Бу дөньяга без килгәнбез икән…

Нәсел җепләре

Тугач, алты ай буена елаганмын, ал­ты ай буе буран дулаган. Илле дүртенче елның усал кышы булган бу. Килеп өшкереп тә караганнар, берничек тә туктамаганмын. Ела­сын, йөрәге нык булыр, вакыты җиткәч, туктар дигән берсе. Әти-әнинең карап торган бердәнбер ба­ласы бит мин. Курыкканнар инде. Алты айдан буран да тынган, мин дә тынычланганмын. Исемемне Илдус дип кушканнар.

Әнием Һидая – Рапат авылыннан. Бүре Кәнез кызы дип йөрткәннәр аны. Нигә Бүреме? Кәнзелгыйлем – Бүре нәселе, аның атасы коры кул белән бүре үтереп йөргән, диләр. Кәнзелгыйлем картәтинең сугыш турында сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим. Герман сугышының икесендә дә катнашкан. «Шулай бер калкулыкны яуларга куштылар, – ди.– Фашист­лар баштанаяк коралланган, пуле­мет та пушка, танклар. Без – пехо­та, кулда винтовка. Атакага күтәрделәр, командирлар: «Ныграк акырыгыз»,– дип әйтәләр. Ярты сәгатьтә дивизиядән сигез кеше калды. Канкоеш башлангач, егылып яткан юан гына бер каен уртасында тишек күреп, шунда башны тыктым. Бетерәләр иде, шул гына коткар­ды», – ди. Хәбәрсез югалганнар нигә күп булганмы? Солдат үлеп ка­ла, гаскәр чигенә, документларын ала алмыйлар, менә шулай «югала» кеше. «Без бер урыс белән бер-бе­ребезне саклый идек, – дип сөйли иде картәти.– Чиратлап йоклый­быз. Уятканда сак кына уятабыз. Ба­шыңны кинәт күтәрсәң, снайпер саклап кына тора. Передовойда кышкы суыкларда аракы китерәләр. Аны кашыклап бүлә идек. Артык ка­шык алган кешене, белеп калсалар, шундук аталар. Бик ачыкканда үлгән атлар да ашый идек. Урыслар бел­ми, итлерәк җирен, ботын ашыйлар. Аның бит ябагалы төше йомшак бу­ла».

Картәтинең кулын разрывной пуля тишкән, бармаклары читкә карап то­ра иде. Гражданнар сугышында Ук­раинада аягы яраланган булган. Фәрхызыя картәнием белән алты бала үстергәннәр. Әнием шул алты баланың берсе инде. Әни гомере буе Чакмагыш заводында эшләде. 120 сум белән пенсиягә чыкты. За­манына күрә үзе бер эш хакы иде ул.

Әтием – Хәмәтрәхим. Ул – авыл­да иң беренчеләрдән шоферга укы­ган кеше. Бригадир да булып эшләп алган, аннан заводта. Аны «кулак ба­ласы» дип үртәгәннәр. Хәмәтрәхим­нең атасы Габдрахман. Ул – Шәрип малае. Шәрип исә – Гайнуллин
Мостафаның улы. Мостафа тирә-якта атаклы бай булган. Чакмагыштан көнбатышка таба Мөсәй буе дигән урыннарда дүрт мең гектар җир биләгән, утар төзегән. Дүрт хатыны, дүрт өе, егермеләп баласы булган. Үзе ул 1860 –1870нче елларда Ка­зан ягыннан килеп төпләнгән. Кы­рыктартмачы Мөсәй башта көтү көткән, кара эштә эшләгән, аннан сәүдәгә тотынган. Утар Оренбур – Казан сәүдә юлына төзелгән, ул, үзенә күрә кемпинг – кунакханә вазыйфасын         үтәгән,       юлчы сәүдәгәрләр анда туктап, ял итеп, хәл җыеп киткәннәр. Мостафа Чакмагышта ике мәчет салдырган, ике мәдрәсә тоткан. Ә утарда ятим ба­лалар өчен аерым бина тотып, кы­рыкка якын үксез сабыйны тәрби­яләгән. «Иң башта шуларны ашата­лар, аннан гына безгә чират тия»,– дип сөйли иде картәни.

