“Язучылар элек кенә яшәгәнме?..” Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе Зәки ӘЛИБАЕВ белән әңгәмә.

Белешмә: Зәки Әлибаев 1967 елның 10 гыйнварында Белорет районының Зөяк авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, БДУның филология факультетын, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. 1992-2009 елларда БДУда, аннары М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли. Башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты. Башкортстанның мәгариф отличнигы, Баш­кортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Русиянең һәм Башкорт­станның Язучылар берлекләре әгъзасы, 2017 елның 31 мартыннан – республиканың Язучылар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты.

– Зәки Арыслан улы, Башкорт­станның Язучылар берлеге өчен үткән ел нинди вакыйгалар белән истә калды?
– Безнең оешманың төп үзенчәлеге шунда ки, ул үткән гасырның 30нчы елларыннан ук килүче бай традицияләргә ия. Һәм эшебез түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: иҗади эшчәнлекне оештыру; әсәрләрне халыкка җиткерү; төрле буын иҗатчыларның үзара бәйләнешен дәвам итү.
Соңгы берничә елда өлкән язучы­ларыбызның түгәрәк даталары уңаеннан кичәләр үткәрүгә зур игътибар бирелде. Мисалга, шундый чаралар Марат Кәримов, Ногман Мусинның туган яклары Зианчура һәм Ишембай районнарында үтте. Берлек вәкилләре Ногман Мусинның туган авылы Колгынада язучы исемендәге мәктәптә тактаташ ачуда катнашты, аксакалның якташлары, туганнары белән очрашып, илһамланып кайтты. Шулай ук мондый кичәләр Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Кадыйр Даян, Ибраһим Абдуллин, Гали Ибраһимовның туган районнарында оештырылды һәм якташлары өчен зур вакыйга булды. Дүртөйле районының Әсән авылында, Мишкә районында Шәехзадә Бабич көннәре, гадәттә, әдәби атналык булып үтә. Укучылар, авыл халкы ша­гыйрьнең әсәрләрен яттан сөйли. Әсәндә елга буенда Бабичка багышланган зур бакча-парк ачылды, анда алмагачлар утыртылды. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов Бабич шигырьләрен яттан укый, үзе дә шигырьләр иҗат итә.
Коронавирус пандемиясе укучылар белән очрашуларга үзгәрешләр кертте, аларның күбесе онлайн рәвештә, Зәки Вәлиди исемендәге китапханә һәм китапханәләр системасы белән берлектә үтте. Чикләүләр йомшара төшкәч, күзгә-күз очрашуларга да юл ачылды. Зур чараларның берсе Мифтахетдин Акмул­ланың тууына 190 ел тулуга багышланды. Бәйрәм биш төрле форматта уйланылган иде: конференция, китап презентациясе, Чиләбедә Акмулла исемендәге башкорт, татар әдәби берләшмәсендә (аны Камса Мортазин җитәкли), шагыйрь иҗаты буенча викторина, “түгәрәк өстәл” һәм Аргаяшта язучылар белән очрашу. Акмулланың соңгы төбәге Миәстә, Кәтибә Кинҗәбула­това туган Мәүлет авылында (Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы) булдык, анда Башкортстаннан Мөнир Кунафин, Флүр Галимов, Чиләбе язучылары катнашты.
Онлайн китап презентацияләренең отышлы ягы да бар. Анда республикадан гына түгел, башка илләрдән дә иҗатчылар кунак була ала. Шагыйрә Зөлфия Хан­нанованың “Таш хатын” китабын тәкъдир итүдә белорус язучысы Алесь Карлюкевич, дагстан шагыйре Мурад Әхмәдов, Әстер­ханнан Татьяна Вострикова, Казахстан һәм Ингушетия әдәбиятчылары катнашты.
Белоруссиядә Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән “Чаңнар әле чыңлаганда” (“Пока звонят колокола”) дигән җыентыкка биш якташыбызның сугыш турындагы әсәрләре кертелде. Башкорт хикәяләре җыентыгы төрек теленә тәрҗемә ителеп, Истанбулда дөнья күрде. Язучы Флүр Галимовның “Азгын тәүбәсе” рома­нының да төрекчәгә тәрҗемәсе басылды.
Гомумән, Башкортстан әдәбиятын башка илләрдә, төбәкләрдә ныграк танытырга омтылабыз. Русиядәге башка берлекләр белән бәйләнеш тотабыз. Әдипләребез Татарстан, Якутия, Алтай, Дагстан, Кабарда-Балкар, Урта Азия һәм башка төбәкләрдә үткән чараларда катнашып тора. Әдәби әсәрләре үзәк матбугатта, бүтән төбәкләрнең матбугат битләрендә дөнья күрә. Башка төбәк авторлары исә республика матбугатында “кунак була”. Соңгы мисал: “Ватандаш” журналының февраль санында якут язучысы Николай Лугиновның повесте басылып чыкты.
Берлек алдында торган төп проб­лемаларның берсе – милли әдәбиятны халыкара дәрәҗәгә күтәрү. Аның бердән­бер юлы – тәрҗемә. Бу мәсьәләдә Хөкүмәт тарафыннан да ныклы аңлау бар. Былтыр май аенда Уфада “XXI гасыр язучысы” дип аталган Русия әдәби форумын оештырдык. Аның төп максаты иҗади көчләрне туплау һәм тәрҗемә эшен җайга салу иде. Һәрбер юнәлеш буенча Русия төбәкләрен­нән килгән спикерлар эшләде һәм безнең язучылар өчен бай мәгълүмат, файдалы киңәшләр бирде, дип уйлыйм. Форум нәтиҗәләре буенча аерым автор­ларның әсәрләре урыс теленә тәрҗемә ителде. Мисалга, “Балалар әдәбияты” секциясе спикерлары Лариса Абдуллина һәм кумык шагыйрәсе Супиянат Мамаева мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен башкорт, кумык, урыс һәм инглиз теллә­рендә “Тере чишмә” исемле китап әзерләде.
Рәшит Назар, Рәшит Солтан­гәрәевның моңа кадәр бөтенләй кул тиелмәгән әсәрләрен тәрҗемә итү зур табыш булды. Без әле дә шушы юнәлештә эшне дәвам итәбез. Рәми Гариповның 90 еллыгына “Туган тел” шигырен туксан телгә тәрҗемә итү өстендә эшлибез. Һәм биредә сыйфат – төп таләп. Урыс әдәбиятын башкорт теленә тәрҗемә итү эше дә бара. Былтыр Сергей Довлатов әсәрләре башкортчага тәрҗемә ителде. Гомумән, тәрҗемә әдәбиятны баета, язучылар иҗатын киңрәк мәйданда таныта. Элек бу эш системалы рәвештә алып барылган, ике як өчен дә файдалы булган. Халыкара фәнни конференцияләрдә еш катнашырга туры килә, аларда да бу проблема күтәре­лә, язучыларның күп очракта үз казанында кайнавы әйтелә.
Шунысы өмет уята: былтыр дүрт яшь тәрҗемәчебез М. Горький исемендәге институтны тәмамлап кайтты, аларның иҗатын күзәтеп барабыз.
– Башкортстан районнарында оешкан әдәби түгәрәкләр ничек эшли?
– Әйе, республикабызның һәр районында әдәби көчләр бар. Сибай, Учалы, Белорет, Яңавыл, Стәрлетамак, Дүртөйле, Илеш районнарындагы берләшмәләр актив. Дөрес, без барлык төбәкләргә дә барып җитә алмыйбыз, бәйләнешләр булдырылып бетмәгән әле. Каләм тибрәтү­челәр район гәзите, китапханә тирәсенә оеша да еш кына үз казанында кайный, район типографиясендә кулъязмасын бас­тыра һәм тынычланып туктап кала.
Бигрәк тә яшьләр иҗаты борчылу уята. Аларның республика күләменә чыгуын күрәсе килә дә бит. Соңгы чорда әдәби иҗатка килүче яшьләр – бик сирәк күренеш, бармак белән генә санарлык, хәтта юк дәрәҗәсендә. Шуларның берсе – Бөре шәһәрендә яшәп иҗат итүче Александр Хватков, ул Ш. Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясенә лаек булды. Александр тумышы белән Балакатай районыннан. Аның туган авылына барып, очрашулар үткәрдек. Язучыларның Балакатайда соңгы тапкыр 20 ел элек булуын белеп гаҗәп­ләндек.
Бөрҗәндәге очрашуларның нәтиҗәсе буларак, Айсылу Гарифуллинаның яңа китабын атарга мөмкин. Ул район гәзитендә эшли, әсәрләрен матбугатка бирергә ашыкмый. Тиздән аның шигъри җыентыгы “Кардәшлек киштәсе” проекты кысаларында Казанда дөнья күрәчәк.
Былтыр шундый бер яңалык керттек: район сабантуйларында һәрбер районда Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзалары чыгыш ясады. Сәфәргә чыгучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Кайчак икешәр көн йөрергә туры килде. Берсе дә “юк” я булмаса “ерак” дип тормады. Үземә унлаган район сабантуенда булырга туры килде. Язучы халыкка якын булырга, үзенең сүзен өздереп әйтә белергә тиеш. Бу тәҗрибәне традициягә әйләндерәсе иде.
…Мәктәпләрдә укучылар белән очрашканда, кайчак алар шундый сорау бирә: “Язучылар элек кенә яшәгәнме?” Кайберсе аларның бүген дә булуы, иҗат итүе хакында белми дә. Монда уйланырлык урын бар. Гимназияләрдә, мәктәпләрдә язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештыру бик мөһим. Биредә Язучылар бер­легенең генә түгел, мәгариф оешма­ларының үзләренең дә инициативасы кирәк, дип уйлыйм. Аеруча тел һәм әдәбият укытучылары моңа игътибар итсен иде. Кайчак без Русия күләмендә үткән әдәби фестивальләргә җибәрү өчен 25-30 яшькә кадәр иҗат­чыларны таба алмыйбыз. Ә бит милли телләр буенча олимпиадаларда укучылар шундый матур иншалар яза. Каләм тиб­рәтүче сәләтле егет-кызлар безнең белән бәйләнешкә керсә иде. Зөһрә Котлыгилдина матбугатта язып чыкты: элек яшь хәбәрчеләрне тәрбияләү максатлы алып барыла иде, хәзерге көндә исә гуманитар өлкәгә игътибар азаю күзәтелә. Соңгы чорда бу мәсьәләне чишүнең бер юлы булып грантлар җәлеп итү тора, һәм без бу җәһәттән максатлы эш алып барабыз.
Яшьләр белән эшләүдә Светлана Чураеваның эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул инде 8нче тапкыр “КоРифеи” фестивален оештырды. Бу чарага Русиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык иҗатчы җыела. Соңгы елларда урыс телле генә түгел, башкорт, татар телле иҗатчыларны да туплады. Башлап язучыларның иҗатын күренекле язучылар тикшереп бәя бирә, уңышлы әсәрләр үзәк әдәби басмаларда дөнья күрә.
Шулай ук Башкорт дәүләт университетында Лилия Сәгыйдуллина оештырган “Җанлы сүз” конкурсы игътибарга лаек. М. Акмулла исемендәге БДПУда “Илһам” конкурсы да бу җәһәттән файдалы эшләр башкара. Анда җиңеп чыккан 9-11нче сыйныф укучылары укырга кергәндә ташламалар ала.
“Яшьләр тавышы” сериясендә ел да биш китап чыгып килә. Яшьләр өчен бу мөмкинлек – шулай ук әдәбиятка зур бер баскыч ул.
– Барлык язучыларны да борчыган сорау: дәүләт нәшриятында китап чыгару ник катлауланды?
– Берлек әгъзаларының З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәш­риятында үз китапларын бастыруга хокукы бар. Әмма быел әдәби китаплар өчен каралган бюджет былтыргыга караганда кимрәк, 150 миллион сумнан 90 миллион сумга кадәр кыскарды. Элек шигъри җыентыклар елына 20-25 исемдә чыкса, быел 11 китап дөнья күрәчәк. Бу уңайдан Хөкүмәткә язучылар хат әзерләде, анда авторларны киметмәү мәсьәләсе күтәрелә. Әдәби әсәр унар ел чират көтеп ята икән, ул искерә, актуальлеген җуя бит. Һәм нәшрият язучылардан кулъязма кабул иткәндә Язучылар берлегенең секция утырышы карарын таләп итәргә тиеш, дигән тәкъдим булды. Ягъни, башлап язучылар­ның гына әсәрләрен түгел, берлек әгъ­заларының китап итеп тупланган язмаларын да карап-тикшереп тәкъдим итәргә кирәк.
Язучылар берлегенең Интернетта үз сайты бармы?
– Берлектә иҗади хезмәткәрләрдән нибары өч кеше эшли: мин, урынбасарларым Леонид Соколов һәм Нурлан Ганиев (ул бер үк вакытта Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе дә). Кызганычка каршы, сайт өчен финанс бүленмәгән. “Бәйләнештә” челтәрендә “Башкортстан әдәбияты” (“Литература Башкортостана”) төркеме республиканың әдәби сулышы белән таныштырып бара. Әлбәттә инде, әдәби мохитне бәяләү өчен “Ағыйҙел”, “Бельские просторы”, “Шоңкар”, “Тулпар” кебек әдәби журналларның сайтларына күз салырга кирәк. Мисалга, яңарак “Ағыйҙел” журналы поэма конкурсы үткәрде. Сүлпәнләнә төшкән поэма жанры тернәк­ләнеп китте, дияргә була. Киләсе елда бу басма үзенең 100 еллыгын билгеләячәк, моңа әзерлек эшләре бара. “Тулпар” журналында оештырылган “Илһамлы мизгел” нәсер-парчалар конкурсы исә лиро-эпик жанрны җанландырып җибәрде.
Гомумән, язучы китап киштәсе өчен генә язмый. Әдәбият – күңел салып эшләү, үз-үзеңне раслау мәйданы да ул. Республикабыз иҗатчыларына илһамланып иҗат итүләрен телим! Сезнең төпле гадел сүзегез халыкка һәрвакыт кирәк!
– Рәхмәт, Зәки Арыслан улы. Тынгысыз эшегездә уңышлар телим!

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.

«Кызыл таң», 2022, 4 март.

Поделиться