СЕБЕР ЮЛЛАРЫ ТАКЫР

Тимер уалган илдә
Очсыз-кырыйсыз тайганы кичеп, чер­киле сазлыкларны урап үтеп, бер манси ире белән аның хатыны гаҗәеп матур күл янына килеп чыкканнар. Суы искит­кеч чиста-саф, балыгы мыж­лап тора, ур­маны тулы киек, ди. Самотлор дигән исем биргәннәр күлгә. Ир белән хатын юрта корганнар, балык то­тып, ауга йөреп, балалар үстереп, көн күрә баш­лаганнар. Күршеләренә тагын берничә гаилә килеп төпләнгән. Көннәрдән бер көнне болар янына кунакка әби (хатынның әнисе) килә. Кунак була, сыйлана, оныкларын сөя һәм… бер атна­дан кай­тып китәргә җыена баш­лый. «Ник ашыга­сың! Нәрсә ошамады?» — диләр балала­ры. «Бар да әйбәт, тик сездә та­выш күп», — дигән ди карчык. Тайгада ял­гызы гына яшәп өйрәнгән кешегә биредә ыгы-зыгы күп тоелган­дыр, күрәсең.

Бу риваятьтә искә алынган җирләрдә бүген бөтенләй башка тормыш кайный. Меңьяшәр тайганы кысрыклап шәһәрләр үсеп чыга, юллардан көне-төне куәтле «Татра»лар чабыша, буро­войлар­ның озын вышкалары күкне челтәрли.

Көнбатыш Себернең нефть һәм газы соңгы ун елда илебезнең икътисадын то­тып тора, федераль бюджетның, ва­люта кеременең төп өлешен тәэмин итә. Себерне Рәсәйнең генә түгел, Европаның да кочегаркасы дип атарга мөмкин. Ко­че­гаркада эссе, ә монда салкын. Салкыны бер хәл, һава то­рышы көйсез кияү кебек — көненә кырыкка төрләнә. Иртән — илле градус салкын, төшке­лектә — плюс биш, кичен — минус алт­мыш булуы беркемне дә аптырат­мый. Төньяккарак, котыпка таба табигать ае­руча кырыс. Ат­мосфе­рада кислород нор­маның яртысы гына, кыш (поляр төн) ту­гыз айга сузыла, җәен (поляр көндә) че­бен-черки күз ачыр­мый. Салкын җил тынны куыра, температураның еш алма­шынып торуы сәбәпле, йөрәккә, кан тамырларына көч килә, кан басымы уйный. Кояш нурлары җитешмәгәч, имму­нитет какшый, организм хәлсезләнә. (Төмән өлкәсенең Ханты-Манси ав­тономияле округында яшәгән 1357 мең кешенең 30 меңе хантылар, мансилар, не­нецлар. Төньяк халык­ларының гомер озынлыгы 10-15 ел­га кыскарак. Яңа туган балалар саны 69 процентка кимегән, алар арасын­да үлем очраклары гомумрусия күрсәткеченнән 1,7 тапкырга югары­рак. Кайбер районнарда ирләрнең уртача гомер озынлыгы 40 яшьтән артмый.)

Төньяк өчен хәтта корычны да махсус коялар. Гади ти­мер боз кебек уалып кы­на төшә. Тимер булып тимер дә чы­дама­ган шартларда кемнәр тир түгә соң? Ханты-Манси окру­гын Себердә шаяр­тып «татар-хохол округы» дип тә йөртәләр. Төгәл генә статистика юк, әмма шу­нысы хак: үзенең егет-кызларын Себергә җибәрмәгән авыллар Баш­кортстанда сирәк. Кайбер зуррак авыллар­дан иллешәр-ал­тмышар кеше вахта ысу­лы белән яки даими рәвештә Себердә эшләп йөри. 1984нче елда СССРның Нефть сәнәгате министрлыгы «Төмән өлкәсендәге кайбер ят­кылык­ларны Башнефть һәм Татнефть көчләре белән үзләштерү турында» дигән ка­рар кабул итә. Менә шуннан соң биредәге нефть промысел­ларына татар, башкорт егетләре күпләп агыла башлый. Уренгой, Ямбург, Сургут, Неф­теюганск, Ниж­невартовск — бу шәһәр исемнәре безнең колакка Илеш, Дүртөйле, Чишмә атамалары кебек үк таныш һәм ятышлы яңгырый хәзер.

