ИСЛАМНЫҢ БИШЕГЕНДӘ

Гомрə хаҗы нəрсə ул?

Гомрəгə юллану телəге берничə ел элек, дөнья мəшəкатьлəре бераз кимеп, иркенрəк сулыш алуга туган иде. Күңелдəге телəк ныгынгач, көннəрдəн бер көнне, дөресрəге төнне, истихарə намазы укып, Аллаһы Тəгалəдəн сəламəтлек, зиһен бар чакта Мəккəгə юл ачуын, моның өчен мөмкинлеклəр тууын үтендем. Əлхəмдүлиллəһи, догаларга җавап булып, кирəкле сумма тупланды, башка шартлары да туры килде. Һəм, сəгате суккандыр, җəмəгатем белəн тыелгысыз рəвештə гомрə сəфəренə ашкына башладык.

Гомрə – кече хаҗ, сөннəт га мəл. Зур хаҗ исə – иман китерү, намаз, ураза, зəкать белəн бергə – Исламның биш фарызының берсе. Хаҗилар омтылган урын – ул,əлбəттə инде, Мəккə шəһəре – исламдиненең бишеге. Бөтен мөселман нар, намаз укыганда, йөзен Мəккəдəге Кəгъбəгə юнəлтə. Һəр мөселман гомергə бер булса да Мəккəгə бару турында хыяллана.

Зур хаҗ мөселманнан ныклы ният, камил акыл, сəламəтлек, шактый матди мөмкинлеклəр талəп итə. Һəм ул елның аерым бер вакытында – ай календаре буенча Зөлхиҗҗə аенда, ягъни ураза тəмамланып, якынча ике ай да ун көн үткəч кенə – башкарыла ала.

Гомрə хаҗында да зур хаҗда үтəлə торган гыйбадəтлəр бар: шулай ук ихрамга керелə, тəваф һəм сай йолалары үтəлə. Тəваф – Кəгъбəне 7 тапкыр урап чыгу, сай – Сафа һəм Мəрва калкулыклары арасын 7 тапкыр үтү ул. Боларны кылып, чəчне кыскартканнан соң, гомрə хаҗы тəмамлана. Олы хаҗ кылучылар да тəваф һəм сай кыла, əмма моннан тыш Гарəфəт тавына, Мөздəлифə, Мина яланына китə, баганаларга таш ата, корбан чала. Гомрə хаҗына, олы хаҗ көннəреннəн тыш, ел əйлəнəсенə барырга мөмкин.

Зур я кече хаҗга җыенучы кеше иң тəүдə ниятен дөреслəргə тиеш. Һəм үз-үзенə шундыйрак сораулар бирергə: Аллаһ Тəгалəнең ризалыгына ирешү максатын куяммы? Гамəлемə рия катнашмыймы, ягъни башкалар алдына масаю, мактану уе юкмы? Хаҗ талəплəрен тиешенчə үти алырмынмы?

Гомрə оештыручылар күп

Инде гомрə оештыру белəн шөгыль лəнүче оешмаларны барларга кирəк иде. Иң билгеле һəм эрелəре – рəсми рəвештə хаҗ сəфəре оештыру белəн шөгыль лəнүче, мөфтиятлəргə беркетелгəн оешмалар. Аларның эше тыгыз, чөнки хаҗга барырга телəүчелəр бер ел алдан юлга əзерлəнə, теркəлə башлый, ə юлламалар квота буенча гына бирелə. Русиягə 2024 елга 25 меңгə якын юллама бүленгəн. Быел зур хаҗ июнь аена туры килə. Согуд Гарəбстанында бу чорда көндез якынча 44 градус эсселек көтелə. Шуңа карамастан, хаҗ операторлары мəгълүматына караганда, урынар инде бетеп килə.

Гомрə сəфəренең төрле вариантлары тəкъдим ителə: 10, 14, 17 һəм башка көнлеклəре бар. Рамазан аена хəтта 34 көнлек юлламалар каралган. Очыш (туры, күчеп утыру шарты белəн), яшəү (Əл-Хəрəм мəчетенə ерак яисə якын; өч яисə дүрт, биш йолдызлы кунакханə); туклану (яисə туклану кертелми) шартлары төрлечə. Русиядəге күпчелек оешмалар, шул исəптəн Уфадагы Үзəк Диния нəзарəтенə караган оешма, сəфəрне Мəскəүдəн башлый, ягъни башкалага үз уңаең белəн барып җитеп, төркемгə кушылырга кирəк. Əйткəндəй, Уфадан Мəскəүгə авиа билетлар кыйммəт түгел. Аларны Интернет сайтлар аша банк картасы, онлайн түлəү ярдəмендə уңайлы гына сатып алып була. Əмма килеп төшəчəк аэропортны (алар Мəскəүдə берничə), очышның көнен-сəгатен игътибарлап кат-кат карарга кирəк.

Шулай ук гомрəгə юллама алу, түлəү дə, гадəттə, Интернет ярдəмендə баш карыла, фирма хезмəткəрлəре бе лəн сөйлəшүлəр ватцапп аша бара. Əлбəттə инде, договорны кат-кат уку, акча күчерəсе реквизитларны оешманың рəсми сайтындагы мəгълүмат белəн җентеклəп чагыштыру мотлак.

Гомрəгə кузгалганда һəркем үз талəплəреннəн чыгып эш итə. Кемгəдер мəдрəсəдə бергə укыган сабакташлары, таныш имам, остаз я танышлар белəн бергə бару мөһим, кемдер юлның уңайлылыгын өстен күрə, кемдер яхшырак яшəү шартларын кайгырта. Без исə җайлырак бару-кайту юллары һəм Əл-Хəрəм мəчетенə якынрак кунакханəлəр тəкъдим итүче Мəскəү фирмаларының берсен сайладык. Алар, рəсми хаҗ операторына караудан тыш, Мəскəүдəн – Мəдинə шəһəренə, Җиддəдəн Мəскəүгə туры авиарейс тəкъдим итə иде. Əйткəндəй, изге шəһəр Мəккəдə аэропорт юк, Кəгъбə өстеннəн сыңар самолет та очмый, иң якын аэропорт якынча 80 чакрым ераклыктагы Җиддəдə урнашкан.

Көтелмəгəн хəллəр чыгып тора

Юлда четерекле хəллəр килеп чыгып кына тора. Уфадан көндезге икедə Мəскəүнең Домодедово аэропортына очасы рейс, Нижневартовскида буран чыгу сəбəпле, кичектерелə-кичектерелə, кичке сигезгə калды. Башта моңа сөендек, янəсе, өйдə озаграк була алабыз, аннан көенə башладык. Җитмəсə, без барып кушыласы төркемнең ватцапп-чатында хəбəр: Мəскəүдəн Мəдинəгə очасы рейс дүрт сəгать алгарак күчкəн. Ярый əле вакытны бер тəүлек чамасы запас белəн планлаштырган идек. Шулай да дулкынландыра: рейс сигездəн дə соңга калса, Мəскəүнең башка аэропортына очарга туры килəчəк, дип уйлый башладык, чөнки Домодедовога иртəнгə кадəр башка самолет юк. Əмма өметне өзмибез: Аллаһы Тəгалə бу юлга бер төшергəн икəн, иншаллаһ, безне ярдəменнəн калдырмас, дибез.

