КУНАК МУНЧАСЫ. Хикәя

Ә без кунакка китеп бара­быз. Аръякка. Нәнәйләргә, мунча керергә.

Кинәт… Зәңгәрсу-кара күк йөзе тибрәлеп китә, эре-эре йолдыз­лар урыннарын­нан кубып җиргә коела башлый дисәм… әти мине күтәреп үзенең иңбашына утырткан, имеш. Миңа, биш яшьлек олы кызга, әти җилкәсендә бару оят та кебек. Тик бу хакта бөтенләй оны­там да, тәү күргәндәй, як-ягыма күз салам. Моңарчы астан, җирдән баш күтәреп, авыз ачып карап барган дөнья кинәт кечерәеп калган! Минем түгел, әтинең дә колачы җитмәс каенннар тәбәнәкләнеп җиргә чүккәннәр; әллә кайда, аста, әтинең сүчинкәләре астында, баш әйләнерлек түбәндә җемелдәп ят­кан кар, миңа ачуланып теш шы­гырдата.

Безнең янәшәдән атлаган, кыш­кы пәлтә, башына бәйләм башлык кигән әниемә күз салам. Ул юрганга төрелгән энемне күтәргән. Беләбез юрган хәлләрен — кысыклыгы аның, уңайсызлыгы… Ә әтинең иңбашында юрган михнәтләренең берсе дә юк.

Салам, силос кисәкләре чәчелеп яткан чана юлы тап-такыр. Ара-тирә тупчык­лар — ат «койрыгын­нан» төшеп калган шарчыклар очрый. Әти кайчак аларны тибеп-тибеп җибәрә. Әтинең муенына ныграк ябышам, танавым аның ко­лакчынлы, зур төлке бүрегенә ки­леп төртелә, тик мин куркып та ка­рамыйм. Ник куркыйм, минем әти — авылдагы иң көчле, иң озын кеше. Һәрхәлдә, мин белгән кешеләр арасында. Иң кырысы да. Шуңа күрә мин сыңар өн дә чыгармаска, әтиемнең ачуын кузгатмаска, юга­рыдагы рәхәт мизгелләремне ни­чек тә озаккарак сузарга телим.

Кинәт йолдызлар тагын урын­нарыннан куба, тик бу юлы алар дәррәү өскә чөеләләр — әтинең озын куллары мине юл читенә төшереп куя. Кар өстендәге юка гына бозлы ялтыравык элпә мине күтәрерлек түгел. Батуым бер хәл, атлап китә алмый этләнәм. Әни ку­лындагы энем әти кулына күчә, әни мине кар эченнән тартып алып, әйләнә-тирәдәге бердәнбер тая­ныч — көндезге җепшектән соң төнгелеккә катып киткән юлга ба­стыра.

Елга аша чыгасыбыз бар, шуңа төшерделәр инде мине кулдан. Уң якта өңрәеп, кап-кара шәүлә бу­лып тегермән өе кала. Бу турыда­гы күперне тегермән күпере дип атыйлар, ат күпере дә диләр, чөнки аңардан җигүле ат белән дә чыгып йөрмәле.

Безнең инеш бәләкәй генә бул­са да бик йөгерек, бик җитез үзе. Шуңадырмы, ярларын уеп, ашап бетереп, әллә кайдан, төптән агып ята. Шуып төшәргәрәк исәп бар, тик картәтием быел гына алып биргән өр-яңа кара пималарым тыңлап та карамый. Ирексездән, гөжемгә йөгереп төшеп китәм. Егылмыйм, абынмыйм — беләм бу төшнең холкын. Дөбер-дөбер килеп, такта күпердән чыгабыз. Күпер астын­нан, кар каплаган инешнең шылты­рап агып яткан тавышы ишетелә. Үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә каядыр китеп барган эшлекле генә, үз-үзеннән бик канәгать кенә тере бер җан ияседәй тоела ул миңа. «Прибет!» дим аңа, дус кызларыма дәшкәндәй иттереп.

Карасам, әтиләр теге ярга инде менеп җитеп баралар. Җан-фәрманга мин дә алар артыннан чабам. Бая шумый тискәреләнгән пималарым хәзер таеп интектерәләр. Әтиләр инде яр башында. Безнең әти дә, әни дә бик иркәләп, мәмиләнеп тора торганнардан түгел, көтми китеп ба­рулары да бар. Ашыгудан абынып егылам, гарьләнеп елап җибәрәм, үзем һаман мүкәйләп булса да өскә үрмәлим.

Менеп җитүемә, их, нинди бәхет (мин әлегә бу сүзне белмим, ләкин аның ни икәнен, нинди икәнен әтинең киң җилкәсендә тоям), йолдызлар тагын елпылдап җиргә коела; ярның ике ягын тутырып үскән, өнсез генә, сабыр гына утырган каеннар тагын кечерәеп калалар…

Ат дубырын уң яклап урап, нәнәйләргә турыдан киттек. «Бу як басудагы салам эскертләрен ач­тык», ди әти. Әни үзебезне кайгыр­та: «Халыкка салам бирмиләрме әле?» — ди. Мин әтинең ни дип җаваплавын ишетмим, ат абза­рын тыңлыйм. Әчкелтем силос исе аңкый. Утардагы берничә каракучкыл шәүлә, бездән өркеп, пошкы­рынып, аргы башкарак күчеп баса. Дубырның бүрәнә стенасы аша дөпелдәгән, кешнәгән, тибешкән тавышлар ишетелеп кала.

