Изү һәм муен

(О лексемах со значениями ‘шея, воротник’ в тюркских и баскском языках.)

Баск диалектларында  irun, idun, indun ‘шея, горло, воротник (хомут)’ дигән мәгънәне аңлата. Бу сүзләрне баск галимнәре igun, irun, idun,  hugunugi  ‘рукоять (плуга), плодоножка’ сүзләре белән бәйләп карый.   igun ‘рукоять’ сүзенең сүзлек мәкаләсендә сулетин диалектындагы igunean ‘нормальное состояние человека’ сүзе дә мисалга китерелә. Соңгысына  татарча  ige (иге, игелек) хорошо, замечательно; добрый’ (борынгы төрки edgü, egü) сүзе фонетик һәм мәгънә ягыннан охшаш. (Шулай ук татарча qul ‘рука һәм qulaj  ‘удобный, достойный’ сүзләре арасындагы мәгънәви бәйләнешләр искә төшә.)

Баскча бу сүзләрнең структур-фонетик төзелеше төрки сүзләрнекенә бик охшаган. Мәсәлән,  идән, иген,  игү, игәү, эрен һ. б.  Моннан тыш, галимнәр билгеләвенчә, —н – тән әгъзасы атамаларына ялганучан кушымча, борын, буын, куен, ирен, яурын (Әхмәтьянов).

Татар телендә ‘шея, горло’ мәгънәсендә mujyn сүзе актив кулланылышта. Бу һәм тунгус-маньчжур телләрендәге мойе, моңон < монгон ‘шея’ (ССТМЯ I: 546) сүзләрнең, сүз башындагы м- авазының төшеп калырга мөмкинлеген, g > d күчешен, баск телендә i ~ u үзгәреше ешлыгын исәпкә алганда,  югарыдагы баск сүзләре белән якынлыгы бар кебек.

Татарча iren ‘губа, губы’ сүзе белән баскча irun  ‘шея, горло, шейка’ сүзе арасында да мәгънәви якынлыкны эзләп булыр иде. Ләкин  баск телчеләре irun  сүзенең eroan ‘нести, везти, ходить’ белән охшашлыгына күрсәтә.

Шулай ук татарча  jaqa ‘ворот, воротник; нашейное украшение – нагрудник с монетами’ сүзе бар. Бу сүзне галимнәр  борынгы фарсы  jax  ‘хомут’ һәм  рус телендәге иго белән  чагыштыралар. Татарча jögän ‘узды’ этимологиясен ачыклап, Р. Г. Әхмәтьянов  грекча ςυγον, латинча jugum, jungo ‘хомут, узды’ мисалын китерә, бу латин-грек сүзләре борынгы төрки телләргә Бактриядән – Урта Азия грек дәүләтеннән кергәннәр, ди,  žik- ‘запрягать’ сүзен дә шушы борынгы ояда карый.  Татарча jök ‘груз, вьюк’, борынгы төрки jüδ—  ‘грузить’ сүзләре дә бирегә тоташмыймы икән? Шулай ук  башкортча haqal, saqal ‘нагрудник’ сүзе башкорт телендәге jaγa ‘воротник’ белән бик охшаш.

Безгә  калса, ачкычны тән әгъзаларын белдерүче сүзләрдән эзләргә кирәк. Татарча ,  уйгырча äŋin, тувача egin  ‘плечо, загривок’ сүзләре басктагы  igun, irun, idun,  hugunugi  ‘рукоять, плодоножка’ мисалына параллель була ала. Кулбаш сүзенең синонимы булган иңбаш ны да онытмыйк, ягъни иң сүзе ‘кул’ мәгънәсен дә бирә.

Баск телендәге irun, idun, indun ‘шея, горло, воротник’ мисалына татарча izü ‘нагрудник; ворот, вырез’ сүзе тәңгәл килә.  Р. Г. Әхмәтьяновның татарча  izü сүзен iz-, ez-, ϊz- < *jϊrγ—  ‘проводить борозду; пахать; шить зигзагом’ фигыленә,  ϊzan, маньчжурча  irun, jurun ‘межа’ сүзләренә тоташтыруы да бу фикерне куәтли. Шунысы кызыклы, татарча izü нең омоформасы  – iz- ‘толочь; мять; месить; раздавливать; жестоко обращаться, эксплуатировать’ фигыле.  Килеп чыгышлары төрле, дип раслана. Әмма муен, яка, бугаз мәгънәсен белдерүче сүзләр белән  җигү, изү мәгънәләре арасындагы бәйләнеш мантыйкка ярашлы. Җигү, игә китерү, үз кулаеңа куллану өчен малның  муенына бау салу, башына йөгән кидерү мотлак. Чагыштырыгыз: татарча iz-, чувашча ir- ‘мять, месить, угнетать’, баскча itsi, ertxi, hetsi, hesi, izi ‘закрыть, загнать, сжимать, уплотнять; ограждение’, itxian, itxipe  ‘закрытое место’.

Гомумән алганда, төрки телләрдәге иң, яка, йөгән, җик-, иге, ик-, ыз-, из-  сүзләре  катлаулы тарихи фонетик һәм морфонологик процессларны, борынгы телара бәйләнешләрне чагылдыралар булса кирәк. Шундый тәэсир кала: гүя ниндидер борынгы бер тамыр төрле чорлардагы төрле үзгәрешләр кичергән,  әмма кайбер формалары реликт буларак сакланып калган. Алар арасындагы мөнәсәбәтләргә структур-фонетик охшашлык  һәм мәгънәви бәйләнешләр шаһит. Гаҗәп ки, баск диалектларындагы irun, idun, indun, igun, irun, idun,  hugunugi сүзләре белән дә шул ук хәл күзәтелә.

Фотода: Башкорт хатын-кызларының милли кием өлгесе (селтәр, саҡал, һаҡал, яға, муйынса, башкиҙеү, алмиҙеү).

Фоточыганак: kitaplong.ru/nagrudnic.

Поделиться