Мостафа биләмә белән идарә итү эшләрен олы улы Шәрипкә тапшырган.  Шәрипне 1936нчы елны кулга алалар. Аңа «китик, чит илгә качыйк» диючеләр дә булган. Соңгы мизгелгәчә алып китүләренә ышанмаган, «минем бер кешегә бер зыяным тигәне юк, якларлар», – дип өметләнгән. Аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр, Уфа төрмәсенә ябалар. Бу вакытта 84 яшьтә була ул. Шәрипнең алты улының иң өлкәне Габдрахман, ягъни минем картәти, хатыны, Коты авылы кызы Мөнәвәрә белән Уфага күченәләр, үз авызларыннан өзеп, төрмәгә передачалар илтәләр. Ташыган ризыкларны бирмәгәннәр, күрәсең, Шәрип карт ябыгып, хәлсезләнеп, вафат була. Гәүдәсен, сакчыларга ришвәт биреп, алып чыгып, Уфа зиратына үмәләр. Кесәсендә ярты кисәк сохари була.

Габдрахман, Иделдән берәмләп агач тотып, Уфада ике катлы йорт алып керә. Ул бөек Ватан сугышына киткәч, йортка госпиталь урнаша, картәнием Чакмагышка, төп йортка айта. Шәрип бабай әлеге Трактор урамында йорт салып чыккан була. Габдрахман картәти сугышта каты яраланып, кайтып ике ел да тормый  үлеп китә.

 

Балачак (“Пан-спортсмен”)

Усал булганмын. Усал булмасам, бәләкәйдән милициягә исәпкә куймаслар иде. Ундүрт-унбиш яшьләрдә тәртә арасына кергәнмен-керүен. Спорт белән мавыгуым да ярдәм иткәндер тәртипләнүемә.

Берчак шулай 1нче мәктәпнең, физкультура укытучысы Гимаев Фидрат абый чакырып алды. «Давай, Илдус, син булдырасың, район чем­пионы чыга синнән»,– диде, миннән спортсмен ясады. Иртәнге алтыдан торып йөгерә башладым. Малайлар көлә: «Синнән нинди спортсмен чыксын»,– диләр, чөнки аңа кадәр бер ярышта да катнашка­ным юк иде. Мин әйтәм: «Күрер­сез!» Таң сарысыннан Фидрат абый­ны үзем барып уятам да, Чакмагышны йөгереп урап чыгабыз. Иртәле-кичле күнегүләр ясыйм. Кыш җиткән иде, чаңгы ярышында беренче урынны алмыйммы! Шуннан спартакиадаларга, республика яры­шларына йөртә башладылар.

Унынчыны тәмамлагач, Бәләбәйгә техникумга укырга кердем, элект­риклыкка. Спортсмен икәнлегемне белгәч, биш куллап кабул иттеләр. «Пан-спортсмен» дип кенә йөрттеләр, авторитет зурдан иде. Стәрлегә, Салаватка, Уфага, Йоматауга йөрибез ярышларга. Чаңгы, велосипед, көрәш буенча. Бер ел фатирда попның тол калган әбиендә яшәдем. Анда да өйрәнелгән гадәт буенча сәгать алтыдан торып, зарядка ясыйм. Әби сукрана: «Сатана, йокы мазасы бирмисең!» – ди. Үзе болай начар карчык түгел иде.

Мин әле дә иртә торам. Кеше алт­мыш ел яшәсә, болай да егерме елын йоклап үткәрә бит. Хәтергә шул ки­леп төшә дә, йокы сразы ачыла, ма­лай!

Бәләбәйдән Чакмагышка җәй көне велосипедта кайта идем. Ул за­маннарда машина сирәк йөри. Ни­колаевка чатында бер көтәсең, Бүздәк чатында ике көтәсең. Кыш көннәрендә Бүздәктән җәяү кайт­кан да булды. Ә җәй көне сәхрә, өч-дүрт сәгать дигәндә кайтып җитә­сең, велосипед кына ватылмасын. Рапаттан Ильясов Идрис, Муллагалиев айратлар белән бергә йөрдек.

Эссе көннәрдә Кандракүлгә су ке­рергә бара идек. Туймазыга кызлар кырына чабасың әле кайчак. Укудан соң китәсең, кичке унга барып җитә­сең, ә иртәнгә, беренче парга урап та     кайтыла.    Туймазыда бәйләнделәр бит бервакыт. Паркта йөри идек. Жәл, насос әйбәт, яңа иде, бер-икесенә насос белән би­реп алырга туры килде. Кыз әйтә: «Башка килеп йөрмә, алар күп, син берүзең», – ди. Һи, спортсмен ки­леш, куркып торырга әллә!

