бөркет” образы “бер караштан” үзенә гашыйк итте дә куйды! “Менә бит ике сүз белән аерым кешенең дә, милләтнең дә, илнең дә фаҗигасен тасвирлый алган!” – дип сокландым… Бу этапта теге яки бу шигырьнең ни өчен ошаганын да белмәскә мөмкинмен, чөнки ул йөрәк белән кабул ителә. Аннан соң гына, хисләр бераз басылгач, шигырьне акыл-аң иләге аша үткәреп, анализлап, чын-чынлап соклану тойгысын кичерәсең… Ләкин тулысынча чын шигырь серен, аның көчен аңлап бетеп булмый, чөнки шигырьне кабул итүгә текст артында яткан катламнар күләме һәм дәрәҗәсе, аллюзияләр һәм ассоциацияләрнең туу-тумавы, аларны күрә алу-алмау, әзерлек дәрәҗәсе, эстетик зәвык, тормыш принциплары, тәҗрибәсе һәм башка бик күп нәрсәләр тәэсир итә. Нортроп Фрай поэзиянең төп компонентлары дип тәтелдәү-бытылдау (лепет) һәм танымаслык мәгънәви тамгаларны (смысловые каракули) атый, аларның чыганагы рәвешендә сихер-тылсым һәм сер-табышмакны таный икән, бу фикерне “чын шигырь” төшенчәсен аңлату өчен кулланып була дип уйлыйм.

– Ничек уйлыйсыз, интеллектуальлек белән халыкчанлык арасындагы капма-каршылыкны җиңү мөмкинме?

Минемчә, мондый каршылык юк. Әгәр дә кемдер мондый проблема белән очраша икән, аны язучы – шагыйрь хәл итәргә тиешме икән? дигән сорау туа. Укучы да үз өстендә эшләргә тиеш түгелме? Мәсәлән, әгәр мин: “Бу сарайда бар да тигез: / Безнеңчә – Оруэллча. / Без – тиң, тигез. Бар – башкалар: тиңрәкләр аеруча”, – дип язам икән, мин аны “шаккатыризм” өчен түгел, ә шул сүзнең мәгънәви боҗралар тудыру сәләтен искә алып язам. Ул образ аңлы рәвештә дә түгел, ә бүгенге безнең халәтнең “Скотный двор”, я булмаса “1984” белән аваздашлыгы рәвешендә каяндыр аң астыннан үзеннән-үзе барлыкка килә… Һәм, әлбәттә, әгәр укучыга бу әсәрләр таныш түгел икән, шигырь юллары аның акылын да, күңелен дә урап үтәчәк. Я булмаса “Хәлләрегез ничек диеп сорамагыз…” шигырендәге “Кат-кат кырык кабатлана, ә без һаман / Мусаларсыз мисырлыктан чыгалмыйбыз” юлларындагы кырыкның, Мусаның, Мисырның мәгънәви катламнарын белмәсәң, шул ук шигырьдә “курчак туе” образын Г.Исхакый белән бәйләмәсәң, шигырьне аңлау, аның катламнарына үтеп керү бермә-бер кими. Мин моны студентлар белән дә тикшереп караганым бар.

Әйе, башка берәү шул ук фикерне бөтенләй башка сурәт ярдәмендә, мине аңламаган укучы аңларлык образ ярдәмендә бирәчәк. Чөнки һәр шигырьнең (әсәрнең) үз укучысы – адресаты бар. Һәркем үзенә дигәнен сайлап ала. Мәсәлән, миңа коры дидактизм, догмалардан торган, сөйләп-аңлатып бирүгә корылган сер-сурәтсез шигырьләр ят, әмма андый шигырьләрне еш очратам. Музыка өлкәсе белән чагыштырсак, анда да халыкка күбрәк попса тәкъдим ителә, халык шул “энәгә” утыртыла, шундый “зәвык” барлыкка китерелә, аннан – шул позиция бәяләү нигезенә әйләнә. Шигъри попса да, ни кызганыч, әдәбият акланында мул уңыш бирә һәм акланны яулап алуда зур уңышларга ирешә. Дөрес, музыка да, поэзия дә, сәнгатьнең башка юнәлешләре дә бик күп тармаклы: интелектуалларның да, башкаларның да үз аланы. Кайвакыт бу аланнар бер кеше күңелендә дә очраша һәм сыеша ала. Шулай да сәнгать кешене күтәрергә тиеш, дип уйлыйм мин.

Бу мәсьәләнең тагы бер ягы бар. Без 21 нче гасырда яшибез. Кешелек цивилизациясенең дәверләр, гасырлар буе тупланган бетмәс-төкәнмәс байлыгы бар. Шуларны үзләштерүнең дәрәҗәсе безнең дә дәрәҗәне, үз дөньябызның кыйммәтен билгели. Укучы ихтыяҗын канәгатьләндерим дип автор шул гомере буе төзегән эчке дөньясын корбан итәргә тиеш түгел, дип уйлыйм. Мәсәлән, бүгенге әдәбият 20 гасырда гына да мәгърифәтчелек һәм тәнкыйди реализмнардан ныклап чәчәк атырга һәм орлык бирергә дә өлгермәгән модернизмга күчеп, социалистик реализм чорын (В. Бахчанян әйтмәшләй, SOS-реализм!) кичереп, хәзер инде постмодернизмга аяк басты. Әдәбият гомумән, аеруча бүгенге әдәбият интертекстуальлектән, прецедентлы текстлар тудырудан баш тарта алмый. Ә болар автордан да, укучыдан да киң эрудиция, тирән белем, милли-мәдәни катламның катлы-катлы булуын таләп итә. Ә иң мөһиме – телне инструмент итеп тану гына җитми, ә аның халык хәтерен, тарихын, әхлакый кыйммәтләрен, яшәү-үлемгә карашларын туплаган менталь берәмлек икәнен аңлап эш итү сорала. “Минеме шигырь язам? Әллә шигырь / Яза мине? Яза… Төзәтә… / Тәңгәллекләр эзли… Аермалар…/ Үзе аша мине күзәтә.”

