Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары (Башкортстан һәм Себердәге әдәбият) (8 нче том)

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәлиуллина А. Г., Сөләйманова Д. Д. Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары (Башкортстан һәм Себердәге әдәбият) // Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани].  – 8 т. : 2001 – 2020 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2021. – Б. 632–665.

<…>

2
XX – XXI гасырлар чигендә Башкортстандагы татар прозасы күләмле, тор-
мышның киң панорамасын сурәтләгән иҗтимагый-тарихи әсәрләр иҗат ителү; ча-
гыштырмача күтәренке рухның, хисси-лирик, романтик башлангычның өстенлек
алуы; реалистик сурәт белән беррәттән, постмодернистик алымнарның чалымлана
башлавы; идея-эстетик карашларның иҗтимагый яссылыктан шәхси тирәлеккә таба
хәрәкәт итүе; актив гражданин-шәхес образына алмашка ирексездән яисә үз теләге
белән үз дөньясына я гаилә кысаларына бикләнгән индивидуалист, сызланучы-сы-
кранучы ялгызак геройлар килә башлавы белән билгеләнә. Бу үзгәрешләр, яңа чорга
чыккач, тагын да ныграк үсеш ала.
Шул ук вакытта заманча фикер йөртүче, идеологик калыплардан чагыштырмача
азат, туган телдә чикләүләрсез иҗат итү мөмкинлеге алган урта һәм яшь буын сүз
сәнгатенә яңа үзенчәлекләр дә алып килә: Башкортстан җирлегендәге татар проза-
сы тематика, жанрлар ягыннан байый, З. Биишева исемендәге Башкортстан «Ки-
тап» нәшриятында һәм «Тулпар» журналында туган телдә зур күләмле әсәрләрне
бастыра алу мөмкинлеге роман, аеруча повесть жанрының үсеш алуына этәргеч
бирә. Төбәк прозасында элек очрамаган жанрлар һәм жанр формалары күренә: Ра-
сих Ханнановның «Тәмуг казанында» (Тулпар, 2001, № 1 – 6) романында детектив
чалымнары күзәтелә, сюжет нигезенә салынган конфликт персонажлар сөйләмендә
реальләшеп, әсәр урыны-урыны белән фильм өчен язылган сценарийны хәтерләтә;
Финә Латыйпова тарихи («Салават әманәте» повесте) һәм мистик проза («Убыр утра-
вы», 2002), фантастика, юмор, детектив юнәлешендә әсәрләр тәкъдим итә; тумышы
белән Башкортстанның Учалы районыннан, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә
яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрова психологик коллизияләргә бай, сюжет сөреше
белән «мәхәббәт романнары»на тартым «Сагынырсың – мин булмам» (2008), «Яз-
мыш сынавы» (2008), «Көтеп узган гомер» (2010), «Бәхеткә юл кайдан?» (2013),
«Синсез килгән язлар» (2015), «Яраларым белән ярат» (2019) үзнәшер китаплары
белән киң популярлык яулый; Фердинанд Бигашев маҗаралы һәм фантастик «Бу
параллель дөнья» (2005), «Төньяк повесте» (2004), «Алтын нәүрәп сере» (2008),

633
«Чукоткада» (2014) повесть, хикәяләре белән чыгыш ясый; Земфира Муллагали-
ева әкиятләр, хикәятләр, риваятьләр («Ак яулыклы тау», 2017) жанрларын тергезә;
Гали Әлмәтовның маҗаралы әсәрләрендә («Ялгыз бүре», 2002; «Мәхәббәт хакына»,
2008) табигатьне һәм рух сафлыгын бозмау проблемалары күтәрелеп, балык саклау
инспекторларының кискен вакыйгаларга бай тормышы сурәтләнә.
Төбәк әдәбиятында көчле булган туган җирне ярату (Әхмәт Әһлиуллин. «Кай-
ту», 2007), драматик язмышлар (Кәүсәрия Шәфыйкова. «Җанымда – тормыш
шавы», 2008), гаиләнең тарту көче (Рафига Усманова. «Әни-апа», 2004; Гөлнара
Гыйлемханова. «Әрем», 2017) мотивлары повесть һәм хикәя жанрларында үзәктә са-
клана. Тарихи-документаль башлангычның көчәюе С. Поварисов, А. Магазов, Р. Са-
бит, М. Гыйләҗев иҗатларында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тылдагы авыр
хезмәт, катлаулы балачак күренешләре урыны-урыны белән документаль хроника-
ны хәтерләтсә, аталы-уллы Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның җәлилчеләр турын-
да күләмле басмасы («Ватанга тугры калдылар», 2010), Тимергали Килмәтовның
(«Агач тәре юллап», 2003), Хәмит Сәлимовның («Порт-Артур юлы», 2010) китап-
лары, Вил Казыйхановның «Мәргән» (Тулпар, 2008, № 6), «Без көттек сине, Мир-
гай» (Тулпар, 2009, № 5), Рәфкать Рысаевның «Төнлә балкыган кояш» (Тулпар,
2012, № 5) документаль повестьлары, әдәби уйдырмадан бигрәк, реаль фактларны
нигез итеп ала. Хәрби прозага хас кискен сюжет, вакыйгалар Илгиз Әхмәтовның
«Озын-озак кайту юллары», «Лезгинка» (Тулпар, 2018, № 5; 2019, № 2) әсәрләрендә
яңарыш таба. Чечен сугышы вакыйгалары Марат Муллакаевның рус телендә басыл-
ган «Нәнәй» (2011) әсәрендә сурәтләнә. Сугыш темасына төбәк язучыларының шак-
тый еш мөрәҗәгать итүе тәнкыйтьтә аерым билгеләп үтелә1. Ренат Нуретдиновның
«Хәтмуллин» (Тулпар, 2020, № 4) повесте Башкортстанның төньяк-көнбатышында
нефть сәнәгатенә бәйле хәл-вакыйгаларны бәян итә. Моннан тыш, тарихи вакый-
галарны документлар, фактлар, истәлекләр белән дәлилләү, рухи кан-тамырларны
барлау ихтыяҗы нәтиҗәсе һәм әдәби-иҗтимагый күренеш буларак, ХХI гасыр ба-
шында Башкортстан җирлегендәге татар авыллары тарихларын яктырткан, нәсел
шәҗәрәләрен туплаган төрле жанрдагы йөзләрчә үзнәшер китаплар дөнья күрде.
Татар телендәге чәчмә әсәрләргә әдәби конкурслар үткәрелә башлау – бу чор
әдәби барышының янә бер үзенчәлеге. 2007 – 2008 елларда «Тулпар» журналының
хикәяләр конкурсында Г. Гатауллин, И. Тимерханов, З. Салихова, А. Зәкиев хикәяләре
җиңеп чыга2. 2015 елда республика «Балкыш» әдәби конкурсында3 «Кызыл таң»,
1 Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында сугыш темасы // Яңа буын Федераль дәүләт
белем бирү стандартлары шартларында башкорт теле һәм әдәбияты: тәжрибә, проблема
һәм перспективалар. Төбәкара гыйльми-гамәли конференция материаллары. 17 апрель,
Туймазы. – Уфа: БР МҮИ, 2014. – 40 – 47 б.
2 Конкурс тәмам. Хикәя көче нидә? // Тулпар. – 2009. – № 1. – 32 – 37 б.
3 Кояшлы мизгелләр // Кызыл таң // Электрон ресурс https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/
koyashly-mizgellr/?sphrase_id=8283. Мөрәҗәгать итү вакыты: 24.11.2019.

634
«Өмет», «Диләфрүз», «Тулпар» басмаларында басылган әсәрләр көч сынаша. Чәчмә
әсәрләрдән М. Гыйләҗевның «Бәхет күктән төшми» повесте җиңүче дип табыла.
«Өмет» газетасы 2018 – 2019 елларда оештырган конкурста прозаиклардан З. Мурси-
ев һәм З. Салихованың хикәяләре иң яхшылардан дип билгеләнә1.
Элегрәк Башкорт дәүләт университеты һәм М. Акмулла исемендәге Баш-
корт дәүләт педагогия университетларының «Акчарлак» һәм «Тамчылар» иҗат
түгәрәкләре студентларны иҗатка дәртләндерсә, Башкорт дәүләт университетының
татар филологиясе кафедрасы 2017 елдан башлап оештырган «Җанлы сүз» иҗади
бәйгесе (җитәкчесе – Л. Сәгыйдуллина) мәктәп укучыларын әдәбиятка әйдәүгә дә зур
өлеш кертә.
2016 – 2019 елларда «Тулпар» журналы үткәргән «Илһамлы мизгел» нәсер
һәм парчалар конкурсы бу жанрларның шактый популярлыгын ачыклый, гәрчә
Ф. Сәлимованың «Мәңге чылтыра, чишмә!» (2008) нәсерләр жыентыгыннан соң
лиро-эпик жанр бераз сүрелеп торган кебек булса да. Чәчмә һәм тезмә формалар
кисешендә Д. Булгакова, К. Шәфыйкова, Н. Ганиев, Г. Махиянова, Р. Салихҗанова,
Р. Гайнанова һ.б. уңышлы әсәрләр тәкъдим итә. Әсәрләрнең күпчелеге табигатькә,
мәхәббәт хисенә мәдхия җырлый, мохит һәм кеше, ир-ат һәм хатын-кыз арасында-
гы гомумгармонияне билгели. Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле истәлекләр:
хатын-кыз, сугыш чоры балалары иңенә төшкән авырлыклар, яу кырында якынна-
рын югалтканнарның газаплы кичерешләре лирик

геройның шәхси кичереш-бәяләре
белән үрелеп бирелә. Бер төркем әсәрләрдә балачак дөньясы үзенең самими дә, ихлас
та, шул ук вакытта иңнәренә олыларча җаваплылык салган мизгелләре белән ачы-
ла. Гомумән, парча-нәсерләрдә туган нигез, сандык, гармун, шәл кебек милли һәм
халкыбызның тормыш-көнкүреше белән бәйле төшенчә-образлар мул кулланыла2.
Күпчелек әсәрләрдә авыл тормышы, туган нигез, әти-әни, дәү әти-дәү әни, туган
якны сагыну белән бәйле хисләр сурәтләнсә, шәһәрләшү шаукымын чагылдырганна-
ры да очрый: Х. Мөхәммәдиева, Ф. Галиева, И. Исмәгыйлева, З. Исламова, Р. Шабака-
ев әсәрләре шау-шулы шәһәр чынбарлыгында зур сынауларга дучар булган кешеләр
язмышын ача. Иң тәэсирле нәсерләрдә, иҗтимагый сәбәп-нәтиҗәләрдән бигрәк,
шәхси хис-кичерешләр өстенлек ала (Д. Булгакованың нарат Йорт һәм чишмәле Кое
әңгәмәсен сурәтләгән «Хушлашу», Н. Ганиевның ятимлек, әтисезлек ачысы турында-
гы «Таныйсыңмы мине, әтием?» нәсерләре).
Татар телендә басылган күмәк җыентыкларда да чәчмә әсәрләргә урын
мул бирелә. Мәсәлән, «Күңел көзгеләре»3 ( 2008) басмасында Ф. Мәснәвиева-
1 Жюри: «Өмет»тә үткән әдәби бәйге гадел булды – әсәрләр псевдоним астында чыкты //
Өмет. Электрон ресурс https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-bi-miras/zhyuri-met-t-tk-n-d-bi-byge-
gadel-buldy-s-rl-r-psevdonim-astynda-chykty-/. Мөрәҗәгать итү вакыты: 21.06.2020.
2 Хәлиуллина А. Хис белән сак булырга кирәк // Тулпар. – 2019. – № 5. – 56 – 59 б.
3 Күңел көзгеләре: шигырьләр, җырлар, повесть, хикәяләр, юморескалар, әдәби тәнкыйть /
төз. Д.Г. Морзакаева. – Уфа: Китап, 2008. – 432 б.

635
Бәдертдинованың нечкә хис-тойгылар белән сугарылган повесть һәм хикәяләре
игътибарга лаек. Аларда синестетик тоем гармониягә ирешүнең бер юлы төсен
ала. Язучының авыл тормышын яктырткан «Кәсеп кадере» (2017) һәм нефтьчеләр
хезмәтенә багышланган «Хәзрәт чишмәсе» (2018) әсәрләренең «Казан утлары» жур-
налы үткәргән конкурсларда җиңүче булуы очраклы түгел.
Өч телдә нәшер ителгән «Артылыш. Преодоление. Омтылыш» (2012) жыенты-
гында Даим Яушевның хикәяләре игътибарны җәлеп итә. Аларда «чор гаме» көчле,
«лирик шәхеснең рухи ныклыгы, иманы»1 сокландыра.
Башкортстан «Китап» нәшриятында дөнья күргән «Акчарлак» (2001, 2004, 2007,
2009, 2014, 2018) альманахы да чәчмә әсәрләргә битараф түгел. Нәшриятта «Яшьләр
тавышы» сериясе булдырылу исә татар телле әдипләргә яшел юл ача, үз китапла-
рын чыгару форсаты бирә. Яшь язучылардан Айдар Басыйров («Имтихан», 2008),
Аида Хәйретдинова («Яшьлек җырым», 2009), Гөлия Гәрәева («Бәхетлесеңме, дип
сорама», 2016) каләме өметле. Дилә Мөхәррәмова – пьесалар («Без үскәндә биш кыз
идек…», 2018) белән беррәттән, шәхси «Атна», «Диләфрүз» газеталарында дөнья
күргән байтак хикәяләр авторы.
Татар телендә ике айга бер нәшер ителүче «Тулпар» журналының чәчмә әсәрләргә
зур урын бирүе, «Кызыл таң» һәм «Өмет» газеталарында, шәхси басмаларда повесть-
хикәяләр дөнья күрә алуы каләм әһелләребезгә иҗат өчен мөмкинлекләрнең шактый
киң булуын күрсәтә. Төрле елларда әдәбият бүлекләрендә эшләгән (Динә Морзака-
ева, Гөлшат Абдуллина («Китап»), Фәрит Габдерәхим, Фәрит Фәткуллин («Кызыл
таң»), Суфиян Сафуанов, Фәнизә Гыймадиева, Дилбәр Булатова-Сөләйманова («Тул-
пар»), Марат Кәбиров, Эльмира Ибраһимова («Өмет»), Дилә Мөхәррәмова («Атна»,
«Диләфрүз») һ.б.) мөхәррирләрнең авторларга хәерхаһ мөнәсәбәттә булуын, үз
хезмәтләренә иҗади һәм җаваплы каравын билгеләп үтәргә кирәк.
Яңа чор иҗат өчен матди-техник мөмкинлекләрне дә киңәйтә: үзнәшер ки-
таплар бастыру шундыйлардан. Аларның сыйфаты төрле, әмма арада эчтәлек
җәһәтеннән югары дәрәҗәдәгеләре аз түгел. Эльмира Ибраһимованың («Сөю
хакы», 2012) китабы яшьләр тормышын, заманча мөнәсәбәтләрне сурәтләве белән
игътибарга лаек.
Балалар өчен төрле жанрдагы чәчмә әсәрләр шактый нәшер ителә. Бу өлкәдә
эшләүче Рәшит Сабит, Дилә Булгакова, Мөдәрис Мөсифуллин, Альберт Котыев,
Мәүли Садрый, Маһирә Әлимбәкова, Рәүф Хәкимов, Фатыйма Гыйльметдинова,
Гүзәлия Тимершина, Айрат Солтангалиев, Рәйсә Хәлиуллина, Нәсимә Йосыпо-
ва, Наилә Миңнеханова, Зәйфә Салихова, Ләйсән Якупова, Халисә Мөхәммәдиева,
Фәния Габидуллина һ.б. ның исемнәрен телгә алып үтү урынлы булыр. «Кызыл
1 Кәшфи Л. Яхшы китап – әдәбият гәүһәре // Кызыл таң. Электрон ресурс http://ktrb.ru/tat/
news/literatyra/21049.html. Мөрәҗәгать итү вакыты: 15.05.2020.

