“Халык театрны үзе үстерде…”

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова-Заһидуллина белән әңгәмә

Гөлнур  Кушнаренко районының Иске Камышлы авылынды туып үскән. Туган көне ямьле май бәйрәменә туры килә, шуңа күрә һәрчак күңелле  һәм бакча эшләре белән уза. 1991нче елда Иске Камышлы  урта мәктәбен тәмамлап,  Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.  Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби бүлеге мөхәррире булып,  1996нчы елның март аеннан,  5нче курста укыган чагыннан ук, эшли башлый.  Бүген  – әдәби-драматургик бүлек җитәкчесе. З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актер осталыгы бүлегендә татар теле, әдәбияты һәм фольклоры  дәресләрен укыта.

Яраткан шөгыле:  китап уку,  бакча  (яшелчә-җимеш утырту, үстерү, су сибү, утау).

Яраткан бәйрәмнәре: Яңа ел, 9нчы май.

Гаиләсе:  кызы Ләйсән, улы Ильяс, тормыш иптәше Илдус Әбүзәр улы.

Тормыш девизы: “Гел алга атларга! Нинди генә хәлләрдә дә Кеше булып калырга! Дөньяның якты ягында яшәү күпкә мәгънәлерәк”.

Филология факультетына, аннан театрга нинди юллар алып килде сине Гөлнур?

– Кушнаренко районы Иске Камышлы авылында туып үстем. Безнең авыл Кушнаренконың бер як читендә урнашкан, ара ерак булу сәбәпле район үзәге белән элемтә азрак иде. Аның каравы, Уфа якынрак. Шуңа да бала чактан ук Уфага юл төшмәгән мизгел булмагандар. Уфа халкы да безнең якка ял итәргә ашкына. Авылыбыз бик матур, су-табигате бай, җирләре уңдырышлы. Кайбер уфалылыр йорт-хуҗалык та корып җибәрде. Арада билгеле артистлар да бар.

Әткәй-әнкәй энем белән икебездә дә кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде, эшкә өйрәтеп үстерде. Печәнен дә чаптык, карын да көрәдек, утынын кисеп, көянтәләп су да ташыдык. Авыл баласы күрергә тиеш барлык мәшәкатьләрне күреп, чыныгып үстек. Әнием Рәшидә Гафур кызы кырык елдан артык урта мәктәбебездә балалар укытты. Озак еллар завуч, директор урынбасары вазыйфаларын башкарды. Әтием Халит Файзрахман улы колхозда шулай ук гомере буе армый-талмый намуслы хезмәт итте. Авылыбызның беренче шоферы ул, ә соңрак механик һәм инженер булып эшләде. Икесе дә эшләрендә дә, авылда да гел хөрмәткә ия булдылар. Хаклы ялга чыккач та, файдабыз тисен дип, берничә ел эшләп йөрделәр. Энем Илдус – бүгенге көндә шулай ук үз юлын үзе тапкан, матур тормыш корган шәхес. Үз эшен оештырып җибәрде, эшкуар. Тормыш иптәше Чулпан белән ике ул үстерәләр.

Оясында ни күрсә, очканда шул була, диләр безнең халыкта – бүгенге көн биеклегеннән икебез исеменнән дә әткәй-әнкәйгә рәхмәтләребезне әйтәсем килә. Күпме көч, күпме күз нуры түккән, йөрәк җылысы салган бит алар безгә. Балачак хатирәләре бик кадерле, алар мине башка бер дә кабатланмаячак самими дөньяга әйди сыман. Шул хатирәләрдә генә инде арабыздан киткән әнием белән дә очрашам…

Урта мәктәпне тәмамлагач, әнием юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайларга булдым. Әнием – миңа хәреф өйрәтүче беренче укытучым да (укырга төшкәндә аның сыйныфына эләктем), тел-әдәбият дөньясына гашыйк итүче дә булды. Рус теленнән шулай ук тирән белемле, үз һөнәрен яраткан көчле укытучылар: Зөлфия апа Мәҗитова, Альфира апа Вәлитова, Лүзә апа Гыйләҗевалар укытты. Аларның һәрберсе йөрәгемә уелып калган. Әдәби әсәрләрне су кебек эчә идем. Бигрәк тә “Казан утлары” журналын яратып укыдым. Ул журнал минем өчен үзе бер остаз булды дисәм дә ялгышмам. Шундагы әсәрләр, дөньяга караш минем шәхесемә, киләчәгемә йогынты ясамый калмагандыр. Әле булса, “Казан утлары”ннан аерылганым юк.

Шулай, әнием тәмамлаган, барлык апа-абыйларымны укытып чыгарган Башкорт дәүләт университетытның филология факультетына документларны тапшырдым. Ул вакытта без сайлаган һөнәр дә, уку йорты да, филология факультеты да иң абруйлы, хөрмәтле, кирәкле юнәлешләрнең берсе булып санала иде. Укырга керергә зур конкурслар була торган иде. Безнең татар-рус төркеменә ул елны утыз ике кеше тупланды. Төркемебез бик көчле, булып, башкаларадан аерылып торды, дисәм дә ялгышмам. Бүген минем күп сабакташларым – үз өлкәләрендә яхшы белгечләр, танылган шәхесләр.

Без укырга кергән 1991нче елда илебездә зур үзгәрешләр башланды. Мөстәкыйль тормыш безне, әти-ана канаты астыннан яңа чыккан яшьләрне, зур сынаулар белән каршы алды. Буп-буш кибетләр, икмәк-шикәр, ярмаларга талоннар… Әти-әниләр эш хакы ала алмый башлады, кыскасы, кая карама – юклык. Матди юклык, ләкин рухи түгел! Без, авыл балалары, авылдан килгән ризыктан өзелмәдек. Миңа бу яктан аеруча җиңел булгандыр. Чөнки авылыбыз якын булгач, атна саен өйгә кайтып, әниемнең тәмле камыр ашларын, бакча уңышларын алып килә идем. Ерак районнардан килгән иптәш кызларымны да кунакка бик еш алып кайттым. Әле уйласаң – шаккатмалы чорлар булган, ничек яшәдек икән, дим. Барлыкка, муллыкка шулкадәр күнектек бит бүген. Бәлки, шуңадыр күп әйберләр тормышыбызда үз бәясен, кыйммәтен югалта. Ә ул вакытта безнең күңел күтәренкелеге, рух торышы – искиткеч югары, бай иде! Яңа тормыш, яңа дөнья, күпме яңа белем, яңа танышулар, дуслар.