Шигырь язу – сүзнең бездән яшеренгән, я онытылган эчке формасын табарга, этимологиясен ачарга омтылу ул. Мондый поэтик рефлексия телнең “үле” катламын җанландыра, мотивлашмаган сүзне мотивлаштыра, шул нигездә образ тудыра. Шагыйрь тел элементлары рәвешендә бирелгән символлар, образлар, константа һәм концептларны интерпретацияли, индивидуаль мәгънә һәм эчтәлек белән баета, һич югында – шуңа омтыла. Укучы күрәдерме, юкмы – белмим, әмма күп кенә шигырьләрне мин “лингвистик” шигырьләр дип атыйм: “Ярату”, “Тамырдашлар”, “Язмыш – кайчы” һ.б. М.Бахтин сүзләре белән әйтсәк, әдәбият – телне файдалану гына түгел, ә аны сәнгати танып белү дә ул. Шигырь язу вакытында минем “ филологик аң” пассив – яшеренгән була ахры, ул аң астыннан торып тәэсир итә һәм шигырләрдә чагыла. М.Цветаева юкка гына телне “бишенче стихия” дип атамагандыр. Ут һәм су, җир һәм күк (һава) дан башка тормыш мөмкин түгел икән, телсез дә мөмкин түгел, әдәбият-шигрыять турында әйтеп торасы да юк.        Гомумән алганда, әдәбият һәм телне мин бер бөтен итеп кабул итәм. Аларны аеру – агачның тамырларын һәм яфракларын, чәчәкләрен бер-берсеннән аеру, һәм шул килеш тә аларның мөстәкыйль һәм озак яшәүләренә бушка өметләнү ул. Бу – битабигый хәл.

Җәмгыять белән иҗат кешеләре арасында мөнәсәбәт һәрчак катлаулы булган. Тарихны, аерым шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерик: кемне уч төбендә генә йөрткәннәр? Тукайнымы? Блокнымы? Туфаннымы? Пастернакнымы? Гомумән, иҗади затларга караш җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгели. Шагыйрь һәм хаким – антитеза. Заманында шагыйрь шаһлар булган, диләр. Бүген алар күзәтелми. Хакимлек һәм шагыйрьлек – көндәшләр. Бу бәйләнешне халыкның: “ике тәкә башы бер казанга сыймый”, – дигән әйтеме дөрес чагылдыра ахыра. Гуманитар аңламның, хәтта гуманитар предметларның информацион һәм мәдәни кырдан кысырыкланып чыгарылуы да бүгенге көндәге куркыныч тенденцияне күзалларга мөмкинлек бирә.

Татар әдәбиятының киләчәген уйлаганда, аны дөнья әдәбияты яссылыгында да карарга кирәк, минемчә. Үз-үзенә бикләнгән, үзе өчен генә яшәгән әдәбият булып калса, күтәрелгән проблемалар нәкъ безнеке генә, безнеңчә генә сурәтләнгән булып та, алар гомумкешелекне борчымаса, тәрҗемә ителмәсә, яңа чорга яраклы яңа формалар табылмаса, татар әдәбияты үз-үзебезне канәгатьләндерү чарасы гына булып калачак. Принсетон шәһәренең Үзәк китапханәсендә “Күптелле шигърият (полилингваль поэтик)” кичәсендә болгарлар, румыннар, чехлар, төрекләр, шведлар һәм башкаларның чыгышларын тыңларга туры килде. Тик анда Тукай да, Такташ та, Зөлфәт тә яңгырамады… Кем гаеплеме? Мин дә, син дә, ул да…

Безнең күбебез – авылда туып, шәһәрдә төпләнгән кешеләр. Шәһәрләшеп барган кебек булса да, авыллыктан котылып бетү мөмкин түгел хәлдер. “Авыл – шәһәр” каршылыгы сезнең мисалда ничек чишелә?

Соравыгызга бер шигырьнең беренче строфасы белән җавап бирим: “Мин калада яшәмим ул – / Көн артыннан көн куам. / Авылыма кайтып кына / Яшәүнең ямен тоям…” Минем гомер авыл белән шәһәр арасында, шул ике дөньяны бергә бәйләргә тырышып үтте. “Мин акылым белән күптән инде / Кырыс, аек шәһәр баласы. / Тик сыешмый шәһәр урамына / Минем “авто” – хисләр арбасы.” Шәһәр кешесе дә булып бетә алмадым, авылның да үз гаме, Марат Кәбировча әйтсәк, анда да “авыр җандашларның булмаулары”. Авылга кайткан саен җан әрни: иң газиз кешеңнең үлем түшәгендә газаплануын күреп тә, берничек тә ярдәм итә алмагандагы кебек… “Гаҗәп инде: бу карт авыл – / Портреты үлемнең. / Нинди рәссам язган аны – / Бер өлгесен илемнең?..”

Мин Шаран районы Иске Тамъян авылында туып үстем. Ике картәнием, бер картәтием күрше Теләүле авылыннан. Барлык туган тумачам, әби-бабайларым шушы төбәктән: “Һәр туфрак бөртеге – / Буыннар. / Шуңадыр бу җирдән / Суынмау. / Шуңадыр чит җирләр / Чиксез тар. / Бу җирдә миңа да / Урын бар.”

Авыл Сөн елгасы буена, чылбыр булып сузылып киткән таулар – калкулыклар итәгенә урнашкан. Елга бездән 10 – 15 чакрымдагы Сөнбаш авылы янында башлана. Авылдан ерак түгел – урман: минем иң яраткан урыным, иң тугры сердәшем, дияргә буладыр. Авылга кайткан саен, мин урманга барып килергә тырышам: “Тагын сиңа килдем, урман. / Әйтерсең лә, сәҗдә кылам…”

Авылның кайчан нигезләнгәне төгәл генә билгеле түгел, шулай да 17 гасырдан да соң түгел дип фараз итә алабыз, чөнки ул 1730 нчы елгы Россия империясе картасында теркәлгән. Архив материаллары күрсәтүенчә, авыл – волость үзәге булган. Авыл читтән килгән халыкны да җиргә тулы хокук белән кабул иткән. Авылда “типтәр ягы”(Сөннең сул ягында – тигезлектә урнашкан; хәзер бу урында басу) һәм “татар ягы” (уң якта – тау итәгендә) дигән яклар булган. Авылдан 4-5 чакрымда бакыр рудасы чыгарылган, ул Курган заводларына озатылган. Урманда әле дә “рудник чокыры” дигән урын – чокыр бар. 18 гасыр башындагы баш күтәрүләрдә актив катнашкан өчен авыл халкыннан җиргә “вотчинное право (асабалык хокукы)” алына, волость үзәге безнең авылдан башка авылга күчерелә. Авылдашларның күбесе төрле җәзага тарттырыла. Соңрак Пугачев явы авыл аша үткәндә дә, күп кенә авылдашлар алар белән китә… 1920 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, авылда 150 хуҗалык теркәлгән, анда 800 гә якын кеше булган. Бик тырыш, чәмле халык яшәгән монда. Мәсәлән, без яшәгән чорны гына алсак та, 100 ләп йорт-хуҗалыклы авылдан 5 фән кандидаты, 1 фән докторы чыкты. Моннан тыш төрле өлкәдә җитәкчеләр, күренекле белгечләр биргән авыл ул. Бай, катлаулы тарихка ия авыл бүген бетеп бара. Авылда олы яшьтәге кешеләр генә калды, алар да көннән-көн кими. Эшсезлек, юлсызлык, чарасызлык – авыл гомерен кыскартучы кайбер сәбәпләр.

