«Зифа тылсымы». Зифа КАДЫЙРОВА белән очрашудан

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1976нче елда Ахун урта мәктәбен тәмамлый. Гомер буе төзелештә эшли. Тормыш иптәше белән улы Руслан, кызы Регинаны тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә хаклы ялда.
Язучының татар телендә үзнәшер юлы белән дөнья күргән дүрт китабы, чын мәгънәсендә, укучылар мәхәббәтен яулады. 2008нче елда чыккан «Сагынырсың, мин булмам» һәм «Язмыш сынавы» китаплары икесе дә Татарстан Милли китапханәсенең «Ел китабы» исеменә лаек булды. 2010нчы елда «Көтеп узган гомер», 2013нче елда «Бәхеткә юл кайдан» китаплары басылды. Шунсы игътибарга лаек: бу дүрт китапның һәркайсының тиражы — унбишәр мең данә. 2012нче елда өч мең данә тираж белән урыс телендә «Сумбуль» («Сагынырсың, мин булмам» повестеның тәрҗемәсе) китабы нәшер ителде һәм 2013 елда шулай ук «Ел китабы» исемен алды. Моннан тыш язучының әсәрләре «Ашзел» (Уфа), «Мәйдан» (Чаллы) журналларында, «Кызыл таң» гәзитендә, дистәләгән район гәзитләрендә дөнья күрде.
Март аенда Зифа Кадыйрова “Тулпар” журналы чакыруы белән Уфада кунакта булып, М.Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар бүлегендә галимнәр, укытучылар һәм студентлар белән аралашты. Очрашу «Сәхипҗамал» хатын-кызлар оешмасында дәвам итте. Уфа әдәби җәмәгатьчелеге «Зифа Кадыйрованың иҗаты нигә популяр?» дигән сорауга җавап эзләде. Сезнең игътибарга 3. Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» повесте турында яңгыраган һәм башка фикерләрне тәкъдим итәбез.

Фәния Габидуллина, БР Язучылар берлеге рәисе урынбасары:
Зифа Кадыйрова иҗаты белән Башкортстанда яшәүчеләр иң тәүдә «Кызыл таң» гәзите аша танышты. Әле кулъязма рәвешендә генә булган беренче китабын гәзитнең мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка кемдер берәү «үзегездә бастырыгыз, тиражыгыз артыр», дип тәкъдим иткән. Ул аны бер тында укып чыккан да, миңа, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдиренә, басмага әзерләргә бирде. Әсәрне укыйм. Чыннан да, мавыктыргыч, аерылып булмый. Тик киң катлам укучыларга тәкъдим итәр өчен нык кына эшкәртергә кирәк. Тәүге саннарда басылган өзекләр ярыйсы гына эшкәртелде, төзәтелде. Сүзләрнең кулланылышы, җөмлә төзелеше, тыныш билгеләре — барысы да кул тидерүне сорый иде. Тик гәзиткә көн дә җиде-сигез бит өзек кирәк. «Ник төзәтәсең, болай да яхшы бит, җиңел укыла,» — дип, мине ашыктыралар. Әсәрнең соңгы өлеше эшкәртелми басылды. Гәзит укучылардан канәгатьсезлек белдергән бернинди дә хат та килмәде, үпкә дә ишетелмәде.
Чыннан да, Зифа Кадыйрованың әсәрләре җиңел укыла. Алар кыска-кы-ска җөмләләр белән язылган. Уратып-уратып табигать күренешләрен тасвирлау да, күңел хисләрен сурәтләү дә, кичерешләрне икешәр биткә сузуда юк. Безнең укучы соңгы вакытта нәкъ шундый тиз укыла торган китаплар белән кызыксына бит. Ашыгабыз. Әсәрнең нәрсә белән бетүе, нәтиҗәсе тизрәк билгеле булсын. Вакыйгалар шулкадәр тиз алмашына, китапның бер битендә әллә күпме яңалыкка тап буласың.
Безне балачактан тәрбияләгән нәфис әдәбият белән дус булганнар, әлбәттә, мондый җиңел язылган һәм җиңел укылган әсәрләрдән укып канәгатьлек ала алмый. Шуңа да Зифа
Кадыйрованың әсәрләрен язучылар һәм тәнкыйтьчеләр нәфис әдәбият әсәре буларак кабул итә алмый интекте. Әмма аларның укымлы булуын, үз укучыларын табуын, әллә ничәшәр кат яңадан басылуын беркем дә инкарь итә алмый. Сорау туа: нәрсәсе белән җәлеп итә соң Зифа Кадыйрова повестьлары? Андагы вакыйгаларның агымы, геройларының яшәеше уку-чыны уйландырмый гына үз артыннан ияртүе һәм конфликтларның иртәме-соңмы укучы күңеленә хуш килерлек чишелеше белән, минемчә.