Яңа ел алды булгач, Уфа аэропорты кырмыска оясын хəтерлəтə. Белешмə пунктыннан самолет турында сорашабыз, ул, ниһаять, Уфага юнəлгəн, дилəр. Һəм без, сəгать 8дə очкычка утырып, Мəскəү вакыты белəн 8дə башкалага килеп тə төшəбез.

Домодедово аэропорты үзенең биниһая зурлыгы, җылылыгы, юлчылар өчен бөтен уңайлыклары булуы белəн таң калдыра. Берничə сəгать вакыт сизелми дə үтеп китə. Ватцапп-чаттагы төркемдə хəбəрлəр барлыкка килə башлый, регистрация үтəчəк урынга җыелабыз.

Оешма вəкиллəре безгə визалар, бейджиклар, махсус сумкалар тарата. Соңгы көннəрдə генə түлəп өлгерү сəбəплеме, минем бейджик та, виза да юк. Калганнар регистрация үтеп, каядыр юнəлде, без оешма вəкиле белəн йөзəрлəгəн конвертларны актарып чыктык – кəгазьлəр табылмады. Аллаһы Тəгалə сабырлыгымны янə сыный, күрəсең, дип уйлап куйдым. Виза əзер, дип əйткəннəр иде ич, аны бастырып алу озак булмас. Шулай булды да. Вəкил миңа визаны принтердан чыгарып алып килеп бирде һəм мин мөсафирлар төркеменə кушылдым.

Урта Əлəзəннəр

Төркемнең төп өлешен Пенза өлкəсенең Урта Əлəзəн авылы кешелəре тəшкил итə иде. Моны шуның белəн чагыштырып була: ягъни дə мəсəлəн Башкортстанның бер район үзəген нəн, əйтик, Чакмагыштан, кырык кеше берлəшə дə гомрəгə юллана…

Бу авыл турында татар матбугатында күп язылды. Ул язылганнар, ул мактаулар, мөгаен, бар да хактыр: Əлəзəн татарлары, сөбханалла, динле дə, уңган-булган да. Яшьлəр күп, күбесе гаилəлəре белəн юлга чыккан. Җитəкчебез – Рифат хəзрəт, ул һəрчак күтəренке рухта, бер генə дə зарланганын, сукранганын ишетмəссең.

Кувейтның “Җəзирə” компаниясе самолетында тел гарəпчə һəм инглизчə. Җиде сəгатьлəп очасы. Берəр сə гатьтəн кечкенə шешəлəрдə су, аннан – кока-кола, сандвич, бəрəңге-фри – яшьлəр ярата торган ризык ларны тараттылар.

Самолет зур, җылы. Кояш күзне чагылдырмасын өчен иллюминаторларны ябарга кушалар һəм тамак ялгап алып изри төшкəн юлчылар йокыга тала.

Нурлы кала Мəдинə-Мөнəвəрə


Иксез-чиксез дала-яланнар, диңгезлəр, таулар өстеннəн оча торгач, самолетыбыз Мəдинə шəһəренə якынайды. Иллюминатордан ук күз төшə: тирə-якта балчык та ком, тау да таш. Соры-саргылт тирəлектə берəн-сəрəн тəбəнəк яшел пальмалар күзгə ташлана. Шөкер, һава аланына имин-аман төшеп утырдык. Самолеттан чыгу белəн биткə искиткеч хуш исле җылы коры һава килеп бəрелə! Ул гүя бөтен кан тамырларына тарала… Мондый саф һаваны беркайда да татыганым юктыр.

Мəдинə аэропортына килеп керү белəн күплəр искəрткəн сүз хəтергə төшə: бөтен җирдə кондиционерлар. Бу хəлне үзең татып карамыйча аңлый-төшенə алмыйсың. Без никадəр җылы яратсак, гарəплəр шулкадəр суык ярата, күрəсең. Һəм кондиционерлар мөмкин булган барча урыннарда гөжлəп эшлəп тора: аэропортта, мəчетлəрдə, отель дə, автобуста… Шуңа күрə 35 градус җылыга килеп элəксəк тə, җылы киемнəрдəн котылырга ашык мыйбыз. Юлдашларыбызның йөз-битлəрен истə калдырырга тырыша-тырыша, ике автобуска төялəбез. Кемдер үзе белəн скотч алган, баш өстендəге вентиляторларны шуның белəн ябыштырып куябыз.

Аэропорттан кунакханəгə барышлый, Рифат хəзрəт шəһəр тарихы белəн таныштыра. Мөхəммəт галəйһиссəлəм күмелгəн шəһəрнең туфрагы чирлəрне, шик-шөбһəлəрне үзенə сеңдерергə сəлəтле, ди. Ул үзенең бəрəкəтле булуы белəн дə аерылып тора икəн: əз генə ашасаң да туясың, əз генə эчсəң дə сусын басыла, ди.

Кунакханəбез Мөхəммəт галəйһиссəлəм мəчете янында гына. Бик зур, иркен бу мəчетне бөтен тирəягыннан кунакханəлəр əйлəндереп алган. Бер читтə төзелеш краннары – кунакханəлəр төзү дəвам итə. Кайсыларын җимереп, юл төзилəр.

Безне отель фойесында өч кеше каршы ала. Берсе кулындагы подностан рауза таҗлары алып безнең өскə сибə, бер африканлы мөгез сыман озын чүлмəктəн зəм-зəм суы агызып бирə, берсе гарəпчə ниндидер матур-матур сүзлəр сөйли. “Гүзəл Мəдинə каласына хуш килдегез, мөселман кардəшлəр!” – дидер, мөгаен.

Тиз арада безгə бүлмə ачкычларын тараталар. Мин кырык яшьлек Мəрьям (ул өч бала анасы, Петербургта яши, иптəше Дамир хəзрəт андагы бер мөхтəсибəт башлыгы), утыз яшьлек Һəва (ул да өч бала анасы, иренең автосервисы бар, үзе тортлар пешерү белəн шөгыльлəнə) һəм егерме яшьлек Гүзəл (Пенза дəүлəт университетының математика факультеты студенты, ире көрəш буенча тренер) белəн бер бүлмəгə урнашам. Чемоданнарны ачып, юл киемнəрен алыштырабыз да мəчеткə ашыгабыз. Кызларның кайсысы – олы хаҗда, кайсысы берничə тапкыр гомрəдə булган – миңа караганда күпкə белемлерəклəр.

