Альбина ХӘЛИУЛЛИНА. Чиләккә йолдыз җыеп

(Дилбәр Булатова хикәяләрендә герой эволюциясе) 

Дилбәр Булатованың тәүге әдәби тәҗрибәләре матбугатта 1993нче елда күренә башлады: «Өмет» гәзитендә «Бәгырем» (14.09.93), «Кызыл таң»да «Әнҗәликә сылуым-иркәм» (23.10.93) хикәяләре чыкты.

Аларга кадәр басылган «Бүген бездә Коръән ашы» нәсерендә («Кызыл таң» 22.05.1991) үк булачак язучының стиль үзенчәлекләре сиземләнә. Коръән табыны үткәрү белән бәйле шәхси кичерешләр үзәккә чыгарылган бу язма нәсер жанрына туры килә. Чәчмә текст юллары арасында тоемланган эчке ритм, сүзләрнең үзара аваздаш (ритмик) яңгырашы композицион бөтенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә. Нәсер жанрына хас үзенчәлекләрне авторның башлангыч чорда язылган «Зәңгәр күлдә өч торна», «Күлмәк», соңрак иҗат ителгән «Кунак мунчасы»нда да күрергә мөмкин. Иҗатчының табигать күренешләрен җанлы һәм кабатланмас итеп бирә белү маһирлыгын аерып билгеләми мөмкин түгел. Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Әмир һ.б. татар әдипләре традицияләре рухында язылган бу әсәрләрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачу белән янәшә табигатькә мәдхия укыла, кеше һәм табигать арасындагы берлек, гомумгармония күрсәтелә.

Кызганыч, нәсер жанры үрнәкләрен язучы иҗатында башкача очратмыйбыз. Әмма  шунсы кызыклы: югарыда аталган әсәрдә чалымланган мотивлар, дөньяны идеалистик күзаллау юнәлеше Д.Булатова иҗатында тәүдә тоем белән, аннан инде аңлы, субъектив рәвештә  өстенлек алачак.

«Тулпар»,  «Мәдәни җомга», «Бельские просторы», «Казан утлары», «Сөембикә», «Йәшлек» һ.б. басмаларда яшь язучының төрле елларда байтак хикәяләре басылды. 2005нче елда Башкортстан «Китап» нәшриятында «Яшьләр тавышы» сериясендә «Туй» исемле тәүге җыентыгы нәшер ителде.

Язучының каләменә хас кайбер үзенчәлекләрне ачыклап китик, хикәяләрнең җеп очын юллап карыйк.

Минем карашка, тормыш-яшәешне көтелмәгән ягы белән ача белү осталыгы Д.Булатова прозасын башкалардан аерып тора. Хикәяләренең үзенчәлеге дә шунда – ул кеше тормышында беренче карашка әллә ни катлаулы булмаган вакыйга-күренешләрне тергезә, аларның  герой күңелендә нинди нинди эз калдыруына игътибарын юнәлтә. Вакыйгалар экстремаль түгел, һәркем тормышында очрарга мөмкиннәр, әмма алар геройны тетрәндерү көченә ия.

Герой күнегелгән тирәлектән, тормыш агымыннан ят мохиткә, гадәти булмаган тирәлеккә эләгә. Һәм нәкъ шул чакта аның үз-үзен тотышы, уй-хәрәкәтләре  аша күңел төбендә йөрткән, үзе дә белмәгән сыйфатлары  балкып китә. «Лифт»та, мәсәлән — көндәлек ыгы-зыгы туктала, геройлар мәҗбүри рәвештә «читлек»тә — лифтка бикләнеп калалар һәм шушы шартларда гына горурлык калканнары җимерелеп, бер-берсенә күңелләрен ачалар. Үзара мөнәсәбәтләрдә ниндидер «кат»ка ирешү өчен еллар имтиханын үтәргә, сынау-авырлыклар  кичерергә, якыныңны бөтен сыйфатлары белән, ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк икән. Шулай итеп, лифт  — күңел баскычларыннан югарыга, яңа этапка күтәрелү мөмкинчелеген символлаштыручы образ ул.