 

Елан каеш

Техникумда бер ел укыгач, военко­маттан повестка килде. Бу хәбәрне әтиләргә кайтып әйттем дә, 8нче майда урманга чыктык та, 9ында ки­ре Бәләбәйгә киттем, шуннан арми­ягә алып киттеләр. Дустым Ринат Гыйндуллин озатып калды. 15ендә Бөтенсоюз велосипед ярышларына барырга тиеш идем, барып булмады инде.

Төрле җирләрдә хезмәт ителде: Тоцкий полигонында, Казахстанда, Карпат буенда.         Ракета гаскәрләренә эләктем. Казахстан далаларында атаклы «Тюльпан» учениесендә катнашырга туры килде. Хәрби фәннең иң алдынгы казаны­шы булган ракеталарны сыныйбыз. «Ун этажлы йорт чыгып очты», – ди иде командирлар, ракеталар шун­дый зур, авыр.

Казахстанда еланнар арасында йоклый идек. Еланнар җылы эзләп, палаткаларга керәләр. Тотып, тире­сен салдырып, билгә каеш ясап та­габыз, муенда – елан тешләреннән тезелгән муенса. «Голос Америки» сөйли – «глушить» итәләр. Фотога төшерү катгый тыелган. Нинди куркыныч булса да, тәвәккәллек җиңгән – төшерә идем фотога. Солдатта бул да, аль­бом төзерлек фотолар да алып кайталма, имеш. Пленкаларны карават башының көпшәсе эчендә яшереп саклый идем. Кайтып киткәндә биш ел буе «күп сөйләнмәскә» дип кул­тамгаларны алдылар. Тоцкий поли­гонында атом-төш коралы сынау үткәнен күптән түгел генә белдек. Нурланыш алудан Ходай үзе сакла­гандыр инде. Кайберәүләр ике-өч айда унар-унбишәр килограммга ябыгып, эштән чыга иде, аларны кайтарып җибәрәләр, яңалар килә тора.

Беләсезме икән, Оренбургның үзендә шундый крепость бар – аны Пугачев та алалмаган. Крепость эчендә гаупвахта бүлмәләре. Бер­сендә «Здесь пробыл Ю. А. Гагарин» дигән тактачык эленеп тора иде, хәзер аны алганнар инде, ни дисәң дә, дөньяның тәүге космонавтының кайчандыр гаупвахтада утырып чы­гуы килешә торган эш түгел. Кре­пость диварларының ныклыгы! Үзем тотып карамыйча ышанмыйм: штык-нож белән сугам – эзе дә калмый: таш өстенә эретелгән пыяла коел­ган. Хәтта пулялар да җимерәлмәгән – сыдырып кына үткәннәр.

 

Әткәй нигезе

Армиядән соң, техникумны бетер­дем дә, үзебезгә, Чакмагышка кайт­тым. Каядыр читкә чыгып китү ту­рында уем да юк иде. Төп нигезне ташлаган кеше игелек күрми, диләр бит. Мин әти-әниемнең күз терәп торган бер малае ләса.

Эш әйбәт. Ул вакытларда энерге­тик хәзерге газовик яки компьютер белгече кебек дәрәҗәле һөнәр иде. Өйләндем. Кыз туды. Шулай язган­дыр инде, никахыбыз озын гомерле булмады, юлларыбыз аерылды.

Илле ничә генә яшендә әткәй үлеп китте. Урман кискәндә бармагы сы­нып, каны зарарланган. Кечкенә яраның үлемгә китеререн үзе дә, әнкәй дә уйламаган инде, хаста­ханәгә барырга кирәккән дә бит!

Земфира белән кызык кына танышылды. Дуслар белән утырганда, берсе әйтә: «Әйдә «Уфимская неделя»га танышу игъланы бирәбез»,– ди. Игълан басылып чыкты, хатлар ява башлады, биш йөз-алты йөзләп хат килгәндер, билләһи. Тыйнак кы­на язылган бер хат буенча Салават­ка эзләп бардым, күрдем, ошаттым. Земфира үзе дә безнең йортны ки­леп күрде. Кечкенә генә буйлы, ябык кына иде. Әнкәй әйтә: «Бу дөньяга түзәрсеңме, кызым?» – ди. «Түзәрмен!» – диде Земфира. Менә унбиш ел яшибез инде бергә. Әнкәй дә безнең белән. 1989нчы елда – улым Илдар, 1992нче елда кызым Илмира туды..