“Имән тамырыннан юкә үсми, юкә тамырыннан имән үсми”, – дип кабатларга ярата иде инәки. Чынлап та, уйлап карасаң, халык бик хак әйткән. Һәм имән дә, юкә дә нәкъ үз асылларында калулары белән бәхетледер… Без шәхес формалашуда социаль шартларның өстенлеген таныган, ә генетик үзенчәлекләрне санламаган җәмгыятьтә – дәүләттә туып үскән кешеләр булсак та, тормыштагы күзәтүләр безне табигать – кан-нәсел әйдәп баручы көч, ахры, дигән фикергә китерде. “Мин кем?”, “Мин нигә шундый?” дигән сорауларга җавап эзләү еш кына тамырларга, әби-бабайларга, әти-әниләргә алып кайта.

Хәмидулла картәтием – әткәйнең әтисе – заманында колхоз оештырып йөргән, репрессиягә эләккән, аннан Бөек Ватан сугышында катнашып, яңадан коммунист булып, күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән кыю кеше. Без үскәндә орден-медальләрне уенчык итеп йөрткән хәтердә… Беломор-канал хакында да, сугыш хәлләре хакында да соңгы елларда гына, картәти бакыйлыкка күчкәч белдек. Мәсәлән, хәрби архивларда аңа бирелгән орденнарга бәйле вакыйгалар бәян ителгән материаллар сакланган.

Сәхабетдин картәти – өч тапкыр колхозга куып кертелеп, “ялкауларны ашатып ятыр хәлем юк”, – дип аннан кат-кат чыккан туры сүзле, гадел, 20 нче елларда үз хәләл көче белән күтәрелгән, батраклары булмау аркасында гына Себергә сөрелми калган, ләкин урындагылар тарафыннан таланган карт. Инәки: “Колхозга бөтен мал-мөлкәтне алганнар, соңгы сыерны тәртәгә бәйләп алып чыгып киткәннәрен хәтерлим, хәтта өйне, самавыр, савыт-сабаларны кабат сатып алырга туры килгән,” – дип сөйли иде. Мин белгәннәр арасында гомере буе ихластан дин кануннары буенча яшәгән бердәнбер кеше булды ул. Пәйгамбәрләр тарихларын елый-елый сөйләгәннәре хәтердә уелып калган. “Имәнне тамыры белән сөйрәп чыгара торган карт, ул үргән читәннән җил үтми, чабатасы тузмый, салам белән түбә япса, су үтми иде”, – дигәннәре үземнең дә истә. Бер картәтинең өендә мин татар халык әкиятләре, Хуҗа Насретдин мәзәкләре, газета-журналлар укый идем, икенчесендә төп китап – Коръән, мин картәтинең намаз моңын, Коръән аятьләрен тыңлый идем…

Әткәй әнисе – Гайния картәни – 1770 нче елда Бәләбәйдән Иске Теләүле авылына җибәрелгән Габбас исемле указлы мулла нәселеннән, ләкин үзе дөньяви тормышны ныграк кайгыртып яшәде. Икенчесе, Факия картәни, гомер буе балаларын укытырга бар көчен салган һәм барысын да укыткан кеше; аның да Бохарада белем алган шәкерт абзые булган; картәни – Әкрам Даутов белән туганнар. Гомумән, ике якта да укытучылык белән шөгыльләнүчеләр шактый күп. Факия картәни мин туарга бер ай кала вафат булган, мин аны күреп белмим, ләкин “картәниең кебек акыллы хатын-кызны очраткан булмады”, “Ленин башы бар иде аңарда” диючеләрне беләм. Ике картәнием дә көчле характерлы, таләпчән, бик тырыш, сүз әйтсә, өзеп әйтә алучы, гайбәт – сүз йөртүдән ерак торган татар хатыннары. Хәтеремдә: Гайния картәнинең суга барганда да кесәсендә бәйләме булыр иде, туктап сөйләшергә туры килсә, ул бәйләмен ала иде. Факия картәни уракта булсын, утауда булсын, берсен дә беренчегә чыгармаган. “Син сөйләшә белмисең бугай, Факия апа, эшлисең дә эшлисең, синең белән парда эшләсәң, ял итеп тә булмый”, – дия торган булганнар аңа.

Әткәй белән инәки характерлары, психик үзенчәлекләре белән капма-каршы кешеләр иде: әткәйдә – флегматиклык өстенлек итсә, инәкидә – сангвиниклык. Әткәй – тынычрак, дөнья малы дип үлеп бармый, инәки – кызурак, чәмлерәк; әткәй – ныграк эчкә юнәлгән, инәки – кешесез яши алмады. Инәкидә перфекционизм көчле булды, әткәйдә мин суфичыларга хас кайбер сыйфатларны күрә идем… Инәки – укытучы иде: һөнәре белән дә, булмышы белән дә. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда башта туган авылында, аннан Базгыяда, ә 9-10 сыйныфны берүзе 30 чакрым ераклыктагы Зирекле мәктәбенә йөреп, урта белем ала. Аннан – Бәләбәй педагогия училищесен тәмамлый. Гомер буе башлангыч сыйныфларны укытты. Инәкинең укучылары да, балалары да, ире дә, йорт-курасы, мал-туары да, ашы-сые да “иң-иң” булырга тиеш иде. Үзе алны-ялны белми эшләде, башкалардан да шуны таләп итте. Инәки 86 яшьтә бакыйлыкка күчте, соңгы көннәренә кадәр фикердәшем, киңәшчем булып калды.

Әткәй – Бөек Ватан сугышының беренче елларында башка үсмерләр белән бергә колхоз эшенә йөргән. Аны 1944 нче елны, 18 яше дә тулмас борын, сугышка алалар, Көнчыгышка җибәрәләр. Япон сугышында катнаша, сугыш беткәч тә 1951 нче елга кадәр Тын океан флотында хезмәт итә, Шикотан, Итуруп кебек бүген дә бәхәсле утрауларны саклый. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач, урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Башта картәти, аннан 25 ел буе әткәй утырттырган – курчалаган каен, нарат, чыршылар үсеп, урман булып утыра. Хәзер инде үзләреннән үрчеп, яшь чыршы-наратлыклар барлыкка килде.