Мəдинəнең йөрəге – Пəйгамбəр мəчете

Əнə нинди зур, нинди күркəм икəн син! Пəйгамбəр мəчете (аны “Əл-Нəби мəчете” дə дилəр) белəн кунакханə арасында киң ак мəйдан, аңа зур-зур ак плитəлəр җəелгəн, бераз баруга – буй-буй келəмнəр. Аларда кемдер утырып тора, кемдер йоклап та киткəн. Бу мəйдан аша үтеп, кешелəр мəчет капкаларына таба ашыга. Биек капкалар тимердəн, бизəклəп ясалган, тəртип саннары язылган. Алардан үтүгə мəчет тирəли тəбəнəк җиңел “койма”лар ярдəмендə аерым-аерым зур-зур мəйданнар бүлеп алынган. Мəчет хадимнəре, кайсы җенес вəкиллəре күбрəк агылуга карап, аларның “капка”ларын я ирлəр, я хатыннар өчен ачарга карар итə. Мөнбəргə якынрак, алда ир-атлар җыела, артта – хатын-кызлар. Мəчет эченə керү мөмкин түгел: хатынкызлар өчен тəгаенлəнгəн ишек төбендəге кап-кара киемле, күзлəре генə күренеп торган хадимəлəр кире бора, тышта урын табып, тигез рəтлəргə тезелəбез. Күплəр мəчет, нəфел намазларын укый.

Баш өстендə – күбəлəк канатыдай аксыл, бизəкле чатырлар. Алар намаз укучыларны көчле көньяк кояшыннан саклый. Кичкə бу 20 метр биеклектəге гигант чатырлар җыела да багана сыман булып кына кала. Шундый 250 конструкция 143 мең квадрат метр мəйданны күлəгə белəн тəэмин итə ала икəн.

Халык искиткеч күп

Кыш көне булгач, намаз аралары якын, икендедəн соң күплəр ахшам намазына кала. Халыкның күплегенə, төрлелегенə хəйран калып, əйлəнəтирəне күзəтəм. Авылда Коръəн ашына унбиш-егерме кеше җыелса яисə “Нур” театрының зур залын тутырып тамашачы килсə, кеше күп, дибез. Биредə исə сабантуй хəтле генə түгел, ун, йөз сабантуй кадəр халыктыр, биллəһи.

Каян урын табып бетерəлəр дə ничек үзара бəрелешмилəр! Сөбха налла, кайсы иллəрдəн генə җыелмаганнар: каракучкыл һиндлылар, моңсу карашлы пакистанлылар, гаҗəп оешкан, төркем-төркем йөрүче малайзиялелəр, эрерəк сөякле төреклəр, африканлылар, һəм, əлбəттə инде, йөзлəре дə, теллəре дə якын-таныш үзбəклəр, кыргызлар, казахлар… Уфада я Мəскəүдə итəк кигəн хатын-кыз сəер кабул ителсə, биредə – итəге кыскараклар əллə каян аерылып тора. Хатын-кызның гына түгел, ир-атның да күлмəк итəклəре һəм җиңнəре озын, шортыдан йөргəн бер генə адəм заты да юк. Мин дə шундагы кибетлəрнең берсеннəн намаз күлмəге алып кидем һəм, ниһаять, башка хаҗиялəр кебек үк кыяфəткə кереп, җиңел сулап куйдым: киң, озын, уңайлы.

Шушы халык, имамның һəр сүзен йотлыгып тыңлап, ярга каккан диңгез сымак, бер сулыштан намаз укый. Кайчак, сабый балалар елаганын я сөйлəшкəнен исəплəмəгəндə, дөнья тып-тын кала. Һəр намаздан соң җеназа намазы укыла.

Кунакханəгə кайтып, кичке ашны ашыйбыз да ястүгə янə мəчеткə ашыгабыз. Рифат хəзрəт, Мөхəммəт пəйгамбəр (с. г. в.) мəчетендə укылган бер намаз – мең намазга, Мəккəнең Хəрəм мəчетендə укылганы йөз мең намазга тиң, дип искəртеп куйды ич, бер минут вакытны да бушка уздырасы килми.

Иртəнге дүрттəн торып, Һəва, Гүзəл белəн тəһəҗҗүд намазына китəбез. Мəчетнең эченə үк керəбез. Алдагы рəтлəр тулып та өлгергəн. Биек-биек алтынланган гөмбəзлəр уңга да, сулга да, алга-артка да рəт-рəт тезелеп китə. Идəндə – йомшак келəмнəр. Киштəлəрдə – Коръəн китаплары. Аларны хаҗилар мəчеткə бүлəк итеп калдыра икəн. Күплəр шуларны алып, Коръəн укый, кемдер – зикергə, кемдер сəҗдəгə оеган. Тəһəҗҗүдтəн соң – витр намазы, бер аздан – иртəнге намаз, кояш чыгып ярты сəгать үткəч укыла торган ишрак намазын укып, иртəнге ашка кайтабыз.

Рауда – Җəннəт бакчасы

Мəдинəдəге икенче көнне өйлə намазыннан соң хатын-кызларны Раудага оештырып алып китəлəр. Рауда – “җəннəт бакчасы” дигəн сүз, ул пəйгамбəр галəйһисссəлəм кабере белəн мəчет мөнбəре арасындагы, киңлеге – 22 метр, озынлыгы 15 метр булган урын икəн; бу мəйданчык – Оҗмах бакчасының Җирдəге бер өлеше, монда фəрештəлəр Аллаһы Тəгалəне олылаудан туктамый; монда намаз укыган кеше Җəннəттə намаз укыган кебек була, дип аңлата җитəкчелəр. Бу бəхеткə ирешү өчен дога кылыгыз, дилəр, чөнки кат-кат килеп тə Раудага кереп җитə алмаган төркемнəр була икəн. Безнекелəр муенына ачык яшел бейджиклар таккан, сумкалар бериш – шулар ярдəмендə бер-беребезне танып, халык дəрьясында адашмаска тырышабыз. Мəчет хадимəлəре бик җитди итеп тəртип саклый. Без, əлхəмдүлиллəһи, ике сəгатьлəп чират торып, телəгебезгə ирешəбез. Күздə яшь, ə күңелдə уйлар: мин монда нинди могҗиза белəн килеп элəктем, ник моңарчы килмəгəнмен, нишлəп йөргəнмен? Шул ук вакытта чиксез тынычлык һəм бəхет хисе…

Мөхəммəт галəйһиссəлəм, билгеле булуынча, сөекле хатыны Гайшəнең йортында вафат була һəм шунда җирлəнə. Бүгенге көндə бу урын, зиннəтлəп бизəлгəн бер бина рəвешендə, мəчет бинасы эчендə калган, өстендə – яшел гөмбəз. Беренче хəлифəлəр Əбү Бəкер, Гомəрнең дə (Аллаһ алардан риза булсын) каберлəре шунда. Əйткəндəй, Пəйгамбəр (с. г. в.) мəчете янында гына Əл-Бакый зираты урнашкан, Мөхəммəт галəйһис сəлəмнең бик күп туганнары, Хəдичəдəн башка хатыннары, сəхабəлəре шунда күмелгəн.

