САКЧЫ. Хикәя


Үтереп теш сызлавына уянып китте. Кичтәнге уй иртәнгә ярамый — бүтән кайгы-мәшәкать баштан чыгып очты, тапшырасы сессиянең куркыныч шәүләсе әллә кая юк булды. Теш кор­тын дошманыңа күрсәтмәсен! Очлы энәне уртка кадап-кадап алалармыни! Бу авыртудан, бу әрнүдән кая да кереп качарлык түгел. Стенага үрмәлә, суга сикер — котыла алмый­сың аңардан.

Паспорт-полисларын алып, якын­дагы поликлиникага йөгерде. Анда­гы теш кабинетында әнисенең та­ныш врачы эшли, бүген айның җөп көне, димәк, иртәнге сменада аның кизүе. Гомер буе теш белән интеккән әнисе күптән инде танышлык юлла­ган, аларның гаиләсе тик шушы та­бибка гына йөри иде.

Хәерчегә җил каршы — тупсадан атлап керү белән барысы да кире ки­леп торды. Гадәтенчә, җәһәт кенә узып китәргә уйласа, сакчы туктатты. Ишек төбендәге тар гына аралыкның сул ягына искерәк бер саргылт өстәл куйганнар. Өстәл артында сакчы. Ка­ра төстәге ярымхәрби форма, түшенә, беләгенә сары җеп белән чигеп «ОХРАНА» дип язылган. Сак­чыларның бөтенесендә дә була тор­ган хис-тойгысыз чырай, йөгерек күзләр, салкын караш…

Элек сакчылар ил чиген саклаган, төрмә каравыллаган, һич булмаса, төнге ресторанда «төрткәләп чыгаручы» булып эшләгән. Башка урыннарда үткән-сүткәнгә бәйләнеп го­мер үткәрергә берәр пенсионер карт я карчыкны утыртып куялар иде. Хәзер сакчы посты мәктәп, хаста­ханә, кибет, базар, оешма саен. Һәркайсында — типсә тимер өзәрлек ир-ат. Кемне саклыйлар алар? Эчтәгеләрне тыштагыларданмы, әллә тыштагыларны эчтәгеләрдәнме? Урам­нан бусаганы атлап керүгә анда бөтенләй икенче тормыш, икенче тәртипләр хөкем сөрәме әллә? Буса­ганың як-ягында бер-берсенә шулай ук дошман халык яшиме? Кергән бер кешегә алар тишәрдәй итеп сөзеп карый — ирексездән, үзеңне нигәдер гаепле итеп тоя ба­шлыйсың. Тәртип бозу уе бөтенләй булмаса да, «кара, мин бу бинада бу начарлыкны кыла алам, теге җина­ятьне эшләргә мөмкинмен икән бит!» дигәнрәк уйлар килә башлый. Синдә дә үз-үзеңне саклау, шикләнү тойгы­сы кузгала, ялт-йолт каранып, сакла­ныбрак атлап китәсең.

Поликлиника сакчысы бигрәк тешләк, каныгучан адәм булып чык­ты. Эчкә бахиласыз, ягъни махсус чүәксез үтәргә ярамый икән. Һәм шу­шы печән кибәне хәтле әзмәвер — кергән һәркемгә аяк киеме өстеннән чүәк алып кияргә кирәклеген искәртеп утыра.

Игътибар итми генә үтәргә иде исәбе — сакчы тупас кычкырып тук­татты:

Мин сезгә әйтәм, егеткәй! Бахила алыгыз!

— Соң бу мотлакмыни?

— Әлбәттә!

Йөз чытып, өстәл кырына килде:

—Минем тешем сызлый, ә сез ниндидер бахила таләп итәсез!

— Тәртип шундый.

— Ничә сум инде?

— Өч сум илле тиен.

Вак акчасы юк иде, ишек төбендә генә касса, ләкин анда да ваклык тапмадылар.

— Күрәсез бит, сдача юк. Болай гына үткәрсәгез?

— Юк, ярамый!

Яңадан урамга чыгарга, якындагы киосктан акча ваклатырга туры кил­де. Ачуы хәттин ашкан иде — теш сызлавын да онытып, сакчыга теш кайрады.

Тиеннәрне сузды. Сакчы акчага үрелде. Өстәлдәге янчыктан бер пар зәңгәр чүәк алып бирде.

— Ә чек? — диде егет. — Нигә ап­тырадыгыз? Кагыйдә буенча, тауар сатканда, сез сатып алучыга чек би­рергә тиешсез. Кая чегыгыз?

Сакчы өстәл тартмасыннан кәгазь бите чыгарды. Исем-фамилияне, түләнгән сумманы язды. Чек алу өчен, ведомостьне кассага алып ба­рырга кирәк икән. Ә анда җиде-сигез кешелек чират җыелган. Кем та­лон яздырта, кем акча түли. Касса да, регистратура да биредә, имеш. Кассир хатын, аптырап, бер кәгазьгә, бер егеткә карады. Нигәдер, яшәгән урын, паспорт номеры кирәк булып чыкты. Чираттагылар, канәгатьсезлек белдереп, шаулаштылар.

Ләкин ул нык торырга, бу хәлне ахырынача җиткерергә карар кылды. Хокук белеме өлкәсендә эшләргә җыенган, шунда дүртенче ел укып йөргән кеше буларак, үзенең хаклыгына ышана иде ул.

Җиңүче кыяфәтендә, ведомость сакчының өстәленә ташланды. Тегенең исә моңарда кайгысы юк, ишек төбенә халык җыелган, кемдер тагын ризасызлык белдереп маташа, аларның һәммәсен, ай-вайларына карамый, чүәкле итәсе бар иде.

«Бусага сандугачы!» — дип теш агартты егет. — Тапкансың эш! Үгез хәтле гәүдәң белән тупса төбе сак­лап утырмасаң! Тешсез әби-сәби белән булашып, өч тиенлек бахила сатып, гомер үткәрмәсәң!»

Сакчы белән эләгешү бәланың ба­шы гына булган икән. Яңадан чират торып, әлеге дә баягы касса, ягъни регистратура тәрәзәсенә килеп җиткәч, таныш табибның бүтән по­ликлиникага күчкәнен ишетеп, өнсез калды. Нишләргә? Җитмәсә, искәр­мәстән теше чәнчеп алды, баскан урыныннан сикереп куйды хәтта. Бу хәлдә шәһәрнең икенче башындагы поликлиниканы ничек эзләп йөри­сең?

— Кайсы кабинетка керәсез? Түләүлегеме?

— Ә мондыйга ярамыймыни?

— Ярый, — диде регистратор төксе генә. — Ләкин анда чират.

— Миндә «острая боль»!

— Беләсезме, сезнең алда ничә «острый боль»ле кеше!

— Булса була инде. Көтәрмен. Мин үзем белән акча алмаганмын.

Аңа тиз генә талон язып бирделәр.

Теш табибына, чынлап та, су буе чират иде. Кискен авыртулы өченче кеше булып чыкты. «Кеше аша үткәрәбез, —дип шаулашты чират. — Монда бер атна алдан килеп языла­сың, акыллы башлар табылып тора. Әйтерсең, безнең теш сызламый, әйтерсең, без уйнап йөрибез! Япь-яшь, ә үзе нинди әрсез, кара син аны!»

Бер болганмый, су да тынмый — бераздан тынычлык урнашты. Тагын кемдер килде, игътибар аларга күчте.

Теш дәвалау кабинеты төбендә генә була торган, тешкә төшә торган ялыктыргыч көтү башланды. Кори­дорның сыек сары буяуга буялган дивары, идәндәге шома вак плитәләр, пациентларга битараф кына ка­рап торган ясалма гөлләр күздән үткәрелде, чиратташларның йөз-чырае, кием-салымы тикшерелде.

Һәркем уйга баткан. Уен түгел сиңа теш авыруы! Сызламаганда, сиз­дермәгәндә генә юк кебек ул! Корт төшкәндә генә аның нинди кирәкле, кадерле нәрсә икәнен төшенәсең. Тешсез тешләп тә, өзеп, чәйнәп,ашап, хәтта сүз әйтеп тә булмый. Әлдә табиблар бар. Борынгылар нишләде микән? Аларның бит бор машиналары да, авыртуны баса тор­ган уколлары да булмаган. Музейга барсаң, ята кеше башлары — тешләре тезелеп тора!

Инде ялыктыргыч чират көтү! Ләкин аның бер файдалы ягы бар. Бердән, син ялгыз түгел, синдәйләр күп — бу үзе күңелгә бер тынычлану бирә. Икенчедән, буй җитмәслек бәхет чыганагыдай тоелган шул ак ишек аша үтү минутларын сагалау — теш кайгысын оныттыра төшә. Би­регә килүнең максаты тешеңне дәвалату түгел, ә күршеләреңнән ал­датмыйча, кабинетка үтеп китә алу булып тоела башлый. Әрсезләр исә бихисап. Башларын ия төшеп, кара­шларын бер ноктага текәп, туктау белмәгән бульдозер сыман керәләр дә китәләр. Танышы монда эшлә­гәндә, егет үзе дә шулай итә иде. «Карале, читтән күзәткәндә, бу һич тә матур түгел икән»,— дип уйлап алды. Ярый әле зур гәүдәле бер пенсионер абзый ишек төбенә барып басты: «Булды, җитте, чиратсыз үткәрми­без»,— диде, кан сауган күзләрен алартып. Тик аңа карап торалармы­ни инде. Шәфкать туташы чыгып, кирәк кешене чакырып ала. Ә аңа каршылашу файдасыз, кереп, аларның кул астына утырачаксың бит.

Сәгать ярым дигәндә, ярымкараңгы коридордан ишекнең аргы ягын­дагы ак дөньяга үтеп керү бәхете тәтеде.

Яшькелт-зәңгәр халатлы табибә фәрештәнең үзе булып тоелды. Ул — коткаручы, ул — бәгырьгә төшкән сызлану ташын алып атарга сәләтле, ул… ул… Аңа буйсынмый, аның һәр сүзен тыңламый мөмкин түгел.

Тәүдә рентгенга төшәргә кирәк икән. Түләүсез талоннар иртүк бетү сәбәпле, касса белән рентгенкабинет арасында йөргәнче, егетнең урынына кемдер кергән, тагын ярты сәгать үтеп китте.

…Кара бәрхет чалбар, биек үкчәле босоножка кигән, кечкенә буйлы теремек табибә көлемсерәүле карап сорады:

— Авыртуны басарга укол кадый­бызмы?

— Кирәктер инде…

— Импортныйнымы?

— Ничә сум?

— Йөз илле.

— Ә үзебезнеке?

— Бушка. Ләкин аның сыйфаты начаррак.

— Үзебезнеке дә ярамас микән…— дип, хәлсез генә сөйләнде герое­быз.

Палачларның җәзалау коралына тиң борау машинасы зырылдады, очлы кораллар, корыч энәләр, игәү­ләр хәрәкәткә килде. Сәгатьләргә су­зылган ничәдер минут, ниһаять, иске трамвай сыман иренеп кенә үтеп китте. Кайгыртучан тавыш яңгыра­ды:

— Нинди пломба куябыз? Әйбәтне­ме?

— Әлбәттә!

— Тәәк, икенче категория кариес… өч йөз илле тирәсе…

— Ярар,—дип баш иде. Белә: гади, түләүсез пломба бер-ике айдан це­мент сыман уалып төшәчәк, ә импорт ямау, уңышлы салынса, бераз чыдый әле ул.— Бәлки, килешербез берәр ничек?

Табибә шыпырт кына шәфкать ту­ташына таба ымлады:

— Аның белән сөйләшерсез…

Авырткан башка тимер таяк — та­гын бер теш бозыла башлаган!

— Алда­гы атнага килегез, дәваларбыз, — диде уңган, үткер табибә. Бу инде — таныш табибың булды дигән сүз иде.

Алдагы сишәмбегә талон яздырып, гардеробтан кепка белән курткасын алып, көзге янына килде. Сул яңагы шешеп, җилсенеп чыккан. Укол тәэ­сире кими төште, ахры, утыз ике тешнең утыз ике тамыры кузгалып, берьюлы сыкрый башлагандай тоел­ды. Бер-ике көн интектерәчәк әле бу!

Авыруның ачуы яман — усаллашып ишек төбендәге сакчыга карады. Ул урынында иде. Һаман бөтенесенә бәйләнеп, чүәк алдыртып утыра.

Егетнең аңа этлек эшлисе килеп китте. Сул ботинкасына уңы белән басып, зәңгәр бахиланы ертып җи­бәрде. Исәбе — чыгып барышлый: «Брак сатасыз!» — дип этләшү. Этләшергә, тек этләшергә!

Шулчак регистратура телефоны шылтырады. Ярымтүгәрәк тәрәзә­чектән мелировкалы ялбыр баш үрелде:

— Вадим! Телефонга! Әниең! — Сакчыны дәшә икән. Теге, кабалана-кабалана, урындыгын артка шу­дырды. Куллары белән өстәленә тая­нып, торып басты. Кинәт йөзе чы­тылды. Әйтерсең лә ул йөзгә, ул биткә без белән чәнчеп «Әрнү!» дип яздылар. Бер адым атлады, ике, өч… Атлаган саен уң аяк тирән чокырга төшеп-төшеп китте. Елмаюга охша­ган ашыгу ишарәсе чагылган ирен­нәр арасыннан ясалма тешләре кү­ренеп китте. Егет аптырап идәнгә карады. Юк, бернинди чокыр юк. Тип-тигез, чип-чиста, шоп-шома! Көзгедәй өслегенә тар тәрәзәләр­дәге жалюзилар аша буй-буй нур та­смалары гына сузылган.

— Армиядән гарипләнеп кайткан ул,— диде регистратор хатын, күзле­ген төзәткәләп.— Чак исән калган.

Сакчы белән күзмә-күз очрашмас­ка була, егеткәй, карашын яшереп, башын түбән иде. Күзе аягындагы чүәкләргә төште. Бая үзе ерткан, ат­лаган саен сәләмә калдыклары бу­лып җилпелдәгән чүәкләрне берни­чек тә яшерү мөмкин түгел иде.

Дилбәр БУЛАТОВА.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Поделиться