Фәннур Гайсаров, «Яңа вакыт» гәзите мөхәррире (Оренбург шәһәре):
Читтә яшәүче татарларга яңа китаплар уку бик тансык. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, хәзер авыл ларыбызда да егылып китеп китап эзләүче, кирәксенүче бик сирәк. Яшьләр инде, әйтәсе дә түгел, урыс лашып бетеп баралар. Хәтеремдә, балачагыбызда, авылыбызда кич утырганда әби-әниләребез бездән чиратлатып гәзит-журналлардагы
хикәяләрне укыталар иде. Тыңлый-тыңлый, шәл бәйлиләр үзләре. Хәзер өлкәдә Татарстанда яки Башкортстан-да чыгучы матбугат басмаларын алдыручылар бармак белән генә санарлык. 3.Кадыйрова хакында Интернеттан белдем. «Сагынырсың, мин булмам» повестен башта диагональ буенча гына күз йөртеп чыктым, гәзит өчен озын бу дип уйладым. Ләкин, кайсыдыр җөмләгә күзем эләгеп калды да, ир кеше булсам да, күңелем йомшап, ахыргача укып чыкмыйча аерыла алмадым. Безнең гәзиттә басылып чыккач, әсәр укучыларның кызыксынуын, мәхәббәтен яулады.

Сабир Шәрипов, «Агизел» журналының проза бүлеге мөхәррире, БР Язучылар берлегенең проза һәм публицистика секциясе җитәкчесе:
Әдәбиятта художество дөреслеге һәм тормыш дөреслеге дигән термин-төшенчә бар, хәлбуки, алар сирәк кулланыла. Якташыбыз Зифа Кадыйрованың иҗатын да шушы яссылыкта карарга кирәк. Хаталан-масам, аның әсәрләрендә «тормыш дөреслеге» күбрәк, югыйсә, бер ялган икенчесен тудырыр иде. Мин дөньяны шулай күрәм, шулай тоям, шулай язам, ди гүя автор һәм шул максатына гелән тугры. Китаптан китапка… Төптәнрәк уйласаң, бу максат нигезендә катлаулы иҗтимагый-психологик мәсьәләләр бихисап бит. Ул мәсьәләләр элек тә, бүген дә адым саен: һәр шәхестә, һәр өйдә, һәр гаиләдә, һәр мәхәббәттә, һәм… мең-мең мөнәсәбәттә. Шатлыкларда, куанычларда… Сызлануларда, рәнҗешләрдә… Прозаикның әсәрләрендә халык үзен күрә, шуңа да Зифаның чәчмә әсәрләре укымлы. Мәгәр әдәби теория җәһәтеннән «бәйләнергә» байтак мөмкинлекләр күзәтелсә дә.
Иллә мәгәр һәр язучы үзенең укучылары (саны!) белән бәхетле. Бу — хакыйкать. Бигрәк тә хәзерге заманда. Өстәр идем: популярлык белән дә. Ә бит фикер гади генә сынамышка ба-рып ялгана. Әйтик, гади генә икмәккә. Кемдер тырышып-тырмашып, күңел салып икмәк пешереп тә, кемнәрдер аны ошатмаса, ай-вай… Зифаның китаплары төерле коймак түгел, алар тансык. Хәтта елаганда да, көлгәндә дә. Шуның белән автор мактаулы да, мактанычлы да. Шул бәхеттән Ходай аермасын үзен.

Марат Кәбиров, шагыйрь, язучы:
Зифа Кадыйрова — чын мәгънәсендә феномен инде. Язганнары минем өлкә түгел, мин корырак стилле, кискен характерлар белән эш итә торган язучы. Шулай да укып чыктым язганнарын. Әдәби осталык юк диярлек. Әмма күңел ашкынуы бар, үзе күргән-кичергәннәрне башкалар белән дә уртаклашу теләге… Ну, шундый ситуация: сине күрше апа туктата да сөйли башлый… Башта син сәгатькә карап-карап аласың, аннан соң вакыт үлчәме югала… һәм син тулысы белән аның хөкеменә каласың… һәм мин Зифа феноменының серенә төшендем дә шикелле. Ул үзе күргән, үзе белгән тормышны үз мөмкинлегенчә сурәтли, һәм ул күргән тормыш белән мин белгән тормыш — уртак. Ул әдәбиятны бик нык белмәсә дә, тормышны белеп яза. Ул кабинетларда әдәбият теориясен өйрәнеп һәм шуны әсәрләреңдә кулланырга тырышып утырган кешеләрдән миңа күпкә якынрак. Менә шушы уртаклык укучы белән язучыны бербөтен итә. һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Тагын шуны да әйтергә кирәк, Зифа статик күренеш түгел, ул әсәрдән әсәргә үсә бара. һәм аны яраталар, һәм ул популярлык буенча мине дә узып китте…

Лилия Сәгыйдуллина, педагогия фәннәре кандидаты:
«Зифа Кадыйрова» дигән үзенчәлекле күренеш белән мин беренче тапкыр берничә ел элек авылга ялга кайткач очраштым. «Кызыл таң»ны эзләп авыл китапханәсенә барсам, тупланманы күрше авылга алып киткән булып чыктылар, чөнки хәтта чират дәфтәре төзеп, Зифа Кадыйрованы укыйлар икән. Бу очрак Зифа Кадыйрова исемен хәтергә киртләп куйса, очрашуга әзерлек барышында «Сагынырсың — мин булмам» әсәре белән ныклап танышырга туры килде.
Зифа Кадыйрованың төп укучысы — хатын-кыз, ә хатын-кыз дөньясында хис-тойгы, эмоция, кичерешләр өстенлек итә. Шундый тональлеккә корылган әсәрләрне хатын-кыз яратып укый. Юкка гына «хатын-кыз романы», «мәхәббәт романы», «сентименталь роман» кебек серияләр белән китап кибетләре тулмагандыр. Ә татар әдәбиятында бу жанрлар киң үсеш ал-ган дип булмый. Димәк, Зифа Кадыйрова шул бушлыкны тутыручы, эшкәртүче ролендә чыгыш ясый. Соңгы 20-30 ел эчендә телевидение ярдәмендә мелодраматик сериаллар белән мавыккан халык зәвыгына аваздаш булуы белән дә Зифа Кадыйрова китаплары үз вакытын тапты, дияргә була.
Зифа Кадыйрованың герое — бик катлаулы тормыш юлын үткән, шул юлда табыш-югалтулар аша үз бәхетен тапкан хатын-кыз. Матур хатын-кыз. Ул көчсез көчле, йөрәк акылы белән акыллы, сынарга тиештә дә сынмаучы, бу дөньяга бирешми үз оясын коручы. Шуның белән ул укучыны җәлеп итә, чөнки китап уку барышында без: «Син кем? Синдә мин бармы?» — дип укыйбыз, геройлар язмышын үз тормышыбызга, үз язмышыбызга «үлчәп» карыйбыз, китап белән эчке диалог алып барабыз. Шул аралашу барышында геройларның да гади җир кешесе икәнлекләрен, син-мин кичергәннәрне кичергәнен күрәбез, тормыш чоңгылларын-кыяларын бергә үтәбез… Автор һәм укучы мөнәсәбәте нигезендә уртак дөнья туа, әсәр һәр укучының үз тарихы белән тулылана, баеп китә. Без юкка гына «укучы — автордаш», — димибез.
Аристотель сүзләре белән әйтсәк, әсәр укучыда «тормышка охшарга тырышуы белән» ләззәт, куаныч хисе тудыра, шатлык гормоннарының барлыкка килүләренә ярдәм итә. Шул ук вакытта проза әсәренә укыту-өйрәтү функциясе дә хас, ягъни ул укучыны дөнья төзелеше, тормышның ачылып бетмәгән яклары, кешенең психологиясе, аларныңэш-фигыль мотивацияләре белән таныштыра. Ләкин теләсә нинди әдәби әсәрнең уйдырма икәнен истән чыгармаска кирәктер: әдәби әсәрдән алынган белем иллюзия генә түгелме, дигән сорауга бүген берәү дә ачык кына җавап бирә алмый.