Әткәй белән инәки икесе дә кешелекле һәм кечелекле булды, хәйләләшә һәм ярамсаклаша белмәделәр, бер нәрсә уйлап, икенче нәрсә сөйләп йөрмәделәр, алдашу-урлашу кебек күренешләрне җаннары сөймәде, намус һәм гаделлек алар өчен буш сүз генә түгел иде… Икесе дә табигатькә гашыйк иделәр… Шул ук вакытта аларның һәркайсының үз җитешсезлекләре бар иде, берсен дә идеал кешеләр итеп сурәтлисем килми. Әмма вакыт үтү белән вак-төяк нәрсәләр юыла, төп сыйфатлар алга чыга: йөзгә-йөз йөзне күрү, чынлап та, кыен, хәтта якыннарыңа да вакыт катламы аша карау объективрак сурәт тудырырга ярдәм итә икән.

Безнең гаилә гадәти гаилә, ләкин шул ук вакытта башкалардан аермалы бераз сәеррәк сыйфатларга да ия иде ул. Мәсәлән, безнең өйдә иң күп һәм төп байлык – китаплар булды. Кибеттә яңа китап күренгәч тә, инәкиләр аны сатып алды. Инәки – әдәби әсәрләргә, әткәй – тарих, география, табигатькә багышланган китапларга өстенлек бирде. Без таралгач һәм үз китапларыбызны алып киткәч тә ике шкаф китап калган иде әле. Китап культы безгә дә күчте. Алар китап кына түгел, кибеттән художник репродукцияләрен сатып алып, безнең туган көнгә бүләк итә иделәр: Шишкин, Айвазовский һ.б. белән танышу бала чактан башланды. Балачакта төп “өстәл” китапларның берсе “Достопримечательности города Ленинграда” дигән фотоэнциклопедия иде. Мин Эрмитаж һәм Рус музее белән башта шул чыганак аша таныштым, аларны ятлап беттем. Каникул вакытында шәһәргә алып барып, кино-театрларга йөртәләр иде… Кайчак уйлыйм: инәки дә, әткәй дә урта хәлле гади крестьян гаиләсендә туып үскән балалар инде, югыйсә, башка күкләргә омтылу кайдан килгән аларга?..

– Юбилеегызда коллегагыз Рәүф Идрисов Сезнең хакта шундыйрак фикер әйткән иде: “Лилия Рәшит кызы – Мәскәүдә укып, Мәскәүнең иркен һавасын сулап, 60нчы елларда мәйданга чыккан шагыйрьләр, интеллегенция вәкилләренең фикерләре йогынтысын татыган, демократия җилләрен сулаган, аңлы рәвештә “Әйдә, халыкка хезмәткә!”идеясенә бирелгән шәхес”, – дигән иде. Бу чынлап та шулаймы?

Читтән ныграк күренәдер, дип уйлыйм. Ә фикер белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Мәскәүгә барып җиткәнче үткән юл бар, гаилә тәэсире бар, әдәбият дөньясы бар… Әгәр дә аңлы яшьтә торгынлык чорын кичермәсәм, пропаганда һәм агитациядән туймасам, теләсә нинди ялган, ясалмалылыкны сиземләү һәм алардан читсенү – җирәнү хисен тоймасам, китап кешесе буларак гуманитар идеяләр белән яшәүче романтик булып кала алмасам, миндә ниндидер үзгәрешләргә ихтыяҗ да тумас иде. Һәм шуңа мине Мәскәү генә үзгәртте, дип әйтә дә алмыйм. Үзгәреш өчен нигез кирәк, мотивация кирәк.

Шулай да Мәскәүгә килгәндә исә… Чынлап та, мин анда иң кызык вакытта яшәдем һәм укыдым: 80 нче елларның икенче яртысыннан 91 нче елга кадәр. Аспирантларның 16 катлы тулай торагы гөрләп тора иде: кем кайсы театрда яңа премьерада булган, кем митингта, кем дистә еллар бастырылмаган яңа-иске әсәрне укып өлгергән, кем Елена Камбурова концертын күргән, кем тулай торакта беренче кооператорлар ачкан тренажер залында шөгыльләнгән, кем “Новый мир” журналы редакциясе белән очрашуда булган, кем “Огонек”ның яисә “Московские новости” ның яңа санын “эләктереп” кала алган, кем халык депутатларының соңгы утырышын караган, кем Сахаров белән хушлашырга бара… Гомумән, Мәскәүдә ул вакытта ук информацион-мәдәни фон башка иде: ул калынрак, тыгызрак, төрлерәк, иҗадирак, кызыклырак… Үземне, ничә еллар кузыда ятып, ниһаять, канатлану мөмкинлеген алгандай хис иткәнмен, ахры. Бу очракта “тозлы кыяр” принцибын да искә төшерергә буладыр: тозлык яхшы икән, кыярның барсы да тозлана.

Мәскәү дәүләт педагогия университеты (1990 нчы елга кадәр – Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институты) илдәге иң зур уку йортларының берсе иде. Аның аспирантурасында уку үзе зур мәктәп булды. Анда таләпләр дә, аспирантларны әзерләү системасы да тирән уйланылган; ул вакытта төп игътибар формага түгел, эчтәлеккә бирелде. Безнең 3-4 ел буе төп эш урыны – Ленин исемендге китапханәгә һәм күренекле галимнәрнең лекцияләренә йөрү иде. Остазларның безгә карата ихтирамлы мөнәсәбәте, аларга хас чын зыялылык, “мин-минизм” ның өстенлек итмәве, киң эрудиция, таләпчәнлек һ.б. бик күп сыйфатлары безгә үрнәк булган. Хәзер, вакыт үткәч, шулай дип уйлыйм. Һәм мин авыр, ләкин кабатланмас кызыклы “Мәскәү чоры” өчен язмышыма (һәм үземә!) рәхмәтлемен, чөнки ул чор катализатор ролен башкарды, рухи эзләнүләрне тизләтте һәм аларга көч бирде.

“Әйдә, халыкка хезмәткә!” идеясенә бирелгәнлеккә бушсүзлелек һәм күпсүзлелектән талчыгу да (“Мин сүзләрдән туйдым – буш сүзләрдән: / Әйтерсең лә, төшсез чикләвек. / Алтын җыям дисәм – бакыр гына. / Энҗе таптым дисәм – чүп тә чүп.”), хәлләребезнең хәл эчендә булуын аңлау да (“Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз… / Сезнең хәл дә, безнең хәл дә хәл эчендә. / Илсезлектән телсезлеккә күчкән халык / Как ятакта жан бирүче зат төсендә…”), “Әгәр мин янмасам, әгәр син янмасаң, бу дөньяны кем яктыртыр?” соравына җавап эзләү дә, ясалмалылык дөньясында чын калырга омтылу да, “Аз дигәндә, үз намусың алдында йөзең ак булырга тиеш” – аңламы да һәм башка бик күп эчке этәргеч көчләр тәэсир итәдер, дип уйлыйм.