Нәнәйләргә барып җитүебез сизелми дә. Йортның урам як өч тәрәзәсе ялт итеп балкып тора, мунча тәрәзәсендә ут яна, күтәрмә өстендәге, тыштагы лампоч­каны да кабызганнар.

— Башыгызга мендерегез әле баланы, — ди гөр-гөр килеп без­не каршыларга чыккан нәнәй. — Төшерәлмәссез дә аннары…

«Тәхет»емнән колак кактыралар. Күтәрмә төбендә яткан каз кана­тын алып, әтиемнең сүчинкә йөзенә кунган, сары кайры тун чабуына ябышкан карларны себерергә тотынам. Әнинең буркиларына бозланып кар сарган. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себерке сабы белән кыргычлыйм.Үземнең пималар да шул рәвешчә тазартыла. Аякларыбызны бер-берсенә бәрә-бәрә, пима төпләрендәге карны идәндәге па­ласка коеп калдырырга тырышып, караңгы чолан аша үтеп, өй ише­ген ачабыз.

2

Һәм якты, җылы, парлы дөнья кочагына чумабыз. Токмачлы аш, бәлеш, компот исе, тагын әллә нинди тәмле исләр болыты чорнап ала. Тунымны, башлыгымны салып элгечкә эләм дә түргә йөгереп ке­реп китәм.

— Салма пимаңны! — дип кычкырып кала нәнәй. Әйтмәсә дә беләм инде, кышын пималарны нәнәйнең мәңге салдыртканы юк, «идән суык, шул килеш йөрегез» дип, чыккан саен тукый.

Олыларда минем кайгы түгел хәзер. Әни түрдәге караватта энемне юрганнан арындыра. Әти өстәл артына кереп кунаклаган. Табын белән кәбәркә арасында бөтерелгән нәнәйнең бөтен игъ­тибары әти белән әнидә. Ирек! Азатлык! Ачуланучы да, «тегеләй ит, болай ит», дип тарткалап тору­чы да булмаячак беразга!

Бәләкәй як белән олы як ара­сындагы пәрдәне аерып, ике якка ачылмалы ишекне этәрәм һәм биек тупсадан олы якка атлап төшәм. Пәрдәдәге кып-кызыл алмалар, мәмрәп пешкән чияләр коелыр­дай булып тибрәнеп калалар. Сары шифоньер башындагы шах­мат тактасы белән гармун идәнгә төшеп кунаклаган. Әй лә, идәнгә түгел, идәнгә җәелгән юрганнарга, пальто-фуфайкаларга. Идән суык булгач, без кунакта чакта нәнәй аларны идәнгә түши. «Жәлләп то­рырга әллә, аунагыз рәхәтләнеп», ди.

Чүпрәк-чапракка безнең нәнәй кебек һушы киткән башка кеше бар микән? Биек, зур итеп салынган йортының бизәлми калган җире юк диярлек. Олы як тәрәзәләрдәге пәрдәләрдә җиләк-җимешләр та­гын да чагурак. Мич өсте тирәли һәм урта стенада ике яктан да кыска пәрдә — кашагалар, караватларны чит-ят күздән яшереп шау чәчәк чы­былдыклар эленгән. Почмакларда — җете сары җирлеккә кып-кызыл эре мәкләр төшкән, чегәннәрдән сатып алган япмалар. Тегү маши­насы өстәлендәге телевизор, түр өстәлдәге зур сары радиоалгыч өстендә ялтыравык яулыклар.

Мин туп-туры гармунга таба ат­лыйм. Ул да түгел, әни бу якка кер­теп җибәргән энем дә ава-түнә гармунга килеп тотына. «Көтебрәк тор әле, апаем, сиңа хәтле апаң бар монда!» Ләкин тарткалашып, елашып өлгермибез, әни безне быжгытып мунчага җыя башлый.

Кызарып-пешеп абыйлар кай­тып керә. Олы абый, гадәттәгечә, җитди итеп, кул биреп күрешә. Кечесе үчекләргә, ирештерергә бик маһир:

— Һо-о, аръяклар чыккан! Нишләп утырасыз, таегыз мунчага! — ди. «Таегыз» — аның иң яраткан сүзе. Мәгънәсен генә аңлап бетермим. Тая-тая барырга ихатада боз юк та инде!

Мунча керергә яратмыйм мин. Ыс, төтен исе! Идәненең салкын­лыгы! Чәч юганда әбизәтелне күзгә кергән шампуне! Мунчаласы ти­мерчыбыктан, себеркесе таяктан ясалгандай тоела башлый азакка таба.

