УРАЗА ТУРЫНДА

Рамазан ае керү белән  мәчетләрдә тәравих намазлары укылачак, мөселманнар ураза тота башлый.
Интернетта, китапларда дин турында хәзер бик күп язылса да, танышларым еш кына намаз уку, ураза тоту нечкәлекләре турында миңа сораулар бирә. Аларга, белемем җиткәнчә, үз тәҗрибәмнән чыгып җавап бирмәкчемен.

СОРАУ: Көн буе ач тору бик авырмы?
Уразаны иң тәүге тапкыр студент чакта тотып карадым. Апрель аенда, нибары бер көн. Бу уй вафат булган әтием истәлегенә нинди дә булса яхшылык, изгелек кылу нияте белән туды. 90нчы еллар. Үзгәртеп кору чоры, дин турында күп сөйлиләр. Ураза турында матбугаттан белгәнмендер. Юкса, без бит — комсомолда тәрбияләнгән буын, дин хакында мәктәптә дә, өйдә дә сөйләмиләр, якыннар, танышлар, авылдашлар арасында ураза тотучылар да юк иде (бәлки, булып та күрсәтеп, әйтеп йөрмәгәннәрдер).
Әйе, беренче ураза шактый авыр тоелды. Истә калган иң көчле тойгы — сусау. Ачыктырмый да ул кадәр, ә менә эчәсе килә инде. Шунда мин дөньядагы иң тәмле нәрсәнең чиста гади СУ икәнлеген белдем. Әллә нинди затлы ризыклар бер читтә торсын!
Икенчесе — ВАКЫТ тойгысы. Башка көннәрне сәгатьләр минут кебек кенә үтсә, уразада минутны да саный, тоя башлыйсың. Кояш баюга таба борылса, вакыт тагын да акрыная кебек. «Вакыт юк, вакыт җитми» дигән сүзләрне онытасың. Бик җитә икән ул, бар икән…
Шушы ике яңа тойгы һәр ураза башлаган саен яңара. Беренче, икенче, өченче көннәрдә һәм соңгы атнада аеруча. Ник дисәң, беренче өч көнне яңа режимга күнегү читенрәк, ә инде ахырга таба, яшерен-батырын түгел, хәл бетә башлый.
Елына бер көн тоткан уразам мине дингә этәрүче сәбәпләрнең берсе булды, ахры. Ә тулы килеш, әлхәмдүлилләһ, 15 еллап тотам уразаны.

Исламда су һәм вакытның никадәр зур урын алып торуын әле килеп кенә төшенә башладым кебек.
Намазны тәһарәтсез укырга ярамый, ә тәһарәт алу өчен су кирәк. Су кошы кебек, су белән тәүлеккә әллә ничә тапкыр очрашасың. Рамазан ае эссе җәй көннәренә туры килгәндә, бит-кулны чайкап алу гына да хәл өстәп җибәргән кебек.
Намаз вакытлары безнең җирлектә гел генә үзгәреп тора, шуңа күрә кояшны күз уңыннан ычкындырмаска өйрәнәсең. Чыкмаган булса, әһә, иртәнге намазга өлгереп була, батмаган булса, икендене укыйсың, баю белән ахшам вакыты керә, ә шәфәкъ кызыллыгы бетүгә төнге — ястү намазын укуны кайгырта башлыйсың.
Кояш белән иң дуслашкан мәл, әлбәттә инде, Рамазан аенда. Ник дисәң, таң атканчы ашап өлгерергә кирәк (бу сәхәр дип атала), ә кояш бату белән янә табын янына ашыгасың (монысы инде авыз ачу була).
Шулай итеп, СУ һәм ВАКЫТ тәмен бер татысаң, аны оныту мөмкин түгел. Аны тансыклыйсың, сагынасың. Калган авырлыклар онытыла, булмагандай да юкка чыга.

СОРАУ: Уразада иң мөһиме нәрсә?

