Руслан СӨЛӘЙМАНОВ. Рухи конфликтлар дөньясында
(Язучы Д. Булатова иҗатына бер караш)
Әдәби әсәрдәге конфликт турында сүз йөрткәндә без, гадәттә, җиңелчә якын килергә яратабыз. Һәм хикәя, повесть, романнардагы конфликтларны теге яки бу проблеманы хәл иткәндә, үзара тарткалашучы геройлар мөнәсәбәтендә күрергә күнеккәнбез. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Асылда, әсәр үзәгендә яткан конфликт һәрвакыт образларның йөзгә-йөз бәрелешеннән тумый.
Мәсәлән, Дилбәр Булатованың хикәяләрендәге геройлар үзара ызгыш-талашларга кереп бармыйлар. «Командировка» әсәрендә Рәсимә, мөхәррире белән сүз көрәштермичә, юлга чыгарга риза була. «Ачык ишекләр көне»ндә Зөбәер, хатынының туган көне булуына карамастан, Азат Галиеч кушкан эшне җиренә җиткерә. «Күлмәк» хикәясендә алданган Рәшит, аңа икеләтә хакка күлмәк саткан сабакташы Нәҗипкә рәнҗүле булса да, үчләшми. Дустына булган ачуын киселгән агачларга төшерә: «Киерелеп, селтәнеп җибәрә, юан түмәрләр чырылдап икегә ярылып оча… Күз алдында һаман саннар биешә үзенең. Мең… «ыһ»… «чырык!» — биш йөз, биш йөз. Гүя дә түмәрләр түгел, меңлекләр йөзлекләргә ярыла» [Булатова Д. Туй, 2005. Б. 66]…
Гомумән, иң беренче чиратта, авторның хикәяләрендәге теге яки бу герой нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә, башка бер герой белән түгел, ә үз үзе белән, үзенең булмышы белән конфликтка керә.
«Зәңгәр күлдә өч торна» әсәрендәге Зөбәрҗәт, Уфадан Миләшле авылына практикага кайтып, саф мәхәббәт утларында яна. Ләкин чибәрләрне өнәмәгән, һинд җырларын вә биюләрен яраткан кыз сөйгәненнән баш тартырга мәҗбүр була. Рушаны, аның баласы бәхете өчен шундый адым ясый ул. Әмма бу адымны ясавы җиңел булмый. Күпме төннәре уйлануларда, үзенең нәфесе белән көрәшеп үтә аның. Бер яктан караганда. Зөбәрҗәтнең сөйгәне янында каласы да килә, ә икенче яктан, көндәше Лилиянең дә бәхетен чәлпәрәмә китерәсе килми. Ахыр чиктә, героиняның Рушанга ачуы да, рәнҗүе дә юк. Тик Зәңгәр күлне күрсәткәне, Торналар биюен, мәхәббәт хисен бүләк иткәне өчен олы рәхмәте генә йөрәген биләп алган. Көндәшенә дә ул бәхет кенә тели. «Мәхәббәте өчен үзенчә көрәшкән икән, аның җимешен искитәрлек үҗәтлек һәм кыюлык белән саклый алган икән — бәхеткә лаек түгелмени ул?!» — дигән нәтиҗәгә килә [Шунда ук. Б. 66]. һәм кеше бәхетен үз сәгадәтеннән өстенрәк куеп, Рушан яшәгән Миләшле авылыннан чыгып китә.
«Ачык ишекләр көне» хикәясендә Зөбәер образына игътибарыбызны юнәлтик. Аның яраткан һөнәре, оста куллары бар, кайтуына якты йөз, тәмле ашлары белән көтеп торган сөекле хатыны, бер минут та тик тора алмаган, бөтен өйне бер итеп йөргән өч яшьлек кызы — Чулпаны бар. Иске Уфаның аулак бер урамында карт юкәләр арасында тыйнак кына елмаеп утырган йорты бар. Бәхет өчен ни кирәк тагын? Ләкин хатынының туган көнендә болар барысы да юкка чыга. Зөбәер-нең сөйгәне дә, кызы да янып үләләр. Мәхәббәт оясыннан көл генә кала. Шул дәвердән башлана да инде героебызның үзе белән конфликтка керүе. Нәрсә эшләргә дә белми ул. Кайгыга бирелеп, киләчәккә кул селтәргәме? Әллә бер нәрсәгә дә карамыйча, яшәүне дәвам итәргәме? Уйланулардан соң, ул икенче юлны сайлый. Сукбай белән онытылганчы хәмер эчсә дә, икенче көнне теләнергә базарга аяк та атламый, ә яраткан эшенә кире кайта, тулай торактан бүлмә ала. Әмма монда «шеф шайкасы» аңа тыныч яшәргә ирек бирми. Бу очракта да ул кешелеклеген саклап кала. Аларны сыйламый. Ай саен аларга «ясак» түләргә дә ризалашмый. Гомер каршылык күрмәгән шеф шайкасы, Зөбәердән үз тәкъдимнәренә мондыйрак җаваплар алгач, соңгы чиккә җитәләр: көн дә аның бүлмә ишеген җимерәләр. Сабыр, тыныч холыклы героебыз сыгылып төшми. Тимер ишек эшли. «Ул — тимер ишек артында, ләкин җаны ирекле! Ул — кая кусаң, шунда бара торган күндәм хайван түгел, үзенең горурлыгын, кешелеген саклый белә торган кеше!» [Шунда ук. Б. 103].
