Сөләйманова Д. Д. Р. Г. ӘХМӘТЬЯНОВНЫҢ ИКЕ ТОМЛЫ «ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЭТИМОЛОГИК СҮЗЛЕГЕ» ТУРЫНДА
(В сб.: Актуальные проблемы современной татарской филологии: сборник статей XI Международной научно-практической конференции (г. Уфа, 24 ноября 2023 г.) / отв. ред. И.Ф. Зарипова; Г.У. Гайнуллина. – Уфа: РИЦ УУНиТ, 2023. – С. 209–212.)
Аннотация: В первой части статьи описывается краткая биография доктора филологических наук, профессора Р.Г. Ахметьянова (1933–2018). Вторая часть посвящена истории создания двухтомного «Этимологического словаря татарского языка», как главного труда в жизнедеятельности ученого. В третьей части автор раскрывает отдельные особенности принципов построения данного словаря.
Ключевые слова: лексикография, лексикология, этимология, Р.Г. Ахметьянов, татарский язык, тюркские языки.
Этимология фәне тел гыйлемендә иң кызыклылылардан булса да, шактый четерекле. Шуңадырмы, күпчелек төрки телләрнең әле булса этимологик сүзлекләре төзелмәгән. Бу җәһәттән, татар теле игътибардан мәхрүм түгел. Чөнки 2001 елда «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге» [3] дөнья күрсә, 2015 елда инде ике томлы «Татар теленең этимологик сүзлеге» [1]; [2] басылып чыкты. Ике басманың да авторы – филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов. Галимнең тууына 90 ел тулган елда аның тормыш һәм хезмәт юлына, сүзлекне төзү тарихына һәм бу хезмәтнең кайбер үзенчәлекләренә тукталып үтик.
Кыскача биографиясе һәм гыйльми эшчәнлеге
Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов 1933 елның 10 июлендә Иглин районының Яңа Юрмаш (хәзерге Турбаслы) авылында мулла гаиләсендә туган. Туган авылында – 7 еллык мәктәп (1947), Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендәге Пролетарск поселогында урта мәктәп (1951) тәмамлый. Совет Армиясендә хезмәт итә (1952–1955). Башкорт дәүләт университетында укый (1957–1961). Студент елларында ук фән белән кызыксына башлый. 1962–1963 елларда Туймазы районының Туктагол урта мәктәбендә укыта. 1963 елдан – ИЯЛИ хезмәткәре. 1995–1997 елларда – Стәрлетамак педагогия институты, 1997–2010 елларда Бөре социаль-педагогия академиясе профессоры (1999–2003 елларда төрки һәм фин-угыр филологиясе кафедрасы мөдире) була [4, 123–125].
Кандидатлык («Татар теле лексикасының этимологик нигезләре» («Этимологические основы лексики татарского языка», 1970) һәм докторлык («Идел-Чулман тел берлегендә татар теле» («Татарский язык в волго-камском языковом союз», 1993) диссертацияләрен Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яклый.
Галим сүзлекләр төзүдә актив катнаша: ул – татар теленең аңлатмалы сүзлекләре (1977, 1979, 1981; 2005; 2015), «Русча-татарча сүзлек» (1997), икетомлы «Татарча-русча сүзлек» (2007), «Татарча-төрекчә сүзлек» (1997), «Төрекчә-татарча сүзлек» (1998), «Төзүчеләр өчен русча-татарча сүзлек» («Русско-татарский словарь для строителей») (2007) автордашы [5].
Лексикографик эшчәнлегеннән тыш фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләре тарихи-чагыштырма һәм чагыштырма-типологик лингвистика, лексикология, этимология, тюркологиягә карый. Мәсәлән, аның хезмәтләре Урта Идел халыкларының гомум рухи һәм матди мәдәнияте лексикасын барлауга, татар һәм башкорт телләренең чагыштырма-тарихи фонетикасын, татар һәм чуваш телләрен чагыштыруга, татар терминологиясенең тарихи чыганакларын өйрәнүгә багышланган. Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» (XI гасыр), Котбиның «Хөсрәү вә Ширин» (XIV гасыр), Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» (XV гасыр) поэмаларын хәзерге татар теленә күчерүче буларак билгеле.
