Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Чишмәдән – диңгезгә…

Мең еллык татар әдәбияты – олы диңгез дип күзалласак, аның тирән һәм саф суына татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә туып-үскән талантларның иҗат чишмәләре килеп кушылу әлеге сурәтнең бөтенлеген тәэмин итә. Шуңа да татар әдәбияты татарларның бүгенге Ватаныннан бик күпкә зур киңлекләрдә яши.

Бик борынгы чорларга китеп, төрки-татарларның беренче язучысы – рун истәлекләренең авторы Йоллыг-тәгинне, Йосыф Баласагунлыларны искә төшерсәк тә, соңрак чорлар – Заһир Бигиев яки Муса Акъегетзадәләрне телгә алсак та, инде ХХ гасырга күз ташлап, Һади Такташлар, Гадел Кутуйлар, Муса Җәлилләр турында гәп корсак та, халкыбыз сибелеп яшәгән һәр төбәкнең татар әдәбиятын үзгәртерлек, аңа бөтенләй үзгә сыйфат алгарышы бирерлек каләм әһелләре тудыра-үстерә алуы дәлилләнер.

«Казан утлары» журналы башлап җибәрә торган яңа рубрика Татарстаннан читтә туып-үскән яки яшәүче, әмма иҗатлары белән татар әдәби барышына килеп кушылган әдипләр белән якыннанрак таныштыру максатын куя. Әлбәттә, «диңгезгә кушылган чишмә» булу өчен әдипнең үз иҗаты үзенчәлекле, беркемнекен дә кабатламаган булу шарт. Әлеге иҗатлар турында сөйләгәндә, шушы якка игътибар итәрбез.

***

Дилбәр Данис кызы Булатова-Сөләйманова 1972 елның 12 гыйнварында Башкортстанның Чакмагыш районы Кашкар авылында туган. Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлап, 1994 елдан «Тулпар» журналында эшли, 2006 елдан журналның проза бүлеге мөхәррире. 1990 еллардан матур-матур хикәяләре белән чыгыш ясый, повесть жанрында да каләм сыный. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты (2017).

Сүзне хикәяләрдән башлыйк: гомумтатар әдәби барышында аларның үз урыны бармы? Бу сорауга, һич шикләнмичә, «бар!» дип җавап бирергә мөмкин.

Д.Булатова хикәяләре бүгенге көн, җәмгыять, кеше турында сөйли, язучы романтик юнәлешне, аның ике катламлы тормыш моделен үз итә. Аерым кешенең кабатланмас көнитешендәге бер вакыйга-күренештән – олы фәлсәфәгә килү осталыгы бар. Асылда, бу иҗатны – ялгызлык фәлсәфәсе турында дип гомумиләштерергә дә мөмкиндер. Иҗатының көчле ягы – психологизм алымнарын отышлы куллану, үзенчәлекле характерлар тудыра белүдә, хикәяләү теленең матурлыгы, байлыгы, сафлыгында…

Д.Булатова татар әдәби барышында яңа югарылыкка күтәргән әдәби сыйфатлар арасында беренчесе – кеше фәлсәфәсен кешелек фәлсәфәсенә әйләндерүдер, мөгаен! Менә «Әйтмәдең…» хикәясе. Бергә эшләгән коллективта Лаураның үлеме хәбәреннән башланып китә ул. Әлеге хәбәр һәм хезмәттәшләренең аны озатырга баруы яшь хатынның әле генә фанилыкта нокта куелган дөньясын ике катламга аера!

Хезмәттәшләре Лаураның матур тормышына сокланып яшиләр: аның Санкт-Петербургта яраткан кешесе – гаҗәп чибәр Альберты бар, ул хатынны берсеннән-берсе кыйммәтле бүләкләр белән күмә! Коллективта хатынны менә шулай, идеаль гламур дөньяда яшәүче дип кабул итәләр. Әмма чынбарлык – бистәдәге иске генә йорт, күптәннән авырган һәм бакыйлыкка күчәсен белгән, карт әтисе һәм улы белән яшәгән ялгыз хатын фаҗигасен ача. «Фотошоп ярата иде ул…» ди Тимур, әнисенең француз актёры Альберт Джонни белән «төшкән» фотоларын аңлатып. Улы да, хатын сөйләгәнчә, бюджетта түгел, түләп укыган, эшкә дә Гарәп Әмирлекләренә чакырмаганнар, Татарстанга китәргә җыена икән…

