Суфиян ПОВАРИСОВ. Нәфис җанның сүз сәнгате

Дилбәр Булатованың «Җантөяк» исемле повестын («Тулпар», №1, 2011) мөкиббән шатланып, ихлас күңелдән, яратып укып чыктым. «Җантөяк» – җан иле, җан төяге дигән мәгънәдә. Миндәге «нәфис җан» төшенчәсе изге күңелле, матур йөрәкле, хис-тойгыларга бай, асыл сыйфатлы хатын-кызның рухи дөньясы, эстетик идеалы, күркәм сәләтләре белән бәйле. Соңгы вакытта нәфис җаннарыбыз каләм осталыгын шактый балкыта башлады. Шундыйларның берсе  – Дилбәр Булатова. “Дилбәр” – сөекле, күңелне үзенә тартучы. “Булат” – яхшы корыч. Дәмәшкъта коелган иң шәп сортлы корычка «булат» дигәннәр.

Хәзер чит илдә, русларда, төрки телле халыкларда да сүз сәнгате авыр хәл кичерә. Дөнья әдәбияты даирәсе күзлегеннән караганда, әйтеләсе әйтелгән, языласы язылган, бер үк сүз-сурәт (образ), мәгънә-фикер (идея), хис-тойгы (эмоциональлек-экспрессивлык) мең мәртәбә кабатланган. Шуңа күрә халыкның язма әдәби тел барлыкка килгәнче үк шигъри юмор белән иҗат иткән мәкален янә ныклап искә алырга кирәктер: «Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар; теләгәннәр чумып алыр, теләмәгән коры калыр». Каләм осталарыбыз, әлбәттә, бу хакта белә. Иренми. Чума диңгез төбенә. Алып чыга сүз-сәнгать булырдай җисемне. Әйтик, якут ташы (яхонт) урта гасырлар медицинасында күп авырулардан дәвалый торган, шифалы таш булып саналган. Шушы таш исемен йөртүче кешегә авыру тими дип ышанылган: Якутелҗиһан (дөнья якуты) Зөләйха Йосыф пәйгамбәрне, әнә ничек данлый: «Якутә биңзәр сәнең яңакларың» («Синең яңакларың якут ташына охшаш», К. Гали, «Кыйсса-и-Йосыф», XIII гасыр). Дилбәр Булатовада: «Зәңгәр күл» дигән кечкенә күл янында ялга туктадылар. Туристлар күп. Кемдер аю, тавис карачкылары янында фотога төшә, кемдер күл суы белән бит-кулын чайкый. Бер бик батыр иркәй кереп коенып та чыкты. Озак йөзә алмады, шунда ук ярга атылды. Атылмассың, суының температурасы җәен дә, кышын да плюс җиде градус, ди, бит. Төсе нәкъ зәңгәр якут инде менә. Күл хәтта болытлы, кояшсыз көннәрдә дә, шул килеш кала, ди. Иң мәзәге: бер балык та юк, ди, бу күлдә. Ә юл аша гына агып яткан Бзыбь елгасында бар! Алга табан якут сүзен кулланмаска да мөмкин иде. «Зәңгәр» сүзе күл төсен болай да чагылдыра бит. Икенче уйласаң – кирәк. Чөнки якут төсне генә түгел, ныклыкны, күркәмлекне, хәтта сафлыкны да белдерә. Башка урында аны язучы әсәр каһарманы Таһирның эчке һәм тышкы хосусиятен ачыклау җәһәтеннән куллана: «Таһир, исемнәре шәһәрдә генә түгел, илгә үк билгеле кешеләрнең, хәтта үзенең дә кайсыбер танышларының исемнәрен күреп, аптырауга төште. Аның өнсез калуына күңеле булып, карчык кет-кет көлә. Ә күзләре бик җитди, һәм алар Таһирны үтәли тишеп күзәтәләр, сыныйлар, өйрәнәләр төсле иде. Нәкъ тә теге Абхаз карты күле кебек якут-зәңгәр һәм төпсез-серле иде алар. Ә иң гажәбе шул: бу карчыкны Таһирның кайчандыр, кайдадыр очратканы бар бит!»