«Күлмәк» хикәясе, авылларга кыргый капитализм мөнәсәбәтләренең үтеп керә башлавын сүрәтләп бирү белән беррәттән, рухи проблематиканы да күз уңында тота.  Рәшит сабантуйда, чәмләнеп, талпынып, әлегә беркем дә менә алмаган туры колгага үрләп, мәйдан өстенә караш ташлый. Гади генә, хәтта мескен генә күренгән, яңа елдан соң сабантуй уңаеннан гына күпмедер эш хакы ала алган авыл иренең күңел матурлыгы шушы эпизодта бар тулылыгында ачыла. Ләкин тән дигәнең җиргә мохтаҗ, җирнең үз законнары. Анда төшкәч, Рәшит гүя кечерәеп, югалып кала, бүләккә очсызлы гына бала сандалилары алып, түгәрәктән чыгып китәргә ашыга. Хәзер инде ул гадәти «күлмәген» кия  — өйрәнелгән, гадәттәге тормышын дәвам итә. Бу герой да «үсү, балалыктан чыгу» этабын үтә, аның беркатлылык, тиз ышанучанлык «чирен» сыйныфташы — үткен, елгыр Нәҗип бик тиз дәвалый.

«Бию» («Йәшлек», 15–17.12, 2009) хикәясендәге Римнең «Күлмәк»тәге Рәшит белән байтак уртаклыклары бар. Төрле буын, иҗтимагый катлам вәкилләре булуларына карамастан, икесе дә, чиста-самими күңелле кешеләргә хас булганча, тиз ышанучаннар — «күлмәкләре бер кат кына», һәм икесе дә бер көн килеп, күңел тетрәнүе кичерәләр. Рим карт та йөрәксенеп Җыен тавына менә, ашкынулы хисләр буранында кала. Бәлки, ул гомер буе шул халәттә яшәгәндер дә. Гомер буе  башкалар кубызына биергә дучар Рим картның шигырьләр язуы — тик үзенчә биергә, үз-үзен акларга, якларга омтылышы ул. Әмма чынбарлык нәзберек хыял һәм шигърият дөньясы, татлы истәлекләр белән исәпләшеп тормый. Сәер, әмма замана шаукымына ияреп кендек биюе биеп йөргән кызыкайда ул үзен танып ала. Рәшит («Күлмәк») сабакташыннан алданса, Рим үзен-үзе алдарга омтылып яшәгәнлеген аңлый. Аның шигырьләрен хәтта үз улы, оныклары да укымый бит.

«Кое»дагы геройларның хәрәкәт векторы инде, киресенчә, аска, җиргә таба юнәлгән. Биредәге кое образы, эчәр су чыганагы гына түгел, ул хикмәт, тормыш тәҗрибәсе туплау мәгънәсен дә үз эченә ала. Тереклек итәргә саф суны эзләп табу өчен таш-кырчын катламнарын үтеп, бик тирәнгә төшәргә кирәк булган кебек, иман, мәрхәмәтлелек, аек акыл сыман гүзәл сыйфатларның мәңгелек чыганагы да һәркемнең күңелендә бар. Һәм ул чыганакка һәркем үз юлы, омтылышы белән ирешә (Балбабай, малай), ә кемнеңдер инде, килеп җиттем дигәч тә, сабырлыгы төкәнә (әти образы).

Яңа экономик формация җимешләрен «Сакчы» хикәясендә дә күрәбез. Күләме буенча кечкенә хикәядә, карап торуга гадәти генә яшь егет, поликлиника бусагасын атлап керү белән,  үзе дә сизмәстән, битарафлык, ачу, ярышу, тәкәбберлек, үз-үзеңне генә кайгырту кебек тойгыларны татый. Гадәти күренеш буларак кабул ителүче чират психологиясе, әшнәчелек мөнәсәбәтләре, ришвәтчелеккә шаһит булып кына калмый, тормыш дигән театрга үзе дә кушылып китә. Егет каршылыклы хисләр өермәсендә калса, сакчы ир — шартлар тоткыны.  Өч тиенлек бахилалар сатып утырырга мәҗбүр гарип кеше белән әрепләшүе өчен оялу егеткә гомерлек сабак бирә, кешеләргә саграк карарга өйрәтә.

