Дилбәр БУЛАТОВА. Көтәрмен, дигән идең… Повесть

Бу әсәремне язганда аңлаешсыз каршылыкка очрадым. Максатым гади генә иде кебек, югыйсә. Ике яшь йөрәк арасындагы саф мәхәббәтне сурәтләргә, сөю гөленең чәчәк атуын күзәтергә теләгән  идем.  Әмма кешеләр – агачлар кебек: алар да тамырлары белән Җир күкрәгенә ябышып үсә икән. Аларны фани дөньяга бәйләгән тамырлар – газиз ата-ана, туган йорт-туфрак, нәсел-туган, таныш-белеш… Кешеләр боз таулары – айсбергка да охшаш. Су өстеннән бик аз өлешләре генә күренеп тора. Никадәр мәгърур һәм никадәр салкын алар кайчак! Кояшка да охшаш кешеләр. Аларның йөрәгендә галәмне җылытырлык нур бар…  Үзенең мөмкинлекләре хакында кеше хәтта белмәскә дә мөмкин: ул агачныкыдай түземлек-сабырлыкка да, боз тавыдай үпкә-рәнҗешкә, кояштай кайнар мәхәббәткә дә сәләтле.  Бөтен бу тирәнлекләрне һәм биеклекләрне, кайнарлык һәм салкынлыкларны бер әсәргә сыйдырып бетерә алу мөмкин түгел. Көчтән килгән кадәрлесен генә сиңа тәкъдим итәм, хөрмәтле укучым һәм Камил һәм Камиләнең мәхәббәт тарихы сине битараф калдырмас дип өметләнәм.

1

Була икән дөньяларда мондый да матурлык! Аның хуш ис аңкытып, дулкынланып торган саргылт  чәчләре… Ап-ак йөзе! Алсуланып торган бит уртасында ике мәхәббәт чокыры да бар. Тулырак нәфис  иреннәр… Шул иреннәр арасыннан энҗедәй тешләрен күрсәтеп, мәхәббәт чокырларын чокырайтып, уң як кашын өскә чөебрәк елмаеп та җибәрсәме?!  Барлык дөньясын оныта Камил! Әйтерсең, аның өчен әйләнә-тирәдә башка беркем дә юк. Сихерләнгәндәй, карашын Камиләнең нур чәчкән яшькелт-зәңгәр күзләреннән, елмаюлы йөзеннән аерып ала алмый. Ул моны сиздермәскә, карашын тизрәк кыздан алырга ашыга. Тик күзе аның  һәр хәрәкәтен аулый. Аның һәр адымын сагалап,  тын алышын тоеп  тора. Үзе кагылырга да курка. Ә икең бер партада утырганда, бу –авыррак хәл.

Аларны быел 1нче сентябрьдә икесен бергә утыртып куйдылар бит. Камилә тәрәзә янын сайлады. Ныклабрак күз салсаң, ул, гүя, картинадагы кыз: чәчендә кояш нурлары чагыла. Тәрәзә рамы – гүя шул сихри картинаның рамы. Мәктәпнең каен аллеясе – арткы  пландагы  пейзаж. Ә Камилә – Леонардо да Винчиның Мона Лизасы. Дөнья шулкадәр ямьле – шатлыктанмы, бәхет хисеннәнме, башлар әйләнә. Юк, бәхет түгел, бәхетне көтү, сизү хисеннән. Хисләр күкрәккә генә сыймый, иңнәргә, әйтерсең, канат үскән!

Сабакташлары бу икәүнең арасында нидер барлыгын былтыр ук сизеп алды.  Бу икәү үзләре моны аңлаганчы ук. Ләкин бер сүз дә дәшмәделәр. Радим гына, таза гәүдәсен селкетә-селкетә, балалар бакчасындагы кебек, үртәр, ирештерер иде:

– Һе, Камил белән Камилә! Кияү белән кәләш!

Кыз аның бу тупаслыгыннан тәүдәрәк кыенсына иде. Ә Камил үзен дә, аны да яклап,  бер сүз дә дәшә алмый. Артык зур иде бөреләнеп кенә килгән мәхәббәт тойгысы, артык яңа, саф. Күңелне күкләргә күтәргән бу шатлыклы хиснең әле ни икәнен дә, нинди икәнен дә аңлап булмый иде.

Камил – үзләренең сыйныфында гына түгел, мәктәптә беренче егет. Заманында район прокуроры булып эшләгән әтисеннән укуга хирыслык, сабыр тырышлык күчкән. Мәктәптә татар теле укытучы  әнисе күркәм буй-сын, хис-тойгыга бай йөрәк бүләк иткән: егет җырга да оста, өч-дүрт ел бию түгәрәгенә дә йөрде, концертлар була калса, кечерәк сыйныф кызларының йөрәген гитарада да уйнап яндырды.

Тик Камиләгә тиң микән соң ул? Бу уйлар да егетнең башына шул 1нче сентябрьдән башлап керә башлады. Камил мәктәптә беренче егет булса, Камилә – районда иң беренче кызлардан. Районның яртысын диярлек биләп торучы иң зур, иң бай хуҗалык директоры Батталовның бик иркә, унбиш ел  көтеп алынган  бердәнбере ул.  Әнисе – хуҗабикә, барлык вакытын гаиләсенә, ягъни ире белән кызына багышлаган кеше, кызы өчен утка да, суга да керергә, кирәксә, арыслан авызына ташланырга да әзер.

Боларны уйласа да, Камил берни хәл итә алмый, мәктәп партасы аларны көн дә берничә сәгатькә  тигезләп куя. Әнә Камиләгә урыс теле һәм әдәбияты  укытучысы Алена Михайловна, алтынсу кысалы нәфис күзлеген төзәтә-төзәтә, сорау бирә:

– Батталова, “Сугыш һәм солых” романының идеясе нәрсәдә?

Кыз эндәшми. Нечкә нәфис муены аккошныкы сыман аска иелә. Озын керфекләре түбән төшә… Йомшак тавыш белән акрын гына:

– Наташа үз гомерендә тәүге тапкыр балга килә… Матур күлмәкләрен кия.  Прическалар ясата. Аңа анда бик ошый, – ди.

– Шуннан, шуннан? – ди укытучы.

Камил, укытучыга ишеттермәскә тырышып, акрын гына пышылдый:

– 1812 елда Беренче Ватан сугышы башлана. Романда халыкның Ватан өчен яуга күтәрелүе сурәтләнә. Югары җәмгыять һәм гади халык тормышы  күрсәтелә.  Андрей Болконский, Пьер Безухов, Наташа Ростова – Толстойның яраткан геройлары. Аларда язучы инанган идеаллар: батырлык, ихласлык, мәхәббәткә тугрылык кебек сыйфатлар гәүдәләнә…

Камилә колакка гаҗәеп сак, юкка гына ничә ел музыка мәктәбенә йөрмәгән, бу сүзләрне бик  уңышлы рәвештә һәм тырышып кабатлап бара.

– Молодец, Батталова! – дип мактый аны  урыс теле һәм әдәбияты  укытучысы. – Әсәрнең эчтәлеген беләсең. Дәрескә яхшы әзерләнгәнсең. Әсәрнең идеясен белү – ул әсәрне төбенә төшеп аңлау дигән сүз! Ә бу җиңелдән түгел. Чөнки язучы үзе әйтергә теләгән фикерне образларга төреп, сәнгатьчә алымнар ярдәмендә бирә. Ул әйтергә теләгән фикерне аңлау өчен үзең дә язучы фикер йөрткән дәрәҗәгә күтәрелә алу мотлак.

Кыз килешле итеп кенә урындыгының читенә генә утыра, рәхмәт белдереп, Камилгә тутырып карый һәм парта астыннан гына егетнең кулын кыса. Аның йомшак бармаклары кагылуыннан егетнең яңакларына кызыллык йөгерә,  ул, йөткерәсе килмәсә дә, тамак кырган, йөткергән була.

Дәресләрдән алар бергә чыга. Өйләре бер якта чөнки. Юлның ике ягында – каен агачлары. Алар яшь түгел инде. Ботаклары көннән-көн җиргә таба ныграк сузыла, ныграк иелә кебек. Әйе, каеннар үсә, югарыга тартыла да, аннан башларын түбән  ияләр шул.  Юлдан тыз-быз үткән машиналарны күзәтәләр. Чуклары,  озын алкалар сыман, акрын гына йомшак җилдә тирбәлә.

Камилә дус кызы Алинә белән алдан бара. Алар артыннан Камил, Радим, Ринат атлыйлар. Радим гөр-гөр сөйләнә, авыз ачып барсаң, аяк чалып, юл читенә егарга да күп сорап тормый. Каенның саргылт-яшел чугын умырып өзеп алып, аяк астына ташларга да өлгерә.

Камилнең өйләре беренче, ул кала, ә башкалар ары китә. Егетнең йөрәге өзелеп төшкәндәй була шул чакта. Әнә, ике кыз, ике егет атлыйлар, шундый шатлар, бер кайгылары юк. Әллә Камилдән котылдык дип шатланалармы? Егетнең күңеленә салкын, котсыз бер хис үрмәли: көнчеллекнең ни икәнен  ул нәкъ менә шунда тоя. Аллы-гөлле дөньяның бер чите кителә башлаган сыман, каеннарның тәңкә-тәңкә яфраклары да тутыгып-каралып, ботаклары тагын да ныграк сыгылган кебек… Ник Радим Камиләгә ул кадәр ашардай булып карый? Ник теле-телгә йокмый? Җил тегермәнемени – кулларын болгапмы-болгый! Тик бу сорауларга, күпме баш ватмасын, Камил җавап таба алмый. Тик шуны аңлый: мәхәббәт – шәм ялкыны кебек, үзе гаҗәеп матур, ә үзе яндыра-көйдерә икән…

 

2

Өйгә кайтып керүгә мәктәп хәлләре онытыла төшә, егет өй мәшәкатьләренә чума. Түр бүлмәдәге караватта  ап-ак ыштан-күлмәктә әтисе  Фәрит ята. Ул юл фаҗигасенә тарыганда Камил  алтынчыда гына укый иде. Тик ул көннәрдәге ыгы-зыгыны, куркыныч билгесезлекне бүгенгедәй яхшы хәтерли. Әтисе, умыртка сөяге имгәнеп, йөри алмас булып калды. Зиһене яхшы үзенең, таный, сөйләшә. Камил, беренче эш итеп мендәрләрне кабартып, әтисен шул мендәрләргә сөяп утырта.

– Хәлең ничек, әти? – ди. – Берәр җирең авыртмыймы? Даруыңны эчтеңме?

Әтисе бу сүзләргә шулкадәр сөенә! Аксыл йөзе, хәлсез карашы  балкып китә, рәхмәт әйтүе шул аның… Ә үзе:

– Бик озак булдың бүген! Ник алай? Көтеп арып беттем бит! Кабыргалар авырта башлады, – ди, көйсезләнебрәк.

Камил, өстен салып, юынып ала да әнисе иртән әзерләп киткән ризыкны микродулкынлы мичкә җылытырга куя. Башта кашыклап әтисен ашатып ала, аннан үзе тамак ялгый.

Әнисе әйтә,  авыру кешеләрнең барысы да көйсез була, ди. Чынлап та шулайдыр.  Әтисе я, “кайнар” дип, суытырга куша, я, “суынып беткән бит”, дип, яңадан җылытып алдырта.

Хәзер  Камил үзенең бүлмәсендә бер сәгатьләп черем итеп алачак та кичке унберләргә кадәр уку өстендә булачак. Быел аның БДИ елы. Атнасына өч мәртәбә репетиторга  йөри. Ул репетиторга йөри алсын дип, әнисе ике эштә эшли. Көндез мәктәптә укыта. Тәүлек аралаш төнгелектә балалар йортында дежур тәрбияче. Шуңа күрә алар күп вакыт иртән берничә сүз алышып өлгерә,  мәктәп коридорында гына очраша.

Хыяллары зурдан Камилнең. Мәскәүгә, техник вузга укырга кереп булмасмы дип өметләнә ул. Нинди фәннәрдән БДИ бирергә кирәк булачагын былтыр ук карап куйган иде. Инде ныклап әзерләнергә тырыша. Камиләне дә кыстый, әйдә, бергә укырбыз, ди. Камилә авызын ерып елмая да иңен генә сикертә.

– Минем бөтенләй дә укыйсым килми дә ул, Камил! – ди.

– Нишлисең килә алайса? – ди егет, чын күңелдән аптырап.

Кыз, бит очларын чокырайтып, матур итеп көлә генә.

– Бер әйтермен әле, Камилҗан! – ди.

Камил үзе – уку отличнигы, тик бу сүзләрне аңлап бетерә алмый. Ничек инде укыйсы килмәскә мөмкин? Югыйсә, нишләп вакыт үткәрәсең?

Көннәрдән бер көнне егет, бөтен батырлыгын җыеп, аны кинога чакырырга булды.

– Камилә, әйдә, бу ялда, кинога барабыз? – диде, математика дәресеннән тәнәфескә чыккач.

Камилә, гүя шуны гына көткәндәй:

– Ә мин сине үзем кинога чакырам! – димәсенме?!

– Кая?

– Безгә! Безнең өйгә!

– Ничек инде? – дип аптырады егет.

– Бу атнада шимбә әти белән әни өйдә булмыйлар.  Алар Мәскәүгә, опера карарга оча.  Безнең әни бит – меломан! Үлеп опера ярата. Иртәгә ниндидер бик шәп премьера, ди!

Камил каушабрак калды.

– Йә, ничек, безгә кунакка киләсеңме? – дип, аны ашыктырды кыз.

Камил, үз-үзен кулга алып:

– Ярый! – диде.

– Кич килерсең. Караңгы төшкәч. Беркем дә күрмәс, – диде Камилә.

Әллә аларны тыңлап торган инде, шулчак яннарында, җир астыннан сикереп чыккандай,  Радим пәйда булды. Һәм, шаярткандай кыланып, Камилнең аркасына шапылдатып сугып, кабинетка таба йөгерде.

 

3

Чүкеп ясалган тимер бизәкле авыр капканы ачып, егет ихатага керде. Аяк астында тигез, шома шакмак плитәләр. Тулган ай яктысында ап-ак булып күренәләр.  Газон өстенә кара-кучкыл чыршылар, оя-оя түгәрәк куаклардан озын шәүләләр сузылган.  Ә ишек төбендәрәк  – яшь кенә каен агачы. Аның яфраклары кичке җиләстән акрын гына калтыранып тора.

Камил,  ялтырап яткан  паркет идәнгә  басарга кыймыйча, тупса төбендә тукталды. Нәкъ каршысында – идәннән түшәмгә кадәр сузылган зур көзге.

– Әйдә, үт! – дип   эндәште каршысына атылып чыккан Камилә. Дәрестә рәхмәт әйткәндәгедәй, йомшак учы белән җитәкләп алып, түргә әйдәде. – Кыенсынма. Үз өеңдәгедәй бул! Ә мин чәй куям. Әллә инде  синең кофе эчәсең киләме?

– Кофе, – диде егет, зур күн диванга чумып.

Ул арада уймактай гына кара чынаяклар куелган поднос тоткан Камилә күренде. Ах, нинди чибәр ул! Затлы хушбуй исе исә башны югалтырлык!

Кыз стенадагы зур экранны кабызды. Пультны кулына алды һәм ялт кына диванга, егет янына елышты.

Өндә идеме бу, төштәме? Дулкынланудан Камил югалып-каушабрак калды. Көннәр-төннәр буе хыялланган, кул түгел, хыял да җитмәс биеклектә булып тоелган кыз менә аның янында утыра! Аның кайнар тыны муенын, күкрәген пешерә, яндыра.   Камиләне шашып-шашып кочасы, битләреннән, хуш исле чәчләреннән үбәсе килде. Ләкин кагылырга да куркыныч кебек! Әгәр кагылса, шушы бәллүр савыт сыман Камиләгә зыян килер, ул савыт чатнар, кадере китәр… Күңел күгендә барлык төсләре белән балкыган нурлы рәсем тоныкланыр, җуелыр…

Алар бик эчтәлекле фильм карады. “Сал өстендә ялгыз” дип атала иде ул. Кораб җимерелеп, бер төркем кеше һәм җәнлекләр  котылып кала. Көннәр үтә, ризык, су запасы кими. Алар берәм-берәм бер-берсен үтерә башлый. Иң башта көчсезрәкләр, хәлсезрәкләрне тотып ашый, аннан башкаларга чират җитә. Азактан бер егет белән арыслан гына исән кала. Бер-берсенә карашып, чиксез океанда сал өстендә йөзәләр дә йөзәләр. Азык-сулары бетә. Хәлләре юк. Егет күзен йомарга да курка. Йомса, арыслан кабып кына йотачак. Азактан аңлашылуынча, бу арыслан аның күзенә генә күренгән икән. Егетнең нәфесе, күңел төбендәге иң кара уйлары явыз арыслан сыйфатына кергән…

Фильм бетте. Тик Камилнең кайтып китәсе килми иде. Алар бик озак  бер-берсеннән аерыла алмый  сөйләште, янә озаклап кофе эчте.  Ишек төбендә егет аны озата чыккан кызның иреннәреннән суырып үпте һәм биек баскычлардан төн караңгылыгына омтылды…

Район үзәгенең караңгы тыкрыклары буйлап өенә ашыккан егетнең юлын ике карачкы бүлде. Берсе җилкәсенә ябышты, икенчесе, аяк чалып, җиргә екмакчы булды. Тик Камил югалып калмады: буйга озынының  яңагына ямады, кыскарагын  бөгеп салып, өстенә менеп атланды.  Баганадан төшкән сүрән ут яктысында йөзен танырга азапланганда озыны арттан бугазына килеп ябышты. Камил терсәге белән аның касыгына төртте. Теге аһылдап бөгелеп төшүгә кыска буйлы таза егетнең Радим икәнен шәйләп алды.

– Радим?! – дип, аны изүеннән җилтерәтеп торгызганын сизми дә калды Камил.

Өйдә әтисен юындырып, мунчага күтәреп йөртеп, беләкләренә көч кунып өлгерде аның. Утын яру, ремонт-фәлән дә аның өстендә. Вакыты калса, турникта шөгыльләнә, көн дә гер чөя. Шуңадырмы, әллә ярсуы яман идеме – берсе тал чыбыгыдый сыек, икенчесе капчык сыман көпшәк бу егетләрне җилтерәтеп ату аңа берни дә тормады.

Радим – Камилнең икетуганы. Аларның әтиләре бертуган. Дөрес,  Камилнең әтисе авырганнан бирле аларның гаиләләре бик аралашып бармый. Аның каравы, Радимның әти-әнисе күршеләре  Батталовлар  белән бик дус хәзер. Ә Радим, нишләптер, Камилне электән үк өнәп бетерми, ирештерергә, юктан да гаеп табып, мыскылларга гына тора.

Камил Радимны изүеннән тотып җилтерәтә-җилтерәтә  кабатлады:

– Нәрсә кирәк сиңа миннән?

– Безнең урамда нишләп йөрисең? – диде Радим, кашларын җыерып. – Нәрсәң төшеп калган?

– Кая, әллә Радим Алмаев урамы дип язып куйганнармы? – диде Камил, мыскыллы тонга күчеп. Кыздырсалар ул да усал була белә. – Габдулла Тукай урамы дип язганнар бит. Алмаев димәгәннәр. Юл басасыңмы? Басмач булдыңмы?

– Үзеңнең урамда йөр! – диде Радим, аның кулыннан ычкынып. – Безнең урамда, и вообще, Камиләләрнең өе тирәсендә эзең булмасын!

– Кайда телим, шунда йөрим. Үзем белермен, синнән сорамам!

– Үзеңә үпкәлә алайса! – дип янады аңа Радим, аңа кайнар сулышын өреп. Авызыннан сырамы, аракымы исе аңкый иде.  – Кара аны, Батталов кияве буласы килгән! Буең җитмәгәнгә үрелмә, яме! Мин шаярмыйм!  Әйттем – бетте!

Камил дә һуш җыеп өлгергән иде инде:

– Карарбыз! – диде ул, тешен кысып. – Синнән рөхсәт сораган кеше юк!

Һәм барлык көченә Радимның түгәрәк йөзенә йодрыгы белән  берне китереп ямады. Камилнең беркайчан да кеше йөзенә сукканы, кешегә кул күтәргәне юк иде. Йомшак һәм салкын була икән кеше бите.  Кроссовка белән футбол тубына типкәндәгедәй тавыш чыга икән.  Теге, чайкалып,  дөпелдәп җиргә барып төште. Ярсып, тиз генә сикереп торды да, йодрыгын төйнәп, Камилгә ташланды. Танавы җимерек, йөзе гарьлектән чалшайган!  Әлбәттә инде, Камил аның сукканын көтеп тормады, җәһәт кенә өенә таба элдертте.

– Кирәгеңне бирәм мин синең! – дип кычкырып, янап калды Радим аның артыннан.

Камил йөгерде-йөгерде дә аннан атлауга күчте. Көзге эре йолдызлы күккә карап,  каршылыклы уйларын сүтәргә тырышты. Бер яктан, Камилә белән матур, татлы очрашу күңелен җылытып тора, икенче яктан, Радимның кыланышына ачуы килә. Икетуганы бит әле, җитмәсә! Элек  алар гел бергә иде, бергә уйнап үсте.  Әтисенә аркаланамы Радим? Ул – юрист, үзенең шәхси офисы бар. Алар бик җитеш яши. Ә Камилнеке – инвалид,  ничә ел урын өстендә. Шулай булса да, Камил һич кенә дә үзен ким итеп тоймый. Аны гаиләдә җәберләп, башына сугып үстермәделәр. Әнисе һәрчак аның белән киңәшләшә, зуррак эшләрне бергә эшлиләр, бергә хәл итәләр. Әтисе элек көн-төн эштә булды, авыргач, кайчак көйсезләнеп китә, ләкин улына карата бик ихтирамлы.

Шуңадырмы, Камил күңелен төшермәде. Радимның бу кыланышы чәменә генә тиде.  “Карап карарбыз!” – дип кабатлады тагын үзалдына. Радим җавапсыз калмас, үчле, гарьчел ул.  Спорт ярышларында беренче булырга тырыша, иң кыйммәтле телефон, модалы кием дә иң беренче аңарда булырга тиеш.  Тик Камил  бирешеп тормас, кирәк булса, үзен дә, Камиләне дә яклар!

 

4

Мәктәптә дәресләр көндәгечә дәвам итте. Камил белән Камилә үзләрен бөтенләй башкача тота иде инде. Араларында икесе генә белгән сер, күзгә күренмәгән күпер барлыкка килде кебек. Камил, сыйныфташлары алдында тартынуын  җиңеп, Камиләгә булган хисләрен яшерми башлады. Дәресләрдә ачыктан-ачык ярдәм итә, гардеробта киемен алыша, кидерешә, сумкасын күтәреп алып кайта. Бу “батырлык” төнге тыкрыкта Радим белән  чәкәләшеп алуга бәйле иде, ахры. Радим, гүя, үзенең кыланышы белән Камил үз-үзен бәйләп куйган бауларны чишеп ташлады. Чирканчык алган спортчыдай, үзен күпкә ышанычлырак тоя.

Беркөнне, гадәттәгечә, дәресләрдән соң Камил, Камиләнең сумкасын күтәрешеп, аны озата китте. Кыз кереп китеп, егет үз юлына борылган гына иде, “Камил, үскәнем, тукта әле!” дигәнне ишетеп, туктап калды. Камиләнең әнисе Нәргизә ханым икән.

Егет, аптырабрак, кире борылды.

– Камил, үскәнем, кил әле, сиңа сүзем бар! – диде ханым, елмаеп. Камил килеп җиткәч, аны баштанаяк күздән үткәрде һәм: – Сез дуслашып йөрисез, ахры? – диде, йөзендәге елмаюын сүндермичә.

– Әйе!

– Ай-һай, иртәрәк түгелме икән, үскәнем? – Елмаю сүнде. – Мин сезнең ашыкмавыгызны теләр идем. Сезгә укырга кирәк, яхшы итеп мәктәп тәмамларга, имтихан биреп, укырга керергә кирәк. – Бик җитди итеп әйтте Нәргизә ханым бу сүзләрне. Тагын өстәп куйды: – Син минем ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыңдыр һәм дөрес карар кабул итәрсең дип уйлыйм, Камил үскәнем! Хуш!

Ул төнне Камилнең йокысы йокы булмады. Уенда Нәргизә ханым белән бәхәсләште. Уйлый-уйлый, шундый карарга килде. Ник иртәрәк булсын? Бер дә иртә түгел. Алар инде унберенче сыйныфта укый. Аларга тиздән унсигез яшь! Көннәр шулкадәр тиз үтә, болай барса, гомернең үткәнен дә сизми калырсың!

Һәм ул, үзен хаклы тоеп, иртәгәсен, берни булмагандай, Камилә янына барып утырды. Гаҗәпләнү катыш сөенүле карашны күрүгә, барысы да аңлашылды. Димәк, Камилә белән дә тәрбия-аңлату эшләре алып барганнар. Тик, бернигә карамастан,  алар бергә!

Шулай да, барысы да элеккечә калса да, киләчәктә саграк булырга килештеләр.