636
таң»ның балалар өчен «Әллүки» журналы, «Очкын» һәм «Өмет»нең – «Чаткы-
лар», «Тулпар»ның «Тузганак» кушымталары мөхәррирләре Зөлфия Фәтхетдинова,
Ләйсән Якупова, Алсу Төхвәтуллина, Юлия Төхбәтуллина, Илдус Фазлетдинов һәм
башкалар яшь буынга әдәби күчтәнәчләрне җиткерүдә, яшь сәләтләрне барлау һәм
тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез хезмәт башкара.
* * *
2001 – 2020 еллар белән билгеләнә торган яңа чорда аеруча нәтиҗәле һәм даи-
ми эшләгән, тәнкыйть игътибарын җәлеп иткән, әдәби барышны әйдәп барган язу-
чылар аз түгел. Аларның бу чордагы иҗаты Башкортстандагы татар прозасының
әдәбият офыкларын киңәйтү дип күрсәтелә ала.
Рәшит Сабитның (Рәшит Мәхмүт улы Сабитов, 1937), үткән гасыр ахырында
язылып, «Мәхәббәт өянәге» җыентыгына1 тупланган повестьлары, геройның шәхси
кичерешләрен тасвирлап, мәхәббәт коллизияләренә нигезләнсә, яңа чорда язылган
«Өзелмәгән өметләр» (Тулпар, 2010, № 5), «Җигән буйкайларын буйладым» (Тул-
пар, 2015, № 4), «Бала күңеле анада» (Тулпар, 2019, № 3) повестьлары Бөек Ватан
сугышы елларындагы тыл хәл-вакыйгаларын заман югарылыгыннан сурәтли, аерым
бер гаилә язмышы мисалында тол хатыннар, фронтовик гаиләләре, әтисезлектән
тилмергән үсмер балалар турында иҗтимагый яңгырашлы әдәби тасвир тудырып,
тарихи чынбарлыкка нигезләнгән, прототиплары билгеле образларны җанландыра.
Бу өч повестьта уртак сыйфатлар байтак. Әсәрләрдә табигать кочагында үткән са-
мими балачак мизгелләре сугыш һәм тыл авырлыкларына капма-каршы куела, якты
бер лирик сюжет сызыгын тәшкил итә. Кешегә хас булган төп омтылышларның бер-
се – тереклек итәргә, исән калырга теләү инстинктының үзәктә сурәтләнүе әсәрнең
драматизмын тагын да арттыра. Ягъни әдәбиятка балалар язучысы буларак килгән,
соңрак мәхәббәт темасын үз иткән Р. Сабит яңа чорда да әдәби тәҗрибәсен уңышлы
дәвам итә.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче буларак танылган Сәгыйдулла Хәбибулла улы
Хафизов (әдәби псевдонимы – Сәгыйть Лашманчы), байтак чәчмә әсәрләр иҗат
итеп, Башкортстандагы татар телле проза үсешенә саллы өлеш кертә. Ул 1945 елның
14 апрелендә Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туа2. Казан дәүләт
университетын, аннан аспирантура тәмамлый. Озак еллар Башкортстан дәүләт уни-
верситетында укыта, соңрак М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия
университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Татарстан Язучылар
берлегенең Җ. Вәлиди исемендәге премиясе иясе.
1 Сабит Р. Мәхәббәт өянәге: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2005. – 336 б.
2 Хәтер сандыгын ачып… // Мәйдан. Электрон ресурс http: // maydan.tatar/xeter-sandygynachyp.
Мөрәҗәгать итү вакыты: 15.05.2020.

637
«Яшьтәшләр» дигән тәүге әсәре 1978 елда «Идел» альманахында дөнья күрә,
2008 елдан соң Башкортстан һәм Татарстанның әдәби журналларында повестьла-
ры: «Алман күчтәнәче» (Казан утлары, 2011, № 12), «Баз кыйссасы» (Тулпар, 2014,
№ 4), «Тузгытылган күч» (Тулпар, 2015, № 6), «Ике Фатыйма» (Тулпар, 2020, № 2),
күпсанлы хикәяләре даими басыла.
«Гомерем фасыллары»1 җыентыгына «Гомерем фасыллары», «Сәрви-Сәрвиназ»,
«Кирлегәчтә ике яз», «Яшьтәшләр» повестьлары тупланган. Китапка исем биргән
«Гомерем фасыллары»нда эссе жанрына хас көчле лирик-эмоциональ башлангыч,
иҗтимагый күренеш һәм вакыйгаларга тәнкыйди бәя шәхеснең субъектив фикер-
кичерешләре белән үрелеп бара. Башка әсәрләрдә дә шушы үзенчәлекләрнең дәвам
итүе, язучының заман тәкъдим иткән сәяси, икътисади табышмакларны әдәби-нәфис
җәһәттә чишәргә алынуы күзәтелә. Мәсәлән, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлы-
гы игълан иткән конкурста (2013) лауреат булган «Тузгытылган күч» әсәрендә үзгәртеп
кору чорында күмәк хуҗалыклар дучар булган катлаулы вакыйгалар сурәтләнеп кенә
калмый, җитәкчеләр, Дөм-дөм авылы халкының уй-хисләре мөстәкыйль параллель
катлам буларак үстерелә. Бу катламда хикәяләүче геройның тәнкыйди фикерләре ае-
руча көчле һәм геройларны тасвирлаучы эпитетларда ук чагылыш таба: «сату-алуга
бәйле елгыр, чуар адәмнәр», «әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманы» һ.б.
«Ленин юлы» колхозы экономисты Рәмзил Сәгъдиевның Ленин өрәге белән сата-
шулары, елгыр фермер Штельман портретында сәяси сатира, сарказм элементлары
сизелсә, багучы Хашия, Үзи карчык образлары мистик проза алымнары ярдәмендә
иҗат ителгән.
Р. Сөләйманов С. Хафизовның «зыялы геройлары тормышында кайчандыр булып
узган реаль вакыйгаларны романтик рухта тасвир» кылуын, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов,
Ә. Еникиләр кебек «сүз пәйгамбәрләренең традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә
әле бер, әле икенче милли йола манзарасын күз алдына китереп»2 бастыруын билгели,
зыялы, укымышлы затлардан булган геройлар язмышы аша каләм көчен үткәннәргә,
мәхәббәт тарихларына юнәлтә дип күрсәтә («Гомерем фасыллары»нда Таһир һәм
Зөһрә, «Кирлегәчтә ике яз»да Мидхәт белән Улина, «Сәрви-Сәрвиназ»да Салих белән
Сәрвиназ, «Яшьтәшләр» дә Тәүфыйк һәм Әкълимә тарихлары), әсәрләрендә классик
әдәбияттан өзекләр тәкъдим ителүгә, әсәрләр телгә алынуга, «күңел явын алырдай
гүзәл ямь» барлыгына игътибар итә. Гомумән алганда, Р. Сөләйманов, фикеренчә,
С. Хафизов иҗатында реализм һәм романтизм алымнарына яңа сулыш өрелә, интер-
текстуальлек алымы отышлы кулланыла.
Иҗатчының яңа китабына3 тупланган чәчмә әсәрләр жанр төрлелеге (роман-
элегия, кыйсса, тарихи кыйсса) белән үк кызык. Роман-элегия дип аталган «Алман
1 Хафизов С. Гомерем фасыллары: повестьлар. – Уфа: Китап, 2013. – 304 б.
2 Сөләйманов Р. Күңел явын алырдай гүзәл гамь // Тулпар. – 2013. – № 6. – 34 – 36 б.
3 Хафизов С. Мәхәббәттә ярлыкау юк: повестьлар. – Уфа: Китап, 2020. – 287 б.

 

638
күчтәнәче» сайланган материалы, моңсу уйлану-фикерләүләр байлыгы белән әлеге
жанр таләпләренә җавап бирә. Әсәр яшәү һәм үлем вакыйгаларын колачлый, заман
һәм кеше язмышы бәрелеше хакында уйландыра, совет кешесенең тормышы гына
түгел, барлык кылган эш-гамәлләре, хәтта аңы да идеологик кабыкка төренгән булу-
ын тәнкыйтьли.
Роман үзәгенә Сара һәм Хабул гаиләсе куелып, язучы Хабулның сугышта әсирлеккә
эләгүен, котылып кайткач, авылдашларының «сатлыкҗан» дип рәнҗетүләрен, шул
сәбәп белән Сараны эштән алуларын, «кара мөһернең» улы Давытка да төшүен,
малайның, мәктәпне тәмамлаганда, алтын медаль ала алмавын, гарьлегеннән авыл-
дан качып китүен җанлы картиналарда сурәтләп бара. Озак еллар үткәч, Хабулның
батырлыгы өчен аңа орден тапшырылса да, гаиләгә тынычлык килми.
Әсәрдәге төп вакыйга Алманнан кайткан күчтәнәч тирәсендә оеша. Бу – Хабулның
әсирлектә чакта хуҗасы булган Карл фон Ницшеның китель якасыннан табып алын-
ган агулы ак куык. Паралич суккан Хабул, тамагына ямаш шеш чыккан Сара, шул
агуны эчеп, якты дөнья белән хушлашырга карар кылалар. Сараның кыйбла җиле,
учак-ут, су-ана белән хушлашуы, Җир-анага рәхмәт әйтеп, үлемгә әзерләнүе күңел
чистарынуы рәвешендә кабул ителә һәм Ф. Садриевныӊ «Таӊ җиле» әсәрендәге
Нуриәсма белән рухи тәӊгәллек сизелә.
Әсәр башында килеп кергән «кыйбла җиле» сүз-гыйбарәсе инсанның тормыш
принципларына тугрылыгы, яшәештәге урынын ачыклау символы кебек кабул
ителә. Сара белән Хабулны кырык еллап абзар бүрәнәсе ярыгында сакланган «ал-
ман күчтәнәче» ярдәмендә якты дөньядан китүдән шул ук «кыйбла» тыеп килә.
Кешеләрне кыерсыту-җәберләүләргә дучар иткән заманның үзгәрүе, җәмгыятьнең
башка кыйбла сайлавы укучы белән сөйләшү рәвешендәге йомгакта ачык тоемлана.
Язучы, әсәрнең фәлсәфи-эстетик эчтәлеген ассызыклап, Мөхәммәдьярның
«Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге») поэмасына мөрәҗәгать итә. Бүре тарафыннан
ботарлап ташланган кыз турындагы хикмәт ярдәмендә «Алла әмере – җирдәге иң хак
канун» дигән метафорик фикерне калкытып, аның белән янәшә «язмыш-тәкъдирдән
качып булмый, ләүхелмәхфүздәге юллар тәмамланмыйча, кеше җаны тәнне ташлап
китә алмый» дигән шәрехләүгә дә урын калдыра.
«Ике Фатыйма» повестенда бер исемдәге ике герой язмышының бәхетле
һәм бәхетсез чорлары бәян ителә. Хикәяләүче герой Ясир сөйләгәннәрдән авыл
тормышының нечкәлекләре дә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә Шәрык проза-
сы традицияләреннән килгән хис, лириклык белән үрелгән. Фатыйма-Мидхәт-Мәрван
сызыклары мәкер һәм саф күңеллелек, мин-минлелек һәм ихласлык бәрелешен төрле
вакыйгаларда чагылдыра, язмыш дигән фаразга ышандыра башлый. Чая, үткер Фа-
тыйма белән тыйнак сабыр Фатыйма арасындагы конфликт, әкият геройлары ара-
сындагы чишелеш кебек, берсенең, – баеп, бәхеткә тиенеп, икенчесенең, җәзасын
алып, бөлеп калуы белән тәмамлана. Повестьның ахырындагы «Туйда булдым, бал-

 