Тора-бара мəчет киңəйтелгəн, əлеге көндə анда, чатырлар тышындагы ак плитə җəелгəн мəйданнарны да кертеп, 500 мең кеше, ягъни ярты Уфа халкы, берьюлы намаз укый ала. Пəйгамбəр (с. г. в.) мəчетен тагын да зурайту өстендə эш бара икəн. Ничəдер елдан без барган кунакханə дə мəчет мəйданына əверелергə мөмкин, диделəр.

Иң борынгы мəчет Куба

Өченче көнне безне Куба мəчетенə алып киттелəр. Аның заманча бинасы тəүге ташларын Мөхəммəт галəйһиссəлəм салган иң борынгы мəчет урынында төзелгəн. Бинада искиткеч тынычлык, күркəмлек.

Анда намаз укыганда, нишлəптер, төркемнəн аерылып калам һəм безнең автобус туктаган тирəгə ашыгам. Килеп туктаганда алты-җиде генə булган автобуслар биш дистəгə əверелгəн. Ярый əле, төшкəндə санын караганмын. Əмма юк кына, табылмый гына бит кирəкле автобус! Кирəге чыкмас дип, симка да алмаган идем! И Аллаһым, адаштым бугай, ярдəм ит, дим, елардай булып. Бер биш минуттан, шөкер, мин эзлəгəн автобус, таныш йөзлəр күзгə чалына. Ул да булса, иртəрəк чыкканмын, имеш. Бу хəл миңа төркемнəн башкача аерылмас ка яхшы сабак була.

Гаҗвə – гаҗəп җимеш

Аннан без хөрмə бакчасына юнəлəбез. “Гаҗвə” дип аталган хөрмə пальмасы бары тик Мəдинəдə генə үсə икəн. Аның җимеше кара төстə, төше түгəрəгрəк. Бик туклыклы, витаминнар сандыгы. Хəдислəр буенча, ул оҗмах җимеше, җиде гаҗвəне һəм төшлəрен он итеп төеп ашаган кешегə агу да, сихер дə тəэсир итмəс.

Борын-борыннан гарəплəр шушы һəм башка төр хөрмə үстерү белəн шөгыльлəнгəн. Бакчаның капкасыннан үтəбез. Əкияткə керəбезмени: арыкларда сулар челтерəп ага, баш өстендə пальмалар, безнең талга охшаган ниндидер агачлар яшел чатыр хасил иткəн, һава салкынчарак, дымлы. Музей кебек фон ясаганнар: борынгы стильдəге кəнəфи-сəкелəр, элекке җиһазлар тезеп куелган, сыеклык салу өчен тиредəн ясалган турсык эленеп тора, лапас кыегына пальма ботаклары ябылган. Гарəп милли киемендəге хуҗа, безне күрүенə сөенеп, матур сүзлəр сөйли-сөйли, төркемебез өстенə рауза таҗлары сибə. Без мондый яхшы мөнəсəбəттəн тəмам йомшарып, күчтəнəчкə кап-кап хөрмəлəр сатып алабыз.

Өхед тавы


Аннан без Өхед тавына юнəлəбез. Безгə хəдислəрдəн, ислам тарихыннан билгеле бу тауны “Укчылар калкулыгы” дип тə йөртəлəр. Биредə 625 елда Мөхəммəт (с. г. в.) җитəкчелегендəге мөселман укчылар һəм Əбү Суфьян җитəкчелегендəге корəеш мөшриклəре арасында канкойгыч сугыш була. Мөселманнар җиңелə, 70кə якын мөселман һəлак була. Аларның каберлəре тыйнак кына рəвештə киртəлəп алынган, билге өчен ташлар куелган. Əйткəндəй, Гарəбстанда зиратларны, каберлəрне бизəү, чардуган, кыйммəтле биек ташлар кую юк икəн. Шəһитлəр, сəхабəлəр рухына догалар укып, илебезгə иминлек телəп, кайтыр юлга кузгалабыз.

Əйе, тарихи җирлəр, изге урыннар… Ислам дине урнашу, таралу һич тə җиңел генə бармаган, Аллаһ хакына, ислам хакына тирлəр түгелгəн, каннар коелган.

1978 елда Майкл Хартның “Тарихта иң абруйлы 100 кеше” китабы чыга. Кешелек тарихында дини һəм дөньяви эшлəрдə иң зур уңышларга ирешкəн шəхесне билгелəү өчен галимнəр махсус алгоритм төзи. Ясалма акыл шундый нəтиҗəгə килə: андый шəхеслəрнең иң күренеклесе – Мөхəммəд галəйһиссəлəм. Ышанмыйча, кат-кат тикшереп карыйлар, нəтиҗə шул ук була.

Мəккə, Мəдинə шəһəрлəренə бүгенге көндə бары тик мөселманнар гына керə ала. Мөселман булмаганнар илгə ничек килə дисезме? Ул да булса, кунакларны кабул итəр өчен король тау башына махсус шəһəр төзеткəн, ул Өхед тавы яныннан күренеп тора.

…Мəдинəдə өч төн кунарга тиеш булсак та, дүртне кунабыз. Бу мөмкинлеккə сөенəм генə: дүртенче көнне теге ак мəйданда якыннарым үтенече буенча сəдакага хөрмə җимешлəре таратам, үз җаема əкрен генə, уйлана-уйлана, Пəйгамбəр (с. г. в.) мəчетен урап чыгам, əрвахлар рухына дога кылам, якыннарым язып җибəргəн телəклəрне укыйм.

Ихрамга керү. Зүл-Хүлəйфə

Иртəгəсенə без кунакханəдə үк ихрамга керергə əзерлəндек. Моның өчен тырнаклар киселə, тəндəге артык төклəр кырыла, госел коеныла, чиста-пакь киемнəр киелə. Иратлар исə махсус ихрамга урана. Ике зур гына ак тукыма кисəгенең берсе махсус каеш белəн билгə ныгытыла, икенчесе муен тирəли урап ябыла. Кəгъбə яныннан үткəндə ул уң кул ачык калырлык итеп бөркəнелгəн булырга тиеш. Баш киеме кияргə ярамый. Аяк киеменнəн үкчəсе ачыклары рөхсəт ителə. Хатын-кыз исə гадəти киемнəрен кия, йөз һəм кул чуклары каплаулы булмый.