Әлеге бер-берсенә каршы куелган, Лаура уйлап тапкан идеаль тормыш һәм чынбарлык, ахыр чиктә, акыллы хатынның көчле һәм нык характерын күрсәтә, һәр кешенең ялгыз һәм авырлыклар белән көрәшеп, әмма матурлыкка һәм яктылыкка омтылып яшәве хакында сөйли, моның хыял булуын искәртә. Вакыйганың Лаураның дусты һәм хезмәттәше исеменнән хикәяләнүе, үкенеч ноктасында төгәлләнүе («Йөрәкне сызып янә үкенеч һәм юксыну тойгысы яңарды. Үпкәле карашым белән яшел япмага төбәлдем. Әйтсәң, ни була иде шунда, Лаура!.. Ул әйткән булса, мин тыңлаган булсам, нәрсә үзгәрер иде, нәрсәне генә үзгәртә алыр идем икән – белмим. Аңа бирелгән вакытның, ашкынып, моңсулык һәм талчыгуның соңгы ноктасына агылуын туктата алыр идеммени? Тик шулай да… Әйтмәдең, кызый!») тирән психологизм тудыра, шуның белән укучы хисләрен дә иң киеренке нокталарга җиткерә.

Охшаш структурадагы, охшаш фәлсәфә корган «Риза» хикәясе шундый ук, тормыштан тәм табып, башкаларны да илһамландырып яши белә торган мәдәният йорты директоры, көчле кеше – Риза карт образы тудыра. Әйтерсең, язучы безгә көчле хатын-кыз характерын гына түгел, барлык ваклыкларында көчле ир-ат характерын тудыра белүен дә күрсәтә!

Бу иҗаттагы гаҗәеп үзенчәлекле, татар прозасы өчен кадерле тагын бер сыйфат – халкыбыз көнитешенең гаҗәеп йола-гадәтләрен, татар кешесенең иң матур менталь сыйфатларын калкуландыру, милли характер тудыра алу осталыгы. Бу яктан үзенчәлекле «Туй» хикәясенә иркенләбрәк тукталмасак, дөрес булмас. Анда язучының осталыгы аермачык күренә.

Хикәя кереш итеп китерелгән метафорик сурәт белән башлана: кызыл балчыклы яр астында нәни генә чишмә челтери. «Әмма шомарып беткән ташлар арасыннан тыелгысыз, ашкынулы бер дәрт белән тибүендә шундый куәт, шундый ныклык! Үҗәт булмаса, көчле булмаса, ничек ярып чыгар иде ул бу биек ярларны?» Әлеге сурәт, табышмак кебек, шунда ук язучының нәрсәне символлаштыруын ачыклау теләге уята.

Вакыйгалар исә алты өлешкә аерып тәкъдим ителә. Беренчесе – Әсмабикә апа белән Гарифҗан абзыйга кызлары Луизаның августта «кияүгә чыгам» дигән хәбәреннән башланып китә. Ир белән хатынның сөйләшүеннән сайлаган егет Илшатның шушы авылдагы Шакир белән Фәйрүзәнең төпчек улы булуы ачыклана. Икенче өлештә егет белән кызның әти-әниләре ризалыгы турында сөйләшүләре, өченчесендә – туйга әзерлек әйтелә. Шунда ук Фәйрүзә апаның йөрәген әрнеткән күренеш – бердәнбер кызларының урыска кияүгә чыгуы, олы улының марҗага өйләнүе, уртанчы уллары Айрат белән шәһәр кызы холыксыз Розаның тормышлары утырып китә алмау телгә алына.

Дүртенче өлеш – туй вакыйгасы, татар туйларының иң күркәм детальләрен дә тасвирлап бирә. Шушы урында Луиза холкы күренә башлый: җаваплылыкны үз өстенә ала белә торган кыз ул – туйның тавышсыз үтүе өчен хафаланып утыра! Кыз алырга килү, кәләшне, биш яшьлек нәни кодага пәке биреп, «сатып» алу, никах ашы – язучы каләме белән гаять тулы бер күренешкә әйләнә.