Бу шимбәдә Камиләнең әти-әнисе тагын опера карарга очты. Инде  Мәскәүгә түгел – Питерга. Бу юлы Камил  үзе кызны кинога чакырырга булды.  Алар яшәгән район үзәгендә кинотеатр сакланып калган, яшьләр өчен бердәнбер мәдәни учак  ул. Шимбә көн афишасына  куелган мультфильм да бердәнбер иде – сайлау мөмкинлеге юк. Хәер, алар экраннан бигрәк бер-берсен күзәтте, дулкынланып, бер-берсенең тавышын тыңлады бугай.

Сеанс беткәч, көзге салкынча урамга чыктылар.  Камил як-ягына күз салды. Радим сагалап тормыймы, янәсе. Артык маҗарасыз, тыныч кына Камиләне өенә кадәр озатып куйды. Кыз, кофе эчеп чыгарсың дип, күпме чакырмасын, керүдән баш тартты. Нәргизә ханымның кисәтүеннән соң, Камилнең ул тупсаны атлап үтү түгел, ишек тоткасына да үреләсе килми.

Ишек төбендә  озак кына бер-берсеннән аерылыша алмыйча тордылар. Таныш яшь каен, ботакларын тибрәтеп, әллә аларны ишетергә тырышты, әллә үрелеп сыйпамакчы булды… Юк, төньяктан искән көзге җилдән сакланырга тырышып, чайкалып-тирбәлеп, җылы эзләде, ахры, ул…

Тик бу күрешүнең дә ахыры күңелсез тәмамланды. Икенче көнне, ягъни якшәмбе кич, Камилләрнең ишеген Нәргизә ханым шакыды. Әнисе, гадәттәгечә, эштә, Камил дәрес әзерләп утыра иде. Көтелмәгән кунакның йөзе бер яхшылык та вәгъдә итми, ул, болытлы күк сыман, кап-караңгы иде.

Ханым кереп исәнләште, урында яткан әтисеннән әдәп өчен хәл-әхвәл сорашкан булды һәм:

– Камил үскәнем, әйдә, чоланга  чыгып керик әле, синең үзеңә генә әйтер сүзем бар, – диде.

Алар ярымкараңгы салкын чоланга чыкты.

– Тапочка киегез, – дип, Камил аңа тапочкалар тәкъдим итте.

Нәргизә ханым, иреннәрен кымтып, аңа карап торды-торды да:

– Минем аягым өчен кайгырасың инде, ә, үскәнем? –

диде,  теш арасыннан сыгып, бугаз төбеннән чыккан, ирләрчәрәк калын, кискен тавыш  белән. Яшел күзләрендә боз салкыны ялтырап китте. Тутлы битендә бер мускул, бер сеңер кымшанмады.

Гаҗәп, дип уйлап куйды егет, Камиләнең дә күзләре әнисенекенә охшаган, тик алар җылы, нурлы, алар болытлы көндә дә нур сирпи кебек, ә иреннәре гел елмаеп тора. Нәргизә ханымның шәмәхә иннекле авызыннан исә, эт өргәндәгедәй, берсеннән-берсе каты, тупас, берсеннән-берсе усал сүзләр тәгәрәшеп чыга да чыга:

– Син, үскәнем, минем аякларым өчен кайгырма. Ә менә минем кызым янында чуалуыңны туктат! Без аны синең өчен үстермәгән!

– Мин аны яратам! – диде Камил, кыюланып. Бите, ут капкандай, кызыша башлады.  – Нык итеп! Ул да мине ошата.

– Ул әле – бала гына. Бернәрсә дә аңламый. Ә син – егет кеше, син аңларга тиеш! Аңламасаң, аңлатырбыз!

– Ә нәрсәне?

– Кичә, без операда чакта, син Камиләне тагын озата килгәнсең!   Син, мин кисәткән аркылы,  ни йөзең белән оялмыйча безгә килдең?

– Мин… Ул… Без…

– “Ы” да түгел, “мы” да түгел! Камилә янында моннан соң эзең дә булмасын. Ишәк тә ишәк, син дә – ишәктәй тискәре! Атаң сыңары! Ул да шулай үзсүзле иде! Бүген мин сыйныф җитәкчегез белән яхшылап  сөйләштем, барысын да аңлаттым, иртәгәдән башлап аерым утырачаксыз! Әгәр бу юлы да аңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә! Мин уйнап сөйләмим!

Кызарынган-бүртенгән, чиксез ачуын кая куярга белмәгән Нәргизә ханым ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Гөжләп машина кузгалып киткәне ишетелде.

Үзе чиксез ихтирам итеп йөргән кешедән мондый сүзләрне, “ишәк” дип мыскыллауларны көтмәгән иде егет. Бите, муены, колаклары уттай янды. Камиләнең әнисен сыйныф җыелышларында күргәне бар иде. Аны чибәр, ипле кеше буларак күреп өйрәнгән. Тәмле теленә, сөйкемлелегенә сокланып, ник минем әни дә шулай ягымлы түгел икән,  дип уйлап куйганы да бар иде хәтта. Тавышы да болай калын кебек түгел иде… Иң рәнҗеткәне – урында яткан әтисен мыскыллавы! Чирне теләп алмыйлар бит! Кемгә дә килергә мөмкин ул, чир рөхсәт сорап тормый!

Миңгерәтелгән кешедәй басып торды-торды да, үзәгенә салкын үтә башлагач, өйгә керде. Берни булмагандай, яңадан дәресләренә утырды. Тик шулчак күкрәгенең сул ягы кысып, әрнетеп алды. Әйтерсең, Нәргизә ханым аның күкрәк читлегеннән йөрәген суырып алды да, маникюрлы бармаклары белән изеп, сытып, канын сыгып, кире тыгып куйды…

Егет “Бәйләнештә”ге битен ачты. Кыз белән икәү төшкән фотоларны карый башлады. Менә алар мәктәп янындагы каеннар фонында, менә Агыйдел буенда… Кинога, кино дип, мультфильмга баргач төшкән фото. Нинди бәхетле алар! Тик ни өчен Камиләгә бәйле мизгелләр шулкадәр кадерле дә, шулкадәр  әрнеткеч тә икән?

 

5

Дүшәмбедән башлап алар аерым утыра башлады. Бөтен укучылар алдында сыйныф җитәкчесе: “Бүгеннән егетләр белән кызлар аерым утырачак! Юкса, чыш-пыш килеп вакыт үткәрәсез, уку процессына күпме зыян килә. Ә сезнең бит, онытмагыз, быел БДИ елы! Бу –

директор боерыгы. Һәр дәрес саен кереп, үзем тикшереп йөриячәкмен”, – дип белдергәч, нихәл итәсең. Укытучының карашы белән очрашудан кыенсынып, Камил башын аска иеп утырды. Бу яңа “боерык” күктән төшмәгән, монда Нәргизә ханымның кулы уйнаган иде, әлбәттә.

Ләкин агымсуны тыеп буламыни?! Ул үз юлын ала да, бернигә карамыйча, ага бирә. Дәрес булмаса, тәнәфес бар. Камил белән Камилә хәзер тәнәфесне тыннары белән тартып алырдай булып көтәләр, тәнәфестән тәнәфескә яшиләр. Дәресләр тәмамлану белән магнит сыман бер-берсенә тартылалар… Аерым утырсалар да, серле, утлы карашларга, телефон белән Интернетка чикләр юк!

Алдагы дүшәмбедә  математика дәресендә Камилне  директор бүлмәсенә чакыртып алдылар. Аның йөзе бик борчулы иде. Ни булды микән?!

Ләкин бу сорауны директор аның үзенә бирде:

– Юнысов, ни булды? Сине иртәгә сорау алуга чакырталар. Телефонограмма җибәргәннәр.

Шулчак, кабинетка Камилнең әнисе дә килеп керде.

Менә, танышыгыз, – дип, директор кәгазь кисәген аңа сузды. – Аңламыйм, ни булды? Камил Юнысов – безнең иң алдынгы укучыбыз! Улыгызга иртәгә тикшерүчегә барырга кирәк! Җитмәсә, гаепләнүче сыйфатында!

Үзен ни рәвешле гаепләргә мөмкинлекләрен Камил берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Бернинди дә гаеп эш кылганы юк кебек ләса!

Алар әнисе белән сишәмбе иртән тикшерүче Уразбаевка керделәр. Уразбаев сүзне озакка сузмады. Үгезне мөгезеннән алды. Нәргизә Батталоваларга  көн дә ашарга пешерергә, йорт җыештырырга килеп йөрүче хатынның 28нче сентябрь көнне кичке сәгать җидедә Батталовлар ихатасында кыйммәтле телефоны онытылып калган. Ул якшәмбе көнне иртән үк аны эзләп килгән, ләкин телефонын калдырган урынында, ягъни  каен агачы төбендәге эскәмиядә тапмаган. Полициягә гариза язган, җинаять эше кузгатылган.  Шикләнелгән кеше – берәү генә.  28 сентябрь кич 11нче сыйныф укучысы Камил Юнысов Батталовлар ихатасында булган. Һәм ул угрылыкта гаепләнә…

Камил ни әйтергә белми Уразбаевның бер хис белдермәгән кырыс чыраена текәлде. Аннан әнисенең чиксез аптыраулы йөзенә караш ташлады. Нинди телефон? Камилнең бит үзенең айфоны бар. Ник аңа кешенеке? Янә тикшерүчегә төбәлде. Ә аның кырыс күзләре ноутбук экранына текәлгән.

Әллә Камил төш күрәме? Юк, өн! Әнә тәрәзәнең теге ягында алтын көз! Әрсез чаганнар, ботаклары белән тәрәзә пыяласын тишеп керер кебек, полиция бинасына терәлеп дигәндәй үскән.

– Йә, Юнысов, дөресен сөйләп бирегез. Ни өчен Сез 28 сентябрь көнне кичке унда  Батталовларның йортына бардыгыз? Нинди максат белән? – Тикшерүче ноутбук төймәләре өстендә бармакларын биетте. – Урланган телефонны кая куйдыгыз?

– Мин бернинди дә телефон күрмәдем дә, урламадым да!

– Димәк, 28 сентябрьдә син анда булгансың?

– Әйе, булдым.

– Батталовларның өйдә юклыгын кем хәбәр итте? Син бу мәгълүматтан усал нияттә файдаланырга булдыңмы?

Камил бер сүз дә дәшә алмады. Ул арада әнисе телгә килде:

– Сез күрәләтә минем улыма яла ягасыз!

– Ишек өстенә куелган видекамера язмасында Сезнең улыгызның капкадан кергәне һәм бераздан чыгып киткәне күренә.

Әнисе ап-ак булды. Ләкин, улын яклап:

– Һәм аның кулында урланган телефонмы? – дип әйтә алды.

– Монда сорауларны мин бирәм!  – диде тикшерүче, кырыс итеп. Кәефе  үзгәргәндәй сизелде. Бераз тынып торды. – Болай булгач, безнең әңгәмә озакка сузылмакчы. – Һәм Камилгә кәгазь сузды. –  Кул куегыз. Һәм телефоныгызны биредә калдыруыгызны сорыйм. Тикшерү максатында.

Калганнары барысы да саташулы төштә кебек… Иң авыры – “телефон урлаган” дигән сүзләрне кат-кат ишетү… Иртәгәсен  шул ук сораулар, хурлык, кимсенү.  Камиләнең күзләренә ничек карар? “Телефон буры” диячәкләр аңа! Иң ачысы – нахакка! Бу сүзне аның картәнисеннән ишеткәне бар иде. “Нахак гаеп ягып, малларын тартып алып, үзләрен Себер куганнар”, – дип, нәсел тиешле кемнәрдер турында гел сөйли иде. Менә ул әрнүне Камил да татый. Нинди авыр! Гарьлек хисе шулкадәр көчле! Җилкәсенә тау өеп куйдылармыни! Бердәнбер юаныч – ул бит урламады, ул карак түгел. Кеше әйберенә тию түгел, кызыкканы да юк.

Иртәгәсенә дә бара алмады мәктәпкә, аннан соң да… Әтисенә “мәктәптә грипп, карантин” дип аңлатты.

Әнисе интернаттагы төнге дежурын әлегә башка берәүгә тапшырды. Камилдән дә бигрәк ул көяләнде, ул ут йотты. Кемнәргәдер шылтыратты, кемнәр беләндер очрашты. Җомга көн исә мәктәптән бик ашыгып кайтып керде. Өс киемен дә салып тормыйча Камилне аш бүлмәсенә чакырып алды да  ишекне яхшылап япты.

– Әтиең ишетмәсен, – диде, аклангандай, чәйнеккә су тутыра-тутыра. – Болай да юк-барга кызып китәргә генә тора.  Әйдә, улым, утыр, сиңа сүзем бар.

Алар өстәл янына капма-каршы утырды. Әнисе пальтосын, яулыгын салды. Тирләп, коңгырт чәч бөдрәләре ап-ак чигәсенә ябышкан. Бик дулкынланган чактагыча, зур зәңгәр күзләре кучкылланып киткән, бит урталары кызарган. Камилгә еш кына: “Әниеңә охшагансың”, – диләр. Юктыр. Артык чибәр бит аның әнисе, кечкенә кызлар яратып уйный торган курчак сыман матур. Үзе шундый да нәзакәтле, кыюсыз, мөлаем сыман, ә үзе, авырлыкмы, көтелмәгән хәлме килеп чыкса, югалып та калмый, бирешеп тә тормый. Пантерадан ким түгел. Юкка прокурор хатыны түгел ләса ул, дип уйлап алды Камил. Ул әнисенә  бер кыенлык та китерергә тырышмый да соң, тик менә ничек килеп чыкты!

– Мин бит бүген теге хатынны эзләп таптым. Өенә бардым. Бик ярлы гына яшиләр. Ялгызы өч бала үстерә. Каян булсын, ди, аңарда кыйммәтле телефон!  Мине күрү белән коелып төште. Елый да елый,  нәрсәнедер әйтеп бетерми, яшерә кебек. Сөйләштек, аңлаштык. Ул минем элекке укучым булып чыкты. Егерме биш меңне кулына тоттырдым. “Аласың гына!” – дидем. Һәм мин аңа ап-ачык итеп әйттем: “Синең телефонны минем улым урлаган дип уйлыйсың икән, ялгышасың! Аллаһы Тәгаләдән курык, ул барысын да күрә-белә, минем улым карак түгел! – дидем. – Бу акчаны сиңа сәдака итеп бирәм, берүк кабул итеп ал, тик минем улыма нахак гаеп  якма! Үзеңнең дә өч балаң үсә, гөнаһыннан курык!” – дидем. Алды. Елый-елый алды. Полициягә язган гаризасын икәү барып алдык. “Телефонны таптым, гафу үтенәм”, – диде. Миңа калса, кемдер котырткан аны… Монда башкаларның, усалрак кешеләрнең кулы уйный!

Камил кып-кызыл булды. Күкрәгенә дөрләп ут кабып, ялкынының телләре гүя, кояшка кадәр күтәрелде.

– Ник алай иттең, әни? – диде, әрнеп, кызарынып-бүртенеп.

– Шулай кирәк, улым! Әтиеңнең бик яхшы танышлары белән киңәшләштем. Бу ситуациядә иң дөрес һәм тыныч юл шушы, диделәр. – Әнисенең тавышы ышанычлы, ныклы иде. – Ә син күрше районга, Фәгыйлә апаңа китәсең. Аның белән дә сөйләштем, ул риза, – диде кызу-кызу.

Фәгыйлә апа – әнисенең сеңлесе. Мәктәптә химия-биология укыта. Үз фәненнән районда иң көчле укытучы. Шул эш дип, мәктәп дип, кияүгә дә чыкмый калган. Мәктәп район үзәгендә искерәк кенә йорт биргән булган, шунда төпләнеп, ялгызы гына  яшәп ята.

– Хәзер сиңа моннан югалып торырга кирәк! Алар сине онытырга тиеш. Син дә… Син дә моннан ары Камилә дип авыз ачасы булма! Син аңа тиң түгел!  Шунысын да онытма: әтиеңне алар дошман күрә! Ул элек Батталовның бер аферасына каршы төшкән булган. Алар Камилә белән йөрүегезгә  мәңге риза булмаячак! Яшь чакта кем гыйшык тотмаган? Үпкән-кочкан – җилгә очкан! Онытыла ул! Шуны онытма: әтиең чирле. Сиңа киләчәгеңне уйларга кирәк. Бөтен өметебез, карап торганыбыз – син!

– Әтине тәрбияләргә кирәк бит?  – диде Камил.

– Анысы өчен кайгырма, әтиеңне үзем карыйм, улым. Икенче эшемнән чыгам, гариза яздым инде. Бик кирәксә, туганнар, күршеләр ярдәмләшер. Болай да сине Мәскәүгә озатырга җыена идек бит. Аның иң зур хыялы – сине үстереп, укытып, кеше итү. Сине атаклы физик итеп күрәсе килә иде аның. Тик сиңа химия-биологияне ныклап укый башларга туры киләчәк. Ул чакта  репетиторга түләү кирәкмәячәк. Күрше районның иң яхшы репетиторы яныңда булачак. Әле уку елының  башы гына, соң түгел.

– Ярар, әни! – Бу сүзләрне Камил шундый тыныч итеп әйтте, гүя бу хакта әллә кайчаннан бирле уйланып йөргән.

Батып барган кеше саламга да ябыша, ди. Камилнең хәле шулайрак. Әнисе белән Фәгыйлә апасы сузган салам кисәгенә ул теше-тырнагы белән ябышырга тиеш! Үткәннәр, булмаган да кебек, әллә кайда, еракта калды,  алар хәзергенең ерып чыккысыз, упкынлы, котылгысыз чынбарлыгы артында. Аяк асты – сазлык, сулар һавасы – ут-ялкын. Барлык өмет – киләчәктә… Тау-таш, кыялар артыннан таң нурлары саркыган сыман, кайчан да булса бер төн пәрдәсе ертылыр әле, аның күңел тәрәзәсенә дә тәүге нурлы дулкыннар сарылыр…

Ул тагын әтисенә борылып карады. Аңа барысын да әйтеп бетермәсәләр дә, әтисе нидер сизенә иде, ахры, төпкә баткан, куркынган кешенекедәй зур итеп ачылган  күзләре борчулы, калтыранган хәлсез ябык куллары белән юрган тышының очын бер бөтәрли, бер сыйпап тигезләргә тырыша иде.

– Әтигә ни дип әйтербез?

– Белмим әлегә… – дип пышылдады әнисе, коры күзләрен сөртеп, йөзен яшереп. Ул инде елап арыган, яше корыган иде. – Берәр сәбәп уйлап табарбыз.  Ул бит син озаграк кайтмый торсаң да, карават башыннан синең күлмәгеңне алып, йөзенә ябынып ята иде… Синең исеңне дә юксына иде… Саргаер инде, сагыныр…

 

6

– Камилә… – Ноутбук экранында  җанга якын йөзне күреп, Камил балкып елмайды. – Ничек хәлләрең, Камиләү?

– Менә синеке ничек? – Кызның йөзе үпкәле иде. – Кая булдың, ник берни дә әйтмәдең? Мин нәрсә уйларга тиеш?

Егет аптырап калды. Берни дә белми микәнни?

– Мәктәптә ниләр сөйлиләр? – дип, кызыксынырга ашыкты.

– Аптырыйлар инде… Беркем берни  әйтми. Радим гына, “Качты куркак куян”, дип, батыраеп йөргән була. Ул нидер белә, ахры. Ул, сине хәтта полициягә эләккән, дип сөйләде. Кемнеңдер телефоны югалган, аннан табылганмы соң шунда…

– Шуннан?

– Шуннан ни, оныттылар. Кемдә кем кайгысы инде! Бөтенесенең телендә БДИ, репетиторлар, чыгарылыш кичәсе… Ә мин нишләргә тиеш, Камил? Бер атна буе ни шалтыратмыйсың, ни контактта юксың!

– Менә шалтыраттым бит! – диде Камил, елмаеп.

– Син кайда әле?

– Күрше районда!

– Шаярасың… – Камиләнең тавышында үпкә сизелде. – Минем синең белән күрешәсем килә…

Егет җитдиләнде. Әйтерсең, аязып китәргә җыенган күк йөзен янә кара болыт басты.

– Ярамый, Камилә!

– Ник? Ни булды? Ник син миңа берни дә сөйләмисең? Агент 007 булдыңмы?

– Әйе, – диде Камил, җавап табылуга куанып. – Әлегә мин, чыннан да,  “Агент-007”, һәм безнең сөйләшкәннәрне дә дошман разведкасы сизәргә тиеш түгел… Шулай яхшырак булыр. Җитди сәбәпләр бар, Камилә. Бер очрашкач, мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, тик әле түгел!

Камилә боегып калды. Кашларын җыерды.

– Белмим инде, Камил… Әни дә сиңа каршы әллә ниләр сөйли. “Аралашма аның белән бик начар егет ул”, – ди. Башта мин сине якламакчы булдым. Аңа барысын да аңлатырга тырыштым. Тик ул синең хакта ишетү белән, кызып китә. “Сиңа бәхет телим, ник шуны аңламыйсың, – дип тирги. – Укырга керерсең, шунда менә дигән егетләр белән танышырсың”, – ди.  “Һич булмаса, әнә Радим белән дуслаш. Ичмасам, яхшы ата баласы”, – ди. Ә минем Радимга әйләнеп тә карыйсым килми. Әнигә каршы әйтеп тә файда юк. Мин эндәшмим. Мин хәзер  нәрсә уйларга да белмим, Камил.

– Камилә, минем хакта ниләр генә сөйләмәсеннәр, ышанма! – диде Камил, нык, ышанычлы итеп. – Тик минем аркада әниең белән дә тиргәшмә! Ул, чынлап та, сиңа яхшылык тели.

– Миңа нәрсә яхшырагын әни белән син  яхшырак беләсез бугай! Миңа караганда да! Ә миннән сораганыгыз бармы сезнең, “Ниләр уйлыйсың, Камилә, сиңа ничек ошый?” дип.  – Камилә, дулкынланып,  кызып китте. – Хуш!

Буш экранга карап катып калган  Камилнең күңелендә дә бушлык. Көнен дә, төнен дә истән чыкмаган, төшләренә кереп йөдәткән сөйгәнен үпкәләттеме?

Их, барысына да кул селтисе дә кош сыман очып кына кайтасы иде туган өйгә! Әтисе, әнисе янына. Туган йортны тирәләп-тирәләп очарга да Камиләләрнең ишек төбендәге каенга барып кунарга иде… Һәм ишектән Камиләнең күренгәнен көтәргә! Юк, әле төн бит. Йок-ларга әзерләнәдер Камилә. Аның тәрәзәсе төбенә килергә дә пыяла аша кызга күз салырга… Әнә ул төнгелеккә озын куе чәчләрен тарата… Урынын җәя һәм, ниндидер караш тоеп, ялт борылып, тәрәзәгә күз сала… Тик анда беркем дә юк… Тышта кара көз, караңгы, яңгыр…

 

7

Быел суыклыгы белән кешеләрнең  теңкәсенә тигән кышны да, ялындырып кына атлаган язны да күрмәде-белмәде Камил. Элек тә көне уку белән үтә иде. Хәзер инде укуга башы-аягы белән чумды. Бар шатлыгы – уку һәм Камилә белән телефоннан, скайптан аралашу. Теләге бер: яхшы баллар алырга! Бирешмәскә! Аны котылгысыз усаллык белән китереп кыскан аяусыз чынбарлыктан шулай гына котылып булыр кебек. Һәм матур киләчәк хакындагы матур хыяллар белән генә! Көннәр үтә, үткәннәрне  вакыт комы күмә.  Аларга юл ябык. Үткәннәр хакында уйламаска! Аларны хәтер зиратына җирләргә дә киләчәккә атларга!

Химия белән  биология фәннәре шулкадәр кызыклы!   Ничек бу хакта элегрәк белмәгән! Әллә инде Фәгыйлә апасы шулай оста аңлатамы? Ярып кына сала. Юкка гынамыни аның укучылары ил күләмендә олимпиадаларда җиңеп чыга. Үзе – атказанган укытучы. Искерә төшкән шкафлары тулы китап, белешмә, сүзлек. Совет чорында ук чыккан әллә нинди яхшы-яхшы дәреслекләре бар, аларның күбесен Интернеттан да табып булмый хәтта. Репетитор булуын үтенеп, күрше районнардан киләләр. Үз предметы турында сөйли башласа,  бөтенләй икенче кешегә әверелә. Калын күзлек артындагы зур яшел күзләре зурая, борын тишекләре киңәя…

Фәгыйлә апасының аскетларча җиһазландырылган йортының бүрәнә диварлары күзгә күренми башлый – Камил белем дөньясына чума. Элек аңлаешсызрак тоелган химик формулаларга җан керә, молекула, атомнар, күзәнәкләр терелә.