Уразаның төп шартлары: НИЯТ, таң атканнан алып кояш баеганга кадәр АШАУ-ЭЧҮДӘН, ЯКЫНЛЫК КЫЛУДАН ТЫЕЛУ.
Ашау-эчүне чикләү – җиңел түгел. Ник дисәң, туклану – безнең төп инстинкт. Ул безгә яшәү, тереклек өчен кирәк. Тик кайчакта ашар өчен генә яши башлыйбыз кебек. Кибеттән нинди ризык аласыбызны, бүген нәрсә пешерәсебезне уйлап, тәмледән-тәмлене, төрледән-төрлене эзләп. Шуннан инде ашказаны колына әйләнгәнебезне сизми дә калабыз. Ураза – шул “тәмле” коллыктан котылу, нәфесне тыю, тәнебезне тәрбияләүнең бер юлы.
Еллар үтә-үтә, уразаның тәмен татый-татый, аның бүтән серләре дә ачыла. Уразадагы кешенең БӨТЕН ӘГЪЗАЛАРЫ ураза тота: КОЛАКЛАРЫ гайбәт, музыка, бозык сүзләр тыңламый, КҮЗЛӘРЕ ярамаган нәрсәләргә, гаурәткә (чит-ят кешеләрнең шәрә тәне) карамый, ТЕЛЕ гөнаһ сүзләр, гайбәт, кирәкмәгән уен-көлке сөйләми, АЯГЫ гөнаһлы юлда йөрми, КУЛЫ гөнаһлы эшләр кылмый… Хәтта ТАНАВЫ да аш-су исеннән ял итә.
Уразаның тагын да югарырак дәрәҗәсе – уй белән бәйле. Уйга йөгән кидерү, аны тыя алу өчен күп көч кирәк. УЙНЫҢ УРАЗАСЫ – гөнаһлы уйлардан тыелу, гөнаһлы хыялларга бирелмәү.
Дөрес, бу тыюлар Рамазан аена, уразалы көннәргә генә карамый. Иманлы мөселман һәрвакыт гөнаһтан тыелырга омтыла. Тик ураза тоту хис-тойгыларны, күңелне нечкәртә; балчыктан бар ителгән тәнебезне җиңеләйтә. Балчыктан-туфрактан чыккан ризыклардан тыелгач, җир белән бәйләнешебез йомшара төшә. Гөнаһлардан тыелу җиңелрәк була. Йөрәгебез исә, Җир ләззәтләреннән аерылып, Аллаһы Тәгаләгә төбәлә. ҖАННЫҢ, РУХНЫҢ УРАЗАСЫ – АЛЛАҺКА ГЫЙБӘДӘТне тагын да арттыру ул, газиз җаннарыбызны БЕРДӘНБЕР АЛЛАҺКА юнәлтү.
Шуңа күрә дә мөселманнар Ураза аенда Коръәнне (оригиналда булмаса, тәфсирен-тәрҗемәсен) укып чыгарга тырыша. Шуңа күрә, мәчетләргә җыелып, ТӘРАВИХ намазларын укыйлар. (Тәравих намазы ястү (төнге) намаздан соң укыла. Гадәттә, 20 рәкагать була. Витр намазы Рамазан аенда ястүдән соң укыла. Тәравих – сөннәт гамәл, ягъни мәҗбүри түгел, ләкин хупланыла.) Ир-ат мөселманнар Уразаның соңгы ун көнендә вакытын мәчеттә үткәрергә тырыша, Коръән, дини китаплар укый, тәүбә кыла, дөнья эшләреннән аерылып, игътикаф кыла.
Шуңа күрә дә, Уразаның төп шартларының берсе – НИЯТ (намерение). Ният – нинди дә булса гамәлнең МӘГЪНӘСЕ, МАКСАТЫ ул. Ашау-эчүдән я якынлык кылудан без диета тотканда яки башка сәбәп белән дә тыелып торырга мөмкинбез. Уразаның нияте – уразаны АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ӨЧЕН тоту, үзебез ләззәт тапкан нәрсәләрдән (ашау-эчү, якынлык кылу) Аның ризалыгы өчен вакытлыча тыелып тору.
Ураза – безгә, Адәм балаларына, Аллаһы Тәгаләдән кушылган гамәл. “Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!” – диелә Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә, 183нче аятьтә.
Уразага ниятне кычкырып әйтү фарыз (мәҗбүри) түгел, ниятнең урыны – ЙӨРӘК. Ләкин тел белән һәм гарәпчә әйтү яхшырак (мөстәхәб) була.