639
мәй эчтем, кече телгә дә йокмады, мыек кына чыланды, кебек әкият гыйбарәсеннән
башка бер тел табышы да юк шикелле…»1 дигән сүзләр дә бәхетле тәмамланган
сюжет сызыгын өскә калкыта, вакыйгаларны бер ноктага җыя. Реаль һәм әкияти
башлангычларның кушылуы әсәрнең романтик рухын нигезли.
Китаптагы иң уңышлы әсәрләрнең берсе – «Баз кыйссасы». Әгълә исемле
геройның күңел кичерешләрен, уйлануларын үз эченә алган әсәрдә вакыйгаларны
оештыручы үзәк булып хронотоп тора. Урынның баз, вакытның санаулы көннәр белән
чикләнүе сюжетка символик мәгънә сала: Әгъләнең, хәмер артыннан төшеп, базда
бикләнеп калуы, хаталанып, эчкечелек чоңгылына батуы белән ассоциацияләшә, баз-
дан котылу, югарыга күтәрелү тарихы геройның үз-үзен җиңүенә өмет һәм ышаныч
уята. Тоткынлыктан котылу өчен, ирнең төннек торбасы буеннан базны казып чы-
гуы аның үҗәтлеген дә, тырышлыгын да дәлилли. Үлем куркынычы, юха елан белән
саташу кеше һәм тирәлек проблемасын тагын да калкуландыра һәм кызыклы гына
нәтиҗәләргә китерә. Җансызлык һәм табигатькә якынлык бәрелеше Әгълә һәм Гасыр
мөнәсәбәтләрендә полифоник яңгыраш ала.
«Мәхәббәттә ярлыкау юк» повесте буйдак ир Әдһәмнең кызы Фәридәгә ана булыр-
лык хатын эзләү тарихын тергезә. Яңа ел кичәсенең карнавал буларак оештырылуы,
кунакларның битлек киеп уйнаулары кебек вакыйгаларда соңгы еллар әдәбиятына
хас уен алымы чагыла. Әдһәм чираттагы һәр очрашуга үзенә тиң яр булырлык ке-
шесен табарына ихлас ышанып барса да, хыялындагы образ аңа комачаулый: халык
дастаннарыннан билгеле Йосыф–Зөләйха мәхәббәтен эзләү һаман да уенга әйләнеп
кала. Үзенә – аркадаш, кызына әни таба алмагач, Фәридәне күршедәге Маруся түти
тәрбияләп үстерә. Яшьлектәге хыянәте өчен сызлануларга дучар булган геройны язу-
чы тагын да зуррак сынау алдына куя – кызы рус егетенә кияүгә чыга. Әсәр, мәхәббәт
тарихы булып кына калмыйча, әхлакый кануннарны милли яссылыкта шәрехли.
Гомумән, классик әдәби традицияләрне яӊа җирлектә тергезергә омтылу язучыга
геройларны без күреп, кабул итеп яшәгән тормыштан үзләренә хас дөньяга күчерергә
мөмкинлек бирә. С. Хафизов иҗатында калку күренгән аллегорик-символик шартлы-
лык, милли проблематиканың үткенлеге һәм әхлакый бәя белән үрелеп китүе, интер-
текстуальлек – Башкортстандагы эпик әдәбиятка хас сыйфатларга әйләнә бара.
Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933 елның 17 маенда Чакмагыш районының
Яңа Йомран авылында дөньяга килгән. Башкорт дәүләт университеты дипломын алу-
га, аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.
Чирек гасыр телевидениедә эшли, аннан Башкортстан «Китап» нәшриятында – баш
мөхәррир, «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.
Язучының татар телендә берничә үзнәшер китабы («Мәхшәр», 1999; «Өч елга
буйларында», 2000; «Каһәрле язмыш», 2000 һ.б.) дөнья күрә. «Өч елга буйларында»
1 Хафизов С. Ике Фатыйма // Тулпар. – 2020. – № 2. – 20 б.
640
исемле тарихи очеркта, мәсәлән, Чәрмәсән, Калмаш, Сәвәде елгалары буйларын-
да утырган сигез авылны берләштергән хуҗалыкның үткән юлы, ата-бабаларның
көнитеше тасвирлана. Язучы әсәр геройлары итеп тормыш юлларында катлаулы,
фаҗигале язмышларга дучар булган кешеләрне сайлый. Эчтәлекнең шактый киерен-
ке вакыйгаларга нигезләнгән булуына китап «Җирдәге тәмуг»1 яисә әсәр исемендә
үк ишарә ясала («Замана корбаннары», 1988 – 1990; «Гарасат», 1995; «Фаҗига»,
1997 һ.б.). Күпчелек әсәрләр тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Мисалга, «Йолдыз-
лар астында сигез ай» (Кызыл таң, 2005, апрель) повестенда Учалы районыннан бер
төркем кешенең, сигез ай буе меңәрләгән чакрымнарны җәяү үтеп, 450 баш сыер ма-
лын Украинага куып илтүе турында бәян ителә. «Канзәфәр ташлары» (Кызыл таң,
2009, май-июнь) әсәре Салават Юлаевның яудашы, легендар шәхес Канзәфәр Уса-
евка багышланган. «Сөйләсеннәр әйдә» (Тулпар, 2018, № 3) повесте язылганннан
соң берничә дистә елдан үткәч кенә дөнья күрә, чөнки әсәр прототиплары – бөтен
татар-төрки дөньясына билгеле артистлар. Реаль вакыйгаларга мөрәҗәгать итү пу-
блицистик башлангычны көчәйтсә, фәлсәфи-лирик катлам сәнгатьчәлек рухын өсти;
тормыш хакыйкате кискен конфликтларда, реалистик ситуацияләрдә, чагыштырма-
ча сирәк, ләкин урынлы һәм төгәл кулланылган сәнгати чаралар ярдәмендә ачыла.
Әдәби уйдырманың аз булуы язучы каләменең сәнгатьлелеген, фикер мөмкинлеген
чикләми, киресенчә, тәнкыйди фикернең тирәнлегенә, бәянең киңлегенә китерә. Сю-
жеттагы рациональ башлангыч бер әсәр чикләрендә статистик нәтиҗә, фактографик
катлам һәм гыйбрәт синтезын хасил итә.
М. Гыйләҗевның әдәби геройлары – кагыйдә буларак, кыю тормыш позициясенә,
югары омтылышка ия затлар, гаделсез шартлар белән көрәш юлына басарга да
мөмкин, үз максатларына омтылып яшиләр. Барлык әсәрләрендә дә диярлек язучы
җәмгыятьтә тамыр җәйгән иҗтимагый җитешсезлекләрне кискен фаш итә, шәхес һәм
җәмгыять бәрелешен күрсәтә. Кешенең тарихи вакыйгалар фонында тоткан урынын
ачыкларга омтылу чорның һәм иҗтимагый корылышның аңга һәм рухка тәэсирен
аңларга ярдәм итә, үзбилгеләнеш мәсьәләсен калкытып куя.
Очерк, тарихи-документаль повесть һәм көлкеле хикәяләр остасы булып таныл-
ган язучы соңгы чорда повесть жанрында уңышлы эшләде. «Бәхет күктән төшми»
(Тулпар, 2015, № 2) повесте вакыйгаларның төзеклеге, геройларның җанлылыгы,
теленең сыгылмалылыгы һәм, иң мөһиме, композицион бөтенлеге белән игътибарга
лаек. «Алга» колхозы мисалында ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында Советлар
иленең таралып һәм таланып беткән күп хуҗалыклары язмышы күрсәтелә. Башкар-
ма комитет рәисе Төлкебаев, партия райкомының икенче секретаре Габитов, авыл
хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нигъмәтҗанов – идарә итүче өчлекнең чор битлеген
кигән геройлары. Тормышта һәркайсының үз вазифасы, үз урыны булган кебек, язучы
1 Гыйләҗев М. Җирдәге тәмуг: роман һәм повесть. – Уфа: Китап, 2001. – 352 б.
641
әсәрдә дә аларны үз «иҗтимагый-сәяси кыйбласында» тасвирлый. Төлкебаевка өстән
бирелгән күрсәтмәнең төгәл һәм вакытында үтәлүе мөһим, ул хуҗалыкта булмаган
гаилә подрядлары ясаган экономия өчен каралган премиянеӊ бирелү-бирелмәве
белән кызыксына. Габитов, хакимлек иткән идеологиянеӊ какшавын аӊласа да, «пар-
тия тоткан политикага каршы»ларны «өнәми», шелтәләргә генә тора. Югарылардан
узып сүз әйтә алмаган Нигъмәтҗановка да мәсьәләнеӊ хәл ителү юлы түгел, ә кирәкле
нәтиҗәсе булу кыйммәт. «Гомумән, язучы вакыйгаларны оста итеп үреп алып бара,
әсәрнеӊ сюжет эзлеклелеген, композицион бөтенлеген тәэмин итәрлек чараларны
оста куллана»1.
М. Гыйләҗев совет системасының эчке корылышын тасвирлый, идеологик кон-
текстлар белән уйнамый гына үз карашын белдерә. Гомумиләштерүләр нигезендә
ясалган нәтиҗә, милли асыл, шәхес иреге, кеше рухы кебек кыйммәтләрнең төрлечә
бәяләнүе иҗтимагый шартларга бәйле икәнлекне ассызыклап, укучыны хакыйкатькә
алып килә.
Бу сыйфатлар аның «Шәл» (Тулпар, 2013, № 1) повестенда да ачык чагыла. 1944
елда әнисе кулыннан тартып алып, Иван чечен малаен сөрелүдән коткарып кала.
Хатыны Ирина белән бу балага рәхимле мөнәсәбәттә булалар. Ирина вафаты ал-
дыннан Юрийга серне ача, һәм ир Чечня тарафына юл ала. Грозный базарындагы
элекке танышы Патимат аның әнисе булып чыга. Юрий гәзиткә төреп алып килгән
шәлне Патимат шундук танып ала. Шәл – Юрийны бәла-казалардан саклаучы ана
мәхәббәте символы да, тарихи ядкяр буларак та кабул ителә. Кыска гына әсәрдә язучы
тарихи-иҗтимагый вакыйгаларның киеренкелеген, туганлык-гаилә мөнәсәбәтләре
җылылыгын бирүгә, психологик тирәнлеккә ирешкән.
Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-
Ишмәт авылында туа. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган
районына эшкә кайта. Ундүрт ел мәктәптә, унике ел Күмертау шәһәрендә совет һәм
партия органнарында җаваплы вазифалар били. Төрле елларда «Кызыл таң»ның үз
хәбәрчесе, «Кумертауское время» газетасы мөхәррире була. 2020 елда «Еллар һәм юл-
лар» әсәре өчен язучыга И. Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшырыла.
Иҗтимагый һәм фәлсәфи проблемалар З. Әкбәров әсәрләрендә2 үзәк урынны
били. Язучы аларны уңышлы әдәби формага төреп бирә белә. Әсәрләрдә фәлсәфи-
публицистик катламның көчле булуын билгеләргә кирәк. Документаль проза сый-
фатлары да чагылыш таба (маҗаралы «Үч» повесте). Иҗтимагый типларның харак-
тер сыйфатлары тупланмасы, аерым шәхес чикләреннән чыгып, гомумиләштерелеп,
1 Хәлиуллина А. Һәр заманның үз җыры // Балкыш / төз. Д.Д. Сөләйманова, А.Г. Хәлиулли-
на. – Уфа: Мир печати, 2016. – 21 б.
2 Әкбәров З. Аллам саклансын!: юмористик, сатирик хикәяләр һәм повесть. – Уфа: Китап,
2004. – 192 б.; Әкбәров З. Әрем исе: хикәяләр һәм маҗаралы повесть. – Уфа: Китап, 2007.
– 208 б.
642
җәмгыятьнең үзенә бәя рәвешен ала. Мисалга, «Каравылчы» (Тулпар, 2010, № 5)
хикәясе кешенең яшәү мәгънәсе, максат-омтылышлары турында уйланырга ча-
кыра. Матди байлык, дәрәҗәләрнең иллюзия-рәшә генә булуы конкрет образда
гомумиләштерелә һәм яшәеш хакыйкате кебек тәкъдим ителә. Хикәя «җитди» жанрга
караса да, сатирик пафос, эчке ирония дә ачык тоемлана.
«Почтальон малае» (2014) повесте, «Еллар һәм юллар» (2017) романы аерым бер
цикл тәшкил итә. Автобиографик элементлар мул булган бу әсәрләрнең беренчесендә
1950 еллардагы татар авылы сурәтләнә, икенчесендә 1960 еллардан бүгенге көнгә
кадәр булган хәл-вакыйгалар урын ала һәм алар армиягә, шәһәргә дә күчә. Ике әсәрдә
дә төп герой авторның үзе белән тәңгәлләшә һәм барлык вакыйгалар диярлек аңа
мөнәсәбәтле бирелә, я хикәяләүченең аларга карата уй-фикерләре ачып салына. «Поч-
тальон малае» повесте «балачак, үсмерлек чоры кичерешләренә» нигезләнсә, «Еллар
һәм юллар» романы «геройның өлгергәнлек чорына хас уйлануларын колачлый, <…>
укытучы, журналист, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, язучы, ниһаять, Кеше шәхесенең
үсеш-үзгәрешен әдәби яссылыкта гәүдәләндерүе белән игътибарны яулый»1. Ил тор-
мышы, Кремль, обком турында уйланулар әсәрдә шактый урын били, ягъни эссе жан-
ры алымнары мул чалымлана, бер үк вакытта эпик колачлыкка, «киң планлылык»2ка
дәгъва ителә.
З. Әкбәровныӊ «Почтальон малае» (Тулпар, 2014, № 2 – 3) повесте Заһит исемле
биш-алты яшьлек малайныӊ балачак хатирәләре рәвешендә бирелсә дә, әсәр өлкәннәр
тормышындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне ача. Хикәяләү күзәтүчән, зирәк һәм һәр
күргәнен акылына сеӊдереп, нәтиҗәләр ясап баручы Заһит күзлегеннән алып бары-
ла һәм берничә юнәлештә үсеш ала: тапкыр, чая Мөнзил, беркатлы Карам, җиңел
гәүдәле, өлгер Әсгать кебек малайларга бәйле сюжет сызыгы тирә-як белән таны-
шу (ауга бару, балык тоту, җиләк җыю, су төбеннән сандык эзләү маҗаралары), бе-
лемне генә түгел, баланыӊ үзен дә сынап караучы мәктәп чынбарлыгы (укуын дәвам
итә алмый калган сыйныфташлар; битәрле карашлы, төртмә сүзле Роза Сафыевна,
тәмле телле, кешелекле Фәрхинур апа), иӊнәренә тормыш авырлыгы иртә төшкән
малайларныӊ беренче чирканчык алуы (әтисе үлгәннән соӊ, буыннары да ныгымаган
малайныӊ колхозга эшкә чыгуы, гаиләгә трудодень эшләү) рәвешендә үсә.
Балачакныӊ якты, җылы хатирәсе икенче сызыкка – гаилә, нәсел-нәсәп җебенә
күчә барган саен катлаулана, төрлеләнә. «Гаилә риваяте» дип бирелгән вакыйга-
хәлләр, өлкәннәрнеӊ үзара мөгамәләсен чагылдырган мизгелләр Заһитныӊ тормыш-
ка, тирә-яктагыларга мөнәсәбәте формалашуга этәргеч ясый (әтисенеӊ беренче гер-
ман сугышы турындагы истәлекләре, әтисе ярдәмендә ачлык елларында исән калган
Иван Васильевич гаиләсе тарихы, Бөек Ватан сугышына бәйле вакыйгалар һ.б.).
1 Булатова Д. Колачлы иҗат // Әкбәров З. Еллар һәм юллар: роман. – Уфа, 2018. – 3 – 4 б.
2 Сөләйманов Р. Елмайта да, елата да // Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2015. – № 3. – 57 б.
643
Җитмештән узган картның биш яшьлек малае булып, әтисеннән иртә укырга-язар-
га өйрәнеп, «ике әнидән» иркәләнеп үскән Заһитныӊ дүртенче сыйныфка күчкәндә
«почтальон малае» булу чоры да, әсәрдәге вакыйгалар чылбыры да тәмамлана: әтисе
үлә. Габделнасыйрның кечкенә Заһитка тормыш кануннарын сабый күӊеле кабул
итәр дәрәҗәдә төшендерүе, «ялгыш» адым ясаудан (Сталин портретын төшерү) сак
булырга өйрәтүе – атаныӊ гаиләсен якларга омтылуы, малайныӊ киләчәген фаразла-
вы буларак гомумиләшә.
Габделнасыйр җегәрле, шаян телле, ачык күӊелле, үзсүзле ир итеп гәүдәләндерелә.
Шактый хәлле тормыш алып барган, җирне ялгызы эшкәртеп, унике кешедән тор-
ган гаиләсен туендырган Габделнасыйрныӊ колхозлашу чорында Себергә озатылу-
дан котылып кала алуы да, ике хатын белән тормышына риза булулары да (кантон
үзәге Зилаерга күпхатынлылык мәсьәләсе буенча слётка бару) хәлиткеч вакыйгалар
чылбырын тәшкил итә. Бар мөлкәте тартып алынгач, иген эшкәртүдән читләшеп, хат