Әсәр «хеппи энд» белән тәмамлана. Тормыштагы кара төсләрдән, чарасызлыктан арыган кешеләр «Золушка» хакындагы әкиятләрнең яңадан-яңа вариантларыннан бервакытта да ялыкмаячак. «Бар нәрсә дә яхшы булыр», «Кешене өмет яшәтә», «Бирешмәскә кирәк», «Начар дигән әйберләр дә соңрак безнең файдага булуы мөмкин» кебек үз-үзенә көн-төн кабатлаган тәгъбирләрнең китап героенда булса да тормышка ашуы яшәүгә оптимизм өсти булса кирәк. Ни өчен бала чакта без әкиятләр тыңларга яратабыз? Дөнья моделен үзләштерәбез-өйрәнәбезме? Сер ачарга омтылабызмы? Бу сораулар, гомумән, проза әсәрен укуга карата да, шул исәптән Зифа Кадыйрова әсәрләренә дә карый булса кирәк. Зифа Кадыйрова китабы бүгенге катлаулы, заманда «җан табибы» ролен башкара булса кирәк. Китапның гади булуы да укучыны җәлеп итүче фактор. Ул әзерлексез укучының да «теше үтәрлек» итеп язылган.
Билгеле булуынча, вакытның төрле төрләре бар: тарихи вакыт, фәлсәфи вакыт һ.б. Әсәрдә вакытка урын бик аз бирелгән, анысы да көндәлек вакыт. Урын шактый ачык сурәтләнсә дә, вакыт конкретлашмаган, әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе теләсә кайсы чорда була алыр иде. 70нче елларда башланган вакыйгаларны тасвирлаганда да миндә, шул чор кешесендә, елмаю тудырган урыннар белән очрашасың: мәсәлән, тиз генә базардан «Жигули» машинасы чыгып алу… Вакытка карата мондый мөнәсәбәт әсәрдә төп игътибарның кичерешләр дөньясына юнәлдерелгән булуында, ахры. Автор өчен дә, укучы өчен дә вакыйгаларның кайчан булуы түгел, ә нәрсә булуы, алар хакында сөйләп бирү мөһим.
Әсәрнең гади һәм укымлы булуы, минемчә, аның композициясе белән дә бәйле. Композиция — бик гади, тезем тибында. Бу очракта композиция сүзен куллану да шартлы, чөнки әсәрдә фабула, вакыйгалар рәте өстенлек итә, ә ул әле сюжет түгел. Әсәрдә текст асты агымнары, катламнар, аллюзияләр юк. Әйтерсең, Зифа Кадыйрова әсәренә кадәр, аз дигәндә, 20нче гасыр татар әдәбияты да, дөнья әдәбияты да язылмаган.
Мин ике көн эчендә бер-бер артлы ике автор китабын укып чыктым: Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре һәм Марат Кәбировның «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы. Ике автор — ике тенденция, ике юл… Әдәбиятның киләчәген мин Марат Кәбиров юнәлешендә күрәсем килә, минем үземә шул юнәлеш якын. Ләкин бу — минем шәхси караш, ул «тәм», әдәби-мәдәни әзерлек, эстетик зәвык мәсьәләләренә, хәтта аң-йөрәктә фор-малашкан дөнья моделенә барып тоташа булса кирәк.
Гомумән алганда, китаплар төрле булырга, үз укучыларын табарга тиеш. Гөл-чәчәкләрнең төрлелеге болын матурлыгын арттыра гына төшә. Зифа Кадыйрова шул төрлелекне тудыручы, үз аудиториясен тапкан язучы. Мин аны самородок-эшкәртелмәгән саф табыш дип атар идем. Гадәттә, самородок — бу җирдә зур байлыклар яшеренеп яту күрсәткече. Безгә шул җирне — халык телен, күңелен, җанын — сакларга һәм якларга, эшкәртергә кирәк. Юкса, яңа Зифа Кадыйроваларның дөньяга чыкмавы да мөмкин.

