“Кызыл таң”ның якын дусты

Һәр матбугат басмасының тугры дуслары була. “Кызыл таң”ның якын дусларының берсе – Мөнир Мөхәммәтшин. Бу дуслыкның тарихы да кызыклы. Тәүдә ул “Кызыл таң”ны “Союзпечать” киоскларыннан сатып алган, аннары почта аша алдырган, бүген исә ПДФ-вариантына язылган. “Туган телемне онытмау өчен аерылмыйм гәзиттән! – ди ул. – Ә “Кызыл таң” мине, гүя, туган авылыма, якташларым янына алып кайта”.“Кызыл таң”ның якын дусты

Мөнир Мөгаллим улы 1948 елның 1 гыйнварында туган. Әтисе колхоз умарталыгында эшләгән, өендә дә умарта тоткан. Киез итек басарга, мич чыгарырга да оста булган ул, Чишмә районы Бәкәй авылында мулла вазыйфасын да үтәгән. Әнисе Рабига бик тә динле булып, хуҗалыкта иренә ярдәм иткән, балаларын аңлы-белемле итеп үстергән.
Туган авылында ун сыйныфны, аннан район үзәгендә унберенче сыйныфны тәмамлаган Мөнир хезмәт юлын Чишмә хладокомбинатында бухгалтер ярдәмчесе булып башлый. Тиздән аны армия сафларына чакыралар. Украинада артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, сыйныфташы Роза Һадыева белән өйләнешеп, Уфада яши башлыйлар. Әти-әниләре яшьләргә йорт алырга ярдәм итә.
Ул С. М. Киров исемендәге завод цехына слесарь булып эшкә урнаша. Уллары Азат дөньяга килә. Ләкин 1971 елда эштә бәхетсезлеккә очрый: корыч коелмаларын күчергәндә, аларның берсе, ычкынып төшеп, аның аягын өзә. Шулай итеп, Мөнир 23 яшендә инвалид булып кала… Ләкин тормыш тукталмый, аны бухгалтериягә эшкә күчерәләр, читтән торып укырга юллыйлар. Бераздан матди бүлек җитәкчесе итеп билгелиләр.
Җәмәгате Роза иренә ныклы таяныч була, Фрунзе исемендәге резина-техник эшләнмәләре заводында эшли. Икенче уллары Айрат туа. Тик Роза еш авырый башлый. Өлкән уллары – 5нче сыйныфта, төпчекләре беренчедә укыган елда гомере яшьли өзелә.
Мөнир язмышның бу сынавына да бирешми, эшен намус белән башкара, уллары һәрвакыт пөхтә киенгән, караулы, өйдә чисталык-тәртип. Әмма ялгызлык татлы җимеш түгел, Аллаһы Тәгалә кешеләрне парлы гомер өчен яралткан. Мөнир үзенә тиң ярын табудан өметен өзми. Һәм бәхет кояшы елмая. Шул ук заводта эшләүче зәңгәр күзле, бик мөлаем Зилә исемле кыз белән икесенең арасында җылы хисләр уяна. Аларга кавышырга язган икән – 1984 елда туйлары була. Уллары Айдар туа. Тормыш бер җайга көйләнә. Гаилә мәшәкатьләре ыгы-зыгылы да, шундый күңелле дә.
Өлкәннәре Азат завод кырындагы училищеда укый, Кишиневта Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Өйләнә, уллары Марсель дөньяга килә. Уртанчылары Айрат, авиация техникумында укып, Эчке гаскәрләрдә хезмәт итеп кайткач, гаилә кора. Тату гаиләдә Аделина дигән матур кыз үсә. Төпчекләре Айдар исә Уфаның 35нче мәктәбен – көмеш медальгә, Уфа дәүләт авиация институтын кызыл дипломга тәмамлый. Өч ел аспирантурада укый. Ләкин фәнне онытып торырга, эшкә урнашырга, өйләнергә карар итә. Уллары Искәндәр, кызлары Әмилә туа.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр бу тату гаилә тормышында чагылмый калмый, әлбәттә. Озак еллар эшләгән заводлар, фабрикалар ябыла башлый. Мөнир Мөгаллим улы газүткәргечләр өчен эретүче мичләр җитештергән “Курай” предприятиесенә урнаша, биредә 14 ел эшли. Бер үк вакытта шәхси предприятиеләрнең бухгалтерия эшен алып бара.
Яшьлегендә дучар булган сынаулар аны чыныктыра гына кебек. Мөнир Мөгаллим улы Бәкәй авылында туган нигезендә бакча карый, йорт сала, өч ир-егет үстереп, аларны башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгара. Ул һәрчак күтәренке кәефле, һәрчак нинди дә булса шөгыль белән мәшгуль. Кулыннан килмәгән эш юк: ашарга пешерергә ярата, кышкылыкка запаслар әзерләргә дә булдыра. Уллары да аңардан үрнәк алып яши. Җитмеш яшендә дә заман белән бергә атлый: Интернет аргамагын иярли, смартфон, планшет ярдәмендә бөтен яңалыкны белеп тора, иҗтимагый челтәрләрдә аралаша. Гел шулай яшьләргә үрнәк булып, тату гаиләгезнең игелеген күреп, туган телебезгә, туган телдәге мабугатка ихтирамлы булып яшәгез, Мөнир Мөгаллим улы!

Дилбәр БУЛАТОВА.

“Кызыл таң”, 01.01.2019.

Поделиться