Шулвакыт әсәрдәге төп каршылык пәйда була: Роза кодача башына яулык бәйләүдән баш тарта, Луиза исә Роза белән Мисбах җизнәсенең карашлары очрашканны күреп ала. Бишенче өлеш загска бару, төп йортка кайту һәм кыз ягындагы туйны сурәтләү белән дәвам итә. Луиза туйда да Роза белән Мисбах арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтә. Алтынчы кисәктә, икенче көн йолаларын (мунча, соңгы аш, кыз озату, кыз төшерү, Коръән ашы, су юлы күрсәтү) тасвирлаганда, каршылыкның чишелеше пәйда була: тавыш куптарган, «кечкенәдән үк чирдән, аз гына авыртудан да бик курка» торган улын тынычландырыр өчен, анасы Айратның аягына кайнар чәй түгә, Айрат белән Розаны (Мисбах белән су юлына төшәргә җыенган киленне!) тиз генә шәһәргә озаталар. Бу хәлнең төп сәбәбен Фәйрүзәдән башкалар белми дә кала.

Хикәядә ике сурәт калкулана: татар халкының иң матур йола-бәйрәмнәреннән булган кияүгә бирү – килен алу тәртибенең нечкәләп күрсәтелүе һәм акыллы ананың – Фәйрүзәнең туйда тавыш чыгармау җаен табуы алар. Халкыбызның үзенчәлекле бай традицияләрен язучы милләт бөтенлеген саклаучы чишмә югарылыгына куя. Туйлар, яшь киленгә су юлы күрсәтүләр – милли гореф-гадәтләрнең яшәү кануннарына төшенү, халык акылыннан су алу булуын искәртә.

Бер үк мәсьәлә турында борчылган Фәйрүзә белән Луизаны язучы бер-берсен тулыландыра торган образлар итеп сурәтли: Луизаның гамь-борчуларын күзәтү Фәйрүзәнекен дә аңларга ярдәм итә, зиһенле, җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмый торган көчле татар хатын-кызлары характерын дәвамчанлык яссылыгында тергезә. Әйтерсең лә, Фәйрүзәдәге шушы көчле холыкның Луизада дәвам итүе – тормышның сафлыгын саклап торучы куәтле чишмә! Төп вакыйга шушы мәгънәгә юл күрсәтә.

Символның башка мәгънәләре хикәяне йомгаклап килгән, Луизаның чишмәдән су алуын тасвирлауда күренә. Чишмә – яшәешнең туктаусызлыгын, мәңгелеген дә, кешелекнең туудан – үлемгә, балалар-оныклар тормышында кабат терелүгә корылган тәртибен дә, һәр кешенең иң саф, иң якты теләкләр белән җиргә килүен дә ассызыклый.

Шушы типтагы хикәяләрдән «Кунак мунчасы» – татарларда кунакчыллыкның матур мисалына әверелә. Анда кыз белән кияүне балалары белән нәнәйләренең мунчага чакыруы, кунак итүе шулкадәр матур детальләрдә тергезелә ки, татар хатыны, татар әбисенең кунакчыллык үрнәге булган типик бер сурәте күз алдына баса. Бу хәлләрнең кечкенә кыз – нәнәенең оныгы исеменнән сурәтләнеп баруы, аннары хикәя ахырында нәнәен мунчага чакырырга килгән оныкның кичерешләрен үз исеменнән күзәтеп бару – җылы һәм ихлас бер хикәяләү төсен ала.

«Онык» хикәясендә баласын алырга-алмаска белми икеләнгән оныгы янына, бала табу йортына килгән әбисе ярдәме белән күңелендә үз дәвамына мәхәббәт уянган Рәһилә, «Кое»хикәясендәге Балбабайның зирәклеге белән казылган кое турындагы хатирәдә аксакалларның татар дөньясындагы урыны – милли характерлар, милли гадәтләр әйләнәсендә типик-символик яңгыраш ала.

Д.Булатова хикәяләрендә күзәтелә торган тагын бер, XX-XXI гасыр чиге татар прозасы өчен тансык сыйфат – әсәрләрдә фаҗигале, тетрәндергеч хәлләр сурәтләнеп тә, вакыйганың якты, өметле ноктада төгәлләнүе. Моңа ирешүдә язучының үз алымнары бар.