«Командировка» хикәясендә Рәсимә шәһәрдән авылга, ун балалы гаиләгә кайтып төшә һәм бөтенләй башка тормыш, омтылышлар, кыйммәтләр белән яшәгән кешеләр тормышына шаһит була. Тәэсирләнеп, ул үзенең тормышына анализ ясый һәм Мәрьям апаның яшәеш кануннары табигыйрәк тә, дөресрәк тә икәнлеген танырга мәҗбүр. Гаилә учагын саклаган, балалары өчен җан аткан, үз йортының патшабикәсе булган Мәрьям һәм каудыр, тынгысыз, эш белән гаилә арасында бәргәләнеп, ниндидер максатларга омтылып, нәрсәдер исбат итәргә азапланган  Рәсимә — икесе ике дөнья кешеләре. Әйе, бу ике хатын-кыз үзара конфликтка кермиләр. Конфликт аларның тормышка карашларында, омтылышларында, җәмгыятьтә хатын-кызның тормыштагы урынына карата булган фикер аерымлылыкларында. Уйлап карасаң, гасырлардан гасырларга өендә ире, балалары янында аш-су әзерләп, чигү чигеп, тегү тегеп гомер иткән, күп дигәндә, печән әйләндерергә, утауга йөргән татар хатын-кызы  соңгы гасырда, «азатлык»ка  ирешеп», ниләр генә кичермәде дә, нинди генә фаҗигаларга дучар булмады. Бүген ташландык балалар, исәпсез-сансыз абортлар, хатын-кыз эчкечелеге, ялгызаклар проблемасы, демографик кризис  турында сөйлибез икән, бу социаль авыруларның төп тамыры — хатын-кызны гаиләдән аеруда, аны эш атына, ялтыравык реклама, мода колына әверелдерүдә икәнен танырга тиешбез. Бу уңайдан К.Кара әсәрләрендәге тискәре пландагы хатын-кыз образлары да хәтергә килә. Алар бит нәкъ шушы идеология җимешләре. Дөрес, Рәсимә әле яшь, алай ук зәһәрләнеп, җаһилланып өлгермәгән, һәм ул әле башка юлны да сайлый ала. Хикәядәге Алинә образына игътибар итик. Егерме балага бер тәрбияче билгеләнгән  казна йортында әрнеп елап торып калган нарасыйның күңелендә «эшем иясе» әнисенә карата нинди тойгылар бөреләнер дә, балигъ булгач, ул үзен тормышта яклаулы тоя алырмы, гаилә корырга ашыгырмы, корган очракта да сабыеның шундый ук кичерешләргә дучар булуын теләрме?

«Онык»та инде шушы ук проблемалар кискенрәк, катлаулырак җирлектә чагылдырыла.

Д.Булатова хикәяләрендә төп герой, шулай итеп, ниндидер бер мизгелдә, башка рухи катламга күчә: ул гаҗәпләнә, газаплана, гарьләнә — көчле хисси тетрәнеш кичерә һәм бу аның арытабангы тормышына, холкына тәэсир ясамый калмый. Хәтта вакыт та гадәти агымын үзгәрткәндәй була. Әсәрнең кульминацион ноктасында аның җаны гүя, канат җилпеп, гадәти тормыш шартларыннан арынып, үткәнгә, хәзергегә, киләчәккә биектәнме, читтәнрәкме караш ташлап ала. Рәһинә («Онык»), Рәшит («Күлмәк»), Зөбәрҗәт («Зәңгәр күлдә өч торна»), Малай («Кое»), Фәрит белән Фәридә («Лифт»), Егет («Сакчы») — алар четерекле тормыш ситуацияләрендә чирканчык, сабак алучылар һәм, мөгаен да, бер ясаган ялгышларын башкача кабатламаслар.

