«Тынгысыз җаннар артыннан». Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ иҗатына бер караш

Кем ул зимагур? Интернеттан алынган җаваплар аны болайрак сурәтли: «босяк, вакытлы эштә йөрүче, йортсыз-җирсез буйдак». Урыс-татар сүзлегендә «босяк» сүзе «йолкыш, сукбай, зимагор» мәгънәсендә тәкъдим ителә. Миңа калса, зимагур сүзеннән азрак романтика да аңкый кебек, ул әле бөтенләй үк беткән кеше түгел, ул тормыш төбендәге сукбай кебек үк дөньядан ваз кичмәгән – зимагурның татлы-матур хыяллары бар, күңел төбендә, көнбатыш рыцарьларыныкыдай, «гүзәл маркиза»сы бар, татар халык әкиятләрендәгедәй, авылында аны көтеп яшәп яткан әти-әнисе – карт белән карчык бар. Димәк, ул –бары тик бәхетле тыныч тормыш, гаилә җылысы, гадәти тормыштан ерак торган ир-егет.

Безгә татар әдәбияты буенча да таныш бу образ: Ш.Камалның «Матур туганда», М.Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» сезонлы эшчеләре, ә инде соңгырак чорда Ф. Хөснинең, Х. Сарьянның ярсу холыклы, дуамалрак ир-егет типлары бу төр образларга җан өрә. Дөнья әдәбиятын алсак, М.Горькийның босяклары елга комы өстендә яшәеш турында фәлсәфә кора, Д. Дефоның Робинзоны гадәти шартлардан тулысынча аерылган хәлдә үз тормышын һәм уйларын тәртипкә китермәкче, Достоевскийның кнәз Мышкины кешеләр арасында ялгызлыктан бәргәләнә, Сервантесның Дон Кихоты тулы бәхет өчен җил тегермәннәренә мохтаҗ.

Хисаметдин Исмәгыйлев әсәрләренең үзәген дә әнә шундыйрак корычтан коелган образлар тотып тора, минемчә. Аларның максаты, тәү карашка, гадәти кешелек кыйммәтләре кебек тоелса да, зимагур өчен башкалар атлаган гадәти юллар кызык түгел, аңа яңадан-яңа илләр күрү, җирләр гизү кирәк, ул үз оясында, үз авылыда гына бикләнеп утырырга риза түгел. Тынгы белмәс җаны аны еракка, тагын да арырак киңлекләргә әйди. Ниндидер максатларның күз буяу гына икәнен ул үзе дә тоя. Көтелмәгән сюжет борылышлары да, «дөрес», гадәти кеше беркайчан да катнашмаячак конфликтларга эләгеп китү дә әнә шуннан, аның аң төпкеленә салынган тыелгысыз омтылышлардан. Ходай кешеләрне бертөрле итеп яралтса, кызыгы булмас та иде. Тырмашып дөнья көткәннәр арасында, юк-юкта, хыял аргамагын иярләргә шөрләмәүчеләр, тапталган сукмактан читкәрәк атлаучылар да очрап тора. Һәм нәкъ аларга кайчак бәхет тә елмая: яңа юллар, яңа үрләрне нәкъ алар ача, яңа түбәләргә, яңа кыяларга аларның исеме кушыла.

Әмма монысы да иң мөһиме түгел әле. Иң кадерле үрләр – күңелдәге яңа артылышлар. Зимагур… үз-үзен эзли! Үз-үзеңне аңлар өчен, тою, белү өчен күнегелгән тормыштан, өйрәнелгән әйберләрдән аерылып, меңәр чакрымнар үтәргә, алай гына да түгел, хәтта вакытның башкарак үлчәменә күчәргә, рухи ялкаулыкка, йокымсырауга ук тиң тынычлык, уңайлылык хисе белән хушлашып, гадәти дөнья белән бөтенләй алыш-бирешне өзеп үк торырга да кирәк булып чыга. Бу халәтнең бер төсмерен, мисалга, менә ничек бәян итә язучы: «Төнлә тауларда суык, күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар, йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк ниндидер кошлар кычкы­рып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап көрсенә. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, аны үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә ты­нып кала. Тик күктә йолдызлар гына синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көләләр сыман.Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында до­шман утырган кебек. Менә-менә сине атып егарлар сы­ман». («Әфган тауларын кичеп»)