Камил хәзер шундый карарга килде: ул табиб булачак! Башка беркем дә түгел! Иң катлаулы белгечлекне сайлаячак – нейрохирургияне! Әтисенә дә ярдәм итә алыр, бәлки. Мәктәпнең каен аллеясында күңеленә күктән мәхәббәт иңә иде сыман, ә хәзер – гыйлем. Ул Мәскәүгә дә китмәячәк, Питерга да – Уфага укырга керәчәк.  Камилә белән икесе бу хакта сүз ныгытып куйдылар инде…

…Тиздән БДИ мәшәкатьләре җитте. Камил имтиханнарны гаҗәеп бер тынычлык белән каршы алды. Соңгы арадагы вакыйгалар егетне чыныктырган, бик тиз арада ир корына керткән иде. Ул хурлыклы, түбәнсеткеч хәлләр янында БДИ – вак мәсьәлә. Һәм ул каушамый-нитми генә сынауларны шактый җиңел генә үтеп, химия, биологиядән тестларны ким дигәндә туксанышар баллга бирә барды. Урыс теленнән генә сиксән сигез балл, ләкин бу да начар күрсәткеч түгел.

Документ оригиналларын Уфага, медицина университетына тапшырып кайтты да конкурс нәтиҗәләрен көтә башлады. Биредә конкурс илдә иң зурлардан. Тик егет үзенең конкурстан үтәчәгенә ышана иде. Ул – беренче иллелектә. Аңардан көчлерәкләр, башка еллар статистикасын карасаң, башкала вузларын яулый. Шулай булды да, Камил беренче турдан ук үтеп китте. Димәк, ул беренче сентябрьдә беренче курс студентлары сафында университет ишекләрен ачып керәчәк. Ачып керәчәк тә янә башы-аягы белән укуга чумачак.

Июль Фәгыйлә апасында үтте. Аның искерә төшкән йортында буйыйсы нинди урын бар, барысын да яңартып чыкты. Түбә калае тишелгән иде, аны алыштырдылар. Осталарга ярдәмләшеп йөри торгач, тегеләр аны үзләре белән эшкә кыстый башламасынмы?! Яшь кеше ни, куркып-нитеп тормый, түбә башына да маймылдай үрмәләп менеп китә, калай бөгәргә дә кулы ята. Ә ник бармаска? Җәй ахырына кадәр өч йорт, ике мунча  түбәсе яптылар, кулына акча керде.  Үзләренә атна аралаш диярлек кайтып, әтисен мунча  кертешеп йөрсә дә, әнисе аның бик еш кайтып йөрмәве яклы иде.

Камилә белән очрашу һаман кичектерелә килде. Сентябрьне көтәргә, Уфада күрешергә карар иттеләр.

Камилә дә – булачак студент. Ул, әнисенең сүзен тотып, нефть университетының икътисад бүлегенә укырга керде. Аңа, кайда укыса да, барыбер иде, ахры. Әтисе дә, әнисе дә аңа карьера турында сөйлиләр, төрле чараларда катнашырга өндиләр. Мәктәп елларында әнисе  аны музыка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр итте, спорт түгәрәгенә яздырды. Аның сүзен екмаска була, йөрде инде кыз. Тик Камиләнең укыйсы да, ниндидер баш әйләндергеч уңышларга да ирешәсе килми, аның кияүгә чыгып, хуҗабикә булып, матур-матур балалар үстерәсе генә килә. Һәм ул яраткан, җаны теләгән кеше дә бердәнбер генә. Ул – Камил. Аңа, Батталовның бердәнбер чибәр кызына, күпме егетләр күз атып йөри. Сукыр түгел, күрә, сизә. Үзенең килмәгән җире юклыгын да белә. Күрше Радим да, сукыр чебен кебек, күзенә кереп бара. Ул да нефть университетына керде. Шулай ук түләүле бүлеккә. Тәнәфестә, лекцияләрдән соң сәбәп табып та, сәбәпсез дә Камилә янына килә, нидер сөйләгән, кызны көлдерергә тырышкан була. Ләкин кызга Камилдән башка беркем дә кирәкми. Аны уйлап таңы ата, аны уйлап кояшы бата. Төшләрендә, хыялларында да ул, ул…

Әлбәттә, боларны ул әнисенә дә, әтисенә дә сөйли алмый. Камилнең исемен дә ишетәсе килми әнисенең. Күкерт кебек кабынып китәргә генә тора. “Әтисе кебек үк катыбаш ул”, – дип, Камилне  сүгә. Камилә әти-әнисе сөйләшкәндә колак чите белән генә ишетеп калды:  Камилнең әтисе Фәрит абый район прокуроры булып эшләгән чакта Камиләнең әтисе белән икесенең арасында ниндидер зур конфликт булган. Әтисе Агыйдел буендагы, бик матур урындагы ничәдер гектар мәйданны бер депутатка бирдергәнме соң… Шул җирләргә ымсынып йөргән, ял йорты ачарга җыенган бер фермер прокуратурага шикаять язган. Прокурор эшне йомарга теләмәгән, зурга җибәрмәкче булган, әмма өлгермәгән – авариягә тарыган. Болар хакында сөйли башласа, әнисенең кәефе тәмам бозыла, нервысы куба.

Чынлап та, Камилнең әтисен бик каты куллы, үтә дә туры, законнан тайпылмаучы кеше булган, дип, әле дә сөйлиләр. “Чын прокурор“ дигән кушаматы да бар. Әнисе аның хакында: “Юләр ул Фәрит. Дөньяны аңламады, закон куды, – ди. – Дөнья закон белән генә барса,  дөнья да булмас иде!”

Камилә әнисе белән бик килешеп бетми. Аңа, мәсәлән, нәкъ шундый, туры, намуслы кешеләр ошый. Алдашны җене сөйми. Камилне дә шул турылыгы, хәйләсезлеге  өчен ярата бугай. Хәер, ул боларны әнисенә сөйләп, аны көяләндереп тормый.

Яхшыгадырмы, начаргадырмы –  депутат үз уен тормышка ашырган: елга буенда хан сараедай ял йорты салдырган, җәйләрен гаиләсе белән  шунда ял итеп яталар. Камиләнең әтисе белән әле дә бик якын дуслар, ярдәме дә күп тигән бугай. Камиләләр  аны елына ике-өч тапкыр зурлап кунак итә, әтисе кунакны ауга алып чыга, Агыйдел буенда  балык тотып, шашлык пешереп мәш киләләр.

Депутатның Альберт исемле ябык, озын буйлы, салам сыман сап-сары чәчле малае бар. Әнисе Камиләгә шуны димләп бер була инде. Янәсе, яхшы ата баласы, Мәскәүдә укый, фәлән-төгән… Бернәрсәгә кытлык кичермәссең, Лондонда гына яшәрсез… Кызга боларның берсе дә, Альберт та кызык түгел. Төпченми дә, кирәкми дә. Ошатмый ул Альбертны. Һәм Альбертның да Камилә дип исе китеп барганга охшамаган. Ул – Интернет корты. Бөтен мавыгуы – компьютер уеннары! Әле үсәргә дә үсәргә әле аңа, кызлар кулын тотып караганчы!

Камиләнең үз кайгысы, үз уйлары, үз хыяллары. Алар исә бердәнбер кешегә барып бәйләнә – аңа, Камилгә! Бүген дә төшендә күрде аны… Бик матур яшел ялан, имеш… Ялтырап, чип-чиста сулы елга агып ята. Йомшак җылы җил исә, чут-чут кошлар сайрый. Аяк астында  ком… Камилә яланаяк. Барысы да шулкадәр  чын кебек! Камил – елганың бер, Камилә икенче ярыннан атлый… Күпер эзләп баралар да баралар. Тик күпме барсалар да күпер табылмый. Камилә елганы йөзеп чыкмакчы була. Тик аның суы кинәт карачкыл төскә керә, үзе суык, тәнне корт чаккандай өтеп-өтеп ала. Камил аргы яктан кул селти, йөзе борчулы: “Юк-юк! Кермә суга!” – дип кычкыра. Кыз: “Ками-ил! Ками-ил!” – дип, аны чакырмакчы, боздай салкын суны ерып, аңа таба атламакчы була. Ләкин агым шулкадәр көчле, ә аяклар бүрәнәмени – аларны күтәреп тә, атлап та булмый!..

Бу төшне нәрсәгә юрарга? Тиз генә бергә була алмаслар микәнни алар? Ә Камил ник “Юк! Юк!” ди? Камиләне күрәсе, аның белән очрашасы да килмиме? Ник ул үзе Камиләгә таба атламый? Һәм аның, берни аңлатмыйча, хәбәр итмичә күрше районга китеп баруын ничек  аңлатырга?

Күңелдән чыгарып атарга микән әллә аны? Беткәнмени егетләр? Нефть университеты – аларның оясы! Камилдән дә яхшырагы килеп чыгар әле, бәлки…

Һәм кызның күз алдына кечкенә чагындагы бер күренеш килеп баса. Алар әнисе белән ниндидер зур кибеткә барды. Камиләнең күзе иң өске шүрлектәге  бер курчакка төште. Ул Камиләнең үзе зурлыгында иде. Күзләре зәп-зәңгәр, керфекләре озын. Алсу күлмәгендә купшы челтәрләр! Кыз, аңардан карашын аерып ала алмыйча, туктап калды. Үтенечле карашын әнисенә төбәде. Ә ул курчакны алып әйләндереп-тулгандырып карады да кире урынына бастырып куйды. Янәшәдәге кечкенәрәк курчакны күреп,  елмаеп җибәрде:

– Менә монысын алганда да була, кызым!

Кыз, еларга җитешеп, баягы, үзенә ошаган курчакка үрелде.

– Юк, кызым, анысы бит бигрәк очсыз! Менә, карале, монысы нинди матур! Үзе кыйбатрак та, яхшырак та!

Камиләнең бу курчакка карыйсы да килми иде. Ләкин әнисе өзмәде дә куймады, үзе ошаткан курчакны сатып алды. Ул курчакка тиюче, аның белән уйнаучы булмады, ул, ятимсерәп, шкафның бер почмагында моңаеп утырды да утырды. Кыз, үсә төшкәч, үзе ошаткан теге  курчакны эзләп, кибетләрне генә күпме әйләнмәсен, – тик ул аңа башкача очрамады! Шуңа охшаганнары бар, тик менә нәкъ  Камилә теләгәне юк! Ул матур курчак, мәңгегә тормышка ашмаячак үкенечле хыял булып, гомерлеккә хәтергә  сеңеп калды.

Моңа охшаш хәлләр аннан соң да гел кабатланып торды. Йомшак күңелле Камиләгә әнисенә буйсынудан башка бер чара да калмый иде. Уенчыкларның да, киемнең дә иң яхшысын, иң кыйммәтлесен һәм үзенә ошаганын сайлады аңа әнисе. Алар кызының күңеленә ятамы-юкмы, анысын уйлап та карамады. Әле тагын шул хәл кабатлана түгелме соң? Юк, дип, үз-үзен ныгыта Камилә, җитәр, мин инде сабый бала түгел – үземә ошаганча яшәячәкмен!

Кулы телефонына үрелә. Озын нәфис бармаклар, ялтыр экран өстендә биеп, берчә үпкәле, берчә назлы сүзләр тезә башлый: –“Камил, Камилем!.. Сине ничек сагынганымны белсәң! Шундый нык сагындым, хәтта минем сиңа ачуым килә! Синең белән күрешәсе көнне ничек көтеп алырга? Ничек?”

Сагынуның исбатлавы булып, егет ягына җыр файллары, чәчәк рәсемнәре, смайликлар “оча”…

Озак та көттерми, җавап “хаты” килеп төшә: “Җаным, аппагым! Мин дә… “Мин дә синең хәлдә…” “Без күрешербез бит, әйеме?”

“Һичшиксез! Уфага бару белән! Таш яуса да! Көт, сөеклем! Беренче сентябрьгә вакыт бик аз калды”. “Телисеңме, мин такси алам да үзем синең янга киләм”?!

– Юк, Камилә. Бу хакта икенче көнне үк билгеле булачак. Киләчәктә бергә була алу өчен әлегә  түзәргә, сабыр итәргә кирәк!

– Камил, ә син беләсеңме, безнекеләр өйгә ремонт ясадылар. Вентиляция уемына бер күгәрчен оя корып бала чыгарган булган. Кузгаттылар инде үзләрен. Тик, әниләре, кеше кулы тигәч, балаларына әйләнеп тә карамады… Тартмага салып, ашатып, үзем тәрбиялим!” “Әйе, – дип җавап бирә Камил. Ул бит хәзер – биология буенча белгеч. – Кошлар, җәнлекләр, хәтта кешеләр дөньясында була торган хәл… Фотоларын җибәрәсеңме?” “Син аңламыйсың! – Кыз аңа үпкәли. – Тагын китап сүзе сөйли башладың. Болар бит – чын, тере күгәрчен балалары! Күрсәң, шундый кызыклар! Инде ихатага чыгара башладым, очарга өйрәнәләр. Канатлары ныгынса, очып китәрләр дә ялгыз калырмын инде…” “Нишләп син ялгыз буласың ди, – дип, юата аны егет. Әниең, әтиең бар, мин бар! “Син бернәрсә дә аңламыйсың!” – дигән җавап оча егет ягына һәм элемтә өзелә…

 

8

Каеннарның алтын тәңкәләре ботаклардан аерыла да, җылы һава агымында тибрәлә-тибрәлә, теләр-теләмәс кенә җиргә юнәлә. Зур-зур күбәләкләр сыман әйләнеп-тулганып, кояшта җылынырга өметләнеп яткан өр-яңа күксел асфальтка куналар…

Биредә дә каеннар… Алар Камиләне гомер буе озатып йөри сыман: мәктәп юлында, өйдә… инде хәзер Уфада…  Каенны кайгы агачы, диләр… Аһ, Камил белән алар бәхетле була алмас микәнни? Әллә шуңа сагалый микән  аларны каеннар? Юк-юк, бу ак сынлы  зифакайларның нинди гаебе булсын? Ник бәхетсезлек юрый әле ул тик торганнан? Барысы да яхшы булачак! Барлык авырлыклар, биткә килеп сарылган пәрәвезне алып ташлагандай, җиңел генә сыпырып алгандай юк булачак!

Җанга якын таныш гәүдәне, адымнарны әллә каян танып алып, Камилә сөйгәненә таба йөгерде. Сулуы кабып,  егетнең  кочагына ташланды. Аның киң, җылы күкрәгенә сыенды. Һәм карашын күккә төбәде. Күбәләк-яфраклар тирбәлгән  зәп-зәңгәр төпсез күк… Биектә, төпсез зәңгәрлектә гамьсез Уфа күгәрченнәре оча. Җәен ул тәрбияләп очырган кошчыклар да шулар арасында түгел микән?

Кызның күңелен ниндидер җиңеллек, чиксез рәхмәт хисе биләп алды. Шул биек зәңгәр күккәме, язмышкамы – ул моны үзе дә аңлый алмады.  Аһ, нинди бәхетле Камилә! Аңа башка беркем дә, бернәрсә дә кирәкми! Аның кочагы тулы бәхет. Ул бәхетнең исеме дә, җисеме дә бар. Камил исемле ул!  Төпсез күктәй  зәп-зәңгәр күзле, куе коңгырт чәчле, кашлары карлыгач канатыдай сызылып киткән, алар бер-берсенә кушылырдай булып тора. Андый кашлы кешеләрнең хәләл җефете якын-тирәдән була, дигәнне ишеткәне бар Камиләнең… Кызык, ә алар өйләнешер микән? Шулай дип уйлый үзе, ә теле башканы сөйли:

– Камил, дуңгыз! Мин күралмыйм сине! Санап карале, ничә көн узды! Ничә сәгать!

Уфага килгәннән бирле ике-өч көн саен күрешеп торсалар да, сөйләшеп сүзләре бетмәде, серләшеп серләре кимемәде аларның. Дөресрәге, Камилә сөйләде дә сөйләде. Укуын яратмавын, әти-әнисен хафаландырудан куркып кына укып йөрүен, алар алып биргән ике бүлмәле фатирда яшәвен сөйләде. Үзенә иптәшкә тутыйкош, аквариум, алтын балык алып җибәргән икән. Беренче сессиясен уңышлы тапшырса, әтисе машина бүләк итәргә вәгъдә иткән. Әле правага укып йөри. Водительләр курсында Камиләгә билгеләнгән инструктор кайсы ягы беләндер Камилгә охшаш булып чыгып, кызга гашыйк булган икән. Камиләдән күзен ала алмый, ди, чак кына юл читендәге баганага барып бәрелмәгәннәр икән…

– Сагындым… – ди Камил, бертуктаусыз сөйләнгән кызга сокланып, яратып карап.

Кыз дәшми.

– Мин дә, – ди аннан… – Миңа син җитмисең!  Күземә башка бернәрсә дә, беркем дә күренми. Тик мин шуны гына аңлый алмыйм: син мине яратасыңмы?

Камил, аны биленнән кочаклап, үзенә тартты.

– Яратам, яратам… – дип пышылдап, аны һушыннан яздыручы хуш исле чәчләренә йөзен яшереп, тынып калды. Йөрәге ашкынып дөп-дөп типте.

– Яраткач, ник бер ел буе  берни дә сөйләмәдең? Бер ел, уйлавы гына да куркыныч хәтта!

– Бер ел ук түгел!.

– Ә минем өчен – бер ел. Юк, бер ел да түгел – мең ел!

– Мин һаман да сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм, Камилә. Вакыты җиткәч, барысын да сөйләрмен әле бер…

– Ә ник көтәргә? Миннән яшерерлек, миңа әйтергә ярамаган нинди зур сер ул?

Егет башын түбән иде.

– Камилә, әйдә, башкача бу хакта сөйләшмик, яме! Әйттем бит, бу – минем өчен бик уңайсыз тема. Ышан миңа, вакыты җиткәч, үзем әйтермен… Шулай килешик. Һәм миннән бер генә үтенеч: безнең очрашулар хакында әти-әниең белергә тиеш түгел.

– Ә син беләсеңме, – ди Камилә аңа, бармак янап, – мин – аларның  бердәнбер кызы! Алар синең бу сүзеңне ишетсә, нишләтерләр иде сине! Алар бит мине бик көтеп алган. Унбиш ел көткәннәр! Күпме еллар хастаханә юлын таптаганнар. Ахырда картәни бер карчыкка барырга киңәш иткән. Ул әби әнием белән әтиемә Ходайдан бала теләп дога кылган. Авырга калып, мине тапкач, әни аңа яңа йорт бүләк итәргә җыенган. Алмаган теге карчык, кирәкми, минем үз өем бар, дигән. Ләкин бер сүз әйткән.

– Я, нинди сүз инде?

–  “Аллаһы Тәгалә сиңа сораганыңны, сиңа бик кадерле нәрсәне бирде. Ләкин ул сине сынар, синнән нәрсәдер сорар, дип  уйлыйм”, – дигән. – “Ни сораса да бирермен”, – дип җаваплаган әни. Шуннан бирле әни ел да корбан чалдыра, Коръән ашлары җыя… Әти белән хәйрия концертларын калдырмыйлар. Шәһәргә барсак, кем хәер сораша – берсенә дә сәдака бирми китмиләр – мин оялып  бетәм. Кыскасы, минем өчен утка керергә, суга сикерергә дә әзер әнием, – диде кыз.

– Артык нык игътибарны күтәрергә дә кирәк бит әле… – диде егет. – «Гиперопека», диләр аны  психологиядә.

– Мин өйрәнгән инде, – дип көлде кыз. – Миңа бер дә кыен түгел!

 

9

Камил беренче курстан ук шәһәрнең иң зур хастаханәләренең берсенә санитар булып урнашкан иде. Өченче курстан – өлкән санитар, бераздан медбрат булып эшли башлады. Төнге сменада эш көндезгегә караганда бераз тынычрак. Көне укуда үтсә, төне – эштә. Аның каравы, акчага интекмәде. Әнисеннән алмаска тырышса да, ул да кайткан саен биреп җибәрергә тырыша, “Безгә инде әллә нәрсә кирәкми, улым, син – яшь кеше, теләгәнеңне аша, теләгәнеңне ки”, – ди.

Медбрат булып эшләвен кайбер төркемдәшләре аңламый. Өч тиенгә йөрисең инде, диләр. Тик Камил кеше сүзенә карамый. Иң зур файда шунда – Камил һәрчак авырулар белән табиблар арасында. Тегеләренең дә, боларының да кәефләрен тын алышларыннан сизә  ул хәзер… Лекциядә бирелгән белемне хастаханәдә үзе күргән-белгәннәр белән ныгытырга тырыша. Санитарларны да алыштыргалады. Иң пычрак эшләрдән дә чирканып тормады: клизмасын да куйды, “үрдәк” тә ташыды. Эшнең ояты юк.

Авыруларны күзәтте. Һәр кеше – үзе бер китап кебек. Укый белергә генә кирәк. Кешеләр белән аралаша-аралаша, алардагы уртак якларны күрә башлыйсың. Чынында, авырулар кебек үк, аларны да төркемләп, системага салып була. Әнә коридордан туп кебек тәгәрәп берәү килә. Диабеты барлыгы, йөрәге авыртуы анализларсыз да билгеле. “Ках-кох” ютәлләп, озын, ябык Трофимов атлый,  гыж-гыж сулый, авыруы тын юлларында я үпкәдә инде аның…. Остазлары  аларны авыруның күз алмасына, йөзенә җентекләп карарга өйрәтә. Күз агының төсе, чисталыгы күпне сөйли. Нерв чирләрен чамалау өчен дә күз алмалары хәрәкәтенә, кул чукларына игътибар итү кирәк. Биттә пәйда булган таплар да эчке органнар хакында хәбәр бирүчән.

Педиатрия буенча гамали дәрес иде. Җыелышып, палатага керделәр. Бер ябык кына малайны карадылар. Борып эче авырта. Барлык анализлар аппендицитныкына туры килә.  Авыру тарихы белән таныштылар. Укытучылары, алтын куллы хирург Мәҗит Асанбаев: “Йә, коллегалар, нинди диагноз куясыз?” – диде. “Аппендицит”, – диеште бөтенесе дә. Шулчак Камил каршы төште:

– Ә дизентерия? Ул берничә көн элек кенә Кырымнан, лагерьдан кайткан. Сентябрь башы, юылмаган җиләк-җимеш, гомум вагон… Дизентерия белән аппендицит вакытында анализлар тәңгәл диярлек.  Ә иң мөһиме –   Басслер симптомы  юк.

Мәҗит Мидхәт улының йөзе ачылып китте.

– Молодец, студент! Синнән яхшы хирург чыгачак! – дип дәү кулы белән аның җилкәсеннән какты.

Пациентта, чынлап та, дизентерия булуы расланды, аны инфекция бүлегенә күчерделәр.

Алга таба да Асанбаев  егетне игътибарыннан читтә калдырмады. “Әзерлән, озак укырга, хастаханәне туган йортың итәргә әзер бул, син үсәргә тиеш!” – дип канатландырып, үгетләп торды.

Кайчандыр канатлары сына язган Камилгә бу сүзләр кирәк, бик кирәк иде! Дөрес, кайбер курсташлары моны ошатмады, “любимчик” дип, чыш-пыш килделәр. Камил аларга үпкәләмәде. Ул тагын, батып барган кешедәй, беркемнең сүзенә, беркемнең көлүенә карамыйча, тормыш аргамагының ялына теш-тырнагы белән ябышачак. Үзе өчен генә түгел, аның өчен җанын да жәлләмәгән әнисе, тилмереп урында яткан әтисе, мәхәббәте – Камиләсе хакына!

Хастаханәдә тормыш үз көе белән ага. Училище тәмамлап кына килгән яшь шәфкать туташлары Камилгә күз атмый түгел. Кайсысы сөйләшергә, эч-бавырына үтеп керергә тырыша, кайсысы, юк сәбәпне бар итеп, ярдәм сораган була. Ә Камилдә аларның кайгысы юк: баш-аягы белән эшкә чумган. Азрак буш вакыты булса, Камилә янына оча. Инде өйләнешү турында уйлыйлар. Быел августта никах укыту аларның исәбе. Камилнең укыйсы озак булса да,  Камиләнеке тәмамланып килә бит. Башкача укыйсы килми аның, эшкә урнашмакчы.  Әти-әнисе магистратурага  кыстаса да, бу юлы Камилә теш-тырнагы белән каршы торды.  Кызларын магистратура гына түгел, аспирантура тәмамлатырга әзер торучы, аның фән докторы дәрәҗәсенә үсүен теләүче ата-ана нишләсен, күнделәр.

Өйләнү уе егетнең көннәр-төннәрен бизи, эшләгән эшләренә, яшәлгән мизгелләренә тәм бирә. Хыяллар татлы, тик  күңелен мәчедәй тырнаган уйлар да бар. Нәргизә ханым, ай-һай, риза булыр микән аларның никахына?.. Барлык өмет – вакытта! Дүрт  ел эчендә онытылгандыр, бәлки, үткәндәге хәлләр, “югалган”  телефон  вакыйгалары… Шул вакыйгалардан соң Камил телефон кибетләре яныннан да җәһәтрәк үтеп китәргә ашыга… Иптәшләре адым саен телефон алыштырса, ул аны бик кирәккәндә генә кулына ала.

