БЕР СҮЗ. Хикәя

Болытлар бер тукталмый агылалар да агылалар. Яшьлегендә ул арбага чалкан ятар да, сәгатьләр буе, гел бер көйгә келтерәгән арба ыңгаена тирбәлеп, күккә карап барыр да барыр иде. Ул вакытта ул әле япь-яшь иде. Аның күңеле шул болытлар кебек гамьсез иде. Инде ул чаклардан бирле хәтсез сулар акты, хәйран күп юллар сүтелде – уйлап уйлар җитмәле, сөйләп сүзләр җитмәле түгел. Инде менә алтмыш елдан соң да шундый ук болытлар ага. Башны артка ташлап, як-ягыңа каранмый барсаң, бернәрсә дә үзгәрмәгән сыман. Тик ул хәзер болытларга алай гамьсез генә карап бара алмый. Арыган инде ул. Баш тулы уй да уй. Аларны аның кайчак бөтенләй уйлыйсы килми. Ә уйламый булмый. Алар, әле икмәк, әле печән сорап килгән әрсез крәстияннәр сыман, сырып алырга торалар.

– Вәли, кая куасың шулхәтле! – Карт, ризасыз тавыш белән кучерга җикерде: – Сөякләре таралып төшсен дисеңме!

Вәли, башын толыбының киң якасына яшереп, атларны тыя бирде.

Аның йортка кайтып төшү көнен бер генә дә ашыктырасы килми. Җиңеп кайтса бер хәл. «Баерга киткән апакай үлеп кайта, ләң-ләң», дигәндәй, күпме вакытын әрәм итеп, акчасын суга салып кайтып бара.

– Вәли, Карабашта туктарсың!

Көйсез картның мыгырдануларын берсүзсез үткәреп җибәрергә гадәтләнгән Вәлинең очлы танулы ябык йөзе тып-тыныч. Куе мыегының бер як очы гына селкенеп куя. Атлар гына, кинәт печән исен сизгәндәй, дәррәү талпыныбрак җилдерә башлыйлар.

Ул, төлке тунына ныграк уранып, күгелҗем урманнар каймалаган ялан киңлегенә карашын теки. Читләрен сырлар баскан, элекке үткерлеген югалткан соры күзләре, салынып төшкән куе кашлар аша өнсез аклыкны айкый. Алар анда нәрсәдер күргән сыман була. Юк, болар хатирәләр, хәтер сандыгында мыжгыган бихисап хатирәләр. Аларның кайберләре тыныч кына, үз урыннарын белеп хәтер сандыгының төбендә ята, кайберләре тик торганнан болганып тора. Кайберләре, ач еланнар сыман, аның күкрәгенә үрлиләр, чал сакалына үреләләр.

Ул ыңгырашып куя. «Лачыным… Кара ла юргам…» Кычкырып дәште инде әллә. Вәли әйләнеп тә карамый. Караса соң. Карасын. Йомыла башлаган авыр күз кабагыннан сыңар күз яше тәгәрәп төшеп, тирән сырдан ияк читенә юл ала.

Йөзләр, бихисап йөзләр яланның ак карыннан шәүләгә әверелеп йөгерәләр. Алар өнсезләр. Аларга өйрәнгән инде ул. Аларның ник дәшмәгәнлеген дә белә: алар үлекләр. Ул йөзләрнең ияләре инде әллә кайчан кабердәләр. Алар әнә шулай, өнсез-тынсыз гына аны йокы белән уяулык арасында озатып йөриләр. Йөрсеннәр. Ул алардан курыкмый. Тереләрдән куркырга кирәк, тереләрдә-ән… Ул үзен артык гаепле дә тоймый. Шулай кирәк иде ягъни дә мәсәлән, шулай кирәк иде. Дөнья шулайга тәгәрәгәнгә ул гына гаеплеме. Ул усал өермә кебек иде. Давыл аҗарланганда кем өненә кереп качмаган – үзе гаеле. Алар үзләре башсыз булдыла-ар, үзләре-е. Чебен дулап тәрәзә вата алмый. Йомычка агымга каршы йөзә алмый. Шуны да аңларлык башлары булмагач, нигә ул баш. Димәк, андый башның булганнан булмаганы яхшы. Тик юрга жәл. Лачынкай жәл.

