Альбина ХӘЛИУЛЛИНА. Тел-әдәбият диңгезендә киң колач белән йөзә!

Дилбәр Булатова турында сүз чыкканда, күпләр аны иң беренче чиратта язучы буларак күз алдына китерәдер. Тор­мышның үзе кебек үк катлаулы язмышларны, кабатланмас вакыйгаларны үз эченә алган хикәя, повестьларын күпләр яратып укый, бер-бер артлы чыккан китаплары кибет киш­тәләрендә тузан җыеп ятмый, бик тиз таралып бетә. Шушы көннәрдә ул алтын юбилеен билгели, бу уңайдан аның тормыш һәм иҗат юлына бер караш ташламакчымын.

Туган авылы Кашкарда (Чакмагыш районы) үз әнисе укыткан мәктәптә башлангыч белем алган Дилбәр 1989 елда Калмашбаш урта мәктәбен – алтын медальгә, 1994 елда БДУның татар-урыс филологиясе бүле­ген кызыл дипломга тәмамлый. Хезмәт юлын 5 курста укыганда “Тулпар” журналында башлый һәм бүгенге көнгә кадәр, менә инде 28 ел дәвамында, сайлаган һөнәренә тугры кала.
Язмышын журналистика белән бәйләү, әдәби иҗатка тартылу буш урында гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. “Башкортостан пионеры” гәзитендә басылган тәүге мәкаләләре, студент елларында “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендәге язмалары, тәүге әдәби тәҗрибәләре каләм чарларга, иҗат сер­ләренә төше­нергә ярдәм итә. Мәктәп елларында район гәзите “Игенче”дә оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыль­ләнү дә үз өлешен керткәндер.
Тәүдә “Тулпар”да яшьләр проблемалары бүлеген җитәк­ләсә, 2006 елдан ул проза бүлеге мөхәррире вазыйфасын башкара. Аның кулы аша барлык чәчмә әсәрләр үтә, ягъни сайлап алына, әдәби таләп­ләргә, тел-стилистика кагыйдә­лә­ренә, журнал форматына туры китереп редакцияләнә. Гадәттә, бу әсәрләрнең күпче­леге журнал битләрендә генә түгел, арытаба дәүләт нәшри­ятларында, үз­нәшер китап булып, яисә башка матбугат басмаларында дөнья күрә.
Дилбәр Данис кызы Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсендә шулай ук проза өчен җаваплы. Биредә яшь һәм башлап язучы иҗатчыларның кулъязмалары тикшерелә, сыйфатлы әсәрләр сайлап алынып, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим ителә. Бүгенге көндә шул рәвешчә дистәгә якын чәчмә әсәр жыентыгы әзерләп тапшырылган һәм алар үз чиратын көтеп ята.
Чәчмә әсәрләрне барлау, таныту эшчәнлеге Дилбәр Булатованы якташ әдипләребез иҗатын, аларның иҗат лабораториясен өйрәнү юлына этәрә. Нәтиҗәдә, С. Поварисов, Р. Идиятуллин, Х. Мөдәрисова, М. Кәбиров, Д. Булгакова, Р. Мифтахов, З. Әкбәров, К. Шәфыйкова, Х. Исмәгыйлев, З. Кадыйрова, Г. Мир­һади, Р. Йөзлекбай һәм башка әдипләр, С. Сафуанов, К. Дәүләтшин, С. Хафизов, Л. Сәгыйдуллина, Л. Кәшфи, З. Әлибаев һәм башка галимнәр турындагы язмалары, алар белән интервьюлар аерым цикл тәшкил итә. Кызыксынучан журналист каләме белән кәгазьгә төшерелгән әдәби-публицистик язмалар­ның бер өлеше үзнәшер юлы белән чыккан “Таяныч” җыентыгында (Уфа, 2009) тупланган.
