Дилә БУЛГАКОВА. Җырлы һәм нурлы язмыш

 

Дилә Хәмзә кызы Булгакова 1937нче елның 11нче июлендә Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туган. Үзләренең авылында сигезенче сыйныфны, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый. Уфаның 1нче санлы медицина училищесында укып чыгып, гомер буе шәфкать туташы булып эшли.

1997нче елдан РФ нам БР Язучылар берлеге әгъзасы. Ундүрт китап, ике йөзләп популяр җыр авторы.

Соңгы чорда Дилә Хәмзә кызының иҗатында дини те­матика өстенлек алды. Ул төзегән берничә җыентыкта да («Туфрагында Бөек Болгарның», «Аллага шөкер», «Фанилыктан мәңгелеккә күчү») төрле авторларның ис­ламга кагылышлы әсәрләре тупланган.

– Дин юлына кемдер өлкән яшьтә генә аяк баса, кемдер, тәүфыйклы гаиләдә туып, кечкенәдән үк иман нигъмәтләре белән ләззәтләнү бәхетенә ия була. Дилә апа, ә сезнең ис­ ламга килүегез кайчан, ничек булды?

– Әлхәмдүлилләһи, иманлы нигез, бисмиллалы өйдә дөньяга килгәнмен. Нәнәем намазлы кеше иде. Ул бик чиста карчык булды, алдашу-хәйләләшүне яратмады, кешеләргә карата кечелекле булды. «Һәр эшне бисмилла белән башла­ гыз, шул чакта юлыгыз уңар, гел бишлегә генә укырсыз», — дип өйрәтә торган иде. Ул минем күңелдә изге кеше идеалы булып калды.

Әнкәем яшь чагында намаз укымаса да (ул заманнарда бу тыела да иде), ихлас күңелдән Аллаһка ышанды, гарәпчә укый-яза белә, Коръәнне укып, татарчага тәрҗемә кыла иде. Дини бәйрәмнәрне бик зурлап үткәрә иде. Гаиләдә җиде бала үстек. Өйдә бишек җыры тынмады. Авылда бит тәрбия көчле, һәр атнакич өй җыештырабыз, идәнне кырып юабыз, ерак чишмәгә суга барабыз. Җомга көн әбиләр (40-50 яшьлек апа­лар безгә әби булып тоелгандыр инде) җыелышып Коръәннән сүрәләр укыйлар, чөкердәшеп чәй эчәләр. Дингә хөрмәтне, мөселманча яшәү рәвешен, шулай итеп, кечкенәдән үк күреп, татып үсәргә насыйп итте.

Элек безнең авылда биш мәчет булган. Салават Юлаевның көрәштәше Канзәфәр Усаев безнең авыл мәдрәсәсендә укы­ган. Шөкер, бүгенге көндә авыл язмышын кайгыртучы игелекле шәхесләребез бар. Шуларның берсе – авылдашыбыз Айрат Мөдәррис улы Сөләйманов – Канзәфәр Усаев музеен оешты­руны башлап йөрде, шәҗәрәләр белән дә кызыксынып, өч ки­тап нәшер итте, мәчетне тоту чыгымнарын күтәрешә. Үзенең шигырьләрен туплап, ике китап чыгарды.

Туган авылыма кайтып йөрим. Бер юбилеемда чирәмгә ашъяулык җәеп, табын әзерләп, әбиләрне җыеп, Коръән мәҗлесе үткәрдем. Туган якка талпынып кайтасың бит инде ул. Әти-әниләрнең сөякләре шул туфракта, нигезебез шунда.

Әле килеп уйлыйм да, гомерем буе догалар көч бирде, до­галар саклады бит дим. Ел да алты туганым белән, әти-әниләрне искә алып, Коръән укытырга тырышабыз.

– Сез эшләгән чорда шәнәр шартларында дин тоту мөмкин хәл идеме?

– Минем кырык ел хезмәт стажым бар. Шуның алты елы төрмә хастаханәсендә үтте. Хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләдем, тоткыннарны дәвалый идек. Бу чор күңелемдә һәм иҗатымда тирән эз калдырды.

Тоткыннар миннән сорыйлар иде:

– Ничек курыкмыйча эшлисез? – дип.

– Мин бит догалы, – дип җаваплый идем.

– Безгә дә дога язып китерегез әле, – диләр.

Алар арасында да ураза тотучылар, тәсбих тартучылар бар иде. Алар да адәм баласы. Кайсысы авария ясап кергән, кай­сысы ничек. Тәкъдире шулай, димәк. Бәлки, аның әнкәсе улы өчен көне-төне елый-елый догада утырадыр.