Ә тегендә нәрсә ул? Таш, агач йортлар, алтын гөмбәзләр, чаң тавышлары… Авыллар. Ул баш булып торган, иң усал, иң җаһил старшина булып, картын-яшен, бичәсен-чәчәсен, баласын-чагасын кан калтыратып тоткан авыл ишарәтләре. Булды вакытлар: таштан су, агачтан май сыга иде ул. Үзенең һәр эшенең уңай барып чыгуына үзе дә аптырап куя иде. Кешене үтә күрә торган, эшнең ахырын алдан белә торган, теле белән арбый торган кәрамәте бар иде аның. Ниндидер бер эчке тавыш дөрес карарны гел-гел әйтеп тора иде аңа. Тик югалды әле соңгы вакытта. Башта юклыгын сизми дә йөрде әле аның. Баш түрәнең соңгы карары турында ишеткәч, өметләренең акланмавын аңлап алгач, сизде. Күпме генә сагаеп-сагаеп, тыңлап-тыңлап карамасын, эчке тоемлавыннан бер ым-шым да булмады. Дөньясы кирегә китте, бер яме калмады, кояшның нуры сүнде, ризыкның тәме китте.

Хәер, бу сәфәренең хәерсез буласын белә иде ул. Белә торып кузгалды, белә торып түрә сараен тирәләде, белә торып куштаннарына ялынды, күчтәнәч-бүләк ташытты, үтенечле хатлар яздыртты. Ә ул дәгъвалаган җирне түрә тотты да бер маңка малайга бирде. Еллар буе эт кебек тугры хезмәт иткән ул авыз ачып, кәкре каен терәтеп калды. Картаелды шул, их, картаелды… Карт арысланга якын ук килергә шөрләсәләр дә сансынмыйлар, сансынмыйла-ар… Өер тәртибе шулай. Ул үзе дә башларны аз ашамады. Арысланның да гайрәтлесе, хәйләкәре иде. Тик үзенә килмәс иде кебек картлык хәлләре, бер-бер тылсым белән аны урап үтәр кебек иде картлык хәсрәтләре.

Атлар пошкыруына күзен ачса, биек капкага килеп терәлгәннәр. Вәли аңа артлы чанадан төшәргә булышты. Каткан аякларын язарга тырышып, юлчы карачкыл агач йортка карый ыңгайлады. Каршына ярамсаклы елмаеп ашыгып йөгереп чыккан йокылы хуҗага күтәрелеп тә карамый ишектән үтте. Гөрселдәп түрдәге сәкегә ауды.

Шул яткан җиреннән иртәнгә хәтле кымшана алмый, әвен базына юлыккандай бастырылулы бер авыр йокы белән йоклады ул. Карт сөякләрен көч-хәл белән язып торып утырганда, төнлектәй тәрәзәләрдә таң сарысы чалымлана иде.

Ачы кәбестә шулпасы тамагына ятмады, җикеренеп, ит сорады. Аның туйганчы бер рәхәтләнеп ит ашыйсы килә. Сарымсаклап торып, каяндыр ялт кына табып китерелгән салкын сарык ботын ялмап куйды.

Тагын юлга кузгалдылар. Авыл очында буталган бер йолкыш эт ярты чакрымнар тирәсе кашавай артыннан ләңгелдәп өреп барды. Юллар… Ничә чакрымнар үтелде икән гомер буена. Тик аның өчен хәзергесеннән дә ачырагы, хәзергесеннән дә хәерсезрәге булды микән? Гомер буе үзен арыслан дип хис итеп йөр дә, хәзер килеп әнә шул ябык, иясез эт хәлендә калчы!

Этнең кызыксынуы сүрелеп, торып калды. Аның да баягы эт кебек дәртләнеп дөнья чанасын куган чаклары бар иде. Әйе, бар нәрсәнең дә кайчан да булса кызыгы бетә. Аңа да бу дөньяда кызык түгел иде инде. Ул үзенең дөньяны куып җитеп койрыгына баса алмасын инде элегрәк үк тә аңлаган иде. Шулай да, бер чапкан җайга, барып җитмәсен белә торып, һаман чабып маташкан булган иде шул, әттәгенәсе.