Әни мине юындырып, коенды­рып, өстемә тастымал каплап, ишек төбендәге киң эскәмиягә утыртуга ишек ачыла. Түргә йөгереп кереп киткән куе пар болыты өстендә энемне күтәргән әти күренә. Энем дә мунчаны өнәми: юрган эченнән тонык кына булып елау тавышы ишетелә. Аның урынына мине ят­кыралар.

Кечкенә юрганга аякларым сый­мый. Сузмыйча бөкләп кайтырга кушалар. Түземлегем ярты юлга гына җитә — тәпиләремне салкын һава өтеп-пешереп ала.

Без кайтканны нәнәй ишек төбендә көтеп торган. Әти мине караватка илтеп сала да чыгып китә.

— Парланып ят бераз! — ди миңа нәнәй. Юрганнан серәеп чыгып торган аякларымны күреп, кеткелдәп көлә: — Үстең инде, үстең. Сөбханалла! — Һәм миңа алмаш киемнәремне кидерә баш­лый. Әни күлмәгемне оныткан. Ыштаннан гына булуыма гарьләнеп елап җибәрәм. Малай кебек йөримме инде хәзер? Бәләкәй абый клубтан кайтып керсә, «ма­лай, малай, бер бидрә тоз ялый» дип, күземне дә ачырмаячак. Нәнәй мине юатырга була, капкач­лы зәңгәр эмаль бидрәдән ком­пот салып бирә. Чынаяк төбендәтөшләре дә бар. Йөземнәр, балан-миләш, әллә нәрсәләр! Тагын ком­пот соравыма:

— Җитәр, мунчадан кайту белән күп эчмиләр, — дип кырт кисә. Ул үзе, мунчадан аһ-ваһ килеп кайтып керүгә, бер-ике чеметем тоз ка­бып, түшәгенә авучан.

— Бар, олы якта ятып тор, — димиңа да.

Яталар димени инде! Күпме кы­зыклар көтеп торганда! Шахмат сыннарын өсте-өстенә тезеп башня төзисе, гармунда «аһа-һай, ка­рабай» көен уйнап моңланасы… Абыйлар өйдә юкта аларның «хәзинә»ләренә дә күз салырга кирәк.

Ике тәрәзә арасындагы өстәлнең авыр тартмасын көч-хәл белән тартып чыгарам. Изолента, машина мае, тагын әллә нинди ят исләр бөркелеп китә. Һу-у, мон­дагы байлык! Радиодетальләр, шөреп-кадак, келәшчә-кыскычлар! Әһә, әнә иске фотопленка тасмасы! Аны тыгызлап урап, бер читеннән тартсаң, мушкетерларныкы­дай шпага хасил була!

Эш күп. Бик күп! Энем кайтып җитсә, шахмат чиртешле уйный­сы бар, әбәкле, качышлы, тәкмәч атышлы, парланган тәрәзә пыяла­ларына бармак белән сызып рәсем төшерешле.

—        Рәхмәт, инәкәй! — дип, әнинең кайтып кергәне ишетелеп кала, «мунча харап шәп булган, әби, йөз яшә», дип, әти кайта.

Уйнап арып, йокы килә башлау­га безне бәләкәй якка аш эчәргә чакыралар. Тимер тәлинкәләрдә мул өреле, куе, токмачлы аш. Учак плитәсендә чүлмәктә озак кайнат­кангамы, шулай гел куе пешерә нәнәй ашны. Мул итеп әпекәй (бездә ипине шулай диләр) телеп куйган. Өстәл уртасындагы зур сай тәлинкәдәге бәрәңге, кишер өстенә ит турап өелгән, читендә суган боҗралары. Нәкъ минем якка карап торган, харап тәмле күренгән каз ботына кул сузам. «Чәлт» итеп беләгемә катыклы ка­шык килеп төшә.

— Олылардан алда кая үреләсең? — ди нәнәй. Ботны әти алдына куя. Арадан бүтән ит кисәген сай­лап алып, миңа суза. Мин, тур­саеп, әнигә мөлдерәп карыйм. Аның миңа исе дә китми, тезендә утырган энемә балкашыктан шулпа чөмертә. Өстәл башында тирләп-пешеп аш эчеп утырган әти миңа хәйләкәр генә күз кыса: «эләктеме?» янәсе.

Берәүнең дә мине яклашыр­га җыенмавын аңлап, язмышыма күнәргә туры килә. Өлешемә төшкән кисәк тә харап тәмле күренә алай. Нәнәй кәбәркәдә мич авызыннан йөзем бәлеше алып маташа. Юк инде, анысына көч җитмәс. Компот эчәм дә менә, бик хуш.

—        Амин тот, барып кулыңны чайка, — ди нәнәй, урындыктан төшәргә җыенып борсалануымны күреп.

Җитешмәгән җире юк бу нәнәйнең! Табынны да карый, әни белән әти алдында кояш­тай балкып, алларына ризык этә-этә сыйларга да өлгерә. Безне, бәләкәйләрне: «тегеләй итмә, болай итмә» дип куырса да, алар алдында язын бәбкәләрен көтеп тыпыр-тыпыр биегән каздай өлтерәп кенә тора.