Үткәннәргә бәяне еллар бирә. Аларның кыйммәте, әлбәттә, шиксез. Яшьлек еллары булу белән генә түгел, ә нинди остазларда белем алуыбыз, тәрбияләнүебез белән дә. Безнең барыбызның бүгенге уңышларында шул белем, зыялылык фәрештәләренең өлеше әйтеп бетергесез. Алар бездә телебезгә, әдәбиятыбызга, татарлыгыбызга мәхәббәт салды. Бүген күпләре инде бакыйлыкка күчте:  Камил Дәүләтшин, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгәтуллин, Әхәт Нигъмәтуллин…  Урыннары оҗмахта булсын! Сәгыйть абый Хафизов белән бүген дә бик сирәк булса да аралашып торабыз, иҗат бәйли безне. Марат Сабит улы Шәрипов белән шулай ук тыгыз элемтәдә – хәзер инде үзара хезмәттәшлек итәбез. Аның бүген дә үзенең элекке студентына киңәшләре, төрле иҗади чараларда  ярдәм кулы сузуы – педагог буларак бик матур сыйфат. (Мондый күренешләр күбрәк сәнгатьтә очрый. Остазы   шәкертенә һөнәри мәйданда  гомеренең ахырына кадәр рухи терәк, киңәшче  булып кала.) Шул шәхесләрнең яктылыгы, бөеклеге, тирәнлеге еллар үтсә дә тарту көчен киметми. Киресенчә. Хәтта яңадан укырга төшеп, алардан тагын да күбрәк белемнәр аласы, күбрәк аралашасы, хатирәләрен, аларның  үзләренә генә хас энергетикасын сеңдереп каласы килгән чаклар  була.

Язмыш кушуы булгандырмы, очраклыкмы – бишенче курста диплом язу чорында – яңа оешкан татар “Нур” театрының әдәбият бүлегенә телне яхшы белгән яшь белгеч кирәк, дигән хәбәр килеп иреште. Шунда барып кара әле, бәлки алырлар, дигән тәкъдимне миңа әниемнең апасы – озак еллар Зәки Вәлиди (ул вакытта – Надежда Крупская) исемендәге республика китапханәсендә эшләгән Филзә Гафур кызы Тимершина ясады. Озак уйлап тормыйча, җыендым да театрга киттем. Ул вакытта театр  “Авангард” мәдәният сараенда уранашкан иде – мин яшәгән тулай торактан ерак түгел, җәяү барып җитеп була. Мине башта –  директор урынбасары булып эшләгән Риф Галим улы Тойгынов, аннан  директор Урал Рәхмәтулла улы Гыйрфатуллин кабул итте. Төрле сорауларга җавап биреп, ниндидер биремнәр үтәгәч, алар миңа эшләп карарга тәкъдим иттеләр. Өч ай сынау вакыты белән. Әле дә исемдә – 6 март көнне мин беренче тапкыр театрга эшкә килдем. Бу, дөресен генә әйткәндә, минем өчен көтелмәгән хәл, уйламаган борылыш булды. Ярый, укуымны тәмамлаганчы эшлим, тәҗрибә туплыйм да, аннан күз күрер, дигән уй белән эшли башладым. Соңыннан гына белдем: бу урынга бик күп кеше килеп караган, ләкин язмыш миңа гына елмайган – үзенә күрә зур бер конкурсны үткәнмен булып чыкты.

Шулай итеп, Риф Галим улы кулы астында эшли башладым. Бик рәхмәтлемен мин аңа. Чып-чынлап зур остазым, мине җитәкләп диярлек театр дөньясына алып кергән кеше булды. Эшкә генә өйрәтеп калмады, катлаулы иҗат дөньясының башка серләренә, нечкәлекләренә дә төшендерде. Мин эшли башлаганда театрда калмык режиссеры Борис Манджиев Газиз Нәсинннең “Үтер мине, җаный!” спектаклен әзерли иде. Анда билгеле артистлар Сәвия Сираева, Дәрига Фәйзуллина, Марат Исхаковлар катнаша. Мин, әсәрнең текстын тотып, репетицияләргә кереп утырам. Шундый билгеле шәхесләр, сәхнә йолдызлары белән бергә эшләүдән мин тәүдә, дөресен әйткәндә, бераз куркып, каушап калдым. Тик Сәвия апаның да, Дәрига апаның да миңа, яшь кенә оялчан балага, җылы мөнәсәбәтләре хәтеремә уелып калган. Аларның минем эшемә хөрмәт белән караулары, киңәшләре, теләктәшлеге миңа эшемә ныграк төшенергә ярдәм итте. Бу вакыт  минем театрның кухнясы белән танышу чоры иде. Ә инде Рамил Кол-Дәүләтнең “Саклагыз күңел хисләрен” пьесасы минем өчен беренче чыныгу булды. Матбугатка беренче мәкаләмне дә яздым – “Өмет” гәзитендә басылып чыкты ул.

Март аенда Уфа сәнгать институтының “Нур” театры өчен әзерләнгән беренче төркеме эшкә килде. Аларның чыгарылыш кичәләре – “Изге сәхнә – мәхәббәтем!” исемле театрлаштырылган тамаша – зур уңыш белән үтте. Бүген алар минем өчен аеруча якын, чөнки без бергә эш башладык, бергә чыныктык, бергә үстек. Шулай театр дөньясына кереп киттем, бөтен күңелем белән эшемә гашыйк булдым. Ә вакытлыча гына дип башланган юлым бүген егерме өч сезонны түгәрәкли. Аллаһыга шөкер, димен! Чөнки эшемне, коллективымны бик яратам. Монда мин үземне таптым, ачтым, үстердем, дип әйтә алам.

Бүгенге көн югарылыгыннан үткәннәргә карыйм да, тормышымның күп кенә күренешләре мине аңлы яки аңсыз рәвештә шушы юлга этәргән, әзерләгән икән, дигән фикергә киләм. Хәтта бит университетка укырга кергәндә дә билет соравы драматургия буенча иде, ә диплом эшемнең темасы “Татар драматургиясендә тормыш дөреслеге” дип аталды. Диплом эше җитәкчем Марат Сабит улы Шәрипов төркемдә ике генә кешегә драматургия буенча тема биргән иде. Шуларның берсе – минеке. Холкыма да бәйледер театрга юлым. Күңелемдәге матурлыкка омтылыш, табигатем белән нечкә хисле булу театрдагы эшемдә тормышка ашкандыр. Тик биредә бар да җиңел генә икән дип уйлау дөрес түгел. Чөнки театр коллективында үз урыныңны табу,үз сүзеңне яңгырату өчен бик күп хезмәт салырга кирәк, ныклы характер, шул ук вакытта яңалыкларга ачык булу, эшне ихлас күңелдән яратып башкару бик мөһим. Башлаган эшемне бер дә ташламыйм, аннан тәм табып, максатлар куеп, алга баруда зур бер мәгънә күрәм. Шул юлны үтү, иҗат дөньясында яшәү – иң тәмлесе, иң зур бәхет минем өчен.