***

Кучерга туктарга кушты. Кашауайдан торып чыкты да, алдында яткан чиксез һәм өнсез яланга таба атлады. Тынычлык әнә шунда табылыр иде кебек.

– Һәй, син кайда? Кайда?

Ак тынлык дәшмәде.

– Мин беләм, син кайдадыр монда! Син бит мине гомер буе озатып йөрдең, ярдәм иттең. Мин гел сиңа таяндым ласа. Син минем иң тугры ишем булдың. Ник дәшмисең? Үпкәләдеңме? Нәрсә кирәк соң? Юк, кирәкми. Беләм кирәкмәгәнен. Юк, уйлама, мин синсез дә тора алам. Күрәсеңме, менә бит исән-сау кайтып барам бит әле. Боты белән умырып ит ашый алам. Әле карт арысланның дәрте дә, дәрманы юк түгел. Дәшмисең. Дәшмә. Берегез дә дәшмәгез. Юргам да, лачыным да дәшми. Кичер мине, кичер… Минем үчлек белән бәкәлеңә кыл саптылар. Хуҗаң карт көнендә япа-ялгыз калды. Япа-ялгыз! Хатыннар, бала-чага исәпкә керми.

Кинәт ялан яктырып китте. Анда, төтенме-томанмы болыты хасил булды. Ул болыт бөтерелде, чорналды-тугарылды да нәзек кенә сынлы, ак калфаклы, озын толымлы кыз сынына әверелде. Кыз шулкадәр нәфис, сөйкемле иде – балкашыгына сал да йот инде менә.

– Бу – синең оныгың, – диде бер Тавыш.

Ул тетрәнеп китте. Зарыгып көткән булса да, Тавышның ниндилеген ул инде онытып ук бара иде.

– Ник монда ул? – диде, калтыранып.

– Ә ул синең карарны көтә.

– Нинди карарны?

– Үзең беләсең.

– Юкса?

Тавыш дәшмәде.Тавыш күп сүз яратмый иде. Җавапны карт юлчы һәрчак үзе табарга тиеш иде. Һәм ул, күзләрен чекрәйтә-чекрәйтә теге кызның сыныннан, йөзеннән ни дә булса укырга тырышты.

Кыз нәрсәгәдер бик борчулы иде. Аның дугаланып торган нечкә кашлары арасына язылмаслык булып ачы хәсрәт сыры яткан иде. Япь-яшь килеш нинди кайгыга тарыган икән инде бу бала? Аның бит әле уйнап-көлеп кенә йөрер чагы. Ул яшьтә кыз-кыркынның нибары бер кайгысы була – ул да булса, егет кайгысы.

Картның уен сизгәндәй, кыз бөгелеп төшеп үксергә тотынды. Ябык кына кулбашлары дерелдәп-дерелдәп ала иде. Картның гадәтенчә сүгенеп җибәрәсе килеп китте. Мондый ише чәчбиләрне көчек сыман чырылдатып тибеп очыруы да берни дә түгел аңа. Ләкин бу кыз аның үз каны иде шул!

Ул арада янәшәдә тагын бер сын пәйда булды. Бусы ир-егет. Мундирда. Ул ике кулын кызга сузды. Кыз, талпынып, егеткә таба бер адым атлады. Йөзе айның ундүртенче кичедәй балкып китте. Шулчак кызның уң ягында картрак бер хатын сурәте чалымланды. Ул ике кулы белән кызга чат ябышты да елый-елый аны үз ягына таба өстери башлады. Күренеп тора: бу хатынга кыз бик-бик газиз иде, аларны бер-берсенә сөттәй ап-ак, нәзек кенә бер җеп бәйләп тора иде. Кыз шул җепне өзсә, теге егет белән бергә кала алачак иде. Әмма кыз, бу хакта уйласа да, кыймый иде, курка иде, теге карт хатын да аның өчен бик-бик кадерле иде.