Менә бүген дә ул, алдан шалтыратмыйча гына, кизү торуыннан соң кичкырын җәяүләп  кенә Камиләсе янына китеп бара. Кызын ике-өч көн күрми торса, дөньяның бер яме дә калмый кебек. Аның хәтта юк-барга көйсезләнүләре дә сагындыра сыман. Кичке җиләс һава, шомырт чәчәге исе… Бер шәлкемен өзеп, кулындагы рауза гөлләмәсе эченә яшерде – Камиләгә! Менә – таныш подъезд.

Ләкин бүген ишек ачык, эчтән ниндидер шау-шу ишетелә. Камил, сагаеп,  фатирга атылды. Һавада хәмер исе, идәндә рауза чәчәкләре ауный. Һәм… төптәй юан гәүдәле, кызмача  Радим Камилә алдына тезләнгән.  Кыз, куркынып, диванга менеп баскан, кулындагы  мендәрен калкан кебек  тоткан.

Камил, кызып, Радимга барып ябышты. Тик сугышырга туры килмәде. Радим чайкала-чайкала аягына басты да, Камилнең кулыннан ычкынып, хахылдап көлә башлады:

– Ха-ха-ха! Ә-ә, менә нәрсә! Әйтәм аны, Камилә танавына чиләк элгән! Син йөрисеңмени әле монда буталып, кияү егете!

– Синең ни эшең бар?! – диде Камил, ачулы итеп.

– Ә синең?

– Синнән рөхсәт сорамыйм!

– Теге чакта җитми калдымы әллә? – диде Радим, ата күркә кебек кабарынып.

– Теге чакта нәрсә булган?

– Аз булдымы?

– Нәрсә аз булды?

– Ха-ха-ха! – дип, янә хахылдады Радим. – Яратам шундый самими кешеләрне!

Камилнең кулы үзеннән-үзе Радимның якасына сузылды. Шулчак араларына Камилә кереп басты.

– Егетләр, җитте! Радим, син – исерек! Бар, кайт син! Йөрмә болай үз бәяңне үзең төшереп!

– Их, Камилә, ялгышасың! – диде Радим, кинәт йомшарып. – Белмисең, мин сине бит дүртенче класстан бирле ошатып йөрим!

– Аңладым, Радим! Тик син кайт инде, яме? – Камилә аны үгетләргә тотынды. – Син арыгансың. Бар, кайт, ял ит!

– Их, Камилә! Минем сине ничек яратуымны белмисең! Мин сине гөлгә күмәр идем. Миңа чыксаң, бер хәсрәт тә күрмәс идең, күтәреп кенә йөртер идем үзеңне, их!

Камил, аны туктатырга теләп, якынрак килде. Аны күрүгә әле генә йомшап төшкән Радим, кызыл чүпрәк күргән үгездәй янә кабынып китте:

– Син каршы төштең безнең арага! Син дә, әтиең кебек, кеше бәхетен тартып алмакчысың?

– Ни сөйлисең син, Радим? – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде Камилә. – Ничек телең бара шундый  сүзләр сөйләргә?

– Мин ни сөйләгәнемне белеп сөйлим! – диде Радим, имән бармагын күтәреп, янап. – Беләсеңме, Камилә, аның әтисе белән минем әти – бертуганнар. Беләсеңме, картәни минем әнине туй көненнән башлап яратмаган. Кая анда яратмау, күралмаган! Ул олы киленен – Камилнең әнисен генә яраткан! Минем әни әйтә: курчакныкыдай күзләрен мөлдерәтеп бер караган да сихерләгән бианайны, ди. Төп нигез төпчек малайга калырга тиеш, ә картәни  минем әтине – төпчеген – куып дигәндәй чыгарып җибәргән! Йорт Камилнең әтисенә калган!

– Син ни сөйлисең, Радим! Ул әллә кайчан булган хәлләр ник кирәк? Сез шул иске йортка мохтаҗмы? Өегез өч катлы бит!

– Булса соң! Ә минем әтинең төп йортта каласы килгән!

– Радим, өлкәннәр үзләре беләдер. Аларның эшенә кысылмыйк!

– Картәни мине дә яратмады! Аның иң яраткан оныгы Камил булды! Син дә, Камилә… Синең дә ул дип күзең тонган! Бүтәннәрне күрмисең дә, күрергә дә теләмисең! Их, Камилә!

– Радим,  син арыгансың. Сиңа кайтырга, ял итәргә кирәк! Бар, кайт, Радим, ял ит…

– Ярый, ярый, син дә шул Камил яклы инде. Ярар, килешәм, синеңчә булсын! Жәл түгел, әйдә,  бөтен дөнья аңа булсын! Бөтен кызлар аныкы булсын! – дип, сөйләнгән Радимны, кечкенә баланы юмалагандай, көч-хәл белән ишектән чыгарып җибәрде Камилә.

Ул кичне Камил белән Камилә бик озак сөйләшеп утырдылар. Сүзләре киләчәк хакында иде. Радимның визиты аларның бергә булу теләген көчәйтте генә кебек.

– Тик әни нәрсә әйтер! – дип уфтанды Камилә. – Мин беләм: ул безнең никахка теше-тырнагы белән каршы булачак! Ул бит мине  әле теге, әле бу  егет белән таныштыра, кияүлеккә кандидатлар буа буарлык, ди, каян табып өлгерәдер! Ярый әле, элеккеге кебек, Альберт  дип авыз суын корытмый.

– Альбертка ни булган? – диде егет, аптырап.

– Ул бит унберне  тәмамлау белән өйләнде дә куйды, ярты елдан игезәкләре туды. Үзе кибән кебек тазарып киткән!

–  Ә без картаеп беттек! – диде егет.

– Әйе! – дип тирән итеп көрсенде кыз. – Уйлавы ук куркыныч: безгә инде егерме икешәр яшь! Гомер үтеп бара!

– Иң кызганычы – ул  аерым-аерым үтә! – диде егет, ризалашып.

– Камил, бәлки, безгә тотарга да  бергә яши башларгадыр? – диде Камилә. Күзләрендә чарасызлык һәм өмет чагылды. – Әнә бит безнең танышлардан ничә кеше шулай яши!

Чынлап та, студентларның байтагы, яшерен-батырын түгел, укыган елларында ук гражданлык никахы белән яши башлый. Еш кына әти-әниләре бу хакта белми дә кала. Яки  белеп тә бер сүз дә дәшми. Гомумән,  беркем дә гаҗәпләнми дә, беркем дә гаепләп сүз  әйтми. Киресенчә, Камил белән Камилә кебекләр ак карга түгелме икән әле!

Тик Камил бик күптән  бу мәсьәләне хәл иткән иде инде: ул урлашмаячак, алдашмаячак! Һәм ул түзәргә дә, күпме сабыр итәргә дә риза.

– Иртәме-соңмы барысы да үзгәрәчәк! – диде ул, кызның җитен төсле чәчләреннән яратып сыйпап. – Көтик, Камилә. Түзик. Менә күрерсең, барысы да без теләгәнчә, без дигәнчә булачак!

– Аптырыйм мин сиңа! – диде кыз. – Нинди чибәр кыз үзе синең кочагыңа керергә атлыгып тора. Берәү булса, ике дә уйламас иде! Ә син? Син бу дөньяга соңгарак калып тугансың, ахры, Камил! Ач күзеңне – урамда егерме беренче гасыр!

– Мәхәббәт искерми, – диде егет, үз-үзенә дә, сөйләгән сүзләренә дә ныклы ышаныч белән. – Мәхәббәт искермәгән кебек, Ходай кушкан законнар да искерми!

Егет Камиләнең яшьле битләреннән үпте. Шулчак, шомырт чәчәген  исенә төшереп, бая бер читкә ыргытылган рауза гөлләмәсен эзләп тапты.

– Сиңа сюрприз иде, –  дип, гөлләмәне кызга сузды. –  Тик шомырт чәчәге сулып та өлгергән…

– Без дә шушы чәчәкләр кебек булырбызмы?  – диде кыз, ачынып. – Мин куркам, түземлегем җитмәс дип куркам!

 

10

Җәй быел бик матур килде. Язын җылы яңгырлар сибәләп кенә торып, бакчалардагы агач-куак, җиләк-җимеш, басу-кырлардагы игеннәр дәррәү  күтәрелеп китте. Көннәр эссе дә түгел, салкын да – нәкъ кирәгенчә, бик таман. Июнь  сессия мәшәкатьләре белән үтте, ә июльдә каникулга кайтты Камил. Камилә дә,   читлектәге  зәңгәр тутыйкошын, аквариумдагы алтын балыгын үзе белән алып, фатирын бикләп,  әти-әнисе янына ялга кайтты. Эшкә сентябрьдән  генә керешәчәк.

Көннәр тора-бара бик эссегә китте. Камил буага су керергә төшкәләде. Шунда башына бер уй килде: Камилә белән Аслыкүлгә су керергә барырга кирәк! Дәүләкәндә, Фәгыйлә апасында торганда,  анда берничә тапкыр булгалады Камил. Бик гүзәл урыннар.

Әлбәттә инде, Камилә бик сөенде. Кем-кем, Камил белән җир читенә китәргә дә әзер ул! Азрак хәйләләшми дә булмады: Камил – тулай торакта эшләрем калган дип, Камилә – Уфада дус кызымның туган көне дип, иртән үк поселок читендә очрашып, Аслыкүлгә сыпырттылар.

Камилнең, әтисенең машинасын ремонтлап, рульдә йөри башлавына бер ел иде инде. Дус егетеннән палатка, казан белеште. Кичтән үк утын, су савытларын багажникка  тутырып куйды. Ашау ягын Камилә хәстәрләячәк.

Менә алар трассадан җилдерә. Ачык тәрәзәләрдән – иртәнге саф һава,  магнитоладан классик “Битлз” моңнары агыла.

Камилә ел саен чит илгә ялга очса да, Аслыкүлдә булганы юк икән.

– Диңгездән ким түгел ул! – дип, Камил Аслыкүлне мактый.

– Диңгез күргәнең бармы соң? – ди кыз, елмаеп.

– Нишләп булмасын! Сигезенче сыйныфтан соң Анапада лагерьда булдым бит, оныттыңмыни?!

Кыз, башын артка ташлап, көлеп җибәрде:

– Анапаны диңгез дисеңме?

Егетнең ачуы килә башлады:

– Синең белән ярышып булмый инде…

– Чү, чү, үпкәләмә, җаным, – диде кыз, йомшак учы белән аның чәчен сыйпап: – Аслыкүл диңгез булса, аның тирәсендә яхшы-яхшы ял йортлары, санаторийлар төзерләр иде, бөтен халык анда агылыр иде…

– Белеп кенә бетермиләр, – ди Камил. – Әл дә белмиләр әле: кеше азрак булса, бигрәк яхшы – аулак!

– Әйе шул! – дип, аның белән бик тиз килеште Камилә.

Аслыкүл аларны елмаеп, даладай киң өслегендә фирүзә дулкыннарын җем-җем биетеп, дымлы саф сулышын бөркеп каршы алды. Көн дә шулкадәр матур! Ноутбук зурлыгындагы берничә болыт кисәген исәпләмәгәндә, күк йөзе чалт аяз.

Биек яр  башыннан күл өстенә күз ташлауга Камилә “аһ” итте:

– Чынлап диңгез бит бу!

Зур суның бер яхшы ягы бар – ул синең бар булмышыңны үзенә тарта, бөтен булган эреле-ваклы уй-борчуларыңны оныттыра. Кеше туксан сигез процент судан тора, диләр. Мөгаен, безнең тәнебез, үзеннән меңнәрчә тапкыр зур сулык янында үз-үзен онытып, аның дулкыннарына, аның биоритмнарына көйләнәдер. Һәм ниндидер көйсезлекләр, дөрес булмаган тирбәнешләр үзеннән-үзе юкка чыгадыр…

Камил белән Камилә дә, дөньяларын онытып, Аслыкүлнең ягымлы кочагына ташландылар. Тешләре тешкә бәрелә, көзән җыера башлаганчы рәхәтләнеп су керделәр, чыгып, табаннарын авырттыра-авырттыра вак ташлы яр буйлап җитәкләшеп йөрделәр, кояшта кызындылар. Ярга якын гына балык тотып йөрүче үрдәкләрне күзәттеләр. Алар бик кызыклар: ике баласын иярткәне бар, бер ана кош өч бәбкә үстерә алган. Аналары ялт итеп суга чума да озак кына, бер егермегә санаганчы югалып тора. Һәм  томшыгына бармак зурлык, көмеш тәңкәле балык кабып калкып чыга. Ауның уңышлы булуын бәбкәләренең яман кычкырып пипелдәшүеннән белеп була. Алар, ачы итеп кычкыра-кычкыра,  җан-фәрманга әниләре янына чаба. Йөзмиләр, ә кыска канатларын кагынып, гүя, су өстеннән йөгерәләр.

Кичкә, кояш көнбатышка авыша башлауга яшьләр палатка корды, әйбер-караларын урнаштырды. Учак ягып җибәрделәр. Коры утыннарның ак тәне буйлап чатыр-чотыр килеп, саргылт-кызыл ялкын телләре үрмәләде, төтен толымнары сүтелеп, тәмле тансык ис таралды… Шашлык кыздырдылар, көлгә бәрәңге күмделәр.

Тирә-якта халык күп. Күпләр гаилә белән килгән, бала-чага суга таш атып, комнан йорт өеп рәхәтләнә генә. Күршедәге бер пар мобиль мунча корды. Палатка эчендә – җыелмалы мич: аны яга торалар, дөп-шап себерке белән чабына торалар. Аннан кып-кызыл булып йөгереп чыгалар да күлгә чумалар. Мунчаны бик тансыклаган кешеләр булды, ахры, мобиль морҗа көнозынына төтәде.

Кемнәрдер көймәдә йөзде, кемдер балык тотты, кемдер сыңар күбәләк канатыдай җилкән астында тар гына каекларда йөзде…

– Классно! – дип сөйләнде Камилә. – Нинди иркен, нинди рәхәт – һәм барысы да бушлай! Монда ял базасы ачарга кирәк!

– Экономистка укуың бушка китмәгән, – дип шаярта аны Камил. – Аларча фикерли башлагансың! Ә мин, беләсеңме, ничек уйлыйм?

– Беләм!

– Каян?

– Син бит – булачак хирург!

– Шуннан?

– Бер хирург трамвайга кергән дә сөенә, имеш: “Кара, күпме пациент!” – ди икән. Син дә шулайрактыр инде…

Камил елмая. Чынлап та, биредә табиб күзлегеннән күзәтеп ятарга бик уңай. Әмма ялга йөрүчеләр – гадәттә, сәламәт кешеләр. Сәламәт булмасаң, бу биек ярлардан менеп-төшә, салкын суга чумып, кайнар кояшта кызына алмыйсың. Чын сырхаулар урында ята… Камилнең исенә әтисе, аның моңсу карашы килеп төшә. Нәргизә ханымның кисәтүле йөзен хәтерли. Ләкин гүзәл Аслыкүлгә күз салу белән аларның сурәте тоныклана, дулкыннарга кунып уйнаган нурларга кушылып эри, югала…

Көн кичкә авышты. Өстәвенә, көнбатыш  офыкта күбек сыман кабарып, болытлар җыела башлады. Күл өстеннән яңгыр илчесе – салкынча җил исеп үтте. Бая гына көлеп-елмаеп яткан күлнең  йөзе кинәт җимерелде, ул ачык фирүзә-зәңгәрдән күксел-карачкылга әйләнде. Җил артыннан иярергә тырышкандай, ак яллы вак-вак дулкыннар күтәрелде. Кояшка каршы якта ике катлы  салават күпере калыкты.

Болытлар озак көттермәде: күк гөмбәзенең читен, аннан – чиреген, яртысын һәм менә инде бөтенләе белән каплап та алдылар. Тәүге тамчылар су өстен чуарлады, аяк астындагы вак ташларга, кызгылт-сары балчык-комга тып-тып тамды.  Һава салкынайды, еракта күк күкрәде, утлы камчы булып яшен тасмалары күкне телде. Тасмалар – торган саен чагурак, күкрәүләр дәһшәтлерәк була барды. Гүя, ниндидер бер алып зат галәмәт зур арбасы белән күк юлларыннан арлы-бирле дөбер-шатыр йөренә. Яңа гына чыр-чу килгән яр карлыгачлары ярдагы өн-ояларына кереп качты, кинәт күз алдыннан югалды, үрдәкләр дә, әрсез акчарлаклар да юк булды. Алар гына түгел, әле генә чыр-чу килгән яр буе тынып, бушап калды – барысы да я палаткаларына, я яр башындагы машиналарына ашыкты.

 

11

Камилләр тизрәк палаткага керде.  Җылырак киемнәрен киеп, бер-берсенә сыендылар.  Яңгыр тамчылары ару-талусыз, тишәрдәй булып, палатка түбәсен кыйный. Аста – өреп кабартылган матрас, коры да, җылы да. Ике яшьнең кайнар сулышыннан ике кешелек палатка бик тиз җылынды. Ләкин бераз шомлырак иде.

– Абау, яшен сукмасын тагы! – диде Камилә, куркынып.

– Сукмас, Аллаһы боерса, – диде егет, үзе дә сизмәстән, өлкәннәрчә. – Ник безне суксын ул, – дип батырайды. – Безнең ни гөнаһыбыз бар?

– Әйе шул, – диде Камилә, аңа ышангандай итеп. – Тик  шулай да кесә телефоннарын сүндереп куйыйк әле. Үткән атнада гына яңалыкларда бар иде: нәкъ шушы күл буенда бер егетне яшен суккан. Ә ул телефоннан сөйләшеп торган булган.

– Яшисең килә икән, – диде Камил, елмаеп.

– Килә, бик килә! – диде кыз, аңа ныграк сыенып. – Синең килмимени?

– Әллә, бу турыда уйлаганым  юк…

Кыз аңа тутырып карады да:

– Без бит әле шундый яшь! Без әле озак яшәргә тиеш!  Һәм без бик бәхетле булырга тиеш, җаным! – дип, Камилнең муенына сарылды. Озын, йомшак, хуш исле  чәчләре егетнең муенын кытыклады. – Белсәң икән, мин шундый бәхетле, җаным! Син янымда булсаң, миңа башка берни дә кирәкми! Син – минем һавам, син – минем суым, кояшым! Минем кочагымда – бәхет үзе. Ул – син!

– Син – минем Сусылуым! – диде Камил.

– Кем ул Сусылу?

– Мин – Заятүләк…

– Ә-ә, башкорт теле дәресендә үттек бит, – ди кыз, иркә генә. – Мин онытканмын инде ул легенданы…

– Сусылу – су патшасының кызы. Ул Җир егете Заятүләккә шашып гашыйк була. Аны үзенә кунакка алып төшә. Андагы хәзинәләрне, энҗе-мәрҗәннәрне күрсәтә. Ә егет җирне сагына, туган ягындагы Балкантауны юксына… Тик  мин шуны уйлап баш ватам: Балкан ярымутравы белән Дәүләкәндәге Балкантау арасында нинди бәйләнеш бар?

– Исемә төште! – ди кыз, аның соңгы сүзләрен тыңлап та тормыйча. – Җен-пәриләр Балкантауны яр буена китереп куя. Егетнең сагынуы барыбер басылмый, ул туган иленә кайтып китә. Кырык көннән әйләнеп килергә вәгъдә бирә. Кыз аны көтә-көтә дә саргаеп үлә… Нинди кызганыч! Шулай инде, кызлар егетләр дип җан ата, ә егетләрнең уенда башка нәрсә.

– Нәрсә? – ди Камил.

– Уку, эш, машина… Тагын әллә ниләр… Тик минем Сусылу буласым килми. Син дә Заятүләк булма!

– Алайса кем без?

– Син – Ромео, мин – Джульетта! Юк, кирәкми, алар да кавыша алмаган!

– Алайса, Йосыф белән  Зөләйха булабыз, – ди Камил. – ­Алар бит, күпме кыенлык үтсә дә, бергә кала. Йосыфны төрмәгә  ябалар, нахак бәла  тагалар…

– Ярый, мин риза, – ди Камилә. Ә аннан  өстәп куя: – Мин бит сине шундый нык яратам, хәтта үз-үземнән куркып куям. Минем яратуымны суга әйләндерсәң, ул менә шушы Аслыкүл кебек булыр иде. Утка әйләндерсәң, ул Аслыкүлне яндырып, пар итеп күккә очырыр  иде! Балыклары куырыла, әзер аш булып, тыпыр-тыпыр яр буена ява, бөтен тирә-як  халкын туйдырырга җитә.. Шәп бит, ә?!

– Мин яратам сине, Камиләү! – Егет тынып калган кызны кочагына алды…

– Камил, минем синеке буласым килә! – диде кыз, кайнар пышылдап.

– Син минеке булачаксың! – дип җаваплады егет, салкын канлы булырга тырышып.

– Ә күпме көтәргә?

– Кирәксә, гомер буе! Мин  сине гомер буе көтәргә дә риза, Камилә! Ә син?

– Мин дә…

Кояш, су изрәтә, арыта. Камилә, тигез сулап, йокыга талды. Яңгыр да, ничек кинәт башланса, шулай кинәт туктап та куйды. Егетнең генә йокысы ачылды, керфек тә кага алмады, йөрәген капма-каршылыклы уйлар яндырды…

…Быел алар төркемнәре белән кафеда утырды. “Бер генә яшибез. Тормыштан бөтенесен дә алып калырга кирәк!” – дип, курсташлары тост әйтеп, шампан шәрабы койды. Тост бөтенесенә дә ошады. Әлеге сүзләр Камилнең хәтеренә уелып калды. Чынлап та, бер генә яшибезме? Бу дөнья, син үзең, башкалар, ярына дулкыннарын каккан шушы  Аслыкүл – алар башкача кабатланмаячак, үлү белән синең өчен болар барысы да юкка чыгачакмы?  Димәк, әле яшәп, яшәүдән ләззәтләнеп өлгерергә кирәкме? Менә әле дә, уйлап карасаң, Камилә аны бәхеткә әйди кебек. Ләкин Нәргизә ханым шундый да нык каршы торганда аларның бәхете тулы була алырмы икән? Ай-һай! Бәхетне урлап алып буламы? Юктыр! Бәхет бит ул кояш нуры кебек, аны өзеп йолкып алып, кочагыңа тутырып булмый, ул, бүгенге яңгыр кебек, яуса, кочагыңа үзе ява… Ул  сине баштанаяк шатлыкка, ләззәткә күмә…

Әйе, тормыштан, кешеләрдән, якыннарыннан барысын да алырга, хәтта таларга чирканмаган кешеләр дә бар… Май бәйрәмнәре арасында хастаханәгә бер картны салдылар. 75-80 яшьләрдә булыр. Карар кешесе юктырмы, япа-ялгыз. Киемнәре иске, сәләмә диярлек. Үзе бик ипле, чәч-сакаллары ап-ак, күзләре мөлаем. Аңамыни инде елмаерлык! Камил аның тишкәләнеп беткән беләгенә система энәсен кадап маташа, үзе, аның тын алышын, кан тамыры тибешен тыңлый. Авыруның чире тавышына да чыга. Йөрәк чирле кешеләрнең тавышында курку, чарасызлык ноталары була, шулар буенча ЭКГсыз да, авыру тарихын карамыйча да күп нәрсә аңлашыла. Бу карт та йөрәк чирле. Өлкән шәфкать туташының әйтүенчә, хатыны, мал-мөлкәтен үзенә яздырып, урамга куып чыгарган. Балаларының берсе – Америкада, берсе – Канадада, ди. Карт көнендә хатынсыз, балаларсыз, фатирсыз торып калган, мескен. Ә үзен егетләрчә тота. Зарланмый. Йөзендә – елмаю. Әйтерсең, башкалар белмәгән ниндидер бөек серне белә!

Ул хатын һәм ул балалар  –  “Бер генә яшибез. Тормыштан бөтенесесен дә алып калырга кирәк!” – дип яшәүчеләрдер.

Мал – бер хәл, кеше гомеренә кул сузучылар да бетмәгән. Пычак корбаннарын көн саен диярлек китерәләр хастаханәнең кабул итү бүлегенә.

Камил, ирексездән, ул сукбай картны үзе белән чагыштырды. Камилнең дә бит сөйгәнен тартып алмакчы булдылар… Намусын, иреген, яхшы исемен, хәтта киләчәген тартып алырга  әзерләр иде…

Бу уйлар шулкадәр авыр! Палатка эче тынчу, эссе булып китте. Егет, Камиләне уятмаска тырышып, тышка чыкты.

Күкрәген тутырып, салкын дымлы һаваны сулап, тирә-якка күз салды.  Җиләс, яңгырдан соң гына була торган тәмле ис таралган. Караңгылыкны ертып, көнчыгыш тарафтан алсу-саргылт яктылык сызаты шәйләнә башлаган. Йолдызлар күренми, сыек төтен сыман болытлар, ашыгып, яңгыр юлыннан агыла. Яр карлыгачлары – өннәренә, кешеләр палаткаларына  качышкан… Җитез болытлар артыннан иярмәкче булып ашкынган дулкыннар чайпалуы гына ишетелә…

Якын-тирәдә беркем юк,  көндез шау-гөр килгән яр буе тын. Юк, уң яктагы палатка төбендә җыелмалы урындыкта бер кеше утыра. Камил аңа көндез үк игътибар иткән иде. Илле яшьләр тирәсендәге, чандыр, ләкин кояшта янган көчле гәүдәле бу кеше бирегә ялгызы гына килгән иде, ахры. Палаткамны караштырып торсагызчы, дип, Камилдән үтенде дә  көн буе җилкәнле тактасында күлдә йөзде.