Мəккəгə хаҗга я гомрəгə чит яклардан килүчелəргə ихрамга керү өчен биш урын, ягъни микать билгеле. Хаҗга Мəдинə шəһəреннəн юнəлүчелəр Мəдинəдəн ун чакрым ераклыктагы, ə Мəккəдəн иң ерак (450 чакрым) микать булган Зүл-Хүлəйфə мəчетендə туктала. Мөхəммəт галəйһиссəлəм үз гомерендə соңгы хаҗын кылганда, нəкъ шушында ихрамга кергəн.

6 мең квадрат метрлы мəчет территориясендə хаҗиларга юыну, киенү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Без, кунакханəдəн үк əзерлəнеп чыккач, биредə гомрə хаҗын үтəүгə ният кылып, ике рəкəгать намаз укып, ихрам халəтенə керəбез, ягъни гомрə хаҗыбыз шушы мизгелдəн башлана. Ихрамдагы кешегə байтак нəрсəлəр хəрəм санала: хушбуй сөртү, чəч-тырнак кисү, якынлык кылу, җан иялəрен (ялгыш та ярамый) үтерү, бəхəслəшүəрлəшү. Əгəр хаҗилар, онытылып, шул эшлəрне башкарса, алар корбан чалырга я сəдака бирергə тиеш була.

Махсус зикерлəрне, тəлбия сүзлəрен кабатлыйбыз: “Лəббəйкəллааһүм мə лəббəйкə, лəббəйкə лəə шəриикə лəкə лəббəйəкə, иннəлхəмдə үəн-нигъмəтə лəкə үəл-мүлкə, лəə шəриикə лəк”. Мəгънəсе: “Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдəшең юк. Дөреслектə, барча мактау һəм нигъмəт Сиңа хас һəм мөлкəт тə Сиңа хас. Синең бернинди тиңдəшең юк”.

Юл буенда тау да таш. Əмма кайбер урыннарда алар өстендə сыек кына яшеллек. Пейзаж, дөресендə, фантастик кино күренешлəрен хəтерлəтə. Бу кадəр дə кырыс шартларда ничек яшилəр микəн, борын сəүдə кəрваннары ничеклəр йөрде микəн дип, гаҗəпкə каласың. Юл газабы – гүр газабы дип, элеккелəр юкка əйтмəгəндер. Ислам динендə мөсафирларга карата аерым мөнəсəбəт тə юл михнəтлəре белəн бəйледер, мөгаен.

Ара-тирə дөя көтүлəре очрый. Бер урында ике-өч дөя көтүдəн аерылган, көтүчелəре аларны көтүгə кушарга азаплана. Юллар тигез, төзек. Сарык төягəн пикаплар узып киткəли.

Əссəламегалəйкем, Мəккə-Мөкəрəмə!

Караңгылык җирне каплаганда, Мəккəгə якынлаштык. Аның исеме татар җырларында рифмага салынган: “Эх, Мəккə-Мөкəррəмə, МəдинəМөнəвəрə”… Шəһəр өстеннəн мəһабəт булып, əкияти бер күренеш булып, сəгатьле манара яшькелт нурын чəчə. Бу сəгать “Абраҗ əлБəйт” комплексының Король манарасына куелган һəм дөньяда иң биек урнашкан (җирдəн 400 метр өстə) иң зур сəгать (диаметры 43 метр) булып тора.

Без урнашасы кунакханə Мəдинəдəге кунакханəгə караганда берничə тапкыр зуррак, заманчарак та. Фойеда халык кайный. Əлеге дə баягы, нинди генə ил кешелəре юк! Дистəлəгəн лифтлар туктаусыз өскə-аска йөреп тора. Кичке ашка соңга калган идек, безгə коры паек кертеп бирделəр: анда төрле соуслар белəн шаурмага охшаган ризык, бəрəңге-фри иде – кызларга бик ошады. Чəйнек бар, чəй эчеп алгач, бөтенлəй хəл кереп китте. Төнге бердə без, автобуска чыгып төялеп, Əл-Хəрəм мəчетенə юл тоттык. Кунакханə белəн мəчет арасында 15-30 минут саен зур автобуслар йөреп кенə тора, алар бушлай.

Автобус тукталышыннан соң бай так кына таутүбəн җəяү барасы. Мəккə шəһəре көньяктарак урнашкангамы, анда төнлə дə җылы. Кеше искиткеч күп. Уң якта төзелеш краннары кала (бер үк вакытта үзенə миллионлаган кешене сыйдыра алган мəчетне тагын да киңəйтеп төзилəр), сулда – биекбиек кунакханə биналары. Юлда ике яктан ак чиклəгечлəр тезелгəн – халык агымы шул рəвешле җайга салына. Өзлексез кеше йөрүдəндер инде – асфальтның җимерек урыннары бар. Караңгырак та. Менə шул караңгылыктан кинəт ак плитəлəр җəелгəн, көчле прожекторлар белəн яктыртылган мəйданга килеп керəсең. Уң яктагы мəчет диварлары шулкадəр матур бизəлгəн – аларны, мөгаен, дөньяның иң талантлы архитекторлары, дизайнерлары проектлагандыр. Ак, алтын, күксел төслəр үзара шулкадəр гармонияле яраша, манаралар, ишеклəрнең рəвешлəре, бизəлешлəре гаҗəеп гүзəл! Масштаб хәйран калырлык. Борынгылык һәм заманчалык кушылмасы таң калдыра.

Кəгъбə – иң борынгы гыйбадəт йорты


Матур капкаларның берсеннəн эчкə үтəбез. Күз чагылырлык яктылык һəм шул якты нур эчендə – алтынлап чигелгəн кара тукымага төренгəн Кəгъбə! Моңарчы телевизордан, календарьлардан бик күп мəртəбəлəр күрелгəн булса да, аның үзен килеп күрү бөтенлəй башка. Күзгə яшьлəр бөялə һəм үзем дə сизми пышылдыйм: “Əссəлəмегалəйкем, Кəгъбə! Нинди гүзəл син!” Ул зур да кебек түгел, əмма мəгърур. Ул кечкенə дə түгел – əллə каян күренеп, кара төстə булса да, балкып тора. Хаҗиларның күзе – шунда, йөрəге Аллаһка юнəлгəн. Җир шарының сəгатьлəре күчеп-үзгəреп торган күпме төбəклəрендəге күпме намаз иялəренең күңел күзе аңа төбəлгəн.