– Пәрдәне күтәреп, әдәби бүлек эшчәнлегенә күз салыйкчы. Авторлар күп киләме? Аларга теләкләрең бармы? Синең карашыңча, заман драматургиясе кая атлый? Илнең төрле театрларында нинди тенденцияләр сизелә?

– Театрның әдәби бүлегендә хезмәт итү – ул бик кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта зур җаваплылык, көч таләп иткән иткән эш. Санап китсәң – тавык чүпләп бетермәслек мәшәкать анда. Әйтерсең, театрның үзәге шунда. Миңа ул элек тә шулай тоела иде, әле дә фикерем үзгәрмәде. Хәер, һәркемгә үз эше шулай мөһимдер инде. Шулай да, асылда, әдәби-драматургик бүлек – театр эшчәнлегенең нигезен тәшкил иткән юнәлешләрнең берсе. Беренчедән, театр алдында туган телебезнең чисталыгын саклау, аны заманча сулышта үстерү бурычы тора, икенчедән, репертуарны формалаштыруда бүлекнең роле зур. Сәхнәгә чыккан пьесаларның һәммәсе әдәби бүлек аша үтә.

Әйтергә кирәк, бездә зур багаж тупланган. Нинди генә пьесалар, кемнәрнең генә әсәрләре юк анда! Авторлар белән без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Бигрәк тә үзебезнең татар, башкорт авторлары белән якынбыз. Арада хаклы ялга чыккач кына иҗат эшенә тотынучылар бик күп. 50 яшьтән соң гына кинәт драматург булып китүе бик шикле күренеш булса да, алар белән дә эш алып барабыз. Кызганычка каршы, яшьләр азрак яза. Гомумән, драматургия өлкәсе, нишләптер, якташ иҗатчыларның игътибарын бик җәлеп итми. Күршеләребездә бу яктан хәлләр яхшырак. Казан драматурглары үзләренең яңа әсәрләрен безгә һәрдаим җибәреп тора. Шулай да республикабызның Театрлар берләшмәсе канаты астында “Заман драматургиясе үзәге” уңышлы гына эш башлады. Режиссер Зиннур Сөләйманов башлангычы белән яшь драматургларның әсәрләрен анализлар өчен Мәскәүдән яисә үзебезнең театр белгечеләре җәлеп ителә, семинарлар оештырыла. Бу, үз чиратында, бик матур җимешләр бирә. Тик, нишләптер бу үзәккә йөрүчеләр арасында татар телендә язучылар бөтенләй юк. Шул мәсьәләне күз уңында тотып, без “Нур” театрында да татар телле яшь драматургларның иҗади лабораториясен ачып җибәрдек. Биш автор йөри анда. Экспертларыбыз: театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов, билгеле драматург Наил Гаетбай һәм тел, әдәбият белгече, профессор Рәиф Әмиров. Берничә әсәр иҗат ителде, әле сәхнәгә менәрлек дәрәҗәдә булмасалар да, игътибарга лаек алар. Әйтергә кирәк, драматургия – әдәбиятнең иң авыр жанрларының берсе. Пьеса язуы бик четерекле. Аның үз законнары, нечкәлекләре. Безнең максатыбыз – яшь авторларны әнә шул нечкәлекләр белән якыннанрак таныштыру, үз казаныбызда кайнату. Максатыбыз –  шушы лабораториянең берәр пьесасын репертуарга алу, сәхнәләштерү булса,  киңрәк алганда, төп максатыбыз, әлбәттә, киләчәккә татар телендә язучы профессиональ драматурлар тәрбияләү. Чөнки, алда әйтеп үткәнемчә, драматургия өлкәсендә хәлләр шәптән түгел. Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Флорид Бүләковлар буыны китте. Бүгенге көндә бу мәйданда Наил Гаетбаев, Рәлиф Кинҗәбаев кына җигелеп эшли, диярлек. Аларга алмашка килердәй исемнәр, жанрны үстерерлек әсәрләр бик күренми. Булса да ничектер эзлексез рәвештә генә. Милли драматургиядә әлегә яңа сүз юк. Миңа калса, бу бушлыкның сәбәбе бүгенге фикерләү рәвешенә дә кайтып кала. Әйтик, әсәр языла, театрга тәкъдим ителә, укыла, әлбәттә, тәнькыйтләнә һәм “эшләп бетерергә” дигән киңәш белән авторга кайтарыла. Тик алар сүрелә, чөнки яшьләргә тиз нәтиҗә кирәк. Ә драматургиядә уңышка ирешү – энә белән кое казыган кебек ул. Бары тик әсәрдән- әсәргә генә үсәргә, камилләшергә мөмкин. Язарга, язарга, туктап калмаска, күңелеңне төшермәскә кирәк. Бу – пьесаларның художество дәрәҗәсе турында. Ә әсәрнең нигезе – ул авторның әйтер сүзе, күтәргән проблемасы. Шундый үзенчәлек күзәтелә: тормышыбыз туктаусыз үзгәрә, көн саен, сәгать саен диярлек алга бара, ә пьесалар һаман кичәге көндә кала бирә. Яшь иҗатчыларга мин үзләренә карата таләпчән, хәтта ки усал булырга киңәш итәр идем. Драматургиянең шундый хәлдә булуында тагын зур бер сәбәп күрәм – гуманитар вузларда, филология факультетында бу жанрны өйрәнү программа буенча каралмаган. Өстән-өстән генә авторларның исемнәрен атап үтәләр дә, шуның белән вәссәлам. Драматургиягә мәктәптән, институтлардан ук җитди караш тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйм.

Заман драматургиясе дигәндә, мин соңгы биш-җиде елны алып карар идем. Рус драматургиясе көчлерәк, нәтиҗәлерәк, әлбәттә. Әмма милли драматургия дә үсеш юлында, яңа эзләнүләрдә. Яңалык, беренче чиратта әсәрләрнең тышкы формасында чагыла: сюжет җыйнаграк, теле кыскарак һәм шул ук вакытта эчтәлеклерәк (хәзер озын җөмләләр белән сөйләшмиләр, матур әдәби тел генә пьесаның уңышын тәшкил итә алмый), вакыйгалар кызурак, хәрәкәт көчлерәк. Ә идея тирәнлеге, сәнгатьчәлек дәрәҗәсе (хөрмәтле авторларыбыз мине гафу итсен), умырткасы, кызганычка каршы, йомшаграк.

Тагын бер мөһим әйбер – сәхнә әсәрләрендә заман герое сирәк. Ә бит һәр әдәби әсәрнең үзәгендә герой торырга тиеш. Бу – канун. Герой үзенең тирә-ягындагы тормышны, кешеләрне яхшы якка үзгәртергә бурычлы. Тормышыбызны алсаң – бар ул безнең андый яшьләребез дә, замандашларыбыз да. Алар җитди матур эшләргә дә хисләргә дә сәләтле. Тик әдәби герой булып сәхнәгә менә алмыйлар. Кулына каләм алган иҗатчылар замандашларыбызны гадәти тормышларында, гадәти гамәлләрендә җыелма образ итеп сурәтләргә омтылса иде.