– Нәрсә, күрше, йокы алмыймы әллә? – дип эндәште ул Камилгә.

– Бөтенләй йоклап булмый!

– Әйдә соң, кил минем янга! Сөйләшеп утырыйк. – Күршенең аралашасы килә иде бугай.

Егет тә, әңгәмәдәш табылганганга сөенгәндәй, тиз генә палаткадан җыелмалы утыргычын, курткасын алып чыгып, тегенең янына барып утырды.

– Яңгыр яуды, көн бозылды бит… – диде күрше.

– Анысы бер хәл…

– Тагын нидер борчыймы?

– Күңел тыныч түгел!

– Сиңамыни инде борчыласы! – Тавышыннан ук күршесенең елмайганын сизеп була иде. – Яныңда нинди чибәр кыз. Үзең яшь. Әле бит – синең иң бәхетле чагың.

– Бик бәхетле булып булмый шул, – Камилнең тик торганнан теле чишелде. Шулай була бит ул. Сәяхәттәме, хастаханәдәме очраклы юлдашыңа иң тирән серләреңне сөйләп ташлыйсың.

– Ник?

– Аның әнисе кул-аягы белән каршы! Мине күралмыйлар. Безнең әтиләр арасында ниндидер конфликт булган. Очы миңа да тиде. – Камил унберенче сыйныфта булган күңелсез хәлне сөйләп бирде. – Миңа, шулай итеп, күрше районга китәргә, елга якын Камилә белән аралашмаска туры килде. Минем  сөйгәнемне тартып алырга теләделәр…  Ни өчен? Шуны аңлый алмыйм. Минем ни гаебем бар иде? Яратканым өченмени?

– Син дә бит әнисеннән бердәнберен – унбиш ел көтеп алган кызын тартып алмакчы булгансың! Ул ханым кызының язмышын үзе теләгәнчә корырга теләгәндер. Ә син аның бөтен матур хыялларына аяк чалгансың!

– Ул ялгызы түгел әле. Бергә уйнап үскән, бер класста укыган икетуганым да мине дошман күрә. Ул Камиләгә гашыйк. Миңа үчләшә. Мин кайчак уйлыйм: бөтенесе минем мәхәббәтемә каршы кебек. Инде әни дә алар ягына басты: кайткан саен миңа күрше кызын димли.

– Ә син сиңа сокланып кул чабарлар, алкышлар яудырырлар, башыңнан сыйпарлар дип көткән идеңме? Ач күзеңне, дөнья бу! Ул – ярыш, көрәш! Бәхет яулап ялына, аны кашыкка салып авызыңа каптырмыйлар.

– Миңа хәзер нишләргә? Камилә, әйдә, бергә яшик, ди. Фатирына чакыра. Үземнең дә тулай торакта берүземә бер бүлмә. Фәнни мәкаләләр язам бит, алар  өчен яхшы стипендия түләнә. Бер карасаң, без бүгеннән бергә яши алыр идек? Әти-әнисе дә, факт алдына куйсак, берни хәл итә алмаслар, күнәрләр иде.

– Шуннан?

– Тик мин бу адымга бара алмыйм. Юк… Камилә минем өчен артык нык кадерле. Бернигә карамастан,  әнисен дә хөрмәт итәм. Урлаша алмыйм. Бу үз-үзеңне түбәнсетү булыр иде. Шулай дип уйлыйм да, аннан үз-үземне гаепли башлыйм. Мин, мөгаен да, мескен,  көчсез, куркак кеше.. Мин, ахры, үз-үземә зыян китермәскә була, Камиләгә якынаюдан куркам. Ахыр чиктә, алар миңа тагын  бер-бер этлек эшләргә мөмкинме?  Мөмкин!

– Син, куркак булсаң, әллә кайчан Камилә яныннан эз суыткан булыр идең инде! – диде әңгәмәдәше. – Ә сез, күрүемчә, бергә. Юк, син мескен түгел!  Ләкин сине башка куркыныч сагалый.

– Нинди? – диде егет, сагаеп.

– Барча явызлык корбаннарына янаган куркыныч.

– Янә аяк чалырга мөмкиннәрме?

– Юк, син үзең явызга әверелергә мөмкинсең. Корбанлыктан палачлыкка –  бер адым. Бераздан син аякка басарсың, көч тупларсың. Дилбегә синең кулга күчәргә дә мөмкин. Бу – тормыш законы. Чөнки тормыш ул куласа кебек. Шунда синдә үч алу тойгысы кузгалыр. Ләкин онытма: явызлыкка явызлык белән җавап бирмәү күпкә авыррак.

–  Мине мәхәббәт коткарачак! – диде егет зур ышаныч белән. – Күңелем тулы мәхәббәт булганда, анда башка уй-хисләр баш калкыта алмаячак! Мин бары тик Камилә белән генә бәхетле була алам! Ә ул минем белән! Тик ничек? Минем шуңа башым җитми! Бәхет белән безнең арада гранит стена. Аны урап та, сикереп тә үтәрлек түгел. Җимерү дә мөмкин түгел.

– Ә син теләк телә! – диде күршесе.

– Ничек?

– Көн дә, төн дә, һәм шундый кайнар итеп телә, аның кайнарлыгы күктәге фәрештәләрне борчый башлар. Алар теләгеңне бөтен барлыкның Хуҗасына илтеп җиткерми булдыра алмас. Уең чын йөрәктән булса, күрерсең, үзгәрешләр озак көттермәс! Гранит киртә гөрләвектәй эреп агар!

– Сез – философ икән! – диде Камил, елмаеп. – Алай җиңел генә булса, бар кеше дә теләк кенә теләр дә, үз дигәненә ирешеп утырыр иде. Кыл да кыймылдатасы булмас иде.

– Уй – беренчел! Телефоныңа кара! Аны кемдер тәүдә үз хыялында барлыкка китергән. Төннәр йокламый уйлаган. Хәзер аның хыял җимешен бөтен кешелек куллана! Идеяләр бит күктә, галәм Хуҗасының хөкемендә. Аларны тотып ала белергә генә кирәк! Алар ихлас күңеллеләргә һәм бик тырышларга гына ачыла! Я булмаса, мин йөзгән җилкәнле тактаны ал. Ул да  хыял,  теләк, белемнән туган! Карап торуга гади генә такта кисәге белән юка гына кавырсын! Ә алар ярдәмендә мин кичә көн буе күл өстен гиздем!

– Ә сез хыял белән яшисезме? – дип сорамый булдыра алмады Камил төнге әңгәмәдәшеннән. Ул исә, дулкынланып, фикерен дәвам итте:

– Тормыш – су кебек тотрыксыз, үзгәрүчән. Бер көн аяз була, икенче көнне – яңгыр. Җил дә син теләгән яктан исми.  Ләкин йөзәргә кирәк. Җилкән итеп хыялыңны корасың, белем-һөнәрең – аяк астыңдагы такта. Һәм, әйдә, алга! Җил ега, я кемдер төртеп төшерә икән, алар белән сугышып, көчеңне, алтындай вакытыңны әрәм итмисең: үз-үзеңне жәлләп, я кемгәдер үпкәләп тә тормыйсың, тактаңа үрмәләп менәсең дә – янә йөзәргә! Кеше матур хыяллары белән бәхетле!

– Ә шулай да мин – реалист! – диде Камил, күршесенең романтик “чыгыш”ы тәмамлангач. – Теләк-хыяллар кабул булмаса, нишләргә?

Күршесен бер сорау белән дә аптыратырлык түгел иде, ахры.

– Ул чакта теге гранит стена белән, аның барлыгы, аны кузгатып яисә җимереп булмау факты белән килешергә кирәк! Димәк, шулай кирәк булган. Ул киртә нәкъ синең юлыңа, нәкъ шушы вакытта чыгып ятарга тиеш булган.

– Ә шуннан? – диде егет, чиксез гаҗәпләнеп.

– Шуннан инде капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итә башларга. Йөз сиксән градуска борылырга!

– Шуннан?

– Җир шары түгәрәк бит?

– Әйе, түгәрәк!

– Йөз сиксән градуска борылып хәрәкәт итәчәксең дә теге гранит стенаның нәкъ аргы ягына барып чыгачаксың!  Һәм стенага рәхмәт укыячаксың. Син күпме илләр гиздең, дөнья күрдең, акыл җыйдың бит аның сәбәпле!

Күңеле белән фәйләсүфмы, шагыйрьме бу кеше белән бик озак сөйләшеп утырды Камил. Гыйльми институтта фәнни хезмәткәр булып эшләүче, кышны, үзе әйтүе буенча, чаңгыда, җәйне дулкын өстендә үткәрүче әңгәмәдәше үзе дә, аның сөйләгән сүзләре дә гадәти түгел иде.  Ничек кенә булмасын, Камилнең чуалган уйларын тәртипкә салырга, күңелендә ышаныч тойгысын ныгытырга ярдәм итте ул. Кызганыч, исемен сорый алмый калды. Ә иртән торуга төнге әңгәмәдәшнең үзе дә, палаткасы да юк иде инде…

***

…Гүя, кичә яңгыр яумаган – иртән күл өсте тыныч, күк йөзе дә аязайган иде.. Күлләр дә, кешеләр кебек, дулкынланып, ярсып ала да янә үз булмышына кайта, дип уйлап алды Камил. Тынычлыгын бозса да, яңгырлар аны туендыра гына бит! Алар яшен ялтлатып һәм күкләр күкрәтеп ява да китә, ә Аслыкүл беркая да китми, югалмый, горур тынычлык белән җәйрәп ятуын белә. Корылыкка да бирешми. Кешеләр килсә, аларны киң күңел белән каршы ала, китсәләр дә артык пошынмый. Киек кошларга, су кошлары – балыкларга – төяк бирә. Йөзләрчә, бәлки, меңнәрчә ел шулай дәвам итәдер…

Юеш яр буйлары, дымлы үләннәр генә төнге яңгырга шаһит. Акчарлаклар җим эзләп оча, җитез яр карлыгачлары бөҗәк аулый. Яр буе тын. Кешеләр әле йоклый.

– Әйдә чишмәгә! – диде егет.

– Әйдә! – диде кыз.

Яр башына менеп, җитәкләшеп, юлдан бер читтәге чишмәгә таба атладылар.

Чишмә бик матур иде. Агачтан җыйнак кына бура ясаганнар, исеатамасын да язып куйганнар. Гөлбикә икән ул. Агышы шундый көчле! Ә суы тешләрне сындырырдай салкын, тәмле! Бит-кулларын юып, сусыннарын кандыргач, чишмәдән өскә, тау башына менеп киттеләр. Анда-санда кып-кызыл җиләкләр күренә. Камилә тиз генә бер тәлгәш җиләк җыеп алды да егеткә сузды.

Күз күреме җирдә җәйрәп яткан Аслыкүлгә карап тын калдылар. Биредә, биектә, уйлар җиңелрәк тә, киңрәк тә иде сыман. Барлык вак-төяк борчулар үзеннән-үзе юк була… Кулларны канат итеп җәясе дә күл өстеннән кыелып очып китәсе килә.

– Камил!

– Әү!

– Рәхмәт сиңа,  җаным! Мондагы табигать, таулар, Аслыкүл – нинди матур! Нинди бәхетле без!

– Мин яратам сине, Камилә!

– Мин дә, җаным… Үлеп! Нык-нык итеп! Тик син мине ташламаска миңа сүз  бир!

– Бирәм! Менә, Аслыкүл алдында  сүз бирәм!

– Ни генә булса да бер-беребезне көтәргә!  Бүтәннәргә күз дә салмаска!

– Килештек, Камилә!

 

12

Аслыкүлдәге ялдан соң  Камил үзендә ышаныч хисе артканын тойды. Төнге сөйләшү дә күңелен күтәреп җибәргән иде. Камиләнең дә кәефе яхшы. Һәм алар  әти-әниләре белән сөйләшеп карарга,  туй турында сүз кузгатырга ният итте. Сәбәбе дә чыгып тора – кызның туган көне якынлаша иде.

– Син башта әти белән сөйләш, – дип киңәш бирде Камилә. – Мин аңа читләтеп-читләтеп кенә әйттем инде, ул каршы түгел кебек. Ә туган көнгә мин беркемне дә чакырмаячакмын. Әти-әни, мин – өчебез генә булачакбыз.

Алдагы ялда Камил, бер кочак рауза чәчәкләре күтәреп,  Камиләләрнең өенә юл тотты. Аның килеп керүенә Камиләнең әтисе Марс Кәлимуллович бер дә  аптырамады. Үзен бик тыныч тотты. Нәргизә ханым гына, Камилне күрү белән агарып-күгәренеп, чәйнектәй кайнап чыкты. “Ах, туган көн үткәрәм, дип, менә нинди план корган булгансың син!“ – дигәндәй, сый тулы табын янында бөтерелүче Камиләгә зәһәр карашын ташлады.

Өйдә киеренке халәт урнашты. Нервылар скрипка кылыдай тартылган. Туган көн табыны тирәсендәге сөйләшүләр дә керделе-чыктылы барды. Дөресрәге, Камилә сөйләде дә сөйләде, бертуктаусыз көлде. Бик нык дулкынланганда шулай итә ул. Табын уртасындагы бик тәмле күренгән бәлешнең тәме тоелмады да.

Бераздан Марс Кәлимуллович белән  Камил бакчага чыктылар. Кеше арасында тартмаса да, Камиләнең әтисе тәмәке кабызды. Егеткә дә тәкъдим итте, анысы баш тартты.

– Эчмим дә, тартмыйм да, дисең инде… – дип елмайды ул, сынаулы карашын төбәп.

– Әйе, – дип җаваплады Камил.

– Сез, яшьләр, бүтән буын шул, – диде Марс Кәлимуллович. – Сезгә барысы да җиңелгәрәк туры килә. Хәтта начар гадәтләргә мода бетте, – дип көлеп куйды ул.

– Һәр заманның үз авырлыгы, – диде Камил, җитди итеп. – Безгә дә авырлыклар очрап кына тора. Мәсәлән, без Камилә белән өйләнешер идек. Ләкин Нәргизә апа моңа каршы төшәр дип шикләнәбез.

Марс Кәлимуллович егеткә тагын карап алды. Бу юлы йөзендәге елмаюы сүрелгән иде.

– Ай-һай, Камил, – диде ул, башын чайкап. – Аның ризалыгын алуга караганда таштан су чыгару җиңелрәк булмагае! Кем-кем, Нәргизә апаң –  үзсүзлелек буенча районда беренче! И вообще, хәзер дөнья хатын-кыз кулына калып бара, сизәсеңме? Алар безнең белән өйдә дә, кайда да идарә итмәкче. Тик, минем уемча, бу уңай тенденция түгел.

– Ә сез? – дип, Марс Кәлимулловичның күзләренә туп-туры карап сорады Камил. – Сез дә каршымы?

– В приципе, мин каршы түгел, – диде Камиләнең әтисе, елмаеп. – Яшьләрнең тормышка үз карашы. Җаны теләгән – елан ите ашаган. В принципе, мин сезнең союзда куркыныч нәрсә күрмим: икегезнең дә һөнәрегез бар. Кулыңнан эш килә. Камилә сине ошата…

– Рәхмәт! – диде егет, басынкы гына.

Марс Кәлимуллович тәмәкесен тартып бетергәч, алар өйгә керде.

Иң авыр сөйләшү менә хәзер булырга тиеш. Камилә, затлы чынаякларга юка гына лимон телемнәре  салып, чәй ясады. Үзенең кулы калтырый: ак фарфор чәйнекнең озын нечкә борыны, чынаякларның алтын ялатылган читләренә тиеп, зеңгелдәп-зеңгелдәп китә. Менә Нәргизә ханым аш бүлмәсеннән керде. Кулындагы подноста өеме белән виноград: яшеле, кызылы, карасы…  Аны бәлеш урынына куйды. Кулы бокалга тиеп, анысы  авып китте. Буш иде, ватылмады.

Киеренкелек шундый дәрәҗәгә җитте ки, гүя, тынлык шартлап өзелер сыман иде…

– Әни! – диде Камилә, – тынлыкны бозып. – Камилнең сиңа сүзе бар иде.

– Аның миңа нинди сүзе булырга мөмкин? – диде Нәргизә ханым, кырыс итеп.

Артка юл юк иде.

– Без Камилә белән өйләнешер идек! – диде Камил.

Нәргизә ханымның болай да нечкә иреннәре җеп калынлыгында калып кысылды. Муенына кызыл таплар чыкты, йөзе ачудан кыйшаеп киткәндәй булды.

– Камил,  үскәнем, мин сиңа элегрәк әйтмәгән идеммени? Только через мой труп! Сиңа… үз тиңеңне эзләргә кирәк! – Табын уртасынданы тәлинкәдән берьюлы биш-алты  лимон телемен үрелеп алып, алдындагы чәенә салды.

Бу сүзләр, бу боздай тынычлык, гүя,  Камилнең йөрәген очлы хәнҗәр белән  үтәли тиште. Егет, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән йөрәк турына үрелде. Аһ, сулыш алуы нинди авыр!

Камилә үксеп елап җибәрде. Янындагы зур, итләч яфраклы гөлгә бәрелеп, залдан чыгып йөгерде. Гөлнең затлы савыты чатнап ватылып, имән паркет идәнгә кап-кара балчык түгелде.

Егет үз-үзен бик тиз кулга ала алды. Баксаң, ул хастаханәдә генә түгел, тормышта да үзен чын табибларча тота башлаган икән бит. Нәргизә ханым тагын  нидер сөйли, ә Камил аның сырлар ергачлый башлаган йөз тиресен күздән кичерә: тын алышының авыррак була баруына игътибар итә;  күзе кул буыннарына төшә, аларның җилсенүен, кабарынып торуын абайлый. Гәүдәсенә тоташ күз сала да, эчке бер сыкрану белән, «Артрит!», дип уйлап куя… Ярсу, ачу, үпкә хисләре организмны кимерә. Болар барысы да акрын, әмма үҗәт авыру галәмәтләре түгелме? Тик ул Нәргизә ханымга үпкәли дә, ачулана да алмый… Ул  – Камиләнең әнисе! Өстәвенә, авыру кеше, нервылар беткән…

Марс Кәлимулловичны да баштанаяк күздән үткәрә. Аның, барлык җитәкче кешеләргә хас булганча, килешле, шома чыраенда арыганлык билгеләре сизелә, корсак шактый калыная төшкән, димәк, аруны, стрессны ризык белән басарга теләү хисе көчле…

Һәм Камил яраткан кызының усал әнисе һәм киң күңелле әтисе белән түгел, гүя, пациентлар белән саубуллашкандай, тыныч кына хушлашып, бу матур, затлы һәм бай йорттан чыгып китте. Камилә күренми. Ул, мөгаен, бүлмәсенә кереп бикләнгәндер. Кичен шылтыратырмын, дип карар итте егет һәм үзләренә атлады.

…Әнисе бакчада карлыган җыя иде. Быел карлыган шундый уңган, куакларның ботаклары, җимешләре күплектән, җиргә сыгылып-бөгелеп төшкән. Әнисе бер сүз дә дәшмәде, әмма Камиләләрдә сөйләшүнең ничек беткәнлеген беләсе бик килүе йөзенә үк язылган иде. Камил, бер читтәге бүкәнне якынрак этәреп, шуңа утырды да үзе дә карлыган җыеша башлады. Мәктәптә укыган чагында  шулай ярдәмләшә иде ул әнисенә.

Барысын да сөйләп бирергә туры килде.

Әнисе, эшеннән туктап, бераз дәшми торды да үз сүзен әйтте:

– Сансынмыйлар, тиңсенмиләр безне, улым! – диде. – Без кем аларга? Мин – гади укытучы, син – студент. Әтиең – инвалид. Кем белә, бәлки, алар гаебе беләндер әле!

– Син ни сөйлисең, әни? – дип, сикереп торды егет. – Нинди гаеп?

– Нинди булсын, әтиең тарыган аварияне дә алар оештырмады микән дип шикләнәм! Ул чакта тикшереп йөрү кайгысы булмады, әтиеңне коткарып калырга кирәк иде. Батталов белән ачуланышкан иде бит ул шул җәйдә!

– Нишләп?

– Бер Уфа баена җир бирдермәде әтиең. Барыбер алдылар. Җәйләү урамы артындагы, Агыйдел буендагы, чәнечкеле койма белән уратылган җирләрне беләсеңме? Өч катлы йорты да бар. Законсыз участок ул! Аның хуҗасы белән Батталов – электән үк әшнәләр. Батталовны – рәис, аннан үзе кебек депутат  иткән кеше.

– Ник син боларны элегрәк сөйләмәдең, әни? – диде егет, ачынып.

– Ә нәрсә? Әллә берәр нәрсә үзгәрер идеме? Син дә,  атаң кебек, кире беткән нәрсә бит! Бер-бер нәрсәне алдыгызга алсагыз, хет шартла – берни эшләтеп булмый! Әйтеп аңлатырлык түгел! Тик менә хәзер үзең дә белдең Батталовларның кем икәнен! Авызың пеште. Инде бер генә түгел, икенчегә!

– Их, әни! – диде Камил, үрсәләнеп. – Мин берни дә эшли алмыйм.  Мин Камиләне яратам. Нык итеп! Һәм мин аңа сүз бирдем!

– Әтиеңне, мине, безне… дошман күргән, сансынмаган кешеләрнең кызын яратып буламыни, улым? Уйлап кара, азрак акылың  булса! Безне  уйламасаң, үзеңне уйла! Алар – куркыныч адәмнәр! Әтиеңне харап иттеләр, сине дә харап итәргә күп сорамаслар! Ике тапкыр кисәттеләр, өченчесендә кисәтеп тә тормаслар! Башкача Нәргизә кызы дип авыз да ачасы булма! Кызлар бетмәгән! Әнә, күрше Фәния апаңның кызы Диана! Үзе акыллы, үзе ипле. Өлтерәп тора. Ә болар! Кем булганнар, диген! Ярар, дөнья куласа ул, бер китереп, бер баса. Җил искән кебек кенә булыр, тәхетләреннән ничек очып төшкәннәрен сизми дә калырлар.

– Җитте, әни! – дип, аны бүлдерде Камил. Каршылыклы уй-хисләрдән җаны әрнесә дә, сүзне шаяртуга борырга үзендә көч тапты: – Син – укытучы кеше лә инде. Мондый сүзләр сөйләү килешә торган эш түгел!

Әнисе аңа аптырап карап-карап тора да, үзе дә теләмәстән, кысылган иреннәре йомшара, хәтта елмаюга таба ерыла…

Аңа ияреп, Камил дә елмая. Тик өйгә кереп, әтисе яткан түр бүлмәгә керү белән, йөрәгенә шик ялкыны каба. Юк, гүя шик чырасы кереп кадала да, йөрәге типкән саен, сулкылдап-сулкылдап, үзен сиздереп тора! Әгәр әнисе сөйләгәннәр барысы да чын булса? Әтисен харап иткән кешеләрнең кызын ярату мөмкинме? Әллә Нәргизә ханым аларга шул сәбәпле каршы төшәме?

Юк, моны башка сыйдыру мөмкин түгел! Әнисе юкка шикләнә! Аны да аңлап була. Аңа авыр, бик авыр. Авыру ирен дә тәрбияләргә кирәк, җитмәсә, Камил белән күпме проблема!

Ул, авыр сулап, йоклаган әтисенә карый һәм аны жәлләү хисеннән тыны кысыла.  Әтисенең хәле көннән-көн начараюга бара. Утырып тору да авыр аңа хәзер. Ашавы да юк. Әнисе, кыргычтан уып, ваклап, изеп, төрлесеннән ашатырга тырыша, тик организм хәлсез, ризыкны кабул итә алмый. Барлык ашаганы, дөресрәге, эчкәне – көненә берничә чынаяк сөтле чәй һәм бер-ике телем җебетелгән ипи. Камилгә боларны күрү аеруча авыр. Үзенең, табиблыкка укыса да, әтисенең чире алдында көчсез булуын, медицинаның шактый алга китсә дә, теше үтмәгән очраклар да барлыгын аңлый… Ләкин берни хәл кыла алмый. Кайчандыр суд залларында күз карашы белән кешеләрне калтыратып тоткандыр әтисе, тавышында тимер чыңнары чыңлагандыр. Ә бүген…

Һәм Камил шуңа да төшенгәндәй була: кешеләр язган законнар, бәлки, яхшыдыр да, ләкин, медицинаның куәте чикле булган кебек, хакимлек ияләре дә – нибары кеше, илаһи кодрәт ияләре түгел. Көч тә, хакимлек тә, искән җил сыман, вакытлыча. Кешеләр чыгарган законнар да, тормышның, яшәешнең барлык тирәнлеген иңләп, кешеләр кылган кылыкларны иңләп бетерә алмый…

Диана, ди, әнисе. Ә бит заманында аның әнисе, күрше Фәния апа, Камилнең әтисе аркасында ярты ел колониядә йөреп кайткан. Сөт цехында ничәдер тартма май югалгач, Фәнияне гаепләгәннәр. Әнисе кайтканчы Диананы  картәнисе караган. Боларны кайчандыр әнисе сөйләгән иде. Бер карасаң, әтисе бу хәлне йомып та кала алыр иде, икенче яктан, Фәния апага гаебен танымаса да, барлык дәлилләр каршы булган, хәтта шаһитләр дә табылган…

Шулчак Камил моннан дүрт ел элек үзе белән булган хәлләрне хәтерләде. Ул чакта да шаһитларга кытлык юк иде түгелме соң? Дөрес, әтисе соңыннан Фәния апага ярдәм иткән: аның ярты елдан ук урап кайтуында әтисе яллаган адвокатның ярдәме зур булган. Тик барыбер дә күңелләрдә юшкын калгандыр… Андый нәрсәләр онытылмый…

Һәм бүген әнисе Фәния апаның кызы Диананы аңа димләп маташмакчы. Дөрес, Диана – яхшы кыз. Чибәр, тыйнак, әдәпле. Ләкин Камилнең йөрәгендә Камилә генә. Камиләнең бер гаебе дә юк. Ул иртәнге чык тамчысыдай саф!  Башка беркем дә кирәкми Камилгә!