Менә «Лифт» хикәясе – туктап калган лифтта бикләнеп калган Фәридә белән Фәритнең, яратып өйләнешеп, ике бала үстергән, өч ел элек аерылышкан ир белән хатынның очраклы гына очрашуын тасвирлый. Бу очрашудан ирнең үпкә, рәнҗү, нәфрәт, гаепләү, күз яшьләре көтүе акланмый: ул әле дә хатынын яратуын, хәтта күпмедер көнләшә башлаганын аңлый. Бу очрашу башка хатынга киткән, анда кыз үстерүче иргә монда калган улының авыр операция кичерүен белергә, үзенең дә читтә эзләгән бәхетен таба алмаганына төшенергә ярдәм итә. Аның күңеленнән узган: «Кинәт әллә нишләп китте ир. Җәйге челләдә яуган җылы йомшак яңгыр сыман, күңеленә рәхәт бер хис кереп тулды. Сагынулы якты моңлы, мөлдерәмә бер хис… Яшьлекне юксыну, шушы Фәридәгә ихлас гашыйк булып йөргән беркатлы чакларны сагынумы… Кайчандыр күңелгә тулган булган, аннан сиздерми генә ташлап киткән тансык хисне тоеп, аны танып, шуңа өр-яңадан гашыйк булумы…» дигән сүзләр төрлечә аңлау мөмкинлеге калдыра. Әмма бер хакыйкать ачык: очраклы рәвештә лифтта бикләнеп калган ир белән хатын бер-берсе арасына корган үтеп булмаслык киртәне сүттеләр, аңлашу югарылыгына, 15 еллык уртак тормышның аларны бер-берсенә бик якын кешеләргә әйләндерүен төшенүгә килделәр. Шушы фәлсәфә янәшәсендә югары күтәрергә тиеш, әмма өченче һәм дүртенче катлар арасында туктап калган лифт та, уллары Вадимның баш миенә эләккән шөреп тә – символлаша, укучыны уйландыра торган образга әйләнә.

Еш кына язучы тормыш мәрхәмәтсезлеге белән очрашкан геройлар исеменнән хикәяли. Әмма шул мәрхәмәтсезлек калдырган тәэсирне олырак хакыйкать – яшәеш хакыйкате җиңә. «БДИ» хикәясендә ул шулай. Улы Айдарның иншасына апелляциядән соң, ни өчен моңа кадәр бөтен конкурсларда җиңеп килгән, бишкә генә укыган егетнең иң югары балл җыя алмавына аптырап кайтып килүче әти кеше, автобуста улының мохтаҗ кешегә урын бирүен күреп, бәхетнең үзе үстергән баласының игелеклелегендә булуына төшенә: «Шунда Ильясның зиһенен сызып, бер якты һәм шатлыклы уй үтте: «Һе, БДИны йөзгә бирде түгелме Айдары! Мәрхәмәтлелек шушылай да була ала түгелме? Һәм ул сине дә, мине дә, аны да бәхетле итә ала!..» Теге салкын таш дивар гүя бер мизгел эчендә эреп юкка чыкты да аның артында яшел иркен яланнар ачылды, кошлар сайрап җибәрде, йомшак җылы җил исте…» Әтисе белән бергә, укучы да Айдарның тормышта барлык хыял-максатларына ирешәчәгенә, үз урынын табачагына ышана.

Хикәяләүнең герой исеменнән алып барылуы ихласлыкка юл ача, якты ноталарда төгәлләнү дә шуңа күрә ышандыра. Әйтик, «Сакчы» хикәясендә теш поликлиникасына килгән яшь кешенең заман чирләре: акча артыннан куу, игътибарсызлык-ихтирамсызлык белән очрашуы көтелмәгәнчә төгәлләнә. Әлеге хәлләргә протест белдереп, бахилла сатып утыручы сакчыдан «үч алырга» уйлаган егет, сакчының армиядән гарипләнеп кайткан кеше икәнлеген белгәч, тормыштагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренең ул уйлаганнан күпкә катлаулырак булуына төшенә, шуны аңлап, намус хөкеме кичерә: «Сакчы белән күзгә-күз очрашмаска була, егеткәй, карашын яшереп, башын түбән иде. Күзе аягындагы чүәкләргә төште. Бая үзе ерткан, атлаган саен сәләмә калдыклары булып җилпелдәгән чүәкләрне берничек тә яшерү мөмкин түгел иде». Бу хәлнең егет өчен гомерлек сабак булуын аңлаган укучы күңеле дә гармониягә көйләнә.