Себер юлларында кешеләрне нәрсә йөртә? Элек Себер тайгаларында җинаятьчеләрнең, сәяси тоткыннарның, кулакларның, ре­прессия корбаннарының башын че­реткәннәр. Бер-ике дистә ел элек язылган очеркларда Себер нефть­челәренең хезмәт дәрте, яшьлек романтикасы мак­тала, коммунизм төзүченең якты киләчәк хакына ал-ял белми эшләве сүрәтләнә. Ә бүген? «Нужа йөртә!» — диләр китүчеләр. «Озын ак­ча!» — диләр илдә калучылар. Әйе, акча эшләргә теләүчеләрне Себер магнит ке­бек үзенә тарта. Иң уңганнар, иң чәмлеләр китә анда. Һәм бер-ике елда машина, дүрт-биш елда Уфадан яки ях­шырак район үзәгеннән фатир да сатып алып куялар. Колхозга гомер буе бил бөксәң дә, ул кадәр та­быш ала алмавың рас.

«Без дә «бишле»гә укып йөрдек ин­де, — ди бер таны­шым. — «Икеле»дән ба­шы чыкмаган сыйныфташларым Себергә китеп, череп баедылар. Мин биш ел ин­ститутта баш ваттым, хәзер нервы бете­реп, мең тәңкәгә укытып йөрим. Күршем Рәфис әнә буровойда егерме биш мең ала, ди. Әнисенә эшкә йөрмәскә кушып киткән, ай саен ике мең сум акча җибәреп тора. Ел да диңгездә ял итәләр, машина алыштыралар, яңадан-яңага гына киенәләр, акчалары бер бук­ча!». Себерләрнең тормышы кызыгырлык дәрәҗәдә рәхәт, җайлы тоела шул! Әйдәгез аларның үзләрен тыңлап карыйк әле.

«Анда бөтенләй икенче тормыш», — ди Илсөяр Хәмәтдинова. Ул Чакмагыш авылында туган. БДПИның чит телләр бүлеген тәмамлаган. Ире — югары беле­мле нефтьче. Сургут шәһәрендә яшәүләренә унбиш еллап вакыт узган.

— Безнең шәһәрдә хәтта балалар бак­чаларындагы тәрбияче ярдәмчеләре дә югары белемле, — ди Илсөяр. — Без ин­ституттан соң юллама белән яшь бел­гечләр була­рак килеп ур­наштык. Шунда ук бүлмә бирделәр. Яшь гаилә өчен ае­рым то­рак, үзаллы тормыш бик мөһим. Әлбәттә, башта хезмәт хакы түбән иде. Эшли-эшли стажлы да, ак­чалы да, фа­тирлы да бул­дык. Ирем — геолог, үзем фран­цуз телен укытам. Мин эшләгән мәктәптә уку түләүле, аена ике мең сум, шуңа ка­ра­мастан, бала­сын биредә укытырга теләүчеләр күп. Биш-алты ел элек, акча бөтенесен дә хәл итә, дигән фикер яшәсә, хәзер ата-аналар сыйфатлы бе­лемнең, дәрәҗәле һөнәрнең иң зур бай­лык икәнлеген аңлый. Репетиторлык белән шөгыльләнү, ягъни өстәмә дәресләр бирү мөмкинлеге бар. Бер сәгать өчен 100-150 сум түләнә.

Го­мумән, Себердә на­муслы эшләп, урлашмый-ал­дашмый да кешечә яшәп була. Кешечә — димәк, фатирга, ма­шинага, берникадәр акцияләргә ия булып, теләгән ки­емне, азык-төлекне сатып алып. Мин үзебезне урта сый­ныф вәкилләре дип саныйм. Җиргә (Себердә Уралның Ев­ропа ягын «Җир» дип йөртәләр) кай­тырга туры килсә, гади укытучының эш хакына көн күрүне күз алдына да китерә алмыйм. Ихтыяҗлар, таләпләр башкача­рак хәзер. Себердән күчеп китеп, аннан яңадан кайтып ур­нашкан гаиләләрне беләм. Муллыкка бер өйрәнгәч, тиенеңне дә чутлап яшәве кыен».