Якут – зәңгәр, зәп-зәңгәр, кызыл төсләрдәге кыйммәтле асылташларның гомуми атамасы. Кызыл якут  – рубин. Зәңгәр якут – сапфир. «…Халык җырларының шулай гәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк…» (Г. Тукай); «…тау башында төрле-төрле кыйммәтле ташлар: зөбәржәтләр, якутлар, ахаклар һәм башка эре-эре матур ташлар бик күп икән…» (А. Алиш); «…якут йолдызлар юлны яктырта, ник шатланмаска шундый вакытта…» (З. Мансур).  «Алтын» сүзен М. Горький балалык һәм яшьлек еллары турында язылган өч әсәрендә 50дән артык урында куллана. Һәрберсенең үзенчә өслүби (стилистик) төсмере бар. Шундай ук хасият М. Гафури әсәрләрендә дә күзәтелә.

Шунсы игътибарга лаек: Дилбәр Булатова кыйммәтле сүзләрне энә күзе аша чыгарып файдалана белә. Китерелгән мисалларда якут сүзенең күп мәгънәлелеге аңлашылып тора. Якут – традицион образ. Яңалык эзлим дип, аны кулланудан курыкмаска кирәк. Шулай эшли дә язучы. Бу сүз белән яңа чагыштыру төзелмәсе ясый. Икенче мисалда автор иҗат иткән парлы сүзләр (якут-зәңгәр, төпсез-серле) мәгънә кылын янә нечкәртә, яшерә, сихри итә. «Бер сүздә мең алтын», – дип әйтү бар. Бер сүз эчендә шулкадәр якут бөртеге дә сурәт ясарга ярсып тора. Шуны аңлап яза язучы каләме. Аның шулай икәнлеге Дилбәрнең сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы өчен сайлаган әйбер-җисемнәрендә дә сизелеп тора. Ни дисәң дә, нәфис җан каләме очыннан ак кәгазьгә бәлзәмле сүзләр күбрәк түгелә.

Чагыштыргандагы осталык сиземләү (ощущение), чагылыш (отражение), танып-белү (познание) белән балкый. Моңа баш миендәге 14 млрд. чамасы нейрон гына түгел, тойгыга бай йөрәк тә, кошныкыдай сизгер күңел дә, сандугачныкыдай мәгънә моңы да катнаша.

«Галия» исемендә, мәсәлән, бөеклек, югарылык, өстенлек төшенчәсе тантана итә. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсе дә шулай иде. «Галиябану» драмасындагы мәхәббәт якуты нуры миллионнар йөрәгендә кәрәзләнде. Т. Ахунҗановның «Галия»се Башкорт академия драма театры сәхнәсендә якты якут йолдызы булып кабынды. «Җантөяк»тәге Галия образында төрле төстәге (кызыл, кып-кызыл, кызгылт, зәңгәр, ачык зәңгәр, зәп-зәңгәр, зәңгәрсу) якутларның эчке һәм тышкы илаһилеге бар. Якут – бик борынгы төрки сүзе. Ул ике кисәктән тора: я (йа) – яхшы, күркәм, изгелекле, кут (кот) – бәхет, нур, яктылык (туегыз котлы булсын, котсыз еллар).

Егермедән артык төрки милләт-кардәшләребезнең бересе «якут» исемен йөртә. Әтием белән әнием дүрт апамның берсенә, нык-гаярь, асыл-гүзәл булсын өчен, «Якутҗиһан» дип исем куша. Күзләре, зәңгәр якуттай, зәп-зәңгәр иде аның. Йөрәге кызыл якуттай булгандыр, бәлки. Бик яраталар иде үзен. Кул белән күлмәк тегә. Ал, кызыл, яшел, зәңгәр, кара, сары җепләр катнашлыгында чигү чигә. Тирә-якта «Зәңгәр Якут» чигүе» дигән сүзләр дә аякланды. Бервакыт зәңгәр җебе беткән апамның. Китә шуны эзләп. Уфага җәяүләп барып җитә (300 чакрым). Таба. Кайта. Чигү сәнгате дәвам итә. Җепнең бер төре-төсе генә җитмәсен, гәүһәр бөртеге эзләгән Мисыр күгәрченедәй, апам хезмәт сәяхәтенә китә.