ташучы булып эшли башлавы бу чордагы иҗтимагый гаделсезлекләрне башка яктан
сурәтләргә мөмкинлек бирә. Чорныӊ катлаулы, болганчык еллары, фаҗигагә китерер
сәбәпләрнеӊ гадилеге бала күӊелендә күп сорауларга урын калдыра.
Герой әтисенеӊ үзсүзлеген күрсәтүче ике вакыйганы искә төшерә – «Хуҗа На-
сретдин», «Насыйр бай» кушаматларыныӊ асылын ачып салырлык тарихны сөйли:
«Авызын ачса, үпкәсе күренергә торган Габделнасыйрга бирер кызыбыз юк!»1 дип,
Габдрахман Нәфыйга исемле сеӊлесен кияүгә бирергә риза булмый, егерме елдан
артык вакыт үткәч тә, гарьлеген оныта алмыйча, кырык ике яшен тутырган Габдел-
насыйр Габдрахман мәзиннеӊ Мәрзия исемле кызын икенче хатынлыкка ала. Бу,
беренчедән, Габделнасыйрныӊ үзсүзлелеген күрсәтсә, икенчедән, халыкныӊ тор-
мышта булачак үзгәрешләрне алдан чамалавын ачыклый: указлы мулла Габдрахман
үзе кебек байларның көне бетеп барганлыгын яхшы сиземли, Мәрзиясен ышанычлы
кулга тапшырып каласы килә.
Икенче очрак Габделнасыйрның өй алу вакыйгасына бәйле. Совет власте тара-
фыннан кысылуга көннән-көн ныграк дучар була барган авыл бае Габдрәфыйкныӊ
Урта Азиягә китәргә мәҗбүр булып, өен-мөлкәтен сатарга җыенганда, төрле фараз-
лар арасында, халыкныӊ «Ай-һай, Габдрәфыйк бай өенең бусагасы бик биек, Габдел-
насыйр, анда менеп җитәлми, мәтәлләп төшеп муенын сындырмагае»2, дигән сүзе
ирнең горурлыгын котыртып җибәрә. Габделнасыйр өен, ун эш үгезенең алтысын,
елкы көтүенең бер өлешен сата, сандык төбендәге маясын чыгара, көз җиткәндә,
ишле гаилә авылның аргы очыннан бирге очтагы Габдрәфыйк бай өенә күченә.
Әсәрдә авыл кешеләре, аларныӊ үзара мөгамәләсе дә хикәяләүче геройныӊ әтисе
Габделнасыйр сызыгына бәйле ачыла: акылга зәгыйфьрәк Ринат, җитез Мөкәрәмә
1 Әкбәров З. Почтальон малае // Тулпар. – 2014. – № 2. – 6 б.
2 Шунда ук. – 9 б.
644
түти, саран, кыюсыз Мотыйгулла, сүзчән Сафа образлары чор картинасын тудырырга
ярдәм итә. Укый-яза белмәгән исәр Ринатныӊ, көн саен диярлек дәфтәрнең куш битен
дулкынлы сызыклар белән бизи-бизи, өчпочмакка бөкләп, җеп кәтүгеннән сыдырып
алынган түгәрәкләрне марка урынына ябыштырып, кемгә булса да хат «язып» поч-
тальонга тапшыруы – үткәннәрнеӊ кайтавазы рәвешендә, совет чорындагы доносчы-
ларга, шымчыларга аллегория буларак кабул ителә.
Шулай итеп, Закир Әкбәровныӊ «Почтальон малае» повесте сабыйлык чорын
кичергән малайныӊ күӊел байлыгын, тормышныӊ әтиле чорын матур хатирәләрдә,
авыр елларныӊ фәһемле вакыйгалары фонында тергезә.
Язучыныӊ «Еллар һәм юллар»1 романы социалистик җәмгыять тудырган
идеалларга ышанган, партия йөкләгән бурычларны үтәү барышында система
кимчелекләрен ныграк ачыклаган, үз карашларын үзгәртергә мәҗбүр булган герой
тарихы кебек тәкъдим ителә. Әсәр үзәгендә – мәгариф системасыныӊ төрле баскыч-
ларын үткән, коммунистлар партиясенеӊ вазифалы урыннарында эшләгән, соӊыннан
газета һәм язучылык эшенә күчкән Фазыл Габитович Хәйдәровныӊ язмышы. Күләмле
әдәби материал үзенчәлекле формага төрелгән: роман – язучы һәм аныӊ язылачак
әсәренең төп персонажы булырга дәгъва итүче Герой арасындагы ике атнага сузыл-
ган сөйләшү, аралашу, бәхәс рәвешендә. Шактый тәҗрибә һәм акыл туплаган, кырык
ике ел намуслы хезмәт иткән, уннан артык китап авторы булган язучыныӊ «заман ге-
роен» эзләү барышында калыккан хатирәләре үз тормышына нәтиҗә ясау кебек кабул
ителә. Хатыны Камиләгә «Без синең белән әдәби геройлар була алмыйбыз»2, чөнки
тормышта тирән фаҗигаләр кичермәдек дигән сүзләрне яшәлгән елларына бәя, тор-
мыштагы гаделсезлекләрне искә төшерү кире кага. Совет идеологиясе тарафыннан
тудырылган күзаллауларның чынбарлыктан ерак булуы хакыйкатькә әйләнә.
Романдагы төп сюжет сызыгы геройларныӊ студент һәм эш елларын бәян итә.
Камилә белән Фазыл, икеләнүләрен җиӊеп (егет кинәт авырып китә), ымсындыр-
гыч мизгелләрне (Зөһрә, Галя тарихлары) үтеп, кавышалар, бер ул белән бер кыз
үстерәләр, оныклар тәрбиялиләр; укытучылык итәләр, Фазыл төрле җитәкче урын-
нарда эшли, заман каршылыкларын кичәләр, үткәндәге идеалларга шикләнеп карау
чорына аяк басалар.
Студентлар тормышын, иҗади мохитне җентекле сурәтләү, укытучы һөнәренеӊ
нечкәлекләрен, җитәкчеләрнеӊ холык-фигылен уӊышлы ачу геройларныӊ характе-
рын гына түгел, чор картинасын тудыруга да ярдәм итә. Ил күләмендә барган вакый-
галар, төрле үзгәрешләр турында хикәяләү укучыны биздермәслек итеп, чама белән
бирелгән. Әсәрдә «заман, чор тудырган авырлыклар өчен аерым шәхесләр җаваплы»
дигән фәлсәфи фикер тоемлана. Фазыл алдында торган киртәләр, сынаулар артында
1 Әкбәров З. Еллар һәм юллар: роман. – Уфа, 2018. – 336 б.
2 Шунда ук. – 332 б.
645
ялган Ватан сугышы ветераны Фәхриев, шикаятьчеләр, педагогик хезмәт ветеранна-
ры Кыямова белән Сайрановадан башлап министрлар советындагы Хашимов, берен-
че секретарь Бирюковларга кадәр кылган мәкерле эш-гамәлләр тора. Әйтерсеӊ Сол-
танов, Айтуганов, Байназаровлар, су өстендә йөзгән көймә суга капланмасын өчен,
тигезлекне саклау максатыннан, алар янәшәсендә яшәргә дучар ителгәннәр. Кешелек
җәмгыятенеӊ чынбарлыкны кабул итүдәге ешлыклары төрле булу чүплектә казыну-
чы «намуслы Фәйләсүф», зиннәтле сарай янында кечкенә алачыкта яшәп яткан элек-
кеге бай түрә Мисбах язмышында ачык күрсәтелә.
Әсәр ахырында хикәяләүче чынбарлыктан шактый ерак дөньяда яшәүче, уйлап
чыгарылган Герой Фазылны үзе дөрес дип танырга курыккан хакыйкатькә инанды-
ра. Киләчәккә өметен югалтмаган, дөрес яшәдем микән, дигән сорау өстендә кат-кат
уйланган ир үзенеӊ дә әсәр герое булырга хакы барлыгына ышанса да, ялган, акчага
сатылган дөнья башка заман героен – әрсез шома типны тапкан, үз әсәренә керткән.
Нәтиҗәдә яшәешнеӊ көрәштән торуы, шуңа да үзеӊ сайлаган юлдан тайпылмау –
ялганны, гаделсезлекне җиӊеп чыгуныӊ бердәнбер юлы дип раслана; кеше һәм
җәмгыять арасындагы бәрелеш һичкайчан туктамас алышны хәтерләтә башлый.
«Тимергалиннар» (Кызыл таң, 2019, № 80 – 103) романының әлегә матбугатта
бер өлеше генә дөнья күрде. Әсәрдә 1970 – 1980 еллардагы, ягъни үзгәртеп кору чо-
рына кадәрге авыл тормышы картиналары урын алган. Сюжет җебе ата кеше (колхоз
рәисе) һәм аның өч улы белән бәйле тармаклана. Райкомның беренче секретаре белән
бәрелеш, орден алу өчен, ашлыкны күбрәк тапшыру кебек иҗтимагый яңгырашлы
вакыйгалар белән беррәттән, язучы әсәр тукымасына мәхәббәт өчпочмагын да (абый-
сы белән энесе арасындагы көндәшлек) кертеп җибәрә.
З. Әкбәров үзен сатирик проза остасы буларак та таныта: сатирик һәм юмо-
ристик хикәяләрдән тыш, повесть жанрында: «Томанай таңнары» (Тулпар, 2007,
№ 3), «Әбәк-чәбәк» (Тулпар, 2009, № 4), «Акча исе» (Тулпар, 2019, № 1) иҗат итә.
Иҗтимагый сатира З. Әкбәров прозасында милли җирлектә чагылыш таба, гадел
булмаган җәмгыяви корылышны тәнкыйтьләү үткен фашлау алымнары (гротеск,
гипербола), сатирик типлар ярдәмендә башкарыла. Кайбер очракта әсәрләрнең иде-
ясе укучыга ачыктан-ачык җиткерелә, яшь аралаш көлү принцибы өстенлек итә.
Р. Сөләйманов билгеләвенчә, язучының сатира-юмор әсәрләрендә интертекстуаль-
лек (халык җырларын куллану), рус әдәбияты әсәрләренә таяну, үстерелешле струк-
тура, сәнгатьчә сурәтнең традицион алымнары, «аз сүз белән кинаяле, саллы фикер
белдерү», тел бизәкләрен сак куллану күзәтелә1.
Соңгы елларда Башкортстанда татар телендә иҗат итүче язучылар арасында
Хисаметдин Исмәгыйлев каләме аерылып тора. Хисаметдин Шәрәфетдин улы 1953
елның 17 февралендә Стәрлебаш районының Гөлем авылында туган. Ветеринария
1 Сөләйманов Р. Елмайта да, елата да // Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2015. – № 3. – 54 – 57 б.
646
белгечлеге буенча башта – техникум, аннан Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы инсти-
тутын тәмамлый. Бәләбәй районының баш ветеринария табибы була. Озак еллар
Стәрлебаш районының ветеринария участокларында хезмәт сала.
Иҗатка шактый тормыш тәҗрибәсе туплагач кына килеп кергән прозаикның кай-
сы гына әсәрен1 алсаң да, ул бер сулыш белән үз дөньясына алып кереп китү көченә
ия. Нинди жанрда язылуга карамастан, сюжетның мавыктыргыч, хикмәтле вакыйга-
ларга корылуы һәр әсәрне үзара берләштерүче сыйфат булып тора: «вакыты-вакы-
ты белән шаккатырырлык, тел шартлатырлык вакыйгаларның тормышта булуына
шикләнсәң дә, балаларча ихласлык белән ышана башлыйсың. Кайбер очракта язу-
чы әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны шулкадәр оста итеп үрә, аларның хикмәтен
әсәрнең соңгы юлларында гына чишәсең, табышмакка җавапны кат-кат уйлый-уй-
лый гына табасың»2.
Очраклы вакыйгалар тәэсирендә геройлар язмышының көтмәгәндә кискен боры-
лыш алуы әсәрләрдә маҗаралылык тудыра. Мәсәлән, Җәүдәт Әфганстан, Үзбәкстан
җирләрен гизә («Калымчы Җәүдәт» (Тулпар, 2009, № 2)), Фәйзулланы («Фәйзулла»
(Тулпар, 2003, № 6)) язмыш Таҗикстанга илтеп ташлый, исеме сер булып калган баш-
ка бер герой Сахалинга, аннан Япония җиренә кадәр барып чыга («Сак-Сок»). Тыныч
кына көн итеп яткан персонаж, һич югында, күрше авылга барып булса да, маҗарага
тарый («Су анасы»). Әсәрдә үстерелгән вакыйгалар фонында боларның барысы да
укучыны тотып торучы кармак кебек кабул ителә. Төп сәбәп җитди, әллә ни зур бул-
маса да, сәерлеге үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Җәүдәт Үзбәкстанга җизнәсен җирләргә
китеп барганда, вокзалда тәмәке дип сатып алынган сигарет тартканнан соң, маҗарага
тап була. Бу вакыйга авторга бер сюжетны ике тармаклы итеп, Әфганстан–Үзбәкстан,
Рәхимә–Сәгыйдә, Сәгыйдә–Рәхимә сызыгында үстерергә ярдәм итә. Халикны,
Әфганда хезмәт иткәндә дә, аннан кайткач та, көтелмәгән хәлләр сагалап тора. «Сак-
Сок»та герой, Сахалин ярымутравында хезмәт итүче улының хәлен белергә баргач,
гаҗәп хәлләргә очрый. Язучының «Фәйзулла», «Калымчы Җәүдәт», соңгы чорда-
рак иҗат ителгән «Ачы алма» (Тулпар, 2019, № 6) повестьларының үзәгендә дә чит
җирдә яшәгән, ә «Явурай» хикәясендә тормыш сынауларына дучар булган кешеләр
язмышы күрсәтелә. Наркомания, эчкечелек кебек проблемалар да калкытылган әлеге
әсәрләр матур мәхәббәт тарихлары белән үрелеп бара. Шуны да искәртергә кирәк:
Х. Исмәгыйлев тергезгән мәхәббәт тарихлары да үзенчәлекле, сөю-сөешү картинала-
рын язучы җентекләп, хисчән шагыйранә сурәтли («Су анасы»).
Язучының «Зимагурлар» повесте (2010 – 2012) алтын приискыннан качкан Ба-
сурман һәм Мансур язмышларын бәян итә. Л. Кәшфи фикеренчә, «үлем тырнагын-
1 Исмәгыйлев Х. Зимагурлар: повестьлар. – Уфа: Китап, 2013. – 272 б.
2 Хәлиуллина А. Маҗаралы юлныӊ хикмәте // Хисаметдин Исмәгыйлев. Зимагурлар: по-
весть. – Уфа: Китап, 2013. – 3 б.
647
нан ычкынып, бар көчләренә иреккә талпынган, адәм баласы түзә алмаслык авыр-
лыкларны үз башыннан үткәргән качаклар язмышын ышандыргыч һәм сурәтле итеп
бәйнә-бәйнә сөйләп бирә»1. Д. Булатова язучының геройларын М. Горькийның бо-
сяклары, Ш. Камал, М. Гафури прозасындагы эшче образлары, Ф. Хөсни, Х. Сарьян
әсәрләрендәге ярсу холыклы, дуамалрак ир-егетләр белән бәйләп карый, аларга тын-
гысыз, романтик һәм идеал эзләүче, идеалга омтылучы рух хас булуын ассызыклый2.
Х. Исмәгыйлев геройлары, нигездә, ачык күңелле, бай табигатьле, җор телле, аек
карашлы. Нинди генә авыр шартларга куелмасын, алар өмет утын сүндермичә, алга
барырга үзләрендә көч таба, четерекле хәлләрдән әкияти герой кебек җиңүче булып
чыга. Бәхетләрен эзләп читкә чыгып киткән барлык геройлар да туган нигезләренә,
ата-баба туфрагына кайтып егыла.
Язучының әдәби эшчәнлегенә шәркый традицияләр, халык авыз иҗаты
үрнәкләренә мөрәҗәгать итү хас. Әсәрләрнең бер өлеше тартмалы композициягә
(«кысалы кыйсса») корылган булса, бер төркеме әкият, мәзәк, сөйләкне хәтерләтә.
Кайбер очракта хикәяләүче төп вакыйгадан бөтенләй читтә кала, бары күзәтүче бу-
ларак кына катнаша. Яңа чор язучылар иҗатында шәркый традицияләрнең, халык
авыз иҗаты үрнәкләренең (бәет, әкият, сөйләк, мәзәк) заманча чагылышы өлгесен
күрсәтергә кирәк булса, бу сыйфатларны Х. Исмәгыйлев әсәрләрендә күпләп та-
барга мөмкин. Әсәр үзәгенә бер төп герой куелу, сюжетның кискен борылышлары
(перипетияләр), көтелмәгән ситуацияләр, маҗаралы вакыйгалар, каймалы компози-
ция – болар бар да халык авыз иҗатыннан килә.
Вакыйгалар, кагыйдә буларак, герой яшәгән җирлектән читтә бара. Дөньяви
бәхет эзләү мотивы язучының күпчелек әсәрләренә хас. Әмма еш кына геройларның
теләк-максатлары җимерелә, ягъни гармоник бөтенлектән шактый ерак торган
сурәт тергезелә. Персонажларның фаҗигале тормышы фәлсәфи һәм милли яссы-
лыкта бәяләнә. Бәхет читтә дә, кызганыч ки, туган якта да табылмый. Эчке һәм
тышкы конфликтның логик чишелеше, ничек кенә гаҗәп булмасын, экзистенциаль
фәлсәфәгә барып тоташа. Яшәешнең тотрыксызлыгын ассызыклау, ялгыз шәхес
трагедиясен калкыту, шартлы-метафорик катлам Х. Исмәгыйлев әсәрләрен дә
Р. Сөләйманов билгеләгән яңа тенденцияләр3 яссылыгында карарга мөмкинлек бирә.