Яңа талантларны ачу, әсәрләрнең сыйфатын күтәрү максатыннан әдәби бәйге-конкурслар оештыру эшчәнлеге дә алып бара Дилбәр Данис кызы. 2007-08 елларда “Тулпар”да хикәяләр конкурсын үткәрсә, 2015 елда республика “Балкыш” әдәби конкурсын оештыруда катнашты. 2017-19 елларда “Илһамлы мизгел” нәсерләр конкурсын һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә аның йомгаклау тантанасын үткәрүгә күп көч салды. Бу конкурс журнал битләрендә әле дә бара һәм әсәрләр аерым җыентык булып дөнья күрүгә дәгъва итә. Узган ел “Тулпар” сайтында башланган хикәя-бикәяләр конкурсы шулай ук популяр булып чыкты һәм өр-яңа иҗатчыларны җәлеп итте. Әдәбиятчы-мөхәр­рирнең хезмәте лаеклы бәһа­ланды: узган ел ул “Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хез­мәткәре” исеменә лаек булды.
Дилбәр Булатова үзе дә актив иҗат итә. Аның иҗади мирасы елдан-ел күркәм әсәрләр белән байый, тирәнәя бара. Хикәя һәм повестьлары, алар­ның урысчага тәрҗемәләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында даими дөнья күрә. Башкортстан “Китап” нәшриятында басылган “Туй” (2005), “Көлдән яралган гөл” (2012), “Соң түгел” (2019) проза җыентыклары, басмага әзер­ләнгән “Наза” исемле яңа китабы аның оста каләм иясе икәнлеген раслый. Әсәрләре төрле конкурсларда җиңү яулап килә. Узган ел “Көтәрмен, дигән идең…” повесте өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм “Мәйдан” журналы гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби пре­миягә лаек булды.
Тормышта гади һәм азсүзле булып күренгән язучы иҗаты белән якыннан танышу көтел­мәгән шатлык хисенә чорный – ул затлы әйбергә кагылуга тиң. Язучы каләме сүз белән нәкышләп чигелгән вакыйгаларны күңелгә уярлык сәләткә ия. Академик Дания Заһидуллина “Казан утлары” журналында (2020,
№ 10) дөнья күргән “Чишмәдән – диңгезгә…” мәка­ләсендә Дилбәр Булатова әсәр­ләренең фәлсәфи тирән­леген, тел сыгылмалылыгын югары бәяләп: “Иҗа­тының көчле ягы – психологизм алымнарын отышлы куллану, үзен­чәлекле характерлар тудыра белүдә, хикәяләү теленең матурлыгы, байлыгы, сафлыгында…” – дип язып чыкты. Д. Булатова иҗатына карата төрле елларда матбугатта С. Поварисов, К. Дәүләтшин, С. Хафизов, Р. Камалов, Л. Кәшфи, А. Хәлиуллина, Р. Сөләйманов һәм башка галимнәр үз фикер-бәяләрен, хуплау яисә тәнкыйть сүзләрен әйттеләр.
“Туй”, “Лифт”, “Кунак мунчасы” кебек хикәяләреннән алып “Җантөяк” һәм башка повестьларына кадәр аралыкта язу­чының балачак хатирәләре дә, яшьлек хисләре дә, киләчәкне якты буяуларда чагылдырган хыяллары да, йөзьяшәр аксакал акылы да, теленең халыкчанлыгы да чагылып, балкып китә. Вакыйгалар тирән драматизм һәм психологик киеренкелек белән тасвирлана. Ә герой­ларының романтик характерлы, бай күңелле, ныклы рухлы, иманлы булуы аның үзенең дә ислам дине кануннарына тугры калуыннан киләдер, мөгаен.
