Дилбәр БУЛАТОВА. Чәк-чәк ник “чәк-чәк”? Балалар өчен этимологик хикәя
– Нәнәй, син кайч чәк-чәк пешерәсең? – диде көннәрдән бер көнне Гөлчәчәк.
– Әллә чәкчәк ашыйсың килдеме?
– Әйе, мин син пешергән чәк-чәкне бик бик яратам.
– Ярар, бәбкәем, пешерик. Ә син миңа ярдәм итәрсең. Әйдә, кулларны яхшылап юыйк, башка – яулык, билгә алъяпкыч бәйлик.
– Мине кулым чиста, чәчем кыска да инде, – дип аптырады кызчык.
Нәнәсе аның башыннан сыйпады:
– Ашарга пешергәндә нык-нык чисталык кирәк: ризыкка бер чәч бөртеге дә коелырга тиеш түгел. Үзең дә катып-батып бетмәскә тиешсең. Әнә, песине күрәсеңме, гел юынып кына тора.
– Шулай шул, – дип ризалашты кыз. Хуш исле сабын белән кулларын юды, ап-ак яулыгын, аллы-гөлле матур алъяпкычын бәйләде. Нәнәсе уклау, куна тактасы алды. Бер тирән савытка йомырка сытты да оныгына блендер белән туглый торырга кушты.
– Мин бит тугламыйм, мин выжлыйм! – дип көлде Гөлчәчәк, йомыркаларны күпертә-күпертә.
– Элек без йомырканы агач савытта агач кашык белән туглый идек, – диде әби. – Ул чакта “выж-выж” түгел, “тук-тук” дигән тавыш чыга иде.
– Ә чәк-чәк ни өчен “чәк-чәк” дип атала?
– Менә, кисә башлагач үзең күрерсең әле, бәбкәм.
Йомыркага он салып йомшак кына камыр бастылар да табак белән каплап куйдылар.
Ул арада нәнәсе кечерәк казанын алды. Аның казаннары күп: иң зурысына, үзе әйтмешли, кунак казанына, бер сарык сыя. Иң кечкенәсендә, гадәттә, манный, тары, солы боткалары пешә.
Нәнәсе: “Кая әле, иң тәмле май?” – дип, шкафтан көнбагыш мае алды, аны казанга салып, газны кабызды. “И балакаем, – менә бит нинди яхшы заманда яшибез. Элекке шикелле учак ягып интегәсе түгел”, – дип сөйләнә-сөйләнә, он сибә-сибә, уклау белән камырны җәя башлады.
Сап-сары калын җәймәне пычак белән озынча тасмаларга бүлеп чыкты. Аннары аларны аркылыга кисәргә тотынды.
– Нәнәй, нәнәй, мин, үзем кисәм! – дип кычкырды кыз, түземсезләнеп.
Әби аңа кечерәк пычак тоттырды. Бик тырышып эшкә кереште кыз. Тик, нишләптер, камыр аны тыңлашмады: пычакка ябышты. Чәк-чәкләр дүртпочмаклы түгел, өч я бишпочмаклы булып килеп чыкты.
– Минем пычагым кисә белми-и, – диде Гөлчәчәк, елардай булып.
– Мә соң минекен, тик кулыңны кисә күрмә, бик үткен!
Тик бу пычак та чәк-чәкне матурлап кисәргә ашыкмады. Кыз тирләп-пешеп бетте.
– Кайгырма, бәбкәем! – дип аны юатты нәнәсе. Беркем дә белеп тумый. Эшли белмәү гаеп түгел, эшләргә теләмәү гаеп. Беренче тапкырга менә дигән килеп чыккан. Үзебез ашыйсы да инде.
Гөлчәчәк кәефсез генә:
– Ә мин иртәгә мәктәпкә алып барып дусларымны сыйлармын, дигән идем!..
– Аларга без иң матурларын гына сайларбыз, – дип, оныгының аркасыннан сөйде әби. – Сөбханалла, дусларыңны да уйлыйсың, бик дөрес. Дуслар белән яшәү күңелле!
Тырыша торгач, Гөлчәчәкнең эше уңай китте: чәк-чәкләр тигез матур булып киселә башлады. Нәнәсе аларны казандагы майга салып, болгата-болгата тиз генә пешереп ала. Табакта чәк-чәк тау кебек өелде. Гөлчәчәк үзе кискән өчпочмаклы, бишпочмаклы чәк-чәкләрне чүпләп, тәмләп тә карады. М-м-м, тәмле! Шикәр комы белән балдан сироп кайнатып, шуны табакка койдылар да, бераз суынгач, чәк-чәкләрне тәлинкәләргә өеп чыктылар.
– Чүмәлә кебек булды, әйеме, нәнәй?
– Һе, каян башың эшли! Ә менә чәк-чәкнең ни өчен “чәк-чәк” икәнен аңладыңмы инде?
– Әйе, – диде Гөлчәчәк, шат елмаеп. – Аны кискәндә “чәк-чәк” дигән тавыш чыга.
Нәнәсе көлеп җибәрде.
– Мин аны “чак-чак” сүзеннән дип уйлыйм. Чак-чак, димәк, кечкенә. Эрерәк чәк-чәкне бездә “бавырсак” диләр. Кайсы якта “төш” тә диләр.
– Моны бит тикшереп карап була!
Әби аптырады:
– Ә ничек?
– Интернеттан сорыйбыз.
– Кая әле, кызым, сорап кара әле.
Гөлчәчәк телефонын алды да интернетта “чәк-чәк” сүзенең килеп чыгышын эзли башлады. Тик анда төгәл генә җавап юк икән. Борын-борын заманда “чахшак” дигән сүз кипкән җиләк-җимешне аңлаткан, шуны гына белде.
– Менә, кызым, сиңа табышмак, – диде нәнәсе. – Сүзләрнең каян килеп чыгуын белү өчен бик күп укырга, белергә кирәк.
Гөлчәчәк ризалашып баш какты. Үзе кечкенә генә булса да, менә нинди кызыклы ризык икән ул чәк-чәк!
Дилбәр БУЛАТОВА.