Мин асылым белән интроверт – эчке дөньяга юнәлтелгән кеше, тыныч, проблемасыз яшәргә яратам. Гомеремнең зур өлеше “эчке эмиграциядә” үтте: минем үземчә корган үз булмышыма ятышлы дөньям бар, рухи кардәшләрем – берничә якын дустым, туганнарым, әдәбият-сәнгать, табигать, эшем бар… Тышкы дөньядагы какофонияне ишетмәскә һәм күрмәскә тырыштым, аңа киртә куйдым. Әйтергә кирәк, шактый уңайлы, гармоник яшәү иде ул. Иҗади эш өчен дә ыгы-зыгылардан читтәрәк тору, дан-шөһрәт базарында кыйммәтрәк сатылу өчен тулпар атның авызын каера-каера бәйгеләрдә катнашулардан баш тарту нәкъ минемчә иде. Ләкин ниндидер бер чорда ишекне ачарга туры килде… Сәбәпләре – төрле, мәсәлән: “Кырык мең ел яшәсен лә / Мине чакмаган елан!”- / Дип яшәлгән… Бүген җиргә / Басарга куркып торам. / Чакканга да кагылмадым – / Мәхлук тә җан иясе. / Шуңа хөкемдар булыйммы?.. / Ходай бирер тиясен! / …Елан үрчеткән өчен дә / Бар ич җавап бирәсе! / Киткәнче, җирне тазартып / Ничекләр өлгерәсе?!.” Бәлки, миндә әткәй геннары өстенлек иткән вакытка алмашка инәкинең дөнья гаме белән янып яшәве килгәндер, белмим. Миндә дә, Такташча әйтсәк, ике “мин” сыешып, еш кына бер-берсе белән көрәшеп яши… Әле берсе җиңә, әле – берсе.

“Халыкка хезмәт итү” пафослы яңгыраса да, без, асылда, барыбыз да шул хезмәттәбез. Һәркемнең үз өлкәсе, үз юнәлеше бар: игенченең дә, тегүченең дә, язучының да, мөгаллимнең дә… “Вак эшләр теориясе” мине бик үк кызыксындырмый иде. “Бөтендөнья татар җыенында, / Миңа калса, татарга кытлык. / Вак-вак эшләр фәлсәфәсен сайлап, / Зур эшләрне без кайда тыктык?”, – дип тә яздым әле.

Киләчәк күзлегеннән без принципиаль мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнергә тиешбез, дип уйлый (Нигезе җимерек йортның түбәсен яңартудан ни хәер?!.). Мәсәлән, телне, мәдәниятне саклау, милли мәгариф системасын камилләштерү, гражданнар тәрбияләү, “илле илсезлек”, тел статусы проблемаларын хәл итү һ.б. Шулай да соңгы вакытта меңәр чакрым юл үтү өчен беренче адымны ясарга кирәк, дип тә, ә бәлки, “зур эшләр” хакында сөйләшүдән ары китә алмауны күрүдән туган чарасызлык хисеннән дә “вак эшләр”гә тотындык, дияргә була. Мәсәлән, “Җанлы сүз” дә, “Туган як шигърияте” дә, һәм башка шундый “кечкенә” эшләр дә “халык мәнфәгате” дигән уртак казанга салган өлешебез. Һәркем шулай үз өлешен кертсә, бәлки әле булырбыз.

– Сезнең төп һөнәрегез – укытучы. БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында 20 ел эшлисез. Үткән ел БДУда Сезнең юбилей кичәсендә булырга туры килде. Студентларның Сезгә карата искиткеч хөрмәтле мөнәсәбәттә икәнлегенә шаһит булдык. Студентлар, аеруча бүгенге студентлар, күңеленә юл табу катлаулымы? Кайсы шәкертләрегезне кафедраның горурлыгы дип саныйсыз?

Әйе, мин – укытучы. Әниемнең, минем һәм сеңелемнең педагогик стажын исәпләсәк, бер гасырдан артып китә. Шул ук вакытта үземне традицион укытучы итеп тоям, дип тә әйтә алмыйм. Укытучы – нигездә, система тарафыннан прокруст ятагына салынган кеше ул, ә миңа ирек һәм иҗадилык якын. Бертөрлелек, калыплашкан фикерләү, бер алгоритм эчендә хәрәкәтләнү тиз туйдыра. Шуңа да университет системасы миңа бу яктан чагыштырмача киңрәк мөмкинлек бирә. Әйтергә яраса, монда сине бәйдә тоткан бау бераз озынрак. Дөрес, соңгы вакытта барыбыз да тигезләштек инде, бау да кыскарганнан кыскара… Укытучы буларак, берничә принципка өстенлек бирәм: җаваплылык һәм таләпчәнлек, профессионализм һәм иҗадилык, гадел һәм намуслы булу, үз-үзеңне “үстерү”, “баланы белем генә түгел, ә укытучы шәхесе тәрбияли” идеясенә таяну, ике-өч төрле стандартлар белән яшәмәү һәм эшләмәү һ.б.

Ничек кенә булмасын, 33 ел буе студентлар белән эшләү (Әйткәндәй, быел сентябрь аенды Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында эшләвемә 20 ел була) миңа үземне бәхетле итеп сизү мөмкинлекләрен бирде, дип әйтә алам. Ничек кенә уйласаң да, бәхет – ул юл, ә нәрсәгәдер ия булу түгел. Ә юлым әлегә дәвам итә… Бәхет бит ул – юлдагы хат: / Син күз алмый көтәсең. / Килеп җитсә, кат-кат укып, / Аны ятлап бетәсең. / Яңа хатка өметләнеп, / Монысын архив итәсең. / Хат ташучы урап үтсә, / Төргәкләрне сүтәсең.”

Шул ук вакытта югалтулар да, күңел кайтулар да, ышанычның акланмаулары да булып тора: дөнья бит бу… “Мин үз урынымда микән? Студент каршына чыгып басарга хакым бармы? Аның үсешенә этәргеч бирә аламмы?” – кебек рефлексив сораулар да еш кына борчып тора.