Менә шундый шартларда – өйрәнелгән, гадәтләнгән хисләр, уйлар, дөнья тоемы, ефәк кием кебек, герой өстеннән шуып төшә. Үткәннәр һәм бүгенге, хәтта киләчәк бер төенгә төйнәлә гүя. Герой япа-ялгыз кала. Юк, һаман да ялгыз түгел әле. Ул үз-үзе белән күзмә-күз кала. Ул үзен тыңлый, үзенең иң төпкел кичерешләрен барлый. Биредә һәм хәзер. Инде хәйләләшү дә мөмкин түгел, тагын каядыр китү дә, кемнәндер ярдәм көтү дә. Үзеңне борчыган сорауга җавап табарга тиешсең. Син кем? Нинди син? Ник яшисең? Кайдан килеп, каярак китеп барышың? Ниһаять килеп, яшәеш һәм гүзәллек идеалың ни? Ягъни сиңа иң-иң мөһиме?

«Сак белән Сок»та ул – игезәк Ярмөхәммәтлләр арасындагы туганлык хисенең тартылган җәя керешедәй нечкәреп, киеренкелектә зеңләве; «Әфган тауларын кичеп»тә – Фатыйма һәм Фәйзулла мәхәббәтенең барча чик яки сугыш-канкоешлардан, тупас, әрсез көчләрдән өстен чыгуы; «Су анасы»нда – Адәм угълының Һәва кызында үзенең чагылышын, үзенең кайтавазын таный алуы; «Калымчы Җәүдәт»тә чикнең ике ягында яшәгән игезәкләр Рәхимә белән Рәхиләнең могҗизалы табышуы; «Сөлдә»дә – киресенчә, мәет тәнедәй салкын һәм күңел кайтаргыч хыянәт ачысы; «Зимагурлар»да – коллык кимсенүләренә дучар Мансурның еллар дәвамында яшәү көчен югалтмавы, ә ул көчне исә бары тик Нурзиягә карата булган саташулы-хыялый мәхәббәт хисе генә бирергә сәләтле булуы… Һәркем үз язмышын үз иңе белән күтәрә. Кемнеңдер йөге авыррак, кемнеңдер, хәленә карап, җиңелрәк, әмма һәркайсыбыз, кем булуыбызга карамастан, гомер елгасын кичәбез. Бу утлы-сулы халәтләр бар да үзеңнең барлыгыңны, яшәеш тәмен тояр өчен, кеше булып яшәвеңне аклау өчен кирәк. Һәм менә Зимагурның аяк астындагы упкынны яктыртып, җылытып, кояш калка. Ул кояшның бер нуры – мәхәббәт, икенчесе – мәрхәмәт, өченчесе – якыннарның йөрәк җылысыдүртенчесе – изгелек чаткылары, һәм башка, һәм башка чиксез күп нурлар, илаһи сыйфатлар…

Шулай итеп, маҗаралы, шаккаттыргыч вакыйгалар, тәү карашка бераз авантюр булып та күренгән образлар чиксез фәлсәфи сорауларны йөкли (әдәби нәфис әсәрдә фәлсәфи мәсьәләләр әнә шулай герой холкы, ситуация бирелеше, сюжет агышы аша куелырга һәм ачыкланырга тиештер тә). Әдәби бизәкләр белән мавыкмаса да, язучы татар теленең кирәк лексик, кирәк синтаксик мөмкинлекләреннән виртуозларча файдаланып, сыгылмалы, бай, тере сөйләм агышын максатчан куллана. Көнкүреш психологизмына нигезләнгән җор юмор әсәрләргә җиңел рух өстәсә, мелодраматизмга якынлашкан көчле лиризм, тирән һәм нечкә хисләр үрелеше язучы иҗатын үзгә бер яктылык белән сугара.

Дилбәр БУЛАТОВА.

«Зимагурлар» ( Уфа: Китап, 2013) китабына кереш мәкалә.

Поделиться