Туксанынчы еллар башында фер­мерлар турында сөйли башлады­лар. Минем башка да уй керде. Телевизордан күрсәтәләр: тау халыклары үзара тартыша. Нәрсә өчен сугышалар? Алтын өчен­ме? Хатын-кыз өченме? Юк, җир өчен! Җир кадерле анда.

Шуннан, тәвәккәлләп 50 гектар җир алдым. Крестьян-фермер хуҗалыгы булып исәпләнәм бит инде, хәзер әйбәт кенә исем кирәк. «Мостафа» дип кушарга уйладым. Җирне дә аның элеккеге биләмәләре җәйрәп яткан урынның күршесеннән генә бирделәр. Өйдәгеләргә әйтми тордым. Яз көне авыл хуҗалыгы идарәлегеннән шылтыраталар икән, җирегезгә нәрсә чәчәсез, дип. Әнкәй белән хатын бу хәбәрне ишетеп “аһ”  иткәннәр.

Шулай башлап җибәрдем. Өлкәннәр белән киңәшләшәм, го­мер буе эшләгән агрономнар белән сөйләшәм. Берсеннән сорыйм, икенчесеннән, тәҗрибәле механи­заторлардан сорыйм. Шикәр чөген­дере, арпа, бодай үстерүнең нечкәлекләрен аңларга тырышам. Саклык кенәгәсендәге бөтен акчага техника җыйдым. «Герой» колхозын­нан списать ителгән «Колос» ком­байны, «Фрунзе» дан трактор ал­дым. Кыенлыклар күп булды инде. Юкка «җир эше ул» димәсләр иде. Җиңел булса, ул җирләр безгә эләкмәс тә иде. Алтыны, нефте, га­зы чыкса, чит илләрдән үк килеп сырып алырлар иде.

Үзеңнең кулыңнан килмәсә, үзең шофер да, сварщик та, агроном да, бухгалтер да, тракторчы да булмасаң, фермерлыкка тотынам дип этләнәсе дә юк. Дөнья үзе өйрәтә өйрәтүен, кирәкле һөнәрне ике-өч айда үзләштерәсең. Күршедә алты фермер иде. Ике ел дигәндә ташла­дылар. Аңладылар, җирдән алуы бик кыен. Икмәк күп хәзер, очсыз, хакы юк. Бөтенесе нефть, алу-сату эшенә тотына.

Ә менә күз алдына китерегез, бер завод эшчеләре бер генә көн икмәксез калсын әле – бетен эш туктала бит. Зур түрә булсам, мин икмәк иккән игенчегә һәр басу саен һәйкәл куеп чыгар идем.

 

Колхоз малы мал микән?

Безгә ничәмә еллар буена байлык начар нәрсә, дип тукыдылар. Үзең өчен түгел, колхоз өчен яшәргә кирәк, дип өйрәттеләр. Бу тукулар­ның, бу өйрәтүләрнең шаукымы әлегә кадәр дәвам итә. Җир алыр, теләгән кадәр мал үрчетер өчен шартлар була торып, күпләр үзе өчен эшли башларга куркып тора әле. Янәсе, кем белә, 17нче елгы хәлләр тагын кабатланмагае, җый­ган малларыңны тартып алып, үзең­не Себергә сөрмәгәйләре. Әмма уң­ган кешене Себергә түгел, айга җибәрсәң дә югалмый ул!

Картәни сөйли иде: «Ел саен раскулачивать итәләр, бетен әйберне алып чыгып китәләр. Икенче елга килүләренә тагын сыерлар үсеп то­ра, аларын да алып китәләр иде», – ди.

Халыкта шундый мәкаль яши: «Ур­так малны эт җыймас». Дөньяда һәр нәрсәнең хуҗасы бар бит. Нинди зур җир шарының да хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Ә без исә үзебезнең туган җирләрне әрәм-шәрәм итми эшкәртергә, кадерләргә тиешбез дип уйлыйм.