Вакыт үзгәрә, вакыт белән бергә без дә үзгәрәбез. Һәм бу үзгәрешләрне һәрвакыт уңай дип тә әйтеп булмый. Элегрәк укыту канәгатьлек хисен, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү мөмкинлеген ешрак бүләк итә иде. Хәзер бу халәт сирәк кунакка әйләнеп бара. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, “югары белем” төшенчәсе очсызлана, югарылык эталоны түбәнәя. Укыту системасында эчтәлек түгел, ә форма өстенлек итә, сәгатьләр саны кыскара, оптимизация колач җәя, җәмгыятьтә гуманитар аңламның әһәмияте җуела, чарасызлыктан бичарага, фәкыйрь бахырларга әйләнеп барабыз һ.б. Бу система кайвакыт эче суырылып алынган йомырканы хәтерләтә башлый… Шул буш йомыркалардан чебеш чыгаруны да таләп итүләре аеруча җанга тия. Турыдан туры гаеп булмаса да, бу хәлне күреп йөрәк яна… Икенчедән, без хәзер тормыш өчен түгел, ә БДИ өчен әзерләнгән укучылар – студентлар белән эшлибез: фикерләү дәрәҗәсендә дә, белем-күнекмә сыйфаты ягыннан да, тормыштагы мөһим дип танылган кыйммәтләрне тану-танымау күзлегеннән дә аерма шактый зур. Өченчедән, яңа информацион технологияләрне үзләштерү һәм куллануда хаос чоры – укытучылар да, студентлар да моның көчле тәэсирен тоя. Ә филологик, гуманитар аң-белем “клипсыман фикерләү” нигезендә һәм “Окей, гугл” ярдәмендә барлыкка килә алмый. Хәтта безнең татар-рус бүлегенә килгән балаларның татар телен белү дәрәҗәсендә геометрик регрессия күзәтелүен истә тотсак, “хәлләребезнең хәл эчендә” булу картинасы тулылана төшә.  Шулай да тиешен тиешенчә эшләргә кирәк, дигән аңламга буйсынып, яңа шартларны үзебезгә буйсындырырга тырышып яшибез һәм эшлибез.

Укыту – иҗади эш кенә түгел, ә иҗатташлык та ул. Синең белән студент арасында, кыска вакыткамы, озаккамы, шундый бәйләнеш барлыкка килә икән, димәк син юкка йөрмисең. Дөрес, мондый “чаткы” һәр студент белән һәм һәрвакытта да барлыкка килми. Шигырьнең үз укучысын табуы кебек үк катлаулы күренеш ул, хәтта тагы да катлаулырак әле… Ә студентларның күңеленә юл табуга килгәндә, мин белмим, табам микән?.. Аны студентлардан сорарга кирәктер. Мин алтын тәңкә түгелмен, барысына да бер дәрәҗәдә ярый алмыйм һәм аңа омтылмыйм да. Кем өчендер Кохинор да чуер таш. Аның бәһасын белү өчен зәргәр (ювелир) булырга тиешсең. Халыкта да юкка гына шундый мәкаль йөрмәгәндер: “Зир кадерен зирәк белер” (Монда зир // зәр фарсы теленнән алынган сүз, алтын мәгънәсенә ия.).

– “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” проектларын үткәрү идеясе ничек туды? Аларның төп максаты нинди? Нинди каршылыкларга очрадыгыз?

Соравыгызга каршы сорау бирим әле. Әйтегез әле, республикада татар теле социаль лифт ролен башкара алмаса да, социаль баскыч була аламы? Ил җитәкчесе милли телләрне өйрәнүгә карата турыдан туры негатив мөнәсәбәтен белдереп торган вакытта, балада татар телен өйрәнү теләген ничек тудырырга да ничек сакларга? Бу юнәлештә татар теле укытучысына ничек ярдәм итәргә? Республикада татар телендә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә юнәлдерелгән ничә чара беләсез? Кул бармаклары да артып кала, шулаймы?… Мондый җавапсыз сорауларны тагы биреп булыр иде. “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” проектлары һәм башка эшләребез шул сорауларга кулдан килгән кадәр җавап бирү теләгеннән барлыкка килде, дип әйтә алабыз. Аннан, без, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы, гуманитар кыйбласын ачык тойган укучылар тәрбияләүгә дә өлеш кертергә тиешбез ич.

Тагы да бер сәбәп: без, университет студентка белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, дигән аңламга нигезләнәбез. Студентны иҗади, фәнни эзләнүләр юлына алып керү, беренче адымнарын ясарга этәргеч бирү һәм бу юнәлештә ярдәм күрсәтү, оештыру сәләтләрен камилләштерү, төркемдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм башка бик күп алымнар ярдәмендә студент эшчәнлеген мотивлаштыру юлларын эзлибез. Бу максаттан төрле иҗади очрашулар, кичәләр үткәрү, төрле характердагы мәкаләләр әзерләү, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә катнашуны оештыру кебек күп төрле чараларны атарга була.

Республика күләмендәге “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” проектларын үткәрү дә шундый чараларга керә. Дөрес, бу конкурсларның төп адресаты төрле: “Җанлы сүз”, иң беренче чиратта, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты өйрәнүчеләргә һәм аларның укытучыларына юнәлдерелгән булса, “Туган як шигърияте” исә татар студентларының татар шигърияте, төбәк әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынуын һәм аларның профессиональ әзерлекләрен тирәнәйтү күзлегеннән үткәрелә. Шул ук вакытта һәр икесенең дә катнашучыларын киңәйтеп була, тик безнең мөмкинлекләр чикләнгән. Өч ел тикшерү үткән ике уңышлы, әзер проект бары тик татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы әгъзалары тырышлыгы белән генә үткәрелә, бу проектларны финанслау мәсьәләсе ачык кала, берәү дә үз канаты астына алырга омтылып тормый. Ел әйләнәсенә: “Конкурсантларны бүләкләү өчен ярдәм сорап кемнәргә мөрәҗәгать итәргә икән?” – дигән сорау йөрәкне ашый.

Дөрес, төп ярдәмчебез – Башкорт дәүләт университеты булуын ассызыкларга кирәк. Һәм – әгәр дә безнең бу башлангычларда иҗтимагый оешмалар (төрле елларда һәм төрле дәрәҗәдә – “Сәхибҗамал”, “Берлек”, “Ак калфак”, Татарстан республикасының Башкортстандагы вәкиллеге, Татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсе һ.б.) ярдәмен тоймасак, татар телле газета – журнал, радио – телевидение журналистлары безгә уңай мөнәсәбәт күрсәтмәсә, волонтерлык идеясенә буйсынып эшләүче идеалистларыбыз, ә иң мөһиме, фидәкарь укытучыларыбыз булмаса, бәйгеләрне оештыру да, җиңүчеләрне билгеләү дә, бүләкләү дә бик авыр булыр иде. Мәсәлән, үткән елда осталык дәресләрен оештыруда Ф.Фәтхи һәм А. Юлъякшина, А.Зәкиев һәм Д.Булатова, Р.Сөләйманов һәм М.Вафиннарның теләктәшлеге һәм профессиональ ярдәменә без, кафедра әгъзалары, зур рәхмәтлебез. “Туган як шигъриятен” оештыруда, жюри эшендә “Нур” театры һәм Туймазы татар театрлары артистлары таянычыбыз булды. Проектлар кафедраныкы булса да, без татар җанлыларга бу эшләргә үз өлешен кертергә тулы мөмкинлек ачабыз: рәхим итегез, без сезне көтәбез! “Халык мәнфәгатен кайгырту” кебек зур сүзләр конкрет эшләрдән башлана. “Дон Кихотсыз Санчо – панса* гына. / Ком өеме әле тау түгел. / …Җил тегермән белән көрәшмәсәк, / Нинди булыр иде бу күңел?” (панса – испан телендә эч, корсак мәгънәсендә кулланыла)