Кешеләрнең бер-берсенә игътибарсызлыгы, эгоизм күренешенә мисал булырлык «Ак башлыклы кыз» хикәясе дә, баланың авыруы дөньяда иң олы кайгы икәнлекне искәрткән «Кошчык» та, якын кешеләреңне алдап, байлык тупларга омтылуның ялгыш булуы хакындагы «Күлмәк» тә – ахыр чиктә, тормыштагы хаосның геройлар күңелендә гармониягә, тәртипкә килүе белән төгәлләнәләр. Мәхәббәт өчпочмагына корылган «Зәңгәр күлдә өч торна» хикәясенең героинясы биюче Зөбәрҗәт тә мәхәббәтен югалтуны аңлап кабул итә: «Беләм, Рушан белән без кабат очрашмаячакбыз. Минем күңелемдә аңа карата бер ачу да, рәнҗү дә юк. Юлларымда очраган өчен, миңа Зәңгәр күлне, яңа биюне, мәхәббәт хисен бүләк иткән өчен рәхмәт аңа! Лилиягә дә мин бары бәхет кенә телим. Мәхәббәте өчен үзенчә көрәшкән икән, аның җимешен искитәрлек үҗәтлек һәм кыюлык белән саклый алган икән – бәхеткә лаек түгелмени ул?! Борылып, күлгә карыйм. Ике мәгърур кыя сыман ике зәңгәр торна кымшанмыйча мине озатып калалар. Кул болгыйм да үзләренә ашыга-ашыга алга атлыйм…» Шул рәвешле хикәяләү җебен геройларына тапшырып, аларның дөньяга карашын, хис-кичереш һәм уй-фикерләрен алга чыгарып, язучы кеше күңелендәге олылыкның, язмыш китергән сынауларны да, башка кешеләр салган җәрәхәтләрне дә, заман чатаклыкларында җиңәрлек көч булуын раслый.

Д.Булатова повесть жанрында да каләм сыный. «Җантөяк» повесте үзәгенә гомере буе авыр эштә эшләгән, алты бала үстергән, авыру-сызланулар аша халык табибы булып киткән татар хатыны Галия образы куелган. Әсәр, күпмедер күләмдә, татар әдәбиятындагы сихерче-дәвачылар турындагы теманы дәвам итә. «Көтәрмен, дигән идең…» (2017) повестенда Камил белән Камиләнең мәхәббәт тарихы зур сынаулар аша уздырыла. «Казан утлары» журналында (2018, № 4) басылып чыккан «Соң түгел» повестенда яратышып өйләнешкән, балалары үсеп килгән Әдип белән Гөлчәчәк тормышына килгән сынау – Әдипнең авариягә очравы, шул авариядә өч кешенең гомере өзелеп, ирнең гаепләнүе контекстында язучы кеше исән вакытта хаталарны төзәтергә дә, күңел җылылыгың белән уртаклашырга да кирәк һәм мөмкин икәнлекне укучыга җиткерә.

Шул ук вакытта хикәя жанрында зур осталык күрсәткән язучының повесть жанрында массакүләм әдәбиятка тартылуын да әйтергә кирәк. Бу яктан, соңгы повесть иң уңышлы үрнәкләрдән дип бәяләнә ала.

Шулай итеп, Башкортстанда туып-үскән, шунда яшәүче Дилбәр Булатова – бүгенге татар әдәби барышы диңгезенә үз тавышы белән килеп кушылган, анда үзенә урын барлаган иҗат чишмәләренең берсе. Бу туфракның бүген дә татарның рухи дөньясын тулыландырып-тукландырып торучы иҗатчыларга бай булуы шатландыра.

«Казан утлары»,  2020, 10 нчы сан.

Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/eraktagy-utlar/chishmlr-digezg.

Поделиться