Бик күп догалар тараттым. Әнкәй язып бирә иде. Проходнойда, рәхмәт төшкереләре, минем сумканы тикшермиләр иде бит.

Тоткыннарга: «Уен уйнамагыз, хикәяләр языгыз», ди идем. Алар яза да башладылар. Радиода тапшырулар оештырып йөрдек әле хәтта.

– Дилә ханым, сезнең хәләл җефетегез — Зәки Насыйбулла улы белеме буенча юрист, зур вазыйфада – Уфа шәһәренең прокуроры булып эшләгән кеше. Ә аның дингә мөнәсәбәте ничек иде?

– Зәки яхшы холыклы кеше иде ул. Бер оныгыбыз укырга керергә җыенып йөри шулай. «Юристка бармыйсың, гөнаһлы эш, анда караны ак, акны кара итеп була, дөреслекне тотуы бик авыр, хатын-кыз эше түгел», диде. Кызларыбызның да ул юлдан китүенә каршы булды.

Бик принципиаль иде. Күчтәнәч белән килсәләр, куып җибәрә иде. Балаларга гел әйтә килде: «Үз көчегез белән укы­гыз, үз өлкәгездә яхшы белгеч булыгыз».

Оныгыбыз Диана барыбер юридик факультетка керде бит. Зәки ул хәбәрне ишеткәч, утырып елады, һәм Дианага ба­рыбер дә алган белгечлеге буенча бер көн дә эшләргә туры килмәде.

– Иң кыен чагыгыз кайчан булды?

– Кызым Розаны, табиб буларак, Чечняга җибәрделәр. Шул көннәрдә ут йотуларым!

– Сез игезәк кызлар әнисе бит әле?

– Әйе. Роза, әйтүемчә, эчке эшләр министрлыгы дәваханәсендә табиб, майор. Аның эше бик авыр, җаваплы һәм саваплы. Хәтеремдә, Олы Теләк фаҗигасеннән соң, көнен-төнгә ялгап, авыруларны үлем тырнагыннан коткарып калу өчен көрәште. Римма – экономист. Кияүләрем икесе дә Рәмил исемлеләр иде.

– Сезнең гомердә иң шатлыклы көн?

– Беренче оныгыбыз туган көндер ул. Әлхәмдүлилләһи, өч оныклы картәни мин, берсенең Сөләйман исемле улы бар. Кызларым елына икешәр мәртәбә Коръән мәҗлесе үткәрәләр, «фатир яктырып киткән кебек була», диләр.

– Филология факультетын тәмамлаган кешенең иҗатка килүе гаҗәп түгел. Ә сезне, гомер буе саулык саклау өлкәсендә эшләгән кешене, әдәбият үзенә нәрсә белән җәлеп итте?

– Мәктәптә детдом балалары белән укыдым. ‘Нишләп боларның әтиләре, әниләре юк икән?» дип аптырый идем. Аларга өйдән ипи алып барам, ә алар миңа кәнфит тышлары бүләк итә. Андагы матур-матур рәсемнәргә сокланып, кәгазьгә күчерә торган идем. Кечкенәдән шигырьләр яздым. Кул эшен яраттым. Алтмышлап кына калфак чигеп бүләк иткәнмендер.

Егерме алты яшемдә, тормышта идем инде, балалар да бар, язучы Нәҗип Асанбаев оештырган әдәби иҗат түгәрәгенә йөри башладым. Зәки моны бик ошатып бетермәсә дә, әдәби мохит миңа эчәр су кебек кирәк иде. «Белемсез, әмма талант­лы шагыйрь», — ди иде минем турында Назар Нәҗми. Чөнки шигырьләрне язам, ә өтер-нокталарны куя белмим.

Гомеремдәге иң зур шатлыгым – җаным-тәнем белән Ислам юлына басуым һәм хаҗ сәфәренә баруым булса, аннан кала, иҗат – тагын бер юанычым. Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм: «Язу көчен бирсәң иде, илһам бирсәң иде», – дим.

Егерме ел буе балалар бакчасында шәфкать туташы бу­лып эшләдем. Санитаркаларның егетләре армиядә, миннән мәхәббәт хатлары яздыралар иде:

Синсез миңа кояш нурсыз кебек,

Синсез миңа суның тәме юк,

Синнән башка аткан гөлләрнең дә

Матурлыгы, исе, яме юк…

Мин шигырь язам, ә алар бүлмәләрне ялт иттереп юып-җыеп чыгалар. Менә аннан чисталык буенча безнең бакча урыннар ала башламасынмы!