Кулбашындагы чигүле сөлгегә тирен сөртә-сөртә мәтрүшкәле чәй эчкән әтиемнең канәгатьлелеге йөзенә чыккан. Шулай булмый ни! Хөрмәтнең, игътибарның иң олысы аңарга.

—        Кияү, баллап эч! Менә, кагыннан авыз ит! Тәбикмәкне ашамадың да… Катыгын да капмадың. Менә төчесен кабып кына кара әле…

Мин инде урындыктан төшеп китәргә җыенган җиремнән, кашыгымны кулга алып, чөгендерле кы­зыл катыкның уртасына батырам.

—        Үзеңә якын читеннән ал, — дип, тагын төзәтеп куя нәнәй. — Ризыкның уртасына тыгылмыйлар алай.

Әни, кулында йоклап киткән энемне уятмаска тырышып, аны олы як диванга сак кына кертеп сала. Минем дә күзләр йомылып бара, корсак та пух итеп тора. Ниндидер бер калын китапны актаргалап утырам да, үземнең уры­ныма, түр почмактагы тар карават­ка барып ятам.

Чыбылдыкны томалап ябып куям, дымсурак булып торган ак тышлы мендәргә битемне те­рим. Лампочканың сүрән уты, чыбылдыкның кызгылт-сары ту­кымасы аша саркып кына кереп, андагы эреле-ваклы йортлар, әкәмәт замок-башнялар тулы әкияти шәһәргә тылсымлы бер төс бирә. Үземне өч яктан әйләндереп алган шул могҗизави патша­лыкка кереп китәм, таш җәелгән урамнар буйлап атлыйм, үрелеп тәрәзәләрдән карыйм. Йортлары бөтенләй безнең авылдагыча түгел. Кайбер башняларның оч­ларына калай әтәчләр кунаклаган, кайберләрендә сәгать. Тик шуны­сы мәзәк — беркем дә юк урамда. Йоклыйлармы, әллә менә безнең кебек кунакка китеп беткәннәрме? Бу уй соңгы уем була, мин, тирән коега төшеп киткәндәй, сабый чакның татлы-баллы, гамьсез йокысына чумам. Утны кайчан сүндерүләрен, әниләрнең кайчан кереп ятуларын, иртән ничек то­рып китүләрен дә сизмим.

3

Мин уянганда яктырган иде инде. Мичтә шарт-шорт килеп утын яна. Мич, янып кына киткәндә, бар җылыны үзенә суыра — өй суык, идәнгә басмалы түгел. Кая, тышта ни хәлләр бар икән? Ихата ягына караган бердәнбер тәрәзә диван өстендә. Диван читенә, йоклап яткан энем егылып төшмәсенгә, мендәрләр өелгән. Аларны ах-ух аралап, диваннан тәрәзә төбенә үрмәләп менәм.

Нәнәй туктан кайткан, мал эчерергә әзерләнеп йөри. Ул анда «бодай себерәм» ди. Бүгенгә се­береп бетергәндер инде. Яшел шәльяулыгын ияк астына төшереп бәйләгән, мал караганда кия тор­ган зур кесәле кара итәген, фуфай­касын кигән. Кулына онлы калай тәлинкә тотып, мунча ишегал­дыннан чыгып килә. Утар капкасы ачык. Кичә без мунчада утырып юынган зур корытодан бөтерелеп пар болыты күтәрелә. «Төтен!» дияр иде энем, күрсә. Нәнәй ба­шак пешергән, димәк.

Утар капкасын ачып җибәрүгә, сарыклар кемузардан чабы­шып чыгып башакка ябыштылар. Хәйләкәрләр, чукынмышлар, өстәге онын гына чемченәләр. Нәнәй, ара­ларына кереп, таягы белән башак­ны болгатып җибәрә.

Алар туйгандай булуга башмакка чират җитә. Аннары, башак өстәп салуга, олы җиленен селкетеп, озын мөгезләрен куркыныч селтәп кара-кызыл сыер чыга, һаман көрпә ялманган сарыкларына ачуланып, аларны сөзеп-сөзеп җибәрә. Абау, корсакларын тишә инде! Тегеләре дә әрсезләр. Ашап туймаганны, әллә ялап туярбыз диләрме икән?

Ихатаның бу башында «каз өе». Тактадан корылган бер куыш инде ул. Казларны да тышка чы­гарганнар. Өшиләрдерме, бахыр­лар, ап-ак кар өстендә тәпиләре кып-кызыл булып янып тора. Ата каз, гадәттәгечә, тирәндәге кечкенә күзләрен усал чекрәйтеп, түшен киереп, муенын сузып, тирә-якны күзәтә. Ана казларның кечерәге, кара-соргылты, салам бөртекләрен томшыгы белән әрле-бирле күчерештергән була. Кәкре юан томшыклы кытай казы сыңар аягын мамыгы эченә яшергән. Бераздан томшыгын да канаты эченә төртте.