СОРАУ: Тел белән ураза нияте ничек әйтелә?

Сәхәр ашагач, болай дип әйтәләр:

гарәпчә: “НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ”

татарча: “ИЛӘҺИ НИЯТ КЫЛДЫМ, РАББЫМ, ҮЗЕҢНЕҢ РИЗАЛЫГЫҢ ӨЧЕН РАМАЗАН УРАЗАСЫН ТОТМАККА, ТАҢ БЕЛЕНГӘННӘН АЛЫП КОЯШ БАЕГАНГА КАДӘР”.

Кояш баткач ифтар кылганда тоз, су я хөрмә кебек татлы җимешләр белән авыз ачалар. Шуннан инде ифтар догасы укыла:

гарәпчә: “ӘЛЛАҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘФТАРТҮ ФӘГФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФАРҮ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХӘРТҮ”

татарча: “ЙӘ, РАББЫМ, ҮЗЕҢНЕҢ РИЗАЛЫГЫҢ ӨЧЕН ГЕНӘ УРАЗА ТОТТЫМ, ТОТКАН УРАЗАЛАРЫМНЫ КАБУЛ КЫЛ, ЙӘ, РАББЫМ, ҮЗЕҢНЕҢ БИРГӘН НИГЪМӘТЛӘРЕҢ БЕЛӘН АВЫЗ АЧАМ, КЫЛГАН ГӨНАҺЛАРЫМНЫ ГАФУ КЫЛ”

Бу сүзләрне ятлый алмаганда, кәгазьгә я телефонга язып алсаң уңайлы була.