Мөнир Вафин, «Тулпар» журналының шигърият бүлеге мөхәррире:
Зифа Кадыйрованың танылуы минем күз алдында булды. «Кызыл таң» гәзитендә чыккан повестьларын укучыларның көтеп алуларын белә идем. Язучылар берлегенең татар берләшмәсенә килгән кулъязмасын укучы һәм гәзиттә чыкканнары белән танышкан профессиональ язучыларның, әдәбият галимнәренең Зифа Кадыйрова иҗатына бәяләрен дә ишеткәнем булды. Алар аның әсәрләренең художество дәрәҗәсе түбән булуын билгеләделәр. Зифа Кадыйрованың югары филологик белеме булмавын, гади эшче икәнлегеннән хәбәрдар буларак та, «нәрсә кыйратуын» чамалап, китапларын укымый йөргән идем. Аның белән очрашу булачагын ишеткәч, үземне мәҗбүр итеп «Сагынырсың — мин булмам» китабын кулга алдым. Әлбәттә, пыран-заран китерәм дип, каләм-кәгазьне дә янәш куйдым. Укый башлаганда берникадәр чатаклыкларны билгеләп бардым, аннан китап мине үз эченә суырып алды һәм җитешсезлекләрен эзләү теләгем дә сүнде. Мин шактый калын — 254 битле китапны бер тында укып та чыктым. Ул шундый мавыктырды, тизрәк вакыйгаларның чишелешен, геройларның язмышын беләсе килде. Теркәп барган җитешсезлекләргә килгәндә, әсәр башында Сөмбелнең дәү әнисенә бер егет белән танышуын җентекләп сөйләве мине ышандырмады. Чөнки ул елларда халык әхлаклырак, кызлар андый серләрен бик чишеп бармый иделәр. Кызлар гына да түгел. Алдарак әсәрдәге икенче герой — Байрасның әнисенә ялга кайткан кунак кызларын егетләр бүлешкәнче, тизрәк чыгарга ашыгуы турында әйтүе дә ышандырмый. Чөнки үзем дә шул елларда борыныма кызлар исе кергән кеше буларак, ул тойгылар яхшы таныш. Сөмбелнең дәү әнисе үзләрен башкортлар дип атый. Алай икән, бу очракта геройлар да үз телләрендә сөйләшергә тиеш дип беләм. Сөйләшми икән, димәк телләре татар булып чыга. Татар белән башкорт түгел, хәтта бер үк милләт вәкилләре төрле төбәктә төрлечә сөйләшә. Таләпчән язучының персонаж сөйләмнәре дә «үз йөзле» булырга тиеш. Әсәрдә вакыйгалар барган төбәктәге халык тарихын, аларның килеп чыгышын, диалект-сөйләмен дә төгәл белү кирәк. Орфография, тыныш билгеләре һәм башка кайбер чатаклыкларга тукталып тормыйм.
Инде әсәрнең укымлы булуы турында. Минемчә, китапның уңышы әсәрдәге вакыйгаларның кайнарлыгы һәм йөрәккә якынлыгында. Анда сынауларга дучар ителгән, газа-плы һәм әрнүле мәхәббәт вакыйгасы сурәтләнгән. Язучы табигать күренешләрен тасвирлау, геройларның хәрәкәтен җентекләп сурәтләү белән мавыкмый. Кадыйровага күпсүзлелек хас түгел. Хәтта укучыга нәтиҗә ясап торасы да юк, язучы барысын да чәйнәп каптыра. Сюжет динамикалы. Вакыйгалар һинд кинолары һәм Бразилия сериалларындагыча. Башта барысы да бәхетле, аннан төрле коллизияләр, бәрелешләр башлана. Әсәр азагында бар каршылыклар да уңай чишелә, бар да бәхетле, бар да шат. Кайчандыр «Коммунизм төзүченең әхлак кодексы» булган кебек, Кадыйрованың бу китабын үзенә күрә бәхетле булырга теләүченең әхлак кодексы дип атар идем. Бәхеткә ирешү юлында сабырлык, тырышлык ята. Кемдер әйтмешли: бәхетле буласың килсә — бул!