Кайбер риваятьлəр буенча, Адəм галəйһиссəлəм Оҗмахта яшəгəн чагында Аллаһ Тəгалə нурдан бер багана хасил итə, Адəм атабыз шуның тирəли тəваф кыла торган булган. Мəккəдə Адəм галəй һиссəлəм, Оҗмахтагы нур баганасына охшатып, Җирдəге тəүге гыйбадəт йортын – Кəгъбəне төзи, диелə кайбер чыганакларда. Бер почмагына Оҗмахтан төшкəн ташны беркетə. Туфан калыкканда Кəгъбə ком астында кала, аны Ибраһим һəм Исмəгыйль галəйһиссəлəмнəр яңартып сала. Гасырлар дəвамында, əлбəттə, мəчетне төзеклəндереп-яңартып торганнар. Аның бүгенге зурлыгы иңгə – 11,03 метр, буйга – 12,86 метр, биеклеге – 13,1 метр.

Тəваф – Кəгъбə тирəли əйлəнү

Без төркемебез белəн Кəгъбə тирəли тəваф кылучыларга килеп кушылабыз. Кəгъбəнең үзенə якынлашу мөмкин түгел. Кара таш беркетелгəн почмагында форма кигəн кеше, махсус эленгəн арканга кулын кидереп, өстə басып саклап тора. Шул таш турысына, ягъни Ямəн почмагына җитəрəк, барысы да сəлам бирə. Менə ни өчен ирлəрнең ихрамында уң кулбаш ачык калырга тиеш икəн. Кешелəр ташка якынрак килергə, орынырга, үбəргə тырышалар. Без үзəккə якынлашырга кыймадык. Урта тирəдəнрəк, адашмыйча, бер-беребездəн калышмыйча атларга тырыштык. Җитəкчебез Абдулла шəех җилкəсенə аклы-кызыллы арафат яулыгы ураган, шуны төсмерлəп аңа иярəбез. Төркемнəн калышсаң, барлык йолаларны дөрес итеп үтəвең шикле. Аяк астында сыңар сандалилар, сланцылар ята. Аяк киемең төшеп калса, син инде аны иелеп ала алмыйсың – халык агымы бер мизгелгə дə туктамый.

Җиде тапкыр əйлəнгəннəр түгəрəктəн чыга, яңа килгəннəр өстəлə тора. Җирдəге плитəлəр җып-җылы, алар кешелəрнең тəн җылысыннан кызган, күрəсең. Тəваф əйлəнгəндə Ибраһим галəйһиссəлəмнең ташка уелып калган эзен карап үтəбез. Вакыт тукталган. Син, чоңгылга элəккəн кечкенə йомычкадай, тəкбир, салават, тəһлил сүзлəрен кабатлый-кабатлый, те лəк лə реңне тели-тели, халык дəрья сында айкаласың-чайкаласың. Ярый без үткəн түгəрəклəрне санарга җитəкчебез бар: күз ачып йомган арада җиде тапкыр əйлəнеп тə өлгергəнбез.

Ибраһим мəкаме (аның эзе калган урын) артында ике рəкəгать тəваф намазы укыйбыз, зəм-зəм суы эчəбез. Зəм-зəм суын Мəдинəдə Пəйгамбəр (с. г. в) мəчете эчендə үк тəмлəп караган булсак та, монда ул аеруча татлы тоела. Ул суны артык зур булмаган кавырсын мичкəлəрдə китерəлəр. Махсус тəгаенлəнгəн кешелəр аларны һəрдаим карап, сак лап, тəртиптə тота.

Зəм-зəм коесы

Риваятьлəргə ярашлы, Ибраһим галəйһиссəлəмгə Аллаһы Тəгалəдəн шундый вəхи килə: хатыны Һаҗəр не күкрəк баласы (Исмəгыйль галəйһиссəлəм) белəн Мəккəгə чүллеккə илтеп куярга.

Ибраһим (с. г. в.), гаилəсе күздəн югалгач, Кəгъбə ягына таба борыла да: “Ий Раббым, бəгъзе балаларымны иген үсми торган җиргə Кəгъбə янына, ягъни Кəгъбə төзелəчəк чокыр җиргə илтеп куйдым, ий Раббым, аларга тəүфыйк бир намазларын үтəргə вə адəмнəрнең күңеленə аларның мəхəббəтен сал, шул Кəгъбə җиренə барып сəүдə итеп, кардəшлекне арттырып тормышларын киңəйтсеннəр вə аларга җимешлəрдəн ризык бир, шаять, Сиңа шөкер итəрлəр!” – дип дога кыла (“Ибраһим” сүрəсе, 37 аять).

Ачлыктан, сусаудан гаҗиз калган Һəҗəр, су эзлəп, шушы Сафа һəм Мəрва калкулыклары арасын җиде тапкыр йөгереп үтə. Шулчак Җəбраил фəрештə канаты белəн сугып, шул урында Зəм-зəм чишмəсе ургылып чыга. Һаҗəр аны тыярга, җыярга телəп: “Тукта-тукта!”, ягъни “Зəм-зəм!” – ди. Зəм-зəм коесы Кəгъбəдəн көнчыгышка таба егерме метрда урнашкан. Аның гаҗəеп составка ия һəм бетмəс-төкəнмəс суы көчле насослар белəн махсус урынга җибəрелə һəм, мичкəлəргə тутырылып, Əл-Хəрəм мəчетенə китерелə. Нух, Һуд, Салих һəм Шөгаеб (с. г. в.) пəйгамбəрлəрнең каберлəре Кара таш белəн Зəм-зəм чыганагы арасында, дилəр.

Шулай итеп, Аллаһ Тəгалə чүллəр, тау-ташлар уратып алган Мəккə каласы үзəненə миллионлаган кеше лəрнең күңелен юнəлтə: алар бүгенге көнгə кадəр шушы изге тарихи урыннарга хаҗ кылырга килəлəр.

Сай – Сафа һəм Мəрва калкулыклары арасын үтү

Шəех безне фотога төшəргə чакыра, югыйсə, кулдан да төшми торган телефоннар онытылган, күмəклəшеп фотога төшəбез һəм сай йоласын үтəргə юнəлəбез.

Сафа һəм Мəрва арасында хəзерге көндə махсус коридор төзелгəн. Баш өстендə көчле кондиционерлар гүлəп эшлəп тора: шактый салкын. Кеше күп. Туктап, зəм-зəм суы эчəргə мөмкин. Озын яшел лампалар белəн билгелəнгəн урынны ир-ат йөгеребрəк үтə. Калкулыкларга үрелеп кенə карап була, алар корылмалар эчендə калган. Анда җиткəн саен махсус догалар укыла.