СОРАУ: Ураза сәламәтлеккә зыянлы түгелме?
Ураза тота башлагач, кемдер хуплау белдерде, кемдер аптырап калды. Аптырап калучылар биргән сораулар бик фәһемле.
1. “Сиңа нигә инде ураза, болай да ябыксың. Бөтенләй хәлдән таясың бит”. Бу сүзләргә бүген мин болай җавап бирер идем: “Уразаның максаты сәламәтлек, ябыгу, я башка нәрсәләр түгел. Аның максаты – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтылу. Мөселман кешегә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз. Бу хакта Коръәннең “Бәкарә (Сыер)” сүрәсендә 183-185нче аятьләрендә турыдан-туры әйтелгән”, – дияр идем.
Ябыклыкка килгәндә инде, ни гаҗәптер, нәкъ менә ураза тота башлагач, гәүдә авырлыгым нормага килә башлады.Әйе, бер ай ураза дәвамында 5-6 килограммга кимисең. Тик, ураза бетеп, 2 атна узуга, яңадан ул килограммнар әйләнеп тә кайта. Хәтта артыгы белән. Шуңа күрә безнең кебек, 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, гормональ фон үзгәрешләр кичергән чорда, уразадан соң тыелыбрак тукланырга кирәк, чөнки шлаклардан арынган организм туклыклы матдәләрне бик тиз сеңдерәчәк.
2. Башкачарак жәлләүчеләр дә бар, “интегәсең инде”, диләр. Бу сүзгә шулай ук Коръән аятьләре белән җавап биреп була. “Хәдид (Тимер)” сүрәсендә болай диелә: “Дөнья тереклеге – фәкать алдана торган черек тауар гынадыр” (20нче аятьтән). Дөнья – алдавыч, ә җан мәңгелек. Бу дөньяда яшәвебездән соң да яшәү бар. Ураза – шуны тану, шуңа әзерләнү. Кабер газабыннан, Мәхшәр мәйданыннан, Җәһәннәм утыннан курыксаң, бу дөньядагы авырлыкларга, сынауларга сабыр итәсең, аларны интегү дип кабул итмисең. Алар бит вакытлыча. Ураза да вакытлыча. Мәңгелек интегүдән сакласын Аллаһы Тәгалә!
Әйе, ураза җиңел түгел. Беренче көннәрне бигрәк тә. Эштән бушау белән, ятып тору, черем итеп алу турындарак уйлыйсың. Аның каравы, бераздан көч-хәл арта, вакыт күп: ел буе эшләргә өлгермәгән эшләрне дә майтарып ташлыйсың. Тик барыбер дә авыр физик эшләрне бу айга планлаштырмау яхшы, алар өчен Рамазаннан башка да вакыт бар бит. Мөмкинлек булса, отпуск алу да зыян итмәс. Алмаган хәлдә, эш физик нагрузка белән бәйле булмаса, артык зыян юк, вакыт тизрәк үтәчәк.
3. “Сәламәтлегеңне, ашказаныңны бетерәсең!” – диючеләр дә бар. Бу сүзләргә болай дип кенә җаваплый алам: безгә нәрсә яравын, нәрсә кирәклеген безне бар итүче Аллаһы Тәгаләдән дә яхшырак кем белә? Аның үзеннән башка беркем дә яхшырак белми!
Мин табиб түгел. Шуңа күрә, уразаның сәламәтлеккә файдасы турында үз тәҗрибәмнән чыгып, дилетантларча гына уй йөртә алам. Миңа калса, аның көче – организмга системалы тәэсир итүендә. Иң беренчедән, нервлар тынычлана. Ничекме? Юкка-барга көяләнергә хәл калмый))). Көяләнергә теләсәң дә, онытыла, чөнки сине ачлык һәм сусау тойгысы биләгән. Икенчедән, ашкайнату, бүлеп чыгару әгъзалары, ниһаять, ял итә. Ничаклы армый-талмый эшләделәр бит алар көн димәделәр, төн димәделәр: кило-кило оннарны, шикәр, итләр, майларны эшкәрттеләр. Әйе, шуңа әзер булырга кирәк: хроник авырулар булса, алар кискенләшеп алачак, үзен сиздертми калмаячак. Ләкин сабыр иткәндә, бераз түземлек күрсәткәндә, алар берничә көн дигәндә басыла. Чынлыкта, без үзебезнең организмның никадәр көчле икәнен, яшәргә яратканын үзебез дә белеп бетермибез.
Күпләребез төчкерсә дә тизрәк аптекага чаба, табиб белән дә түгел, фармацевт белән киңәшләшеп, дару эчәргә ашыга. Организмыбызны тыңларга, аңа колак салырга онытабыз. Реклама роликларында, кибеттә нәрсә алырга кыстыйлар, шуны түгел, җан теләгән ризыкларны ашаганда, ризык дару кебек көчкә ия. Үзенә нәрсә кирәген организм бик яхшы белә. Ә уразада аеруча. Миңа берничә ел элек 100 яшен үткән бабайдан интервью алырга туры килде. “Озак яшәү серләре нидә?” дигән сорауга аның 70 яшьлек кызы: “Безнең әти үзе теләгән ризыкны гына ашый, шуның белән дәвалана ул. Санаторийга барса, таблеткаларны эчмичә, яшереп җыя”, – дигән иде. Интернет челтәрендә тәмле-татлы тел белән тәкъдим ителгән матур-матур торт рецептларын исә мин бомбага тиңлим! Составларын укысаң, чәчләр үрә торырлык: 7-8 йомырка, кремына – 1әр стакан шикәр комы, 1әр пачка акмай, 1әр кап шоколад! Бу кадәр югары калорияле ризыкларны атна буенарак бүлеп ашасаң да таманга туры килер иде!
Шуннан, уразада ОРВИ, ангина кебек авырулар белән чирләү мөмкин түгел диярлек. Алай гына да түгел, тамак бизләре (миндалины) шешебрәк торса, азакка таба алар да юкка чыга. Сәбәбе аңлашыла инде: туклыклы матдәләр азайгач, энергия җитмәгәндә, чират “артык-портыграк” күзәнәкләргә җитә. Уразаның мондый тәэсиренә, организмны яшәртеп җибәрүенә фәнни яктан да аңлатма бар. Ач тору, физик көчергәнеш халәтендә организмда аутофагия, ягъни күзәнәкләрнең үз-үзләрен чистартуы, үз составларындагы зарарланган аксымнарны, кирәксез кисәкчәләрне юк итү процессы уяна. (Бу закончалыкны япон галиме, 2016нчы елгы Нобель премиясе лауреаты Ёсинори Осуми ачкан.)
4. “И, төн буе ашап чыгасыңдыр әле”, – дигән сүзләрне үзе ураза тотып карамаган кеше генә әйтә ала. Чөнки ураза тотсаң, шуны беләсең: төнен ничаклы күбрәк ашыйсың, көндез шулкадәр ныграк сусатачак))). Шуңа күрә дә Уразаның символы күсәк-күсәк итләр, майлы калҗалар түгел – финик, хөрмә кебек җимешләрдер, мөгаен. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дөрес туклану турындагы хәдисенең хаклыгына үз тәҗрибәңдә инанасың: әйе, ашказанның бер өлеше – ризык, бер өлеше – су, бер өлеше һава өчен. Без тереклек иткән дөнья да шул пропорциядә: Җир, Су, Һава. Чамасын белми ашау — дөньяңны җир белән тутырырга тырышу кебек.
Шулай итеп, Уразада, тәүлегенә гадәттәге өч тапкыр ашауның берсен генә киметеп, байтак үзгәрешләр кичерәбез. Тәнебездәге үзгәрешләрдән дә бигрәк, җан рәхәтен татыйбыз. Ифтарларда авыз ачканда бер сөенсәк, тагын да зуррак сөенечне, зуррак әҗерне Мәңгелек дөньяда татырга өмет итәбез, тоткан уразаларыбызның кабул булуына өмет баглыйбыз. Барча явызлыклардан, авыру, бәла, афәтләрдән, фетнәләрдән, кабер һәм Җәһәннәм газабыннан Бердәнбер Раббыбызга сыенабыз. И Аллаһ, бу уразаларыбызны җан-тәннәребез белән, җиренә җиткереп, камил итеп тотарга насыйп итсәңче!