Ике конкурста да жюри әгъзалары зур эш башкара, аеруча “Җанлы сүз” күп вакытны таләп итә. Мәсәлән, беренче елда 210 укучы эше тикшерелеп бәяләнсә, үткән елда – 250, быел 350 гә якын эшне укып бәяләргә кирәк иде. Ел саен 30 дан артык район һәм шәһәр мәктәпләре катнашкан конкурс укучыларда телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә кызыксыну уятып кына калмый, ә укучының иҗади сәләтен ачуга да, татар теле ярдәмендә уңышка ирешү мөмкинлеген күрсәтүгә дә хезмәт итә, дип уйлыйбыз. Моннан тыш, конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучысының сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтү өчен бер мәйданчыкка әйләнде.

Шуны да әйтергә кирәк, һәркемнең өлеше төрле дәрәҗәдә булуына карамастан, конкурслар да, башка чараларның күпчелеге дә кафедра әгъзаларының күмәк көче нәтиҗәсе. Әйткәндәй, 2017-2018 уку елында Башкорт дәүләт университеты филология факультетының 60 еллык юбилее билгеләнәчәк. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы да факультет белән бер елны оештырылган иң өлкән кафедраларның берсе. Алдагы уку елындагы чараларыбызны, исән булсак һәм Аллаһ боерса, туган кафедраның 60 еллыгына багышлап үткәрәчәкбез.

– Шагыйрь һәм укытучы җәмгыятьтән аерылып яши алмый. Башкортстан шартларында татар теле укытуның үз үзенчәлекләре. Сезнең карашыгызча, Башкортстан татарларының тарихта тоткан урыны нинди? Һәм аларның киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?

– Авыр сорау, бәлки, иң авырыдыр… Бик тә оптимист буласы килә… “Бар! Без булганбыз, барбыз, булырбыз!”– диясе килә… Һәм шуңа ышанасы да килә…

Глобальләшү һәм информацион революция чорында яшибез. Уңай яклары белән бергә кире яклары да бар аларның. Йотылу, юкка чыгу куркынычы, кызганычка каршы, уйдырма гына түгел: җир йөзендә 2050 еллар тирәсендә 6 мең чамасы телнең яртысы гына калуы бар, бүген планетада яшәүче халыкның 80% өч телдә аралаша, һәм алар арасында татар теле юк… Тагы әллә күпме фактлар китереп булыр иде…     Шулай да төп сәбәпне үзебездән дә эзләү кирәк. Әлбәттә, чын тарихны – халык аңыннан даны җуелган, шаны уелган тарихны белмәвебез – татарның үзкыйммәтен төшерүче, рухи манкортлыкка китерүче фактор.

Халыклар тарихын күзәтү (шул исәптән татар тарихын да) миндә Л.Гумилевның пассионарлык теориясе универсаль характерга ия ахры, дигән фикерне ныгыта. Халык та, аерым кеше кебек, туа, үсә, өлгерә, картая, үлә… – ягъни яңа формага күчә. Без “картаю” чорын кичермибез микән, дигән сорау да туа кайчак. Дөрес, халык гомере озынрак, картлык чоры да гасырларга сузыла. Ләкин бу чорда халыкның энергиясе, көч-куәте – яшәү уты сүрәнәя. Бөтенлек һәм бердәмлек булганда, учак яначак әле, әмма гасырлар буе җыелган коллык психологиясе дә бер кая да китмәгән: курку, “хуҗа” га табыну, хәйлә, масаю, битарафлык, таркаулык, сату-сатылу, “денем өчен түгел, көнем өчен” дип яшәү, сүлпәнлек, түземлелек… Түзмәскә кирәк чакта да / Түзәргә өйрәнгәнбез. / Шул сыйфатны “Миллилек!”- дип / Күкләргә күтәргәнбез./ … Сөйрәлүчеләр төркеме / Тугандыр түземнәрдән… / Кошлар исеменә лаек / Канатын үстергәннәр…” Һәр сыйфатыбыз хакында күп сөйләп, язып булыр иде, хәер, миннән башка да бу хакта сөйләп, язып торалар.

Башкортстан татарларының язмышы татар язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә; хәтта сиам игезәкләре образы да туры килмидер монда. Без бер бөтеннең каерылган канатыдыр бәлки?.. Бөтен дә иркенләп оча алмый, каерылган канат та үзе генә очу сәләтенә ия түгел.

Безгә таныш бер хайванның анатомик төзелешендә шундый үзенчәлек бар икән: ул башын күтәреп югарыга карый алмый, бары түбәнгә, тагаракка карап кына яши ала. Ул – дуңгыз. Ә кешегә табигатьтән башын күтәреп биеклеккә – күккә карау мөмкинлеге бирелгән, димәк, кешелеклелек, рухилылык потенциалы безгә тумыштан салынган. Бу потенциал, иң беренче чиратта, тел, мәдәният, әдәбият, сәнгать, динилек аша тормышка ашырыла.

Тел – кеше рухының яшәеш йорты. Телсез татарны люмпенлашу, манкортлашу, ассимиляцияләшү – йотылу көтә; бик сирәк очракта гына ул яңадан телле шәхескә әйләнергә мөмкин.

Башкортстанда татар теленең хәлләре ничек соң? Гомумиләштерсәк, хәлләребез, оптимистик вариантта, хәлчә, пессимистик вариантта – хәл эчендә. Егерме ел элек “Телле телсез, илле илсез без бу җирдә. Атлы атсыз, хаклы хаксыз без бу илдә. Барлы-юклы без бу җирдә. Бармы – юкмы без бу илдә?” – дип язган юлларым бүген аеруча актуальләште.

Ерак булмаган киләчәкне күзаллау максатында соңгы 14 ел эчендә республикада татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче балалар санынының үзгәрешен күзәтик. (Саннар БР Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән ачык мәгълүматлардан алынды).