«Татар теленең этимологик сүзлеге»н төзү тарихы турында
Ике томлы «Татар теленең этимологик сүзлеге» (2015) күләме белән генә түгел (100 басма табак), сыйфаты белән дә игътибарга лаек һәм галимнең күпьеллык гыйльми эшчәнлегенең таҗы, татар теленә, татар халкына зур бүләге-һәдиясе, кадерләп тапшырган ядкаре буларак каралырга хаклы. Басманың электрон варианты «Сүзлекләрнең электрон фонды» сайтында [7] урнаштырылуы аны заман укучысына якын итә һәм сүзлек мәкаләләре оригинальлеге, рәсми калыплар белән чикләнмәү җәһәтеннән аерылып тора. Рифкать Газизҗан улы, гүя дә, гомере буе, һәртөрле каршылыкларны җиңеп, шушы икетомлыкны – тирән мәгънәләргә ия булган, тарихи, матди, рухи катламнарны үз эченә алган фәнни-тарихи хезмәтне – башкарып чыгарга әзерләнә.
Сүзлекнең берничә редакциясе мәгълүм. Студентлар белән әңгәмәсендә ул: «Этимологик сүзлек белән укырга кергәч шөгыльләнә башладым, «Татар теленең этимология сүзлеге» темасына диплом эше яздым. Ул вакытта аны нәшер итеп булмады. Соңрак тагын бер сүзлекне Башкортстанда Бельскоеда чыгармакчы идем. Төзелгән 4 томының 2се чыкты, һәм <…> озак елларга бу эшчәнлек туктатылды», – ди [8]. Галим бу әңгәмәдә рус теленең тулы этимологик сүзлегенең әле булса тәмамланмавын, Фасмер сүзлегенең абруйлы булуын билгели. «Төрки халыклар арасында этимологик сүзлекләр төзүне татарлар» башлавын [8], Александр Троянскийның (1779–1824) зур 2 томлы сүзлеген, Нурихан Фәттахның «этимологик сүзлеккә торырдай” китабын, Җамал Вәлидинең 2 томлы «Татар теленең тулы сүзлеге»н (1927; 1929) телгә ала.
83 яшьлек галим 2017 елның 22 гыйнварында «Бизнес-онлайн» Интернет-басмасына биргән интервьюда [6] үзе телгән күләмнең томнарга кереп бетә алмавы турында сөйли. Татар халкын, аның тарихын өйрәнүдә этимологик сүзлекнең иң кирәк хезмәт икәнен, чын тарихның сүзләрдә чагылуын һәм саклана алуын ассызыклый. Сүзлекне төзегәндә Лазарь Будаговның (1812–1878) «Төрек-татар телләренең чагыштырма сүзлеге, киң кулланыштагы гарәп һәм фарсы сүзләрен кертеп» («Сравнительный словарь турецко-татарских наречий со включением употребительнейших слов арабских и персидских», 1868–1870), Эрванд Севортянның күптомлы «Төрки телләрнең этимологик сүзлеге»нә (1974–1989) һәм татар диалектологларның хезмәтләренә таянуын әйтә. Каюм Насыйриның ике томлык сүзлегендә («Ләһҗәи татари», 1895–1896 – Авт.) байтак материал бирелүен, әмма гарәп сүзләрен артык күп кулланылуын искә ала. Севортян сүзлегендә нигез итеп төрекмән теле алынуын ассызыклый. Соңгы чорда этимология юнәлешендә казахларның актив эшләвен, үзбәк теленең этимологик сүзлегенең беренче томы фарсы алынмаларыннан төзелүен тәнкыйтьли.
