ЭШКӘ БИРСӘҢ ЧЫН КҮҢЕЛ…

Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рөстәм Баһаветдинов белән әңгәмә

Биографик белешмә: Рөстәм Баһаветдинов 1963 елның 13 мартында Стәрлетамак районының Югары Услы авылында туган. 1985 елда Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаганнан бирле язмышы туган ягы белән бәйле. 1985-99 елларда Салават исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли, баш инженер вазыйфасын алып бара. 1999-2000 елларда Услы авыл советы хакимите башлыгы була. 15 ел “Салават” агрофирмасы җәмгыяте директоры булып хезмәт сала. 2015 елның мартыннан – Стәрлетамак муниципаль район хакимияте башлыгы.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2002), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2006). 2013 елда Дәүләт Җелышы-Корылтайның Мактау кәгазенә, Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булган.

– Рөстәм Рәис улы, календарьда яңа ел якынлашканда, әлбәттә инде, үткән ел нәтиҗәләре хакында сорау бирәсе, сүзне 2018 ел йомгакларыннан башлыйсы килә.
– Әйе, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңышны көз саный. Кырлардан игеннәр җыелып келәтләргә тутырылган, терлекләр кышлауга күчерелгән. Башкарылган эшләрне күздән кичерү өчен бик уңай вакыт. Белгечләребез әзерләгән кайбер нәтиҗәләрне “Кызыл таң” гәзите укучылары белән дә уртаклашмакчыбыз.
Иң тәүдә Стәрлетамак районының үзенчәлекле якларын телгә алырга кирәк. Стәрлетамак шәһәрен күпләр белсә дә, шул ук исемдәге район барлыгын ишетмәүчеләр дә очрый. Андый район бар гына түгел, ул – авыл хуҗалыгы иң нык үсешкән төбәкләрнең берсе. Бер генә мисал китерәм: быел, һава торышы уңайсызрак килеп, гектар көче 24 центнер гына тәшкил итүгә карамастан, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 164 мең тоннадан артык уңыш алынды. Былтыр исә бер гектардан 33 центнердан артык уңыш җыйган идек. Бу – республика муниципаль районнары арасында иң югары күрсәткеч. Шулай ук районыбыз һәр ел көнбагыш уңышы буенча да беренчелекне бирми. Быел бер гектардан 19,5 центнер исәбеннән 43 мең тонна көнбагыш җыеп алынды.
– Мул уңышның алшартлары күп. Сез аларның кайсыларын иң мөһиме дип саныйсыз?
– Әлбәттә инде, табигый-климатик шартлар беренчел. Гомум алганда, Агыйдел буе тигезлегенең кара һәм кара-соры туфрагы игенчелек өчен өчен уңай. Урманнар район территориясенең нибары 5,1 процентын били, җылы, корырак климат өстенлек итә. Районның федераль Уфа – Ырынбур юлында урнашуы, тарихи үзенчәлекләр дә тәэсир итми калмыйдыр. Мәсәлән, туган якны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы М. И. Роднов язуынча, узган гасыр башында, ягъни йөз ел элек Уфа – Бәләбәй – Стәрлетамак өчпочмагында Төньяк Америка киңлекләрендәге кебек үк яхшы тормышлы крәстиәннәр катламы барлыкка килеп, алар күпчелекне тәшкил иткән.
Икенче алшарт – кадрлар мәсьәләсе. Районыбыз уңган, көр күңелле, хезмәтчән халкы белән аерылып тора. Элек-электән бездә кадрларга карата сак һәм ихтирамлы мөнәсәбәт өстенлек итә, булдыклы җитәкчеләребез, тирән белемле белгечләребез, үз һөнәренә, биләгән вазыйфасына гомер буе тугры калган, берничә буынны берләштергән хезмәт династияләребез бар.
Өченчедән, бүгенге чорда авыл хуҗалыгында техниканың роле дә гаҗәп зур. Бу уңайдан республикада һәм күрше төбәкләрдә дә билгеле “БашАгроМаш” акционерлык җәмгыятен телгә алып китми мөмкин түгел. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланып кына калмый, җир эшкәртү, мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар, шул исәптән, стандарт булмаган җайланмалар җитештерелә.
Дүртенчедән, яңа технологияләргә, фәнни яңалыкларга таяну мөһим. Аерым алганда, минераль ашламаны урынлы куллану игеннең күләмен арттыру, сыйфатын яхшырту мөмкинлеген бирә. Район басуларына һәр гектарга, тәэсир итүче матдәдән исәпләгәндә, 34 килограмм ашлама кертелде. Орлыкның 100 проценты химик эшкәртелеп чәчелде, 80 мең гектарда химик утау үткәрелде.
Шушы төп алшартлар булганда мул уңышка өмет тотып була. Быел, мәсәлән, май-июнь айлары салкынчарак килде. Шуңа карамастан, кәефне төшермәдек, бөтен эшләр үз вакытында һәм тиешенчә башкарылды. Үткән кыш кар катламы да аз иде, ләкин, дөрес технология сайлау нәтиҗәсендә, уҗымның 93 проценты яхшы кышлады.
– Стәрлетамак районы эре хуҗалыкларның күп булуы белән аерылып тора. Ирешелгән күрсәткечләргә караганда, мондый хуҗалык итү рәвеше үзен аклый, булса кирәк?
– Бездә зур булмаган крәстиән-фермер хуҗалыклары да бар. Алар райондагы басуларының 14 процентында иген игә һәм шул ук нисбәттә ашлык та җитештерә. Сарык, кош-корт асрау, яшелчә, сөт азыклары, бал җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен сату кебек юнәлешләрдә өлешләре зур. Иң алдынгылардан Игорь Сазоненко, Рөстәм Шахмаев, Илгиз Азнаев, Илдар Бурангулов, Миңнулла Бурангуловның крәстиән-фермер хуҗалыкларын атап китеп булыр иде.
Ләкин сөренте мәйданнарның күпчелеген элекке күмәк хуҗалыклар нигезендә оештырылган, җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьләр били. Күмәкләгән яу кайтарган, дигәндәй, заманча шартларда, гайрәтле авыл хуҗалыгы техникасы булганда, эре хуҗалыкларның өстенлеге бәхәссез. Алар бөртеклеләрне дә зур күләмдә җыеп ала. “Рощинский” (47,3 мең тонна), Калинин исемендәге (29 мең тонна), “Дуслык” (17 мең тонна), “Фрунзе”(10,6 мең тонна), “Авангард” (9,9 мең тонна), Салават (7,4 мең тонна) хуҗалыклары – шундыйлардан.
– Матур саннар артында һәрбер игенченең тырыш хезмәте, маңгай тире, күкрәк көче яшеренгән. Авылларда эшче куллар җитәрлекме соң?
– Урып-җыю эшләре, мал азыгы хәзерләү күп көч таләп итә. Көзге һава торышы ничек кенә бозылып китмәсен, хезмәтчәннәребез бу авырлыкларны җиңеп чыга алды. 30 мең тоннадан да артыграк ашлык суктыручы комбайнчыларыбыз – районыбызның йөз аклыгы. Алар республика конкурсларында да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Мисалга, “Рощинский” хуҗалыгыннан Василий Дробязко республикада 1нче урын алды. Ул “Дон-1500” комбайнында 1280 гектарда 2680 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырды. Ә студентлар арасында Салават агрофирмасыннан Айгиз Сәләмов җиңеп чыкты. Айгиз – Башкортстан дәүләт аграр университет студенты, “Акрос-530” комбайнында 600 гектардан 1857 тонна иген җыеп алуга иреште. Гомум алганда, урып-сугу эшләренең күпчелек өлеше үз көчебез белән башкарыла, мәйданнарның 12 процентына гына республика МТСы комбайннары җәлеп ителде.
Алдынгы механизаторлардан Илдар Ярмөхәммәтов (“Рощинский”), Павел Рябов (“Дуслык”), Алик Мусин (“Фрунзе”) исемнәрен әйтеп китәсем килә. Калинин исемендәге хуҗалык комбайнчылары Ринат Фәйзуллин – 4 133 тонна, Павел Михайлов (3 016 тонна), Азамат Алиев 2 675 тонна иген суктырдылар. Водительләрдән Илшат Насыйров (“Рощинский”), Максим Ефимов һәм Василий Семенов (“Дуслык“), Владимир Липаев (Калинин исемендәге хуҗалык) югары күрсәткечләргә иреште.
– Ашлык мул булганда, маллар да көр. Рөстәм Рәис улы, терлекчелек тармагында стәрлетамаклыларның нинди яңалыклары бар?
– Стәрлетамак районы терлекчелек буенча да республикада алдынгы урыннарда һәм бу өлкәгә игътибарны киметмибез. Уртача алганда, һәр шартлы терлеккә, былтыргы запасларны да кертеп, 41 центнер берәмлек азык хәзерләнде. Кайбер хуҗалыкларда ике елга җитәрлек терлек азыгы бар. Бу яктан “Дуслык” хуҗалыгы бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Биредә, беренчеләрдән булып, печән, сенаж, силос хәзерләү тәмамланды.
Билгеле булуынча, Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Бу максаттан Республика хөкүмәте яңа оештырылган кооперативларга, аерым шартларда, 3 миллион сум акча бүлеп бирә. Безнең районнан бу конкурста 5 кооператив катнаша. Ә быел Людмила Егорованың гаилә-терлекчелек фермасына ведомство-максатлы программа чикләрендә 2,520 миллион сум акча бүленде.
Хуҗалыклар, гомум алганда, 40 меңнән артык мөгезле эре терлек, 54 меңнән артык дуңгыз асрый. Атларның баш саны 3 меңгә якын. Кошчылык та үсешкән, бер миллион 300 меңнән артык кош асрала. Бу юнәлештә Калинин исемендәге җәмгыять (11896 тонна сөт, 1142,6 тонна ит), “Рощинский” совхозы (8825,2 тонна сөт, 4956 тонна ит), “Турбаслы бройлерлары” җәмгыятенең “Ашкадар» бүлекчәсе (16679,9 тонна ит) алдан бара.
Район буенча, бер сыердан, уртача алганда 4970 килограмм сөт савып алынды. Бу – үткән елга караганда, 213 килограммга күбрәк. Соңгы 5 елда исә бу күрсәткеч 11 процентка үсте. Күрсәткечләр начар түгел, ләкин аларны тагын да яхшыртып булыр иде. Камиллекнең чиге юк. Мисалга, Калинин исемендәге җәмгыятьтә һәм ”Фрунзе” хуҗалыгында сыерларның продуктлылыгы 6 мең килограммга якынлаша. Машина белән сөт саву осталары арасында Калинин исемендәге хуҗалыктан Оксану Рәхимкулова, Елена Гуз, Надежда Кириллова, “Фрунзе“ хуҗалыгыннан Флүрә Капустина, Елена Юркевич алдан бара.
Моннан тыш нәселчелекне үстерү турында әйтергә кирәк. Терлекләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан районда биш нәсел хуҗалыгы эшли.
– Былтыр республикада тилчә авыруы чыгу зур вакыйга булды. Күмәк һәм шәхси хуҗалыклар матди һәм әхлакый зыян күрде. Бары шунда гына башка вакытта бик игътибарга чалынып бармаган ветеринария хезмәтенең никадәр мөһим икәнлеген аңладык. Стәрлетамак районында ветеринарларга игътибар бармы?
– Район хуҗалыкларында терлек башы күп булу җаваплылыкны тагын да арттыра. Ветеринария хезмәтенең көйле эшләве, санитар чараларның тиешле дәрәҗәдә үткәрелүе малларның гына түгел, район халкының да хәвефсезлеге дигән сүз. Бүген авыл хуҗалыгы терлекләренә 100 процент идентификация үткәрелгән. Предприятиеләрдә һәм шәхси секторда актив рәвештә вакциналаштыру алып барыла, анализлар өчен кан алына. Тилчә авыруын кисәтү өчен җитди чаралар күрелә. Быел районда Башкортстан Республикасы Ветеринария Идарәсенең һәм урындагы үзидарә органнарының команда-штаб күнекмәләре оештырылды. Район территориясендә аеруча хәвефле авыру чыганак барлыкка килсә, нишләргә, мондый очракларны ничек кисәтергә – чарада катнашучылар шушы мәсьәләләрне өйрәнде, практик күнекмәләр үткәрде.
– Сер түгел, кайбер авыллар сүнү-бетүгә бара. Шәһәрләшү процессы да үз өлешен кертә. Субъектив сәбәпләр дә юк түгел. Иң тәүдә күмәк хуҗалык таркала, ферма бетә. Аннан инде мәктәп, фельдшерлык пункты, кибет ябылуга да ерак калмый. Районның я авылның хәлен чамалау өчен “Быел ничә ферма төзелде? Күпме яңа техника алынды?” дип сорау да җитә кебек…
– Калинин исемендәге җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү эше бара. Бирегә күрше төбәкләрдән тик нәселле маллар гына җыелачак. Свердловск өлкәсеннән 508 башмак китертелде дә инде.
Соңгы ике елда, икътисадый авырлыкларга карамастан, районның авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды, терлекчелек өчен корамааллар алынды, моның өчен 490 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителде. Төрле егәрлектәге 29 трактор, 33 комбайн сатып алынды.
Ә иң мөһиме – районыбыз хуҗалыкларының һәркайсысы елны табыш белән тәмамлый. Ун айда районда 7,7 миллиард сумнан артык тулай продукция җитештерелде.
Әлбәттә, бу уңышларга ирешү бюджет ярдәменнән тыш мөмкин булмас иде. Мәсәлән, беренче өч кварталда Русия һәм Башкортстан бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә 222 миллион 600 мең сум бүленде. Бу – үткән елгыга карата 100 миллион сумнан да артыграк. Без, үз чиратыбызда, Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәткән ышанычны акларга тырышачакбыз.
– Рөстәм Рәис улы, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен нинди сораулар борчый? Мул уңыш үстерү, күп итеп ит-сөт җитештерү белән генә түгел, аны файда күрерлек итеп сата алырга да кирәк бит әле. Механизаторларның, терлекчеләрнең эш хакы, яшәү шартлары да шуңа бәйле. Мәсәлән, журналистларга, кайсы гына хуҗалыкта булмасыннар, ашлыкка, сөткә бәяләрнең түбән булуы турында ишетергә туры килә…
– Ничек кенә булмасын, базар икътисадының үз закончалыклары. Былтыр 1 тонна ашлыкның бәясе 4-5 мең сум иде. Быел көз исә, безнең сөенечкә диимме, 1 тоннаның бәясе 8-9 мең сум тәшкил итте. Шулай ук бүтән мөмкинлекләрне дә күздән ычкындырмаска омтылдык. Сатып алучысы табылачак һәм бәясе югары булачак культураларны чәчү максатка ярашлы. Быел 781 гектарда – горчица, 200 гектарда – җитен, 1070 гектарда рапс чәчтек, киләсе елда аларның мәйданын тагын да күбәйтергә исәплибез.
Сөт комбинатлары җитештерүчеләрдән сөтне литрын 22 сумга кабул итә. Бу җәһәттән, Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтлебез, район хуҗалыкларына терлекчелек тармагын үстерү өчен субсидия алу мөмкинлеге булдырылды.
– Социаль өлкәдә ниндидер үзгәрешләр бармы?
– 2018 елның ун аенда 35 күпфатирлы йорт һәм 187 шәхси йорт файдалануга тапшырылды. Бүгенге көнгә аларның гомум мәйданы – 63,2 мең квадрат метр тәшкил итә, ел ахырына бу күрсәткечне 85,1 мең квадрат метрга җиткерү планлаштырылган.
Рощинский һәм Югары Услы авылларында блоклы котельныйларга күчү һәм җылыту системасын фатирларга аерым көйләү эше тәмамланды. Барлыгы 458 фатир аерым җылыту системасына күчте. Шундый ук эшләр алдагы елда Зур Куганак авылында да көтелә.
Красноармейская авылына 165 миллион сумлык юл сузылды. Хәзерге көндә “Башкортостанның 100 еллыгына 100 объект” программасы чикләрендә Загородный авылында 139 урынлык балалар бакчасы төзелеп килә. Федераль максатлы программа чикләрендә Услыбаш һәм Чуртан авыллары су белән тәэмин ителәчәк.
Яңа Отрадовка авылына газ үткәрү эше дәвам итә. Бу максаттан 1 миллион 356 мең сумлык контрактка кул куелган. Зур Аксаково, Югары Услы, Покровка авылларында – газ үткәрү, Покровка, Наумовка авылларында су үткәрү эшләре бара.
Гомум алганда, хезмәт кешесенең күңелен күтәрү, тормыш шартларын яхшырту өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Бары тик шулчакта гына үсеш-үзгәреш, уңышлар турында сөйләргә була.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рөстәм Рәис улы! Стәрлетамак районы уңганнарына киләчәктә дә мул уңыш, яңа үрләр яулауны телибез!
Әңгәмәдәш: Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Юрий НЕСТЕРЕНКО фотосы.

«Кызыл таң», 2018, 21 декабрь.

Поделиться