– БДУ укытучылары: «Абитуриентлардан: «Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез?» — дип сорасаң, алар иң беренче итеп Дилә Булгакованы атыйлар», — диләр. Сез — актив тормыш позициясенә ия иҗатчы. Хикәя, нәсер, шигырьләрегез матбугатта басылып, җырларыгыз сәхнәдән, радио-телевидениядән җырланып тора. Иҗат нәм яшәү көчегезнең сере нидә?

– Мин кешеләр белән аралашырга, халык арасында булырга яратам. Бүгенге көндә дә шагыйрьләр, композиторлар, артист­ лар белән аралашып яшим. Кунакка йөрешәбез, серләшәбез, һәр кеше – үзе бер дөнья бит ул. һәркемнән рухи байлык, язар өчен үзеңә бер-бер тема аласың.

Әле «Икмәк һәм иман» дигән җыентык төзү белән мәшгульмен. Анда икмәккә багышланган шигырьләр һәм әйтемнәр туплана­чак. Быел балалар өчен «Болытларда каз өмәсе» дигән китабым дөнья күрде. Барлык китапларым, төзегән җыентыкларымның мөхәррире Динә Морзакаевага бик рәхмәтлемен.

Бик арып кайтсам, тәһарәт алып, тәсбих тотып утырам. Намазларымны калдырмый укып барырга тырышам, һәр ел ураза тотам, Әлхәмдүлилләһи. Боларны үтәве һич тә авыр түгел, киресенчә, алар миңа җиңеллек, эчке куаныч, шатлык хисе бирә. Аны берничек тә аңлатып булмый, үзең кичереп карарга кирәк.

Язмышымнан ризамын. Алдыма нинди ризык куйсалар ашыйм, ризыктан өстен булмыйлар. Җитмеш яшемә хаҗга юл­лама бүләк иттеләр, рәхмәт! Хаҗдан тагын да сабырланыбрак кайттым дип уйлыйм.

Әйтеп үтүемчә, кеше яратам мин. Кемнән гыйбрәт, кемнән үрнәк аласың. Мин белгән кешеләр арасында сабырның да сабыры — шагыйрәбез Кәүсәрия Шәфыйковадыр, мөгаен. «Көннәр гөлләр кебек!» дип җаваплый ул гел, хәл сорашсаң. Шунсына сөенәм: Яңавылда Кәүсәрияне һәм Рәфисне (Мөхәммәтдинов) бик хөрмәтлиләр.

Иртән торам да: «Әлхәмдүлилләһи!» – димен. Ишекне япканда: «Аллаһы Тәгаләм, үзең саклап, хәерле юлларда йөртсәңче!» – дим.

– Дилә апа, сез – Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә попечительләр советы әгъзасы. Мәхәллә оештырган барлык чараларның уртасында кайныйсыз. Халыкның, яшьләрнең исламга мөнәсәбәтен күреп-тоеп йөрисездер, әйеме?

– Җомга намазларына өч йөзләп кеше җыелса, шуның бер йөзе – яшьләр була. «Ихлас» оештырган дин дәресләренә дә егет-кызларыбыз күп йөри.

Корбан Гаетләрендә йөздән артык сарык чалына, меңләп ке­шене кайнар аш белән сыйлыйбыз. Берничә сарыкны ятимнәр йортына сәдака итеп җибәрәбез. Мөхәммәт хәзрәт җомга вәгазендә әйтә: «Берәүгә ярдәм кирәк», – ди. Тиз генә җыеп алып, мохтаҗ кешегә булышырга ашыгабыз.

Мөселманнар өчен кирәк-ярак, хәләл ризыклар сата тор­ган кибетебез бар. Шатлык түгелмени! Спорт мәйданчыгы булдыру турында хыялланабыз. Балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла. Анда килгән сабыйларның матурлыгы! Татарча сөйләшәләр, малайлар түбәтәйләр кигәннәр, кызлар яу­лыклар бәйләгәннәр. Шунсы кызганыч, әлегә шәһәребездә мөселман балалары өчен бер генә балалар бакчасы да юк.

Кайбер авылларда мәчетләрнең буш торуына йөрәк әрни. Җәмәгатьсез мәчет – утсыз лампа кебек. Кемдер, рәхмәт төшкере, бина салдырган, мәчет ачкан икән, имам билгеләүне, җомга намазларын оештыруны, дини сабак бирүне авыл хал­кы, өлкәннәр хәстәрләргә тиеш түгел микән?

Динебезнең чисталыкка, әдәпкә, тәртипкә өндәвен төшенеп бетә алмыйбыз шул әлегә. Җитмеш ел буе сеңдерелгән атеи­стик тәрбия дә эзсез үтмәгән, билгеле.