Гаҗәп, бүтәннәр сынардай, чигенердәй вакытларда Камилгә, киресенчә, әллә каян өстәмә көч килә, күңелендә үз-үзенә ышану, үҗәтлек тойгысы калкып чыга. Каршылык туса, ул, киресенчә, тагын да ныгый гына. Каушамый да, югалып та калмый. Остазы  да аны шуның өчен мактый. “Синнән яхшы сугышчы чыгар иде. Зарар юк, яхшы хирург чыкса да начар түгел. Салкынканлылык – хирургның атланып чабар аты”, – ди.

Менә әле дә, теге чакны теш кысып имтиханнарга әзерләнгәндәгедәй, тыныч кына үзе өчен хәл итеп куйды: ни булса да, башына таш яуса да, ул Камиләдән баш тартмаячак! Күпме көтәргә дә әзер. Кирәксә, гомер буена да көтәр! Камилә генә кире уйламасын! Ә матур хыяллар, бирешкән вәгъдәләр  аларга канат булыр!

 

13

Ул арада укуында байтак яңалыклар булды. Мәҗит Мидхәтович аны икенче курстан ук операцияләргә ассистент итеп ала башлаган иде инде. Быел ул тәүге операциясен ясады.  Остазы карап-күзәтеп торды да, азактан: “Кулың җиңелгә охшаган. Чынлапмы икәнен пациентның хәленә карап белербез”, – диде. Ә пациент, рәхмәт төшкере, бик тиз аякка басты, җөе дә бик тиз уңалды. “Хирург бик белемле дә, оста да булырга мөмкин, – диде Мәҗит Мидхәтович шунда. – Ләкин кулга да карый. Анысы – Ходайдан. Бәхетне бирсә – бирә ул, бирмәсә – юк. Бәхетле хирургка эләккән пациент та бәхетле”.

Мин бәхетлеме соң, дип, озак кына  уйланып йөрде шуннан соң  Камил. Менә ул, хастаханә ашханәсенең соры стеналарын күздән кичереп, тары боткасы ашап утыра. Бәхетме бу? Кемдер өчен бу коридорлар, авырулар, ак халатлы коллегалар күңелсез, төссез тоелыр. Ә аның бөтен тормышы шушында уза… Мондагы киеренкелеккә, тизлеккә инде шулкадәр өйрәнде. Башкача яшәүне күз алдына да китерә алмый. Авыруларның рәхмәте аны күккә күтәрә. Башкалар авырсыныбрак башкарган эшләрне ул “һә” дигәнче, яратып, җиңел генә эшләп куя. Иптәшләре аңа гаҗәпләнебрәк тә карый, фанатик, дип ирештерә.

Кемнәрдер ата-анасы кыставы белән генә укырга кергән: диплом алу белән авырулар ягына әйләнеп карарга да җыенмый, лекцияләргә йөрми, сессия чоры җитсә, яхшы машиналарга утырып, капчык-капчык күчтәнәч төяп, имтихан бирешергә әти-әниләре килеп җитә. Кемнеңдер уе – карьера ясау, бүлек мөдире,  бәхет елмайса, баш табиб булу. Беренче, икенче курстан ук укуны ташлаучылар да юк түгел. Кемдер, алар исә төркемдә биш-алты кеше, үз эшенең чын остасы булырга омтыла: лекцияләрне “йота” гына, гамәли занятиеләрдә укытучының авызына кереп китәрдәй булып тыңлый, сораулар яудыра. Камил дә алар исәбендә.

Бәхет түгәрәкләнер өчен гаилә кирәк. Ләкин ул яктан Камил аңлаешсыз, биек, чиксез стена кебек каршылыкка очрый да куя. Әллә инде Камилә белән бергә калу язмаган микән аңа, дип тә уйлый. Камиләнең дә кәефе юк соңгы вакытта. Көйсезләнә. Көнли дә башлады. Аны аңларга да була. Эшеннән кайта да көне буе дүрт стена эчендә. Эше катлаулы – шәһәр хакимиятендә финанс бүлеге белгече.  Кибетләрдә йөрештерә, фильмнар карый. Камил белән көн дә күрешерләр иде, егет дежурлыкта кала. Барысы да бар кебек Камиләнең… Әтисе белән әнисе өрмәгән җиргә утыртмыйлар, һәр теләген үтәргә генә торалар. Ә ул, көзге чәчәк кебек, көннәр үткән саен сула… Камил хафалана ук башлады: авырмый микән аның Камиләсе? Күз акларына сизелер-сизелмәс кенә сары өртелгән, ябыга  да төшкән кебек… Үзенең шикләрен, тикшеренергә кирәклеген әйткән иде, кыз кул гына селтәде, хастаханәдә синең көн-төн исәрләнеп йөрүең дә җиткән, диде.

Тик егетнең шик-шөбһәләре дөрес булып чыкты.  Камиләгә эшендә, төш вакытында приступ булган. Ярый, җәһәт кенә  “Ашыгыч ярдәм” чакырканнар, хастахәнәгә алып киткәннәр. Һәм кая дисез? Камилләр практика үтә торган 12нче хастаханәгә. Аппендицитның катлаулы төре. Операцияне Инна Халиковна ясады. Ул, бик осталардан саналмаса да, начар хирург түгел. Планнан тыш операция, аның дежуры, сайланып тора алмыйсың. Камил – ассистент.

Камиләнең агарып калган йөзе, кипшенгән иреннәре,  сулып төшкән гөлдәй  хәрәкәтсез гәүдәсен күрү нинди авыр! Үзәк өзгеч!

Тик егет үз-үзен бик тиз кулга алды. Җебеп, артык хис-тойгыга бирелеп тору аның үзенә һәм Камиләгә зыянга гына булачак. Жәлләү хисе авыруга ярдәмгә түгел, зыянга гына! Һәм ул, гадәттәгечә, эчтән генә бисмилласын әйтте:  “Арыслан йөрәкле, бөркет күзле бул, Камил!” – дип, үзен ныгытты, кирәкле дулкынга көйләде. Ассистент хирургка ни кирәген күз карашына, ымына кадәр үк тоярга,  операция барышын алдан ук  күзалларга тиеш. Һәм кинәт… Ни күрсен –  Инна Халиковна ялгыша түгелме? Ярадан тампон алынмаган, ә ул  тегәргә тотынмакчы! Егет, аптырап, аңа күз салды. Аннан, үрелеп, Камиләнең ап-ак йөзенә карап алды. Ул шулкадәр хәлсез… Камилнең йөрәге кысылып куйды. Тагын Инна Халиковнага, аның кечкенә кулына, нәзек бармакларына күз төшерде.

Алар гүя Камиләгә кәфенлек тегә! Бу бармакларны туктатырга кирәк! Хәзер үк! Һәм аның сул кулы хирургның беләгенә  орына, уңы, ишарәләп, яра эчендәге канга тулышкан тампонның күренеп торган очына ишарәли. Инна Халиковнаның зур күзәре тагын да зураеп, түгәрәкләнеп,  аптырап, аңа текәлә,  бер мизгел үтүгә аптыравы рәхмәт хисенә алышына. Тампон алына, кирәкле хәрәкәтләр эшләнә…

Бу мизгелне Камил гомерендә дә онытмаячак… Якынын пычак астына салган бу көн, капма-каршылыклы тойгылар, чиксез җаваплылык хисе, әҗәлнең битараф һәм боздай салкын сулышы хәтеренә уттай  янып торган битләр, сәхифәләр  булып язылачак. Һәм ул күңеленнән генә ант бирә: эш вакытында беркайчан да игътибарны җуймаска! Кемнең кемлегенә карамыйча, эшеңне  намус белән башкарырга!

 

14

Камиләгә операция ясаганның икенче көнендә хирургия бүлегендә  көтелмәгән хәл булды. Ишеп яңгыр яуган иде. Белорет – Уфа юлында, “Әби теле” дигән хәвефле урында зур авария булып, шунда имгәнгән кешеләрне китерделәр. Зур гына пассажир автобусы белән йөк машинасы бәрелешкән.  Маршрут автобусының егерме сигез яшьлек водителе, юеш асфальтта идарәне югалтып, аяк киеме төялгән фурага килеп бәрелгән. Ике кеше үлгән, җиде кешене – травматологиягә,  тугызын  бирегә, хирургиягә,  китергәннәр.

Кемнең бавыры изелгән, кемнең үпкәсе зарарланган – барысында да диярлек авыр җәрәхәтләр, ашыгыч ярдәм кирәк. Яшь табибларга, шул исәптән Камилгә дә, кулларына скальпель алырга туры килде.

Бәлагә, кайгыга, авыртуга күнегеп тә, битараф калып та булмый. Әйе, осталыгың арта, тик авыруларның куркынган  хәлсез йөзләрен күрү, аларның сиңа төбәлгән ялварулы карашларын күтәрү авыр.  Кулыннан килсә, Камил һәркемнең әрнүен җиңеләйтер, һәркемгә ярдәм итәр иде. Тик син могҗиза иясе түгел. Белгәнеңне эшлисең дә Ходайга тапшырасың. Калганы – бәхет эше. Китерәләр бер бай пациентны. Акча тәкъдим итә, түләүле палатага ята, оҗмах җимешләре генә ашамый. Шунда күрше палатага алып киләләр бер бомжны. Икесендә дә бер диагноз, бер дәвалау курсы. Теге бомж күзгә күренеп тернәкләнә, дәва килешә, ә күршесенең хәле көннән-көн начарая…

Арада алтмыш өч яшьлек ханымның  яралары җиңелрәк иде. Кабыргалары сынган, корсак тиресендә җиңелчә яра бар, тегәргә кирәк. Аны Камилгә тапшырдылар. Камил, аның йөзенә карап, аптырабрак та куйды. Нишләптер, йөзе, үтә авыр чирлеләрнеке кебек, суырылып, ияк-борыны очлаеп калган. Карашында – тирән газап. УЗИдан җентекләп караганнар, юкса, эчке органнар да зарарланмаган, анализлар да артык начар түгел. Камил, шулай да, теге уч киңлеге, бер сантиметр тирәнлеге яраны тегәргә тотынганчы, пациентның эченә янә баскалап карарга булды. Юк, нәрсәдер дөрес бармый! Сул  якта шешсыман тыгыз сыеклык. Укол бирер алдыннан юк иде бит ул. Әллә кан сауганмы? УЗИ табибын чакырып, тагын бер тапкыр каратырга кирәктер. Ләкин ул тиз генә килеп җитә алмады. Ун минутлап вакыт үтте. Ул да түгел, авыруның кан басымы төшә башлады. УЗИ талакның  зарарлануын, корсак куышлыгына кан җыелуын күрсәтте. Тиз арада Асанбаевка хәбәр иттеләр. Операция ясалды. Ләкин соң иде инде. Ханым операция өстәлендә җан бирде…

Камилнең тәҗрибәсендә аның күз алдында җан биргән беренче пациент иде бу ханым. Егет ничек итеп арка үзәге буйлап салкын дулкын төшеп китүен, йөрәгенең “жу” итеп куюын сизде. Калтырануын сиздермәскә тырышса да, инструментлар савытка гадәттәгедән яңгыравыграк чыңлап төшеп ятты, тәненнән салкын тир бәрер чыкты.

Операция блогыннан ординаторлар бүлмәсенә барышлый каршына бер яшь пар очрады. Сары чәчле чибәр кызыкай аңа атылды:

– Әйтегезче, сез Юнысов бит?  Әнием ничек? Операцияне сез ясый, дип әйттеләр. Әнине кайчан чыгарырлар икән? Ул бит безнең туйга дип килә ята иде!

Яшь табиб тукталып тормыйча ординатор бүлмәсенә кереп китте. Ләкин теге кыз аның артыннан бүлмәгә ияреп керде. Ул тагын да ныграк куркынган иде.

– Әниемнең хәле ничек? Ник дәшмисез?

Камилнең башы иелгәннән-иелә барды. Әйе, пациентлар һәм аларның якыннары  белән үзеңне ничек тотарга өйрәтүче махсус фән дә керде аларга. Ләкин ул тәмам югалып калды. Һәм, агарынган йөзен күтәреп:

– Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек… – дип кенә әйтә алды.

Кыз еламады. Йөзе кардай ап-ак булды. Карашындагы ялвару, сорау тойгысы тирән ачыну, аннан күралмау хисе белән алышынды. Һәм ул, бер сүз дә әйтмичә, коточкыч бер җанварга тап булган кешедәй, арты белән чигенә-чигенә, ачык ишектән чыгып китте. Әйтсен иде ул берәр сүз, ачулансын, кычкырсын иде! Болай ул үзенең таудай авыр кайгысының яртысын Камилгә өеп калдырды.

Бу көн,  кызның йөзе, сөрмәсе аккан күзендәге нәфрәтле карашы белән Камилнең хәтеренә мәңгегә уелып калачак…

Ул тәүлек хирургия бүлегендә Камил белә-белгәннән бирле иң шау-шулы, иң кайгылы көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен. Игезәк студент егетләрнең берсе наркоздан айный алмады, таң алдыннан җитмеш яшьләрдәге әби вафат булды…

Авария турында яңалыкларның һәр чыгарылышы саен сөйләделәр, фотолары белән Интернет тулды. Автобус чын мәгънәсендә тимер өеменә  әверелгән иде. Пассажирларның әйберләре чәчелеп тирә-як тулган. Әнә уенчык аю ята, аның бер тәпие өзелгән. Әнә ал тасма белән бәйләнгән, яньчелгән торт савыты. “Туй көнегез белән!” дип язылган… Тасмада – куе кызыл таплар…

Икенче көнне табиблар киңәшмәгә җыелды. Асанбаевның кәефе начар иде. Әлбәттә, ул беркемне дә гаепләмәде. Ләкин Камилгә әйтеп бетергесез авыр. Сәбәбе булмаса да, ул үзен гаепле сизә. Талакка авария вакытында ук зыян килгән булган, авыруны каталкадан  операция өстәленә күчереп салганда кан тамыры өзелгән, дигән нәтиҗәгә килде Асанбаев. Тик күңелгә боерып булмый… Үлемгә күнегү мөмкин түгел… Җитмәсә, Камилә дә авыру…

 

15

Камил палата ишеген сак кына ачып күз салды да сак кына  эчкә үтте. Камилә йоклый. Бер мизгел, сокланып, аңа карап торды. Йөзе ябыга, суырыла төшсә дә, бу аның матурлыгын бозмаган, киресенчә, нәзберегрәк кыяфәт өстәгән. «Тургенев кызлары» дип укыйлар иде урыс әдәбиятыннан. Дворян кызлары белән охшашлыгы юк түгел шул Камиләнең… Ялан чәчәге дип булмый аны. Ул –  оранжереядә, җил-яңгыр белмичә, ышыкта үскән рауза гөле, юк – нәфис орхидея…

Яшь организм бит,  бик тиз савыгуга бара. Марс Кәлимуллович белән Нәргизә ханым операция ясалган көнне үк килеп җиттеләр, реанимациядән чыгару белән кызны түләүле, ике урынлы палатага күчерделәр. Мондый авыруларны, гадәттә, хастаханәдә озак тотмыйлар, ләкин Шакировлар озаграк ятарга карар итте. Нәргизә ханым кызын куна-төнә саклады. Камил бер дусты белән үткән атнадагы дежурын алмашырга мәҗбүр булган иде – күзенә күренеп, саруын кайнатасы килмәде Нәргизә ханымның. Аңа бит болай да җиңел түгел! Бүген дә Нәргизә ханымның кибеткә чыгып киткән чагын туры китереп кенә керүе. Биш-ун минутка гына!

Камиләгә дару кадаганнар, ахры, тирән йокыда… Камил, урындыкны тартып китереп, аның баш очынарак утырды. Бармак очлары, үзе дә сизмәстән, кызның  битен сыйпады, иреннәренә кагылды… Җаннан башка тән ни ул? Тән-гәүдә өнсез, тынсыз…  Сандугачсыз таң, гөрләвекләрсез яз, тәрәзәләрсез йорт, корыган агач ул гүя… Кая елмаюлы Камилә, кая аның моңсу да, назлы да күз карашы?

– Си-и-ин?!

Егет урыныннан торды. Нәргизә ханымның капкынга эләккән җәнлекнекедәй ут янган яшел күзләре бер яхшылык та вәгъдә итми иде. Камил, урлашып тотылган кешедәй, үзен гаепле сизеп, ишеккә таба юнәлде. Ләкин шулчак ханым аны беләгенә кагылды.

–  Камил, акыллым, тукта әле!

Аптырауданмы, егет абына язып туктап калды.

– Камил, әйдә, сөйләшикче!

Ул караватына утырды, Камил, Камиләнең баш очында торган урындыкны шудырып,  аның каршысына урнашты. Камилә исә берни ишетми, белми, тирән йокыда. Мәрткә киткән диярсең.

Ханым, тумбочкада яткан ап-ак сөлгене алып, битенә каплый,  күз яшьләрен тыярга тырыша, ләкин юкка…  Яшь аралаш бәгыреннән өзелеп сүзләр тама:

– Камил, акыллым, үтенәм!

– Нәргизә апа…

– Камил, димәк, сез дүрт ел буе очрашып йөргәнсез? Мин белә идем. Тик син бит – акыллы егет! Ничек аңламыйсың? Камилә – минем бердәнберем! Ул миңа үземнән дә кадерлерәк! Мин аны ничәмә еллар елап-ялварып, Аллаһы Тәгаләдән  сорап алдым! Үтенәм, тимә аңа, калдыр аны! Ул миңа бик-бик кадерле! Аңлыйсыңмы шуны? Ишетәсеңме мине?

Һәм ул кинәт идәнгә, Камилнең алдына тезләнә…

Камил, уңайсызланып, аягүрә баса, иелеп, Нәргизә ханымны торгызмакчы була. Ләкин файдасыз…

– Ничек ышандырыйм сине, Камил? Аягыңа ятып ялыныйммы? Ничек аңлатыйм йөрәгемнең ничек януын? Үтенәм, зинһар, тимә аңа, кит син аның юлыннан! Бәхетсез итмә аны!

Нәрсә-нәрсә, күз яше алдында көчсез-чарасыз Камил. Сүксеннәр, типкәләсеннәр аны, “эһ” тә итмәячәк, ә менә күз яше аны буынсыз калдыра…

– Нәргизә апа… Камилә үзе бит…

– Ул онытыр, онытыр, онытачак… Ул  бит әле шундый яшь… Ул бит әле бернәрсә дә белми, дөньяны аңламый. Үтәчәк, барысы да үтәчәк! Аның әле бар тормышы алда! Минем аны бәхетле итеп күрәсем килә, Камил!

– Ә ник сез аның өчен барысын да хәл итеп куясыз? Бәлки, Камилә бәхетне үзенчә аңлыйдыр? Ул хакта уйлаганыгыз юкмы?

– Ул сине күрде дә капланды. Кемдә булмаган беренче мәхәббәт? Үтә торган нәрсә инде ул! Синнән башкага күз салганы  да булмады бит аның. Менә савыгыр, сине онытыр, күзенә башкалар да чалына башлар.

– Дүрт ел буе университетта берсе дә табылмадымы икәнни, Нәргизә апа? – дип сорамый булдыра алмады Камил. – Нефтяной – егетләр оясы бит, нишләп берсе дә күңеленә ятмады икән соң, шуны уйлаганыгыз бармы?

– Ул әле яшь бит. Бөтенләй дә тәҗрибәсез. Кемнең беренче мәхәббәте булмаган? Була да бетә инде ул. Онытыла. Минеке булмаган, дисеңме? Ә бит Марс абыең белән утыз биш ел менә дигән итеп яшибез!

Ни дисен Камил? Ул шуны гына белә: ул Камиләне ярата. Сизә, сизә генә түгел, ышана: Камилә белән алар бик бәхетле булачак. Тик өзелеп сөйгән кешеңнең әнисе, юлыңа аркылы төшеп, алдыңа тезләнгәндә ни хәл кылып була? Ул да бит бердәнбер кызын өзелеп сөя, аңа бәхет тели. Кем хаклы? Камиләгә кемнең хакы күбрәк: Камилнекеме, Нәргизә ханымныкымы? Минеке, ди йөрәге. Мин – аны, ул мине өзелеп яратабыз. Без бик бәхетле булачакбыз. Аныкы, ди акылы. Ул – Камиләнең әнисе. Ул аны унбиш ел көтеп, Ходайдан сорап алган. Ул аңа хәләл сөтен имезеп үстергән. Егерме ел буе ул дип җан аткан… Һәм йөрәге дә моның белән килешә башлый. “Аның әнисен бәхетсез итеп, бәхетле була алырсыңмы?” – дип икеләнә.

– Камил, үскәнем! Үтенәм, зинһар, тартып алма миннән Камиләмне!

Камил тәмам югалып калды. Соңгы хәлләр, Камиләнең авыруы, кичәге бәхетсез очрак, төн йокламау – болар барысы да аны тәмам алҗыткан, көчен суырган иде. Ул кинәт кичәге кызны, аның нәфрәт белән караган, сөрмәсе аккан зәп-зәңгәр күзләрен хәтерләде. Аның, коточкыч бер нәрсә күргәндәй, нәфрәтләнеп, ишеккә чигенүен күз алдына китерде. Ул да бит Камилне гаепләде. Әнисен тартып алуда гаепләде. Ник? Ник соң бу хәлләр барысы берьюлы өелде? Инде менә Нәргизә ханым өмет катыш нәфрәт тулы карашын аңа төбәп җавап көтә. Ул Камилне сүгә, кызын тартып алырга теләүдә гаепли. Кинәт Аслыкүл буендагы төн  хәтеренә килде. “Син дә бит әнисеннән бердәнберен – унбиш ел көтеп алган кызын тартып алмакчы булгансың!” – дигән иде аңа очраклы төнге сердәше. Бу уй аны хәлсез-буынсыз итә, йөрәген яндыра. Юк, ул явыз палач түгел. Түгел!

Һәм аңа тагын, инде ничәнче мәртәбә, язмышына буйсынырга кала… Ул, кичәге кебек үк, башын иеп, үз сүзен әйтә:

– Сезнең теләгегез нинди соң, Нәргизә апа?

Хатынның йөзенә өмет нуры йөгерде. Тезләнгән җиреннән торып, Камилнең каршысына басты, аның кулын үзенең йомшак учына алды.

– Син аның тормышыннан югалып тор, Камил! Һичьюгы – бер елга! Аннан карарбыз! Менә күрерсең, барысы да яхшы булачак! Барысы да үзгәрәчәк! Син – тырыш, акыллы егет, югалып калмаячаксың! Марс Кәлимуллович сезнең ректор белән электән үк яхшы дуслар. Сиңа бик яхшы урынга стажировка сөйләшә ала. Телисеңме?

– Ярар! – диде егет. Камиләнең әнисеме, башка берәүме аның аркасында яшь коймасын һәм аңа нәфрәтләнеп карамасын өчен ул җир читенә китәргә дә әзер иде бу минутта… – Тик… әни генә каршы килмәсен.

– Әниең белән үзем сөйләшермен, – диде, җанланып, кәефе күтәрелеп  киткән Нәргизә ханым. – Әтиең өчен дә кайгырма. Ярдәм итәчәкбез! Синнән мин шуны гына үтенәм: бер ел буена Камилә белән бәйләнешкә чыкмаска!

– Ә Камилә нишләр соң? Аңа ничек аңлатырсыз?

– Анысы өчен кайгырма, – диде, кәефе күтәрелеп киткән ханым. – Мин – аның әнисе бит. Аңа ни әйтергә кирәклеген миннән дә яхшырак кем белсен?

Камил үзен иң борчыган сорауны бирергә үзендә көч таба:

–  Мине ни өчен шулкадәр күралмыйсыз? Мине кызыгызга тиң түгел дип уйлыйсызмы?

– Сәбәп  синдә генә түгел, Камил акыллым…

– Ә нәрсәдә, Нәргизә апа? Мин белмәгән тагын нәрсәдер бармы әллә? Бәлки, ул минем әти белән бәйледер?