«Онык» хикәясендә үзе белән рухи конфликтка кергән образ — Рәһинә. Ул баласын имезми, аны кабул итми, бәби табу йортыннан алып китәргә дә җыенмый. Ананың баласына карата булган тискәре мөгәлләмәсе түбәндәге сәбәпләргә бәйле: баланың атасы бәбине дә, анасын да бар дип тә белми; Рәһинәнең әнисе оныгын детдомга бирү яклы; чөнки кызы әле техникум да тәмамламаган. Тик шуны да онытмыйк, бернәрсәгә карамастан, аның күңелендә аналык хисе дә дөрли. Улы турында уйлап бәргәләнә. Нинди дә булса адым ясарга үзендә көч эзли. Мең сәбәпләр корбанына әверелеп, баланы ташларгамы, яки аларга игътибар итмичә, сабыйны кабул итәргәме дигән уйлар Раһинәне бимазалый. Тискәре фикерләр аны җиңә алмый. Газизә карчыкның яңа туган оныгы өчен янып йөрүләре, ана йөрәгендә урын алырга тырышкан тискәре уйларны юкка чыгара. Әсәр азагында инде ул дулкынланып, эчтән калтыранып, улы белән очрашуны көтә.
«Командировка» хикәясендә конфликт Мәрьям апаның күңелендә туа. Аларга журналист киләсен белгәч, өзгәләнә. «Безнең хакта нәрсә язарлар соң?» — дигән уй тынгы бирми аңа [Шунда ук. Б. 128]. Ә рухи конфликт исә, журналист килеп, сорау ала башлагач, җилгә оча. Ул Рәсимәнең барлык сорауларына да ашыкмый гына, төгәл итеп җавап бирә. Мактанмый, зарланмый. Аңарда, ялагайлану, ярарга тырышу да, масаеп, әллә кем булып кылану да юк. Ничек бар, шулай җавап бирә. Ул — сабыр ана. Врачлар унынчы баласын тудырмаска, ә аборт ясатырга тәкъдим ясагач, Мәрьям каршы чыга. Кайчыны врач кызга сузып: «Кис бер бармагыңны! Кис, кайсысы кирәкми? Берсен киссәң, әле тугызы кала бит,» — ди [Шунда ук. Б. 134]. Шул сүзләре белән ул бу дөньяда ана кешегә баладан да кадерлерәк җан иясе юк икәнен дәлилли. Фанилыкта һәр ананың Ходай тарафыннан бирелгән олуг Вазыйфасын ассызыклап үтә.
Тагын шунысы игътибарга лаек: геройларның теге яки бу мәсьәлә турында уйланулары әхлаки яктан акланырлык дөрес нәтиҗәләргә китерә. Алар ясаган нәтиҗәләр генә дөрес. Геройлар алдында килеп туган проблеманы башкача хәл итеп булмый. Әгәр икенче төрле хәл итсәң, һәлакәткә очравыңны көт тә тор.
Җиде кат уйлап, Зөбәрҗәт Рушанны ташлап китә. Әгәр ул бу адымны ясамаса, сөйгәне бәхетле булыр иде микән? Зөбәер кешелеклеген саклап калыр өчен, бүлмәсенә тимер ишек эшләп куя. Ә эшләмәгән булса, олы кайгылардан арынып та бетмичә, төшенкелеккә бирелеп, түбән тәгәрәр иде. Рәшит Нәҗипкә үпкә тотса да, аның белән конфликтка керми дөрес эшли. Рәһинә башта баласын ташларга уйласа да, ахыр чиктә, улын барыбер кабул итә. Ә киресенчә гамәл кылган булса, вөҗдан газабы аңа тыныч яшәргә мөмкинлек бирмәс иде. Әгәр Мәрьям журналистка үзенең булмышын бермә-бер арттырып сөйләп бирсә, аның асыл йөзе, һичшиксез, маска артында калыр иде.
Күрәбез ки, Дилбәр Булатова хикәяләрен анализлаганда конфликт мәсьәләсенә бер яклап кына якын килеп булмый. Аны, күнегелгәнчә, геройлар арасындагы бәрелешкә кайтарып калдыру да үзен акламый. Чөнки хикәяләренең үзәгендә яткан конфликт, иң беренче чиратта, геройларның рухи дөньясында туа. Аларның рухият дөньясы чикләреннән чыкмыйча үсеш кичерә дә, ниндидер бер мизгелдә, образ тарафыннан хәл ителеп юкка чыга. Шул рәвешле Дилбәр Булатова әсәрләрендә конфликт төшенчәсенең чикләре киңәя, мәгънәви яктан байый төшә. Ул геройларның үзара бәрелешүеннән генә гыйбарәт булмыйча, теге яки бу геройның үз үзе белән көрәшүе, рухи изалануы буларак та кабул ителә башлый.
«Башҡортостан уҡытыусыһы», 2009, 2 нче сан, 52–54 битләр.