Мин, аңардан күрмәкче, бер ая­гымны күтәрәм дә, башымны кыйгайтып изүемә тыкмакчы булам, һәм, әлбәттә инде, чайкалып ди­ванга барып төшеп, энемне уятам. Тәрәзә төбендә бүтән бер кызык та күренми. Бәләкәй якка чыгам. Кичә бик якты тоелган өй эче бүген томса, тыныч бер халәттә. Чүлмәктә кичәге аш кайнап утыра. Плитәнең зуррак түгәрәгенә чәйнек куйган­нар. Кыш көне газ баллонын сирәк китергәч, газны саклап кына тота нәнәй.

Менә ул үзе дә күренә. Кочак ту­тырып утын күтәргән.

— Тордың дамыни-и?.. — дип суза, мине күреп. — Корсагың ачкандыр инде, шул гомер йокы си­мертеп ни…

Утыннар гөбердәп мич алдында­гы калайга ята. Утын яркаларына ияреп кергән кар кисәкләре, кай­нар чәйдә эрегән шикәр шакмакла­рыдай, теләр-теләмәс кенә, агач тәненә сеңеп юкка чыгалар.

Бүген иң зур кунак — без. Кичәге «ярамый«ларның берсе дә юк. Нәнәй, үзе әйтмешли, «вуле» куя безне бүген. Озак кайнаудан өйрәгә әверелгән ашны бик тәмләп ашап алабыз да, энем белән уенга керешәбез. Юрган, толып, гармун­нар тагын идәнгә төшеп кунаклый. Нәнәй бәләкәй яктагы түшәгенә ятып черем итә. Без, дөньябызны онытып, тагын уен тылсымына чумабыз.

Көн кичкә авышуга мәктәптән абыйлар кайтып җитте.

— Кәҗә маеңны чыгарыйммы? — ди бәләкәй абый, — керә-керешли үк, сумкасын өстәл астына ыргытып.

— Миндә кәҗә мае юк! — димен, турсаеп, аның тагын бер-бер эт­лек эшләсен сизеп.

— Бар, бар! Әллә ышанмыйсың? Әйдә, күрсәтәм!

— Миңа күрсәт!? — диде энем, зур күзләрендә кызыксыну катыш самими ышаныч балкытып.

Бераздан инде ул, кызарган маңгаен ышкып, акырып еларга тотына, бәләкәй абый, нәнәйдән өлеш эләгүдән куркып, өйдән чы­гып сыза, олы абый, энемне юа­тырга була, чөйдә эленеп тор­ган фотоаппаратны алып, без­не төрлечә кыландырып фотога төшерергә керешә.

Баягы тавыш-гауганың үзе өчен зыян-зәүрәтсез тәмамлануын ча­малаган бәләкәй абый бу шөгыльгә дә килеп кысылмый булдыра ал­мый:

— Менә монавында гына кара­гыз, ташбашлар, чыпчык очып чы­гачак хәзер!

Күзләр яшьләнеп бетә, башлар авырта башлый, әмма фотоаппа­рат «күз»еннән чыпчык түгел, че­бен дә күренми.

«Әй лә!» дидем дә бәләкәй якка чыктым. Нәнәй дә кичкелеккә малларын карап бетереп (үзе әйтмешли, «сыйлап») кергән икән. Чәй куйган, кичәге бәлеш төпләрен җылыткан. Кечкенә табакта компот төшләре. Алар бүртеп, тагын да тәмләнгәннәр.

Кичке аштан соң абыйлар дәрес әзерләргә утыра. Нәнәй олы абый­га зур яктагы лампочкаларның ишек төбендәгесен борып куярга куша: «берсе җитәр, акча ашамасын», ди.

Бәләкәй абый безгә сумкасы­на тияргә рөхсәт итми. Хәер, ул дәресне озак әзерләп интекми, сумкасын тутырып, ишек төбендәге чөйгә элеп куя да, шытыр-пытыр китереп радиоалгычны боргалар­га тотына. Без, энем белән, хәзинә сандыгындай күреп, олы абыйның сумкасын актарбыз, китапларын укыгандай итәбез, дәфтәрләрдә кызыл белән куелган билгеләрне саныйбыз.

Ул кичне әле без аръякта ку­набыз. Әти белән әни көнозыны эштәләр бары­бер. Энем ятар ал­дыннан көйсезләнеп елый. Нәнәй аны үз янына алып ята һәм нидер көйли-көйли сөйли башлый. Мин ул сүзләрнең берсен дә аңламыйм. Шигырь дә түгел, җыр да.

Тышта кичләтеп купкан буранның ыжылдап улаганы, ябылмый калган тәрәзә капкачын йолыккалап шак-шок бәргәләгәне ишетелә. Нәнәй татарчага күчә. Әллә кем, әллә кемнәрнең исемнәрен, әтиләренең исемнәрен атап, «сезләргә дога багышладым», ди. Боларны сөйләгәндә, аның нечкә тавышы калтырап-калтырап китә.