– Әйе, – диде Нәргизә ханым. – Синең әтиең белән дә бәйләнеш бар!

Шулчак Камилә ыңгырашып куйды, кул-аягын кыбырдатып, борылып ятмакчы булды. Ана кеше, атлыгып:

– Кызым, күз нурым! – дип, аның янына ашыкты.

Камил, тирән уйга батып,  коридорга чыкты. Төшке ашка  әзерләнеп, кырмыска оясыдай кайнаган коридордан хирургия бүлегенең аргы очына атлады.  Иңсәләре төшкән, аларга гүя авыр тау өеп куйганнар иде.

Уйламыйчарак сүз биреп ташлады түгелме? Аның бит Аслыкүл буенда  Камиләгә биргән сүзе-вәгъдәсе дә бар. Шунысы гына күңелне җылыта: бер ел ул әле бер гомер дигән сүз түгел… Өмет янына елан булып шик тә килеп уралды һәм агулы телен чыгарып ысылдады: димәк, Нәргизә ханым нидер белә. “Синең әтиең белән дә бәйләнеш бар”, – диде бит әнә…

 

16

…Камил, җаным… Ни булды? Ник син минем хатларымны җавапсыз калдырасың? Ник бер-ике сүз булса да язмыйсың? Телефон номерыңны да алыштыргансың… “Бәйләнештә”ге битеңне  яңартмыйсың. Тик синең бит аны көненә әллә ничә мәртәбә ачып караганың  күренеп тора…  Мин язганнарны укыйсың син, беләм…

***

…Ник тилмертәсең мине, Камил? Беләсең бит, синнән башка беркем дә кирәкми миңа! Син – минем күгемдәге кояш. Синең яктың минем көннәремне нурлы итә. Синсез мәңгелек төн булыр иде дөнья… Иң кыены – кайда икәнеңне белмим. Беркөн урамда әниең каршыга килеп ята иде. Мине күрде дә, убырлы карчыкка очрадымыни,  коты очып, юлның икенче ягына чыгып китте.  Ә мин аны куып җиттем дә синең хакта сорадым. Синең еракта, стажировкада булуыңны белдем. Кайда? Ни өчен? Боларын әйтмәде. Эшкә ашыгам, дип, йөгереп дигәндәй китеп барды.

***

…Мин беләм – син минем язганнарымны укып барасың.  Мин синең минем хакта уйлаганыңны сизәм. Әнә, тәрәзәдән туп-тулы, түп-түгәрәк ай карап тора. Син дә аңа кара, әйдә, карашларыбыз айда очрашсын…

***

…Миңа авыр… Безнең ишек төбендәге каендай, мин дә саргаям. Сәбәпчесе – син! Синең бер карашың, синең бер җылы сүзең җитәр иде, шатлыгымнан җиде кат күккә күтәрелер идем, бәхетем океандай ташар иде… Ләкин син юк.

***

…Ә син беләсеңме, мин шигырь яза башладым, Камил. Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләренә исем дә китми иде. Әле шигырь китапларын су урынына эчәм… Урысча да укыйм, татарча да. Бераз юаныч була җаныма. Бер мин генә түгел икән әле сагынган-саргайганнар. Бүтәннәрнең дә күңеле тулы, йөрәге тулы аһ-зар икән… Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән…

 

Сәлам,

Сәлам,

Һәрбер СМСта

Тонна сагыш.

Әйтелмәгән

Сүзләр,

Татылмаган назлар…

***

Без очрашмаганга  җиде ай үтте. Шушы җиде ай эчендә сине уйламаган көнем булды микән, Камил җаным?! Юктыр…

Тышта кыш. Тәүге кар бөртекләре төшә… Мин алар белән сөйләшәм: “Әй кар бөртекләре! Сез бит биектән, күктән төшәсез. Бәлки, сез анда, өстән Җиргә карап, минем Камилемне күргәнсездер… Кайда ул? Ник аңардан бер хәбәр дә юк?” – дим. Алар дәшми…

Син минем хәлемне дә сорамыйсың… Хәлем әйбәт түгел. Бер дә ныгынып китә алмыйм.

Әни Чехиягә барырга кыстый. Андагы минераль сулар үлеп беткән кешене дә терелтә, ди. Ә минем барасым килми. Китсәк, син кайтып төшәрсең дә безгә килерсең,  без өйдә булмагач, китеп барырсың, янә озакка, бик озакка аерылышырбыз кебек… Әйе, мин сине югалткан килеш  янә югалтуымнан куркам, җаным…

Әллә теге бәеттәге Заятүләк белән Сусылу кебек булдыкмы без? Кемнәр каргады, кемнәр аерды икән безне? Ник мондый газаплар миңа? Миңа бит бәхетле булу өчен син, синең янымда булуың кирәк. Көн дә тавышыңны ишетү, хәрәкәтләреңне, карашыңны тою кирәк. Алдымда ут диңгезе булса, артында син булсаң,  эһ итми дә кичеп чыгар идем. Тик синең кайда икәнлегеңне дә белмим – шунысы иң авыры…

 

Калчы.

Җансыз аккаунт булып кал

бәйләнештә.

Шигырем булып кал,

асылыма кайтарыр.

Бу тагын

артык хисле исәр, димә.

Кан тамырыма

якты сагыш

тутырган

сентябрь…

Телефонның теге очында*.

***

Барысы да аңлашылды. Менә, кайда икәнлегеңне дә белдем, Камил… Ничек, дисеңме? Деканыгызга шылтыраттым. Күптән шулай итәсе булган. Җитәкчеңнең кызы Гайшә белән бергә икәнсез. Аның “Бәйләнештә”ге битен эзләп таптым. Диңгез ярында кочаклашып төшкән фотоларыгызны карадым. Сез – матур пар! Рәхмәт. Сүзләрең, вәгъдәләрең чүпкә дә тормый икән. Хуш! Мин башкача сиңа хатлар язып аптыратмам, комачауламам.  Кадерле вакытыңны алмам. Синең бит башка эшләрең дә, аңлавымча, муеннан. Мине оныт! Мәңгегә хуш!

17

Шушы хаттан соң Камиләнең язуы тукталды. Егет Интернеттагы битләрен, электрон почтасын көненә әллә ничә тапкыр ачып карый – юк, җанга якын адресаттан хәбәрләр өзелде. Иң ачысы – кыз “Бәйләнештә”ге, “Фейсбук”тагы битләренә башкача кермәде, аның челтәрдә утыру-утырмавын да белеп булмый иде хәзер.  Үзенең кулы ничә мәртәбәләр Камиләгә хат язарга, я телефон номерын җыярга үрелмәсен, янар утка якынайгандай, тукталып калды, үзен тыйды. Юк, Нәргизә ханымнан курку түгел иде бу. Бу – биргән вәгъдәне бозарга теләмәү иде. Биргән сүзен боза алмый иде. Ул вәгъдә аның өчен үз ирке белән кигән богау булды! Камиләнең болай газапланасын белсә, юк, андый сүзне әйтмәс, андый адымга бармас иде. Ләкин әйткән сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый.

Бер юанычы – вакыт, бик акрын, бик көттереп кенә булса да, язгы көрт өеме сыман, эри, азая… Стажировканың биш ае гына калып бара. Үзенең хәлләре начар түгел. Уйласаң, кемдер өчен – үрелеп буй җитмәслек бәхет, Кытайның көнчыгышында, иң көчле клиникаларның берсендә рефлексотерапия курсларында укый. Кеше гәүдәсенең бөтен нокталарын берәмтекләп өйрәтәләр. Хирург булам дип уйлаган кешегә менә дигән өстәмә белем! Үзе генә түгел, иптәшкә Гайшә бар. Остазының кызы, Камилдән дүрт яшькә өлкән. Ул инде медуниверситетны тәмамлаган, республика үзәк хастаханәсендә УЗИ табибы булып эшләгән. Җае чыккач, Кытайда укып кайтудан баш тартмаган, әлбәттә. Гаиләсе юк, кайчандыр кем беләндер язылышмый гына яшәп алганнар да юллары аерылган.

Ул – акыллы, сабыр  кыз…  Инглиз телен су кебек эчә. Чит илдә, чит халык арасында бергә-бергә күпкә җиңелрәк, уңайлырак булды. Бернәрсәне дә яшереп, боргаланып-сыргаланып тормый, аты-юлы белән турыга яра. Профессор кызы димәссең дә. Гел джинсыдан, рюкзагы, гүя, аркасына ябышып үскән, ә биек үкчә, күлмәк-итәк дигәнне бөтенләй белми, ахры. Бөтен дөньяны урап чыккан. Булмаган җире юк. Камилнең тәүге көннәрдә үк эч серен алды. Һәм нәтиҗәсен чыгарып та куйды: “Син – бәхетле! Бирешмә беркемгә дә! Тәүге мәхәббәтең белән бергә кала алу һәркемгә дә тәтеми!” Гайшә белән пляжда төшкән фото төркемнәре белән диңгез күрергә баргач төшелгән дусларча бер фото иде.

Чит җирдә сагындыра. Әтисен, әнисен, өен  юксына  Камил. Урам очындагы калкулыкка менеп, поселок өстенә күз саласы, туган якның җылы җиленә битен куеп торасы килә…  Хәтта песиләре  Акбикә төшкә кереп йөдәтә. Ярый әле Интернет бар. Аның аша ул иптәшләренең, сыйныфташларының хәлен белә. Кызганыч, үзе генә яза алмый – ярамый. Радимны армиягә алганнарын шуннан белеп, бу яңалыкка аеруча сөенде. Һич югы,  Радим Камиләнең башын катырмас.

Әнисе, әтисе белән скайп аша аралашалар. Әтисе тагын да бирешкән. Аны уйласа, бигрәк авыр Камилгә. Аңа дип төрле дарулар ала, посылкалар җибәрә.   Онытылырга теләп, бөтен көчен укуга, спортка сала.

Китапханәдә утырырга тел белмәү комачаулый. Шулай да кытай телен ипилек-тозлык белә инде кебек. Кайбер сүзләре татарчага да охшап тора кебек. “Чәй”, “чын” дигәннәре бөтенләй безнеңчә. Бауны “банг” диләр, “һуан” куаныч була, хәтта таңнары да – “дан”.  Көйләрен әйтәсе дә түгел.  Алар, Русиядән килгән стажерлар, кытай студентларына урыс теленнән дәресләр бирергә  бурычлы иде. Кытайларга урыс телен өйрәтте, үзе кытай телен өйрәнде.  Инглиз теле дә  чарлана. Ни өчен дисәң, тулай торакта Һиндстан егетләре белән яши, ә алар белән инглизчә генә аралашып була.

Көне-төне кулында телефон.  Камиләдән  хат килмәгәнме дип, секунд саен карыйдыр, билләһи. Ноутбук экранында – Камиләләрнең ишек төбендәге яшь каен фотосурәте. Ләкин аның “ботак”ларына яңа хатлар күптән инде “эленми”. Ә элеккеләренең һәр сүзе ятланып беткән…  Аларны ачса,  гүя пыскып яткан кузга, көл астында базлап яткан учакка  җан керә:  тойгылар  кузгала, йөрәк дөрләп яна. Көн туса, кулы янә телефонга үрелә, җәһәтрәк почта төймәсенә баса: юкмы кош теледәй генә хәбәр?

Каенның “төбенә”, купшы “эскәмия астына” каралама хатлар, адресатсыз хатлар  өелә… Алар хуҗасына юллана алмый. Ләкин тапшырылмаган хатлар көн саен күбәя, арта… “Хатлар зираты” диясе килми аларны. Алар – оядагы  кошчыклар! Җитәр бер көн – алар, канатланып, очып, тиешле адресатка барып ирешер.

***

…Агачлар яфрак яра, Камилә. Яз Кытайда да яз икән. Күк тә шундый ук зәңгәр, болытлар ак! Яшеллек күп. Парк тулы чәчәк.

Исеңдәме, син каеннар турында сөйләгән идең. Биредә дә каеннар бар.  Кайберләренең тузы кубып-кубып тора. Үзләре алсу төстә. Борынгылар кебек, тузга хат язам әле сиңа!

***

…Көн укуда уза, кичен – спортзалдамын. Көнчыгыш көрәшенә йөрим. Укытучым – супер! Юк-бар уйламаска шулкадәр әйбәт! Кайтып, башны мендәргә төртүем була, шундук йокы баса.  Тагын бер искитәрлек яңалык: Гайшә кияүгә чыга! Һәм кемгә дисеңме – бер  американга!  Әтисе, Асанбаев, килде, кафеда кечкенә мәҗлес үткәрделәр. Мәҗит Мидхәтович аптырады, тик нишләсен!

***

…Бүген без имтихан бирдек. Аннан  диңгез буена киттек. Без яшәгән Далянь дигән шәһәр Сары диңгез буенда. Диңгезгә  карап, сине уйладым… Минем хисләрем дә диңгез кебек, Камилә… Тик син генә көтә күр! Аслыкүлне искә төшердем. Исеңдәме, без вәгъдә бирешкән идек? Мин ышанам, ул көн синең хәтереңдә! Мин ышанам, син мине көтәсең. Көтәрмен, дигән идең бит?

***

…Вакыт ахырына якынлаша. Тик синнән генә хат-хәбәр юк… Юк, мин сине гаепли алмыйм, моңа бер хакым да юк… Билгесезлек уты хәзер миңа да бик яхшы таныш. Әни, авызына су капкандай, синең хакта ләм-мим… Дуслардан сорарга кыймыйм. Сорап та нәрсә кыласың инде. Ә дөресе – начар хәбәр ишетүдән шөрлим, ахры… Әйтерсең, мин – бәгыре таштай каткан кыя-тау! Мине тамырларымнан кадаклап куйганнар. Кымшана да алмыйм, кузгала да. Хәтта пышылдап эндәшә дә алмыйм…

***

…Камиләм, аппагым, кичер мине! Мин гаепле! Безнең аерылышуыбызга, синең авыруыңа… Кыюсызлыгым каршы төште. Бүгенге акылым булса, бөтенесе дә башкача булыр иде, бәлки.

Календарьда мин безне бүлеп торган көннәрне сыза барам. Нибары бер ай калды, утыз көн… Самолетка билет алынган, Камилә. Ишетәсеңме, утыз көн! 720 сәгать!

***

…Сагынуым шундый көчле – мин инде синең хакта да, үземнең хакта да уйлый да алмыйм. Мин бары очрашу көннәрен көтәм…

 

18

Ул җитди булырга тырыша. Ләкин шатлыктан авызын да җыеп ала алмый. Менә такси туган йорт  алдына килеп туктады. Җанга якын коймалар, зәңгәргә буялган, пар күгәрченнәр төшерелгән капка. Ишек төбендәге карт алмагач… Алмасы ишелеп уңган. Буявы кырыла төшкән, шундый таныш, кадерле бусага, былтыр Камил үзе дермантин белән тышлап киткән авыр ишек… Ул да түгел, мунча ягыннан песиләре Акбикә килеп чыга. Камилне күрүгә барлык кыяфәтенә куркынган төс чыга, койрыгы тиеннеке сыман кабара, күзләре – гүя тәлинкә! Оныткан абыйсын! Камил ишек тоткасына үрелгән җирдән кулын песигә суза:

– Песс-песс-пес…

Кая килү, песи, коты очып, кире мунча артына элдертә.

Шулчак ишектән биленә алъяпкыч бәйләгән  әнисе күренә. Аягына да кимичә, оекчан гына йөгереп килеп, улының кочагына ташлана.

– Сагындырып беттең бит… И балам!

Камил әнисенең йөзен күздән кичерә. Ул бирешкән, арыган, талчыкканрак күренә. Сорауларын яудыра:

– Ничек кайтып җиттең? Юлда бик интекмәдеңме?  Әтиең көтеп-көтеп көтек булды инде! Арып йоклап китте…

– Ничек хәле?

– Әкренләп инде, балам! Анысына да шөкер…

Камил өйгә ашыга. Бернәрсә дә онытылмаган. Аяклары, күнегелгәнчә, түр як бүлмәгә атлый. Тәрәзә янындагы караватта кадерле, газиз ак сын ята… Кулларын юрган өстенә сузып салган. Беләкләре нәп-нәзек. Күксел тамырларында кан типкәне беленеп тора хәтта. Бите шундый ябыккан – как сөяк!

Кинәт әтисе, нидер сизенгәндәй, күзләрен ачты. Тәүдә берни дә аңламый, аптырап карап торды, челт-челт керфекләрен йомды. Аннан соргылт күзләренә яктылык, җылылык эркелде!

Таныды, дип уйлап куйды Камил. Йөрәк турысын чеметтереп рәхәт  җиңел бер тойгы узды.

– Әти! Мин кайттым, әти!

Аның күрешергә сузылган кулларын әтисе ике куллап  тотып алды. Көчсез генә хәрәкәтләр белән улының уң кулын сыпырырга, сыйпарга кереште. Күксел иреннәре авырлык белән пышылдады:

– И-и-и… Исәнме, улым? Юлда өшемәдеңме?

Һаман үзен түгел, мине уйлый, дигән уйдан күңеле нечкәрде Камилнең, күзенә яшь эркеллде.

– Юк, әти, Кытайда җылы бит, юл да бик уңайлы булды…

– Һе, алай икән! – дип, чын күңелдән аптырады әтисе.

–  Үзең ничек соң, әти? Бик сызланмыйсыңмы?

– Ю-ук. Ашыйм, йоклыйм. Тик син генә, нишләптер, бик озак йөрдең, улым.

– Әти, мин гаепле. Ачуланма миңа! Озакладым шул. Бер еллап бит! Шулай туры килде шул, әти…

– Мин сине көттем, улым! Гел көттем! Көз үтте, кыш, яз… Инде август җитте…

– Мин вәгъдә биргән идем бит, әти. Җәен кайтырмын дип. Менә кайттым. Укып, дипломлы белгеч булып кайттым. Сине дә дәвалаячакбыз, әти. Энәләр, нокталы массаж  белән!

– Шулаймы? –  Әтисе, сабый баладай ихлас ышану, өмет белән улының йөзенә бага. – Ярар, улым, ярар, дәваларсың… – Һәм, арып, күзләрен йома. Үзе һаман Камилнең кулын сыйпый… – Аллаһка шөкер, менә бит, кайттың, улым…. Алайса, аптыраган идем… Озак йөрдең шул…

Әнисенең бәлешен ашап тамак ялгап алды егет, кытай күчтәнәчләре белән сыйланып, туган-тумача, күрше-күлән турындагы яңалыкларны тыңлый-тыңлый чәй эчте. Аннан ишек төбендә баядан бирле аны көтеп торган юл биштәре янына килде. Аннан әтисенә, әнисенә, туган-тумачага дигән бүләкләр чыкты. Арадагы  нәфис купшы төргәк кенә ачылмады. Бу, әлбәттә, Камиләгә атап алынган бүләк иде.

Улының сүзсез соравын әнисе сизми буламы инде, сизде…

– Син миңа ачуланасыңдыр инде, улым, – диде, авыр көрсенеп. – Үзең дә сорамадың. Нәргизә  килеп, әйтеп китте бит миңа. Сиңа Камилә хакында бер сүз язмаска, Камиләгә синең хакта ләм-мим дәшмәскә. Инде дә шулкадәр кыланмаса! Сумасшедшая мамочка!

– Камилә ничек? – дип, егет, түземсезләнеп, әнисеннән кыз хакында хәбәр көтте.

– Начар, – диде әнисе.

– Ничек, ник?!

– Чирли. Ни булгандыр, сәбәбен белмиләр, ди… Йөртмәгән җирләре калмады. Мөмкинлекләре бар бит инде, акчага интекмиләр.

Камил, бу шаккаткыч хәбәрдән шаңкып калды.

– Кит, көяләнмә шулкадәр кеше баласы өчен, – диде әнисе, Камилнең йөзе качуын абайлап. –  Үзеңне күпме кимсеттеләр… Ходай бар ул, белә… – Әнисе шулай дип сукранып-сөйләнеп калды, Камил, башына сугып исәнгерәтелгән кешедәй, чайкала-чайкала өйдән ихатага чыкты.

Нәрсә-нәрсә, монысын көтмәгән иде ул… Төрлесен уйлап бетергән, төрлесен күз алдына китергән иде. Ләкин бу хәтлесен түгел. Күрше кызы Диананың читләтеп-читләтеп язганнары менә әле генә башына килеп җитте.

Ул яңадан өйгә керде, әзерләгән бүләген, чәчәк гөлләмәсен алды да янә ишеккә юнәлде. Әнисе, ярсып, ике кулын канаттай җәеп, юлына каршы төште.

– Тегеләргә киттеңме? Җибәрмим!

– Җибәр, әни! Мин хәзер үк Камиләне күрергә тиеш!

– Юк!!! Алар сиңа күпме бәхетсезлек китерде, улым! Мине күпме кан-яшь елаттылар! Әтиеңне сагындырып саргайттылар!

Камил, чигенеп, башын ике куллап тотып диванга утырды. Күз карашы тәрәзәгә төште. Карт алмагачның  ботаклары, пыялага сарылганнар. Яфраклары кысыклыктан гүя изелгән, бөтәрләнгән.

Камил урынныннан торып:

– Мин бармый түзалмыйм, әни! – дип, әнисен урап үтеп, ишеккә юнәлде:

– Оныттыңмы үзеңне телефон буры иткәннәрен? Алар аркасында Фәгыйлә  апаңда бер ел яшәвең… Аннан  Кытайга олактырдылар. Мин дә – ана! Минем дә йөрәгем бар! Минем дә балам бердәнбер! Инде дә барсаң, харап итәчәкләр сине, улым, аңлыйсыңмы шуны! Әллә нинди гаеп тагачаклар, башыңны төрмәдә черетәчәкләр! Адәм түгелләр бит алар, адәм түгел!

– Әни, боларга Камиләнең бер катышы да юк… Камилә мине ярата, әни. Мин моны яхшы беләм. Ул мине көтә…

– Бу кадәр дә булыр икән! Сихерчедер ул кыз! Сихерләгәндер сине! – дип, әнисе бөгелеп төшеп елап калды, Камил, күзенә ак-кара күренми, Камиләләргә йөгерде. Урамда кемнәрдер очрады – исәнләште, кемнәрдер таныды – аларга баш какты. Кемдер кул бирде, ул да кул сузып, җәһәт кенә тартып алды да тагын алга чапты. Хәзер беркем дә аңа каршы тора алмас. Ул биргән сүзендә торды. Ул бүген үк Камиләнең кулын сораячак! Бүген аның иң бәхетле көне булачак! Бик озак көтте ул бу көнне!

 

19

Ишек төбендәге таныш каен. Сәлам, каенкай, сәлам! Тик бер ботагыңа сары төшкән түгелме соң? Әле җәй генә бит?

Камилә өйдә ялгызы иде… Зал уртасында, идәнгә җәелгән зур йомшак келәмдә телевизор карап утыра. Өстәлдә зур вазада алсу алмалар. Зур экранда сәяхәтчеләр турында ниндидер тапшыру бара. Ә ул карый да, карамый да кебек. Утырып, зураеп калган күзләрендә бушлык… Йөзендә бер хис әсәре юк, бер тойгы чагылмый. Үзе шундый ябыккан.

Камил, килеп, аның каршына утырды. Кулындагы рауза букетын, көпшә сыман бөтереп төрелгән алсу тузлар төргәген   сузды. Һәм  елмаеп, шатланып, кызның күзенә төбәлде.

Салкын хәлсез караш егетнең йөзе, гәүдәсеннән йөгереп үтте дә каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлде.

– Камилә! Исәнме, җаным! Мин кайттым, Камилә!

Кыз елмайгандай итте… Кулын күтәрергә иткәндәй булды, тик хәле җитмәде. Гаҗизләнеп, кыенсынгандай итеп, Камилгә карады. Кипшенгән иреннәреннән:

– Син… – дигән бер сүз чыкты.

Камил, кулындагы чәчәкләрен, бүләген бер читкә куеп, кызны кочагына алды. Йөрәген жәлләү хисе кысып алды: сөйгәненең гәүдәсе, кошныкы  кебек, юп-юка калган ләса!

Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Нәргизә ханым икән. Ул Камилне күреп аптырамады. Күрәсең, аның киләсен белгән, көткән.

– Исәнме, Камил! – диде арыган тавыш белән.

– Ни булды, Нәргизә апа? – диде егет. –  Зинһар, әйтегез, ни булды Камиләгә?!

– Безнең хәлләр менә шулайрак инде, үскәнем… Көннән-көн сула. Табиблар бер чирен дә тапмый. Ашавын да ашый, анализлары да начар түгел. Тик хәле юк. “Депрессия“, диләр. Әбиләргә дә алып бардык. Алар, кызың сарыга сабышкан, ди. Марс абыеңны күрсәң! Ярты елда чәче ап-ак булды!

– Ә авыруы нидән башланды соң?

– Чехиягә ялга барган идек бит.  Әллә урын алыштыру ошамады. Чит кешеләр, чит гадәтләр. “Юк белән башын катырмасын”, дип, аннан кайткач, әтисе Интернетын да чикләгән иде. Камилә аның өчен дә бик хафаланды, елады. Марска әйттем, тыңламаган булды, “Сине тыңлап шул көнгә калдык”, дип, мине битәрләде.

– Аңлашыла… – диде Камил.

Үзе шулай диде, әмма нәрсә аңлашылганын ул үзе дә төшенеп бетми иде әле. Тик шуны белә: аның белеме бар. Көнбатыш ярдәм итә алмаса, бәлки, Көнчыгыш ярдәмгә килер! Юкка гынамы ул бер ел буе Көнчыгыш медицинасы серләрен өйрәнде! Әнә аның куллары, өйрәнелгән хәрәкәтләр белән кызның кан тамыры тибешен “тыңлый”, лимфа төеннәрен барлый, бионокталарның “күмелгән” булуын сиземли…

– Мунча ягыгыз, Нәргизә ханым! – ди Камил. – Мин көн дә сезгә килеп йөриячәкмен. Көн дә мунча кирәк булачак…

Камил кызны кочагына ала, чәчләреннән, салкын яңакларыннан  сыйпый…

– И җаным! – дип кабатлый да кабатлый.  Камиләне, нәни баладай,  көйли, юата башлый. – Син савыгачаксың, җаным! Аллаһы  боерса, минем дәвам килешәчәк сиңа! Мин бит башка табиблар кул селтәгән авыруларны дәваларга укыдым… Менә мунча өлгерсә, бер көн – каен, икенче көнне имән себеркесе белән чабарбыз. Бүген сиңа җылыда, бал белән массаж ясарбыз. Иртәгә – тоз белән… Аннан горчица, камфора мае, кырмыска спирты белән… Сөлек салырбыз, банка куярбыз. Дәвалау алымнары йөзләгән! Бераз хәл җыйгач, урманга чыгарбыз, елга буена… Килештекме?

Камилә “ә” дә дими, “җә” дә. Бу дөньяда, гүя, гәүдәсе генә, ә җаны әллә кайларда сәяхәт итеп йөри. Кемне эзләп йөри ул анда? Камилнеме? Камилне эзләп, аның җаны адашканмы?

– Мин бит монда! – ди Камил, кызның учларын үзенең битенә тидереп. – Мин кайттым! Син минем бер хәбәр дә бирмәгәнемә, бер хат-хәбәр дә язмаганыма, бер тапкыр да шалтыратмаганыма аптырагансыңдыр… Ярамый иде бит, җаным. Мин  әниеңә вәгъдә биргән идем. Мин вәгъдәмдә тордым. Сине югалтмас өчен мин әниеңнең сүзен тотарга карар иттем. Тик синең генә түземлегең җитмәгән, Камилә… Исеңдәме, Аслыкүл буенда  без бер-беребезне көтәргә сүз куешкан идек? Син бит мине көтәрмен, дигән идең…

Камиләнең озын керфекләре тирбәлеп, йөзендә тирән ачумы, чиксез газапмы тойгысы чагылгандай булды. Ике күзеннән сыгылып, тәгәрәп ике яшь тамчысы төште. Бу  яхшы фал иде. Ачулансын Камилә, еласын, үксесен, тик битараф кына булмасын! Битарафлык белән билгесезлек – коточкыч!

 

20

Камилә яныннан егет тизрәк өйгә ашкынды, аны анда зарыгып, тилмереп, әтисе көтә. Улының кулы кагылуын ул шулкадәр рәхмәт хисе белән кабул итә ки, хәлсез карашы  балкып китә. Үзе көннән-көн ябыга, кибә бара… “Иттән төшә”, – ди әнисе. Әйтерсең, җип-җиңел гәүдәдә җан дигәнең шул бер тынгы белмәс, йодрык зурлык ит кисәгенә эләгеп калган да, тырышып-үҗәтләнеп, якты дөньяга ябыша… Аны нидер тота биредә, аның әле сәгате-сәбәбе җитмәгән, ашар ризыгы, эчәр суы бетмәгән… Һәм Камил могҗизага ышана – аның ярдәме тиячәк! Әтисе аны көткән, аның укып, аны терелтерлек гыйлем җыеп кайтуын көткән! Әнә бит Камиләдә дә алга китеш сизелә. Әтисенә дә хәл керәчәк!

Ул да түгел, Камилгә укырга китәргә вакыт җитте.  Һәм Нәргизә ханым Камил үзе әйтергә кыймый йөргән уйны әйтеп салды:

– Камил, әллә Уфага йөреп кенә укыйсыңмы? Машина иртән илтер, кичен алып кайтыр, анысын үз өстебезгә алабыз. Җитмеш чакрым ерак ара түгел.  Әтиеңне дәвалауны да дәвам итә алыр идең, – диде.

Аның күзләрендәге ялваруны күреп, егет:

– Ярый, ярый! – дияргә ашыкты. – Мин үзем дә рульдә бит хәзер.

Әлбәттә инде, әнисе бу хәлне өнәмәде,  арыйсың, җитәр, үзләре башка юлын тапсын, ә әтиеңне үзем дә менә дигән итеп карыйм, ди. Сиңа тынычлап укырга кирәк, ди. Анда буталып йөрсәң, Камиләнең хәле начарланып-фәлән китсә, тагын яла ягып, утыртып ук куярга да күп сорамаслар, дип тә  өсти. Элек гел уңайга сөйләп торган әнисеннән мондый сүзләр ишетү җиңел түгел Камилгә. “Әйттем бит инде, әни, бу темага сөйләшмик”, – дип, сүзне читкә борырга тырыша. “Ник бу кадәр каты баш булдың син?!” – дип сукрана да туктый аннан. Олыгая шул, нервылары бирешәдер. Авыру кешенең, үзеннән бигрәк, аны караучыларга читен диюләре, ай-һай, дөрес ул. Бөтен бу авырлыклар бәгырен тәмам катырды, үзәгенә үтте булса кирәк…

Кайчакта Камилгә дә төрле уйлар килә. Әнисенең сүзләрендә дөреслек бар кебек тоела башлый. Әгәр Камилә авырып китмәсә, Нәргизә ханым Камилгә әйләнеп тә карамас, кызының янына якын да җибәрмәс иде бит!

Яңа елга әнисе, Камилнең ай-ваена карамыйча, табын әзерләде. Күрше кызы Диананы ярдәмләшергә чакырган иде. Үзе, сәбәп табып, каядыр чыгып китте.

Диана белән Интернет аша аралашып торсалар да, Кытайдан кайткач, күрше кызын якыннан  тәү күрүе иде егетнең. Ул тагын да матураеп киткән. Ут янып торган кара чибәр. Камил хәтта берара карашын аерып ала алмый торды. Әнисе дөрес әйтә: бер кашык су белән кабып йотарлык… Өстәвенә, шундый үткер… Аш-суга да оста. Яшелчәләрне шундый тиз турый, кулларына күз иярми.

Камилә дә авырганчы шулай җитез иде…

Егет кинәт, корт чаккандай, сискәнеп китте: тукта, Камилә белән чагыштыра түгелме соң Диананы! Ә ник, чагыштырса соң, дип, ниндидер бер ят тавыш каршы төште. Син – сәламәт ир-егет. Матур, сәламәт кызга күз атуың язык эшмени, юк, бер гаебе дә юк. Кара, нинди сөйкемле итеп елмая сиңа… Камилә – авыру. Авыруын җиңә аламы-юкмы, билгесез… Ә сиңа өйләнергә, балалар үстерергә, эшләргә, карьера ясарга кирәк… Гомереңне авыру карап үткәрергә җыенмыйсыңдыр бит…

– Камил, Кытай турында сөйлә әле! – ди Диана, ихластан кызыксынып, мөлаем елмаеп. – Кытайлар бака ашый диләр, шул дөресме? – Кыз аякларын бөкләп урындыкка утырды да җәһәт-җәһәт пилмән бөгә, ә үзе егеткә төбәлгән. Камилнең сөйләшәсе килми. Телевизорга флешка куя һәм Кытай турындагы фильмны ача. Йорт эченә татар көйләренә охшабрак торучы нәфис музыка, чишмә чәлтерәве, кошлар сайравы тарала…

– Синең  һөнәрең яхшы! – Диана сөйләшмичә түзә алмый. – Эшсез калмаячаксың! Шәхси клиника ачсаң да була. Ә менә мин экономист дипломы белән беркая да бара алмыйм. Карьераның югары баскычы – супермаркетта кассир! Минем кебек экономист, юристлар районда, беләсеңме, күпме? Буа буарлык!

Камил дәшми. Диананың сүзе бетә торган түгел. Үз сорауларына үзе үк җавап биреп тә бара.  Нинди шат ул! Камил янында, гүя, эчкерсез сабый. Ә Камил үзен инде җитмеш-сиксән ел гомер яшәгән кешедәй хис итә… Соңгы еллардагы вакыйгалар шулкадәр изде, шундый олыгайтты аны. Хәтта чигә чәчләре чалара башлады. Үзенең кайчан күңел ачканын, музыка тыңлаганын, бәйрәм табынында сыйланганын да оныткан түгелме соң? Уку, хастаханә, әтисе белән Камиләне дәвалау…

Их, ничәмә елга сузылган билгесезлек, киеренкелекне онытасы, бер кизәнүдә селтәп атасы иде! Селтәп атасы да мәктәп елларындагы бер кайгысыз чакларга әйләнеп кайтасы иде!   Камилә белән бергә үткәргән бәхетле көннәр, кайда сез? Нинди чоңгыллар артында калдыгыз сез?

…Аллы-гөлле чуар күлмәген кигән дә, мәктәп буендагы ак каеннар арасыннан  кояштай балкып, аңа таба Камилә йөгерә, имеш. Каеннарның озын чуклары аның шәрә беләкләренә бәрелә… Озын саргылт чәчләрендә көзге яфраклардан, чәчәкләрдән үрелгән купшы такыя… Их, Камилә! Нинди гүзәл син, синең хактагы уйлар нинди татлы!

Камил күзен ача. Дивандагы кыз сынын тәүдә Камилә дип чалымлый. Әмма сурәт ачыклана төшә…

Камилнең йөрәге жу итеп китте. Ничек оныткан! Ничек ул Камиләдән башка яши алсын, ди! Таш яуса да, юлына ут тавы калыкса да барачак ул аның янына! Җан җылысын өреп терелтәчәк! Алар, һичшиксез, бәхетле булачак! Һәм ул моңа  җаны-тәне белән ышана. Аны беркем дә Камилә кебек ярата алмаячак! Аның үзенә дә бу  дөнья Камилә белән генә ямьле!  Әле сәгать ничә? Дивардагы сәгатьнең укларына күз төшерде. Тугыз! Ә ул кичке җидедә Камиләләргә барырга тиеш иде!!!

Өстәлдәге бәйрәм ашларына, иркә мәче баласыдай сөйкемле Дианага тагын бер аптырап күз ташлады да, гафу үтенеп, элгечтән курткасын эләктереп, ишеккә атылды. Ләкин ишек тоткасына тотынгач, аны нидер туктарга мәҗбүр итте. Борылып, әтисе яткан бүлмәгә керде. Әтисе бая да шушы рәвешле ята иде. Күпме вакыт үтте бит! Шомлы  хәвеф тойгысына бирелеп, Камил  әтисе янына атылды. Ул тәрәзә ягына карап бөгәрләнеп яткан. Борыны очлаеп, күз алмалары батып торган ябык сары йөзендә аңлаешсыз елмаю. “Әти!”  диде Камил, аның кулбашына кагылып. Һәм бер мизгелдә зиһененә шул уй барып җитте:  әтисенең гәүдәсе инде суынып, катып бара! Бу салкын катылык йөрәккә үрләде, бугазын кысты һәм газаплы тирән аһылдау булып тышка атылды:

– Әти!!!

Ник бер тавыш ишетелсә! Әллә инде ишетелдеме  икән? Диана белән көлешеп-сөйләшеп, музыка тыңлап утырган Камил ишетми калдымы?

Һәм Камил, үзен коточкыч гаепле тоеп, карават янына тезләнә. Диана да, ап-ак булып, дер калтырап төште. Ләкин, тиз генә исенә килеп, телевизорны сүндерде һәм өйдән чыгып йөгерде.

Егет, үзе дә сизми, күрше кызын гаепләргә тотынды. Әгәр ул кермәгән булса, болай да булмас иде, Камил, гадәтенчә, әтисе тирәсендә булашыр иде! Нинди үкенеч! Ничек булды соң әле барысы да? Әйе, аш бүлмәсеннән алар зал бүлмәсенә керде. Телевизор кабыздылар. Әтигә ишетелмәсен, дип, Камил түр як бүлмәнең ишеген ябып куйды. Аңа кадәр әтисенә яңа пешкән шулпа  эчертмәкче булган иде. Ул ашамады. Өстәлдәге җиләк-җимешкә генә ымлады. Кып-кызыл бер алмага үрелде. Камил, аның кабыгын әрчеп, яртыга бүлеп, әтисенә ашатты. Икенче яртысы өстәлдәге тәлинкәдә калды. «Рәхмәт, улым! Мин йоклыйм инде… Яңа ел каршылап тормам. Минем өчен елның искесе, яңасы юк хәзер. Үзегез утырыгыз матур итеп», – диде дә арыган кыяфәттә тәрәзәгә таба борылып ятты. Пульсы гадәттәгечә, температурасы-фәлән юк иде. Кан басымын үлчәмәгән иде Камил. Ул-бу сизелмәгән иде бит. Барысы да гадәттәгечә, тыныч иде…

Тып-тын… Дивардагы сәгать укларының лерт-лерт күчкәне ишетелә хәтта. Барысы да элеккечә кебек. Җылы, тыныч өй. Әтисе дә йоклый гына кебек. Ләкин ул башкача беркайчан да күзләрен ачмас, сабыйларча ихлас ышанулы карашы белән Камилнең күзләренә бакмас… Как сөяккә калган хәлсез куллары белән аның бармакларын кысып: “Улым, өшемәдеңме?” – дип кабатламас… Барысы да элеккечә, тик газиз әтисе юк! Аның җылы тыны юк!

Әнисе кайтты…

«Фәрит, җаныем!» – дип, караватка ташланды, егерме биш ел гомер иткән иренең битләрен, кулларын, елмайган кебегрәк ярым ачылып калган иреннәрен сыйпады. Ләкин куллар авыраеп, салкынаеп, түшәккә салынып төшкән, иреннәрдә җан әсәре юк иде инде. Калтырап-каушап китсә дә, әнисе еламады. Иренең бер ноктага текәлеп калган  күзләренә, мәңгегә хәтерендә калдырырга теләгәндәй, йотылып карап торды-торды да аларны ипләп кенә   йомдырды.

Кайгылы хәбәрне ишетеп, туган тиешле кешеләр, күрше-тирә җыела башлады… Әтисенең бәләкәй баланыкыдай кеп-кечкенә, яп-ябык гәүдәсен, такталар тезеп, тимер караватка сузып салдылар, киемнәрен алыштырдылар. Газ мичен сүндереп, карават астына кар тутырылган ялгаш куйдылар. Көзге-пыялаларны җәймә-тукымалар белән капладылар. Гадәте шулай. Гаиләне мизгел эчендә ялмап үткән әҗәл сулышының җан өшеткеч салкыны, әйтерсең,  йорт, аның диварлары, түшәм-идәннәренә дә ягыла…

Камил тышка чыкты. Һәм, шунда Камилә исенә төште. Нәргизә ханымга, аннан Марс Кәлимулловичка шылтыратты, тик аларның берсе дә телефоннарын алмады. Монысы ни хәл? Ни булды икән?

Ул, җилкәсенә тау хәтле кайгысын йөкләп, декабрьнең көзге сыман шома  бозына тая-тая, таныш урам, тыкрыклардан Камиләләргә таба йөгерде.

Монда да  ниндидер ыгы-зыгы, гадәти булмаган шау-шу! Нинди тавыш бу? Кемдер елыймы? Әллә? Һәм ул,  инде барысына да әзер булып,  ишектән эчкә атлый…

Ә анда, идәнгә бөгәрләнеп ятып, Камилә үкси… Елап шешенеп беткән! Чәчләре, юешләнеп, маңгаена ябышкан. Менә ул Камилне күреп калды. Күзләре зураеп китте! Һәм, талпынып, тезләнеп  басты. Камил, уктай атылып килеп, аның янына тезләнде, шашып-шашып, аның тозлы иреннәреннән, яшькә чыланган чәчләреннән үпте. Яннарында бөтерелүче Нәргизә ханымны да,  Марс Кәлимулловичны да күрми иде алар. Яңадан кавышкан Сак-Сок кебек, бер-берсенә омтылдылар…

– Чү, акыллым, елама, җаныем! Мин монда! Мин синең яныңда!

– Камил! Мин сине шундый озак көттем! – дип пышылдады Камилә, нәкъ  элеккеге кебек үк үпкәли төшеп… – Кая югалдың? Ник син бүген килмәдең?

– Мин дә көттем, Камилә җаным! – дип җаваплады егет… – Мин синнән озаграк та көттем…

– Син кайда булдың?

– Монда гына!  Ә син?

– Хәтерләмим. Мин тик шуны гына беләм: мин гел сине эзләдем, Камил… Әллә нинди чоңгыллар, бураннар… Кычкырам, кычкырам – ишетмисең. Күренгән дә кебексең, ә үзең дәшмисең… Аннан тагын барысы да бутала, мин адашам. Аяк-кулларга гер элгән кебек, кузгатуы да кыен. Үзе салкын! Шуннан әнинең, кайчак әтинең тавышы ишетелгән кебек була. Шул тавышка йөгермәкче булам да, әллә нинди упкынга очам…

– Әнием! – Шунда гына Камилә әнисен, аның артында торган әтисен күреп калды. – Әти!

Алар, кочак җәеп, кызларына атыла.

Камил, залда анда-монда яткан әйберләрне алгалап куйды да, диванга барып утырды. Аны оныттылар түгелме? Чыгып китсә дә ярыйдыр…

Һәм ул, үз кайгысын йөрәгенә учлап, ялгызы гына төн караңгылыгы каплаган тып-тын урамга чыга. Аннан киредән өйгә керә. Марс Кәлимулличка кайгылы хәбәрен әйтә, янә, сулуы кабып, үзләренә йөгерә…

 

21

Әтисенең җеназасына бик күп халык җыелды. Барысы да ихатага сыймады, күпләр урамда торды. Зиратка кузгалгач, җиңел машиналар урам буйлап озын колоннага тезелде.

Күрше районнан Фәгыйлә апасы да килеп өлгерде. Марс Кәлимуллович белән Нәргизә ханым, әти-әнисе белән Радим да килгәннәр иде. Авыр кайгының дошманлык тойгыларын, чикләрне җуя торган сәләте бар… Әҗәл каршында барлык тарткалаш-бәхәсләр бәһасен югалта!

Сүз алып сөйләүчеләр күп булды. Бер авылның мулласы әнисе белән Камилгә рәхмәт әйтте: “Фәрит энекәш гадел кеше иде. Ул мине заманында нахак гаепләүдән коткарып калды. Яхшы кеше, намуслы кеше иде, мәрхүм. Сез аны ун ел буе “өф” итеп карадыгыз, барча халык исеменнән зур рәхмәт сезгә!” – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, Камилнең авыр уйлары бераз таралгандай булды. Үзен гаепләве, әтисенең соңгы сулышында аның белән бергә була алмау ачысы азга булса да чигенә төште кебек.

Менә җеназа намазы укылды. Җип-җиңел, җыйнак  гәүдәне ирләр кабергә иңдерде. Камил, газиз кешесенең сынын мәңгегә хәтерендә калдырырга теләгәндәй, кабер читенә якын килде. Моңарчы искән ачы төньяк җиле кинәт туктагандай булды. Дөнья тып-тын… Каяндыр берәм-сәрәм эре кар бөртекләре пәйда булды. Алар әйләнә-тирәдәге кешеләрнең баш киемнәренә, туннарына кунды, дүрткелләнеп караеп торучы кабер авызына төшеп югалды, каралы-кызыллы булып яткан балчык өемендә эреде… Күрше каберләрдәге каеннарның чуклары, моңсуланып, түбән иелде. Битенә кунган кар бөртекләрен сөртергә теләпме, башлыгын салып, Камил  йөзен каплады…

Әтисен җирләп кайткач, өче белән җидесен укытырга Коръән мәҗлесенә җыелдылар. Халык бик күп иде. Менә кешеләр таралыша башлады. Тик көн буе ярдәм итешеп йөргән Нәргизә ханым гына саубуллашырга ашыкмады. Иң азаккы булып, ул да кайтырга җыена башлады. Бүреген, тунын киде. Камил белән әнисе аны озата чыктылар. Кинәт Нәргизә ханым туктап калды. Кыюлыгын җыеп: «Сезгә әйтәсе сүзем бар», – диде.

Караңгы чолан ягыннан кипкән мәтрүшкә, үлән исләре аңкып китте. Камилнең хәтеренә келт итеп  моннан алты ел элек булган вакыйгалар килеп төште. Нәкъ шушында булган иде Камиләнең әнисе белән ул чактагы сөйләшү…

– Кичерә алсагыз, зинһар, кичерегез мине, – диде хатын, кайгылы, гаепле карашын яшереп. – Икегез  алдында да гафу үтенәм. Фәрит алдында – өлгермәдем! Мин аңладым. Барысын да. Тик мин бик куркам! Камиләм тагын чирләр, дип, котым оча. Аны югалтсам, мин яши алмаячакмын! Ул бит шундый яшь! Ул яшәргә тиеш! Мин  акыллырак булсам, бу хәлләр килеп тә чыкмас иде. Бәхетегезгә каршы төштем, Камил, сиңа, кызыма күпме кыенлыклар китердем… Өйләнешә калсагыз, Камилә  бәхетсез булыр, дип курыктым. Сәбәбе – син дә, әтиең кебек, артык дөрес, артык турысың, Камил. Мин курыктым. Андый кешеләргә бу тормышта яшәве бик авыр бит!  Тик мин бик нык ялгыштым! Ул… Без… Без сиңа мохтаҗ, Камил үскәнем! Зинһар, ташлама безне! Камилә ныклап аякка басканчы булса да…

Нәргизә ханым, башын иеп,   авыр адымнар белән урам як ишекнең якты уемына  атлады…

– Тукта! – диде кинәт Камилнең әнисе. – Минем сиңа  соравым бар.

Нәргизә ханым, туктап, кире борылды.

– Мин күптән сорамакчы булып йөри идем. Син… Син Фәритнең нишләп авариягә эләккәнен беләсеңме, Нәргизә? Тик дөресен әйт!

Ханым уйчан гына баш чайкады.

– Юк! Без ул чакта районда да түгел идек бит! Әле дә хәтеремдә, Камилә ул елны кыш-яз буе аллергиядән интекте. Һәм без, июнь башлану белән, бөтен эшебезне ташлап, табиб киңәше белән диңгезгә очтык… Кайтуыбызга Фәрит турындагы начар хәбәрне ишеттек…

Камил, саубуллашып, башын селекте.  Әнисе, капка төбенә чыгып Нәргизә ханымны озатып калды.

Өйгә керү белән әнисе диванга килеп утырды да үксеп-үксеп елый башлады.

– Әни, ни булды? – дип, Камил аның янына атылды.

Ике көн күзеннән сыңар бөртек яше чыкмаган әнисенең күзеннән яшьләре ике чишмә кебек акты.

Әйдә, еласын, дип уйлады егет. Стрессның “коры”сына караганда, “юеш”е хәерлерәк, дип, чын табибларча нәтиҗә ясап куйды.

Бераздан әнисе сүз әйтерлек хәлгә килде. Калтыранган куллары белән янында утыручы улының башыннан сыйпады һәм янә, ике учы белән йөзен каплап, башын чайкады:

– Юк, мин аңа ышанмыйм! Син теләсә нәрсә диген, тик мин Батталовларның гаепсез булуына ышана алмыйм! Монда булмасалар ни, кирәкле кешеләр белән сөйләшеп китү проблема түгел! Инде хәзер миннән сине тартып алмакчылармы? Юк, мин сине аларга бирергә җыенмыйм! Син хәзер – минем бердәнберем! Без синең белән икәүләп аларга каршы торырга тиеш!

– Әни, тынычлан, беркем дә мине тартып алырга җыенмый! – дип, әнисен  юатырга тырышты Камил. – Син дә икенче Нәргизә ханымга әверелмә инде! Ул тынычланып кына беткән иде, инде син аның җырын җырлый башладың!

Әнисе, берни төшенә алмыйча, аңа карап торды, бераздан аптыравы сүрелә төште. Иреннәренә елмаю төсмерләре кунды. Ләкин ул барыбер үзенең уеннан кайтмаган иде, ахры.

– Кырын эш кырык елдан соң да беленә! – диде ул, кемгәдер янагандай. – Гомерем булса, мин ул көннәрне күрермен әле. Кирәксә, гомерем буе көтәрмен! Бәлки, гаепле кешеләрнең эзенә үзем үк төшәрмен!

– Ярый, әни,  ярый, төшәрсең… – дип, аның сүзләрен җөпләде Камил. Һәм үзенең тагын әллә ничә елга өлкәнәеп китүен тойды…

(*Әсәрдә китерелгән шигырь юллары Айгөл Җәмилева шигырьләреннән алынды.)

Фото: pixabay.

Поделиться