Әйтергә кирәк, бу геройларны, уңай яки тискәре дип атаудан бигрәк, эзләнүче, үзләренең үсеш юлын үтүче геройлар дип билгеләү отышлырак булыр иде. Югарыда телгә алынган образлар, мәсәлән, калыплашкан фикерләүдән азат. Алар дөньяда үз юлын эзләүче, үз карашын формалаштырырга тырышучылар буларак гәүдәләнә. Һәм аларның яшь ягыннан чагыштырмача яшь булулары моны аклый да. Автор аларны кайчак самими, тәҗрибәсез сабыйлар кебек итеп кабул итеп, тасвирлауга юмор хисе дә кушып җибәрә. Үз максатлары, кабатланмас холыклары, үз җитешсезлекләре булган, тормышчан типлар иҗат итәргә омтыла.

Язучының герой идеалына килгәндә инде, алар башкарак «камырдан әвәләнгән». Ана образлары («Командировка»да — Мәрьям, «Кунак мунчасы»нда — картәни), Риза карт («Риза») — озын гомер юлы үтеп, акыл туплаган, тышкы һәм эчке гармониягә ирешкән шәхесләр. Боларның дөньяга карашын үзгәртү инде мөмкин түгел, эзләнүче образлардан аермалы буларак, алар автор тәкъдим иткән четерекле ситуацияне әзерлекле каршылыйлар, аңардан «егетләрчә» чыгалар (әрсез журналист белән очрашу («Командировка», «Риза»), йортны югалту («Кунак мунчасы»). Бу образлардан язучының кеше идеалын чалымларга була, ул — сабыр, шөкерле, тәкәбберлектән, мин-минлектән, гыйсьяный карашлардан азат. Әдәплелек, тышкы йомшаклык артында бернәрсә дә какшата алмаслык ышаныч хисен, иман ныклыгын сизми мөмкин түгел. Биредә авторның ислам карашларында торуының да йогынтысы зурдыр, мөгаен. Бәлки шуңадыр, аның геройлары дуамал романтик каһарманнар сыман, явызлыкның тамырын корытырга алынмыйлар, чөнки, дини ышанулар буенча, фани дөньяда явыз рух, ягъни шайтани көч кешелекнең һәрчак вәсвәсәчесе булачак.

«Риза» хикәясе тагын бер сыйфаты белән игътибарга лаек:  ХХ йөз башы татар хикәяләрендә киң чагылдырылган фәлсәфә — үлем куркынычының яшәү кадерен белергә этәрүе идеясе – биредә яңа материалда чагылыш таба.

Ә инде эзләнүче геройлар әсәрләрдә үз нәфесләре белән көрәшергә мәҗбүр. Көнләшү, мин-минлек («Лифт»), комсызлык («Күлмәк», «Риза»),  тән ләззәте («Онык», «Туй», «Зәңгәр күлдә өч торна»), тәкәбберлек («Сакчы»), хәмер («Кое»), дан өмет итү («Бию») кебек тозакларга дучар булып, алар котылу юлын эзлиләр. Ә инде үз нәфесең белән көрәшү, ислам ышанулары буенча — көрәшнең зурысы.

Бу уңайдан «Ачык ишекләр көне»ндәге Зөбәер аерымлыкта тора кебек. Холык ныклыгын, кешелеклелек сыйфатларын җуймаса да, аның тәкъдирне усал дип кабул итүе, язмышы белән килешә алмавы, гомумән, әсәрнең объектив агымы геройның  язмышка каршы көрәшүен сүрәтләү сыман аңлашыла башлый.

Хикәядә герой ут аша үтә. Бу образ хикәяләрдә аерым идея-эстетик вазыйфага ия. «Кунак мунчасы»нда (2009) автор кабаттан янгын образын куллана. Ләкин Зөбәерне ут битарафлык, төшенкелек хәлатенә төшерсә, соңгы хикәядәге карчык янгынны тәкъдиренә язылган сынау буларак кабул итә, гомум тырышлык белән яңа йорт  та тергезелә. Ут образы, шулай итеп, шом, юкка чыгу куркынычын, котылгысызлык  хисен чагылдыра. Дини мифологиядә дә бит тәмуг ут белән тәңгәлләштерелә.