Миңа күңелсез. Мин үземнең иксез-чиксез ялгызлыгымны тоям. Көндез шундый шат, барсын да белүче, бар нәрсәгә көче җитәрдәй күренгән нәнәмнең бөтенләй баш­ка, ялварулы, үтенүле халәтенә шаһит булып, аны кызганудан буынсыз калам. Ник алай сөйләнә ул? Кемнән курка? Кемнән үтенә? Әрвахлар алар кемнәр?

Күз алдымда шундый сүрәт пәйда була: нәнәйнең йорты, торбаларын­нан төтен чыгара-чыгара, очсыз-кырыйсыз кар яланын ерып, зур бер кораб сыман каядыр йөзеп китеп бара… Ул корабка без төялгәнбез, ләкин аның каян килгәнен дә, кая китеп барганын да белмибез… Дөнья караңгы. Буранның шом­лы сыкрануы аша еламсыраулы тик бер аһәң яңгырый: «лә иләһә илләллаһ, лә иләһә илләллаһ»…

4

…Үзгәреп тә карамаган иде мун­ча. Яңасын салганнан соң биредә күптәннән мунча кермәсәләр дә, бар да элеккечә. Сул як түр поч­макта казанлы мич, ишек төбендә ләүкә. Хәтта тәрәзәдә дә шул элек­ке, кызыл чәчәкле ситсы пәрдә. Уң яктагы озын эскәмия урынына ике карават кына куелган. Аларга искерәк мендәр-юрган, пальто-фуфайкалар өелгән.

—        Исәнгенәме, нәнәй? — дим. Тезләнеп казан астына йомычка тутырып булашкан нәнәй, торып баса да, гадәттәгечә, күзләрен кыса төшеп, бар йөзе белән якты­рып:

— И-и-и… — дип, миңа таба килә. Кашлары өтелеп көйгән. Битендә пешкән яра эзе. Аны кочаклап алам.

— Нәрсә пожар чыгарып ятасыз монда?! — димен һәм өмет белән күзләренә багам.

Өметем бушка түгел. Ул көлә! Караңгы мунча, утыз еллап элек без юынып йөргән мунча эче, кояш чыккандай, яктырып китә.

Өе янды бит нәнәйнең. Яз сулы­шы аңкыган зәңгәр апрель кичендә берничә сәгать эчендә янган да беткән. Гомер буе бөртекләп җыйган дөньясы, кадерләп бизәп кенә тоткан йорты үзенең үк күз алдында көл-күмергә калган да куйган.

— Әлдә үзең исәнсең!

— Ишекне ачып җибәрүем бул­ды — йөземә ялкын бәрде, — ди ул, яра эзен бармаклары белән капшаштырып. — Үзем дә янган гына булсамчы шунда! — ди аннан, бая­гы кәефе кинәт үзгәреп.

— Сөйләмә юкны! Әле син өр-яңа өй салачаксың! Зурны, тагын да яхшыракны! Һәй-й, син мондый гына кайгыларны үткәргәнме!

— Әйе шул, — ди нәнәй, ничек­тер, бик тиз генә ризалашып. Аның үзендә дә шул ук уй булган. Аръякка, ягъни безгә, әнигә, чы­гып, ике генә төн кунган янгыннан соң. «Кода нигезендә ни йөзем белән ятыйм, ихатамны ятим итеп!» — дигән, ди. Һәм аның бу карарын беркем үзгәртерлек, аның их­тыярын берни какшатырлык түгел иде. Иске мунчаны җылытып, ка­рават корып, шунда тора башла­ды. Бераздан Казаннан олы абый кайтып төште иптәшкә.

Күч анасы йортсыз калса, күч нишли? Балалары бер җәй эчендә йорт күтәрделәр. Үзенең гомер буе, елның-елында, бер калдыр­мыйча страховка түләве дә юкка булмаган — шуның акчасына бура кайтарттылар. Бәләкәй абый бигрәк тырышты: осталарны да ул сөйләште, материалга да ул чапты. Техника кирәк чакта авылдагы оны­гы — яшьли авариягә очрап үлгән улының улы — тракторы белән ки­леп ярдәмләште. Уфада яшәгән уртанчы улы ике малае белән һәр ял саен кайтып эшләшеп йөрделәр. Әни белән җиңгиләр аш-су ягын, азык-төлеген карадылар.

Иң көтелмәгәне шул булды: үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авылдан да исемлек белән җыеп, нәнәйгә акча китереп бирделәр. Әллә кайдагы нәсел очы тиешле кешеләр, Себердән җәйге ялга кайтучылар, нәнәйне күреп белүчеләр, каза хәбәрен ише­теп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар.

…Хәер, болар әле соңрак, ал­дагы ярты ел эчендә булачак хәлләр… Әле исә, әнә, баганалары күмерләнгән, кыйшайган бәләкәй капкадан кемдер кереп килә…

— Синдә дә ут, миндә дә ут! — дип, нәнәйне кочаклап ала Заһидә апа. Күзләре челт-челт килә, ике яңагыннан чөбердәп яше ага. Аның минем белән яшьтәш улы быел яз токка сугылып вафат булды.

— Нишлибез соң инде, Заһидә, нишлибез! Ходайдан узмыш юк, сабыр итәргә, сабыр, — дип, гөр-гөр сөйләнә нәнәй.

Заһидә апа кулындагы төргәкне нәнәйгә суза. Гәзит эченнән шак­маклы ап-ак озын тастымал килеп чыга.

—        Менә бусы — оекбашлар. Менә бу пакетта май. Бүген иртән генә бастым. Сөтне кая, базга куярсыңмы, коеңа төшерерсеңме — үзең кара. Кичә Рәйсәнең дә хәлен белергә бардым, — ди ул. — Зарлы хәлен зарлы белмичә, кем белсен… Аңа да оекбаш бәйләп илттем.

Яз башында берьюлы ике са­бые боз астына киткән Рәйсәне исемә төшереп, йөрәгем өшеп китә. Күрше апа сәдака итеп китергән ап-ак тастымал, оекбаш, сөт-майларда — кара кайгыларга бирешмичә ак күңел белән картай­ган авыл карчыкларының җан чагы­лышын күргәндәй булам. Күңелем тулып, читкәрәк китеп басам.

Янгын урынын тазартканнар, җыештырганнар инде. Эшкә ярардайрак бүрәнәләр бер читкә өеп куелган. Бакча ягында савыт-саба өеме. Табалар, тәлинкәләр кап-кара. Мисне кемдер агартып булашкан, эчендә тимер мунча­ла ята, буй-буй ак эзләр сызылып калган. Тегү машинасы эреп гарип кыяфәткә кергән. Өстәл-урындык, эскәмияләр яртылаш күмерләнгән, җыерылып эрегән клеенка кисәге аунап ята. Кайчандыр шыплап тутырулы, нәнәйнең үлемтеккә дигән әйберләре сакланган олы сандыкның каерылган капкачы каз куышы өстендә ята.

Чүпрәк-чапракның барсын бергә мунча ишегалдына өйгәннәр. Яртылаш янып, корымга бат­кан юеш тукымалар чүмәләсе… Алмалы-чияле пәрдәләргә, әкияти шәһәрле чыбылдыкларга янгын мөһере кыздырып басылган. Әйтерсең лә, ниндидер явыз зат алармы чатлы-ботаклы кулла­ры белән өзгәләргә-ерткаларга мәтәләнгән, утлы тынын өргән…

Тыкрыктагы карт каенга да янгын сулышы кагылган: кәүсәсенең йорт ягы күмер генә, астагы ботаклары юк. Һаман яфрак ярып азаплана үзе. Өске чукларындагы сыек яшел нәфис яфракчыклар көл-күмер, корым баскан ихатага сабыйлар­ча гаҗәпләнеп, «ник болай булды соң әле бу?» дигәндәй мөлдерәп карыйлар кебек…

5

Мин тагын аръякка чыгып китеп барам. Нәнәйне мунчага чакырыр­га. Әни ягып калды. Энемнәр бу ялда кайтмады. Иптәшем:

— Әйдә, машина белән генә урап керәбез, — дисә дә, баш тарттым. Иркенләп, ялгызым гына үтәсем килде балачак юлларын.

Күчтәнәчләрне алдым да, киттем тыкрыктан төшеп. Элекке ат күпере юк хәзер. Уртадагы зур күпердән йөриләр. Дөрес, бер читтәрәк бас­ма бар. Аннан тур Кечерәеп, җиргә сеңеп бетсә дә, тегермән йорты исән икән әле.

Каеннар        картайганнар… Агачларның да картлыгы була. Калын тупас кайрыларын тирән җыерчыклар яргалаган. Өске ботакларының да тузлары куп­шакланып, аларны кара шадра­лар таплаган. Җил-давылданмы, үзләренең вакыты җитепме, кайберләренең ботаклары каеры­лып төшкән. Ике як ярда да адәм буе кычыткан, әрем, әрекмән. Авыл көтүе биредән йөрми инде хәзер.

Елга гына шул килеш, һаман кәефле генә, күңелле генә чылты­рап, ару-талу белми үз юлыннан йөгерүен белә. Кайбер урыннар­да ярлары ишелеп, юлын гына үзгәрткән. Уң якта, элекке күпер убылып, тирән чокыр хасил булган, черек бүрәнә калдыклары арасын­нан каен, зирек үсентеләре үреп килә.

Тар сукмактан биек текә ярга күтәрелеп, клуб турына килеп чы­гам. Аның нигез урынында берничә бүрәнә калдыгы аунап ята. Сул якта ындыр табагы, амбар келәтләре. Әле август башы, зав гүләп эшләп тора. Арпа-фәлән кайтамы, әзерлеген карарга-тикшерергә кабызганнардырмы…

Ат дубыры урынында кычыт­кан гаскәре. Дубыр артындагы алма бакчасында сыңар алмагач ишарәте. Уйдык-уйдык ат кузгала­гын искә алмаганда, кая карама — тездән үлән, сабагында кибеп уты­ра! Хәтта урамда да. Печән итеп чабарлык, билләһи! Бу очлар сыер тотмаганны аңлата инде бу.