«Сагынырсың — мин булмам» типик герой язмышларының һәм вакыйгаларның уңай чишелеше белән тәмамлана. Сюжет төзүдә экспозиция, төенләнеш, үстерелеш, кульминация, чишелеш кебек тәртип сакланган. Тәнкыйтьчеләр атаган художество эшләнеше дәрәҗәсенә карамыйча, әсәр укучыны үз эченә алып кереп китә һәм соңгы ноктага кадәр җибәрми. Чит ил һәм урыс әдәбиятында соңгы чорда фэнтези, мәхәббәт, хатын-кыз романнары һәм башка бик күп төрле әсәрләр басыла. Бездә әле бу күренеш киң таралмаган. Зифа Кадыйрованың беллетристик әсәрләре бу юнәлештә беренче карлыгачлардан. Аның үз
укучысы бар һәм алар бик күп. Халык күптөрле булган кебек, зәвык та төрле. Җиңел укыла торган, мавыктыргыч әсәрләр китаптан бизгән укучыларны уятып җибәрде. Ләкин күренекле язучы Максим Горькийның иҗат итүнең ике төрле юлы хакындагы фикерләрен дә онытмаска иде. Аның беренчесе — язганыңны укучы дәрәҗәсенә төшерү, икенчесе — укучыны әдәбият дәрәҗәсенә күтәрү. Бәлки күтәрү өчен төшү дә үзен аклыйдыр…

Дилбәр Булатова, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире:
Без махсус рәвештә катлауландыру, катлы-катлы киная стилен югары әдәбият була дип уйлый башлаган идек. Гадилектә бөеклек дигәнне онытып, ничаклы катлаулырак, кеше аңламыйрак торган булса, шулкадәр әсәр тирәнрәк, бөегрәк була икән дип тә фикер йөртә башлаган идек. Шулай дия-дия, журналларның тиражы кимүенә, том-том китапларның кибет киштәләрендә саргаеп ятуына күнегә дә башлаган идек. Зифа ханым исә, халыктан аерылып каядыр башка бер тарафка китеп баручы язучылар төркемен сискәндереп, гүя, әй, кайда йөрисез, менә бит уйдык дип, җиләк-җимешкә бай булган урынга килеп чыкты да беренче карашка гади генә, җиңел генә язылган әсәрләре белән халык күңелен яулап алды. Бернинди филологик белеме булмаган килеш, әдәби институтларда укымаган килеш.
3. Кадыйрованың тәүге әсәре булган, аны халыкка таныткан «Сагынырсың, мин булмам» повестеның уңышка, популярлыкка ирешү сәбәпләрен ачыкларга омтылып карыйк. Беренчедән, бу күренешнең иҗтимагый-фәлсәфи сәбәпләре бар. Шәхси бәхеткә омтылу, уңышка ирешү, индивидуализм фәлсәфәсен без Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләре»ндә яки, дөньякүләм танылу алган «Унесенные ветром», «Поющие в терновнике» кебек әсәрләрдә күрәбез. Социалистик реализмда бәхет — шәхси милектән, шәхси омтылышлардан азат эшче һәм крәстияннәрнең гомум бәхете буларак аңлашылса, яңа чор әдәбиятында бәхет аңламы — аерым шәхес белән бәйле, «һәркемнең бәхетле буласы килә, кем нинди юллар белән ирешә, анысын үзе сайлый» (202нче бит), ди Зифа Кадыйрова да үз әсәрендә. Ләкин әсәр азагында җиңүче булып чыккан Сөмбел үзенең көндәше Фәридәне дә, үзенең бәхетсезлекләренә сәбәпче булган Булатны да бәхетле итәргә тырыша. Шул ук вакытта үз бәхетен кешегә бирми, үзе дә кеше бәхетенә тими. Шулай итеп, бәхет концепциясенең яңача аңламы барлыкка килә. Ягъни аерым кешеләрнең шәхси бәхеткә ирешүе нәтиҗәсендә җәмгыятьтә гомум бәхет урнашу идеясе яклана. Димәк, әсәрдәге вакыйгалар 70-80нче елларда бара дип тәкъдим ителсә дә, әсәр иҗат методы ягыннан совет реализмы кысаларында карала алмый.
Икенчедән, әсәрнеңпопулярлыгының иҗтимагый-психологик сәбәпләре бар. Бөек Ватан сугышы салган яралар шулкадәр зур, шулкадәр тирән — алар һаман сыкрый, алар һаман үзен сиздерә. Тормышта һәм аның чагылышы булган әдәбиятта көчле хатын-кыз образы калкып чыгуы шул сугыштан соңгы чор халәтенең бер җимеше. Тешен кысып дөнья арбасын тарткан толлар, әти тәрбиясе күрмәгән ятимнәр әрнүенең, хатын-кыз иңенә төшкән сынауларның, авырлыкларның, шәхси һәм иҗтимагый проблемаларның кристаллашып, әдәби нәфис әсәр рәвешендә дөньяга пәйда булуы…. Әсәрнең үзәгенә салынган бәхет концепциясенең гаиләгә барып тоташуы, төп герой дучар булган барлык проблемаларның бәхетле гаиләдә чишелеш табуы да моны раслый. Шунсы кызыклы — әсәрдә шактый нечкә бирелгән алмагач образы психология фәнендә нәкъ гаилә символы булып санала да инде.