Һəм менə без сай йоласын тəмамлап, кайтырга юлланабыз. Сəгать төнге дүрт. Мəчет тирəсе, урам тулы кеше. Автобус тукталышта көтеп тора. Ир-атлар чəчтарашка ашыга. Ихрамнан чыгу өчен алар чəчен кыскартырга я кырып алдырырга тиеш. Хатын-кызга исə бер тотам чəчен кыскарту да җитə. Шулай итеп, əлхəмдүлиллəһи, гомрə хаҗыбыз тəмам була. Күңелдə җиңеллек хисе. Шул ук вакытта, өнме, төшме дип тə аптырыйсың, чөнки соңгы бер атна эчендə шулкадəр ерак юллар үтелде, күпме яңалыклар – ышанырлык та түгел.

Иртəнге намазны кунакханəнең намаз бүлмəсендə укыйбыз. Җитəкчелəр əйтүенчə, кунакханə Əл-Хəрəм мəчете мəйданына карый икəн, һəм биредə укылган намазлар шулай ук зур мəгънəгə ия.

Җомга көн ир-ат җəмəгать намазына ашыга. Ə хатын-кызның бу көнне өйдə торуы хуплана, без юлдан соң бераз хəл җыябыз, якын-тирə кибетлəргə күз салабыз. Аларда мөсафирларга, хаҗиларга кирəк бар нəрсə сатыла, товар күп, кыйбат та түгел.

Шимбə иртəн таң атканчы кызлар белəн Əл-Хəрəмгə юнəлəбез. Тəһəҗҗүд, витр намазларын, таң аткач иртəнге намазларны укыйбыз, догалар кылабыз.

Изге тау Гарəфəт

Төш вакытында безне янə автобус көтеп тора: без Гарəфəт тавын зиярəт кылырга юнəлəбез. Аңа якынайганда автобуслардан төшерəлəр, арытаба җəяү генə үтеп була. Эссе, күзлəр чагыла, кара күзлек кими мөмкин түгел. Юл буенда базар оешкан, анда күлмəклəр, башка киелə торган чатырлар, намазлыклар, туңдырмалар, башка кирəк-ярак саталар. Хəер сорашучы аяксыз-кулсыз кешелəр күп.

Риваятьлəр буенча, Адəм галəйһиссəлəм, Оҗмахтан куылгач, Һиндстан янындагы Шри-Ланка (Цейлон) – утравына, Һəва анабыз Гарəбстандагы Җиддə шəһəре урнашкан төбəккə төшерелə. Алар кавышканчы кырык ел үтə. Аллаһы Тəгалə Үзенең мəрхəмəте белəн гафу итеп, һəркайсына юл күрсəтүче фəрештə җибəрə. Адəм галəйһиссəлəм белəн Һəва анабыз Гарəфəт тавында очрашалар һəм икесе дə, елап-елап, Аллаһтан гафу сорыйлар.

Зур хаҗга килүчелəр Корбан бəйрəме алдыннан шушы Гарəфəт тавында басып торачак. Бу йола – зур хаҗның кульминациясе. Аннан хаҗилар Мөздəлифə, Мина яланына китə. Без дə Мина яланына экскурсиягə юнəлəбез. Бихисап ак чатырлар. Кондиционерлар белəн җиһаз ландырылган йөз мең чатыр өч миллион кешене сыйдырырга сəлəтле. Зур хаҗ кылучылар Иблискə таш ату йоласын үтəячəк, хаҗилар исеменнəн корбаннар чалыначак. “Менə бу урынны машиналар тиз-тиз үтəргə тырышалар, – ди җитəкчебез, – бу – Ибраһим галəйһиссəлəмгə шайтан очра ган урын. Əнə тегендəге таудан Ибраһим галəйһиссəлəмгə Оҗмахтан җибə рел гəн бəрəн төшкəн”, – ди.

Тəүге вəхи иңгəн тау

Тиздəн каршыбызда Нур тавы күренеше ачыла. Ул Мəккəдəн өч-дүрт чакрым ераклыкта. Биредəге Һира мəгарəсендə Мөхəммəт галəйһиссəлəмгə Аллаһы Тəгалəдəн беренче вəхи килгəн, Коръəн иңдерелə башлаган. Пəйгамбəр галəйһиссəлəм еш кына бирегə килеп уйланып утырырга яраткан. Хатыны Хəдичə аңа азык-төлек китерə торган булган. Элеккелəр никадəр нык, түзем булган, дип уйлыйсың. Бу биек тауга күтəрелү өчен тəкъвалык та, көч тə, чыдамлык та мулдан кирəк булгандыр. Əлеге вакытта тауга яңа юл төзелеп ята. Түбəсендə, юлда кешелəр күренə.

 Экскурсия тəмам. Кунакханəгə кайтабыз. Иншаллаһ, һəр юлдашым бу мизгеллəрдə зур хаҗлар кылырга да гомер, сəламəтлек, мөмкинлек булсын, дип уйлыйдыр, мөгаен.

Шул көнне без өстəмə гомрə хаҗына юнəлəбез. Кичкə таба төркемнəн бер дистəлəп кеше җыелып, такси яллап, Гайшə (əт-Танъим) мəчетенə барып, намаз укып, ихрамга керəбез (Мəккəдə яшəүчелəр ихрамга шушында керə ала) һəм гомрə йолаларын – тəваф белəн сай кылабыз. Кемдер вафат булган əти-əнисе өчен гомрə кыла, кемдер монда килүдəн мəхрүм үтə карт, авыру туганнары өчен бу гыйбадəтне үти.

Җиддəдə кунакта

Иртəгəсенə – тагын сəяхəткə. Бу юлы – Җиддə шəһəренə. Һəва анабыз Оҗмахтан төшкəн Җиддəгə. Гарəпчəдəн бу исем “əби” дигəнне аңлата икəн. Сиксəн чакрым гына ара, əмма биредə һава дымлырак, яшеллек күбрəк. Бай шəхси виллалар, заманча небоскреблар күренə. Юлдагы бер мəчеттə туктап, өйлə намазын, икендене укып алабыз.

“Батырга да ял кирəк”, – ди Рифат хəзрəт. Тəүдə бер сəүдə үзəгенə тукталабыз. Иң күп тəкъдим ителгəн товар – хушбуй. Гарəплəр хуш исне дə, хушбуйны да ярата. Кибеттə ислемайны шешəлəргə салып, бүлеп саталар. Иң азы биш риалдан башлана (бер риал безнең 25 сумга тиң). (Мəчетлəрдə исə хуш исле суларны келəмнəргə сиптереп йөрилəр). Балалар өчен кибетлəрендə киемнəр кайдан гына китерелмəгəн: Бангладеш, Һиндстан, сыйфатлары шактый яхшы. Хатын-кызлар өчен күлмəклəр барысы да бер иш, бер хак (50-65 риал). Ир-атларга озын күлмəклəр (50-90 риал) сатыла. Барлык кибетлəрдə дə диярлек сатулашырга кирəк һəм хакны күпкə төшереп була. Шундагы киосктан ризык бəялəрен белешəм. Хот-дог – 5 риал, чəй 1 риал тора, ягъни безнеңчə 150 сумга тамак ялгарга мөмкин.