Кыз нишләргә дә белмәде. Ул бу кешеләрнең икесен дә җаныннан да артык күреп ярата иде, ахры, һәм кайсы якка да тартылырга белми, читлектәге чарасыз ак күгәрчендәй бәргәләнә иде.

– Күрәсеңме? – диде Тавыш. – Мин менә шунда хәзер. – Һәм кызның тирә-ягында сорылы-каралы боҗра хасил булды. – Ләкин синең бер сүзең кирәк. Ул сүздән синең каныңның, нәселеңнең язмышы тора.

Карт ирексездән кызга бакты. Коточкыч газаплар кызның йөзенә чыккан, шашына-шашына дөрләгән ялкынның очлы-зәһәр телләре аның гәүдәсен ялмарга булашалар иде.

– Әйт, зинһар, әйт тизрәк, нинди сүз ул?

– Ул кызның синең язмышны кабатлаячагына ризасыңмы? Ягъни дә хәзер мин, сиңа ярдәм иткән кебек үк, аңа ярдәм итә башлаячакмын. Ул да бәхетле булачак. Ул да, нәфсе ни тели, барсына да ирешәчәк! Аңа да баш иячәкләр, күз карашыннан дерелдәп торачаклар! – Кыз инде бу караганда әллә нинди биек-биек гөмбәзле, бай-бай йортлар арасында йөри, янында хәтәр фырт, чибәрдән-чибәр, баһадир гәүдәле ирләр чуала, аны көтеп ярсу атлар алтын ялларын чайкыйлар, көмеш тояклары белән урам ташын тырныйлар иде.

Ләкин картның гомер буе алдау-юлдау белән мәш килгән хәйләкәр акылы биредә ниндидер тозак барлыгын сизеп алды. Әйе, бирде ди рөхсәт, ә аннан? Аннан бу балакайны да аныкы кебек үк картлык көтәме? Ул бит – аның үз каны, үз сөяге! Аны да түбәнсенүле һәм әрнүле картлык көтәрме? Шушы туң яландагы кебек, җилекләрне өшеткән ялгызлыкмы? Юк… Аның үзенә дә таман. Кылганнарына күрә таман. Хәзер кире борылыр юлы юк. Үткәннәре, теге өнсез шәүләләр, еламсыраулы авазлар мәңге ияреп, тагылып йөриячәкләр. Чәчәсе чәчелгән, урасы урылган. Ю-ук, ю-уук…

– Ул бит кыз бала…

Тавыш дәшмәде.

Юлчы кызга күз атты. Ул инде, сулган чәчәктәй хәлсезләнеп сыгылып төшкән, тузанга тончыгып сулыш та ала алмый газаплана иде.

Ниһаять, картның бугазыннан хырылдау катыш бер сүз атылды:

– Юк!

Кыз әйләнәсендәге соры-карачкыл боҗра юкка чыкты. Кинәт барсы да сүлпәнәеп калдылар. Егетнең кызга булган кызыксынуы бөтенләй сүнде дә, аның шәүләсе эреп күздән югалды. Кыз, каты авырудан аягына баскан кеше сыман як-ягына каранып аптырап торды-торды да, хатынны күреп, саташулы төштән айныгандай, аның кочагына ташланды. Һәм аларның кочаклашкан сыннары да, кайнар чәйдә эрегән шикәр шакмагыдай, бер мизгелдә юк булды.

***

Кашауай чанада атның лырт-лырт юырткан ыңгаена башы түшенә төшеп җитә язып йокымсырап барган картның күзләре ачылып китте. Карчыга танавының чите буйлап сузылган тирән сырлар тагын да аскарак йөгерделәр. Ул башын чайкап куйды. Өстеннән аксыл-сары болытлар агылган киң яланга багып, офыкта нәрсәнедерме, кемнедерме күрергә тырышты. Саргаеп, кибеп тарамышка әйләнгән, кара-зәңгәр тамырлары беленеп торган кул йөзе белән күзләрен сыпырып алды. Күккә күз ташлады. Болытлар һаман бер тукталмый каядыр агылалар да агылалар иде… Нәкъ моннан алтмыш ел элеккеге кебек…

Дилбәр БУЛАТОВА.

Фото: https://pixabay.com/ru

Поделиться
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •