Язучының күңел дәфтәреннән
Язучы Хисаметдин Исмәгыйлев белән әңгәмә.
Хисаметдин Исмәгыйлевның иҗатын нәкъ менә “Тулпар” дөньяга танытты, дисәк, һич ялгышмабыз. Хисаметдин Шәрәфетдин улы үзе дә актив иҗат итте, 2001 елдан башлап, әсәрләре журналның унбишләп санында басылып чыкты. 2013 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Зимагурлар” дигән китабы дөнья күрде. Бүген ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
– Сез – язучылык эшенә шактый соң, иллегә якынлашканда гына тотынган кеше. Кулга каләм алырга нәрсә этәргеч бирде? Сәбәпләр, мөгаен да, тирәндәрәктер, балачактан ук киләдер? Кайсы гына язучының тормыш юлын алма, кагыйдә буларак, аларның балачагы гадәттән тыш вакыйгаларга тулы була.
– Мин 1953 елның 11 февралендә Гөлем авылында туганмын, ә авыл советында 17 февраль дип язганнар. Бусы – үзем турында. Аннан, мине якты дөньяга тудыручылар да бар бит әле. Әтием – Шәрәфетдин Шиһап улы. Ул сугыш вакытында Түбән Тагил танк заводында корыч койган. Шунда имгәнеп сукрая. Әзрәк арулангач, эштән ике иптәше авылга китереп куя. Бер ел үткәч, җайлап бер күзе ачылып, таяк тотып йөри алыр хәлгә килә. Әнием Авыргазы районының Бәгәнәш авылыннан. Мифтахетдин Моталлаповның Наилә исемле кызы ул. Мифтахетдин картәтине 1914 елгы империалистик сугышта полк мулласы булганы өчен 1937 елда, “халык дошманы” дип, ун елга Себергә озаталар. Әткәй гарип. Андый егетне авылдагы бер кыз да якын китерми. Сукыр егет кемгә кирәк? Әнинең дә хәле шул чамадарак. Халык дошманы кызын кем яратсын! Әнием Гөлем авылына утырмага килә. Менә шунда әтием белән әнием ниндидер аулакта очрашып, танышып китәләр.
Мин аларның бишенче баласы булып дөньяга аваз салганмын. Тик сугыштан соң еллар авыр булып, Рауза апам белән безгә кадәрле туган балалар төрле сәбәпләр белән яшьли үк үлгәннәр. Без, биш бала, сау-сәламәт үсеп, әлеге көнне исән-имин дөнья көтеп ятабыз.
Өч яшькә кадәр, сөйләүләре буенча, бертуктаусыз елаганмын. Үзем дә хәтерлим, эчем авырта иде. Елый башласам, туктый алмый ярсыганмын. Бу баланы әллә җен алыштырды микән, дип, картәти еш кына өшкерә торган булган. Әзрәк сыпыргалагач, тынычлап йоклап китә торган булганмын. Өч яшем тулгач кына сөйләшә башлаганмын. Аңа чаклы өйдәгеләр, куркышып, бу бала телсез микән, дип, аптырашканнар. Мин шунда аларга телемне чыгарып күрсәтә торган булганмын.
Тәүге сүзем “ана бака китте булган”. Ул чакта әнкәй мич алдында пәрәмәч пешереп булаша иде. Мин сәкедә мичтә янган утны карап утырам. Шунда идән башындагы ярыктан тычкан йөгереп чыкты да мич астына кереп китте. Мин бу тычканны күреп, үзем дә сизмәстән кычкырып, беренче сүзләрне әйттем. Монысын да яхшы хәтерлим. Әнкәемнең ничек шатланганын күрсәгез икән! Миңа кабат-кабат әле генә әйткән сүземне кабатларга куша. Шатлыгыннан, күзләреннән яшьләре тама. Мине аркамнан сөя-сөя, тагы берәр сүз әйтергә куша. Мин дәшмим. Шуннан әнкәй тезләнеп диярлек сорагач: “Әйтмим, әткәй кайткач әйтермен” , – дигәнмен. Менә шулай сөйләшә башлаганмын.
Барлык уенчыкларның да эчен карарга ярата идем. Миңа гына түгел, апага алган уенчыкларның да ничек төзелгәнен, ничек әйләнеп, ничек тавыш чыгарганын белеп өйрәнәсе килә. Мин эчен ачып карыйм, ә тегеләр ватыла да куя. Шуннан миңа болай да сирәк эләккән уенчыкны, баребер вата, дип, бөтенләй алудан туктадылар. Аннан инде шкаф башындагы галәмәт зур радионың эченә дә “кереп чыктым”. Диварда эленеп торган, картәти 14нче елгы герман сугышында дүрт ел әсирлектә булып, шуннан алып кайткан Швейцария сәгате дә минем кулдан үтте. Шуңа да матчага кыстырылган чыбык миңа күп эләкте, тик үпкәләмим. Әнкәйнең тегү машинасының ничек төзелгәнен биш бармак кебек беләм һәм әле дә төзәтәм.
– Язучыларның тагын бер сыйфаты – китап ярату. Укырга яратмаган язучы була микән? Сезгә “китап җене” кайчан кагылды?
– Башлангыч белемне Гөлем авылында алдым. “Китап җене” кагылу да хәреф танып укый белә башлагач булды. Иң тәүге китабым “Буратино маҗаралары” иде. Әткәйнең китапханәдә эшләве дә моңа ярдәм иткәндер.
Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, мине бездән утыз чакрым ераклыктагы Әмир авылына укырга җибәрделәр. Анда әтинең бертуган сеңлесе Мөкәрәмә апа белән Закир җизнәм мәктәптә укытучы булып эшлиләр. Сәбәбе бер генә: бу башбирмәс, чак кына күз яздырдыңмы берәр этлек уйлап таба торган малайга мәктәптә чакта да күз-колак булырлар, дигәннән.
Җизни пешергән щиның тәме әле дә телемдә. Үзем дә аш пешерергә җизнидән өйрәндем. Щи пешерүне әле дә хатыныма ышанып тапшыра алмыйм, үзем пешерәм! Ә гомумән, дөнья көтәргә әнкәй өйрәтте. Әти колхоз бухгалтериясендә социализмны ныгытып, коммунизм төзеде. Сәләмәтлеге аркасында авыр эш эшли алмый иде. Ат җигәргә, печән чабарга, утын ярырга һәм башка, һәм башка бик күп эшләргә дә әниемнән өйрәндем.
Әмир мәктәбендә алтынчы сыйныфны укыганнан соң укуымны Стәрлебашның беренче санлы татар мәктәбендә дәвам иттем. Мәктәптә бик яхшы укыдым, дип мактана алмыйм. Иң яраткан дәресем – татар әдәбияты иде. Шунысы куанычлы: кайсы мәктәптә укысам да, ана теленнән укыткан укытучыларым барысы да иң-иң яхшылардан булды. Ә инде тәүге укытучым Минезыя Галләметдин кызы Идрисова аерым исәптә. Хәзер андый укытучылар бик сирәктер. Әмир мәктәбендә укыганда Зәйтүнә апа – яңадан матур итеп язарга, Стәрлебашта Мөнәвәрә Нәфыйкова апа инша язарга өйрәтте. Әнисә апа Мәхмүтова шигъриятка һәм әдәбиятка яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирде. Аларга – рәхмәтләремнең иң олысы!
Шул мәктәп елларыннан башлап гел чит кешеләрдә фатир торырга туры килде. Менә шунда үземә-үзем ашарга пешереп, үзем баш, үзем түш, дигәндәй яшәргә өйрәндем. Һәм шушы еллардан башлап, бәйрәмнәрне күрәлмыйм. Сәбәбе: безгә, читтән килеп укып йөрүчеләргә, ничек тә авылга кайтып, алдагы атнага ризык алып килергә кирәк. Ә сине я демонстрациягә, я булмаса, берәр чара үткәрергә алып калалар. Хорга йөрергә мәҗбүр итәләр. Безнең белән укыган район үзәгендә яшәгәннәргә рәхәт. Кайтсалар, ашарга әзер. Иртән торуларына чәйләре кайнап, табын корылган. Ә безнең кебекләргә барысын да үзең әзерләргә. Шуңа да каныма сеңгән – яратмыйм бәйрәмнәрне! Хәтта чыгарылыш кичәсенә дә бармадым. Атестатны соңыннан гына барып алдым. Ничек кенә булмасын, өчкә-өчкә, җан көчкә, дигәндәй, 1970 елда мәктәптән дә котылдым.
– Белүебезчә, сез гомерегезне ветеринария өлкәсенә багышлагансыз. Бәләбәй районының баш ветеринар табибы булгансыз, байтак еллар Стәрлебаш районының ветеринария участокларында эшләгәнсез. Ник бу һөнәрне сайларга карар иттегез?
– Аттестаттагы шыгырдап торган өчлеләрне күреп, әти:
– Да-а, улым, хәзер кайда барырга уйлыйсың? – диде.
– Берәр ГПТУга барырмын. Әнә 21нче санлысында радио-телебелгечлеккә укыталар. Бер дә булмаса, Дедовога тракторга укырга барырмын, – дим.
Чөнки радиотехниканы һәм электротехниканы әйбәт беләм. Техника белән кызыксынам. Мәктәптә укыганда физика укытучысы Равил абый җитәкләгән радиотүгәрәккә йөрдем. Электротехникадан Зөфәр абый Габдюков дәрес бирде. Тик әти генә бездән авылда эшләрлек һөнәр ияләре булуыбызны теләде. Шуңа да, минем теләккә кискен каршы төшеп:
– Стәрлетамакның зооветеринария техникумына барасың. Мал врачы авылда кирәк һөнәр. Алар беркайчан да эшсез калмаслар, ач та тормаслар, – диде.
Каршы килеп булмый. Әткәй сүзе – закон! Әйтте – бетте, үтәлергә тиеш. Шулай итеп, мин 1970 елдан техникумда укый башладым. Укыйсы килми. Нишләргә? Ташлап кайтып булмый. Укымаган өчен техникумнан да куарга мөмкиннәр. Ә әткәйнең законы каты. Барыбер җаен таптым. Язгы армиягә каралырга комиссия үтеп йөргәндә военком исеменә, армиягә алуларын үтенеп, гариза яздым. Шулай итмичә алмыйлар. Әти – күзе буенча икенче төркем инвалид иде бит.
– Мәктәп куйган чикләүләрне яратмагач, армиядә дә җиңелдән булмагандыр?
– Киресенчә, армиядә мин әйбәт урынга эләктем. Спорт белән дус булуым һәм район үзәгенә җәяүләп йөрүем дә ярдәм итте. Шәп йөгерә идем. Гөлем авылы белән Эстәрлебеш юлын күп таптадым бит! Хезмәт иткән частьта Мәскәү егетләре күп иде. Югары уку йортларына конкурссыз керер өчен армиягә килүчеләр дә байтак. Институттан куылыр чиккә җитеп ялкауланып, минем кебек армиягә качып котылучылар да бар. Алар буш вакытларында мәктәптә үткәннәрен кабатлыйлар. Шул егетләргә иярдем. Кыскасы, ике ел эчендә 6нчы сыйныфтан башлап 10нчы сыйныфкача барча фәннәрне дә кабатлап чыктым. Армиядәге хезмәтем дә гел сан, исәпләүләр белән бәйле булып, көненә дүртәр-бишәр сәгать исәп-хисап белән утырдык. Анысы да минем файдага, математиканы хөрмәт итәргә өйрәтте. Армиядән кайтканда минем башка “Укырга кирәк!” дигән уй ныклап кереп утырган иде инде.
– Армиядән акыл утыртып кайткансыз, димәк…
– Аннан кайткач, техникумда укуым кинәт яхшырды. Һәм аны ике “дүртле”, калган фәннәрдән тик “бишле” билгеләренә генә 1975 елда тәмамладым. Юллама белән Архангель районына барып, бераз эшләп алдым. Шул ук елны кача-поса авыл хуҗалыгы институтының ветеринария бүлегенә укырга кердем. Кача-поса диюем шуннан, техникум тәмамлавымны яшерергә туры килде. Ник дигәндә, техникумнан соң өч ел авыл хуҗалыгы тармагында үз һөнәрең буенча эшләү мәҗбүри иде. Ә минем тагы өч ел көтәсем килмәде. Унынчы сыйныфны бетергән документлар белән кердем. Анда шыгырдап торган “өчле”. Ә мин имтиханнарны гел “биш”кә генә бирдем.
Мәктәптә укыгандагы кайбер яхшы укучылар исәбендә йөргән сыйныфташларыма мин дә чәүкә түгел икәнемне исбатларга дигән яшерен генә хыялым да бар. Шулай бер отличник кызны озата барган идем, турыдан гына әйтмәсә дә минем “өчле”гә өстерәлеп йөрүемә ишарә ясап, минем аңа тиң түгеллегемне әйтте. Җитмәсә, икенче бер чибәр сыйныфташ, комскомитетта минем начар укуымны тикшергәндә: “Укуыңны яхшырт, аннан кызлар артыннан чабарсың“, – дип ычкындырды. Нык гарьләндем шул чакта. Сөйләп тә, язып та аңлата алмас идем халәтемне.
Ә бит берсе дә, ничек яшәп ятасың, дип сорамый. Авылдан ике көнгә бер сөт ташый торган трактор йөри. Сигездә укып йөргән чак. Якшәмбе көнне трактор чанасына әллә күпме халык төялә. Без бала-чагаларга урын да калмый. Ничек җитте, шулай эләгеп киләбез. Атналык ашамлык салынган биштәр юкка чыккан чаклар да булды. Ә берсендә капчыгымны шулкадәр изгәннәр, андагы ипи белән каймакны ашарлык булмады. Нишлисең, андый атналарда күпчелеге ач йөрергә туры килгәли.
Иртән сәгать биштә торып, тракторист абзыйларның капка төбенә барып басабыз. Ул абзый таң атмас борын тракторын кабыза. Аннан савымчыларны утыртып, фермага юнәлә. Ә без, Эстәрлебашта укып йөрүчеләр, шунда ферма эчендә эш беткәнне көтеп йөрибез. Шуннан, сөтләрне төяп, Яңгырчы фермасына киләбез. Андагы сөтләрне төягәч, тракторист конторга барып документ-путевка ала. Аннан соң гына сәгать уннар тирәсендә юлга кузгалабыз. Район үзәгенә килеп җиткәндә сәгать унике, берләр җитә. Фатирга килеп кергәч, икешәр-өчәр сәгать җылына алмыйча интегәсең. Бусы – трактор белән килгән көннәрне. Ә трактор булмаганда, шул ук ризыкларны аркага асып, унсигез чакрым җәяү барасың. Исемә төшсә, әле елыйсыларым килә. Разия исемле әбидә фатирда тордым. Бик яхшы әби иде. Урыны оҗмахта булсын. Мин килүгә һәрвакыт самавыры кайнаган булыр иде. 9-10нчы сыйныфларда кышын – чаңгы, җәен вилсәпидтә йөреп укыдым. Анда да әле аны урладылар. Бер иске вилсәпид әтмәлләп алганчы кичергән кичерешләрем һәм хәлләремне бер Аллаһ кына белә.
Техникумны кызыл дипломга тәмамлап институтка укырга кергән курсташлар минем яшерен генә институтка кергәнне белсәләр дә, дәшмәделәр. Авыргазы районы Атҗитәр авылы егете Фәнзил Акбашев урыс теленнән имтихан биргәндә диктант язарга ярдәм итте. Аның белән техникумга бергә кереп, армия сафларына бергә алынып, анда да алты ай солдат шулпасын бергә чөмердек. Институтта укыганда да бергә булдык. Шәп дус. Мин өйләнгәндә туебызда кияү егете булды.
– Институтта уку ничек булды соң?
Техникумнан соң институтта укуы минем өчен бик җиңел иде. Ул инде үткәннәрне кабатлау гына булды, дисәм, дөресрәк булыр. Институтта укыганымны ишеткән мәктәптәге сыйныфташларым моңа ышанмадылар. Әлеге көнне дә ышанмыйча, “синең блатың булгандыр, югыйсә, ничек кереп укый алдың институтта”, дип, шик белдерәләр. Әткәй белән әнкәйгә рәхмәт! Фән теле белән әйтсәң, алар миңа шундый шәп геннарын бүләк иткәннәр. Яшәгән саен төрле сәләтем ачыла гына бара. Хәтерем һәм аналитик уйлау сәләтем бик шәп, Аллага шөкер. Берүк күз генә тия күрмәсен. Алдан күрә белү сәләтем дә бар. Ул яктан хәтта туганнарым да аптырыйлар. Бу яктан шулай булса, икенче яктан ялкаулыгым да көчле.
Институттан соң Бәләбәй районына баш ветеринар врач булып бардым. Бәләбәй районыннан деканатка үтенеч-сорау җибәргәннәр. Мине тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Барып, район түрәләре, район белән танышып та кайттым. Студент чакта факультетның тулай торагында ике елдан артык комендант булып эшләвем нык ярдәм итте. Җитәкче булып эшләргә тәҗрибә туплаган идем. Өч ел отработка үткәч, үзебезнең районга чакырдылар. Ул вакытта беренче секретарь булып Барый Арслангулов эшли иде, кадрлар бүлеген Бакиров абый җитәкли иде. Алтын таулар, карьерамда зур үсешләр вәгъдә иттеләр. Ышанып кайттым. Аннан инде безне үстергән әткәй белән әнкәй дә олыгайдылар. Аларга да карт көннәрендә ярдәмче кирәк. Шуларны да уйладым.
Вәгъдә ителгән алтын таулар иртәнге томаннан да тизрәк таралып юкка чыкты. Һич кайгырмадым. Иң мөһиме – мин туган ягымда, әтиләр кырындамын. Турмай ветеринар участогын җитәкләдем. Районның баш ветеринар табибы Рәлиф абзый Гыймрановка рәхмәт. Аның ярдәме күп булды.
…Бәләбәй районында элекке аптека бүлмәсендә яшәвем, мәктәп елларында кышкы чатлама суыкларда җәяү йөрүләр, трактор чанасында туңулар үзенекен чыгара башлады. Каты авырыдым, кулдан башкача эш килми, языша башладым.
– Ай-һай, кулдан эш килмәүдән генә язучы булып була микән? Тышкымы, эчкеме конфликтлар кичермичә, драматик хәлләргә тарымыйча, иҗат ялкыны кабына ала микән?
– Дошманнарыма рәхмәтлемен. Минем чәмемне арттырып, йоклап йөрмәскә өйрәттеләр. Минем тормыш тәгәрмәченә таяк тыгучылар тормыш көтәргә көчемне генә арттырдылар. Аларга тагы бер тапкыр зур рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәт сезгә!..
Кайбер чакны миңа: “Язучы булу нәрсә инде, тотасың да язасың. Син язган чаклы мин дә яза алам инде”, – диләр. “Язучы булу кыенмы? Син ничек язучы булдың?” – дип сораучылар да бар. Минем җавабым: “Язып карагыз! Сез дә язучы булырсыз”. Шунысы гына күңелне әзрәк кыра: иртәрәк яза башламаганмын.
Тормыш иптәшем Рәмилә Мидхәт кызы белән ике кыз, бер ул үстердек. Балаларым, шөкер, йөзгә кызыллык китергәннәре булмады. Кызларым Ләйсән, Ләйлә һәм улым Рәмил – барысы да икешәр югары белемле. Үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә без – Шамил, Рамазан, Айгөл, Искәндәр, Назгөл һәм Рәсүл исемле оныкларның яраткан картәти-картәнисе. Аларга рәхмәт! Тормыш иптәшем – иҗат эшемдә зур ярдәмче һәм иң беренче тәнкыйтьчем. Язганнарымны тәртипкә салып төзәтүчем. Аңа рәхмәтемнең иң зурысы. Стәрлебаш хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларының барысына да рәхмәтлемен. Алар үлемнән алып калдылар. Гомумән, мине яхшы һәм яман якларымнан белүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Язучы булырга алар ярдәм итте.
Әйе, еллар үтте, борын кипте дигәндәй, артка әйләнеп карасам, 66 ел үтеп тә киткән икән… Үзем дә ышанмый торам…
Район дәваханәсендә табиблар җыелып консилиум үткәрәләр. “Бу абзыйны тагы ничек дәваларга инде? Стәрлетамак больницасына барып җитә аламы, юкмы? Әллә юлда үләрме?” – дип сөйләшәләр. Шунда кемдер: “Барыгыз да җыелып беттегезме?” – дип сорады. “Юк, хирург Расфар операциядән хәзер төшә”, – диләр. Менә ул да төште. Төшкән көе пульсны тикшереп, күз кабакларымны ачып карады да: “Бәй, моның организмында суы беткән бит. Срочны система куегыз! Может шуннан соң шәһәргә барып җитәр”, – диде.
Системалардан соң әзрәк тын ала башладым. Һәм мине, яныма бер шәфкать туташы утыртып, “Ашыгыч ярдәм” белән шшәһәргә алып киттеләр. Әйтерсең дә мин теге дөньяга китеп барам. Юлда барганда уйлыйм: калага барып җитеп булмастыр, ахры. Миңа – 33 яшь. Нәрсәләр эшләдем? Юк, бер әйбер дә эшләргә өлгермәдем. Хатыным яшь. Авылда өйләнмәгән утызлап егет йөри. Берәрсенә кияүгә чыгар. Кызым Ләйсән шуңа “әти” дип йөри башлар. Үсеп җиткәч, мөгаен, минем үз әтием кем булды икән, дип, әнисеннән сорар. Ярый ла әнисе дөресен сөйләп бирсә? Ә сөйләмәсә?.. Ичмаса, үзем турында берәр нәрсә язып калдырырга кирәк, дип уйлап барам. Ә барыбер үләсе килми. Стәрлетамак больницасында әзрәк арулангач, үзем турында, кызым алып укыр деп, яза башладым. Терелеп адәм булуыма һаман ышаныч юк.
Бу минем өченче тапкыр күзгә-күз үлем белән очрашуым иде. Тәүге икесе балачакта булды. Беренчесендә суга бата яздым – коткардылар. Икенчесендә – шомырт башыннан ике төпсә арасына егылып, җиргә баш белән кадалдым. Ничек төпсә өстенә төшмәгәнмен? Аллаһы саклаган. Картәни әйтмешли, фәрештәләр канатын җәйгән. Күрше Фәнис абый алып кайткан. Агач башыннан егылып төшеп барганым гына хәтердә. Күземне ачып җибәрсәм, өйдә сәке өстендә ятам. Шәфкать туташы Рәйханә апа каршымда басып тора.
Фәнис абый белән Карамал базарына киптергән кычыткан белән ыргазинбай (русча – горицвет) чәчәге тапшырырга барган чак. Әзрәк акчасы булмасмы, дип инде. Шуннан кайтышлый шомырт ашарга туктаган идек. Еллар үткәч Фәнис абыйдан сорыйм: “Ничек мине алып кайттың?” – дип. “Син үзең кайттың. Хәлең беткән саен, мин әле чишмәдән, әле елгадан кипке белән су ташып башыңны, битеңне салкын су белән чылаткалап кына кайттым”, – ди.
Менә шулай, гомерем бетмәгәч, 65 яшькә дә җиттем. Артыма әйләнеп карыйм да тагы уйлап куям. Балалар үстердем. Өй бетердем. Ике кое казыдым. Агачларны да бик күп утырттым. Тик барыбер әз төсле. Яшәгән кебек тә түгел!
Кеше, кеше булыйм дисә, һәрчак алдагы яшәр тормышы өчен укырга, нәрсәгәдер өйрәнергә тиеш. Туган көе күкрәк кабып, ана сөте суырырга өйрәнергә. Аннан үзлегеннән ашап кашык тотарга. Тәпи атлап, беренче адымын ясарга өйрәнергә тиеш. Сөйләшергә, укырга-язарга, һөнәр алып эшләргә өйрәнергә тиеш. Шунсыз булмый. Мин дә гомерем буе укыдым. Әле дә укыйм –нәрсәдер өйрәнергә тырышам. “Олыгайгач, уку, нәрсәгәдер өйрәнү нигә кирәк?” – диючеләр дә бар. Кемгәдер шулай. Ә мин, теге дөньяга әзерләнеп, дога ятлап, намаз укырга өйрәнеп йөрим.
Үлемнән курыкмыйм. Әнием әйткәнчә: туым булгач, үлеме булырга тиеш инде, ди торган иде. Шуңа да догалар өйрәнәм. Ә барыбер мин – оптимист кеше. Эшлисе эшләр бик күп. Бүгенге көндә райондагы татар җәмәгатьчелеген җитәклим. Анда эшләрем муеннан. Ягъни тиз генә теге дөньяга китәргә ашыкмаска иде әле, Аллаһы боерса. Башлаган эшләремне башкарыр өчен һаман-һаман да Ходайдан сәламәтлек белән гомер сорыйм.
– Сез милли чараларда да күп катнашасыз? Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Милләт өчен башкарасы эшләрне без эшләмәсәк, кем эшләр? Һәркем үз гаиләсен ничек кайгыртса, милләте өчен дә шулай кайгырып, аның алдында изге бурычын үтәргә тиеш. Милләт турында без кайгыртмасак, аны бүтәннәр кайгыртмый.
Әле шушы арада гына яңа повестемны тәмамладым. Анда сүз башкорт һәм татар телен камил белүе аркасында бер егетнең Әфган әсирлегеннән исән-имин кайтуы турында. Беркемгә дә кирәк булмаган каһәрле сугыш һәм әсирлектә күргән коточкыч фаҗигале язмыш тасвирлана.
Бүгенге көндә татар белән башкортка янаган төп куркыныч – ул тел мәсьәләсе. Халкыбызның телен саклап калу өчен, безгә, ике туган милләт арасында булган үпкә-аңлашылмаучылыкны читкә куеп, берләшергә кирәк! Югыйсә, безнең халыкларга бик тә астыртын һәм мәкерле куркыныч яный!
Үзем беренче сыйныфтан алып, унынчы сыйныфка чаклы татарча укыдым. Һәм шуны әйтәсем килә: туган теле татарча булып, ике телне дә укыганнарның башы ике тапкыр көчергәнешлерәк, эффектлырак эшли. Хәзер аңлатам: андыйлар урыс сүзләрен ишеткән көе ул сүзне татарчага тәрҗемә итәләр. Шул тәрҗемә ителгән урыс сүзен, башны эшләтеп, үзләштерәләр. Аннан соң аңа татарча җавап әзерлиләр. Шул татарча җавапны урысчага тәрҗемә иткәннән соң гына урысча җавап бирәләр. Һәм бу процесс бик тиз һәм автоматик рәвештә башкарыла. Менә шулай. Безнең чорда да үз ана телен санга сукмыйча урыс мәктәбендә укып йөрүчеләр район үзәгендә җитәрлек иде. Аларда, имеш, алдагы тормышларында яшәргә җиңел булачак, дигән ялгыш караш өстенлек итә иде.
Шунысы бигрәк күңелне кыра: хәзерге мәктәп балалары үзләренең уй-фикерләрен аңлатып бирә алмыйлар. Сөйләшә башласаң, тотлыга-тотлыга, чак җөмләләрен очлыйлар. Бусы китап укымаганнан килә.
Тирә-як мохит экологиясе булган кебек, кешенең дә тел һәм уйлый алу, фикерләү экологиясе бар. Безнең балаларыбызның теле һәм фикерләве коточкыч хәлдә. Күпләр телевизор карыйлар да үзләрен бик тә белдеклегә санап йөри башлый. Ә телевизорның кешене миңгерәүләтә торган зарарлы нәрсә икәнлеген аңламыйлар. Без өйдә аны карамыйбыз. Караганда да бик сирәк очракта гына. Кеше психологиясе шундый нәрсә, алдак әйберне күп ишетә башласа, ул аңсыз рәвештә шуңа ышана башлый. Шул мәгълүматны иң дөресе дип кабул итә. Телевизор урынына гәҗит-журнал, китаплар укыйбыз. Телевизор яңалыкларны белү өчен генә.
– Киләчәккә нинди уй-хыялларыгыз?
– Алдагы ният-планнар бик зур. Авылыбызда мәчет төзү белән янып йөрибез. Бигрәк тә районның татар җәмәгатьчелеге һәм районның Акмулла исемендәге премия фондын җитәкләгән Ягъфәр абый Хисмәтуллин белән алдыбызда торган эшләрне тормышка ашырасыбыз бар.
Тана сөте белән мәңге кермәс,
Ана сөте белән кермәсә.
Мин татар дип күкрәк кагудан ни фәтва,
Оныкларың татарча да сөйләшә белмәсә,
Синең татарлыктан нинди файда?
Оныккаең урысча сөйләп,
Әби-бабасының телен белмәсә?!
Әлхәмдүлилләһи шөкер, бусы безгә кагылмый. Шәһәрдә яшәсәләр дә балаларыбыз, оныкларыбыз матур итеп үзебезчә сөйләшәләр!
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Хисаметдин абый!
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.
«Тулпар», 2019, № 6.