Әмма дингә мөнәсәбәт елдан-ел уңай якка үзгәрә, дияр идем. Әти-әниләр балаларга мәгънәле борынгы исемнәр куша башладылар. Сөннәткә утырту мәсьәләсе буенча да еш мөрәҗәгать итәләр. Без аларга урындагы хастаханәләргә ба­рырга киңәш бирәбез.

Күп мәҗлесләрдә булырга туры килә. Шунсы сөенечле: ни­ках туйларында хәрәм ризык хәмер, дуңгыз ите чыгарылмый.

Быел март аенда үзебезнең «Ихлас» мәчетендә, Нефтьчеләр мәдәният сараенда, Яңавыл, Бүздәк, Бишбүләк, Балтач район үзәкләрендә мәүпет кичәләре оештырдык. «Ихлас» мәчетенең «Илаһилар» вокал төркеме (җитәкчесе Әфарим Акчурин) ул кичәләрнең йөзек кашы булды. 7нче март көнне «Нур» театрының кече залында безнең башлангыч белән хәйрия акциясе — шигърият бәйрәме үтте. Абыстайларыбыз анда да мөнәҗәтләр әйттеләр.

Гомумән, бүген дини гореф-гадәтләрне, тәртипләрне үтим дигән кеше өчен мөмкинлекләр күп, Әлхәмдүлилләһи шөкер, теләк кенә булсын.

Инде илләр-көннәр имин торсын; сабыйлар әти-әниле үссен; әти-әниләр иманлы булсын; быелгы җәй шифалы яңгырларга бай килеп, җиркәебез сусамасын, көзен табыннарыбыз икмәктән сыгылып торсын!

Менә шундый гамьнәр белән яши бүген Дилә апабыз Булгакове. Киләчәктә дә эшләре ырамлы, таңнары нурлы булсын аның!

«Тулпар», №3, 2011.

ДИЛӘ БУЛГАКОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ

ИСӘНМЕСЕЗ!

Исәнмесез, намаз укыганнар,

Дисбе тарткан изге әбкәйләр?

Нихәлдәсез, инсан ир-егетләр,

Түбәтәйле олпат әткәйләр?

Исәнмесез, сәфәр килгән дуслар,

Оялымы кошлы урманнар?

Имин-аман булсын олы дөнья,

Исәнмесез, дуслар, туганнар.

Киткәннәрнең хәбәрләре бармы,

Килгәлиме сәлам хатлары?

Ничек кенә гомер үткәрәсез,

Җор фикерле шәһәр картлары?

Ата-бабаларның йолаларын

Саклап калган безнең мөселман.

Гел игелек, изгелекләр кылып,

Фатыйхасын алып, юл салган.

Кайгы-хәсрәт читләп үтә күрсен,

Татымагыз гайбәт ачысын.

Риясыз бер сөйләшикче әле,

Йөрәк парәләре ачылсын!

СЕЗГӘ КАЛДЫРАМЫН, БАЛАЛАР

Нәнәемнән калган ак калфагым

Ука, сәйлән белән чигелгән.

Дисбеләре — Мәккә-Мәдинәдән,

Бүләк булып кайткан, чит илдән.

Дебетләре күз нурларын алган,

Сөлгеләрен элдем – өй ямьле.

Моңлы тавыш белән укый торган

Шәльяулыкка төргән Коръәне.

Чыбылдыгы киндерләрдән суккан,

Җиз самавыр түрдә – зур байлык.

Бәйрәмнәрдә өстәлемә җәям

Кыз чагыңда чиккән ашъяулык.

Тәңкә-төймә, чулпылары исән,

Толымына үргән тасмалар,

һөнәрчеләр каеп китергәнме? –

Куш беләзек, көмеш балдак пар.

Истәлекләр белән сандык тулы,

Чуклы ефәк шәле – бар алар.

Нәнәемнән мирас хәзинәне

Сезгә калдырамын, балалар…

ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘ!

«Бисмилла»сыз уянган юк –

Әйтәмен көн дә.

Таңымны башлыйм намаздан –

Әлхәмдүлиллә!

Тәһарәтләр алу фарыз –

Пакьләнәм көн дә.

Ак намазлыгым җәелгән –

Әлхәмдүлиллә!

Чал чәчемдә – ак яулыгым,

Төшкән иңемә.

Хаҗдан кайткан бүләк күлмәк,

Әлхәмдүлиллә!

Кулымда – нәнәм дисбесе,

Дога – телемдә.

Өстәлемдә – ризык тулы,

Әлхәмдүлиллә!

Биш вакыт намаз укыгач,

Бәхетле кем дә!

Яшимен иманлы булып,

Әлхәмдүлиллә!

Поделиться