СОРАУ: Кемнәргә Рамазан уразасы җиңеләйтелгән?

Безне бар иткән Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек тели, авырлык теләми.
Коръәндә әйтелгәнчә, 2 төр халәттәге кешеләр ураза тотмаска мөмкин: 1се – авырулар, 2се – мөсафирлар (яшәгән җиреннән 90 чакрымнан ераккарак киткән кешеләр). “Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын” (Коръән, 2: 184). Ләкин бу кешеләр бурычлы булып кала һәм авыру кеше – сәламәтләнгәч, мөсафир кеше юлдан кайткач калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш. “Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр”, – диелә шул ук аятьтә. Алар фидия сәдакасы да бирә ала, диелә, ләкин ураза тоту хәерлерәк.
Хәдис галимнәренең фикеренчә, авырлы, бала имезүче хатын-кызга ураза тоту мәҗбүри түгел. Хәез (күрем) хәлендәге хатын-кызга ураза тоту бөтенләй тыела. (Күрем вакытында намаз уку да ярамый.) Ләкин алар авырлы чактагы, бала имезгәндәге, күрем хәлендәге көннәре өчен каза уразасы тотарга я фидия бирергә бурычлылар.
Бүтән төр кешеләр дә бар – терелмәслек авырулар (мисалга, диабеттан интегүчеләр), бик олы яшьтәге картлар. Ногманиның Коръән тәфсирендә аларга кагылышлы шундый аңлатма бар: “Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, болар көчләре җитмәү сәбәпле рузә тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр”.
Ураза балигъ кешеләргә генә фарыз. Ягъни җитлегү чорына кермәгән ир һәм кыз балаларга ураза тоту фарыз түгел.

СОРАУ: Тәравих намазы нәрсә ул?

Ул — Рамазан аенда гына укыла торган һәм иң озын намаз.
Гадәти төннәрдә мөселманнар ястү намазын, аннан витр намазын укыйлар. Рамазанда исә ястү намазыннан соң — тәравих намазы, аннан соң гына витр намазы укыла.
Тәравих — сөннәт гамәл, ягъни тәравихны укымау гөнаһ булмый, әмма хупланыла.
Бу намаз гадәттә 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыйлар. Дин тотуда ихласлык, тырышлык күрсәткән мөселманнар аны мәчетләрдә җәмәгать белән укырга тырыша.

КАДЕР КИЧӘСЕ КАЙЧАН БУЛА?
Рамазан аеның соңгы ун көнлеге якынлаша. Мөселманнар бу вакытка аеруча игътибарлы. Чөнки ул ун көннең берсендә КАДЕР ТӨНЕ яшеренгән. Хәдисләрдә «Аны (ягъни Кадер төнен) рамазанның соңгы ун көнлегендә эзләгез», диелә. Ә бер хәдистә «Соңгы ун көнлекнең так (нечетный) көннәрендә», дигән өстәмә китерелә.
Кадер төне ни өчен кадерле соң?
Аллаһы Тәгалә бу төндә Коръән-Кәримне иңдергән. Бу төн мең айдан да хәерлерәк. Бу төндә изгелек, бәрәкәт һәм рәхмәт белән фәрештәләр төшә. Бу төн җәзалардан һәм газаплардан имин. Бу төнне һәр кешегә бер еллык тәкъдире (язмышы) билгеләнер.
Бу төнне бәхетлеләрнең гөнаһлары гафу кылыныр. Әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларында әйтелүенчә, «Кем бу төнне әҗер-савапларга өмет белән гыйбадәттә үткәрә, шуның элеккеге гөнаһ эшләре ярлыканыр».

Кадер киче хакында КОРЪӘНдә аерым сүрә бар.
«КАДЕР (КАДЕР КИЧ)» СҮРӘСЕ:
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим. Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә. Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк савабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге белән һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамазан аенда кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил галәйһиссәләм кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.) (Ногмани тәфсиреннән.)

«ДУХАН (ТӨТЕН)» СҮРӘСЕнең 3-6нчы аятьләрендә дә Кадер кичәсе турында әйтелә:
«Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны куркытучы булдык. Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, үлмәк, ризык һәм дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер».

Бу төннең аерым билгеләре бар. Бик тыныч, җилсез, болытсыз булыр, йолдыз да атылмас, агачларның яфраклары да селкенмәс, ә иртән кояш тулган ай кебек, нурсыз күтәрелер, диелә.

СОРАУ: ФИТР һәм ФИДИЯ СӘДАКАСЫ нәрсә ул?

Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамлана.  Мәчетләрдә гает намазлары укыла. Гает намазы якынлашкан көннәрдә мөселманнар, ураза тотса да, тотмаса да, ФИТР СӘДАКАСЫ бирәләр. Аны рамазан ае дәвамында бирергә була. Ләкин гает намазы укылганчы өлгерергә кирәк.
Фитр сәдакасы уразадагы вак-төяк кимчелекләрне, кечкенә гөнаһларны пакьлый һәм уразаның кабул булу өметен арттыра. Тоткан уразалар, фитр сәдакасы түләнгәнчегә кадәр, җир белән күк арасында асылынып торыр, дигән хәдис бар.
Фитр сәдакасы күләме турындагы белдерү, гадәттә, Үзәк Диния нәзарәте сайтына «эленә».
Коръәннең «Тәүбә» сүрәсендә 60нчы аятьтә сәдаканың кемнәргә тиешле икәне әйтелгән:

«Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче».