Янә дә бер әйбер турында әйтмичә булдыра алмыйм – безнең бүгенге бөтен пьесаларыбыз авыл тирәсендә: авыл вакыйгалары, авыл проблемалары. авыл персонажлары һ. б. Әйтерсең, безнең милләттәшләребез шәһәрләрдә,  башкалаларда яшәми. Әйтерсең, аларны да ниндидер проблемалар, тормышыбызның җитешсезлекләре, кешеләр арасындагы хисләр, мөнәсәбәтләр  борчымый. Күбрәк 90нчы еллар әдәбиятына хас: шәһәр начарлык, җинаять  оясы дигән  стереотип караш кысаларыннан чыгарга, дөресрәге үсәргә  вакыттыр. Карагыз әле классик  мирасыбызга: “Бәхетсез егет”, “Беренче театр”, “Банкрот”, “Безнең шәһәрнең серләре”, “Башмагым”, “Җизнәкәй”, “Асылъяр”, “Көз” һ. б.лар…   Татар морзалары, татар зыялылары, яисә кадимчеләре, башка катлам вәкилләре, башка милләттәшләребез тарихта шәһәр кешеләре булып урын алган. Һәм бу шулай булган да. Татар драматургиясен башлап җибәргән беренче татар пьесалары “Бичара кыз”, “Рәдде бичара кызны” алыгыз.  Бүген дә шәһәрлеләр милләтебезнең аерым бер мәдәни катламын билгели. Һәм театрга да күбрәк алар йөри бит. Нишләп без алар белән уртак темаларга сөйләшә алмыйбыз? Әйтергә теләгән фикерем – милләтебезнең төрле катлам, төрле һөнәр вәкилләре, мәдәниятле, зыялы шәхесләре образлары да чагылыш тапсын иде сәхнә әсәрләрендә. Үлчәүләрдә тигезлек югалмасын. Игътибарлырак булсаң, ул сюжетлар “аяк астында” ята. Күптән түгел театрыбызда Казан театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән очрашу булды. Ул да шул ук проблемаларны атап үтте. Димәк, бу драматургиябездә зур борчылу тудырырлык тенденцияләрнең берсе.

Күтәрелгән темаларга килсәк, алар вакланды кебек – вакыйгалар гел көнкүреш низаглары тирәсендә әйләнә. Зыялылык җитми, фикерләү куәсе җитми. Әйтер сүзне дә яңача, үзеңчә генә яңгырату алымын табарга кирәк. Берәр вакыйганы диалоглар аша тасвирлау гына пьеса булып җитә алмый шул әле.

Сер түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, гомумән, Евпропа илләрендә театрлар, шул исәптән драматурглар, тамашачыны ничек булса да шаккатыру, аптыратуны төп максат итеп куя. Бездә дә очрамый түгел андый спектакльләр. Булсын, андыйлар да кирәктер. Тамашачы үзенә ошаганын үзе сайлап ала ул.

Ә гомумән, заман театрларының төп үзенчәлеген билгеләгәндә шундый тенденция күзәтелә: бүген театр – драматургия трибунасы түгел, ә режиссура мәйданы. Әсәр режиссер кулында я югалып калырга, я шедеврга, уникаль проектка әйләнергә мөмкин. Шуның өчен драматурглар театрда гына үсешә ала. Алар анда яшәргә, суларга, театрдан чыкмаска тиеш.

Проза әсәрләрен сәхнәләштерү дә бүген бик популярлашып китте. Миңа калса, бу – бик дөрес һәм отышлы адым. Чөнки проза – иң бай, тирән һәм колачлы жанрларның берсе. Ә нишләп шундагы энҗе-мәрҗәннәрне сәхнәләребезгә мендермәскә?

– Тамашачы элек нинди иде һәм бүген нинди? Уфа тамашачысы нинди спектакльләргә өстенлек бирә?

– Шунысы үзгәрешсез кала: безнең тамашачыбыз һәрвакыт театр җанлы. Туфан абый әйтмешли, театр җене кагылган аңа. Әлбәттә, заман үзгәрү белән тамашачы да үзгәрә, аңлаешлы хәл. Тик бу күзәтүләргә күчкәнче, сүземне “Нур” театрының туу мәленә юнәлтәсем килә. Башкорт академия театрының алтын чорын хәтерлисезме? Нурия Ирсаева, Фидан Гафаровларның балкыган чагын! Һәр премьерада – аншлаг, спектакльләрдә – шыгрым тулы заллар! Шушы җирлектә Уфабызда татар телендә уйнаган профессиональ труппа булдыру – күптәнге милли ихтыяҗ иде. Шуңа да халкыбыз көтеп алган сөекле театрына аеруча җылы, хәстәрлекле мөнәсәбәттә. Беренче адымнарыннан ук ул аны үз сабые кебек күтәреп алды, нинди генә сәхнәдә, кайда гына чыгыш ясамасын, гел театр белән бергә булды. Төрле чакларда да тугры калды. Театрыбыз да, үз чиратында, халкының өметен аклады. Һөнәри дәрәҗәдә үсте, төрле яктан сәләтен ачып, репертуарын баетты, яңа исемнәр, сәхнә йолдызлары кабызды.

Тамашачыга театрга нәрсә эзләп килә? Кемдер – рәхәтләнеп күңел ачар, көләр өчен, кемдер – тулган күңелен бушатыр, тормыш турында уйланыр, үз уйларына, килеп туган сорауларга җавап табар өчен. Ә кемнәрнеңдер очрашу урыны ул. Күпме кеше – шулкадәр үк теләк, максат. Ә театр –  чып-чынлап могҗиза  дөньясы. Күңел анда ниндидер аңлатып булмаслык аерым бер халәттә яши башлый. Һәр тамашачы шушы илаһилыкның “корбанына”, ягъни аерылгысыз бер өлешенә, кыйпылчыгына әверелә. Ак яулыклы, мамык шәлле әби-апалар да, нәфис зәвыклы яшьләребез дә – барысы да кадерле безнең өчен.

Без эшебезне тәмамалап кайтырга чыкканда, театрның кичке утлары кабынып, тамашачы спектакльгә җыела башлый. Мин аларны күзәтергә яратам, шул ук вакытта сокланып карыйм. Эштән соң театрга килергә вакытын, мөмкинлеген тапканы өчен. Күренеп тора: алар өчен бу – зур вакыйга, бәйрәм, хәтта ниндидер тантана. Күпләр дуслары, туганнары, гаиләләре белән җыелышып килә. Төрле буын гына түгел, төрле милләт кешеләре бар арада. Русларның да безгә яратып йөрүләрен беләбез. Даими тамашачыларыбыз бик күп. Ераклардан Уфага кунаккка килүчеләр дә еш кына “Нур” театрына сәяхәт кыла. “Теләкләр һәм тәкъдимнәр” китабында нинди генә хатлар язмыйлар – барысы да ихлас күңелдән, эчтәлекле, якты теләкле. Артистларның уены белән соклану гына түгел, спектакльдән соң туган уйланулар да бик күп анда. Димәк, тамашачы уйланган, спектакльдән үзенә кирәген алган, хис-тойгыларын үзе белән өенә, гаиләсенә алып кайтачак, дуслары белән уртаклашачак. Әйтик, “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасыннан соң бер тамашачы “Мин ялгышканмын. Кайтып, ирем белән сөйләшим, гаиләбезне саклап калыйк”, дигән сүзләр язып калдырган иде. Башка сүзләр монда, минемчә, артык.

Әйе, спектакль барышында артистлар гына рентгент утында калмый, ул ике сәгать вакыт тамашачының да эчке дөньясын ачып сала. Шунда аның никадәр тирән, бай күңелле, белемле,  уйлы-фикерле, мәдәниятле икәнлеген күрәбез. Без, нишләптер, “тамашачы күбрәк комедия, җиңел-җилпе әсәр ярата”, дип әйтергә яратабыз. Бу – ялгыш фикер. Комедия ярата, әйе, бу заман шаукымы – тормышны елмаеп, юмор аша кабул итү. Ләкин җиңел-җилпе әйберне түгел. Фальшны кем дә шундук сизә. Һәм үз мөнәсәбәтен белдерә. Мондый күңелсез хәлләр булганы бар тарихта.

Соңгы елларда “Театр төне”, “Сәнгать төне” кебек мәдәни акцияләр кысаларында без тамашачы белән интерактив ток-шоулар оештырабыз. Шул ачыктан-ачык сөйләшүләр күп нәрсә бирә безгә. Һәм ике арадагы мөнәсәбәтләрнең сыйфатын билгели. Гомумән, безнең Уфа тамашачысы башкалардан аерылып тора – киң һәм йомшак күңелле, әдәпле һәм тыйнак, тугры һәм чын дус ул. Рәхмәтле була белә ул: алкышларын да, чәчәген дә кызганмый. Әйтик, Казанда тамашачы күпкә таләпчәнрәк, дияр идем. Безнең сәхнәдә бик еш алмаш гастрольләр, төрле фестивальләр уза. Нинди генә коллектив чыгыш ясаса да, залларыбыз тулы була. Бу – безнең өчен зур шатлык, әлбәттә. Чөнки монда безнең дә өлешебез, безнең хезмәтебез дә бар. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: халык театрны үзе тудырды, үзе үстерде, үзе саклап-яклап яши. Халыктан туган театр да, төрле шаукымнарга карамастан, бары тик халкына хезмәт итә, халкы дип яна, халкы дип яши.

– Ә театр тәнкыйте бармы бездә?

– Башкортстан юлдаш телевидениесендә “Театр язы – 2017” фестивале  уңаеннан ачык студиядә сөйләшү оештырылып, театрлардан  вәкилләр чакырылган иде. Анда да шушы сорау бирелде. Җаваплар икегә аерылды – кемдер “театр тәнкыйте бар”, ди, кемдер – “юк”, ди. “Бар” диючеләр, әлбәттә, бу аның җимешләрен күреп-татып торучылар, икенчеләре – ишетеп кенә белүчеләр. Асылда исә, Уфада театр тәнкыйтьчеләре бар. Өстәвенә, Уфа дәүләт сәнгать институтында әледән-әле “театр тәнкыйтьчесе” белгечлеге буенча дипломнар бирелеп тора. Тик аларның санаулылары гына чын мәгънәсендә татр тәнкыйтьчесе булып китә ала. Айсылу Сәгыйтова, Рида Буранова, Эльвира Искуҗина исемнәре күпләр өчен таныш инде. Алар һәрдаим төрле фестивальләрдә, семинарларда катнаша, үзләре дә инстистутта театр теориясеннән дәресләр алып бара.

Ә менә тәнкыйтьчеләр белән театрлар арасындагы эш әлегә әзрәк аксый. Киләчәктә шул эшне активлаштырып җибәрәсе бар. Мин үзебезнең театр турында сүз алып барам. Артистларның, режиссерның объектив фикер ишетәсе, тышкы бәя аласы бик килә. Алар барысы да – хис кешеләре, бик еш кына  мактау сүзләренә дә мохтаҗлар. Ә тәнкыйтчеләрне тыңлап торсаң – алар шулкадәр кызыклы итеп сүтә спектакльне. Кайвакыт аларның чыгышы сәхнә әсәреннән кызыклырак та булып китә. Соңгы тапкыр тәнкыйтьчеләр үткән сезонда чыккан “Башмагым” спектаклен анализлады. Бик матур фикерләр яңгырады. Илһам бирде алар. Нинди генә ситуациядә дә тәнкыйть позитив, файдалы булырга һәм үсешкә ярдәм итәргә тиеш, дип уйлыйм. Киләчәктә менә шушы юнәлештә эшләү максаты тора. Театр елына бер тапкыр булса да үз эшчәнлегенә, спектакльләренә карата белгечләр сүзен ишетә икән – шул вакыттта театр тәнкыйте бар, дип әйтә алабыз.

– Театрда тәрҗемә эшенә син җаваплы дип беләм….

– Тәрҗемә дигәндә, мин аны икегә аерып аңлатып китәр идем. Беренчесе, әлбәттә, театрның көндәлек эшендәге тәрҗемә. Яисә, артистларның сәхнәдә татарча уйнаганын колакчалар аша синхрон рәвештә русчага тәрҗемә итү. Кайбер кичләрдә, тамашачыларның 80 проценты наушниклар ала. Моның сәбәпләре төрле. Әйтеп үткәнемчә, безнең театрга рус телле яисә башка милләт кешеләре дә бик күп йөри. Ләкин арада сәхнәдә яңгыраган әдәби телне аңламаучы татарлар да бар. Туган телен белмәүчеләр дә юк түгел. Бу хәл кызганыч кына түгел, хәвефле дип әйтер идем. Болай барса, телебезнең киләчәге нинди булыр, дигән борчулы уйлар туа күңелдә.

Тәрҗемәгә килгәндә, әллә ни авырлыклар тумаса да, аның нечкәлекләре җитәрлек. Әйтик, шундый очраклар була, кайбер фикерне русчага туры тәрҗемә итсәң, бөтен тәме, куәсе югала. Бу бигрәк тә милли юморга, сүз уйнатуга яисә җыр текстларына кагыла. Мәсәлән, “Эх, тала-тала, тала ике беләгем”не русчага әйләндереп карагыз әле! Шулай да четерекле ситуацияләрдән чыгу юлларын табабыз. Тел – төпсез дәрья бит ул. Чумсаң, эллә нинди энҗе-мәрҗәннәрне табып була.