Язучының «Ат һәм без» (Тулпар, 2018, № 2) повесте иҗат алымнары ягыннан
башка әсәрләреннән берникадәр аерылып тора һәм татар әдәбиятында милли символ
1 Кәшфи Л. «Кызыл таң» һәм заман әдәбияты. – Уфа: Кызыл таң, 2014. – 181 б.
2 Булатова Д. Тынгысыз җаннар артыннан // Исмәгыйлев Х. Зимагурлар: повесть. – Уфа:
Китап, 2013. – 8 – 10 б.
3 Сөләйманов Р. Ялгыз кеше трагедиясе // Система непрерывного педагогического образо-
вания: проблемы функционирования языков и литератур в полиэтническом Башкортоста-
не. Материалы Региональной научно-практической конференции. − Уфа: БГПУ, 2010. –
С. 112 – 119.
648
дәрәҗәсенә үк күтәрелеп данланган (Г. Ибраһимовның «Алмачуар», А. Хәлимнең
«Өч аяклы ат», З. Зәйнуллинныӊ «Ат караклары», М. Кәбировныӊ «Ир канаты» һ.б.)
ат образын яңа яктан сынландыруы белән әһәмиятле. Дөрес, Х. Исмәгыйлев биредә
дә маҗара элементларын һәм кискен детальләрне кулланмый калмый, мәсәлән,
атны казахлар урлап китүе, койрыгын кисүләр, тайны кыл бау белән тышап куюлар
шундыйлардан. Х. Исмәгыйлев сурәтләгән вакыйгалар да чит якларда түгел, төп ге-
рой Шәрәфинең үз туган авылында бара һәм чынбарлыкта булган хәл-вакыйгаларга
нигезләнгән; Шәрәфинең улы авызыннан беренче заттан сөйләнелә. Авыл советы
председателе булып эшләгән Шәрәфи, гаделлекне яклап, урман сакчысы белән кон-
фликтка керә. Нәтиҗәдә эшсез кала, үч тотып, аңа печәнне начар җирләрдән генә бүлә
башлыйлар, эчкечелек чәчәк ату сәбәпле колхоздан ат алу да зур проблемага әверелә.
Шәрәфи атлы булырга карар итә. Мал исәбен алганда, шәхси хуҗалыкта ат асралуы
турында хакимияткә билгеле булгач, төп геройның колхоз, райком түрәләре белән озак
елларга сузылган тарткалашы башлана: җыелышларда тикшерәләр, өенә комиссия
белән киләләр, газ бирмәү, электр өзүгә, партбилетыңны алабыз дип өркетүләргә кадәр
барып җитә, газетага хурлап язалар. Шәрәфи каты чикләвек булып чыга: баш бирми, за-
коннар өйрәнә. Улы үсеп җитеп, эшли башлагач, аның аша басым ясау башлана, ләкин
ул да әтисе юлын кабатлый, ат кына түгел, трактор ала. Ниһаять, заманнар үзгәреп, ат
асрауга тыю бетә – әсәр үзәгенә куелган конфликт үзеннән-үзе чишелә, Шәрәфи һәм
аның гаиләсе яклаган идеаллар җиңеп чыга. Ләкин хикәяләүче герой – Шәрәфинең
улы күңелендә тантана хисе юк: ат асраучылар барыбер аз, чөнки бу эш гаять уңганлык,
хезмәт сөю таләп итә. Әсәрдәге ат образы крестьянның гадел хезмәт, үзаллы хуҗалык
итү өчен көрәш, шәхес ирегенә омтылышы символы буларак кабул ителә.
Язучы халыкның сөйләм теле мөмкинлекләреннән уңышлы файдалана. Сим-
волик детальләр геройларның күңел дөньясын аңлауга ачкыч ролен үти, кеше һәм
табигать арасындагы мөнәсәбәт эчке бәйләнештә бирелә. Вакыйгаларны җентекләп
тасвирлау геройларның хис-кичерешләре, уй-фикер агышын тергезү белән кушы-
лып китә. Бөтеннең бер ягы кителү, герой тормышының үзгәреше фәлсәфи уйла-
нуларга этәрә, вакыйга һәм геройларны аллегорик-символик яссылыкта шәрехләү
мөмкинлеген бирә.
Заһит Михаил улы Мурсиев 1950 елның 21 ноябрендә Караидел районының
Әбүталип авылында туган. Колхозда эшли, һөнәрчелек училищесын, Дуван
авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1983 елдан Караидел районы газетасы
редакциясендә хезмәт куя.
З. Мурсиев әсәрләрендә1 заманның актуаль проблемалары чагылыш таба. Язу-
чы, гадәттән тыш, көтелмәгән вакыйгаларны әсәр үзәгенә алып, кеше тормышының
1 Мурсиев З. Мәхәббәтне рәнҗетмәгез: юмористик повесть, хикәяләр, нәсерләр, парча-
лар. – Уфа: Китап, 2004. – 128 б.; Мурсиев З. Сандугач бүләге: хикәяләр, әкиятләр. – Уфа:
Китап, 2007. – 56 б.
649
төрле этапларына мөрәҗәгать итә. Сюжет коруда шартлы-метафорик катлам, архаик
образлар, мистик очраклык билгеле бер роль уйный. Легенда-риваятьләр, таптал-
маган әйтем-мәкальләр әсәр тукымасында аллегорик фикер әйтү мөмкинлегенә юл
ача. Публицистик башлангыч сюжетны тармакландырып җибәрә, сюжет сызыклары
параллель яки үзара үрелеп үсә. Әсәр үзәгенә күпчелек вакытта югары омтылыш-
лы яки гаделлек, хакыйкать эзләүче геройлар куела. «Нургаян» (Тулпар, 2007, № 1),
«Ай нуры» (Тулпар, 2013, № 4) кебек повестьларда геройның тышкы кыяфәте белән
эчке рухи дөньясы үзара бәйләнештә булып, аның күңел халәте, фикер-омтылышлар,
хис-кичерешләр үсеше шәхес фаҗигасен ачарга, тормыш-яшәешкә фәлсәфи бәяне –
камил кеше тирә-ягын матурларга, яктыртырга, яхшы якка үзгәртергә сәләтле дигән
фикерне – тоемларга ярдәм итә.
«Солтанъяр» романы1 – язучының озак елларга сузылган хезмәт нәтиҗәсе һәм
уңай герой тәкъдим итүе белән кызыклы2. А. Хәлиуллина билгеләвенчә3, әсәрнең
урман кисүчеләр тормышына багышлануы әдипнең татар әдәбиятына алып килгән
яңалыгы буларак каралырга хаклы. Роман ХХ гасырдагы иҗтимагый вакыйгаларны
иңли, унга якын милләт халкының көнкүреше, күпләренең милли психологик харак-
теры, яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре тарихи җирлектә тергезелә. Вакыйгаларның
географик киңлеге Башкортстанга, Каспий диңгезе ярларына, Мәскәү, Соликамск,
Ленинград кебек дистәләгән шәһәрләргә, Германиягә, Эльба ярларына кадәр җәелә.
Роман үзәгендә Солтанъяр Мирхәйдәров образы – бар яктан булдыклы, үз
мәнфәгатьләренә караганда башкаларны ныграк кайгырткан үрнәк герой. Сю-
жет кискен вакыйгадан – 1930 елларда аның, унике авылдашы белән сәүдә
мәшәкатьләрен хәл итеп кайтып килгәндә, юлда очраган бүре өере белән алыш-
тан башлана. Урман якларында эшләү, спекулянтлыкта гаепләнеп кулга алыну,
диңгездә балыкчы булып китү, колхозлашу, репрессияләр, сугыш чоры кебек сы-
науларны кичеп, дин юлына баскан, авылында мәчет салдырган, туксанны узган
картның үлеме белән тәмамлана.
Роман нигезенә алынган тормыш материалы күптармаклы, катлаулы һәм каршы-
лыклы. Колхозга керми йөргән, балта остасы булып танылган Солтанъярның язмышын
язучы төрле сынаулар аша коммунист, сугыш батыры, хезмәт алдынгысы дәрәҗәсенә
җиткерә. Урман кисү эшендәге җитешсезлекләр белән көрәш, производствоны алга
җибәрү максатыннан алып барган төзелешләр (күпер салу, пилорама, электр стан-
циясе төзү һ.б.) – совет чынбарлыгына гына хас энтузиазм һәм үзбирелгәнлек белән
сурәтләнә. Ләкин язмышын гомуми эшкә багышлаган герой илнең генә түгел, үз
кыйбласының да дөреслегендә көннән-көн ныграк шикләнә, Вәгъдәгөлнең әйткән
1 Мурсиев З. Солтанъяр: роман. – Уфа: Китап, 2019. – 407 б.
2 Сөләйманова Д. Роман басылу – зур вакыйга // Тулпар. – 2020. – № 2. – 54 б.
3 Хәлиуллина А. Ир солтаны турында кыйсса // Тулпар. – 2020. – № 2. – 55 – 58 б.
650
сүзләрен искә төшерә: «Адашып йөрисең… Адашып йөрүчеләрнең булмаган чирләре
дә калкып чыга»1. Гаилә корган нигезендә төпләнеп кала алмаган Солтанъяр обра-
зында язучы авыллар, урманнар арасында адашучыны гына түгел, үз рухи кыйбла-
сын эзләп йөрүче геройны да күз алдына китерә.
Солтаньярның табигать кешесе булуына әсәрдә аеруча зур игътибар бирелә.
Кош-киекләр тавышын тыңлап, урман шавын ишетеп хозурланган геройны артык
тирәнтен уйланулар рухи сызлану чигенә җиткерә. Партия кешесе булганга, ул урман
кисү буенча дәүләт планнарын арттырып үти, ә үзе моның дөрес булмавына торган
саен төшенә бара: олыгайган көннәрендә агач әзерләүчеләр сафыннан чыгып, урман
үрчетүчеләр арасына баса.
Әсәр романтик пафосы белән аерылып тора. Маҗаралылык сыйфатларының
мул булуы Көнчыгыш әдәбияты, халык әкият-дастаннары традицияләренә ишарәли;
әледән-әле халык телендә еш яңгыраган Хуҗа Насретдин, Алып исемнәре очрый.
Солтанъяр, әкият геройлары кебек, яңадан-яңа маҗаралар эзләп юлга чыга, төрле
сынауларга юлыга, нинди генә авыр шартларда да үзенең тапкырлыгы, зирәклеге
сәбәпле «җиңүче» була. Тугры, гадел, нык иманлы булуы белән дини дастан геройла-
рын хәтерләтсә, Солтанъярның, халык әкиятләрендәге зирәк карт кебек, сүзе татлы,
кулы шифалы. Яңгыр теләп дога кылуы, кешеләрне дәваларга алынуы, «гөнаһка бат-
кан» Мирханны савыктыруы изгеләр рәтенә куя.
Гражданнар сугышын бергә үткән, аянычлы үлемгә дучар булган дусты Сте-
пан Измайлов белән Настасьяның кызы Вера «Йосыф кыйссасы»ндагы Зөләйханы
хәтерләтә. Христиан кызының ислам дине кабул иткәч кенә, күңеленә тынычлык та-
бып, сөйгәне белән кушыла алуы Зөләйханың да намазга баскач кына җитмеш яшь-
лек карчыктан саф чибәр кызга әверелү тарихы белән ассоциацияләшә.
Роман ахырында әсәрдәге фәлсәфи башлангыч көчәя. Баштагы өлештә иҗтимагый
тирәлек һәм шәхес бәрелеше калкурак булса, ахырга ул Солтанъярның күңелендә бул-
ган зилзиләләр дулкыны рәвешен ала. Шулай ук романда легенда-риваятьләр, мәкаль
һәм әйтемнәр, тапкыр гыйбарәләр, халыкныкы дип тәкъдим ителгән җыр-такмаклар
да күпләп кулланыла. Әсәрнең тәэсир көчен арттыруда төшләр дә аерым урын тота.
Шул рәвешле, аерым кеше һәм ил тарихы романтик аһәң белән сугарыла.
Габдулла Мәхмүт улы Вафин 1967 елның 10 ноябрендә Бәләбәй районы
Мәтәүбаш авылында туа. Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген
тәмамлый. «Өмет» газетасында, «Тулпар» журналында эшли, 2019 елдан «Бәләбәй
хәбәрләре» газетасы мөхәррире.
Г. Вафин сатирик проза жанрларында иҗат итә башлый2. Язучының күпчелек
әсәрләренә динамик сюжет, сатирик типиклаштыру чараларының муллыгы хас. Уку-
1 Мурсиев З. Солтанъяр: роман. – Уфа: Китап, 2019. – 235 б.
2 Вафин Г. Алдау көне галәмәте: сатирик һәм көлкеле хикәяләр, хикмәтле хәлләр, мәзәк-
ләр. – Уфа: Китап, 2007. – 152 б.; Вафин Г. Солдат маҗаралары. – Уфа: Китап, 2014. – 270 б.
651
чы көткән чишелештән күпкә читләшкән финал язучының сатирик ситуация һәм
образларны тудыру осталыгын күрсәтә. Тормышта булган һәм булуы ихтимал ва-
кыйгаларны градация ярдәмендә абсурд дәрәҗәсенә җиткерү – яратып кулланылган
алымнарының берсе. Кайбер очракта язучы тәкъдим иткән сюжет миф рәвешен ала
(«Котыру» (Тулпар, 2007, № 2) һ.б.
«Мәетләр тирләми» (Тулпар, 2012, № 3 – 4) повесте Г. Вафин иҗатын яңа ба-
скычка күтәрә1. Әсәрдә автобиографик вакыйгаларга нигезләнеп, урыны белән нату-
ралистик буяулар кулланып, 1980 елларда Совет Армиясе тормышы, «бабайчылык»
күренешенең тамыр җәюе күрсәтелә. Хикәяләү беренче заттан алып барыла, герой
авторның исем-фамилиясен йөртә. Татар әдәбияты өчен шактый яңа булган материал
нигезендә кеше кадере, шәхес иреге кебек мәңгелек сораулар куела. Шулар арасында
иң мөһиме булып «кешене физик һәм психологик изүгә корылган система яшәргә
хаклымы?» дигән сорау калкулана, вакыйгалар чылбырында гаепләү пафосы ачык
сизелә. Шулай итеп, язучы иҗтимагый тормыштагы җитешсезлекләрне фашлый, хәл-
вакыйгалар бер фокуска җыелып, төп герой авызыннан тасвирлана, ул исә әйләнә-
тирә дөньяга, хезмәттәшләренә генә түгел, үз-үзенә дә ирония белән карый, нинди
генә хәлләрдә дә юмор хисеннән аерылмый. Бу җәһәттән, дөнья әдәбиятындагы һич
бирешмәс солдат образларын (Я. Гашекның Швейкы, М. Кәримнең Үлмәсбае һ.б.)
«Зөләйха күзләрен йома» (Тулпар, 2020, № 3) повесте интертекстуальлеккә мөрә-
җәгать итүе белән кызыклы. Мәгълүм романга киная я бәхәс рәвешендә язучы татар
хатын-кызы язмышын үзенчә шәрехли. Г. Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы
героеннан аермалы буларак, Г. Вафинның төп герое 1990 елларда яши, ире, каена-
на һәм каенатасы белән бәхетле гомер кичерә, аның авылдан чыгып китүе бәхеткә
(күзләре ачылуга) түгел, фаҗигагә китерә. Колхоз рәисен бурлыкта тоткан ире Йо-
сыфны үтерәләр, өйләре янып, янгында аның ата-анасы, энесе һәлак була. Зөләйха,
улы Рөстәм белән шәһәргә чыгып китеп, тулай торакка урнаша, комендантның колы
рәвешендә диярлек көн итүгә дучар була, яңа туган кызы башка дингә күчә, улы да
юлдан яза, үзен, үлгән дип уйлап, тереләй күмеп куялар. Ягъни сюжет агышы әсәрнең
идея-эстетик асылын билгели. Шул ук вакытта, уңай герой дип тәкъдим ителсә дә,
Вафин Зөләйхасының язмыш куйган шартларга буйсынуын, аларны җиңеп чыгар-
лык көч таба алмавын, каршылыкның, нигездә, уй-хисләр дәрәҗәсендә Йосыфны
юксыну буларак баруын билгеләргә кирәк. Ул берникадәр Г. Ибраһимовның «Та-
тар хатыны ниләр күрми?», башкорт язучысы З. Биишеваның «Кимсетелгәннәр»,
З. Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?», «Көтеп узган гомер» әсәрләрендәге кыерсы-
тылган хатын-кыз образларын хәтерләтә.
Яшьрәк буын язучылардан, Гөл Мирһади (Гөлнара Зиннәтнур кызы
Шәймөхәммәтова) иҗаты үзенчәлекле. Ул 1971 елның 23 апрелендә Башкортстанның
Балтач районы Түбән Карыш авылында дөньяга килә. Башкорт дәүләт педагогия ин-
1 Хәлиуллина А. Бабайчылык сәбәпләре нидә? // Тулпар. – 2012. – № 5. – 74 б.
652
ститутын тәмамлый. «Балтач таңнары» район газетасы хәбәрчесе, район мәдәният
сарае директоры булып эшли.
Шәхес һәм җәмгыять арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләргә мөрәҗәгать итү –
Гөл Мирһади иҗатында1 төп темаларның берсе. Бу каршылыклар, кагыйдә буларак,
драматик планда, хәтта ки фаҗига дәрәҗәсенә күтәреп бирелә. Актив гражданлык