Ә менә су образына, киресенчә, күпчелек очракта, чистарыну, котылуга, хикмәткә ирешү мәгънәсе йөкләтелә. Автор бу образның нинди генә чагылышларын бирми! «Зәңгәр күлдә өч торна» һәм «Кое»да, хикәяләрнең исеменнән үк аңлашылуынча, күл һәм кое,  «Кунак мунчасы»нда — кар көртләре, «Туй»да — чишмә һ.б.лар. Ә бит, психолог К.Г. Юнг, билгеләвенчә, «су архетибы  — караңгылык тоткынлыгындагы җан, тоем символы.  Энҗе-гәүһәрләрне чумып алу өчен, мөгаен да, һәрчак түбәнгә омтылучы дәрья агымына кушылырга кирәктер». Геройлар өчен дөнья  кайчак шаян чишмә сыман көлеп тора, кайчак тыныч күлне, кайчак коенлы дуамал яңгырны  хәтерләтә. Карга, бозга, парга әверелгәндә дә су үзенең үзенчәлеген югалтмаган кебек, күпчелек геройлар, нигездә, җан асылларына тугры калалар, аларның киләчәкләре өметле булып күзаллана. «Туй»китабының тышлыгындагы, Салават Гыйләҗетдинов иҗат иткән рәсемдә дә чагыла бу халәт. Пар чиләкләре белән, яулыкларын җилфердәтеп,  көянтәле яшь килен әллә суга китеп, әллә кайтып бара. Бер чиләгенә күктән сикереп йолдыз да тамган әнә. Ярымайлы мәчет манарасы, челтер чишмә, алмагачлы йортлар — китапның эчтәлеген ачканнар да салганнар гүя.

Хикәяләрнең исеменә килгәндә, күп очракта алар үз эченә төрле катламдагы мәгънә төсмерләре алган бер сүз белән генә бирелә. Һәм әсәрнең «ачкычы» да шул бер сүз эченә яшерелгән була.

Күрүебезчә, хикәяләрдә геройларның тышкы бәрелеше түгел, эчке конфликт күбрәк урын били, психологизм алымына, эчке сөйләмгә мөрәҗәгать ителә, реалистик сүрәтләү ысулы кулланыла. Хисләр гаммасы  артык ярсу, шашкын түгел, төсләр кулланылышы да җете, катгый орнаменттан бигрәк, ярымтоннарга, табигый колоритка ия реалистик пейзажны хәтерләтә.

Биредә шуны да билгеләми булмый: лирик-фәлсәфи фикерләүләр кайчак озынгарак сузыла, барсын да әйтеп бетерергә тырышу омтылышы сизелә. Кайбер хикәяләргә хәрәкәт җитенкерәми, сюжетның чагурак, көчлерәк булуын күрәсе килә. Иркенләп сөйләргә алыну, озын-озак башлам да төп вакыйгадан читкә тайпылдыра. Авторга, бәлки, новеллистик алымнарны ярдәмгә алу зыянга булмас иде.

2009нчы елда Дилбәр  үзхисап юлы белән “Таяныч» дигән әдәби-публицистик китабын нәшер итте. Нигездә «Тулпар» журналында басылган, егермеләп язма тупланган бу җыентыкта кайбер хикәяләрнең прототипларын чалымларга мөмкин. Димәк, авторның публицистик эшчәнлеге әдәби иҗат өчен дә азык бирә дигән сүз. Бу китапны «Татарның шәп бабайлары» дигән исем белән атаганда да булыр иде.  Чөнки андагы геройларның күбесе — кызыклы, гыйбрәтле озын тормыш юлы үткән  күренекле милләттәшләребез, могътәбәр көчле затларыбыз .

2010нчы елда Татарстанның «Идел» яшьләр журналында (9-10нчы саннар) Д.Булатованың «Җантөяк» дигән повесте дөнья күрде. Моңарчы хикәя жанрында эшләүче язучының тәүге повесте, минем карашымча, югарыда телгә алынган барлык үзенчәлекләрне бер төенгә төйнәгән. Авторның тәүге нәсерендә үк бөреләнгән рухи эзләнүләре, идея-эстетик идеаллары Галия һәм Таһир образларында сәнгатьчә  чагылыш таба. Әсәрнең беренче бүлегендә чиләге белән туңган бәрәңге ташып йөргән Галия карчык язмышының  хикмәтле үзгәрешен, юкса, ничек аңлатасың…

» Тулпар», 2011,  № 1. 

Поделиться