Шул ук вакытта текст юлы-юлга, җәмләсе-җөмләгә тәрҗәмә ителергә тиеш. Ниндидер ирекле, шәхси иҗат алымнары рөхсәт ителми. Татар һәм рус теленең тагын бер аерым ягы бар: татар теле һәрвакыт озынрак сөйләмгә корыла. Шуңа синхронлык югалырга мөмкин. Бу артистның темпераментына, спектакльнең темпоритмына да бәйле. Актерның сүзләрне онытып җибәргән, яки төшереп калдырган очраклар да булгалый.  Ләкин безнең тәрҗемәне укучы диктор кызларыбыз инде остарып-шомарып беткән. Андый гына мәсьәләләрне бер авырлыксыз башкарып чыгалар. Уртача алганда, спектакльләрдә  наушникларны 20 процент тамашачыларыбыз файдалана.

Тәрҗемәнең икенче төре рус теленнән татарчага тәрҗәмә ителгән пьесаларга кагыла. Алар арасында рус драматургиясе генә түгел, чит ил классикасы, башка халыкларның заман драматургиясе дә бар бит. Егерме биш еллык эш дәверемдә андый әсәрләр күп куелды. Классиканың, гадәттә, әзер тәрҗәмәсе була, шуңа да ул классика, аның  сәхнәдән төшкәне юк. Ләкин монда да үз нечкәлекләре. Әйтик, телнең искерүе. Тел бит – заман белән бергә үзгәрә, хәрәкәтләнә торган иҗтимагый күренеш. Анда архаик сүзләр, алымнар барлыкка килә. Әгәр дә спектакль уңышка ирешсен, безнең чор кешесе өчен аңлаешлы, якын, актуаль булсын дисәң, әлбәттә, иң элек тел ягын хәстәрләргә кирәк. Кайбер классик спектакльләрнең, архаик тәрҗемә аркасында, берничә тапкыр уйналгач та репертуардан төшеп калган очраклары бар. Тамашачы кабул итми, аңламый аларны. Үзебезнең театрны гына күздә тотмыйм. Бездә, мәсәлән, берничә ел элек Александр Островскийның “Без вины виноватые” әсәре куелды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан аның тәрҗәмәсен соратып алдык. Билгеле классик башкарган. Аның әсәрләре – әдәбиятыбызның алтын фонды. Ләкин укып чыккач, тәрҗемәнең бүгенге көнгә туры килмәгәнен аңладык. Бүген алай сөйләшмиләр. Андый алымнар, озын-озын җөмләләр кулланмыйлар. Су буе кадәр сүзләр тезмәсен ятлау артистларга да авыр булыр иде, тамашачы да кабул итәр идеме, юкмы. Уйладык-уйладык та, тәрҗемәнең заманча яңа редакциясен эшләргә карар иттек. Һәм бу бик дөрес карар булды. Спектакль бик озак еллар тамашачы мәхәббәтенә коенып яшәде.

Төрле елларда безнең афишаларда тәрҗемәче буларак Марат Кәримов, Рәдиф Тимершин, Рәиф Әмиров исемнәре яңгырады. Тәрҗемә белән үзем дә шөгыльләнәм. Бу өлкәдә инде ярыйсы гына тәҗрибә тупладым кебек. Тел белгече булу гына җитми бу өлкәдә. Театрны  эчтән белергә, артистларны, режиссерны тоярга кирәк. Репетицияләрдә утыру да мотлак. Чөнки – үзалдыңа язу ул бер, ә артистлар башкаруында текст башкачарак төсмер алырга мөмкин. Монда тагын бер тапкыр проза әсәре белән пьесаның аермасына игътибар юнәлтәсем килә. Беренчесе – уку, икенчесе сөйләү һәм тыңлау өчен. Аларның аермасы бар. Шул вакытта әсәрнең яңгырашын ишетеп, дөрес юнәлеш биреп җибәрергә кирәк. Җитмәсә, артистларның, текстны җиңелрәк истә калдыру өчен, аны гадиләштерү, кыскарту очраклары булгалый. Шунда инде син тәрҗемәнең телен, стилен, авторның төп фикерен, эмоциональ төсмерен саклап калырга тиешсең. Чөнки телнең үз канунары, үз яме, үз моңы. Бүген багажымда дистәгә якын тәрҗемә эшем бар. Берничәсе әле дә репертуарда уңышлы бара. Режиссерларның шундый үтә җаваплы, шул ук вакытта кызыклы иҗат эшен миңа ышанып тапшырганнары өчен бик рәхмәтлемен.

Гөлнур, укыту эшчәнлегең хакында сөйләп китсәң иде? Бүгенге яшьләр, студентлар нинди алар?

– Театр тулы бирелгәнлекне таләп итсә дә, теләгең булса – вакыты табыла, дип уйлыйм. Әйтик, артистларның театрдан тыш тагын кайдадыр эшләве, чыгыш ясавы, миңа калса –  уңай күренеш. Чөнки алар үз-үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый. Драматург, режиссер куйган тәкъдим иткән кысаларда гына калмый. Заман үзе таләп итә мондый форматны. Кичәге ритмда яшәүнең кызыгы да юк кебек миңа. Үзем дә шундый тынгысызлар рәтеннән. Тормыш кыска, аның бар мөмкинлекләрен дә кулланасы, үзеңне тагын да тирәнрәк ачасы, ә тәҗрибәңне уратаклашасы, яшьләрне үстерәсе килә.

Минемчә, тормышта иң мөһиме – үткәннәргә борылып караганда, вакыт дигән иң кадерле әйбернең бушка узмаганын аңлау. Шуңа мин тик тормаска тырышам. Тышкы яктан тыныч кына, сабыр күренсәм дә, эчемдә ут яна. Әз генә буш вакытым килеп чыкса, рәхәтләнеп ял итәсе урынга, борчыла башлыйм. Гел нидер эшләргә, хәрәкәтләнергә, нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк миңа. Уфа дәүләт сәнгать институтында укытып йөрүем дә шуннан киләдер. Югыйсә, табышыннан бигрәк, мәхәббәткә корылган шөгыль. Ләкин бер генә дә үкенгәнем юк.