Башын эшләткән, тырышкан кеше беркайчан да мескен булмый ул. Мәктәптә укыган чорда без, берничә малай, җәй җитсә, урманнан кайтып та керми идек. Аксыргак тамыры җыябыз. Аны киптереп тапшырабыз. Август аена кесә тулы акча була. Уфага самолет белән генә барып (билет хакы 4 сум 20 тиен иде бугай, ялгышмасам), энәдән-җептән киенеп кайтабыз. Студент чакта укытучылар үзләре бездән акча алып торалар иде. Ял көннәрендә тимер юлга вагон бушатырга төшәбез. Көненә кайчак 60шар тәңкә эшлибез. Ике стипендия дигән сүз бит ул.

Энергонадзорда ундүрт ел »шләдем. Соңгы ике елда фермерлыкка тотындым. Жалобалар :иткәч, җирне сайладым, җир барыбер ныграк тартты. Әйе, кыенлыклар күп булды. Аяк чалучылар, штраф салулар, тикшерүләр, «ул түләми, бушка эшләтә», дип сүзләр җибәрүләр… санап бетмәле түгел, аның саен ныклабрак эшли баш-пыйм. Тормыш – көрәш, сынарга, җиңелергә ярамый! Дөрес, район хакимиятендә эшләгән кешене күрә беләләр, ярдәмнән ташламадылар. Хәзерге дәвердә кешеләр белән эшләве бик кыен. Бөтенесенең дә каны кызыл, диләр дә бит, үзенең башында булмаса, кешене үзгәртүе авыр, ул бит компьютер түгел. Эш­челәремә аракы эчермим. Гаиләсе бар икән, тиешле хакын гаиләсенә илтеп бирәм.

Эчү дигәннән, искә алганыгыз бармы, кулыннан килгән, сәләтле, булдыклы кеше эчә бит ул. Мин ке­шедә әнә шул сәләтле, яхшы ягын табарга тырышам. Шуның белән ал­га җибәреп була аны. Үземнең дә төрле чаклар булгалады инде. Таза­лык бар, чүмеч белән генә эчә идем, сәбәбе дә табылып тора: уборка беткәч, кунаклар килгәч… Борчулар­дан арынып калган кебексең. Тора-бара аңладым: алай булмый. Бердән, гаиләдә кыен. Кулыңнан кет алтын коелсын, эчтең икән, син кирәкмисең. Эчмәсәң, йөзең якты. Дошманнарың син эчкәнгә шатлана гына. Әйбәт дуслар әйтә анысы, эчмә, ташла, диләр. Тәмәкене инде, спорт белән шөгыльләнгәч, гомер буе тартмадым.

Баштагы дәвердә фермерлык өстенә алып-сату белән дә шөгыльләндем. Ни дисәң дә, баш­лап җибәрү, техника сатып алыр өчен капитал кирәк. Хәзер инде киоскларны берне-икене генә калдыр­дым. Төп көчне җиргә салам. Илле гектарга өстәп, тагын илле гектар җир алдым. Быел күпчелек мәйданда бодай чәчтек. Әйтергә кирәк, ба­су калкулыкта урнашкан. Туфрак та­шлы, комлы. Тәүдәрәк сөреп мәшәкатьләндем, аннан яңа техно­логиягә күчтем, туфракны өстән (минималь) эшкәртү алымын сайла­дым. Бу тәҗрибәне хәзер колхоз­ларда да кулланалар. Бик күп көчне, вакытны, кыйммәтле ягулыкны янда калдыра ул. Үткән ел уңыш гекта­рыннан уртача утыз центнер тәшкил итте.

Ашлыкны үстереп алу белән генә түгел, аны сатарга да кирәк. Тере акча юк. Аптырап, төзелеш кирәк-яракларына алмаша башладым. Чакмагышның үзәгендә бина төзергә уйладым. Анда минем кеч­кенә генә эш бүлмәм, сәүдә нокта­сы, янында фонтаны булачак.

Басуда шулай ук ике гектарда ки­шер, ике гектарда кызыл чөгендер, кәбестә үстерәм. Аларны аткару өчен, ашханәләр, мәктәп, хаста­ханәләр белән алдан ук килешүләр төзим. Яз көне помидор, кәбестә үсентеләре сату да отышлы. Анда минем үзенә күрә «фазенда»м бар: йорт, мунча, электр подстанциясе, теплица корылмалары, егерме баш умарта, ашлык эшкәртү һәм саклау өчен ангарлар. Кечкенә генә буа бу­дым, анда балык җибәрдем. Хуҗа­лык тирәли алмагачлар утырттым.