Һә-әй, бар иде вакытлар, печәнгә төшәр көн якынлаша башласамы? Урман юлына тузан да кундыр­маслар, һәркем үзенең ызанын дәүләт чиген саклагандай керфек тә какмый саклар иде. Күршеңнең өлешенә бер генә покос кереп кара — күрсәтерләр күрмәгәнеңне!

Урмандагы бер покос печән өчен тарткалашып дөнья көтәргә мәҗбүр ителгән гайрәтле агай­лар, һәй, кайда сез? Улларыгыз, оныкларыгыз кайда? Кайсы калаларның кайсы таш йорт­ларында көн күрәләр микән нәселләрегез?! Урам тутырып йөргән каз-үрдәкләр, тавык бол­гавына кушарга ат кузгалагы җыеп йөргән карчыклар кая? Үлән түгел, әремен дә төбенә кадәр киме­реп кырып үтә торган атлар кая, көтүләре белән күккә ашканнармы? Нинди зилзиләләр ялмаган безнең авылны?

Нәнәйнең койма алдындагы үләне чабылган алай. Покосларда кибеп ята. Сыерын бетерсә дә, чапмый түзмәгәндер инде.

Эчтән терәү салган бәләкәй кап­каны ачып, эчкә үтәм. Ихатаны бәрхеттәй булып кәрлә ромашка үләне баскан, элекке сукмак урын­нарындагы бәбкә үләне өстендә үрдәк бибиләре чемченеп йөри. Үскәннәр инде, күгәрчен хәтле булганнар. Сул кулдагы алма бак­часында яшь үсентеләр алынып килә. Быел яз картларын төпләп, яшьләрне утырткан бәләкәй абый. Элекке нигез урынында чәчәк түтәлләре. Уртада дәлия куагы, ко­яштай булып пәйгамбәр тырнакла­ры балкый, кашкарыйлар чәчәккә бөреләнгән.

Әнә, нәнәй үзе дә күренде. Ялтырабрак торган бит алмалары елмаюга җәелә, күз читләрендә җыерчыклар нурлана. Яулыгын төзәткәләп, кулын алъяпкычы­на сөртеп, нәкъ элеккечә көйләп, җырлагандай итебрәк, «и-и…» дип, кочак җәеп миңа таба килә.

Елдан-ел кечерәя барып, орчык кадәр генә калган нәнәмә ике баш югарыдан каравыма кыенсынып, аның корышып беткән, бер барма­гын бозау арканлаганда өздерткән кулын учыма алам.

— Үзең генәмени? — ди ул. — Кияү кая? — ди, капка тарафына караш ташлап, инде оныгының иренә дә кияү хөрмәте күрсәтергә әзер бу­лып. Үзенең бердәнбер кияве — әтиемнең җир астына кереп ятуы­на егерме ел быел.

— Сине мунчага чакырырга чык­тым, — дим. — Әни томалап калды. Әзерлән. Көтү кайткач, машина белән чыгып алырбыз.

— Кичә үзем ягып кердем, — ди ул, кулын селтәп. — Интеккән бар әллә? Кое ихатада булсын, мото­ры гөжләп торсын! Шатланып бетә алмыйм, кызыкаем, бүгенге тор­мышка! Рәхмәт укып йөрим! Газы гөрләп янып торсын, пенсиясен китереп бирсеннәр, әпекәй кайтып торсын! Утын вуле! Әкәмәт бит, ә! Чәй куям хәзер! Эчми китмисең! Теге буш умартага күч килеп керде бит быел, өченче көн бал аерттым. Баллап чәй эчәбез!

Ул, бал алыргадырмы, гадәтенчә вак-вак атлап, келәткә таба китә. Алъяпкыч кесәсеннән бавы кат-кат төенләнеп беткән ачкыч бәйләмен чыгарып, бихисап ишләре арасын­нан кирәкле ачкычны эзли.

Мин келәт янәшәсендә иске мунчага күз салам. Аның ишегал­дын нәнәй хәзер бәбкәләр ябарга көйләгән. Почмагыннан сул як алма бакчасына сузылган кер җебендә мунча керләре кибә. Янгын сары­сы сеңеп калган яулыклар, көек эзе тигән тастымаллар… Яңалары шкаф тулы булса да, искене кимә дип тукып торсак та, шулардан ае­рыла алмый ул һаман…

Яңа йортның биек, киң күтәрмәсенә     утырам да, янәшәмдәге алмагачтан баллары тамардай булып пешкән алма өзеп алам. Өлгерүе җиткән кып-кызыл алмалар, шуны гына көткәндәй, дәррәү тупылдашып  җиргә коела. Аякларымны ваемсыз селки-селки, черләтеп алма тешлим. Йорт ышыгыннан «чыгып» икендегә юнәлгән кояшка күз кысам, кунак килүгә шатланып үрле-кырлы сикергәләгән сары көчеккә кул болгыйм, һәм, нәнәмнең эше бетеп, мине табынга утыртып сыйлаячак, кунак итәчәк тансык, хозур мизгелләрне көтә башлыйм…

Дилбәр БУЛАТОВА.

Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.

Поделиться