Зөлфия Яңа Уренгой шәһәрендә яши. Анда урнашула­рына дистә елдан артык. Яңа Уренгой төньяктарак, анда инде тун­дра хакимлеге, кәрлә каеннар, поляр төннәр… «Себерләрне җиңел байыйлар дип уйлап ялгышалар, — ди ул. — Без җәйге ялга кайту өчен кыштан ук мая җыя баш­лый­быз. Ирем буровойда эшли. Эш хакын соңлаталар. Әле фев­ральне­кен яңа алды. Ул бер атна эшли, аннан бер атна ял итә. Эш урынына вертолет­лар белән илтәләр, вагон­нарда яшиләр. Себердә дә төрле кешеләр бар. Кире Җиргә кайтып китәргә теләп, поездга билетлык акча таба алмаганнары да оч­рый. Ике-өч ел элегрәк шулай да була иде: бригаданы тундрага илтәләр. Те­геләр ике-өч ай тир түгә. Аннан әйтәләр: акча ярты елдан соң гына биреләчәк, ә хәзергә сау булыгыз! Кешенең шәхес бу­ларак ихтыярын сынау, аяусыз имтихан бу».

«Себер йомшаклар өчен түгел, — дип, Зөлфиянең фике­рен Иглин районы егете Винер Рәхимов куәтли. — Эшчеләр ел са­ен медицина тикшерүе үтә. Авыру­ларны шундук «бракка чы­гаралар». Ни дисәң дә, эш урынында бер-бер хәл бу­ла калса, барысы өчен дә предприятие (компа­ния) җавап бирергә, зур күләмле компенсация түләргә тиеш. Хезмәт шартлары авыр, ка­торга белән бер. Эчкән, тәртип бозган­нарны шунда ук эштән куалар. Һәркем эш урынына ябы­шып ята. Ник дисәң, стаж җыелгач, хезмәт хакы үсә. Башта ярты ел саен унар процент («полярка» дип ата­ла) өстәлә бара, ул сиксән процентка җиткәч, даими түләнә башлый. Эш табуы кыен хәзер. Дөрес, саз ерып торба ташый торган урынга һәрчак урнашып була. Ә менә чистарак, төшемлерәк эшкә ур­нашуы читен хәл. Ту­ганнар, та­нышлар ярдәм итсә генә инде. Зуррак шәһәрләрдә фатирга ке­реп яшим дисәң, аена биш-алты мең сум түләргә кирәк, пропис­кага басуы да чете­рекле. Ачык тундрада көн-төн җигелгән бо­раулаучы егерме-утыз мең ала, ә коры, җылы бүлмәдә утырган оператор илле меңне «каера».

Белемең юк икән, корычтай сә­ламәтлек, физик көч кирәк, аттай эшләргә кирәк. Мин үзем азрак акча җыярга да, үзебезнең район үзәгеннән йорт сатып алырга уйлыйм. Себердә го­мерлеккә яшәргә калу турында сүз дә юк. Сәламәтлек какшый. Биредә ка­лырга мәҗбүр булган пен­сионерларны жәллим. Алар палатка­ларда яшәп юл яр­ган­нар, өйләр төзегәннәр. Бөтен җыйган акча­лары банкларда янып беткән. Бик кайтырлар иде — тик кайда һәм ничек?»

Әңгәмәдәшләремнең фикерләрен матбугат чаралары да куәтли. «Бораулаучы һөнәре престижын югалтты. Предприя­тиеләргә өметле яшьләрнең килүе дүрт ел элек кинәт ки­меде. Дипломлы белгечләр 49,6 процент кына. Бүлекчә җи­тәкчеләренең уртача яше 50дән өстә», — дип яза «Нефть Рос­сии» журналы (№ 7, 2000нче ел).

Ел буена кояшны сагынып
«Без май аенда Төмәннән Сочига оч­тык. Кар эремәгән, елгалар боздан ар­чылмаган иде әле. Июньдә генә боз китә. Аның икенче көнендә үк халык, су керү костюмнарын киеп, яр буйларына кызынырга чыга. Кояшның һәр нуры тан­сык», — дип сөйли себерләр. Төньяк рай­оннарда поляр төндә кояш ике сәгатькә генә күренеп ала да, дөнья тагын ка­раңгылыкка чума. Көньяктарак бакча то­тып азапланучылар бар. Үсентеләрне өч-дүрт ай парникта карыйлар. Җир гел тор­фтан гына тора дияр­лек, шуңа күрә машина-машина кара туфрак китертергә кирәк. Кыскасы, яшелчә-җимеш үстерү бик мәшәкатьле һәм артык кыйммәткә төшә. Файдасыннан бигрәк, кызыгы инде.