Сәдаканы туганнарга, күршеләргә, авылдашларга бирү хуплана. Якыннарың интеккәндә сәдака бирергә кеше эзләп йөрү дөрес булмый. Сәдака бирү — тәү чиратта гаилә башлыгына, ягъни ир-атка йөкләнә. Ул үзе һәм балигъ булмаган балалары өчен мохтаҗларга фитр сәдакасы бирә. Хатын кеше, мөмкинлеге булса, үзе түләве яхшы.
Ир-ат фитр сәдакасын үзенең әти-әнисенә, хатынына, балаларына бирә алмый, ник дигәндә, аларны карау, тәрбияләү — болай да аның бурычы. Хатыны иренә сәдака бирә ала.
Фәкыйрь кеше фитр һәм фидия сәдакасы бирми.

ФИДИЯ СӘДАКАСЫ — уразаны тота алмаган мөселманнар бирә торган сәдака. Аның савабы уразаныкы кебек булмаса да, бурычны төшерә дип санала. Ураза тотарлык сәламәтлеге булган кешенең фидия биреп бурыч төшерүе саваплы булмый.  Аны берьюлы бирәләр я көн дә бер фәкыйрьне туйдыралар.

СОРАУ: Ураза гаете нәрсә ул?

Бераз моңсу, чөнки изге Рамазан ае белән саубуллашабыз… Сөенечебез дә зур. Әлхәмдүлилләһи, бу айларга исән-сау килеп җитеп, якты көннәрендә – уразаларыбызны тотарга, караңгы төннәрендә — тәравих намазларыбызны укырга, таңнары атар алдыннан сәхәрдән авыз итәргә насыйп булды. Ифтар табыннарында катнашып я оештырып, йөрәктән чыккан догаларыбызны кылдык. Коръән укыдык, гыйлемебезне арттырдык. Йолдызларга, яфракларга күз салып, җилләрнең исүен тыңлап, Кадер төне билгеләрен эзләдек. Фитыр сәдакасын кемгә бирергә, дип, туганнарыбызның, күршеләребезнең, авылдашларыбызның хәл-әхвәлләрен белдек. Вакытның – агышын, чиста суның – тәмен, сусаудан-ачлыктан зарыкканнарның хәлен тойдык. Белеп һәм белми кылган, зур һәм кечкенә гөнаһларыбыз өчен үкенеп, Аллаһтан гафулар сорадык, башкача гөнаһлар кылмаска ниятләдек. Байларыбыз, мал-мөлкәтен пакьләргә дип, мохтаҗлар хакы булган зәкятен түләргә ашыкты.
Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт-мактауларыбызны, шөкер итүебезне тагын да күбәйтә торган сөенечле, шатлыклы көннәр җитте.
«Гает» сүзе гарәпчәдән татар теленә «дини бәйрәм», «тантаналы гыйбадәт» дип тәрҗемә ителә. Әле булса халкыбызда «гаеттә таба исе чыгару», «гает алдыннан мунча керү, өй җыештыру» дигәнне ишетергә була. Чынлап та, бу ике зур бәйрәм алдыннан мөселман кеше үз-үзен дә, йорт-җирен дә тәртипкә китерә, юа, җыя, матурлый.
Ураза бәйрәме, Рамазан ае уразасы тәмамлангач, Шәүвәл аеның беренче өч көнендә үткәрелә. Иртән үк, кояш сөңге буе күтәрелүгә, мәчетләрдә гает намазы укыла, имамнар бәйрәм хөтбәсе (вәгазе) сөйли.
Шөкер, соңгы чорда республикабызда мөселманнарга хөрмәт йөзеннән ике гает тә ял көне дип игълан ителә. Бәйрәм көнне мөселманнар гает намазында катнаша. Аннан инде ата-анасы, балалары, туган-тумачасы, якыннары белән аралаша, аларны бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерә, сый-хөрмәт тулы табыннар кора. Авыруларның хәлен белү, мәрхүмнәрне хәер-дога белән искә алу да бик саваплы бу көннәрдә.
Бу өч көн үткәч, казага калган көннәр өчен ураза тота башларга була.
И Аллаһы Тәгалә, уразаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны гафу итсәңче! Инде алдагы елның Рамазанына да исән-имин ирешергә насыйп итсәңче!

Дини чыганакларны файдаланып, Дилбәр Булатова әзерләде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Поделиться