Иҗат дөньясын аңларга омтылу, әсәрләрендәге серне чишү, затлылыкның асылына төшенү теләге мине замандашым Дилбәр Булатова белән тагын да ныграк якынайтты, иҗади бәйләнешләргә юл ачты. Безнең иҗади дуслык нәтиҗәле булды, дип зур ышаныч белән әйтә алам. Дистә елга якын элек Дилбәр белән Башкортстандагы хәзерге татар прозасының торышы хакында шактый бай материал тупланганлыгын ачыкладык, аны системага салып, киң катлам укучыларга чыгарырга кирәк дигән уртак фикергә килдек. Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат иткән 25 язучы һәм 6 тәнкыйтьченең биографиясе һәм библиографик чыганаклары, иҗат үрнәкләре тупланган “Туган як әдипләре” җыентыгы 2013 елда “Китап” нәшриятында басылып та чыкты. Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан М. Акмулла исемен­дәге Башкорт дәүләт педагогия университетында китап туе үткәрелде, әдәбият әһелләре әлеге басманың Башкортстан татар мәдәнияте, әдәбияты үсешендә зур вакыйга булуын ассызыклады, җыентык “Башкортстан татарла­рының ел китабы” дип бәяләнде. Безнең уртак эзләнүләр тагын да киңәйтелеп, шактый тулыландырылып, 2019 елда Казанда чыккан “Татар әдәбияты тарихы” китабының 7нче томына кертелде. Шушы көннәрдә генә табадан төшкән 8нче томда да Башкортстандагы татар әдәби процессы хакында уртак мәка­ләбез урнаштырылган.
Нәкъ беренче китапны язу барышында Дилбәрнең аналитик фикерләүгә маһирлыгын, гомумиләштерү, системалаштыру сәләтен күреп, бер очрашуда мин аңа фәнни эшчән­леккә кыюрак тотынып, аерым бер тема өстендә эшләргә киңәш иттем. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге әдәбият гыйлемендә бер кул бармагы белән генә санарлык булып калган галимнәр арасында яңа фикердәш булыр, дип өмет иткән идем. Әмма аның баск телен татар, башкорт телләре белән типологик чагыштырырга алынуын, теманы үзаллы эш­кәртүен, үзе бик яхшы белгән әдәбият өл­кәсеннән, җиңел генә ерып чыгардай берәр темага тотынмавын белеп гаҗәплән­дем. Фән өчен яңа сүз әйтүенә инануы, караш­ларының дәлил­ләнгән һәм нигезле булуы аңа, табигый каршылыкларга карамастан, максатын тормышка ашырырга юллар ачты. Төрки тел гыйлеменең аксакаллары Мирфатих Зәкиев, Марат Зәйнуллин, Геннадий Корнилов, Мәскәү галимәләре Анна Дыбо, Наталья Заика кебек мәртәбәле тел белгечләре аның кыюлыгын бәяләде – хезмәтен хуплап каршы алды, ярдәм кулы сузды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2017 елда ул чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма-типологик тел белеме буенча кандидатлык диссертациясе яклады, диссертация кысаларына сыймый калган материаллары 2019 елда Уфада “Төрки-баск парал­лельләре” (“Тюркско-баскские параллели”) фәнни-популяр китабында нәшер ителде. Дилбәр Данис кызы бүген дә социаль челтәрләрдә, шәхси сайтында кызыклы лингвистик фаразлары-табышлары белән уртаклашып килә, конференция, симпозиумнарда тикшеренү нәти­җәләрен фәнни җәмәгать­челеккә тәкъдим итә. Фәнни бас­маларда өч дистәдән артык мәкаләсе дөнья күрде.
Гаиләдә тугрылыклы тормыш иптәше һәм хәстәрлекле ана, буш вакытында пеше­ренергә, ремонт ясарга, чәчәк, яшелчә-җимеш үстерергә, дару үләннәре җыярга яратучы да ул.
Күрәбез ки, язучы, мөхәррир, журналист, галимә Дилбәр Булатованың күпкырлы шәхесе күркәм сыйфатларга ия. Ул бүген дә яшьлек елларыннан йөз тоткан әдәбият һәм тел диңгезендә киң колач белән йөзә.

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.

«Кызыл таң», 2022, 14 гыйнвар.

Поделиться