Кышкы ачы суыкларда температура утыз биш градустан төшсә, балалар мәктәпкә бармый. Укытучылар шуңа игъ­ти­бар иткән: класс бүлмәсе җылы булып та, тышта салкын икән — укучыларның фикерләү сәләте кинәт түбәнәя. Го­мумән, бик сал­кыннарда кешене йокы баса, йә бертуктаусыз ашыйсы килә, ди. Шәһәрләрдә гадәти шәһәр тормышы ин­де. Иртәнге аш, эш, кичке аш, телевизор һәм йокы. Алай дисәң дә, билгеле арти­стларның килүе берникадәр ямь өсти. Ф.Киркоров, А.Пугачева, В.Леонтьев, Д.Гурцкая һәм башка­лар — биредә еш ку­нак. Себер байларында акча күптер дип уйлапмы, бер суперйолдыз билет хакын ике мең итеп куя һәм, нәтиҗәдә, ярты зал да җыя алмый.

Яңарак Төмән өлкәсендә якташлары­быз Ризван һәм Нәфисә Хәкимнәр дә булып кайтты. Алардан Себер ха­кында со­раштым. «Себер чәчкә ата, — диде алар. — Шәһәрләр бик төзек, бик матур. Һәр җирдә икешәр кон­церт куйдык. Ал­лага шөкер, заллар тулы иде. Шулай да милли җыр-моңга артык нык суса­ганнар, дип булмый. Кон­цертларга сайлап кына йөриләр. Татар­стан ар­тистлары еш килә. Якташлар искиткеч күп. Соңыннан сәхнә артына менеп, без шул-шул рай­оннан, дип танышалар, ку­накка ча­кыра­лар. Татарстан белән Башкортстан анда күчкәнме әллә дип торасың».

Татарлар һәм башкортлар җыелышып сабантуйлар үткәрәләр икән. Мәчетләр һәр шәһәрдә диярлек бар. Һәр халык ку­лыннан килгәнчә үз гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга тырыша, әрмән, украин җәм­гыять­ләре бар, Урта Азиядән, Кавказ­дан чыкканнар шулай ук арала­шып яши. Кызганычка каршы, мәктәпләрдә милли телләр бөтенләй өйрәнелми.

Себергә вахта белән йөреп эшләүче Дамир хәзрәт Муллаяновның сөйләгәне хәтергә төшә: «Күрше-тирә авыл­лар­дан безнең бригадада мулла барлыгын ише­теп киләләр, бәбигә исем кушарга, ни­ках укырга, мәет оза­тырга чакыра­лар. Бервакыт мине бер урыс кешесе эзләп тапты. Улы үлеп киткән, якын тирәдә чиркәү-фәлән, пра­вославие руханилары юк икән. «Нинди дин булса да, Ходай бер, укы инде, — дип ялвара. — Денсез килеш җир куенына кертәбезмени ба­ла­ны?» — ди. Ни хәл итим, мөселман исеме кушып, ясин чык­тым. Аллаһ үзе кабул ит­сен», — ди Дамир хәзрәт.

Себердә эшләүчеләр, гадәттә, ике ай ял итә. Күпләр җылы якка, диңгездә су кереп, комда кызынырга, туйганчы кояш нурларында коенырга ашыгалар. Өлкәнрәкләр диңгезгә бара алмый, чөнки климатны кис­кен алыштыру организмга авыр тәэсир итә. Предприятиеләр еш кына үз эшчеләренә һәм аларның гаиләләренә ташламалы путев­калар бүлә. Мәсәлән, дүрт ке­шелек гаилә Сочида нибары алты меңгә ял итеп кайта, ә тулы хакын түләсәң, егерме биш-утыз мең кирәк.

Март-апрель айлары җитсә, тимер юл кассалары яны мәхшәргә әйләнә икән. «Җир»гә билетлар алып кую өчен галәмәт зур чиратлар хасил була. Анда даими йөреп, исемлектә «отмечаться» итеп торырга кирәк. Авиабилетлар кый­бат. Шуңа күрә дә күпләр машина сатып ала. Себерләргә, дөресен әйткәндә, ма­шина туган якка кайтып килү өчен генә кирәк тә. Кышкы суыкларда аны кабызып булмый, нефтьчеләрне эш уры­нына вер­толет ташый бит. Кайбер шәһәрләр ара­сын бары тик тимер юл гына тоташ­тыра. Кышкы юл («зимняк») бар барлыкка, ләкин җәй ул саз­лыкка әйләнә.