Уфа дәүләт сәнгать институтында, театр факультетының актер бүлегендә укыта башлавыма быел егерме ел була. Төп эшемә,  театрга турыдан-туры бәйле бу вазыйфам.  “Нур” һәм Туймазы театрлары өчен махсус татар курсларында татар теле, әдәбияты һәм фольклоры дәресләрен алып барам. Биредә  укыту алымнары башка вузлардан аерылып тора. Әйтик, булачак актерлар тел гыйлеменең ике генә өлкәсен – орфоэпия һәм лексикологияне өйрәнә. Алар да филология факультетындагы кебек лекция рәвешендә түгел, ә аерым, индивидуаль рәвештә бирелә, практик күнекмәләр аша үзләштерелә. Күнекмәләр исә – әдәби әсәрләрдән озын-озын өзекләр, шигырьләр. Мондый дәресләрдә сәхнә теле алымнары да килеп керә, шунсыз булмый. Актер осталыгы, сәхнә теле дәресләре биремнәре өстендә дә бергәләп эшлибез.

Булачак актер сәхнәдә бик күп “тиеш”ләрне күз уңында тотарга тиеш. Акылы, фикере, бөтен гәүдәсе, хәрәкәтләре, адымнары, хәтта күз карашы контрольдә булырга, режиссер уйлаган концепциядән читкә чыкмаска тиеш. Шул вакытта телнең дөреслеге, авазларның әйтелеше игътибардан читтә калырга мөмкин. Ә тел белгече моңа юл куймый, һәр хатаны төзәтеп, актер телен камилләштерү өстендә туктаусыз эш алып бара. Һәр предметның укытучысы – вокал, пластика, бию һ. б. – студентлар белән шулай эшли. Шул рәвешчә актер һөнәренә нигез салына. Аерым дәресләр күбрәк кичләрен, театрдагы эш сәгате тәмамлангач дәвам итә. Бары театр факультетында гына студент кичке сәгать унга кадәр дәрестә булырга мөмкин. Андый режим юкка түгел, ул булачак профессиягә нигез сала, аның катгыйлыгын аңларга ярдәм итә.

Беренче курсымны мин 1998-2002нче елларда укыттым. Үзем дә алар белән бергә өйрәндем, дисәм дә була. Татар теле дәресләрен алып барырга курсның художество җитәкчесе Әхтәм Әхәт улы Әбушахманов тәкъдим итте. 90нчы еллар азагында ул “Нур” театрында еш кына спектакльләр, театрлаштырылган тамашалар куйды. Әйткәндәй, ул – Уфадагы татар театры сәхнәсенә беренче тапкыр башкорт драматургларының (Илшат Йомаголов, Рәмил Кол-Дәүләт һ.б.) әсәрләрен күтәргән режиссер.

Зур теләк, омтылыш белән башлаган юлым уңышлы дәвам итте. Миңа ышаныч белдергән зур шәхесләрнең өметен акладым шикелле. Әйтеп үткән идем инде, укытучы булу – балачак хыялым. Күңел төбендә яткан шул теләк тә алып килгәндер мине бу өлкәгә, кешене хыял йөртә диләр бит. Театр белән тел, әдәбият гыйлеме һәрдаим үрелеп бара тормышымда,  эшемдә дә.

Әлеге вакытта инде алтынчы курс белән эшлим. Студентларым – театр сәхнәләрендә оста артистлар булыр җитеште, кайберләре инде мактаулы исемнәргә лаек булды. Яшь актерлар өчен дәресләрем, алар театрга эшкә килгәч тә, дәвам итә.

Телгә мөнәсәбәт, әлбәттә инде, аңа мәхәббәттән башлана. Остазларым үрнәге белән,  иң элек студентларда шул хисне уятырга тырышам. Бүгенге яшьләр бик акыллы. Милли үзаң да бар аларда, туган телгә, мирасыбызга кызыксыну да, омтылыш та көчле.Тик белем генә азрак – шунысы кызганыч. Ә сәбәбе – мәктәпләрдә татар теле укытуның кимүе. Балаларның күбесе туган тел дәресләренә йөрмәгән, чөнки әниләре (!) шундый киңәш биргән… Хәтта Һади Такташ, Муса Җәлилнең кем икәнен бөтенләй белмәүче-ишетмәүчеләр бар арада!

Телне белүгә килгәндә, шулай ук проблемалар җитәрлек. Татарча бөтенләй сөйләшмәгән балалар да укырга керә, чөнки актерлык һөнәре буенча абитуриентларга башкарак таләпләр куела. Шуңа да ике-өч елда телне өйрәнергә, аның моңын корырга тырышабыз. Телнең моңы дигәннән – дөрес сөйләм көен оештыручы бик күп элементлар, кагыйдә-кануннар бар бит. Татарча камил сөйләшүчеләр өчен аларны белү мөһим дә түгелдер. Ә телне бик белеп бетермәүчеләр өчен бу бик кирәк. Шәһәр генә түгел, авылдан килгән студентлар  арасында да җитәрлек алар.

Әйтик, сүз басымы. Гомум кагыйдә буенча, төрки телләрдә сүз басымы соңгы иҗеккә төшсә дә, аның искәрмәләре бар. Басым дөрес куелмаган очракта, әлбәттә инде, сөйләм колакны яра, телнең моңы югала. Бу кагыйдәләр татар теле дәреслекләрендә күрсәтелмәгән, булачак укытучыларга да бу хакта сөйләмиләр. Ә бу, минемчә, бик мөһим. Мәктәптән үк өйрәтергә кирәк. Аеруча телебезнең бүген яртылаш руслашып баруы фонында. Киләчәктә язу белән һәркем шөгыльләнмәскә дә мөмкин, ә сөйләм исә – тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Студентларның татарча “һ” ,”ш” авазларының дөрес булмавы, кайчакта “җ” авазын әйтә алмаулары – гадәти күренеш. “Һава” – “хавага”, “һәм” – “хам”га әйләнгән очраклар адым саен. Ә бер студентыбыз татарча итеп “о” сузыгын әйтә алмый, “о” авазы гел русча яңгыраш белән туа иде.  Мондый җитешсезлекләр радио аша да, кайбер эстрада җырчыларының сөйләмендә, җырларында дә еш кына яңгырый. Бу күренеш күңелне генә кырып калмый, ә шундый җаваплы өлкәдә хезмәт итүченең тел кагыйдәләрен өйрәнмәвен, үз өстендә эшләмәвен,  үз һөнәрен, тамашачысын хөрмәт итмәвен күрсәтә.

Дөресен әйтергә кирәк, бу эшемне башлаганда кул астында бернинди программа, методик кулланмалар юк иде. Бары тик театр факультетының ул вакыттагы деканы Рафаэль Шәфыйков һәм курс җитәкчесе куйган максатлар һәм вуз белемем бар. Чөнки әлегә кадәр системалы рәвештә татар телле артистларны әзерләмәгәннәр. Шулай нольдән башладым эшемне. Программаны  Казан, Мәскәү театр вузларының тәҗрибәсенә таянып, үзебезнең театр проблемалары һәм таләпләреннән чыгып төзергә туры килде. Шуңа да театраль педагог эшчәнлеге миңа аеруча кадерле. Гомумән, студентлар белән эшләү искиткеч зур илһам, канәгатьлек хисе бирә. Бигрәк тә аның матур җимешләрен сәхнәдә күрсәң, дөресрәге, ишетсәң!