Өченчедән, әсәр архетиплар, инстинктлар дәрәҗәсендә милли аңга, дөресрәге милли төпкел аңга (подсознаниегә) юнәлтелгән. Әсәр яшәеш омтылышының көчлелеге, оптимизм хисе, матурлыкны тою һәм гүзәллеккә тартылу хисе белән үтәдән-үтә сугарылган. Геройларның (кагыйдә буларак, уңай геройларның) йөзләре дә, уйлары да, кылыклары да, үзара мөнәсәбәтләре дә матур, алар традицион милли матурлык аңламына туры килә. Буяулар ярымтоннардан азат, алар, авыл йортыныкы кебек, ачык, җете, чагу. Киң колачлылык, артык вак детальләргә бирелмәү, шулай ук, төрки фикернең бер үзенчәлеге буларак билгеләнә (Р. Хәкимов). Традицион төш алымы, мәкальләр, хатлар, җырлар һәм зур гаилә, туганнар, авылдашлар образлары — әсәрдә таныш, ияләнгән мохитне булдыра. Гомум фон — көчле уңай, гармоник юнәлештә. Тәүге ике биттәге эпитетларга гына игътибар итик: чибәр, бай, таза, матур, сылу, кунакчыл, көчле, горур, ап-ак, искитмәле, сабыр, кы-зык-кызык, яхшы, яшь һ. б. Ягъни укучы уңай романтик дулкынга көйләнә, һәм бу дулкында тискәре геройлар — гомум гармониягә хилафлык китерүче комачаулар (мисалга, Г. Тукайның Шүрәлесен хәтерлик) кебек кабул ителә. Тел ягына килгәндә, язучы гади сөйләм теленә нигезләнә, аның тәмен тоеп, сүзләрнең тере кулланылышта булган бар мәгънә төсмерләрен белеп яза, ягъни халык белән бер телдә сөйләшә.
Дүртенчедән, 3. Кадыйрова иҗатына бу яктан тәнкыйть күп эләксә дә, әдәби эшләнеш үзенчәлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Әдәби традиц ияләргә килгәндә, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы, яки Ф. Хөснинең «Йөзек кашьГдангы мотивлар белән һәм төп геройлар бирелешендәге кайбер уртаклыкларны күрми мөмкин түгел. Мәхәббәт романнарыннан аермалы буларак, ниндидер дәрәҗәдә иҗтимагый мохит сурәтләнүен, Арс-лановлар яки Үзбәкстандагы Әнвәр белән Галимә гаиләсенең аерым иҗтимагый типларның гәүдәләнеше буларак бирелүен танырга кирәк. Сөмбелнең характер сыйфатлары исә — социализм чорыннан базар мөнәсәбәтләренә күчеш чоры җимеше. Аның өмет-хыяллары — билгеле бер дәрҗә-баскычка күтәрелү (институтта уку, табиб һөнәренә ия булу) совет җәмгыятендә тәрбияләнгән хатын-кыз омтылышларыннан аерылмый. Социализм чорында Булатны комсомол җыелышында хөкем итәрләр иде. Элеккерәк чорда исә, зина кыл-ган өчен Сөмбелне дә, Булатны да ачы хурлык көтәр иде (М.Гафуриның «Кара йөзләр»ен хәтерлик). Ләкин чор башка, заң башка: Сөмбел үз гөнаһы һәм үз проблемалары белән япа-ялгыз кала. Шунысы кызыклы, кыз сыенуны патриархаль гаилә кочагында — Арсла-новларда таба. Әйе, меңъеллык ислам традицияләре онытылып бетмәгән, интуитив рәвештә, Сөмбел бәхетне гаиләдән эзли. Ягъни язучы 20 гасыр ахыры төрки (татар, башкорт) хатын-кызының (Сөмбел башкорт кызы дип бирелә) типик, җыелма образын тудыра алган. Кыргый капитализм чорының типик хатын-кыз образын. Димәк, әдәби алшартларның берсе — чор идеалларын, картинасын, психологиясен аерым типик герой язмышында сурәтләү бурычы үтәлгән дигән сүз.
Икенче бер шарт — ул сюжет төзи белү осталыгы. Әсәр укучыны азагына кадәр тота ала икән, димәк, язучы «җим»не дөрес салган, тозакны дөрес корган, берничә сюжет сызыгын — Арслановлар гаиләсе, Булат, Байрас, Фәридә язмышларын мотивлаштыра, конфликтны ышандырырлык итеп үрә алган. Шунсы әһәмиятле: повесть шаккатризмга яисә мелодрамага гына корылмаган: вакыйгалар үсеше белән параллель рәвештә, кеше рухының үсеш-үзгәреше дә ачылган.
Мәгълүмат ташкынында яшәгән бүгенге укчыны бернәрсә белән дә аптыратып булмый. Аны бары тик радио-телевизор, Интернетның көче җитә алмаган нәрсә — әдәбиятның төп максаты — кеше рухының тирән катламнарын актару белән генә таң калдырып буладыр, мөгаен. Урысча «исповедальность» диелгән сыйфат 3. Кадыйрованың сүзләрендә ачыла: «язучы җанын ачып салса гына, укучыны яулый, үзенә карата ала». Әйе, геройлар язучының үзеннән өстенрәк була алмый. Зифа ханым иҗат иткән Сөмбел образында кимсенү, гарьләнү, үҗәтлек, ихтыяр бар, әмма нәфрәт, усаллык, тәкәбберлек, хөсетлек, гаепләү юк. Әсәрнең беренче битләрендә сурәтләнгән, челтерәп аккан язгы шаян гөрләвекләр гүя Сөмбелнең, димәк, язучының күңеленә дә тылсымлы ачкыч кебек. Һәм аларның гына түгел, әсәрне яратып кабул иткән күпсанлы укучыларның да. Миңа калса, повестьның популярлыгының сере — санап үтелгән сыйфатларның берлегендә һәм, шуңа өстәп, аның авторының табигый сәләтендә, көчле интуиция һәм чама хисендә, ихласлы-гында, иҗатта үз-үзен аямавында.
Әйе, катлаулы, интеллектуаль әсәрләрнең үз укучысы бар, әдәбиятнең биеклеккә күтәрелүе өчен алар бик мөһим. Әмма горизонталь киңлекне яулау турында да онытмаска кирәктер. Киң катлам укчыга да барып җитәрдәй, күпчелекнең йөрәген яулардай әсәрләр бүгенге шартларда аеруча кыйммәтле, һәм бу эшне Зифа Кадыйрова дигән бер ханым (әдәби мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиеваны да онытмыйк) башкарып чыккан икән, әфарин диясе генә кала. Һәм, мөгаен да, Зифа Кадыйрованы «укучы зәвыгын бозу» өчен сүгәргә түгел, ә моңарчы әдәбиятка әйләнеп тә карамаган укучыны кулына китап алдыра алуы өчен аңа рәхмәт белдерергә кирәктер һәм ярдәм итү юлларын, шул рәвешчә, әдәбиятны, китапны тагын да популярлаштыру алымнарын эзләргә кирәктер. Бүген Зифа ханым, әйтергә кирәк, икешәр-өчәр йөз әгъзалары булган язучылар берлекләре, дәүләт нәшриятлары, дистәләрчә мәдәният бүлекләре эшен берүзе аткара — суперпопуляр әсәрләр яза, аларны нәшер итү, сату эшен оештыра, укучылар белән очрашуларга чыга (соңгы өч елда аны 70ләп очрашуга чакырганнар, быел гына да ул, мисалга, Татарстанда һәм Башкорт-станда ике дистә очрашуда булган), ягъни массакүләм дәрәҗәдә мәдәни агарту, нәфис әдәбиятны пропагандалау эшчәнлеген алып бара. һәм бернинди союзларда, оешмаларда әгъза булып тормаган, матди ярдәм алмаган, премия-исемнәргә дәгъва кылмаган килеш! Зифа ханым әдәбият тарихына бер феномен буларак кереп калыр һәм әдәби барышка да билгеле бер йогынты ясар, мөгаен.
Мин бу күренешкә карыйм да, ул безгә, милләт буларак бетәргәме-бетмәскәме, телдән язаргамы-яз-маскамы дип иңке-тиңке килгән татарга, мөгаен да, Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге, бер нуры булса кирәк дип уйлыйм… Зифа тылсымы милләтебезнең дә, телебезнең дә яшәеш омтылышы, яшәеш ихтыяры чиксез көчле, рухы исән-сау һәм сәламәт булуын исбатлый. Бу күренеш өмет бирә, яңа сулыш өсти. һәм, табигый талантларны тудырып торган туфрагыбызның, милләтебезнең, көчле дә, тернәкле дә телебезнең яшәргә хакы да, теләге дә, көче дә булуын мең кат исбатлый!
Дилбәр БУЛАТОВА әзерләде.
“Тулпар” журналы, 2014, № 3.

Поделиться