Əйткəндəй, Җиддəдə яланбаш йөргəн хатын-кызлар очрады, əмма алар килгəн халык – азиатлар я африкалылар иде.

Кайда да сатучылар – ир-ат. Гомумəн, Согуд Гарəбстаны ир-атлар иле. Эшчелəр арасында башка иллəрдəн килгəн кешелəр дə күп, əлбəттə. Алар бөтен өлкəдə: отельдə, фойеда, ашханəдə, таксида, кибеттə, мəчеттə… Тавышлары көр, кулларын болгый-болгый, кычкырып-кычкырып сөйлилəр. Хатын-кызга караш… хатын-кызгача, ничектер, өстəн торып, жəллəбрəкме дигəндəй. Бер уй бөтерелə: монда хатын-кыз ни генə эшли микəн соң? Җавап – демографиядə: халык саны Мəккəдə 1965 елда 185 мең кеше булса, 2020 елда ике миллионнан артып киткəн. Абдулла шəех əйтүенчə, һəр гаилə диярлек күпбалалы. Чынлап та, тоташ карадан киенгəн Мəдинə, Мəккə хатыннары, кагыйдə буларак, намазга ялгыз йөрми, аларга, ким дигəндə, эреле-ваклы бер-ике бала ияргəн булыр.

Һəм мин үзебезне чынлап торып жəллəп куям: һи-и-и, безнең хатын-кызлар кибетлəрдə – сатучы, мəктəптə – укытучы, дəваханəдə табиб булып эшлəмəсə, нишлəр иде микəн икътисадыбыз? Юк, куркыныч берни дə булмас, ир-атка яңа эш урыннары пəйда булыр, ə менə балалар, һичшиксез, күбəер һəм белгечлəр, сəясмəннəр ничек арттырырга белмəгəн халык саны да артып китəр иде. Дөрес, кайтыр юлга чыккач, Җиддə аэропортында гарəптерме, башка миллəтме хатын-кызларының билетлар регистрациялəп торуын, “Җəзирə” компаниясе стюардессаларын күрермен – əмма алар бармак белəн генə санарлык.

Җиддəдə əбəт вакытында бер кафега тукталабыз. Дөге, тавык ите, суган, кəбаб (порция зур, ашап та бетереп булмый), салкын су, пепсикола бирəлəр, бу 25 риал (625 сум) тəшкил итə. Урта Əлəзəннең берничə текə егете берлəшеп, кырыклап кеше өчен үзлəре түли, ягъни сəдака чыгара, рəхмəт төшкерелəре.

Аннан Кызыл диңгезнең Җиддəгə уелып кергəн бер култыгына килəбез. Телəгəннəр көймəдə йөзə, шулай ук икенче бер култыкта су керəбез. Яр буенда урындагы халык та күп, хатын-кызлары утырып кына тора, суга керми. Кояш кичкə таба борылуга пляж хезмəткəрлəре халыкны тавыш көчəйткечлəр белəн кисəтеп, судан чыгара да башлады. Кызыл диңгездə акулалар очраштыра, шуңадыр, дип уйладык.

Рекламасыз да була икəн

Җиддəдəн кайткач, калган көннəрдə үз җаебызга йөрибез. Шəһəрне күзəтергə, кибетлəргə күз салырга да мөмкин. Мəккəдə, Мəдинəдəге кебек үк, юл буенда реклама плакатлары, фотолар бик аз. Мөгаен да, чизбургер рекламасы гына күренгəндер. Һəм җитəкчелəредер, милли киемдə ике ир-ат төшкəн зур фотобаннер – шуның белəн бетте. Бары тик кибет исемнəре язылган (алар гарəпчə, сирəгрəк – инглизчə). Əл-Хəрəм мəчете янындагы кунакханəлəрнең исеме ике телдə дə язылган, əлбəттə. Ягъни визуаль шау-шу юк дəрəҗəсендə. Урамнарда өстенлек җəяүлелəрдə түгел – водительлəрдə. Тар гына урамның теге ягына чыгу өчен шактый вакыт көтеп торырга кирəк.

Кунакларга, хаҗиларга кырын караучы, ачуланучы, кычкыручы, эчүче, тəртипсез кеше юк, тып-тыныч, тəртип, сөбханаллаһ. Шулай булырга тиештер дə, чөнки мөселман кешесе, аеруча Мəккə, Мəдинə кебек изге җирдə, гөнаһ кылудан уттан курыккан кебек курка.

Урамдагы кибетлəрнең җиргə таратып ташланган товарлары төнгелеккə ничек “биклəнə” дисезме? Аларның өстенə киң зур япма ябалар – “йозак”лары шул.

Сагындыра туган як…

Мəккəдə алты кич кунып, көче-хəле булганнар хушлашу тəвафы кылып, таңнан Җиддə аэропортына җыенабыз. Аэропортның суыткыч сымаграк тоелган көтү залына урнашабыз. Һəркемгə бишəр литр зəмзəм суы таратып бирəлəр. Кемдер зəм-зəм суын кечкенə шешəлəргə җыеп, багажына тутырган – алай ярамый икəн, бушаттыралар.

Җиде сəгатьлəп очыш һəм без – Мəскəүдə. Монда инде барысы да өйрəнелгəнчə, күнегелгəнчə. Иң кызыгы: беркайдан да суык өрми – җылы. Багажларны алып, стадиондай зур Домодедовода адашмаска тырышып, кассага чабабыз. Сəгать ярымнан Уфага кузгалырга торган самолетка өлгерəбез, əл хəм дүлиллəһи. Даша исемле стюар дессаның йөзенə озак итеп гаҗəплəнеп карап торам. Хатын-кыз булуына, нечкə йөз сызатларына… Һəм, арып-алҗып, йокыга талабыз.

…Уфада минус 25 градус. Ярый əле безне каршыларга туннар, кышкы итеклəр алып килгəннəр, шуларга төренеп, авыз-борыннарны каплап, өйгə юл алабыз. Самолетта очулар, озын сəфəр эзсез калмаган – колак тонган, баш гүли, көчле томау, хəлсезлек. Əмма күңелдə аңлатып биргесез канəгатьлек хисе: Аллаһыга шөкер! Гомрə хаҗы кылып, исəн-сау туган якларга əйлəнеп кайтырга насыйп булды! Кимчелеклəрен кичереп, савапларын арттырып, Бер Аллаһы Тəгалə үзе кабул итсен гомрə хаҗыбызны!

Дилбəр БУЛАТОВА.

Уфа – Мəскəү – Мəдинə – Мəккə – Җиддə – Мəскəү – Уфа.

«Тулпар», 2024, 1 нче сан.

Поделиться