Язучы да шулай бит. Тел диңгезенә чума. Төбенә үк төшә. Таба. Калка. Яза. Диңгездә тапмаса, күлгә китә. Шулай иткән бит Дилбәр Булатова да. Кафтауга сәяхәте әнә нинди яңа чагыштырулар ясарга ярдәм иткән. Үз җантөягендә дә бар зәңгәр якут белән ясалган чагыштырулар:

Керфекләрең гөл чәчкәсе,

Күзләрең зәңгәр якут;

Сөйлисем бар серләремне,

Күкрәккәеңә ятып, –

дигән җырны әллә ул белмиме?

«Галия» сүзе юкка гына телгә алынмады. «Җантөяк» әсәренең җаны, каны, йөрәге-бәгыре, асыл якуты, моңы, хис-тойгысы булып торырдай Галия образы бар анда. Галиянең уй бөеклеге чоңгыл төсле кара-сорыдан күпкә өстен куеп аңлатыла. Күп авырлык, михнәт, кайгы, хәсрәт кичерә Галия. Ләкин ул матур күңелле, бай табигатьле, күркәм сыйфатлы булып кала. Аллаһы тарафыннан бирелгән шәфкатьлелекне кешеләр генә түгел, табигать кодрәте үзе дә яхшы аңлый. Автор бу үзенчәлекне дә чагыштыру төзелмәсе белән җанландыра: «Галия… күзен ачканда яп-якты иде. Сөттәй ап-ак яктылык зур-зур тәрәзәләрзән ишелеп керә дә, аксыл-сары стеналардан чәчелеп, биек иркен бүлмә эчендә уйный». «Сөттәй ап-ак яктылыкның уйнавы» – авторның үз табышы.

Шушы күбәләктәй сөйкемле бәләкәй генә әсәрдә 50дән артык чагыштыру бар. Аларның кайсыберсе – традицион яки халыктагыча (каймак урлап ашаган песи сымак, көпшәк мамык кебек буыннар). Әмма сурәтләү-тасвирлау чарасын күбрәк үзе иҗат итә сүзгә таләпчән автор (буар еландай ябышкан хисләр, җәйгор нурларында оча-чума уйнаган кош сымак, энә күзендәй вактан-вак энҗе агымы) һ.б.

«Җантөяк»тәге фразеологик әйтелмәләр дә аз сүз белән күп мәгънә аңлатуга, җанлы картина тудыруга, әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачыклауга зур ярдәм итә. Галимнәр аларның катып калган тел чарасы булуы хакында әйтә. Дилбәр Булатовада алар да бар: бүрәнә аша бүре күрү,  сүз тылку, аты-юлы белән сүгенү, нахак ягу, комнан аркан ишү, йөз ерту, сарыф итү, бавырга төшү һ.б. Сүз сәнгате остасы аларны үзгәртә дә белә, үзе дә яңадан-яңаны иҗат итә. Бу үзенчәлектә дә маһирлык күрсәтә язучы. Аларның кайсыберсе мәхәббәт тойгысы (якут күзем), бәгъзесе бөтен чор  яшәеше белән бәйле: күмер брикетлары куе кызыл якут төсенә кереп көйрәделәр, зәңгәр якутлар инде арып-талчыгып, тоныкланып калганнар.

Якут сүзе, әйтелгәнчә, ерак тарихтан килә. Аның шулай икәнлеген ясалышы ук әйтеп тора. Төркиләрнең ерак ата-бабалары һуннар да (I, II гасырлар), «якут» сүзен ныклык, матурлык, сафлык өчен файдаланган. Аның бу асыл сыйфатлары Болгар чорында да саклана. Йосыф пәйгамбәрнең кызгылт якутка охшаш яңаклары эчке егәрлелеге, батырлыгы, шәфкатьлелеге, мөрәвәтлелеге, кешелеклелеге белән дә кардәш. Урта гасырларда бу асыл ташның дәвалау шифалылыгы ачыклану аның дөньякүләм әһәмиятен балкыта. Андый балкыш хәзер, табигать аягына үзебез фаҗига капканы корганыбыз сымак, акрынлап сүнә-корый бара. Бу хакта әйтми язучы. Әйтергә тиеш тә түгел. Мәшһүр сүз сәнгате остасы Галимҗан Ибраһимов фикеренчә, идеяне сүзнең эчке мәгънәсе (алтыны), тышкы күренеше (көмеше) чагылдыру мотлак. Әсәрдәге шул сәнгатьлелек иманына тугрылыклы Дилбәр Булатова. Эстетик идеалын чагылдыру җәһәтеннән, контаминацияләнгән (киңәйтелгән) фразеологик әйтелмәләр иҗат итә: Галиянең күңел күгендә алсу хыял болытлары тергезелү, Галия көткән алтын бөртекләренең ялтырамавы, көткән сүзләрнең күңел йозаклары ачылган чакта яңгырамавы, тәбрикләү-мактауларның ком тавы кебек ишелүе, хәмер-шәрабның да якыннарыңның телен чишә алмавы, очар кошларның читлекләренән оча алмай калуы, сырхау белән мөсафир догасы арасында пәрдә юклыгы, фәрештә белән Хозыр Ильяс галәйһиссәләмнең адәм баласын сынап йөрүе, барча тереклекнең дөньяга кылдан да нечкә җепләр белән тоташуы һ.б.

Болар мәкаль-әйтемнәргә тартым. Һәр мәкальнең эчке мәгънәсендә бөтен бер әсәр язарлык идея була (М. Горький фикере). Аның шулай икәнлеген Дилбәр Булатова мисаллары да раслап тора. Ходай Җир шарын мәхәббәт йомгагы итеп ясаган. Бар бу гүзәл шөһрәт Дилбәр туташ фразаларында: мәхәббәт йомгагының мең-миллион кылы бар. Ул кыллар бер-берсе белән чагыштырып өйрәнелә. Моның өчен инсаниятчелекнең танып-белү даирәсе киң булу шарт. Киңәйтелгән (контаминацияләнгән) фразалар үзләре дә күп очракта чагыштыру нигезендә ясала. Аларның мәгънәсе метафора, эпитет, сынландыру кебек сурәтләү-тасвирлау чаралары белән дә нәкышләнә. Мондый мисаллар шактый күп җанга якын «Җантөяк» әсәрендә. Бәрәкалла!

Күплек – бәрәкәт күле. Бәрәкәтне дә зәңгәр якут күле төбеннән эзлидер, бәлки, язучы. Шушы җитди үзенчәлек тә сизелә. Сүз-сәнгать образлылыгы өчен күңелен ерак тарихка сәяхәт иттерә. Әйтик, борынгы кыпчак далаларындагы сабах җиле (хәзер таң җиле), кеше сыйфатына әверелеп, изгелек кылып исә. Кол Галидә ул кешелеклелек хәбәре ташый, Дәрдмәндтә җил ил корабын сөрә, Тукайда халык хәерчелеге өчен елый, М. Җәлилдә батыр сугышчылар турында сөйли, М. Галидә галәмне (космосны) байкый.

Ә бу әсәрдә җил образы Җир кешесенең иң бөек-мөкатдәс хис-тойгысы, яшәү рәвеше, җан азыгы, кан агышы, күңел байлыгы, йөрәк хәзинәсе булган мәхәббәт мәрхәмәте белән бәйле: «Галиянең янган йөрәгендә  таңгы җиләс җилдәй булып, мәхәббәт хисе яралды«. Моны икенче төрле дә әйтеп була: «йөрәктә таңгы җилнең мәхәббәт хисе булып яралуы.»

Контаминацияләнгән фразеологик әйтелмәләр тарихи яктан соңрак барлыкка килә. Аларның шулай икәнлеге, төрле иҗтимагый, сәяси, икътисади вакыйгаларның даими булып торуы, үзгәрүе белән дә аңлатыла.

Агач – урманны, чәчәк – болынны, йолдыз – күкне, кием – кешене, сүз – сүзне матурлый. Матурлаучы сүз бизәгеч  яки эпитет  дип йөртелә (зәңгәр якут). Бер сүз бөтен  бер гасырга бәя бирә ала: алтын гасыр (XX йөз). Ә менә «алтын өреле шулпа» ди Дилбәр. «Ярымкыргый урман« ди. Башка бер сүз әйтмә, «ярымкыргый» дигән эпитет заманыбызның урман фаҗигасен төрле яклап күз алдына китереп бастыра. Кешедәге гүзәл сыйфатларны җансыз җисемнәргә йөрәк җылысы белән күчерә язучы: шәмәхә күзле, тәбәнәк буйлы, тыйнак миләүшә. Язучының ялгыз эпитеты да әсәр каһарманының холык-фигылен ачыклауга ярдәм итә: текә егет, агач тел, акбурдай аксыл йөз, шкаф биеклеге һәм киңлеге ике бичә. Бала заман рухына карап туа. Кеше заман заңына җайлашып яши. Шкаф биеклеге һәм киңлеге бичәләр – заман ризыгын артык ашап симергән затлар. Шуны әйтергә тели Дилбәр ханым. Бер сүз белән күп мәгънә аңлата.

Сүзләрнең мәгънәсе бер-берсе белән парлап та арттырыла: кырын-мырын, көл-күмер, ком-таш, өзөк-тәтек, гөлнар-гранат, ризык-нигъмәт, эш-гамәл, хәмер-шәраб, салмак-сабыр, юуҗыю, өнсез-ихтыярсыз, эш-мәшәкать, май-бәлзәм, шикләнү-ятсыну һ.б.

Мондай парлау бик борынгы язмаларда да бар: дәүләт-ил, җан-тәслим (Йосыф Баласагунлы, XI йөз). «Эш» төрле төрки телдә төрлечә әйтелсә дә: татарда – хезмәт, кыргызда – имгәк, үзбәктә – михнәт, Дилбәрдәге «эш-мәшәкать кыргыздагы «имгәк»кә тартым. «Эш-гамәл» – хәзерге заман заңы җиле.

Сүзлек хәзинәсе әдәби телгә ятрак булган гадәти сөйләм лексикасы, диалектизмнар исәбенә дә байый: чурт-чураман, кырлы-мырлы, этле-песиле, алгысыту, ләгән, исәвән, мәте, томшык, ыжлау, чәтрәнләү, фәлән-фәсмәтән, кәттә; урыс сүзләре шул килеш тә, фонетик, морфологик яктан үзгәртелеп тә стильгә яраклаштырыла: поселок, настоящий, шыпиун (шпион), обострение, кәрәчин; яңы атамалар да үз юлын таба: сәми (самогон), елтыркай (бер шешә аракы) һ.б. Нәфис әсәр өслүбе рухына гашыйк була алмаган тел-сурәтләү чаралары да (буаз сыердай үшән болытлар, аты-юлы белән сүгенү, кул-аякны кая куярга белми этләнү) күзгә ташлана, мәгънәдәш сүзләргә игътибар җитмәү дә сизелә. Болар зур кимчелек буларак телгә алынмый. Киләчәк өчен бер нәсихәт.

«Ирләр тән булса, хатыннар җандыр», – ди күренекле фикер  иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист Ризаитдин Фәхретдинов. «Җан» сүзен «нәфис» дигән эпитет белән ачыклавымның сәбәбе аңлашыладыр. Нәфислектә сәнгатьлелек тә бар. Сүз сәнгате! Әсәр сәнгате!! Авторлар сәнгате!!! «Пыяла савытларның сәламәт булу-булмавы тавышларыннан беленгән кебек, адәм балаларының һөнәрләре дә сүзләренән беленер,» – дип тә әйткән Р. Фәхретдинов. Язучының сәнгати осталыгын әсәре тукымасына чигелгән сүзләре раслап тора. Чигә белә Дилбәр Булатова. Ул әле җанга якын сөекле журналыбыз «Тулпар»ның чәчмә әсәрләр  (проза) бүлеге мөхәррире. Димәк, милли әдәби телнең язмышы, байлыгы, сафлыгы өчен көрәшүче. Өлге-үрнәк итеп күрсәтерлек үз стиле булу шуның белән дә аңлатыла. Уңыш телик бу нәфис җанга!

«Кызыл таң»,  2011. 6 июль.

 

Поделиться