Автома­гистральгә чыгар өчен ав­томобильне по­езд платформасына урнаштыралар, ке­шеләр машина эчендә утыра. Кайчакта состав бишәр-алтышар сәгать туктамый бара, ә кайчак тәүлекләр буе хәрәкәтсез тора. Шулай мең михнәт белән олы юл­га барып җитәләр. Ә алда — кояш, һава, туган як, кырлар, тугайлар, әти-әни, ту­ганнар…

Итекченең итеге юк
Балалар бакчасына йөргән улым берва­кытны телепузик сорап аптырата башла­ды. «Нәрсә соң ул»? — мин әйтәм. Бак­саң, телевизорда шундый тапшыру бара, имеш. Көлеп торган түгәрәк йөзле, юан корсаклы, кәкре тәпиле, җырлый-сөйләшә белә торган йонтас курчаклар икән алар, Дипси, Боб, Ляля, тагын әллә кемнәр. Улым өзми дә куймый: «Әнә Рад­милага әнисе алган бит, миңа да кирәк», — ди. Универмагларның уенчык­лар бүлеген йөреп чыктым — юк те­лепу­зик.

Кемдер Кытай базарына барырга киңәш итте. Кы­тай, Вьетнамда җитеште­релгән тауарларны күмәртәләп сата тор­ган склад-базарлар Уфада берничә. Алар­дагы әйбер ка­рап йөргән халыкның күплеге! Киемнәрнең нинди генә фасо­ны, нинди генә төсе юк. Иң мөһиме — яшьләрне кызык­ты­рырлык итеп соңгы мода буенча тегелгәннәр һәм хаклары ар­зан. (Соңгы ун елда Кытайның нефтькә ихтыяҗы ике тап­кырга, 2000нче ел­да тагын сигез процентка арткан. Ә 80нче ел­ларда исә, та­былган нефтьнең өчтән бере читкә чыгарылган булган. Икътисадының үсеше ел да ун про­цент тәшкил итә.)

Телепузикны да таптым. Рәсәйдә ул тапшыруны кайчан күрсәтә башлаганнар, ерак Кытайда кайчан аны эшләп чыга­рырга өлгергәннәр диген! Базар җиле­нең кайсы якка исүен ничек сизәләр, ха­лыкка кирәк, ихтыяҗ зур булган тауар­ларны ничек тиз җитештерәләр соң алар? Дөрес, сыйфат начар, ул киемнәр бер юуга, уенчыклар бер-ике уйнарга гына җитә. Әмма тауар бар!

Хәрби самолетлар, куәтле броне­транспортерлар төзергә маһир Рәсәй, кызганычка каршы, үз-үзен киендерә, туйдыра, иң кирәкле көнкүреш тауарларын да җитештерә алмый әлегә. Себернең зәмһәрир салкыннарында туңып, котып җилләрендә ыжылдап, сәламәтлекне бетереп чыгарылган нефть һәм газ безнең илгә әнә шул на­чар сыйфатлы синте­тик күлмәк-ыштан, ялтыравык тәтиләр булып әйләнеп кайта.

Галимнәр әйтүенчә, без әзер про­дукция җитештерүчеләргә «чи» нефть са­тып, аларга миллиардлаган долларлар бүләк итәбез. Илдә та­былган углеводо­род чима­лын эшкәртергә өйрәнсәк, Рәсәй халкы күпкә, бик күпкә ях­шырак яшәр иде.

Туган як багажникка сыймый
Очраклы рәвештә бер видеокассета карарга туры килде. «Себерләрнең Се­бергә китүе» дип атарга мөмкин иде аны. Берәүләр җәйге ялдан соң Себергә җыеналар. Җиңел машиналарының «Пчелка» дигән арбалары бар. Август ахыр­лары иде, яшелчә-җимеш өлгергән мәл. Кишер, кызыл чөгендер, дүрт-биш капчык бәрәңге төяделәр. Суган-сарым­сак, бал-ва­реньеларын урнаштырдылар. Мунча чормасын­нан биш-алты кием каен миннеге алып төштеләр. Әниләре, идән себерергә шәп була дип, каз канаты кы­стырды. Җәй көне җыйган исле үләннәрен, зәңгәр-сары мәтрүшкәләрен: «Их, юл буена урман исе иснәп бара­быз!» — дип, машинаның арткы тәрәзә төбенә куйдылар.

Саубуллашучыларның кочаклашуы, ирексездән тәгәрәп төшкән күз яшьләре чагылып калды. Авылның зәңгәр койма­лы йортлары, юл буендагы кычкытканнар, аксыл болытлар йөзгән чиста күк, алтын-сары иген басулары йөгереп үтте…

…Киттеләр!

Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», № 4, 2001.

Фото: https://pixabay.com/ru

Поделиться
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •