КӨЗ

Үттем юллар, кичтем еллар,
Бик якын гомер көзе.
Гомер көзендә әйтерлек
Бармы соң йөрәк сүзем?..

Көннәр йә якты булдылар,
Йә болыт сарды күгем,
Иртән тауларга ашсам –
Кичен уелды иңем.

Чүлләрдә сусап тилмердем,
Алар хис чүле иде,
Адаштым боз диңгезендә,
Ул диңгез – акыл иде.

Татыдым баллар тәмен,
Эчелде әремнәре.
Үтмәде көннәр заяга,
Булса да әрәмнәре.

Юлдашлар төрле юлда:
Яхшысы, яманнары,
Сүзләр ягыла җанга:
Хаклары, ялганнары.

Үги түгелмен сиңа,
И газиз якты дөньям,
Язымда да, көземдә дә,
Рәнҗү-үпкәм юк сыман.

Утта кайнап, бозда туңып,
Сүнмәде сөюем хисе,
Ах, син, мәхәббәт хисе –
Ахры, бәхетнең үзе...

Тик синдә хикмәт ачкычы,
Тик синдә яшәү яме,
Илаһ бар иткән сез һәм
галәмне сөю хисе...

Дилбәр БУЛАТОВА.

«Тулпар», 2014.

Фото: https://pixabay.com/ru

Поделиться