БУЛАТОВА (СӨЛӘЙМАНОВА) Дилбәр Данис кызы Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч мәктәбендә укый, 1989нчы елда –  Калмашбаш урта мәктәбен алтын медальгә, 1994нче елда БДУның татар-рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.

Район гәзите «Игенче»дә оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләнә, «Башкортстан пионеры» гәзитендә тәүге мәкаләләре басыла. Студент елларында «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә байтак язмалары, тәүге әдәби тәҗрибәләре дөнья күрә.

Башкортстан «Китап» нәшриятында басылган дүрт чәчмә әсәр җыентыгы («Туй», 2005; «Көлдән яралган гөл», 2012, «Соң түгел», 2019; «Наза», 2022), үзнәшер юлы белән чыккан «Таяныч» әдәби-публицистик җыентыгы (Уфа, 2009) авторы. «Соң түгел» повесте 2022 елда «Казан утлары» журналының махсус сериясендә дөнья күрде.

Хикәяләре 1994-1996нчы елларда – «Тулпар» журналы оештырган хикәяләр конкурсында, 2012нче елда Татарстан диния нәзарәте үткәргән «Таян Аллаһка» әдәби конкурсында беренче урынны ала. 2001нче елда «Иделем акчарлагы» (Казан) яшьләр бәйгесендә проза буенча төп бүләккә лаек була. Хикәя һәм повестьлары, аларның русчага тәрҗемәләре Башкортстан  һәм Татарстан матбугатында даими басылып тора.

1994нче елдан «Тулпар» журналында эшли.  2006нчы елдан – «Тулпар»ның проза бүлеге мөхәррире.

Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре секциясендә проза өчен җаваплы. Башлап язучыларның әсәрләрен мөхәррирләү, дөньяга чыгару, әдәби конкурслар оештыру  өчен шактый көч сала. Әдәбиятны, якташ әдипләр иҗатын популярлаштыру өстендә дә эшли. С. Поварисов, С. Сафуанов,  К. Дәүләтшин, Р. Мифтахов, З. Акбәров, М. Кәбиров, Д. Булгакова, З. Кадыйрова, К. Шафикова, Р. Идиятуллин һ. б. әдипләр, галимнәр турындагы язмалары, алар белән интервьюлар аерым цикл тәшкил итә.

2013нче елда Альбина Хәлиуллина белән берлектә «Туган як әдипләре» җыентыгын төзеп, анда Башкортстанда яшәп татар телендә иҗат иткән 25 язучы һәм 6 тәнкыйтьченең биографиясе, иҗат үрнәкләре тупланды. 2015нче елда «Балкыш» республика әдәби конкурсын үткәрү идеясен күтәреп чыгып, аны оештыручыларның берсе булды. 2010 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Соңгы чорда фән белән кызыксына башлады. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2017 елда филология (чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма-типологик тел белеме) буенча кандидатлык диссертациясе яклады. «Тюркско-баскские параллели» (Уфа, 2019) фәнни-популяр китабын нәшер итте.

2021 елда «Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» исеменә, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татмедиа» АҖ филиалы «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Поделиться