Менә шулай итеп, эш эшләнеп то­ра. Эшләп бетергәч, карыйм, мин эшләдем микән боларны, димен. Гомумән, вакыты җитмичә, эш эшләнми. Кайчак пүчтәк кенә йо­мышны да башкарып чыгалмыйсың – Ходайдан вакыты җитмәгән, ә кайчак кирәкле кешеләр сине үзләре үк эзләп таба.

 

Ядкарь

Авыр чакларда, юаныч эзләп, урманга киләм. Басуым янында гына урман бар. Гайрәтле имәннәргә,шәмдәй төз, горур наратларга карыйм, армый-талмый чабышкан кырмыскаларны, нәфис челтәрдәй үрелгән пәрәвез җепләрен күзәтәм. Менә кызыл бүрекле тиктормас тукран «эз»ләре: агач төбендә ачылган, «ашалган» нарат күркәләре. Шундый тынлык урманда, әллә нинди мәһабәт тынычлык. Якыннан гына үткән юлның шау-шуы да ишетелми, бернинди ыгы-зыгы юк. Үзеннән-үзе күңелгә иминлек йөгерә, ачу-үпкәләр бетә, югала, әллә нинди көч, ышаныч иңгән кебек. «Мин – кеше,– димен, күкрәк тутырып сулап, минем кешечә яшәргә, эшләргә тулы хакым бар! Бу җирләргә салган көчем акча өчен генә түгел. Миңа карап башкалар да тотынсыннар. Бабаларым ка­берләрендә тыныч йокласыннар, аларның рухы рәнҗемәсен!»

Урманнан чыгып, басуыма ат­лыйм. Өлгереп, тулышып килгән башаклар әкрен искән җил белән сөйләшә-сөйләшә талгын гына чай­калалар. Күз күреме җирдә сары-ал-тын төс… Очар кошка әверелеп, шул киңлекне, шул иркенлекне иңләп-буйлап очасы килә. Әнә тегендә, түбәндәрәк, Мостафа бабай җирләре җәйрәп ята. Өй-кура урын­нарын куаклар баскан, дан тоткан тегермәннәренең калдык таш-кирпечләрен туфрак каплаган. 17-18нче елларда ай буена талаганнар утар­ны. Күтәреп ташый алмаганын ут төртеп яндырганнар. Җимермичә, кырмыйча, кирәкле эш өчен кулла­насы иде дә бит, юк шул! Аның өзе­леп калган эшен мин дәвам итәргә тиеш…

Мостафадан калган бердәнбер ядкарь бар, ул да булса – патша ме­дальләре сугылган борынгы җиз са­мавыр. Газ керткәнгә, 1975нче ел­ларга кадәр хезмәт итеп килде ул. Әнкәй, урамга тимер-томыр җыючы килсә, күтәреп алып чыгып китә икән дә, мин, кечкенә генә булсам да, бирдермим, кире алып кайттырам икән. Әле дә күпме кеше сорый, коллекционерлар килә, акчалар тәкъдим итәләр. Нишләп бирим ди инде, бирмим. Раскулачивать итеп, өйдәге күз төшәр бөтен әйберне кы-ып-себереп алып чыгып киткәндә дә, шул самоварны тирескә йә ызан башына күмеп саклап калганнар бит. Киләчәктә тегермән ачу хакында хы­ялланам, тирә-як халык тегермәнгә интегә. Газ белән җылытыла торган теплицалар төзисе, ел әйләнәсенә кыяр-помидор үстерәсе иде… Мәчет салдырасым, бабайларның зират урынын киртәләп алдырасым килә… уй-планнар күп, эшлисе дә эшлисе әле…

***

Менә шундый ул Илдус Шәрипов. Җир җимертеп эшләп йөргән, зарланырга-жәлләтергә яратмаган, уңган-булган ир-егет. Әйе, ул бар яктан да идеаль ук та түгелдер, аның да абынган, хаталан­ган чаклары бардыр. Әмма берни дә эшләмәгәннәр генә бер дә хаталан­мый ич. Илдус абый исә янып-дөрләп яши, колач җәеп эшли һәм гаҗәеп бер уңганлык, тырышлык, хәтта ки батырлык белән яңалыкка юл яручы кешеләрнең берсе ул.

Дилбәр БУЛАТОВА.

“Тулпар”, 2002, № 5.

Поделиться