Шунысы сөендерә: рәхимле иганәчеләр (Камил һәм Локман Әбләзовлар, Равил Әбдрәшитов, Илдар Тугушев, Рөстәм Гыйльметдинов) табылып, галимгә үз хезмәтенең дөнья күрү бәхетен татырга язган булып чыкты. Р.Г. Әхмәтьянов 2018 елның 11 октябрендә туган авылында инфаркттан вафат була, әти-әнисе, туганнары янәшәсендә җирләнә.
«Татар теленең этимологик сүзлеге»нең кайбер үзенчәлекләре
Сүзлекне төзегәндә автор фәнни таләпләргә таяна: тарихи-чагыштырма, типологик тел белеме ирешкән нәтиҗәләргә нигезләнә, этимологик, диалектологик һәм башка сүзлекләр материалын куллана. Гомумән, сүзлек татар лексемалары хакында күптөрле мәгълүмат бирә. Сүзнең килеп чыгышы турында белешмә (төп яисә алынма; яңа яисә иске; әдәби яисә диалекталь һ. б.) белән бергә төрле диалект яңгырашлар китерелүе хезмәтне фонетик, фонологик тикшеренүләр өчен аеруча кыйммәтле итә. Бер үк вакытта гомумтөрки этимологиядән тыш гипотетик гомумалтай, урал, ностратик һәм башка телләрнең макрогаиләләре мисалларына мөрәҗәгать итә. Сүзлектә фарсы, гарәп, монгол, тунгус-маньчжур телләрендәге охшашлыклардан тыш, кытай теленнән керү ихтималы булган лексик берәмлекләргә дә игътибар зур, һәм алар шактый. Галимнең тел материалын халыкның тарихы, мәдәнияте, фольклоры белән бәйләп каравы аеруча фәһемле, һәм бу соңгы чырда фәндә өстенлек алган бербөтенлек (интегральлек) парадигмасына ярашып тора. Янә дә бер өстенлеге – галим хәзерге татар әдәби теленең актив лексикасын колачлый, бәхәсле очраклар булса, яшереп калдырмый, киресенчә, сүзнең килеп чыгышы ачыкланмаган очракларны аерып билгеләп үтә. Р.Г. Әхмәтьянов коры фактларны санап чыгу белән генә чикләнми, буталчык мәсьәләләргә карата үзенең кыю фикерен әйтә. Кайбер фикерләре бәхәсле тоелса да, алар тикшеренүчеләргә уйланырга, эзләнергә этәргеч бирердәй дәрәҗәдә.
Гомумән, якташыбыз Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьяновның тормыш һәм хезмәт юлы – киң карашлы чын галимнең фидакарь эшчәнлеге үрнәге. Акыл һәм гыйлем туплап, ихтыяр көчен җигеп, каршылыкларны җиңеп, гаять сабырлык белән, туган телебез җәүһәрләрен еллар аша балкыта, ядкарь итеп безгә, киләчәк буыннарга, тапшыра. Галимнең кайбер хезмәтләре ун, унбиш елдан соң гына дөнья күрә алган сыман, бу сүзлектә дә табыласы җәүһәрләр әле күп булачак.
Кулланылган әдәбият
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. I том (А–Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. II том (М –Я). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 567 б.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 272 б.
- Казанская лингвистическая школа // Казанская тюркологическая лингвистическая школа / сост. М.З. Закиев. – Казань: Татарское книжное издательство, 2008. – С. 123–125.
- Ахметьянов Р. [Электрон ресурс]. – URL: http://www.antat.ru/ru/iyli/ob-nstitute/structure/sotrudniki/akhmetyanov-r.php.
- Мухаметрахимов А. Рифкат Ахметьянов: Через 100 лет татарский язык исчезнет [Электрон ресурс] // Бизнес-онлайн. – URL: https://www.business-gazeta.ru/article/335051.
- Сүзлекләрнең электрон фонды [Электрон ресурс]. – URL: https://suzlek.antat.ru.
- Татар этимологиясе. Рифкать Әхмәтьянов [Электрон ресурс] // Гыйлем. – URL: http://giylem.tatar/archives/2341.
.
Фото: АН РТ.