– Сиңа матбугат басмалары белән дә бәйләнештә торырга туры килә. Аларга карашың ничек?

– Кәгазьгә басылган гәзит я журналны  кулга тотып укудан да тәмлесе юк. Интернеттан исә  үземә кирәк мәгълүматны гына эзләп табам, “Башинформ”ны укыйм, мәдәният-сәнгатькә кагылышлы сайтларны күзәтеп барам. Кайда чыгуына карамастан, аналитик материаллар ныграк кызыксындыра. “Кайда? Нәрсә?” түгел, күбрәк “Нигә?” соравы белән карыйм мин язмаларны. Журналистның вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләре, шәхси фикерләре кызыклы. Тик соңгы елларда андый юнәлештәге мәкаләләр азайды кебек.

Иң мөһиме – матбугат чаралары һәркайсы үз укучысын тапсын, берүк бетә күрмәсеннәр иде. Бигрәк тә – милли басмалар. Алар – мәгълүмат җиткерүдән бигрәк, телебезне саклаучылар. “Кызыл таң” минем өчен гел беренче урында кала, башкалар гафу итсен инде. Ул бик эчтәлекле, заман сулышын тоеп яши. Төрле темадагы мәкальләрне рәхәтләнеп укыйм. Шул ук вакытта “Өмет”, “Башкортостан”, “Вечерняя Уфа” гәзитләре,  һөнәри басмалардан “Тамаша”, “Рампа”, “Сәхнә”, “Мәдәни җомга” минем өчен бик якын. “Тулпар” исә – минем өчен “Казан утлары” кебек, яшькә генә яшьрәк. Аның каравы, ул үзебезнең туган як мохитен, Башкортстандагы татар дөньясын чагылдыра. Таныш шәхесләр турында очерк-интервьюлар, заманча әдәби әсәрләр, яшьләр иҗаты – болар барысы да миңа кызыклы. Һәр санын укып, танышып барам һәм Уфабызда шундый җитди, абруйлы басма нәшер ителүенә бик шатмын.

– Тагын бер соравым, әлбәттә инде, гаиләң турында…

– Иҗат кешесенең, бигрәк тә хатын-кызның, гаиләгә вакыты калмый, дигән сүз бар халыкта. Әйе, театрда эшләү бөтен тормышны башкачарак корырга мәҗбүр итә. Тик бу фикер күбрәк артистлар хезмәтенә кагыла. Хәтта үзем дә еш кына аларның гаиләләрен, балаларын кызганып куям. Спектакльләр кичке сәгатьләрдә генә тәмамлана, күпме сабыйлар кичләрен әниләрен көтеп уздырырга мәҗбүр була. Минем эшем берникадәр иркенрәк. Дәресләрем булмаганда, кичләрем өйдә,  гаиләм, балаларым белән үтә.

Ләкин иҗат эше бер дә үзеңнән калмый бит: өйгә дә кайта, синең белән йокларга да ята. Ә премьералар, төрле чаралары узганда барыбер соңга кадәр театрда булырга туры килә. Шул вакытта, әлбәттә, якыннарыңа, тормыш иптәшеңә таянасың. Элегрәк әнием бик ярдәм итә иде. Кызым Ләйсәнгә 15 яшь тулды. Мәктәпне тәмамларга әз генә калды – җитди чорларга аяк басарга торабыз. Дөресен әйткәндә, ул – “полк кызы”: театрда туды, театрда үсте, дисәм дә була. Минем белән бергә ике яшеннән институтка укытырга йөрде. Бер дәрес вакытында йоклап китеп утыргычтан егылып төшкәнен элекке студентларым әле дә искә төшереп сөйли. Бүген үзе дә артист булу теләге белән яна. Мин әлегә бар дәлилләремне китереп, аны бу уен сүндерергә тырышам. Ләкин, ничек булса да, аның теләгенә каршы төшмәм, дип уйлыйм. Улым Ильяска алты яшь тула. Бәләкәйдән үк театрны, сәнгатьне яратканы сизелеп торды. Аңа инде  театрда үсү эләкмәде, шуңа да монда килүне зур бәйрәм, тантана итеп кабул итә. Балалар спектакльләренә, Яңа ел бәйрәмнәренә бик теләп йөри, кабат-кабат барып карарга әзер. Шулкадәр игътибар, җитди анализ белән тамаша кыла ул аларны, кайткач, әллә нинди сораулар биреп аптыратып бетерә. Ә быел Кыш бабай белән Карсылуның өйгә килүе иң зур вакыйгага әйләнде. Балалар бакчасында, театрда, өйгә килгән һәм телевизордагы Кыш бабайларны барысын бергә чагыштырып карый да, кайсысы иң чыны икән, дип баш вата.

Тормыш иптәшем Илдус Әбүзәр улы Кырмыскалы районының Илтуган авылында туып үскән. Адвокат эшчәнлеге алып барса да, күңеле белән бик иҗади кеше. Матур җырлый, оста сөйли, кайда гына булса да үзенә карата, һәркемнең күңеленә юл таба белә. Кайвакыт мин аңа, шаяртып: ”Юкка артистлыкка бармагансың, халык синдә сәхнә йолдызын югалткан” дип әйтеп куям.  Ләкин бу шаярту гына, чөнки ул үз һөнәрендә дә бик уңышлы эшли. Кешеләргә ярдәм итү, аларга файдалы, кирәкле булу – аның өчен иң зур бәхет.

Шөкер, үземне бик бәхетле саныйм. Сөекле ирем, газиз балаларым бар.  Алар – минем юаныч-таянычым, яшәү мәгънәм. Яраткан эшем, театрым, коллегаларым,  институтым, студентларым бар. Алар – минем илһамым. Матурлардан-матур моңлы телем бар, газизләрдән-газиз туган ягым бар. Анда мине рухи терәгем, киңәшчем – әткәем көтә. Мине үстереп зур тормышка канат куйган яланнарым, су-җирләрем, туган йортым, нигезем көтә. Тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен? Бары тик – матур эшләр, игелекле гамәлләр. Иншалла, шуларны кылырга киләчәктә бар мөмкинлекләр  булсын!

– Кызыклы һәм мәгънәле җавапларың өчен, рәхмәт, Гөлнур! Киләчәк көннәрең дә нурлы һәм “Нур”лы булсын!

 

Әңгәмәдәш: Дилбәр БУЛАТОВА.

 

«Тулпар», 2018, № 1.

 

 

 

 

Поделиться