позициясенә ия герой гадел булмаган җәмгыятьне гаепли, яңа үсеш алган күренеш-
вакыйгаларга үз бәяләмәсе белән уртаклаша. Күпчелек геройлар тормышны катлау-
лы-газаплы ситуацияләр җыелмасы кебек кабул итеп, аны яхшы якка үзгәртү теләге
белән яналар. Бу сыйфатлар «Кәгазь кисәге» (Өмет, 2009, 20 гыйнвар), «Юк» (Шәһри
Казан, 2010, 9 июль), «Хаклы ял» (Тулпар, 2012, № 1), «Гитара» (Тулпар, 2013, № 8)
кебек хикәяләрдә дә хыялда тергезелгән тормышның чынбарлыктагыга туры килмәве,
ярашмавы тудырган конфликтта әрнү-үкенү мотивларына юл ача.
«Килмешәк» (Тулпар, 2006, № 4), «Имәннәр көче» (Мәйдан, 2007, № 2) кебек
повестьлары киеренке сюжетка корыла, тыгыз вакыйгалар челтәре тармаклы, кат-
лаулы композициягә оеша. Эшлекле, ихтыярлы, ирекле хатын-кыз образларын за-
манча шартларда сурәтләү – авторның яңалыгы. Мәсәлән, «Чүплек» (Тулпар, 2010,
№ 3 – 4) повестеның төп герое Фәридәнең язмышы җиңел түгел. Авария, хәтерне
югалту, чүплеккә эләгү, кызы Әдиләне югалтып өзгәләнүләр, Бригадир Мить-
ка-Мостафага кол булып яшәргә мәҗбүр булу, аңардан улы Илнур туу, көчле ярсу
хисләр, кайнар мәхәббәт һәм нәфрәт, ак белән кара көрәше. Гадәти тормышта сирәк
очрый торган вакыйгаларның кызу агышы маҗаралы яисә детектив әсәр сюжеты-
на якынлаша. Коткаручы геройлар (Кәтифә карчык, Марис) бу сыйфатны тагын да
көчәйтә. Фәридә, кыерсытылган, кимсетелгән хатын-кыз образларыннан аермалы
буларак, ахырда бәхеткә ирешә, сызланып, сыкранып кына калмый, рухи көч түгә,
хәрәкәт итә, ягъни актив тормыш позициясенә ия герой буларак күзаллана. Әсәрдә
яшәү мәгънәсе хакында уйланулар, урыны-урыны белән көчле хис-тойгы агымы
әсәрләрнең фәлсәфи-психологик йөкләнешен тәэмин итсә, ситуацияләрне бәяләүдәге
рациональлек тормышны гротеск формасында сурәтләүгә китерә. Тискәре типларга
ачыктан-ачык нәфрәт белдерелгән урыннарда хикәяләү хәтта сатирик сарказм тоны-
на якынлаша.
Р. Сөләйманов язучының «әсәрләрендә чынбарлык бермәлне – реалистик, икенче
бер мәлдә, танымаслык булып – романтик, урыны-урыны белән хәтта натуралистик
палитраларда сурәтләнә», ә инде «хикәяләрендә, повестьларыннан аермалы буларак,
тагын бер тотрыклы сыйфат – юмор һәм сатирик юнәлеш күзгә ташлана («Ике яшәр
Газнәви»)»2 дип билгели.
1 Мирһади Г. Адашкан сер. – Уфа: Китап, 2014. – 208 б.
2 Сөләйманов Р. Гөл Мирһади иҗатында тотрыклы стиль сыйфатлары // Хәлиуллина А.,
Сөләйманова Д. Туган як әдипләре: Башкортстан татар прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть:
уку басмасы. – Уфа: Китап, 2013. − 314 – 315 б.
653
Дилбәр Булатова (Дилбәр Данис кызы Булатова-Сөләйманова) 1972 елның
12 гыйнварында Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. БДУның татар-рус
филологиясе бүлеген тәмамлый. 1994 елдан «Тулпар» журналында эшли, 2006 елдан
журналның проза бүлеге мөхәррире.
Авторның башлангыч чорда язылган хикәяләрендә1 табигать гүзәллегенә мәдхия,
милли гореф-гадәтләр (туй, су юлы күрсәтү, Сабантуй) бәян ителү, кеше һәм таби-
гать арасындагы гомумгармония2, дөньяны идеалистик күзаллау һәм чынбарлык
бәрелеше күзәтелә. «Тулпар» журналының хикәяләр конкурсында җиңгән «Ачык
ишекләр көне» хикәясе турында К. Дәүләтшин: «Язучы калку әдәби характер иҗат
итү максатына ирешә алган, <…> тормыш күренешләрен тышкы яктан гына бәяләми,
аларның эчке мәгънәсен чор белән бәйләп аңлатырга омтыла. <…> күңел күзе белән
күргән әдәби образлар җанлана, хәрәкәт итә, укучыда да фикер, хис, тойгы уята»3,
дип язган иде. С. Хафизов «Кое» хикәясендәге малайны Г. Ибраһимовның Хафиз
(«Табигать балалары»), Солтан («Кызыл чәчәкләр») кебек игелекле бала образла-
рына бәйле традицияләрне яңарту дип бәяләде. Шул ук вакытта хикәяләрдә тискәре
персонажларда яңалык күренми, алар, нигездә, уңай геройның күңел көзгеләре аша
гына чагыла, һәм шул сәбәпле конфликт хикәяче теләгән югарылыкка күтәрелә ал-
мый4, дип билгеләде. Р. Сөләйманов фикеренчә исә, хикәяләрдә геройларның тышкы
тирәлек белән тартышы түгел, эчке рухи конфликтлар5 күбрәк урын били, психоло-
гизм алымына, эчке сөйләмгә мөрәҗәгать ителә, реалистик сурәт белән беррәттән,
экзистенциализм чалымнары6 сиземләнә.
Д. Булатованың «Көлдән яралган гөл»7 җыентыгындагы әсәрләрдә инде шәһәр
хронотобы өстенлек итә. Бахилалар сатып утырырга мәҗбүр гарип сакчы («Сакчы»),
югарыга, яңа баскычка күтәрелү мөмкинлеген символлаштыручы лифтка бикләнеп
калган ир һәм хатын («Лифт»), фән, шигърият дөньясы һәм татлы истәлекләр белән
яшәүче, ләкин шигырьләрен хәтта үз улы, оныклары да укымаган Рим карт («Бию») –
яңа чор кешеләре. Бу геройларны, уңай яки тискәре дип атаудан бигрәк, эзләнүчән,
үсеш юлын үтүче, калыплашкан фикерләүдән азат геройлар дип билгеләү дөресрәк
1 Булатова Д. Туй: хикәяләр. – Уфа: Китап, 2005. – 144 б.
2 Хәлиуллина А. Чиләккә йолдыз җыеп (Дилбәр Булатова хикәяләрендә герой эволюция-
се) // Тулпар. – 2011. – № 1. – 36 б.
3 Дәүләтшин К. Табышлар һәм югалтулар // Тулпар. – 1996. – № 6. – 42 б.
4 Хафизов С. Яшьләр прозасында ниләр бар? // Кызыл таң. – 2007. – 15 ноябрь.
5 Сөләйманов Р. Рухи конфликтлар дөньясында // Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2009. –
№ 2. – 52 б.
6 Сөләйманов Р. Ялгыз кеше трагедиясе // Система непрерывного педагогического образо-
вания: проблемы функционирования языков и литератур в полиэтническом Башкортоста-
не. Материалы Региональной научно-практической конференции. − Уфа: БГПУ, 2010. –
С. 112 – 119.
7 Булатова Д. Көлдән яралган гөл. – Уфа: Китап, 2012. – 232 б.
654
булыр. А. Хәлиуллина бу геройларның пространстводагы хәрәкәте аларның рухи
үсешенә символик ишарә буларак кабул ителүенә игътибар юнәлтте1. «Риза», «Ку-
нак мунчасы», «Бер сүз» хикәяләрендә исә ХХ йөз башы татар прозасыннан килгән
яшәү һәм үлем фәлсәфәсе яңа материалда чагылыш табып, җир тормышының фани-
лыгы хакындагы идея үткәрелә. «Җантөяк» повесте үзәгендә – Галия образы, Уфа
читендәге посёлокларның берсендә гади яшелчәче булып эшләгән, украин иренә
кияүгә чыгып алты бала үстергән, сызлану-сыкранулар, зур сынаулар үтеп, халык та-
бибе булып киткән татар хатыны. Тәнкыйтьчеләр аны әсәрнең «җаны, каны, йөрәге-
бәгыре, асыл якуты, моңы, хис-тойгысы»2 булуын, борынгы ядкярләребездәге төрки
хатын-кыз асылына хилафлык итмәвен, «эчке оптимизмы, характерның умыртка ба-
ганасын хасил иткән түземлеге, сизгерлеге, рухи каһарманлыгы, яшәешкә мәхәббәте
белән көчле»3 икәнлеген, язучының гадәти һәм кырыс тормыш күренешләреннән дә
шигърият табуын4 билгеләделәр.
«Соң түгел» җыентыгындагы5 «Көтәрмен, дигән идең…» (2017) повестенда Ка-
мил белән Камилә тарихын – Шәрык әдәбиятына хас мәхәббәт легендалары, ро-
мантизм ысулын заманча шартларга үлчәп карау тәҗрибәсе дип бәяләргә мөмкин.
Асылкүл пейзажлары, Заятүләк белән Сусылу легендасына киная әсәргә җирле ко-
лорит өсти.
«Соң түгел» повестенда авария вакыйгасы үзәккә алынып, шуңа бәйле рәвештә
Әдип һәм аның якыннарының үзара мөнәсәбәтләре дә чәлпәрәмә килү, геройларның
рухи-әхлакый сайлау алдында калуы сурәтләнә. Бу повестьны бәяләп, Д. Заһидуллина
әсәрнең укылышлылыгын, «башкорт ягы»нда иҗат ителгән әсәрләргә хас булганча,
теле матур, ачык, бай булуын; татар әдәбияты традицияләрендә укучыга әхлакый
фикер, мөһим идея җиткерелүен; бүгенге заман турында бәян ителүен әйтеп үтте.
Шул ук вакытта «психологизмның өлешчә генә кулланылуын, кайбер сюжет
сызыкларының артыклыгын я, киресенчә, өзелеп калуын, типиклаштыру юлы та-
былмавын» тәнкыйтьләде, «әсәрдә тергезелгән тормышның бербөтен сурәт булып
җыелып бетәргә» тиешлеген ассызыклады6.
Айдар Мидхәт улы Зәкиев – бүгенге көндә Башкортстанда татарча иҗат иткән
язучылар арасында иң яше булып, беренче тәҗрибәләреннән үк үзен яңа юнәлештә
сынап караган, күләмле һәм нәтиҗәле эшләве белән аерылып торган каләм иясе.
Ул 1983 елның 24 декабрендә Бүздәк районы Каран авылында дөньяга килә. Башкорт
1 Хәлиуллина А. Башкортстандагы хəзерге татар прозасы: əдəби барыш үзенчəлеклəре //
Tatarica. – 2018. – № 10. – 57 б.
2 Поварисов С. Нәфис җанның сүз сәнгате. // Кызыл таң. – 2011. – 6 июль.
3 Кәшфи Л. «Кызыл таң» һәм заман әдәбияты. – Уфа: Кызыл таң, 2014. – 292 – 293 б.
4 Камал Р. Тәвәккәл адымнар. // Кызыл таң. – 2018. – 12 гыйнвар.
5 Булатова Д. Соң түгел. – Уфа: Китап, 2019. – 232 б.
6 Заһидуллина Д. Җәһәт тәнкыйть. Дилбәр Булатова. «Соң түгел» // Казан утлары. – 2018. –
№ 4. – 69 б.
655
дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлый. «Әллүки» жур-
налы, «Кызыл таң» газетасы хезмәткәре була.
«Кешеләр илендә»1 җыентыгын бәяләп, С. Хафизов: «А. Зәкиевнең «Кешеләр
илендә» китабы аз да түгел, күп тә түгел, милли прозада заманны яңача сурәтләү
юлында бер эксперимент ул», дип язып чыкты, татар классик прозасының «мул
сулы, салмак, матур агышлы елганы хәтерләткән»2 каләменнән аермалы буларак,
яшь язучының «заманчалык хисе»нә, «эшлекле, тиз агышлы, прагматик телеграф
стиле»нә игътибар итте. М. Кәбиров фикеренчә дә: «Айдар беркемне дә кабатларга
теләми, үз сукмагын, үз стилен табарга тырыша. Татар әдәбиятында аны беркем белән
дә чагыштырып булмый»3. Р. Сөләйманов фикеренчә, ХХ гасыр башында М. Гафу-
ри, М. Хәнәфиләрдә сиземләнгән сызлану фәлсәфәсе бер гасырдан соң А. Зәкиев,
М. Кәбиров, Д. Булатовалар иҗатында урын ала. «Алар үзләренең әсәрләрендә, саф
сәнгать әһелләренә хас булганча, «ялгыз кеше трагедиясен», аның экзистенциясен
сурәтлиләр»4.
Язучының тәүге хикәяләрендә җанлы һәм җансыз табигать бөтенлектә гәүдәләнеп,
аның бозылуы фаҗига төсендә кабул ителә. «Ерткыч», «Аккош каргышы», «Гаилә»
хикәяләрендә – кешеләр һәм табигать арасындагы якынлык, «Бала», «Ике җан»да –
буыннар бәрелеше, аталар һәм балалар мөнәсәбәте, «Тегермән» әсәрендә татар
авылларының язмышы проблемалары күтәрелә. «Соңгы әкият» хикәясендә исә
рух һәм табигать мөнәсәбәте үзәккә куела, табигатькә хыянәт үз асылыңа хыянәт
булып аңлашыла. Язучы тарафыннан «гаделлеккә тугрылык тойгысы табигатьтәге
гармониянең бер чагылышы»5 дип тәкъдим ителә. Әсәрләрдә дөньяның хаотик мо-
деле тудырыла, камил булмаган тирәлектә яшәргә мәҗбүр ителгән персонажларның
эчке һәм тышкы фаҗигасе ачыла, язучы «кем гаепле?» дигән мәңгелек сорауга кай-
нарланып, гасабиланып җавап эзли.
Бу уңайдан, «Авыл яшьләре турында заманча әсәр»6 буларак кабул ителгән
«Бәхет эзләп» (Идел, 2010, № 11 – 12) повесте оптимистик рухта тәмамлануы, юмор
элементлары, күбрәк реалистик буяулар кулланылу белән язучының иҗатында үзгә
урын били.
1 Зәкиев А. Кешеләр илендә: хикәяләр, юморескалар, парчалар. – Уфа: Китап, 2006. –
104 б.
2 Хафизов С. Яшьләр прозасында ниләр бар?// Кызыл таң. – 2007. – 15 ноябрь.
3 Кәбиров М. Әдәбиятыбыз бәхетенә булсын // Тулпар. – 2009. – № 6. – 20 б.
4 Сөләйманов Р. Ялгыз кеше трагедиясе // Система непрерывного педагогического образо-
вания: проблемы функционирования языков и литератур в полиэтническом Башкортоста-
не. Материалы Региональной научно-практической конференции. − Уфа: БГПУ, 2010. –
С. 112 – 119.
5 Магазов А. Иҗатчылар мәйдан тота // Тулпар. – 2009. – № 1. – 37 б.
6 Хафизов С. Авыл яшьләре турында заманча әсәр // Кызыл таң. – 2010. – 3 ноябрь.
656
Әсәрләрдә төрле вакыт катламнары янәшә тергезелә, кайбер очракларда мифо-
логик материалга мөрәҗәгать ителә. Күпчелек хикәяләрдә геройның үткәнен һәм
киләчәген бәйләгән образлы деталь (күл, балык, йөзек, ай, һавадагы ак юл һ. б.) кулла-
ныла. Әсәрләрнең исемнәре дә символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, «Китек ай» (Тулпар,
2017, № 6) повестендагы ай образы шундыйлардан. Кайчандыр мәчет манарасыннан
төшерелеп, җиргә күмеп куелган китек айны эзләп табу, аны яңа мәчет манарасына
менгереп кую – иманга кайту символы ул.
«Күбәләк канатлы бал корты»1 җыентыгындагы һәм соңгы чор күләмле әсәр-
ләрендә («Үтерүче» (Тулпар, 2013, № 2) һ.б.) язучы сюжет һәм фабула, әсәрләрне
композицион оештыру алымнарын тагын да отышлырак куллануга ирешә.
Д. Заһидуллина А. Зәкиев әсәрләренең матур тел белән язылуына, укучыны «эләктереп
алганнан» соң, укып бетергәнче әсәр «кармагында» тотып торуына игътибар итә2.
Чыннан да, тынгысыз рухлы геройларның гыйбрәтле язмышы укучыны бита-
раф калдырмый. Җәмгыятькә, тирә-яктагыларга, шулай ук үз-үзләренә дә таләпчән,
тормыш басымына каршы тора алырлык геройлар авыр сынауларга дучар ителә һәм
гармоник дөнья моделен эзләү, аңа омтылу теләгенә тугры кала. Динамик үсештәге
вакыйгаларның билгесезлек ноктасында төгәлләнүе геройны гына түгел, укучыны да
үсү-үзгәрү, күзәтү-кичерү юлына алып чыга. Язучы каләменә геройларны психоло-
гик типлар буларак ачу омтылышы да хас, урыны белән натуралистик детальләр дә
очрый.
Р. Сөләйманов фикеренчә, автор «укучыны яшәү һәм үлем, бакыйлык һәм фа-
нилык кебек төшенчәләр турында уйланырга мәҗбүр итә», «укучысын тормыш
хакыйкате белән арбый»3. Тәнкыйтьче А. Зәкиевнең төп геройларын дүрт төркемгә
бүлә (берләре җәнлек-җанварларның җанын кыя; икенчеләре, һич кызганмыйча,
балаларын тормыш дәрьясына ташлый; өченчеләре кеше җанын кыярга да күп со-
рап тормыйлар; дүртенчеләре исә – «гөнаһлы җирдә яшәп тә, кешелек сыйфатларын
җуеп бетермәгән төркем) һәм соңгы төркемгә «Күбәләк сыман бал корты»ндагы
Камилне, «Үтерүче»дәге Искәндәрне кертә. Камил гомер буе акча, дан-шөһрәт дип
яшәсә, соңгы алыштан соң сәламәтлектән дә мөһимрәк кыйммәт юк икәнен аңлый;
Искәндәр исә гомер буе әтисенең үлеменә сәбәпче булган кешегә үч йотып яши, әмма
ахырда үтерүче, җинаятьче дәрәҗәсенә төшми, Кеше биеклегендә кала. Соңгы тип
геройларны Р. Сөләйманов А. Зәкиев иҗатында яңалык, яңа баскычка үсү дип бәяли.
Безгә калса, бу төр геройлар төркеменә язучының «Уен» (Тулпар, 2014, № 3) повесте
дә керә. Динислам һәм аның хатыны Мәдинә җинаятьче бәндә кармагына кабалар,
1 Зәкиев А. Күбәләк канатлы бал корты: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2017. – 176 б.
2 Заһидуллина Д. Яшьләрдә яңалык бар! («Идел» журналында дөнья күргән яшь иҗатчы-
ларның әсәрләренә бер караш) // Идел. – 2010. – № 12. – 56 б.
3 Сөләйманов Р. Кешеләр илендә ниләр бар?// Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2014. −
№ 4. – 49 – 53 б.
657
капитан Чыңгызов аларга шик белән дә карый, әмма чынбарлыкка күчкән компьютер
боевигына тиң четерекле хәлдән исән-имин котылалар.
Язучының иҗат алымнары үзгәреше дә игътибарга лаек: «Бүгенге көндә исә яшь
иҗатчы үзен кырыс реализм белән генә чикләми. Ул «SOS» реализм кануннары-
на мөрәҗәгать итә, юк-юкта әсәрләрендә модернизм алымнары үзен сиздереп куя.
Тәүгесенә чагу мисал итеп – «Тегермән», икенчесенә «Европа плюс» хикәяләрен
китерергә мөмкин»1.
Әдәби барышта бигрәк тә кече һәм урта жанрлар үсеш-үзгәрешенә тәэсир иткән
әдипләр иҗаты Башкортстанның татар прозасында аерым бер урын тота. Алар
иҗатына күзәтү, гомумән алганда, төбәк әдәбиятындагы күренешләрне дә аңларга
ярдәм итә.
Шундыйлардан, шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый үзгәрешләр чо-
рында гаилә кыйммәтләре, яшьләр тәрбиясе кебек темалар Шәфига Исмәгыйлева
(1929 – 2019) иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Хикәя жанрында уңышлы
эшләүче2 язучының әсәрләре «Кызыл таң», «Өмет» газетасы битләрендә басыла, кон-
курсларда җиңү яулый. Язучы җәмгыятьтәге үзгәрешләргә әхлак кануннарыннан чы-
гып бәя бирә, милли традицияләр һәм кыйммәтләрне яклап чыга. Үзләренең хаклы-
гына инанган, көчле, акыл-тәҗрибә туплаган уңай геройлары максатчанлык, рухи
бөтенлек белән аерылып торалар. Язучы эпиграф, тезмә текстлар, нәсер һәм эпи-
столяр жанр үрнәкләрен, милли бизәкләрне, телнең лексик, фразеологик, синтаксик
мөмкинлекләрен иркен файдалана. Җырлар аша динамика, музыкаль ритм тоемлана,
вакыт факторы калкытыла һәм интонацион сыгылмалык әсәрләрне идея-мәгънәви
югарылыкка күтәрә.
Гали Гатауллин (1948) – туган төбәкне өйрәнүгә күп көч салган язучы, ул берничә
ел «Өмет» газетасының «Ялт-йолт» сатира-юмор кушымтасын алып бара. Г. Гатаул-
лин әсәрләре3 әдәби эшләнеш һәм идея-эстетик йөкләнеш ягыннан уңышлы: язучы
драматик вакыйгаларны үзәккә ала, язмышның фаталь көчен раслау контекстында
геройларның тирән һәм каршылыклы күңел кичерешләрен сурәтли. Чистарынуга,
камиллеккә омтылу яшәешнең логик нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителә, көндәлек
ыгы-зыгыдан югарырак категорияләр барлыгы хакында искәртелә. Әсәрләр лирик
чигенешләргә, психологик халәтне ассызыклаучы табигать сурәтләренә бай, сыгыл-
малы матур тел аларның композицион һәм сәнгатьчә бөтенлеген тәэмин итә. «Карлы-
гачым, кара кашым», «Сагышлы бәхет» (Өмет, 2003, № 95), «Бер дога» (Тулпар, 2008,
№ 4) әсәрләрен хикәя жанрының камил үрнәкләре дип атарга мөмкин. «Язучы каләме
1 Сөләйманов Р. Кешеләр илендә ниләр бар?// Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2014. −
№ 4. – 52 б.
2 Исмәгыйлева Ш. Язмыш учаклары: хикәяләр. – Уфа: Китап, 2001. – 208 б.
3 Гатауллин Г. Җиде ят яр: хикәяләр, нәсерләр, повестьлар, юмор һәм сатира, әйтемнәр. –
Уфа: Китап, 2008. – 286 б.
658
тудырган һәр образ истә калырлык итеп, җете буяуларда сурәтләнә»1. Әйтик, «Бер
дога» хикәясендә сагышлы хатирә рәвешендәге ретроспектив сурәт хәзерге вакый-
галар белән тыгыз бәйләнеп бирелә. Хикәянең иң тәэсирле өлеше – авыру баланың
яшәү белән үлем арасында тартышуы. Исемгә чыгарылган образ ата белән бала ара-
сындагы нечкә мөнәсәбәтләрне ачуга хезмәт итә.
Шагыйрә Халисә Мөдәррисова (1953) соңгы елларда проза һәм драматургия
өлкәсендә дә үз сукмагын булдырды. Тәнкыйтьче Р. Сөләйманов Х. Мөдәррисованың
«Яр», Ш. Исмəгыйлеваның «Йөзеклəр югалгач», Ф. Латыйпованың «Югалган брил-
лиант» повестьларында кырыс реализм сыйфатларын барлый2. Шул ук вакытта аның
иҗатында хислелек, лирик-эмоциональ башлангыч көчле булуны билгеләргә кирәк.
Язучы тормыш-яшәешне бәйге кебек күзаллый: һәр ярышта җиңүче һәм җиңелүче
булган кебек, фанилыкта да һәркем үз урынын ала. Әлеге фикер аның күпчелек
әсәрләрендә кызыл җеп булып сузыла. Х. Мөдәррисованың «Бәйге хакы» (Казан
утлары, 2002, № 5) повесте буенча куелган «Бәхет хакы» спектакле Мәҗит Гафури
исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә 2012 елдан бирле зур уңыш
белән бара. «Соңгы сер» (Тулпар, 2013, № 5) повестенда төп сюжет сызыгы Бөек
Ватан сугышы елларында әсирлектә булып кайткан герой күңелендә сакланган сергә
бәйле вакыйгалар тирәсендә оеша. Хата-ялгышлар өчен җавап тоту, балалар-оныклар
алдындагы бурыч хисе, шәхси трагедия чикләреннән узып, язмыш һәм буыннар ара-
сындагы бәйләнеш кебек мәңгелек сорауларга ялгана.
Риф Йөзлекбаевның (1953) «Тулпар» журналында тәкъдим ителгән повестьла-
рында («Томанлы иртә», 2007, № 2; «Маңгайга язылган язмыш», 2018, № 1; «Паром»,
2019, № 2) драматик язмышлы геройлар хәрәкәт итә: ялгыша-хаталана, бәхеткә ирешү
юлларын эзли, тормыш яисә персонажның үз табигате барлыкка китергән каршылы-
кларны җиңәргә омтыла. Язучы исә аларны читтән торып күзәтә, ниндидер идеоло-
гик я әдәп-әхлак кысаларына куып кертү максатын куймыйча, табигыйлеккә, вакыты
белән натуралистик детальләргә урын бирә. Ярсу-шашкын мәхәббәт хисләрен, интим
тойгыларны, табигать гүзәллеген җете буяулар белән сурәтли, романтик детальләрне
мул куллана. Соңгы чор иҗатында әдип тарих һәм фантастика алымнары синтезына3
да мөрәҗәгать итә.
Илдус Тимерхановның (1956) балалар өчен хикәя һәм әкиятләре Башкорт-
стан мәктәпләре дәреслекләренә кертелгән. Язучы эчке коллизияләрне, маҗаралы
1 Хәлиуллина А. Хикәя нидән гыйбарәт? // Тулпар. – 2009. – № 1. – 34 – 36 б.
2 Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында кырыс реализм чалымнары // Гуманисти-
ческое наследие просветителей в культуре и образовании. Материалы Международной
научно-практической конференции. В 2 томах. – Т. 2. – Уфа: БГПУ, 2011. – С. 235 – 240.
3 Йөзлекбаев Р. Зөлхиҗә: фантастик повесть // Тулпар. Электрон ресурс https://tulpar.rbsmi.
ru/articles/ch-chm-s-r/Rif-Y-ZLEKBAY—Z-lhi—Fantastik-povest-8792. Мөрәҗәгать итү ва-
кыты: 12.11.2019.
659
хәлләрне, кискен борылышларга бай сюжет сызыгын үз итә. Хикәяләү күп очрак-
та төп герой исеменнән, хисси-психологик яссылыкта алып барыла. Язучы таби-
гать күренешләрен сурәтләгәндә («Кәккүк башмагы», 2011) аллегорик янәшәлекләр
үткәрү, аларны шәрехләү ярдәмендә күптавышлылыкка ирешү, «үзенчәлекле об-
раз-характер тудыру»1 осталыгына ия. Башкортстан табигатенең нәфис сулышы һәр
әсәрендә диярлек сизелә. Хатын-кыз гүзәллеге, саф мәхәббәт хисләре эстетик катего-
рия буларак гомумиләшә, мәхәббәт мизгелләре идеаль картина кебек тергезелә һәм
болар персонажларның романтик яссылыкта хәрәкәт итүенә китерә.
Зәйфә Салихова (1957) озак еллар «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фести-
вален оештыруга көч сала. Хикәяләре2 күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге белән
үзенчәлекле, әдәби конкурсларда җиңеп чыга. Милли-традицион образ-төшенчәләр
җирлегендә бирелгән драматик ситуацияләр, фаҗигале вакыйгалар әсәрләрнең уку-
чыга тәэсир итү көчен арттыра, аларда мәрхәмәтсез гамәлләргә бәя бирелеп кенә
калмый, ә кешенең асылы, тормыш мәгънәсе, яшәү һәм үлем хакындагы фәлсәфи
уйлануларга этәрелә3. Язучы рухи-әхлакый кыйммәтләр, милли гореф-гадәтләр юга-
ла баруга борчыла, туган тел язмышы өчен җан ата, эчкечелек, гаделсезлек, ана һәм
бала темаларын күтәрә. «Кимчелекләр, җитешсезлекләр турында әрнеп, сыкранып
язганда да, халкыбызга хас матурлык, яктылык, моң чаткыларын өсти, милләтебезне
горур, идеаль итеп күрергә тели, укучы күңелен җылытырга, яктыртырга омтыла,
җыр-моңның, матурлыкның дөньяны коткара алуына ышана»4. Укучы белән эчке
диалог сюжет тукымасына яшерелгән, яңа чор әдәбиятына хас булган синкретиклык
сыйфатына ия. Антитеза алымы отышлы кулланыла.
Венера Мәҗитованың (1978) иҗат юлы «Кызыл таң» газетасы белән бәйле. Ул
Х. Сарьянга багышланган документаль китап5 төзүче буларак та билгеле. Татар милли
ашлары, хуҗалык итү серләре турындагы «Өй ашлары» (2017), «Хуҗабикә» (2017) ки-
таплары популяр. «Туйга өч көн кала»6 дигән тәүге хикәяләр җыентыгында яшьләрне
борчыган заманча тема һәм проблемаларга мөрәҗәгать итә. Тормыш материалын
каршылыклы кичерешләр, әхлакый-эстетик эзләнүләр һәм шуңа бәйле рәвештә эчке
монологлар белән баетып сурәтләргә ярата, психологик проза юнәлешендә өметле
адымнарын ясый. Каләменә – реалистик җете буяулар, геройларына яшәүне сөю хисе,
ихтыяр көче хас. В. Мәҗитова сөйләмә телгә хас җиңел аңлаешлы, йөгерек стильгә
омтыла һәм моңа ирешә дә. Язучының хикәяләре арасында «Биана» (Тулпар, 2012,
1 Сафуанов С. Конкурс тәмам. Хикәя көче нидә? // Тулпар. – 2009. – № 1. – 32 б.
2 Салихова З. Чуклы сөлге // Офык яктысы. – Уфа: Китап, 2019. – 192 – 280 б.
3 Сафуанов С. Конкурс тәмам. Хикәя көче нидә? // Тулпар. – 2009. – № 1. – 32 – 33 б.
4 Сөләйманова Д. Тирән хисле чәчмә әсәрләр // Офык яктысы. – Уфа: Китап, 2019. – 190 – 191 б.
5 Мәҗитова В. Сарьян эзләре буйлап: хатирәләр, истәлекләр, сценарий, фотосурәтләр. –
Уфа, 2016. – 190 б.
6 Мәҗитова В. Туйга өч көн кала: хикәяләр. – Уфа: Китап, 2013. – 216 б.
660
№ 6) хикәясе аерым урын алып тора. Бу әсәр татар хатын-кызының сабыр, тырыш,
кешелекле образына мәдхия җырлый, тормыш сынауларына бирешмәскә өнди. Татар
әдәбиятында, гадәттә, юмористик пландарак бирелүчән каенаналарга капма-каршы
булган, авыр сырхауга тарыган киленен аякка бастыру өчен, барысын да эшләгән олы
йөрәкле кеше образын тудыра.
Башкортстандагы татар әдәбиятының юмор-сатира юнәлеше эзлекле
үсешен дәвам итә. Дәүләт нәшриятында Инсур Мөсәнниф (Инсур Шәңгәрәев)
(«Озак яшәүнең сере», 1999), Рәүф Хәкимов («Кемнең бүреге җылырак?», 2004),
Рәшит Фазлый («Таракан харап итте», 2005), Рәис Риян («Галәмәт», 2010), Фәнүз
Хәбибуллин («Иблис кочагында»1) сатирик җыентыклары нәшер ителә. Марат
Кәримов, Рәдиф Тимершин, Марсель Сәлимов, Мансаф Гыйләҗев, Закир Әкбәров,
Гали Гатауллин, Кәүсәр Әминев һ.б. иҗатында да юмор-сатираның уңышлы чәчмә
үрнәкләре урын ала.
Эдуард Әгъзами (1937 – 2020) – кырык биш ел гомерен «Кызыл таң» газетасына
багышлаган журналист һәм язучы. Әсәрләрендә2 реалистик, урыны белән докумен-
таль тормыш картиналары чагылыш таба, кайчак шәхси көндәлеккә теркәлгән мате-
риаллар кулланыла, автор һәм аның замандашлары төп геройлар буларак хәрәкәт итә.
Уңай персонажларга тик хәерхаһлы мөнәсәбәттә булган язучы тискәре күренешләрне
һәм типларны көйдергеч сатира утына тота. ««Зур рәхмәт!» урамы» (Тулпар, 2014,
№ 6), «Ялгызлык» (Тулпар, 2017, № 1) һ.б. повестьларында автор позициясе ачык
билгеләнеп, ул, тискәре күренешләрне катгый кире каккан хәлдә, үзе инанган идеал-
ларны тайпылусыз, компромисска бирелмичә, ялкынланып яклый. Э. Әгъзами диа-
логларны, сарказм элементларын шактый уңышлы файдалана.
Камил Фазлый (1949), нигездә, сатирик һәм юмористик жанрларда иҗат итә.
«Ат тәмәке көйрәтә» (Уфа, 2014) җыентыгына тупланган әсәрләренең күпчелеге,
«Җил очырган авыл» (Тулпар, 2014, № 1), «Сигезенче могҗиза» (Тулпар, 2015, № 5)
повестьлары бүгенге авыл тормышындагы тискәре күренешләрне – эшсезлек, эчкече-
лек, колхозларның, мәгариф системасының җимерелүен, шунлыктан халык күңелен
рухи бушлык биләп алуын фаш итә. Гомерен балалар укытуга багышлаган язучы үз
иҗатында мәктәп тормышына аеруча зур урын бирә, бу өлкәдә бүгенге көндә барган
үзгәрешләрнең авыл мәгарифен һәлакәткә илтүен саркастик алымнар аша ачып сала.
Тормышта булган я булуы ихтимал хәл-вакыйгаларны, тискәре образларны күпертебрәк,
ягъни гипербола ярдәмендә тасвирлау – Камил Фазлый каләменең төп үзенчәлеге.
1 Хәбибуллин Ф. Иблис кочагында // Замана имтиханы: хикәяләр, юморескалар / төз.
Г. М. Абдуллина. – Уфа : Китап, 2016. – 97 – 149 б.
2 Әгъзами Э. Дөнья – куласа: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 1997. – 320 б.; Әгъза-
ми Э. Оҗмах почмагы: повестьлар, хикәяләр, очерклар. – Уфа: Китап, 2004. – 296 б.
661
Рәзиф Зыятдинов (1949) иҗатында төп урынны юмористик хикәяләр1 алып тора.
Язучы кыска күләмдә тирән фикер әйтә белү осталыгына ия, новеллистик алым –
аның каләменең үзенчәлеге: четерекле ситуацияләр уңай юнәлештә хәл ителә, бер-
кемне дә гаепләмичә, үгет-нәсыйхәткә бирелмичә, бер-берсе белән янәшә тора алма-
ган күренешләрне чагыштырып, көтелмәгән янәшәлекләр, көлкеле ситуацияләр аша
укучы алдына җитди сораулар куела. Әсәрләрдә «күпчелектә үзәктә – алдау-алдашу
темасы. Бу күренешне автор төрле яктан, төрле ситуацияләр һәм типлар аша ача…
Автор позициясе ачык аңлашыла: җәмгыятебезне ялган үтәдән-үтә сугара, ләкин ял-
ганга каршы тору файдасыз, чөнки күпчелек күнә, күз йома, алдау-алдашуны яшәеш
кагыйдәсе итеп кабул иткән… Автор тормышны, кешеләрне яхшы белә, аларны са-
тира утына тотудан бигрәк, җылы юмор белән, үз итеп чеметеп сурәтли. <…> Тел
җор, бай һәм халыкчан, афоризмнарга, әдәби бизәкләргә мул»2. Гади генә тормыш
материалы нигезендә мөһим фәлсәфи-әхлакый гомумиләштерү ясау, типиклаштыру
кануннарын оста үзләштергән әдип татар әдәбиятындагы җанлы персонажлар, харак-
терлар галереясын баетуга өлеш кертә.
Башкортстандагы яңа чор татар прозасы турындагы күзәтүләрне гомуми-
ләштергәндә, нигездә, әдәби материал буларак, узган XX гасырда һәм яңа гасырның ике
дистә елында Башкортстан җирлегендә барган, язучылар үзләре шаһит булган тарихи-
иҗтимагый тормыш фактлары алыну күзгә ташлана. Бөек Ватан сугышы елларында-
гы тыл тормышын (Р. Сабит), авыл халкы, зыялы катламның торгынлык чорындагы
халәтен (З. Әкбәров, З. Мурсиев, Х. Исмәгыйлев), үзгәртеп кору еллары алып килгән
кискен үзгәрешләрне (М. Гыйләҗев, С. Хафизов, К. Кара, Г. Мирһади, Г. Вафин), яңа
чор идеалын эзләүне (Д. Булатова, А. Зәкиев) чагылдыру бу чор прозасының тари-
хи-фактик кыйммәтен билгели. Тормыш материалын сайлап алу, хәл-вакыйгаларны
әдәби-нәфис гәүдәләндерү алымнары Башкортстан татарларына хас булган дөнья
картинасын торгызса, әсәрләрнең идея-эстетик, тематик-проблематик юнәлеше
төбәктәге сәяси-иҗтимагый, фәлсәфи фикер үсешен тоемларга мөмкинлек бирә. Тел-
стиль үзенчәлекләре исә төбәк тел картинасын күзаллау җәһәтеннән зур әһәмияткә ия.
Төбәкнең яңа чор татар прозасының гомумтатар әдәбияты үсеш-үзгәреше белән
бер дулкында булуын ассызыкларга кирәк. Язучылар советчыл идеаллардан, со-
циалистик реализм ысулы алымнарыннан читләшә, аларның игътибары шәхес һәм
җәмгыять мөнәсәбәтләренә юнәлтелә; үзәккә миллилек, шәхси бәхет, тәрбия-әхлак,
кеше язмышы проблематикасы алына. Тарихи проза яңа гасыр башында өлкән буын
язучылар (М. Гыйләҗев, Р. Сабит, С. Хафизов, Х. Мөдәррисова) иҗатында чагылыш
тапса да, яшь язучылар ерак тарих сәхифәләренә сирәгрәк мөрәҗәгать итә.
1 Зыятдинов Р. Дөнья – табышмак // Замана имтиханы: хикәяләр, юморескалар / төз.
Г.М. Абдуллина. – Уфа: Китап, 2016. – 4 – 97 б.
2 Сөләйманова Д. Көлке капчыгы тулымы? («Замана имтиханы» электрон китабы чыгу
уңаеннан) // Тулпар. – 2016. – № 5. – 22 – 23 б.
662
Яңа чор прозасына элек очрамаган жанрлар килеп керә, реалистик сурәт көчле
сакланган хәлдә, романтик һәм модернистик, постмодернистик алымнар күбрәк кул-
ланыла башлый. Көнчыгыш поэзиясе традицияләренә барып тоташкан югары стиль
урынына төрле стильләрнең кушылмасы ешрак очрый. Соңгы еллар сүз сәнгатенә
хас булган синкретизм сыйфаты, әдәби синтез күзәтелә: «бер үк иҗат, хәтта аерым
әсәр чикләрендә тарихи факт, фәлсәфи уйланулар, публицистик пафос, тәнкыйди
башлангыч һәм әдәби кануннар очраша»1. Чәчмә әсәрләрдә маҗара яисә авантю-
ра, сәяхәт элементлары (З. Әкбәров, К. Кара, Х. Исмәгыйлев, З. Мурсиев һ.б.) еш
кулланыла. Геройлар гадәти чынбарлыктан аерылырга мәҗбүр була я үз ихтыяры
белән туган җирен ташлап китә, гадәттән тыш хәлләргә дучар ителә. Ләкин тради-
цион маҗаралы әсәрләрдән аермалы буларак, язучының игътибары сюжет агышын-
нан бигрәк, геройның эчке халәтенә юнәлтелә, һәм ул лирик җылылык, психологик
детальләр белән җентекләп тасвирлана.
Заманга хас, әмма гайре табигый кискен шартларда (армия, хастаханә, ава-
рия, чүплек, баз һ.б.) яшәүгә дучар булган ялгыз, драматик язмышлы геройлар
сурәтләнә, аларның хис-тойгыларына күп урын бирелә (С. Хафизов, Г. Вафин,
Г. Мирһади, Д. Булатова, А. Зәкиев һ.б.). Төп геройлар, актив иҗтимагый позициягә
ия булудан, ниндидер инициатива күрсәтүдән бигрәк, язмыш я тормыш тудырган
киеренке шартлар белән көрәшүче, рефлексиягә бирелүче буларак кабул ителә. Га-
сабиланучы, икеләнүче геройның җисми һәм рухи гармония эзләве, аңа ирешү-
ирешмәве үзәккә куела.
Дөнья, рус әдәбияты, классик татар яисә башкорт әдәбияты белән багланыш-
лар язучыларның интертекстуальлек алымына еш мөрәҗәгать итүендә (С. Хафизов,
З. Әкбәров, Г. Вафин, Д. Булатова һ.б.) күренә, композиция, үзгә тел-стиль чарала-
рында (М. Кәбиров, А. Зәкиев) чагыла. М. Салтыков-Щедрин, А. Чеховлар иҗатында
чәчәк аткан иҗтимагый сатираның Башкортстан татар прозасында (З. Әкбәров,
К. Фазлый, Р. Зыятдинов, Э. Әгъзами һ.б.) гаять яшәүчән булуы – кызыклы күренеш.
Шул ук вакытта нәсер жанрының тернәкләнеп китүе күзәтелә: лирик эпос заманча
яңгыраш ала. Бу үзенчәлекләр, бер яктан, постмодернизм тәэсире белән аңлатылса,
икенче яктан, язучыларның халык иҗаты традицияләрен (маҗаралы әкият, бәет,
мөнәҗәт) яңарту омтылышы буларак та шәрехләнә.
Кеше яшәешенең төрле катламнарын тасвирлауда киң мөмкинлекләргә ия бул-
ган хикәя жанрының активлашуын (Ш. Исмәгыйлева, З. Салихова, Д. Булатова,
А. Зәкиев, В. Мәҗитова һ.б. лар) яңа чор төбәк татар прозасының янә бер үзенчәлеге
буларак күрсәтергә мөмкин.
Аерым бер язучылар, Казанга күченеп, татар әдәбиятының үзәгендә кайнап яши
1 Хәлиуллина А. Һәр заманның үз җыры // Балкыш / төз. Д.Д. Сөләйманова, А.Г. Хәлиулли-
на. – Уфа: Мир печати, 2016. – 8 б.
663
башласалар да, аларның Башкортстан әдәбияты белән дә бәйләнешләре нык. Шун-
дыйлардан, Кәрим Караның (Һади Барый улы Кәримов) «Без әнкәй йөрәгеннән
чыктык»1 исемле тәүге китабы тәнкыйтьчеләр һәм китап сөючеләр тарафыннаң
җылы кабул ителгән булса, Казан шәһәрендә нәшер ителгән «Ак күгәрчен»2 китабын-
да тупланган әсәрләренең күпчелеге 2000 елдан соң «Тулпар» журналында басыл-
ганны искәртергә мөмкин: «Уфа – Афина» (Тулпар, 2005, № 2), «Кыпчак» (Тулпар,
2004, № 2), «Чуклы карават» (Тулпар, 2002, № 4), «Банан Хисами» (Тулпар, 2007,
№ 4), «Көнбагыш сатучы» (Тулпар, 2009, № 3), «Зур акчалар» (Тулпар, 2011, № 3),
«Ана күңеле далада» (Тулпар, 2013, № 2) һ.б.
Марат Кәбировның күп кенә әсәрләре «Мәхәббәттән җырлар кала» (Тулпар, 2002,
№ 1), «Акбабайның туган көне» (Тулпар, 2003, № 4 – 5), «Канатлы кеше» (Тулпар, 2004,
№ 1), «Мәхәббәт яңгыры» (Тулпар, 2004, № 6), «Сагындым, кайт инде» (Тулпар, 2006,
№ 2 – 3), «Елмаю» (Тулпар, 2007, № 5 – 6), «Җанның ялангач чагы» (Тулпар, 2010, № 1)
һ.б. Башкортстан җирлегендә иҗат ителде һәм басылды. Әдәбиятка шагыйрь буларак
килеп кергән М. Кәбировның беренче күләмле чәчмә әсәрләрендә үк яңача фикерләү,
үзгә стиль тенденцияләре тоемлана, аның прозасына хас берничә иҗат юнәлешенең
синтезы акрынлап Башкортстандагы татар прозасы барышында үз урынын алды.
* * *
Билгеле, әсәрне укучыга җиткерүдә тәнкыйтьченең роле бәхәссез. Башкортстан
җирлегендә тернәкләнгән проза әдәби тәнкыйтьнең игътибарыннан мәхрүм түгел. Бу
өлкәдә хезмәт куючы әдәбиятчылар, төпле фикерләре белән танылган галимнәр бар.
Әдәби процесстагы яңа күренешләргә беренчеләрдән булып игътибар иткән, ярдәм
күрсәткән шәхесләрдән Суфиян Сафуановның (1931 – 2009) «Рухи күперлəр»3 кита-
бы Башкортстандагы татар прозасына фәнни анализ бирүче тәүге системалы хезмәт
буларак каралырга хаклы.
Сәгыйдулла Хафизовның4 (1945) вакыты белән полемик рухтагы мәкаләләре,
әдәби бәяләмәләре әдәби барышка җан өрергә сәләтле. Рәиф Әмиров5 (1941) мил-
1 Кара К. Без әнкәй йөрәгеннән чыктык: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2009. – 304 б.
2 Кара К. Ак күгәрчен: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 286 б.
3 Сафуанов С. Рухи күперлəр. − Уфа: Китап, 2006. − 376 б.
4 Хафизов С. Әдәбиятта базар заманы // Казан утлары. – 1998. – № 8. – 152 – 153 б.; Ха-
физов С. Утта көйгән күбәләк // Башкортостан уҡытыусыһы. – 2007. – № 3. – 51 б.; Хафи-
зов С. Яшьләр прозасында ниләр бар? // Кызыл таң. – 2007. – 15 ноябрь.; Хафизов С. Бал-
тасыз ботка пешми // Кызыл таң. – 2010. – 9 сентябрь.; Хафизов С. Авыл яшьләре турында
заманча әсәр // Кызыл таң. – 2010. – 3 ноябрь.
5 Әмиров Р. Миһербанлыкка чакыру // Булгакова Д. Сер: хикәяләр, нәсерләр, парчалар. –
Уфа: Иҗат, 1992; Амиров Р. Становление. О судьбе татароязычной литературы в Башкор-
тостане. – Уфа, 1996.
664
ли әдәбиятны фәнни яктан тикшерүче яшь буын галимнәрне тәрбияләүгә зур
өлеш кертте. Әдәбиятны заманча принциплардан чыгып бәяләү ягыннан Лилия
Сәгыйдуллина1 (1956) эшчәнлеге игътибарга лаек. Аның тарафыннан әсәрләргә
әдәби-эстетик бәяләмә белән бергә лингвистик анализ да ясала. Руслан Сөләйманов2
(1985) җирле прозаны иҗат методлары ягыннан өйрәнеп, системалаштыру эшен
башкара. Башкортстан «Китап» нәшриятында татар телендә 1994 – 2011 елларда
дөнья күргән чәчмә әсәрләр, аларның авторлары турында Динә Морзакаеваның
«Милли китап» (2012)3 басмасы җентекле мәгълүмат бирә. Альбина Хәлиуллина4
(1976) һәм Дилбәр Булатова-Сөләйманова (1972) яңа әсәрләрне шәрехләү, аларның
үзенчәлекле якларын билгеләү буенча эзлекле эш алып бара. Бу авторларның «Ту-
ган як әдипләре. Башкортстанда хәзерге татар прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть»5
китабында 25 язучының биобиблиографиясе, иҗатларына бәя бирелде, Башкорт-
стандагы татар прозасының гомумүсеш юнәлешләренә күзәтү ясалды. Соңгы ел-
ларда Ләйсән Кәшфиева6 (1966) матбугат битләрендә татар әдәби барышына һәм
аерым әсәрләргә карата күләмле күзәтүләре белән уртаклашты, «Кызыл таң» газета-
1 Сәгыйдуллина Л. Тел. Мәдәният. Язучы. Уку кулланмасы. – Уфа: РИЦ БДУ, 2010. – 152
б.; Сәгыйдуллина Л. Сары йортлар сере (М. Кәбировның «Сары йортлар сере» әсәренә бер
караш) // Тулпар. – 2004. – № 1. – 48 – 50 б.
2 Сөләйманов Р. Кешеләр илендә ниләр бар?// Башҡортостан уҡытыусыһы. – 2014. −
№ 4. – 49 – 53 б.; Сөләйманов Р. Елмайта да, елата да // Башҡортостан уҡытыусыһы. –
2015. – № 3. – 54 – 57 бб.; Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында кырыс реализм
чалымнары // Гуманистическое наследие просветителей в культуре и образовани: матери-
алы Международной научно-практической конференции. В 2 томах.Том 2. – Уфа: БГПУ,
2011. − 235 – 240 с.; Сөләйманов Р. Башкортстан татар прозасында натурализм // Сохра-
нение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы
и перспективы: материалы Всероссийской научно-практической конференции. − Казань:
Отечество, 2012. – 287 – 290 с.; Сөләйманов Р. Ялгыз кеше трагедиясе // Система непре-
рывного педагогического образования: проблемы функционирования языков и литератур
в полиэтническом Башкортостане: материалы Региональной научно-практической конфе-
ренции. − Уфа: БГПУ, 2010. – С. 112 – 119.
3 Морзакаева Д. Милли китап: Зəйнəп Биишева исемендəге Башкортстан «Китап»
нəшриятында милли басмалар нəшерлəү һəм биредə дөнья күргəн китаплар хакында. –
Уфа, 2012. – 152 б.
4 Хәлиуллина А. Заман һәм герой: монография. – Уфа: БДПУ нәшрияты, 2007. – 206 б.;
Хәлиуллина А. Башкортстандагы хəзерге татар прозасы: əдəби барыш үзенчəлеклəре //
Tatarica. – 2018. – № 10. – 36 – 60 б.; Хәлиуллина А. Ир солтаны турында кыйсса // Тул-
пар. – 2020. – № 2. – 55 – 58 б. һ.б.
5 Хәлиуллина А., Сөләйманова Д. Туган як әдипләре. Башкортстанда хәзерге татар прозасы:
шәхес, иҗат, тәнкыйть. – Уфа: Китап, 2013. – 320 б.
6 Кәшфи Л. «Кызыл таң» һәм заман әдәбияты. – Уфа: Кызыл таң, 2014. – 298 б.; Кәшфи Л.
Иҗат диңгезендә ниләр бар? [Электрон китап]. – Уфа: Китап, 2018.
665
сында басылган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен аерым җыентыклар итеп нәшер итте.
Шулай ук язучылар һәм аларның иҗаты турында мәгълүмат алу җәһәтеннән акаде-
мик белешмәлекләр1, аерым хезмәтләр2, мәкаләләр3 дә игътибарга лаек.
Тулаем алганда, Башкортстанда татар телендә иҗат ителгән тезмә һәм чәчмә
әсәрләр үзләренең саны, күләме, жанр, тематик-проблематик төрлелеге һәм сый-
фаты буенча да гомумтатар сүз сәнгате үсешенә үз өлешен кертерлек, еллар сына-
вын кичәрлек дәрәҗәдә. Татар әдәбиятының казанышы саналырлык әсәрләр язу-
чы әдипләребез иҗат мәйданында тынгысыз хезмәтен дәвам итә, алмашка өметле
каләмдәшләр үсә, дип әйтергә җирлек бар.

<…>

Поделиться