2002 елда Башкортстан мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 190 854 бала белем алган. Шулардан 16 272 бала (8,5%) 458 мәктәптә татар телендә укыган; 95 199 укучы (49,9%) 765 мәктәптә татар телен предмет буларак өйрәнгән. Барлыгы 1223 мәктәптә 111 471 укучы – татар милләтеннән булган балаларның 58,4% – төрле дәрәҗәдә татар теле һәм әдәбияты дөньясына кертелгәннәр. 2014 елда мәктәпләрдә 114 226 милләттәшебез белем ала. 5460 бала 120 мәктәптә туган телендә укый (4, 78%). 2015-2016 уку елында бу сан 20%ка диярлек кими (4463). Бу мәктәпләрнең күпчелеге – башлангыч мәктәпләр. Төп һәм урта мәктәпләр Бакалы, Әлшәй, Гафури, Иглин, Ярмәкәй, Дүртөйле, Күгәрчен, Көергәзе, Мәчетле, Мишкә, Кушнаренко, Стәрлетамак районнарында сакланган, Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә бар. Шул ук вакытта Илеш, Туймазы, Тәтешле, Шаран, Балтач, Борай кебек күп кенә районнарда татар телендә белем бирүче бер генә мәктәп тә калмаган. Татар теле мәктәпнең җанын, рухын тәшкил иткән белем бирү оешмалары юкка чыгып бара икән, телне саклау һәм үстерү мәсьәләсе дә теоретик фикер йөртүләр дәрәҗәсенә күчә. Социолингвистика фәненең күптәнге ачышларының берсе – җәмгыятьтә, укыту процессында туган телне предмет буларак кына укыту өстенлек итә, туган тел белем бирү һәм тәрбия чарасы булудан туктый икән, аның киләчәге булмый, ул тел юкка чыга.

2012 елда 44 911 бала татар телен предмет буларак өйрәнә (39, 31%). Соңгы ике ел эчендә (2014-2015 һәм 2015-2016 уку еллары) бу сан тагы да кимеде. Барлыгы 41, 9% татар баласы туган теле буенча лингвистик, тел, коммуникатив, мәдәни компетенцияләр формалаштыру мөмкинлегенә ия дип әйтә алабыз. Әмма 14 ел эчендә республикада татар милләтеннән булган укучылар саны якынча 40% ка, татар телен өйрәнүчеләр саны 58,4% тан 41,9% ка, ягъни 16,5 % кимегән икән, тулы инкыйраз өчен – бу санны нольгә җиткерү өчен тагы ничә ел кирәк булачагын һәммәбез исәпли ала: бүгенге тизлек һәм шартлар сакланган очракта – 30-35 ел.

Кайбер кешеләр, ник кайгырасыз, татар барбер башкорт булмый, башкорт татар булмый инде ул, дисәләр дә, безне милли-мәдәни фонның, кеше сулаган һавадагы милли-мәдәни аң атомнары ешлыгының кими һәм җуела баруы борчый. Бүген укыту системасында барган, реформа дип аталган сәер үзгәрешләр чорында, иң беренче чиратта, туган телләрне корбан итү (шул исәптән, башкорт телен дә!) шул җирлеккә тамырлана да инде. Бу шартларда башкорттан да, татардан да урыс туа – Шагыйрь (Әнгамъ Атнабаев) хаклы, татар баласында татар табуы авырлаша бара.

Телнең төп сакчысы – гаилә, дигән фикер белән тулысынча килешсәк тә, ул гаиләнең бүгенге һәм иртәгәге укыту-тәрбия системасын, шушы иҗтимагый-сәяси шартлар һәм мөнәсәбәтләр җимешләрен татыган, шул нигездә формалашкан манкорт яшьләр төзегәнен, аларның Марстан төшмәгәнен истә тотарга тиешбез. Нәкъ шундый ата-аналар, дәресләрне кыскарту хакында сүз барганда, иң беренче чиратта, туган телдән баш тарталар, өч типтагы укыту программаларыннан рус телендә укыту программасын сайлауны яхшырак дип табалар.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң “югалтылган буын” күренеше-төшенчәсе барлыкка килә (Гертруда Стайн, Эрих Мария Ремарк исемнәре белән бәйле). Безне, Башкортстан татарларын, борчыган нәрсә – без дә “югалтылган татарлар” күренешенә әйләнмәсәк иде!.. Ә мондый куркыныч бар, чөнки тел өстендәге экспериментлар безнең файдага түгел. Әйткәндәй, бу экспериментлар 1990-2000 нче елларда башланган күренеш кенә түгел бит, Айдар Хәлимнең “Записки аборигена” китабын искә төшерик. Тагы бер факт: 1958 нче елда ата-аналарга укучы балаларына тел сайлау мөмкинлеге биргән закон кабул ителә. Һәм, нәтиҗәдә, 1934 нче елда СССР да балалалар 104 телдә белем алса, 1987-88 нче уку елында – 13 телдә (Н.Б.Мечковская китергән мәгълүматлардан).

Бүген бер телне туган тел дип, иртәгә икенче телне туган тел, дип, аннан тагы беренчесенә әйләнеп кайту  я (ешрак) бөтенләй кайтмау кебек куркыныч уеннар нәтиҗәсендә телнең – ана теленең сакраль мәгънәсе, изгелеге югалды. Бала аңында, иртәгә ана – ата буласы кеше аңында, тел дәрәҗәсе бик түбәнгә төште, телгә карата негатив караш туды.  Мин белмим, бу мәсьәләдә “әйләнеп кайта алмау ноктасы – точка невозварата” үтелгәндерме-юкмы, ләкин ул якынайганнан якынайганын без сизеп-тоеп кына түгел, ә күреп торабыз. Мәсәләнн, мин студентлар-филологлар белән эшлим һәм мин аларның татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен белү дәрәҗәсенең, мили-мәдәни фонның елдан–ел түбәнәюен күзәтүче тере шаһит. Тел мәсьәләсен дәүләт күләмендә хәл итү – безне, гомумән татарны, саклап калу юлы.

…Җәмгыять һәм Мәдәният, Тел, Әдәбият, Шигърият… Җәмгыятьнең үз проблемасы: яшәү, кояш астында җылырак урынны яулап алу өчен көн-төн көрәш. Бер яктан, ХХI гасыр кешелекнең рухилыкка омтылу чоры булачак дигән фараз итүләр бар.”Иншалла!” диясе генә кала кебек. Әмма тормышта рухилыкның югалып баруы, девальвация кичерүе күзгә бәрелеп тора. Иҗат кешесенең төп вазыйфасы – бу күренешләргә калкан булу, җаннар өчен барган тартышта Яктылыкка хезмәт итү. Җәмгыятьтән рәхмәт көтмичә генә үз эшеңне эшләү…

Әңгәмәдәш: Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2017, № 5.

Поделиться